Әлеге тема буенча кулга каләм алырга этәргән сәбәпнең иң мөһиме исеме легендага, Франциянең милли героена әверелгән Әмир ага Үтәшев белән очрашу булды.

Легиончы һәм Франция партизаны Гокәшә

Бервакыт Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә язучы Шаһинур Мостафин миңа Казанда яшәүче легиончы, сугыш вакытында Франция эчке көчләре гаскәре капитаны булган, «Идел-Урал» легионы турында күп хәбәрдар, җәлилче Әмир абый Үтәшев белән танышырга тәкъдим ясады, адресын бирде, бару юлларын өйрәтте.
– Аның кушаматлары гына да бер тарих, – диде Шаһинур һәм: «Александр Николас», «Капитан Александр», «Чуваш», «Француз», «Алжирлы», – дип тезеп китте ул, минем кызыксынуымны тагын да арттыра төшеп. Әлеге сөйләшүдән соң ике-өч сәгать узуга, мин Үтәшев Әмир Галимҗан улы белән аның Гадел Кутуй урамындагы квартирасында сөйләшеп утыра идем инде.
Әмир ага 1919 елда Башкортостанның Благовар районы Каргалы авылында туа. Уфа кооператив техникумын тәмамлый. Арчада эшләгәндә, Бөек Ватан сугышына китә. Канлы бәрелешнең беренче аенда ук яраланып, әсир була. Тора-бара мең үлем аша үтеп, Польша җиренә килеп чыга һәм Едлино станциясендә татар легионына кушыла. Ул биредә Гайнан Кормашев – Муса Җәлил (Гумеров) төркеме белән очраша, хәтта Мусаның үзе белән дә күрешә.
Билгеле ки, «Идел-Урал» легионында булган егетләр, фашистлар ничек кенә тырышмасын, үз илләренә каршы корал күтәрми, фронтка озатылганнары совет ягына – партизаннарга чыга.
Мәгълүм булганча, немецлар тарафыннан Советка каршы оештырылган һәм Германия Көнчыгыш министрлыгы җитәкчелеге кул астында эшләгән «Идел-Урал» комитетында Муса Җәлил махсус бер вазифаны башкармаган. Ул да «Идел-Урал» газетасы редакциясенең гади бер хезмәткәре булган. Бу аңа немец армиясенә кертелгән татар легионерлары бүлекчәләре белән якыннан танышып чыгу мөмкинлеге бирә һәм, иң мөһиме, фашистларга каршы пропаганда эшен активлаштыруга этәргеч ясый.
Исән калган татар легионерларының күпчелеге үзләренең истәлекләрендә Муса Җәлилне күрүләре турында телгә алулары менә шуннан килә. Ул алар янында күп йөргән, кайберләрен шәхсән күреп сөйләшкән, аларга аерым-аерым эшләр йөкләгән, алга таба үзеңне ничек тотарга киңәшләр биргән.
1943 елның августында Кормаш-Җәлил төркемендәгеләр төрле лагерьларга озатыла. Ә инде октябрь аенда байтак татар легионерларын Франция җиренә, партизаннарга каршы көрәшкә җибәрәләр.
Монда аларны, партизаннар белән көрәшү өчен, сугыш уеннарына өйрәтә башлыйлар. Әмма ерак араларга поход ясаган чакта кайберләре Франция партизаннары ягына кача.
Качып чыгучылар 118 кешегә җитә. Бу «Руслар төркеме» немецларга каршы төрле операцияләрдә катнаша, төрле торак пунктларын азат итүдә алгы сызыкта була. Төркемнең командиры Андрей Аксенов һәлак булганнан соң, җитәкче итеп, Әмир Үтәшев билгеләнә. 1944 ел ахырына Франция каршылык хәрәкәте ягына чыгучылар саны мең ярымга җитә. Әмир Үтәшев үз отрядындагы йөз сиксән сигез сугышчыны исән-имин туган илгә алып кайта. 1990 еллардан соң исем-фамилияләрен ачыклап, аларны эзләү белән шөгыльләнә. Исән калганнары белән хат алышып, аралашып тора.
Чыннан да, Әмир Үтәшевнең күптөрле кушаматы була: «Александр Николас», «Француз», «Алжирлы», «Капитан Александр», «Чуваш». Франция каршылык хәрәкәте капитаны дәрәҗәсен алган Әмир Үтәшевне, илгә кайткач, 1948 елда үлемгә хөкем итәләр…
Әмма тормыш өермәләреннән ул исән чыга һәм гомеренең соңгы елларын ил алдында бер гаебе булмаган легионерларның исемен халыкка кайтаруда күп көч куя. Аның Муса Җәлилнең атаклы Моабит дәфтәрләрен саклап калуда һәм Ватанга ирештерүдә дә хөрмәт белән искә алырлык өлеше бар.
Рушад Хисаметдиновның Әмир Үтәшевка язган хатын укып үтик:
«Муса Җәлилнең тугры, данлы көрәштәше, Франциядәге антифашистик подполье җитәкчесе, беренче макизарга, 1944 елның июнендә французлар белән бергә Югары Луара департаментын азат итүче, үз Ватанына әйләнеп кайткан дүрт меңнән артык совет хәрби әсирен коллыктан коткаручы Әмир Галимҗан улы Үтәшевка (Александр Николаска).
Без үзебез, Аллага шөкер, исән-сау димме, мин инде үземнең барлык чирләремне санап та бетерә алмыйм, шуны гына әйтә алам, алар минем сиксән еллыгыма бик җитез һөҗүм итәләр, мин инде төрле медикаментлар белән генә түгел, үземнең үҗәтлегем, солдат ихтыяры белән дә алардан читкә китәргә тырышам. Шуңа күрәдер дә инде, Аллага шөкер, сиксән ел яшәдем, әле үләргә уйламыйм да, шулай да газраил катгый рәвештә минем җанымны алырга ашыга.
Кадерле Әмир! Сиңа сәламәтлек, бәхет һәм тормыштагы бөтен әйбәтлекләрне телим, иң мөһиме – уңышлар юлдаш булсын. Без синең белән барлык һәлак булганнарның да, Ватанга әйләнеп кайткан тереләрнең дә тапсыз исемнәрен торгызырга тиешбез. Аларны эзләп табарга, популярлаштырырга кирәк. Алдагы буыннар өчен дә эз калдыру тиешледер. Бөек Ватан сугышында алынган контузия җирлегендә минем бик еш кына башым авырта. Хәер, синең үзеңдә болардан башкалары да булды. Сине бит үлгәннәр белән моргка салганнар иде, сине татардан чуваш Николай иттеләр, Франциядә исә син «Алжирлы» булдың.
Кайчандыр мин сиңа Урал (Оренбург) язучысы-журналист Енакаев Равил Гани улы белән элемтәгә керергә киңәш итеп язган идем. Ул Муса Җәлилнең якташы, аның турында да, көрәштәшләре хакында да күп язды, аның хезмәте буенча унике җәлилчебез дә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.
Барлык легионерларны да аклау өчен, репрессиягә эләкмәгәннәрнең барысын да II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү өчен сиңа язарга да язарга кирәк. Идел буендагы, Башкортостан һәм Уралдагы барлык Югары Советларга мөрәҗәгать белән чык. Кем кайсы өлкәдән һәм крайдан икәнлекләрен син әйбәт беләсең. Әле берәү Хакасиядән иде (Андрей Шурышев – капитан). Синең ышанычлы көрәштәшең старшина Моратов Әстерханнан иде.
Сәламәт бул. Минем үтенечне үтә – бу минем васыятем дә, ышанычым да. Дустың Рушад Хисаметдинов, капитан, Кыргызстаннан, ветврач».

…Мин барып кергәндә, Әмир абый хатыны белән бергә калын-калын альбомнар актарып утыра иде. Ул бер-ике ел элек Франциягә барып Югары Луара департаментында үзе партизанлык иткән җирләрне күреп кайткан икән. Аннан истәлекле фоторәсемнәр дә таба алган. Иң мөһиме – шушы департаменттагы дусты, Франция каршылык хәрәкәте командующие Запальский белән дә очрашкан.
Менә француз хатын-кызлары, ир-атлары белән бергә җыелып төшкән рәсем. Араларында татар легиончылары да байтак. Әмир ага алгы сафта чүгәләбрәк утырган берәүгә төртеп күрсәтте дә: «Бу безнең пропагандистыбыз һәм китапханәчебез иде», – диде. Мин рәсемгә карадым да телсез калдым. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты… Рәсемдәге кеше – минем олы абыем Гокәшә иде. Әмир ага гаҗәеп халәтемә игътибар итмәгәндәй сөйләвен дәвам итте: «Муса Җәлилнең Габбас Шәрипов – Нигъмәт Терегулов аша безнең партизан отрядына килеп кергән шигырьләр дәфтәре аның кулында күп тапкырлар булды. Башта без аны Нигъмәт белән күчереп тә алган идек, ә бу кеше гарәп хәрефләрен дә әйбәт таныгач, ул дәфтәрдәге шигырьләрне кириллица хәрефләренә күчерә-күчерә таратты. Шулай итеп, Муса дәфтәрләрендәге шигырьләр татар телен белүче татар, башкорт, рус, удмурт, чуваш, еврей егетләренә дә бүләк ителде…
Әйе, Әмир ага Үтәшев нәкъ менә шулай сөйләде.
Мин әлеге «француз партизаны»ның үземнең бертуган абыем Хәйруллин Гокәшә Хәйрулла улы икәнен әйттем.
Бу урында Гази Кашшафның «Муса Җәлил васыяте буенча» дигән китабындагы (Казан, 1984 ел, рус телендә) мондый хәбәргә игътибар итик: «1946 елда әсирлектән кайткан иптәшләрнең берсе Татарстан Язучылар союзында Муса васыяте буенча зур булмаган куен дәфтәрен калдыра. Аның ни исемен, ни адресын, ни кемлеген төпченеп сорарга өлгермиләр.
Бу кеше Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш шигырьләре күчереп язылган үзенең блокнотын да калдыра. Менә шул блокнот буенча Мусаның гарәп шрифты белән язылган беренче дәфтәрен китерүче кеше Нигъмәт Терегулов булырга тиеш дип фаразларга була. Фәкать 1958 елда гына мин бу фаразлауга раслау таба алдым. Кызганычка каршы, Нигъмәт Терегулов 1947 елда вафат була һәм беренче «Моабит дәфтәре» ничек сакланып калуы, аның нинди юллар белән Ватанга кайтуын белергә инде мөмкин булмый» (131 нче бит).
Гази ага Кашшафның фаразлавы дөреслеккә туры килә. Әмир ага Үтәшев исә беренче Моабит дәфтәренең язмышын тагын да ачыклый төште. Хәзер инде Моабит дәфтәренең Ватаныбызга, халкыбызга нинди юллар белән кайтуын барыбыз да әйбәт беләбез.
Әмир агада абыемның фотолары берничә булып чыкты.
– Менә бу сырлап эшләнгән урындыкка утырган берәү янында да минем абыем басып тора, – дидем мин, тагын да гаҗәпләнеп.
– Әйе. Ә ул утыргычка утырганы Азнакай районы егете Гомәр Асибаков. Октябрь Бүләге дигән авылдан…
Сөйләшер сүзләребез күп булды. Чәй янында да Әмир ага Франциядә каршылык хәрәкәтендә катнашкан «үз егетләре» хакында сөйләвен дәвам итте. Ул хәзер гел шул истәлекләрдә яши кебек тоелды миңа. Муса Җәлил белән әсирлектә дә очрашкан бу затны мин изгеләрдән санар идем. Ул миңа 1986 елның 22 нче июнендә фаҗигале һәлак булган абыемның мин бер дә белмәгән, бер дә ишетмәгән көннәре хакында сөйләде, шул абыем белән бергә булган байтак мизгелләрне яңача аңларга ярдәм итте.
Хәзер инде тәгаен гына хәтерләмим. 1964–1969 елларда үзем Казанда читтән торып университетта укып йөргән чагында бер елны Черек Күлгә Яңа ел каршыларга килдек. Өйләреннән чыкканда бик шат булган абыемның шул Черек Күлгә төшкәндә телләре көрмәкләнә башлады, йөзен көзән җыергандай итте, кыскасы, кәефе китте. Уен-көлке ярата торган абыем бөтенләй җитдиләнеп, минем сорауларга да бик коры гына җавап бирә башлады…
Үзем Әмир ага белән сөйләшәм, үзем менә шул вакыйганы искә төшерәм. Асылда абыема Черек Күл буендагы КГБ бинасы авыр тәэсир иткән икән.
Җиңгәбез Зәйтүнә апаның: «Абыеңны Черек Күл буена чакырып кына торалар, чиргә сабыштыралар инде», – дип сөйләгәне дә келт итеп исемә төште.
Бер елны Җәлилнең туган көнендә шул Гокәшә абыем белән Казанда Дәүләт музеена кердек. Минем шагыйрьнең Моабит дәфтәрләрен күрәсем килгән иде. Шул Гокәшә абыем юл буе сөйләнеп барды. Сүзе болай иде:
Ул дәфтәрләр миңа таныш, энекәш,
Алар миңа моңлы сагыш, энекәш.
Әйе, имәндә булган икән чикләвек. Мин, үземнең беркатлылыгым аркасындадыр инде, абыемның бу сүзләренә нинди мәгънә салынуын бөтенләй башка да китермәгәнмен, ә бәлки аны бу музейга кереп, Җәлил дәфтәрләрен элекке елларда күргәндер дип кенә фараз иткәнмен. Шулай да рифмаларын охшатып, ул сүзләрне онытмыйча истә тоттым.
Әмир ага Франциядә хәрәкәт иткән үз отрядыннан бик күпләрнең язмышын ачыклаган. Ул миңа французча язылган исемлекләр күрсәтте. Аларда да абыемның исем-фамилиясе бар. Ул әсирлектә төрле исемнәр астында йөргән. «Идел-Урал» газетасында шигырьләрен «Лег. Хәйруллин, Л. Хәйруллин» (ягъни «Легионер Хәйруллин» – Д.Г.) псевдонимнары белән бастырган. Франциядә исә «Гарифуллин Гариф», «Гарифуллин Гарәф» исемнәре белән йөргән. Франциядән алынган бер исемлектә ул әнә шулай Гарифуллин Гарәф дип язылган. Шул ук исемлектә без җәлилчеләр дип белгән Фәрит Солтанбеков, Рушад Хисаметдинов, Нигъмәт Терегулов исемнәре дә бар. Уйлар тагын инде еракта калып килүче елларга алып китте…

 

 

Язма белән тулысынча журналның август (№8, 2016) санында таныша аласыз.


Комментарий язарга