Логотип «Мәйдан» журналы

Ир канаты (Повесть)

Повесть.

1

Хатыны җен кебек аның. Әллә ничә тапкыр сынаганы бар, шешә ачтымы, хатыны килеп чыга. Бу юлы да шулай – гаражга кереп, кичә кичтән яшереп куйган шешәне ачып җибәрүе булды, ишек төбендә хатынының тавышы ишетелде:
– Нәрсә, әллә бүген дә эчәргә җыенасыңмы? Таң тишегеннән…
Бәкер аракыны ялт кына бензин, май тутырылган пластик шешәләр арасына шудырды да өстенә буш капчык ыргытты, аннан соң тавышны ишетмәгәнгә салышып, өстәлдәге шөрепләр яшнигендә казынырга тотынды.
– Аракы исе чыккан кебек, – дип сөйләнде хатыны, – Син нишлисең монда?
– Аракы түгел, тормоз сыекчасы ул, – Бәкер өстәлдәге шешәне алып, хатынының борын төбенәрәк китерде, – Аның да исе шундый тәмле.
Хатыны йөзен җыерып куйды:
– Бирермен мин сиңа тәмлене!
Ир шешәне кабат урынына утыртты да, серле елмаеп, хатынына төбәлде:
– Ниятең начар түгел…
Ул, хатынын терсәгеннән алып, йомшак кына итеп гараж эченә тартты. Тегесе бер адым эчкә узды да иренең кулын читкә этәрде:
– Азамат уянды…
– Өлгерәбез әле, Әлфиякәй…
Кинәт кенә тартып, Әлфияне кочагына алды да иркәли башлады.
– Кит әле моннан, карт дивана!
Шулай дисә дә хатын артык карышып маташмады, кулы белән карманып гараж ишеген кысыбрак куйды да назга бирелде. Әллә нинди сәер тылсым булды, яшь чаклары кире кайтты диярсең. Бәкернең соңгы вакытта бу тиклем үк дәртләнеп тотынганы юк иде. Хәер, болай таң белән кочаклашып-үбешеп маташканнары да булмады бугай. Кайда диген бит әле – гаражда. Үзенә күрә, бер яңалык бит инде. Шуңа да кан кайнады, хатыны да назга бирелеп, учакка ялкын өстәде. Инде Бәкернең куллары хатынының күлмәк төймәләрен эзли башлады. Бер төймәне ычкындырган гына иде, гараж ишегеннән карап торган Азаматны күреп туктап калды. Бер-берсенә карашып беркадәр тордылар. Бәкер үзен ничектер гаепле итеп, ярамаган эш өстендә тотылган кеше кебегрәк тойды. Малае елмаеп куйды. Ниндидер ярату, әти-әнисенең бу гамәлен хуплау бар кебек иде бу елмаюда.
Иренең кинәт кенә тукталып калуын тоеп, Әлфия телгә килде:
– Нәрсә булды?.. Бәкер?..
Бәкер ни дип тә әйтергә белми торды. Аның каравы, малае кыюрак булып чыкты, ул гараж ишеген ачып җибәрде:
– Ә сез кинодагы кебек…
Моны ишетүгә, Әлфия иренең куеныннан арынып, өс-башын төзәтергә тотынды. Бәкер ни эшләргә, ни әйтергә белми торуында булды. Ә Азамат аларның шундый кызык халәтен күреп көлеп җибәрде һәм, йөгереп, өйгә кереп китте. Аның көлүе өлкәннәргә дә йокты.
– Әйттем мин сиңа… – дип ирен гаепли башлаган Әлфия дә көлергә тотынды, – Кинодагы кебек диме… Хе-хе-хе… Зур бит инде хәзер, аңлый ул.
Бәкер аның биленнән кысып, үзенә тартты.
– Ярый, вакытында килде бит. Зур эшләргә тотынган чак булса, нишләр идең. Ә үбешү – гаеп түгел.
Хатыны ир куенында аз гына назланды да гараж ишегенә атлады:
– Ярый, чәй эчертим инде. Син дә кермисеңме?
– Юк, мин ындырга чыгам.
Хатыны кереп киткәч, Бәкер бая куйган аракысын кабат тартып чыгарды да, бөкесен каплап, урынына шудырды. Баш төзәтү теләге беткән иде инде. Моторлы чалгысын алып, ихатага чыкты. Бензины җитәрлек иде әле, ә менә маен өстәргә кирәк икән. Стартерны тартып җибәрүгә, чалгы, тигез дырылдап, эшләргә тотынды. Бәкер газга басып алды – тавышы зәһәр. Аны шундук сүндерде дә кабат гаражга кертеп куйды. Кабызырга иртәрәк икән әле. Күршеләргә Казаннан кунаклар кайткан иде кичә. Казанныкылар алар озак йоклый, иртүк мотор акырту дөрес булмас.
Печәнне чабарга кирәк инде. Элек әллә ничәшәр чакырым ераклыктагы печәнлеккә барып, кул чалгысы белән чабалар иде. Ялан җир дә түгел бит әле, агач арасы. Икешәр гектар җир чабыла иде. Хәзер рәхәткә күнегелде, абзар артындагы печәнне дә эшләргә ирендерә, аның өчен дә мотор кирәк. Күп нәрсә дә түгел бит инде, югыйсә.
Бәкер келәткә кереп, көрәк, сәнәк, тырма ише нәрсәләр саклана торган бүлмәдән чалгы алып чыкты. Йөзен капшап карады – чүкергә кирәк икән. Бүкәндәге сандалны җайлап куйды да чүкергә тотынды. Моның да тавышы яман икән. Аннан соң, чалгы чүкүне дә кул беркадәр оныта төшкән инде. Элек кенә ул…
Бик тавышланмаска тырышып, чалгы йөзенә берничә тапкыр сугып карады. Каты чалгы иде бу, яхшы металлдан ясалган, кызганып сугып кына берни дә майтарырлык түгел. Күршеләр ягына күз атты да кабат гаражга кереп китте. Чалгы тапый торган җайланмасы да бар иде бит әле. Аның белән маташырга бик яратмаса да, башкача булмый бугай бүген. Таң тишегеннән шакылдап утырса, кунакларны мыскыл иткән кебек килеп чыга. Бер карасаң, гаепләүче табылмас иде инде. Бүген аның ял көне, ял көнендә ындырдагы печәнен чабарга кирәк. Көн әйбәт торса, бәлки, кичкә җыеп алырлык та булыр. Авыл кешесе моның барысын да аңлап тора. Ник шакылдыйсың, тавышланасың, дип бәйләнүче булмас. Шулай да Бәкер җөрьәт итмәде. Кеше шәһәрдә дә тик ятмый, арып кайтканнардыр – йокласыннар.
Чалгысын тотып, ихатага чыгуга, югары оч Гарәби күренде. Гарәби – аның исеме. Ябык озын буйлы, каракучкыл булгач, җисеме исеменә туры килеп, үзе дә беркадәр гарәпкә охшап тора.
– Бәкер, малай, сиңа бик зур йомыш бар бит…
– Әйтеп кара, кыенсынмасаң, – дип елмайды Бәкер. – Кайсы малың чирләп китте?
– Сыер. Көтүдән алып калдым.
– Мал врачына барырга иде.
– Ул малай бернәрсә дә белми, ә син… Төн уртасында килергә кыенсындым, малай. Барып кара инде, зинһар өчен.
Бармый булмый инде, мондый очракта кешенең малы үлеп-нитеп китсә, үзең гаепле сыман тоеласың. Бәкер баш какты да утарга атлады. Сизелер-сизелмәс кенә сызгырып җибәрүгә, ат кешнәгән тавыш ишетелде.
– Әйдә, малкай, эшкә чакыралар, – дип, Бәкер атның колак артын кашып алды һәм Гарәбигә борылды, – кайта тор, хәзер киләм.
Гарәби капкага атлаган җиреннән кире борылды:
– Карале, менә моны тыгып куй әле син, – дип, каеш астыннан бер ярты тартып чыгарды.
– Кирәкми.
– Кирәк, малай. Чын күңелдән бирәм.
– Шулай булса гына инде, – диде Бәкер, – Ярый, алайса, рәхмәт.
– Сыер өйдә түгел бит әле, – дип күз кысты Гарәби, – Ферма малларына куштым бит. Аңлыйсыңдыр инде…
Бәкер баш какты. Аңлашылмаслык берни дә юк иде. Авылда мал асраучы сирәгәйде, шуңа күрә көтү чиратка калды, атна саен килә дә җитә. Үзләре мал арасында эшләүчеләр сыерларын фермада тотарга тырыша. Шулай җайлырак, мал азыгы дип тә, көтү чираты дип тә борчыласы түгел. Җитәкчеләр дә күрмәмешкә салыша – фермада эшләргә атлыгып торучы юк, боларның да ачуын чыгарсаң, бер кешесез калырсың.
Гарәби чыгып киткән иде инде. Азамат кай арададыр ат янына килеп җиткән, келәттән йөгән-иярләр чыгарып маташа. Улының шул гадәтен ярата Бәкер, бер дә әйткәнне көтеп тормый барсын да үзе белеп эшли.
Өй ишегенә барып, хатынын чакырды да, аңа теге яртыны тоттырды:
– Гарәбигә барып киләм. Мине югалтма.
Хатыны бер Бәкергә, бер яртыга карап алды да, елмаю калдырып, өйгә оңгайлады. Бәкер верандага кереп, кечкенә чемоданын алды, аны ачып мал даруларын барлады, суыткычтан берничә флакон алып салды. Ихатага чыгуга, Азамат инде йөгән кидереп, ияр салып Ялкынны юлга әзерләп куйган иде. Бәкер сүзсез генә аның башыннан сыйпап алды. Малай елмайды.
– Әти, мин печән чаба торсам ярыймы?
– Кул чалгысы белән.
– Юк, мотор белән…
– Кул чалгысы. Мотор белән мин кайткач чабарсың.
– О, яхшы алай булса! – Азамат чалгыны алып, ындыр ягына атлады, – Син озак торма, яме.
Бәкер аның артыннан сокланып карап калды. Алтынчы гына сыйныфта укыса да, белмәгән эше, кысылмаган җире юк моның. Шулай теремек, тынгысыз булып үссә әйбәт бит инде.
«Әй, нәрсә, катып торасың инде? Кайда барырга теләгән идең? Киттек, әйдә» – дигән сыман, ул арада аты килеп борыны белән аның иңенә кагылды. Моны күреп ир кычкырып көлеп җибәрде дә, йөгәнне алып, капкага атлады.
Ялкын – күк яллы, күк койрыклы карасу алтынсыман төстәге гадәти татар аты иде. Чыдамлыкка һәйкәл куярга кирәк булса, аны нәкъ менә татар аты рәвешендә итеп эшләргә мөмкиндер. Ачы салкын да, көйдергеч кояш та болар өчен бер ни дә түгел кебек. Ә үзләре чабышкы да, йөкче дә, менге дә, юртак та. Һәм һәр өлкәдә – егылып үлгәнгәчә. Бәкер үзе бер туктамыйча, ат менеп, Уфага кадәр барган кеше. Ике йөз чакырым бу! Күңеленнән генә ул Ташкынны менеп йөрергә теләгән иде, әлбәттә, тик аның үсеп җиткәнен көтү озаграк булып тоелгач, Ялкынны сайлады. Ә бераздан бу айгырны шулкадәр нык үз итте, ниндидер бүтән атка күчү хыянәт булып тоелды.
Урамга чыккач, әйтеп бетергесез төгәллек белән, мизгел эчендә ияргә күчте. Менеп утырмады. Атка атланмады. Күчте. Ниндидер бер тылсым белән кинәт ат һәм кеше бербөтенгә әйләнгәндәй булды. Һәм бу тылсым аларны ферма ягына чаптырды.

2

Гарәбинең сыеры абзарга керә торган ишек янындагы кечкенә бүлмәдә иде. Ярамаган нәрсәгә юлыккандыр инде, буаз сыердан да болайрак булып күбенгән, көчкә тын ала. Бәкер аңа укол кадады да, утарга чыгарып куып йөртергә кушты. Алай да булмаса, корсагын тишәргә туры килер, шуңа күрә өйгә кайтып китүнең файдасы юк иде. Беркадәр көтәргә кирәк булыр. Ярый, үз атлары янында торып торыр әле. Айрат килгәндер инде. Ир атлар утары ягына атлады.
Чын атлар абзарын күргәне бар Бәкернең. Авыл хуҗалыгы институтында укыганда, ипподромга да еш бара торган иде. Анда инде барысы да шартын китереп эшләнгән. Һәрбер атның аерым бүлмәсе бар. Бергә тора торган урыннарының («тулай торак» дип көлә иде ул вакытта) биеклеген, иңен, озынлыгын тиешле стандартларга туры китереп ясаганнар. Хәтта яктылык төшү микъдары да әллә нинди формулалар белән исәпләнелгән стандартларга туры килергә тиеш икән. Утар киртәләре металлдан ясалырга, биеклеге ике метрдан ким булмаска тиеш, диләр иде ул вакытта. Анда гел затлы атлар иде шул.
Монда татар атлары гына булгач, хәлләр әзрәк башкачарак иде. Абзар дигәне – яшь имәннәрне киртләнгән баганага тезеп, сәмән белән сылап күтәрелгән сарай шикелле нәрсә. Яхшы нәрсә, ата-бабалардан калган. Җил-яңгыр да, салкын да үткәрми, һавасы да әйбәт. Кирпеч-таштан булса, дым тарта ул. Ә имән – имән инде. Бер яклап, такта койма белән бүлмәләр бүленгән – монда чирле, яки аерым ашатырга тиешле атларны тоталар. Башкалары өчен – сарайның калган өлеше. Җәен-кышын шулай.
Бер яктан, ипподромнар белән чагыштырсаң, мондагы бик фәкыйрь утар күренә. Ләкин ипподромнарда бит серкәсе су күтәрми торган нәзберек затлар да яши. Алар Татарстанның футбол командасы кебек – төрле җирләрдән, төрле илләрдән җыелган. Кайберләре бөтенләй кар күрмәгән, алар инде аерым шартлар, аерым тәрбия таләп итә. Монда үскән ашлыкны, я печәнне аларның гомергә дә күргәне юк, аларга аерым ярма, аерым яшел кирәк.
Ә авылда – шушы җирдә туып-үскән атлар. Нәрсә бирәләр – шуңа риза булып, нәрсәсе бар – шуны биреп яши. Боларга Ходай эшчәнлекне дә, чыдамлыкны да, тугрылыкны да өеп биргән. Һәм алар шул байлыкларын кешеләргә биреп китәләр. Татарның үзе шикелле үк атлар. Алар Бәкергә шул хәтлем кадерле иде. Аларның бабалары да бит шушы җирдә туган, шунда гомер иткән, күпләре, бәлки, Бәкернең бабалары белән ут-су кичкәндер.
Һәрхәлдә, Бәкер аларны ярата, үз заты белән бер параллельдә яшәүче тереклек ияләре дип кабул итә, кайбер чордашларына битараф булганда да, аларга битараф кала алмый иде.
Иде... Бәкер эшкә килгәндә, утар киртәләре читләнмәгән тактадан ясалган, һәм бер метр биеклегендәге шул киртәләр өстеннән чәнечкеле тимер чыбык сузылган. Күрер күзгә дә сәер: атлар – чәнечкеле тимерчыбык эчендә…
Бәкер аны атна үткәнче үк алып ташлады. Беренчедән, чәнечкеле чыбык атлар өчен куркыныч. Икенчедән... Менә монысын җайлы гына аңлатып та булмый. Бәкер өчен атлар колхоз малы гына түгел иде. Ат Бәкер өчен үз нәселенең символы һәм ул аны чәнечкеле тимерчыбык эчендә яшәтергә һич кенә дә теләми иде.
Урман якын, атлар кул астында булгач, акырынлап кына киртәлек ташый-ташый, чәнечкеле тимерчыбыкны каезланган усакка алыштырды. Тик барыбер, биеклеген, китап һәм ипподром кешеләре кушканча. ике метрга җиткерә алмады. Рөхсәт итмәделәр. Бәлки, хаклы да булганнардыр. Көнозын авыр эштә йөргәч, сикергәләргә атлыгып торучы атлар бик сирәк иде. Булса да бәла түгел, ат әллә кайда китми ул, йөри-йөри дә кире әйләнеп кайта. Айрат әйтмешли, атка көтүче кирәкми, ярдәмче кирәк.
Айрат сыпыту бетереп… Хәзер нәрсә дип атыйлар соң әле, колледжмы, лицеймы… элекке һөнәр училищесы инде, кыскасы, шуннан тракторга права алып чыгалар… Шул һөнәр училищесын бетереп кайткан егет иде. Андыйларны элек кенә куш куллап көтеп торалар иде бит. Хәзер ни техникасы юк, ни башкасы. Булганнарының хуҗалары тиз генә пенсиягә китәрлек түгел. Шулай булгач, авылда калам дип тә артык өметләнәсе юк. Эш табалмыйча анда-монда сугылып йөрде дә, вакытлыча гына дип ат караучы булып урнашты. Эше ошап киттеме, башка җирдән урын табалмадымы – китәм дигәне юк әле, хәзер икенче ел тула инде. Булдыклы егет, эш рәтен белә. Атлар белән дә тиз килешә алды, өендә умарта да карый. Ара-тирә кайларгадыр барып, бал сатып та кайта. Акчасы җитәрлек булса, читкә китәм дип бик өтәләнәсе юк бит инде. Бер җирдә дә өеп куймаганнар.
Бүген Айратның көне иде. Бәкернең ялы. Бу вакытта Айрат инде килгән булырга тиеш иде, әмма егет күренмәде. Бәкер, анда-монда сугылып, аны чакырып карады да утарга килде. Атлар аякланган иде инде. Барысы да тынгысызлана, көтүгә чыгып китәргә җыена. Бәкерне күргәч, хәрәкәт тагы да көчәя төште. Бары тик Юлдаш кына һаман урынында бик мескен кыяфәт белән басып тора. Картлык шатлык түгел шул. Чире дә бар бугай. Төп-төгәл нәрсә икәнен генә белми Бәкер, әмма таза атның алай булмаганын яхшы төшенә. Хәер, карт кеше кебектер инде ул да, бөтен җире дә авыртадыр, бер җире дә шыр сау түгелдер. Бөтен утарны бер итеп, Ташкын йөри… Аңа карап, Бәкер елмаеп куйды. Әллә нинди ат булып чыкты бу нәрсә. Беркемгә баш бирми, беркемне үзенә якын җибәрми. Атлар арасында үзенә бер дәүләт булып тора.
Әнә, әле дә башын горур чөеп, Бәкергә югарыдан карап тора. Әйтерсең, Бәкер ат караучы түгел, ә Ташкын кеше караучы. Килдеңме инде, янәсе. Әйдә, эшләп кара эшеңне. Ташкынны алар яраталар. Тыңлаусыз булса да, якын җибәрмәсә дә. Шуның аркасында кайвакыт төрле начальниклардан авыр сүз ишетергә, хәтта барлы-юклы зарплатаның бер өлешен кистерергә туры килсә дә. Ташкынның үзенә генә хас бер сөйкемлелеге, хәтта кешеләрнең дә күбесендә булмый торган горурлыгы, егетлеге бар. Әллә нинди инде ул менә.
Бәкер аны аеруча нык ярата. Сәбәбе дә бар. Бер мәлне ул, көтүчеләр белән ниндидер бәйрәм ясап, ләх исереп, төштән соң ук өенә кайтып китте, ә икенче көнне иртән килсә, бер биянең яңа гына туган колыны, утар коймасы арасына башын тыккан да кире ала алмыйча җәфа чигә. Күрүче дә булмаган аны, ичмасам. Ә Бәкер килүгә, теге бөтенләй бетәшкән иде. Бик ашыгып тартып чыгарсалар да озак яшәмәде, бер-ике көн интегеп ятты да җан бирде. Бәкер үзен адәм үтерүче кебек тойды ул чакта. Гаебе дә булгандыр инде, ә бәлки, булмагандыр да. Бөтен тишек-тошыкны да карап-күреп бетерә алмыйсың ич. Ләкин ул үзен гаепләде.
Колын әле җан бирмәгән иде, колхоз җитәкчелеге дә аңа ябырылды. Хөкүмәт үз малын бушка җибәрергә яратмый бит ул. Әгәр үлсә, бер ат бәясен түлисең, дип куркыттылар. Үлде шул. Бәкер, беркемгә дә әйтми генә, колынны арбасына салып, үләт базы янына илтеп күмде. Хәтта мулла абзыйга хәер кертеп, дога укытып чыкты, колын өчен икәнен әйтмәде, доганы күңеленнән генә аңа багышлап торды. Ә сораучыларга, өйгә алып кайттым, шунда тәрбиялим. Монда аны мал итәрлек шарт юк, дип алдашты.
Арзанрак бәягә колын сатучылар юкмы дип гәзитләрне дә караштырды, бик ышанычлы танышлары аша тирә-якка хәбәр дә таратты. Берәр юлы килеп чыгарга тиеш иде. Һәм ул бөтенләй көтелмәгән яктан килеп чыкты. Бер мәлне күршеләренә кунаклар кайтты. Әле кичә кайткан кунаклар. Шуларны китерә килгән шофер егет белән бераз капкалап, сөйләшеп утырырга туры килде. Эчкән авызда сүз тормый бит инде, Бәкер дә үзенең колын алырга теләвен ычкындырды. Икенче көнне, айныгач, моның өчен бик нык үкенде үкенүен. Тик сүз инде ычкынган, бары тик шофер егетнең егетлегенә генә ышанасы калды. Ә ул икенче кичкә үк колын алып килде. Абыйсымы шунда, кемедер, ипподромдамы-кайдадыр эшли икән. Бәкер тәфсилләп сорашып тормады. Аның өчен кайдан икәнлеге түгел, ә килүе мөһим иде. Хакы кыйбатрак булды, әлбәттә, ләкин ат бәясе түгел. Аннан соң, кешегә дә сөйләр сүз азрак кала.
Колын кызык булып чыкты. Бәкер аны бик санга сукмыйча гына сарык утарына ябып торган иде. Ә теге икенче карауга инде ишек алдында уйнап йөри. Киртәне бар дип тә белми икән, чукынчык. Аның ничек сикереп чыгуын үз күзләре белән күргәч, Бәкер аһ итте. Ипподром дигәне чынлап та дөрестер мөгаен, хакын күтәрү өчен генә әйтмәгәннәрдер. Бу сөяк-санагы белән дә, үз-үзен тотышы белән дә гади колхоз аты түгел иде. Ә сикерүе нинди! Олимпиада уенындагы гимнасткалар диярсең. Шундый сыгылмалылык, төгәллек. Бәкер аны әллә ничә тапкыр сарык утарына ябып, сикереп чыгуын әллә ничә тапкыр күзәтте. Аннан соң Әлфия белән Азаматны чакырды. Алар да телләрен шартлата-шартлата, соклангыч авазлар чыгара-чыгара карап тордылар. Ахырда, Азамат кеше-фәлән күрмәгәндә үзе генә дә колынны сикертеп маташты бугай. Һәрхәлдә, ул аны бик яратты, өйдә нинди тәмле әйбер пешерсәләр, иң элек колынга бирергә тырышты. Тик тегесе бик тә нәзберек булып чыкты, теләсә нәрсәгә һушы китми икән. Шул рәвешле, Азамат колынның ихтирамын казана алды. Икесе дә сабый булгач, уртак тел тиз тапканнардыр инде. Ә Бәкер, ничек кенә хәстәрлек күрсә дә, барыбер, икенчел булып калды.
Әлбәттә, бу колынны үзеңдә генә калдырсаң, яхшы буласы иде. Өйдәгеләр дә шулай дип тора, Бәкер үзе дә шул яклы. Ләкин тирә-юньдә колын сатучы бүтән табылмады. Ә колхозныкын кабат илтеп куярга кирәк иде. Күп тә үтмәде, бу хакта исенә дә төшерделәр. Бераздан таләп итә башладылар.
Илтеп куй дип әйтү генә җиңел. Әле аны теге колынның анасына кушарга да кирәк иде. Гадәттә, мондый чакта бияләр чит колынны якын китерми. Кайвакыт аракы эчертеп, я тагын берәр ничек исертеп кенә кушасың. Ә бу юлы бөтенләй башкача килеп чыкты. Бия аны кабул итте, ә Ташкын үзе якын да килергә теләмәде. Бер биягә дә. Шул рәвешле бик этләнеп, озак баш ватканнан соң, әллә колынның үзен исертеп караргамы дип утарга керсәләр, теге Юлдаш кушаматлы биянең муен астына ышкылып тора иде.
Юлдаш әлеге кебек мескен түгел иде әле ул чакта. Уйнаклап тормаса да, үз көчендә иде. Колыны үле туса да, сөте шул килеш иде. Шул рәвешле, Ташкын үзенә ананы да үзе сайлап алды. Икесе бик килештеләр. Гадәттә, үсеп җиткәч, маллар чит-ятка әверелә. Бу җәһәттән атлар да кешедән артык аерылмый. Ә Юлдаш белән Ташкын әле дә бер-берсен танып, барлап, адәмчә әйтсәң, хәл белешеп торалар.
– Бәй, син монда нишләп йөрисең?
Бәкерне уйларыннан Айратның сүзе бүлде. Ул чаптырып килеп җиткән дә, атын йөгәненнән алып, аның янәшәсендә тора иде.
– Ә син нишләп эштә түгел, әнә бит атларың ничек тынгысызлана.
– Чыгармаска куштылар.
– Ничек, чыгармаска?
– Бүген район үзәгеннән кешеләр килә икән. Журналистлар да була ди. Телевидение. Шуңа малларны утарда тотарга диделәр.
– Нишләп эч пошырып йөриләр алар тагын?
– Районның юбилее җитә бит. Шуңадыр инде.
– Ач торалармы?
– Юк, хәзер берәр йөк сенаж китерәләр. Шунда барып килдем.
– Бәй, алайса, аруырак киенеп кил инде, телевизорга төшәсең булгач.
– Төшерүләре икеле әле. «На всякий случай» – дип кенә әйттеләр.
Айрат бер мәл икеләнеп торды да тәвәкәлләде.
– Бәкер абый, минем бер йомыш бар иде.
– Нәрсә, тагын бал сатаргамы?
– Әйе, – дип елмайды Айрат, – Ике-өч көнгә. Бүтән көнне мин эшләп торырмын.
– Мин Гарәби абыең яныннан әйләнеп килим инде. Шуннан китәрсең.
Айрат балкып китте:
– Рәхмәт, Бәкер абый! Жалкы, синең кызың юк.
– Нәрсә?
– Ике дә уйламый өйләнер идем.

 

Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com


Дәвамы: http://maydan.tatar/ir-kanaty-devamy/
 
«Мәйдан» журналы №9, 2019 ел

 

Комментарийлар