Пар канатлылар очалар, таңнарга карап.
Талпына, тик оча алмый,
Оча алмый, тик талпына,
И, сыңар канат.
Минем әни җиде килендәшнең берсе иде, арада иң яше, төпчек малайның хатыны булса да, ул да гүр иясе. Килендәшләре әниемнән дә алдарак бер-бер артлы фани дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчтеләр. Якты дөньядан кайсы нинди уйлар белән киткәндер, белмим, тик алардан дөньялыкта күп эшләр калды. Без, әтиебез сугышка киткәндә карында калган һәм ул кайтканда инде җиде яшен тутырган абый, сугыштан соң туган тагын алты бала, җәмгысы җиде бала үстек. Ә килендәшләрнең алтысы да икешәр генә бала үстерде. Алар алма кебек чакларында, 25–30 яшьтә ирсез калып, яңадан бала табу бәхетен дә татый алмады. Никадәр файдаланылмаган наз, җылы сүзләр, мендәр чылатып йокысыз уздырган төннәр, тагын бик күп әйберләр калды. Алар туйганчы сөя дә, сөелә дә алмадылар. Өлешләренә менә шундый көмеш тиде. Алты килендәш кенә ятим идеме соң ул вакытта. Андый язмышлылар һәр авыл, ил тулы иде шул. Менә мин тулы гаиләдә, ятимлекне читтән генә күзәтеп үскән кыз, бүген үз биеклегемнән ятимлекнең ачысын аңлаган хәлдә, тормышымның яртысыннан күбрәк өлешен узгач, чуалган язмышлар турында үз фикерләремне, күзәтү-нәтиҗәләремне кәгазьгә төшереп утырам.

Әти сугыш кырында ятып калган абыйлары, тол калган җиңгәләре, аларның ятим балалары, ә әни исә ул пар канат белән яшәгәндә ялгыз дөнья көтәргә мәҗбүр булган килендәшләре алдында гомерләре буена үзләрен җаваплы тоеп яшәделәр. Килендәшләр безнең аш-судан, яккан мунчадан бер дә калдырылмадылар. Утын-печән кайгырту, үскән балаларга паспорт юнәтеп читкә бәхет эзләргә җибәрергә булышу (заманында бу бик четерекле мәсьәлә исәпләнә) – барысы да әти өстендә булды. Әтинең сугыштан кайтмый калган абыйлары, аларның балаларының әче язмышы үзе бер аерым тукталуны сорый. Шулай да сугышка кадәр туган бер абыебызның өзелеп-өзелеп җырлаган бер җырын язып китүне урынлы саныйм. Шушы дүртьюллыкта ятим үскән балаларның әрнешләре дә, сагыш-хәсрәтләре дә төгәл бирелгән.

Ак күгәрчен дә гөрли,
Күк күгәрчен дә гөрли.
Атасыз балалар үлми,
Дөнья рәхәтен күрми.

Ятим, ул да булса сугышка кадәр туып, сугыш ачысын күргән, сугыштан соңгы авыр елларда ач-ялангач үскән балага нинди дөнья рәхәте ди инде ул…
Без үскәндә җиңгиләрнең сугышка кадәр туган балалары үсеп, кайсы кая читкә чыгып беткәннәр иде. Җиде хуҗалык бәрәңгесен утырту, чүп утау, бәрәңгене күмү-алу без, бала-чага өстендә булды. Әти иртән:

– Бүген Фатыйма, Хапаса тутагызга барасыз, – дип әмер генә биреп чыгып китә. Без, әле кичә төнгә кадәр үзебезнең 25 сутый җирне күмеп бетереп, бүген саныбызны да җыя алмаган балалар, алты җиңгинең берсенә китәбез. Көн дә шулай. Бәрәңге күмелеп бетсә, чүп үсеп җитә, чүп беткәндә көз җитә. Су китерүләрне, мәктәпкә барышлый сөт кертеп чыгуларны санамыйм да. Ятимнәрнең барысында да сыер юк иде. Сыер асрарга аңа ир көче кирәк шул.

Мин әти белән әниемнең яхшылыгы турында язып, укучының вакытын алырга җыенмыйм. Гәрчә алар моңа лаек булсалар да, яхшылык, ихласлык, туганнар арасындагы мөнәсәбәт турында да язу кирәк. Бу гамәлләрнең дә онытылмавы зарур. Ләкин бүген сүзем ятимлек турында. Бу хакта да сүз күп булды. Әнисез үскән балалар да, ятим-тол калган хатыннар да бу хакта әрнеп-өзгәләнеп күп язды. Ләкин никадәр генә язылса да, әлеге әрнешнең язылмаган урыннары кала килә. Һәркемнең ятимлеккә үз карашы, үз мөнәсәбәте, аны ул үзе күргәнчә, үзе татыганча яза. Язганы – барысы дөрес. Чөнки язучы үзәгенә үткәнгә, уй-фикер күкрәк читлегенә сыймаганга башкалар белән уртаклаша.

Ятимнәрнең, тол хатынның тупсасы алтын булса да, аңа хәер фарыз, диләр. Ятимнең күңеле китек булган өчендер инде ул. Юк, аларның тупсалары бервакытта да алтын булмады. Ул элек тә шулай булды, хәзер дә ул шулай.

Безнең йортның түбәсе башта такта, аннан соң калай булды. Ә ятимнәрнең, толларның түбәләре бик озак салам белән ябылган килеш торды. Ул сары салам каралып, череп бетә. Каралган салам түбәле, кечкенә генә өч тәрәзәле йортлар хуҗабикәләре кебек җиргә иелеп, бөкрәеп торалар иде. Алар ирле хатыннар кебек бала тапмадылар, бала табып, ярты гына көн булса да таба ашы ашап, мунча кереп, рәхәт минутлар кичермәделәр. Көне-төне эштә булдылар, ике-өч норма хезмәт көне эшләп тә баемадылар, яхшы ихаталы, зур йортлы, сыер-сарыклы була алмадылар, балда-майда йөзмәделәр.

Бездән бер генә йорт аркылы Разия апа яшәде. Аның сугышка кадәр туган бердәнбер кызы Мәскәүгә китте дә, шуннан бик сирәк кенә кайта торган иде. Менә шул Разия апа авылда бер чиста, уңган хатын иде. Мин үсеп җиткәндә дә аның капкасы җил капка булды. Гел җиргә карап, нидер уйланып, үзалдына нидер сөйләнеп (әллә карганып) йөри иде ул. Каргангандыр да инде. Печәнгә барса, бәләкәй арбасының йә тәгәрмәче чыга, йә тоткасы сына, менә генә абзар түбәсе ишелә, капка баганасы ава. Аларны эшләтү өчен кемнедер сорарга, кемгәдер ялынырга кирәк бит. Ятимлегең бер көнлек кенә түгел, гомерлек булгач, гомер озынында ялынырга күп туры килә. Разия апа да ялынырга мәҗбүр иткән язмышын да, ялгыз авыр тормышын да, ефәк кебек яшьлеген жәлләп тә каргангандыр.

Эшләтим дисәң, авылда ир-аты да әллә ни күп түгел бит әле аның. Булганы сугыштан кайтмаган. Сугыштан соң туганнары әле калкына гына. Калкынганы берсе бәхет эзләп читкә чыгып китә, чөнки авыл тормышы авыр, каһәрле.

Каргангандыр. Ятимлегенә әрнегәндер. Әтисе исән булса, Сабан туена булса да кызым кайтыр иде, кешеләр кебек сарык суяр, өй тутырып кунак җыяр идек, дип, парлап ашка-кунакка баручылар артыннан карап калып, кимсенгәндер. Чөнки алар башта озын сугыш елларын түзделәр. Менә ирләребез кайтыр да, тормышлар бераз булса да җиңеләер, дип уйладылар. Сугыш та бетте. Көткән җиңеллек күренмәде. Алай гына түгел, ирлеләр һәм ирсезләр дигән тигезсезлек, ятимлек, аңа ияреп фәкыйрьлек өстәлде. Ирләре кайтуын, җиңел, рәхәт тормыш башлануын көткән хатын-кызлар өметләрен тәмам җуеп, тагын да кырысландылар, усалландылар. Авыр хәл, төрле салымнар белән кысрыкланган, тәмам бөлгенлеккә төшкән йорт-хуҗалыклар сугыштан соң сугыш еллары белән чагыштырганда да хәерчерәк булып калды. Шул хәерчелектән ятимнәр бераз балалары үсеп ярдәм итә башлагач кына чыкты. Анда да ирлеләр белән тиңләшә алмады. Сыңар канат никадәр талпынса да, күккә, югарыга менә алмады.

Сугыш елларында да, сугыштан соң да «заем» кампанияләре кешеләрнең соңгы җелеген суырды. Районнан типсә тимер өзәрлек түрәләр килеп (аларга нишләп сугыш җиле тимәгәндер), өйдән-өйгә кереп, идарәгә чакыртып, өстәл төеп, лачын кебек ирләре сугыш кырында ятып калган хатыннарга коточкыч сүзләр сөйләделәр. Имеш, син салымыңны вакытында түләмисең, имеш, җиңүне теләмисең, фашист тегермәненә су коясың… дип туя ашамаган, ач-ялангач балаларына карап җаны кыйналган, болай да күңеле сүрелгән, елмаюны оныткан хатын-кызларны җәфаладылар. (Шөкер, мин боларны китаптан укып, кешеләрдән ишетеп кенә беләм.)

Карганганнардыр да. Ничекләр итеп менә шуларның бөтенесен бер җилкә күтәрсен ди.

Безнең әти ат җигеп эшләгәч, Разия апа еш кына йомышка безгә керә иде. Кергән саен алъяпкыч астында бер яртысы булыр. Ансыз сорарга ояла. Әти яртыны алмаса, ул аны баскычка булса да куеп чыгып китә. Чөнки әти һәм аның аты гел кирәк. Атлы кеше белән ара бозу яхшы түгел, алга таба да яшисе бар. Шуңа күрә ялгыз хатынның запаста һәрвакыт яртысы була. Ярты 1 сум 20 тиен булса, аның пенсиясе дә 12 генә сум иде. Бар, яшәп кара уңга-сулга ярты таратып. Горур башың бик тиз аска иелер. Алма кебек чибәр тол хатыннарның башлары бик иртә түбән иелде. Башыңны күтәреп, елмаеп кара син. Өлешләренә көмеш тигән ирле хатыннар печәнең яки утының кайтартылгач атның ничә сәгать капка баганасына бәйләнеп торуын карап кына торалар. Авылда синең уйлаган уеңны да беләләр, җиде кат җир астында йөргән еланны да сизәләр, таяктан да төз йөрмәсәң, төнлә белән тәрәзәңне дә кырып китәрләр, исемең-даның чыгуын көт тә тор. Ирсез хатынга андый дан кирәкми. Аның яклаучысы юк.

Юк, исем-даннарын чыгармадылар сугыштан тол калган хатыннар. Эчләрендә нинди ут янганын, йөрәк майларының ничек сызганын үзләре генә белделәр.
Пар канатлылар очалар, таңнарга карап.

Бәхет көтәсеңдер син дә,
Син дә бәхет көтәсеңдер,
И, сыңар канат, и, сыңар канат!

Авылда ятимнәрнең тагын бер төре бар иде бит әле. Алар – яшьтәшләре сугышта үлеп беткәнгә ирсез калган кызлар. Алар сугыш вакытында урман кисәргә, окоп казырга, сугыштан соң торф чыгарырга җибәрелгән, сырмадан башка затлы кием күрмәгән җаннар. Аларның күбесе киткән җирләреннән бала белән кайтты. Баласызлары билләренә салкын тидереп, кайтканнан соң озак та тормый авырып, кибеп, сызып, интегеп үлеп беттеләр. Әнием күрше Әсма исемле 18 яшьлек кызның авырып яткандагы җырын гел искә ала иде.

Утырып уйлыйм, ятып елыйм,
Сәке йөзлекләренә.
Исәпләсәм – исем китә
Бәхетсезлекләремә.

Кыска сырма белән кыш көне утын кисүдә булган озын кара чәчле, кыйгач кара кашлы, ак йөзле чибәр Әсма апа унтугыз яше тулыр-тулмас кибеп-корып үлгән. Андыйлары да күп булган. Кайберләре торф чыгарган җирдән алып кайткан шул бер бала белән гомер иттеләр. Ирсез бала тапкач, җисем-исемнәре дә башка иде. Аларның беришләре әти-әнисенең йөзенә кызыллык китерүләреннән уңайсызланып читкә (Урта Азия якларына) китте. Күбесе авылда яшәде, ялгыз булдылар. Тормышны үзләре генә сөйрәделәр. Әллә ни картаймыйча, яшьли гүр иясе булып беттеләр, тормыш арбасын ялгыз тартып, аларның гомер җепләре иртә өзелде.

Ялгыз аккош өзгәләнеп, өзгәләнеп ялгыз аккош үрелә күккә.

Юк, ялгызлар күккә менә алмадылар. Авыр эшләрдә алар булды. Тырыш булдылар, бервакытта да алдынгылыкны бирмәделәр, ләкин баемадылар, макталмадылар, макталып съездларга башкалар барды.

Пар канатлылар очалар, таңнарга карап.
Өмет йолдызың сүнмәсен,
И, сыңар канат, и, сыңар канат!

 

Илүсә НӘБИУЛЛИНА

Фото: https://pixabay.com/ 


Комментарий язарга