Логотип «Мәйдан» журналы

Ир канаты (дәвамы)

Повестьның дәвамы.

3

Алдан махсус әзерләп куйган машина-трактор паркын телевидениегә төшергәч, хуҗалык рәисе җиңел сулап куйды. Аллага шөкер, андый-мондый нәрсә килеп чыкмады. Тракторчыларның да барысы да айнык иде, техника да авып-җимерелеп төшмәде. Маладис, булдырганнар. Әйткәнне тыңлый белә инде аның эшчеләре.
Рәис Харисович Чурбанов – шушы хуҗалыкның озак еллар буе эшләгән җитәкчесе, ягъни рәисе һәм бу – якын тирә-якта кешенең исеме дә вазыйфасы да бер үк сүз белән аталган бердәнбер очрак иде. Ул илле яшьләр тирәсендә, уртача буйлы, юка гәүдәле, чәчләре чалара башлаган ир булса да, район хуҗасы алдында, рәистән бигрәк, йомышчы малайны хәтерләтә иде.
– Ашханәгә кереп чыгабызмы әллә? – диде ул күтәренке күңел белән, – Гел төшереп кенә йөреп булмас, бераз капкалап алырга да кирәк.
Тик район җитәкчесе юморны аңламады.
Алхан Габбасович таза тыгыз гәүдәле, уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, иллегә җитеп килүче ир иде. Чибәр кеше дип әйтүдән аны бары тик табигатьнең камиллегенә күләгә төшерүче озын борыны һәм пеләш башы гына саклап тора. Көн эссе булса да, ул һәр вакыттагыча костюм-галстуктан һәм үзен бик яхшы хис итә иде.
– Ашау качмас, – диде ул кире каккысыз итеп, – Шулай бит, Әминә?
Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле Әминә, беренче карашка бик яклаучысыз, мәктәп баласы кебек кенә тоелса да, үткен булып чыкты – бернәрсәне дә күздән ычкындырмый, ара-тирә уңайсыз сораулар да биргәләп куя. Эзләүсез-сораусыз бөтенләй кирәкмәгән җиргә дә кереп китә. Үз күзе белән күрергә, үз кулы белән тотып карарга тырыша торгандыр инде. Юкка гына журналист булып эшләми ич.
– Дөресен әйткәндә, мин берәр чынаяк кофе эчеп алыр идем, – дип елмайды Әминә, – Хәер, өлгерербез әле. Хәзер басуга менәбезме?
– Юк, алайса, кофе эчеп чыгыйк, – дип үзен төзәтергә ашыкты район башлыгы, – Минем дә тамак кибеп тора.
– Кызлар күптән көтә инде, – диде төче көлемсерәп Рәис, – Әйдәгез.
Ходайның рәхмәте, әлдә телефон бар дөньяда. Шулай уйлап, рәис кирәкле номерны җыйды:
– Кызлар, хәзер керәбез. Берәр чынаяк кофе эчәргә. Кофе!
Алай-болай була калса дип, шундук кибетче кызларга смс язып җибәрде: Ашханәгә кофе китерегез. Тиз генә! Кибет, әлбәттә, турыдан-туры аңа буйсынмый иде. Ләкин кибетчеләр авылда яшәп, мал асрагач, хуҗалык рәисенең сүзе үтә.
Инде барысын да булдырдым дип, машинага кереп утыруга, район башлыгы:
– Басуга! – дип боерды.
– Әминә кофе эчәргә…
– Әминә кире уйлады, – дип мут елмайды район башлыгы, – Тиз генә эшләрне бетерәбез дә иркенләп ял итәрбез. Ә кофе менә… водитель энекәшнең термосында бар икән. Менә шунда басуда эчеп алырбыз.
Машина кузгалып китте. Хуҗалык рәисе үз урынында, водитель янәшәсендә, артта – район башлыгы белән, республика телевидениесеннән килгән журналист Әминә. Бер яктан, бу район башлыгының гадилеген, кешелеклелеген күрсәтә торган адым иде. Үзен әллә кемгә куймый, беренче булырга атлыкмый, гади генә машинада, гади генә урында утырып бара. Тик Әминә яшьлеге белән бу адымны дөрес бәяли алмады бугай, ул моны шулай тиеш дип кабул итте. Аның каравы, хуҗалык рәисе үзенең алда утырып баруыннан бераз кыенсынды. Башта ул үзенә гид вазыйфасын алып, авылның матур урыннары белән таныштырып барырга уйлаган иде. Тик басуга барган юлда андый урыннар табылмады. Өстәвенә, ферма аша да узасы бар. Ә монда мавыктыргыч нәрсәләр күп түгел. Әминә дә сөйләшмәде. Ул арттан килүче редакция машинасында утырган оператор белән смс алыша иде. Район хуҗасы кызга карап-карап алды да дәшмәде. Шуңа күрә, сөйләшмичә генә бардылар.
Ферма эченә кергәч, Рәис водителенә, тизрәк узарга тырыш, дигән ишарә ясады. Машина салмак кына тизлеген арттырды. Рәис йөткереп алды, моннан тизрәк узуың хәерле иде.
Әлбәттә, монда Рәис Харисовичның гына гаебе түгел-түгелен. Авылны бөтен ил белән бетерделәр ич. Совет чорында гөр килеп торган хуҗалыклар бүген сугыштан калган шикелле. Тик моны аңлатып кара син шәһәр кешесенә.
СССР таркалганнан соң бер тапкыр да юньле ремонт күрмәгән ферма иде. бу Элек колхозга кайткан су сиптергеч әлүмин торбаларны киртә итеп рәхәтләнәләр иде бит. Җайлы нәрсә – бер шөрепләп куйдыңмы әлләни гомергә җитә – мал да сындырмый, җил-яңгыр да черетми. Ләкин ил таралгач, әлүминнең кадере артты да, ул торбаларны урлап сата башладылар. Рәис Харисович карап-карап торды да, ул торбаларны үзе сүттереп алып, металл җыючыларга илтеп тапшырды. Утарларны иске-москы такталардан корыштырып, биеклеге җитмәгән урыннарга чәнечкеле тимерчыбык сузып  куйдылар. Кем уйлаган инде ул чагында телевидение вәкилләре белән шушы ферма аша узарга туры килер дип. Бәхеткә, әле фермада ремонт бара. Әлләни зур эшләр башкармасалар да, дөньяны таратып куйгач, бөтен нәрсә өчен дә: "Ремонт ясыйбыз, шундый-шундый эшләр башкарачакбыз" – дип акланырга була. Өстәвенә, малларның да күбесе – кырда. Фермада бары тик җәйләүдәге утарлары тулысынча җимерелеп беткән бер төркем сыер, бозаулар һәм атлар гына. Кайчандыр гөрләп торган малчылык фермасы бүген үлем түшәгендәге карчык хәлендә иде. Хәер, авыл үзе дә элекке кебек түгел бит инде.
Ә авылның сөйләр тарихы да, искә алыр шәхесләре дә җитәрлек иде.
Ләкин... Үткәннәр белән мактану һәрвакыт үкенечле яңгырый. Шуңа Рәис бик мактанасы килсә дә дәшми калды, тешен кысып телен тыйды.
Шуңа тиз-тиз генә үтеп китүең хәерле. Ләкин Рәис сөенеп тә өлгермәде, шофер кинәт тормозга басты:
– Шайтан алгыры!
Арттагы кадерле кунаклар алгы утыргычка сөрлектеләр. Рәис инде водительгә ташланам гына дигәндә, эшнең нидәлеген аңлап алды. Атлар утары ягындагы абзардан бер бозау чабып чыккан иде. Чүт машина астына керми калды. Шайтан алгыры. Тормышны гел бозаулар боза.
Бәхеткә каршы, район хуҗасының канәгатьсез авазы ишетелмәде. Бәлки, аны Әминәнең шатлыклы авазы күмеп киткәндер. Бигрәк харап кыз инде, сабый бала диярсең. Бозауны күрүгә үк ул:
– Аб-бау! Матурлыгы! – дип сокланып кычкырды, – Туктагыз әле туктагыз. Фотога булса да төшереп алыйм. Их, нигә камераларны җыйдык икән. Их, нигә әйтмәдегез! Туктагыз инде.
Машина туктады. Мондый очракта башкача мөмкин түгел иде. Ә кыз шуны гына көткәндәй, машинадан шуып төште дә бозау артыннан атлар утарына табан йөгерде. Йөгергән уңайга фотоаппаратын көйләп, чалт-чолт итеп алды. Һәм бер мизгелгә туктап калды. Бозау әллә кайда чабып китте. Әминә аның ягына борылып та карамады.
– Бозавын онытты бу, – дип куйды аны игътибар белән күзәткән район башлыгы, – Нәрсә булды икән?
Рәис машинадан төште.
– Белмим инде. Нәрсәдер күрде бугай бу. Ярамаган нәрсә күрде.
– Шайтан алгыры… – дип мыгырданды район башлыгы да ишек тоткасын капшап, – Нинди ярамаган нәрсә инде тагын…
Әминә, ниндидер тылсымга эләгеп сихерләнгән кеше сыман, ат абзары ягына атлады да күздән югалды. Арада калкулык булгач, ат абзары күренми иде. Машинадан чыгучылар, журналист кызның кая китүен белергә теләп, аның ягына атладылар.
Бераздан ат караучының ачулы тавышы ишетелде:
– Һәй, тукта!
Кызга кычкыра иде булса кирәк. Надан инде, республика матбугатыннан килгән кешеләргә, аеруча телевидение журналистларына алай дип кычкырырга ярамаганлыгын белми. Рәис адымнарын тизләтте. Ләкин утарга ерак иде әле. Ә теге надан ат караучы һаман үзенекен тукыды:
– Тукта, анаңны! Кая барасың! – дип, ямьсез итеп кычкырды ул, – үләсең киләме әллә?!

4

Гарәби янына бик вакытлы килде Бәкер. Тегесе каршы чыккан иде инде:
– Бөтенләй рәте бетте моның, – диде ул бик төшенке кыяфәт белән, – Әллә чалабыз гынамы?
– Күшәми бугай?
Сыер көч-хәл белән тын алып, койрыкларын болгый, арт аякларын күтәреп-күтәреп ала. Үз тиресенә үзе сыеша алмый җәфалана иде. Бәкер якынрак килеп, аның корсагын капшап карады. Каты. Сыер ыңгырашып куйды.
– Бавың бардыр бит?
Гарәби кайдандыр дилбегә тартып чыгарды да, элмәк ясап, сыерның мөгезеннән алды, аннан соң утар баганасын уратып, бауны тарта башлады. Бәкер сыерны эткәләп, баганага якынайтырга тырышты. Мал карышмады. Шул рәвешле баганага терәп куйгач, Бәкер аптечкасыннан шланга тартып чыгарды да, әллә нинди бер осталык белән сыерның авызын ачтырып, аны тегенең тамагына тыгып җибәрде.
– Син нык тот инде, – дип кисәтте ул.
Шул арада махсус шешәдәге көнбагыш маен шланга эченә агызды. Сыер карышмады да, тарткалашмады да. «Яп-яланаяк! Нәфесеңне тыймасаң, дөньяда әллә нинди хәлләр була икән», – дигәндәй, күзләрен акайтып, чарасыз бер кыяфәттә торуын белде. Хәер, бәлки алай дип уйламагандыр да инде. Уйларлык рәте дә булмагандыр.
Ә Бәкер уйлады. Бу эшләрне Айрат янына барганчы ук эшләргә кирәк булган икән. Үзенең пошмаслыгы белән малны харап итә язды ич. Хәзер артык озакка сузарга ярамый инде.
Ул махсус эшләнгән тар гына тимер кисәген спирт белән сөртте дә сул яклап сыерның корсагына кадады. Теге дертләп куйды, мөгрәп-ыңгырашып алды. Ул арада, тәгәрмәч камерасыннан тын чыккандай, ысылдау авазы ишетелде. Сыерның корсагына җыелган һава шулай чыга иде. Тишелгән урынга нечкә төрепкә тыгып җибәрде дә Бәкер, аптечкасында казынып, тагын ниндидер сыекча әзерләде. Һава чыгып бетүгә, аны төребкә аша сыерның эченә агызды.
– Тимпонол бу, бик файдалы нәрсә…
Файдалы нәрсәсен кабат урынына куеп, кирәк-яракларын аптечкасына сала башлауга, сыерның буыннары йомшара башлады. Ул акрын гына җиргә чүгәләде.
– Үлде бит… Үлде! – дип кычкырды Гарәби, ирексездән кулындагы дилбегәне бушайтып, – Харап иттең бит сыерымны.
Сыер чынлап та җиргә сузылып төште. Хәлсезләнеп күзләрен йомды. Хәрәкәтсез калды. Авызыннан күбек килсә дә, сулышы бар иде. Сулышы беркадәр җиңеләйгән дә кебек иде әле. Ләкин шунда ук ютәлләгәндәй, юк, укшыгандай итеп, яман авазлар чыгарып алды. Берничә тапкыр шулай иткәч, бөтенләй хәлсезләнеп хәрәкәтсез калды.
– Хәзер точно үлде инде, – диде Гарәби бөтенләй өметсез тавыш белән һәм үзе дә киртә буена шуып чүгәләде, – Тын ала бит әле, җаны бар. Әллә чалабызмы? Әрәм була бит?
– Кайда туып-үстең син, – дип шелтәләде Бәкер, аптечкасын җыеп, – Гомер буе фермада инде үзең, бөтенләй мал күрмәгәндәй кыланасың.
– Валлаһи-билләһи, мондыйны күргәнем юк иде.
– Бар, лутчы берәр бидрә җылы су алып чык.
– Ансы нәрсәгә? Әллә чынлап та чалабыз?
– Юк, клизма ясыйбыз.
Гарәби аңа гаҗәпләнеп карады. Бая сыерының күзләре акайгандай, хәзер аныкы да шар булган иде.
– Нәрсә? – диде ул бик икеләнеп, – Сыерга да клизма ясыйлар мени?
Бәкер иелеп, малның корсагын тоткалап карады.
– Кирәкми бугай ла. Йомшарган хәзер. Сулышы да тирәнәя бара.
– Су кирәкми мени?
Бәкер сыерны тагын тоткалап карады да, корсагындагы төребкәне тартып алды. Яра урынын ниндидер сыекча белән эшкәртеп, мазь сөртте.
– Монысын караштырып тор, пычранмасын.
– Димәк, мал була әле бу?
Бәкер, беренче күргәндәй, аңа текәлеп торды да көлеп җибәрде:
– Унбиш-егерме минуттан һушына килер.
– Шуннан?
– Син нәрсә, чынлап та бүген туган кебек?!
Гарәби дәшмәде, нәрсәдер аңлатырга теләп, кулларын гына җәеп куйды.
– Шуннан теге бүлмәңне бик яхшы итеп чистарт. Астына күп итеп салам җәй. Иртәгәгә кадәр ашатма да эчертмә дә. Хәле авырайса, миңа килеп җит. Монда булам. Бүген көтүгә чыкмаска кушканнар.
Гарәби чынлап та сыер үлә дип курыккан иде ахрысы. Ул һаман һушына килеп бетәлмәде.
– Шуннан?
Бәкер аңа бертын сәерсенеп карап торды да бик җитди кыяфәт белән әйтте:
– На всякий случай, берәр ярты аракы алып кил. Рәт чыкмаса, марганцовкага кушып эчерербез, аруланып китсә, марганцовкасыз гына эчәрбез.
– Аракы бар, – диде Гарәби шуны гына көтеп торгандай, – Көмешкә. Первач.
– Ярый…
Бәкер китәргә ашыкты. Айрат көтеп көтек булгандыр инде. Ашыкканда, һәр минут озын тоела. Атлаган уңайга атына очып менде дә үкчәсе белән кабыргасына төртеп алды.
– Әйдә!
Назлы таләпчәнлек белән әйтелгән сүздән ат алга ыргылды. Ерак түгел иде инде. Өстәвенә, таутүбәнгә төшәсе. Утарга җитәрәк Бәкер атын тыя төште. Башта, гадәттән тышрак хәлләрне күрде ул. Ниндидер кыз утар киртәсенә менеп баскан да Ташкынны фотога төшерә. Айрат, кулларын болгый-болгый, кыз ягына йөгерә.Бәкергә бу кызык тоелды. Ә сул яктан Рәис, аның шоферы һәм район башлыгы килә.
– Тпру – Район башлыгын күрү белән Бәкер тезгенне тартты. Ат шып туктап калды.
Район башлыгының күптән инде бу якларда күренгәне юк һәм Бәкернең аны бик күрәсе килеп тә тормый иде. Рәис тә бик еш килми. Бүген ни булган боларга? Шунда гына Айратның сүзләрен исенә төшерде. Телевидениедән килергә тиешләр дигән иде бит. Ул сыер белән маташкан арада, кинога да төшерә башлаганнар икән.
Бераздан Бәкер кычкырып көлеп җибәрде. Боларны күзәтү чынлап та кино караган сыман икән. Туктап күзәткәч, барысы да уч төбендәге кебек, өстәвенә, сүзләре дә ачык ишетелә иде.
 
Кыз киртәгә менеп баскан да ялт-йолт китереп, фотога төшерә. Калганы гел кинодагы кебек.
– Төш киртәдән! – дип кычкыра Айрат кызга, – Каян килеп чыктың син?! Нигә атның котын алып йөрисең?
Кыз аңа игътибар итми. Колхоз рәисе Айрат янына килеп баса:
– Телеңне тый, син беләсеңме аның кем икәнен?!
– Әлегә сантыйлыгы белән генә таныштык, – ди Айрат һәм тагын кызга омтыла, – үскәнем, төш, атны өркетәсең. Үләсең киләмени?!
Рәис Айратка кычкыра:
– Ник кычкырынасың? Кем дип белдең син үзеңне?!
Айрат аңа игътибар итми, кыз янына бара да, аны күтәреп алып, читкә алып китә.
– Ни эшлисез, төшерегез мине! -дип тыпырчына кыз. – Төшерегез, юкса…
Колхоз рәисе аның артыннан абалап йөри. Айрат кызны утарның икенче ягынарак алып барып, җиргә бастыра. Колхоз рәисе моның изүенә ябыша, егет аның кулын бәреп кенә төшерә дә, баягы урынга килеп баскан район башлыгы белән водительгә ташлана:
– Китегез аннан?! Нәрсә, сез, әйбәтләп әйткәнне аңламыйсызмени?!
– Нәрсә дип кычкырынасың?!
– Әйдәгез, монда торырга ярамый, – дип икесенең дә терсәгеннән ала Айрат, – Зинһар өчен!
Шунда утардагы ат кешнәп җибәрә. Карышып маташкан икәү Айратка иярергә мәҗбүр була. Егет аларны йөгертеп дигәндәй, утарның икенче ягына китереп куя.
– Анда торырга ярамый. Куркыныч. Менә бу яктан рәхәтләнеп карагыз.
Шунда гына боларның кемлеген аңлап ала.
– Исәнмесез. Гафу итегез.
– Гафу итәрмен мин сине, – дип кычкыра Рәис. – Бар, юлыңда бул, эшеңне кара. Аяк астында буталып йөрмә.
– Зинһар, теге якка бармагыз инде, – дип, Айрат читкәрәк китә.
Бая гына өстен-башын төзәткәләгән кыз телефоннан кем беләндер сөйләшә. Сөйләшми, түземсезләнеп кычкыра:
– Килеп җит тиз генә. Монда шундый күренеш…
Ташкын тагын кешнәп җибәрә дә, болар ягына карап, арт аякларына баса.
Кыз телефонын сумкасына ыргытып, тагын фотога төшерә башлый.
– Гафу итегез инде, – ди Рәис район башлыгы янында бөтерелеп, – Шундый сантыйрак егет инде ул.
– Гафу итмим, – ди район башлыгы, – Үзегездә шундый чудо бар икәнен нигә миңа әйтмәдегез?!
Ташкын арт аякларында озак кына басып тора.
– Нинди могҗиза? – ди Рәис, шуннан аңлап ала. – Ә-ә, сез моны әйтәсез мени?!.
– Феф, ат караучыңны әйтмим бит инде, – ди район башлыгы, – Атны күзәтүдән туктамыйча гына, – Вәт, могҗиза дисәң, могҗиза бу!
Ат кабат үз хәленә кайта. Шомланып, болар ягына карап тора башлый.
Ул арада чыжлап машина килеп туктый. Камерасын күтәреп, оператор егет төшә.
– Кайда йөрисең син шул гомер?! Иң кызык чагын күрми калдың, – дип, кыз аңа ташлана, – әйдә, тиз бул. Әллә камерасын да әзерләмәгән инде…
Шунда ат тагы кешнәп куя. Утар буйлап юртып үтә…
Их, аның шундый горур кыяфәттә, үзенең бөтен дөньяда бер генә икәненә тулы ышаныч белән салмак кына итеп юртып узулары! Бу үзе бер бию, үзе бер балет. Шундый талгын, сыгылмалы төгәл хәрәкәтләр… Юк, моны болай гына карарга ярамый. Моны күрү өчен билет алып керергә кирәк.
– Тиз бул инде! Төшерәсеңме әле? – дип ашыктыра кыз ни фотоаппаратына, ни камерага үрелергә белмичә, – Зинһар өчен…
Ат, утар буйлап тагын бер юртып үтә дә, бая гына алар басып торган төштән киртә аша сикереп, бу якка чыга. Юк, сикерү генә, гади сикерү генә түгел бу. Аз гына очып, киртә аша чыга Ташкын.
– Тукта! Борыл, анаңны!… – дип, аның артыннан йөгерә Айрат. – Үләсең киләмени?!.
Ат, килүчеләр ягына карап, җиңелчә генә итеп ике аягын күтәреп ала да, кинәт борылып, басу ягына китеп бара…
Тынлык.
Айратның гына аны чакырып кычкырганы ишетелә:
– Ташкын! Ташкын!
 
Боларның үзләрен кинога төшереп, телевизордан күрсәтү өчен бер кеше кирәк ләбаса! Бәкер рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Беренче карашка, чынлап та көлке иде боларны күзәтү. Айрат та маладис… Теге кыз да, Рәис тә… Барсы да булдыра, кыскасы. Ә Ташкынны инде әйтеп тә торасы түгел. Хәйран тамаша!
Ләкин бала-чага сыман монда басып тору уңайсыз, ә кирегә борылу өчен ул артык якында иде. Яннарына барырга туры килә инде. Бәкер бөтен сабырлыгын, ихтыяр көчен бер йодрык итеп туплады. Ул гомер буе хайваннар арасында эшләгән кеше буларак, түрәләр белән үзен ничек тотарга кирәк икәнлеген белә иде.

5

Юлдаш… ул үзенең исемен яратмый иде. Мондый исемне теләсә нинди бозауга, эткә, песигә кушарга мөмкин. Ләкин атка түгел. Бәлки сугыш чорында кемнеңдер юлдашы булып, аның гомерен саклап калган тайга мөмкиндер дә әле. Ләкин мондый исемне биягә кушмыйлар. Бия беркемнең дә юлдашы була алмый.
Шул кадәресен үзе аңлапмы, аңламыйчамы – Юлдаш үз исемен яратмый иде. Юлдаш – кыска, матур исем. Айт дигәнгә, тайт дип тора торган. Ә ул инде карт, авыру иде. Утардагы атлардан берсе дә аны санга сукмый иде. Санга сугалар, әлбәттә. Тик бу Юлдашның Юлдаш булуы өчен түгел, ә аны Ташкынның үз итүе өчен. Ә Ташкын аны ярата. Иң беренче булып аның янына килә, колагына өреп, борыны белән муен астыннан күтәререгә итә. Тор, янәсе, бүтәннәр күрсен безнең бергә икәнне. Тик Юлдаш тора алмый. Ул башын читкә алып пошкырып куя. Кит әле моннан, янәсе, болай да авыр хәлемне бүтәннәргә сиздереп йөрмә. Ташкын уйнудан туктамый, корсак астына борыны белән кереп, аны сөзеп маташа. Аннан соң сыртына чыгып боргычлый. Инде дә булмагач, үзе Юлдаш янына сузылып ята. Башын аның муенына, корсагына куеп иркәләнә. Аннан соң кинәт ыргып тора да, башын югары күтәреп, тирә-якка карап ала. Горур кыяфәт белән Юлдашны әйләнеп чыга. Бу – минеке, ялгыш та килеп бәйләнәсе булмагыз, дигән шикелле. Аннан утарны урап чыга.
Юлдаш аңа сокланып карый. Һәр хәрәкәте, атлап йөреше дә, башын чайкап алулары да соклангыч. Хисләре күңеленә сыймагач, ул, башын күтәреп, мөгрәгәндәй итеп куя. «М-мм-унг-мм Минеке бу, минем балам!» – дигән сыман. Ташкынның үз баласы булуында әлләни өлеше дә юк бугай инде. Колын чагында ук үзе сайлады аны бәләкәче, ә Юлдаш башкалардан ким-хур иттермәде. Көчле чагы иде әле ул вакытта, бер пошкыру белән барысын да урынына утыртырлык чагы иде. Хәзер генә рәте бетте менә.
Ул инде, күпне күргән ат буларак, бу халәтендә озак яшәтмәсләрен белә. Җигәм дип килүчеләр дә юк соңгы вакытта. Атлар да күп, эш тә азрак бугай. Аның әле дә булса утарда калуы бары тик шуның өчен генәдер. Башкаларны болай озак тотмыйлар иде, җигүчеләр азаю белән каядыр алып китәләр. Алып киткән җирдән кайтучылар булмагач, моны барысы да үлемгә китү дип уйлый иде. Мөмкинлек булганда, үлемгә китүчеләр белән яхшылап хушлашып калалар, һәркем үзенең әйбәт мөнәсәбәтен белдерергә тырыша.
Ат караучы килеп иркәләп киткән саен, Юлдашка да шундый мөнәсәбәт була иде. Ташкынның якыны икәнен күреп торгач, барысы да аңа үзенең әйбәтлеген сиздерергә тырыша, кем килеп муен астына керә, кем ялына ышкынып иркәләнә. Ләкин Юлдашны алып китмиләр, утардашлары килеп бәхилләшсә дә, ул гел үз урынында кала килә.
Бүгенге көн дә нәрсәсе беләндер аерылырга тиеш түгел кебек иде. Таң ату белән Яшь хуҗа килде, утарга кереп, һәркайсы белән исәнләшеп чыкты, тоякларын карады, башларыннан сыйпап иркәләде. Хуҗаларны ярата иде Юлдаш. Ләкин ул Олы Хуҗаны ныграк ярата иде. Чөнки Олы хуҗа кайчагында колынын ияртеп килә. Ә колыны Юлдаш белән бер булып уйный, колакларын тарткалый, күзләреннән үбә, муен астын сыпырып иркәли, кайвакыт Ташкын шикелле аны күтәреп торгызырга маташа… Юлдаш үзе дә шаярта, аны борыны белән бәреп ега да корсагын кытыклата, ә теге дөнья яңгыратып шаркылдап көлә иде. Ташкын башта моны яратмыйчарак күзәтте дә соңрак үзе дә Олы хуҗаның колынына иркәләнергә күнегеп китте. Ә теге бәләкәч, хәтта адәм балаларын якын китерми торган Ташкынның да дустына әверелде, аның да муен астын кашыды, колакларын тарткалады, ялына асылынып йөрде. Яраттылар алар Олы хуҗаның колынын. Әллә нинди җанга якын малай иде ул, ат булып туса, үз ишләре булыр сыман иде.
Бүген Яшь хуҗа килгән иде. Аннан соң Олы хуҗа килде дә утарга кереп тормады, күз генә йөгертеп, ары китте. Ләкин Юлдашның күңеле дертләп куйды. Ике хуҗа бергә килгәндә, гадәттә, нәрсәдер була торган иде. Гадәттә, аның кебек эшкә яраксыз атларны алып китәләр иде. Бүгенге көн беркадәр башкачарак кебек тоелса да, ул тынычлана алмады.
Көтүгә чыгу вакыты җиткәч, утар капкаларын ачалар да, хуты булганнар чыга, Юлдаш кала иде. Аның алдына агач әрҗә белән ашарга куялар, чиләк белән су утырталар. Гадәттә, ул чиләктәге суны агач әрҗәгә аудара да шуннан калган суны чүмерә торган иде. Хуҗалары төшкелеккә кайтканчы кибегеп бетә, аның янына беркем дә килеп карамый иде.
Абзар эчендәге су улагын Ташкын тибеп ваткач кына рәхәткә чыкты. Су, кечкенә чишмә сыман булып, утар эченә агып чыга, аннан соң, бормаланып сыерлар абзары ягына китә. Улакны төзәтергә кушучылар булды бугай, чүкеч-ачкыч тотып йөргән берәүне Олы хуҗа җайлап кына чыгарып җибәрде бугай. Шуның өчен аны Юлдаш тагы да ныграк яратып калды. Тик аның колыны килгәч, теге чишмә буенда уйнап, пычракка батып бетте. Олы хуҗа колынын чишендереп, су белән коендырды да, киемнәрен юып куйды. Соңыннан абзар эчендә Юлдашка кечкенә бер бүлмә бүлеп бирде. Көтүгә киткәндә, Юлдашны шунда бикләп калдыра башладылар. Монда рәхәтрәк иде. Ашарга да күп итеп салалар, су улагы да бар. Кояш та төшми. Өстәвенә, кайбер көннәрдә Олы хуҗаның колыны килеп, төрле тәм-төм белән сыйлап та китә.
Менә шундый рәхәт тормышка күчкәч кенә «тегендә китүчеләр» рәтенә кушыласы килми иде. Ләкин бүген ике хуҗаның да бергә күренүе күңелдә шик уятты. Юлдаш кына түгел, Ташкын да, аңа ияреп башкалар да шомлана төште. Утар эчендә атлар колагы гына тоя ала торган шау-шу барлыкка килде.
Шунда кинәт сыерлар утары ягыннан таныш түгел кеше биясе йөгереп килде дә, утар киртәсенә менеп басты. Кыска ыштаныннан күренеп торган озын ботларына караганда, бу бик затлы булырга тиеш иде, һәрхәлдә, сыер савып, бозау карап йөргән кеше бияләре арасында мондыйларны очратырмын димә. Аның артыннан ияреп килүчеләр дә бөтенләй бүтән токымнан иде. Мондыйларны аның бик борынгы вакытта, җигелеп эшләп йөргән чакларында хуҗалары тәрәзәсенә карагач, ниндидер зәңгәрсу төстәге пыяладан күргәне бар иде. Дөрес, ул чакта мондый токымлы кешеләрнең бары тик йөзләре генә күренә иде. Әле шушы йөзләренә гәүдәләре, ике аяклары да өстәлгәч, алар бик нык чын кеше булып тоелды. Болар гади хуҗалар гына түгел, Олы һәм Яшь хуҗаларның да хуҗалары иде. Аларның берсен Юлдаш таныды да. Ул монда вакыты-вакыты белән килгәли торган иде. Үзе йөк ташый алган вакытта аның ишек алдына яңа туган бозауны да кайтарып куйганы бар иде. Җаныныңмы, тәненеңме кайсыдыр төше белән Юлдаш бу кешеләрдән куркырга кирәген төшенә иде. Болар инде аның кебек мескен җан ияләрен генә түгел, ә үз көнен үзе күрерлек атларны да, хәтта Ташкынны да харап итәргә сәләтле затлар иде.
Ул Ташкынны кисәтергә теләде. Ләкин өлгерә алмый калды. Ташкын инде арт аякларына басып, теге яшь бия алдында биеп тора иде…
– Тукта, яп-яланаяк! Нишлисең син!
Адәм булса, ул бәлки шулай дип кычкырыр иде. Ләкин Юлдаш кычкыра алмады. Ул көтмәгәндә килгән ярсу белән аягүрә басты. Моны көтмәгән атлар, ят күзгә сизелмәс дулкын булып киртә буена тартылдылар да, кабат үз урыннарына кайттылар. Ташкын аның ягына карап, башын чөеп алды. Һәм кабат дүрт аягына басып, асыл адымнар белән утарны урап чыкты да, койма аша ташланды…
– Тукта! Борыл, анаңны… – дигәне ишетелде Яшь хуҗаның. Юлдаш бар күңеле белән аның яклы иде. Адәм телен белсә, бөтен нечкәлекләре белән бик озаклап сүгенер иде бәлки, ләкин ул чарасыздан аяк астындагы тиресне чокуын гына белде.

 

 

Марат КӘБИРОВ
Фото: https://pixabay.com


Дәвамы: http://maydan.tatar/ir-kanaty-povestnyn-devamy/
 
«Мәйдан» журналы №9, 2019 ел

 

Комментарийлар