Zuhra. Төн күзеннән йолдыз түгел, кояш эзләп утыруым.

Ялгыш әйттем. Кояш түгел, үз-үземне эзләвем лә.

Яшәүнең һәр мизгеле үз-үзеңне эзләүдән тора.

Көн саен. Сәгать саен…

Миннән йокы качкан.

Хәер, миннән генә түгелдер. Күпләрегез, минем шикелле үк, кулына телефон яки ноутбук алып, инстаграм битендә тынычлык эзләп утыра, ахры.

Тагын ялгыш әйттем. Кулымда – язмышым йомгагы бугай. Мин аны, еш кына, төн җитүгә, тәгәрәтәм, сүтәм, җыям. Кагылган саен ул йомгак тагын да ныграк чуала, төйнәлә, сүтәргә теләп ул төеннәргә теш-тырнагым белән ябышсам, җеп очын бөтенләй югалтырмын шикелле тоела.

Көзгегә текәлеп, үз-үзем белән сөйләшсәм, шул халәтемнән куркып, үзем үк өйдән яланаяк чыгып чабар идем.

Миңа тынлык… һәм аның тавышын тою кирәк.

Тынлыкның тавышын ишетергә теләвем үзе үк сәер иде.

Төн кочагына керүгә, тормышның бер өлеше бөтенләй сүнеп кала. Кайдадыр исә кемдер тәүге тапкыр кычкырып дөньяга аваз сала. Кемдер, киресенчә, гомер буе тартып барган йөгеннән арынып, китеп бара. Кемдер, көн дәвамында талчыккан тәнен яки җанын ял иттерергә теләп, ниһаять, дип сөенә-сөенә, караватына ава да, юрганын башыннан ук бөркәнеп, татлы йокыга тала.

Ә миннән йокы качкан. Бармакларым ихтыярсыздан телефон пыяласы буйлап йөгерешә, минем уйларым, миннән алда җитәкләшеп чаба-чаба, көнемнең чираттагы хатирәсен инстаграм битенә төшереп калдырырга ашыга.

Нигә кирәк?

Аклы-каралы уйларымның болай түгелүе кемгә кирәк?

Ябык аккаунтымдагы санаулы гына «дусларыма»мы? Мин аларның кем икәнен дә белмим. Алар да мине белми. Алар өчен – «Зөһрә Әхтәмовна» мин. Болай дип бәлки мин алдап кына язганмындыр… Бәлки үземнең дә, әткәйнең исеме дә битлек астындадыр…

Ә сезнең кайсыгыз гына битлек киеп яшәми? Дөресен әйтергә кем дә булса җөрьәт итәрме? Безнең тормыш – тоташ уен. Без барыбыз да артистлар. Монысы – гасырлар дәвамында расланган хакыйкать. Шулай да… Әле кайчан гына минем дөньяга елмаеп каравым һич кенә дә битлек түгел иде. Мин ярата белә идем. Кешеләрне, якыннарымны, тормышны… Ә хәзер… җанымда кискен борылыш. Мин бар нәрсәгә битараф була баруымны тоям. Үземчә көрәшкән дә булам. Үзем белән. Чөнки бу битарафлык мине куркыта, рухымны изә. Шул ук вакытта аруымны тоям. Бертуктаусыз йөгерүдән, сынаулардан, тирә-ягымдагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрнең җилкәмне сытуыннан арыдыммы? Нишләп әле безнең тормыш кисәк кенә агым кочагына эләккән корабка охшап калды соң? Бөтереләбез, бөтереләбез – уңда да, сулда да чайкалган дулкыннар бер тарафка да кузгалып китәргә җай бирми…

Җанымда вакыт-вакыт курку уяткан битарафлыгымнан качарга теләп, виртуаль дөньяга килеп керәм. Анда – бихисап таныш һәм таныш булмаган йөзләр, язмышлар, кеше дигән затның калебенә хас бөтен сыйфатларны – мәхәббәтне, нәфрәтне, көнчелекне, тарлыкны, матурлыкны, ямьсезлекне, гайбәтне сыйдырган үзгә яшәеш. Кайчагында, өн белән төш буталган шикелле, чынбарлык һәм ясалма дөнья шулкадәр бер-берсенә уралып китә, үзеңнең кайда, кайчан яшәгәнеңне, хәтта чын йөзеңне онытып җибәрәсең. Әллә инде, киресенчә, ясалма тормышта чын йөзең ачылып китә – аңламассың…

 

Raiskabirov. Зөһрә ханым, бу араларда кәефегез юк шикелле. Инстаграмны да төн җиткәндә генә искә төшерәсез… Җитмәсә, фәлсәфи уйларга чумгансыз. Көз көне була торган хәл. Депрессия диләрме әле…

 

Alisacafina. Рәис, сезнеңчә, меңләгән, миллионлаган кеше депрессиядә, димәк? Социаль челтәрләрнең теләсә кайсына игътибар итегез: анда күпләр таңга кадәр утыра… Сәгатькә карагыз: төнге икенче ярты. Мин дә, сез дә, Зөһрә дә әле иркенләп «сөйләшә» башладык кына:)) Миндә, мәсәлән, бернинди депрессия дә юк. Кем беләндер тел чарлыйсы килә бит. Шуңа кеше язганнарны укып, комментарий язып, рәхәтләнеп аралашып утырам менә. Зөһрәнең язганын көтеп торам, китаптан хикәя укыган кебек укыйм.

 

Zuhra. Алисә, ялгышасыз, хикәя язу осталыгы юк миндә. Әйтәм бит, бармакларым да, уйларым да хуҗасына буйсынмый, дәрья-суның йөгерек дулкыннары шикелле, үзләре йөгерешә… Үтелгән көнем хакында үз-үземә хисап бирүемме… Мәктәп директоры булып эшләгәч, анысына өйрәнгәнбез инде: эшебез тоташ хисаптан тора, балалар укытырга, аларның җан халәте белән кызыксынырга вакытыбыз да юк…

Минем көнем – минеке генә булырга тиеш тә соң… Бер-бер дәва эзләп тилмергән җанга аңлатып карагыз шуны…

Баягы халәтемне бөртекләп күз алдымнан үткәрәм…

Директорлар киңәшмәсен кичке якка билгеләгәннәр иде.

Машина йөртә белсәм дә, йөртү хокукы алсам да, ирем белән икебезгә бер «Хендай Солярис» минем кулга сирәк эләгә, чөнки ирем көн саен диярлек юлда; район үзәгенә барасы булса, күрше авыллар «эләктереп» китә үземне. Бүген Алан мәктәбе директорының машинасына төялдек: биш директорның дүртесе – кызлар!

Кайтып, ишегалдына керүгә, баскычта ярылып яткан пычрак итек эзләрен күреп алдым. Йә Раббым! Бүген дә…

Тәнемә йөгергән салкын дулкын бармакларыма калтырау булып таралды. Ул арада өй ишеге киерелеп ачылды, алдымда Зөфәрнең сыекланган күз карашы пәйда булды.

Аякларым миңа буйсынмады, җәйран җитезлеге белән абзар ягына атылдым. Ишекнең биген тартып, аркам белән терәлеп басарга гына өлгердем – нәкъ колак янында дырк иткән тавыш ишетелде. Абзар эчендәге караңгылыкка күзем ияләшмәгән иде әле, шулай да уң як җилкәм өстендә ялтыраган тимер кисәген аермачык күрдем: чәнти бармак биеклеге ара калдырып, тактаны әллә пычак, әллә без очы тишеп чыккан иде.

– Үтерәм!

Ир, янаулы сүзләренә өстәп, ишеккә киереп типте. Яланаяк булып, табанын авырттырдымы, шырпы кердеме – яралы аю кебек үкереп җибәрде.

Миңа кисәк кенә барыбер булып китте. Ишектән тизрәк читкә тайпылыр, үземне яклар өчен моннан качар, ашыгыр урында, йодрыкка төйнәлгән бармакларымны язып, җилкә өстендәге салкын тимер кисәгенә кагылып карадым. Пычак икән. Яшелчә турый торганын тотып чыккан. Узган атнада гына үзе үткенләп биргән иде. Аз гына аскарак селтәнсә, калак сөягенә килеп кадаласы булган.

– Зөһрәәәә! Чык, миңа сине үтерергә кушалар! – Зөфәрнең котсыз тавышы ишегалдын яңгыратты. Аннан кисәк тынды.

Йөрәгемнең тибеше колагыма кайтаваз булып кага иде. Әкренләп акылым үземә кайта башлады. Абзарның икенче бүлемендәге рәшәткәле тәрәзә янына атлап, ишегалдына күз салдым. Иремнең, кул-аягын як-якка ташлап, баскычка сузылып ятканын күргәч, ышанасызмы, елмайдым мин. Бераздан, тиле кеше шикелле, әкрен генә көләргә үк тотындым. Үзем көләм, үземнең бәгырем елый. Бар да үз эзендә. Хәзер тиз генә өйгә үтеп, өс-башны алыштырып чыгарга. Аппаратны көйләп, җәһәт кенә сыерны савып алырга. Ул арада, Зөфәрне култык астыннан эләктереп, өйгә тиклем сөйрәп кертергә. Уяныр, тагын дуамалланыр дип куркасы юк – хәзер инде трактор белән сөйрәсәң дә уянасы юк. Таң белән генә, ике кулы белән башын тотып, ыңгыраша-ыңгыраша торып утырачак, үтерәм дип янап кычкыруы турында ничек кенә исенә төшерергә тырышма – минем үземне җүләргә чыгарып калдырачак…

Бакча артына төшеп, җилдереп кенә бозауны алып кайтырга кирәк. Кичкә калганына аптырагандыр, бичара. Бавына уралып бетмәгән булса ярар инде.

Зәлия, әнкәйнең куенына сыенып, йоклап киткәндер инде, иртән генә барып алырмын үзен, хәзер йокысын бүлеп йөрмәм.

Шуларның барысын күз алдыннан кичерә-кичерә, иремнең бөтен буена сузылган гәүдәсе яныннан гаҗәеп бер тынычлык белән узып, өйгә кердем. Аш бүлмәсенең форточкасы ачык иде, үтәли җил көенә шапылдап ябылды. Суыткыч ишеге дә ярым ачык калган – бозы эрегәндер инде, хәерсез… Эченә күз салмыйча гына, битараф кыяфәттә учым белән этеп яптым.

Өстемне алыштырыйм дип йокы бүлмәсенә кергән идем, көзгегә күз төшүгә, баягы гасабилы көлү өянәге янә әйләнеп кайтты: яшькелт костюмның итәгенә салам бөртекләре ябышкан, капрон оекның тез астыннан күзе китеп, буйдан-буйга сызылып төшкән. Эре бөдрәләрдән үзләре дә салам-салам булып тырпайган чәч бөртекләре генә торып калган. Бая, Зөфәрнең күзеннән качып котылыйм дип абзар эченә кереп бикләнгәндә, җиңемне дә эләктерергә җитешкәнмен – матурлыкның гомере кыска икәнен искәртеп, челтәр бизәгенең күзе киткән иде.

Җиңнең түгел, дөньямның күзе китеп бара. Мин нәрсәнедер дөрес эшләмим, алай гына да түгел, дөрес яшәмим: тоташ хата, тоташ әрнүдән торган басмалардан атлый-атлый, каядыр үреләмме, ашкынаммы? Үз көчемә артык ышанып, мәктәп кадәр мәктәп дилбегәсенә үрелеп ялгыштыммы әллә? Дүрт авылның балалары анда! Аларның һәркайсы үзе бер дәүләт! Ул дәүләттә ничәмә-ничә язмыш…

Рәис, сез минем язмалардан соң фикер калдырганда, «сез бик көчле хатын-кыз», – дип язасыз. Ә мин торган саен киресен – көчсезлегемне расларга маташам…

Тышта – баскыч төбендә акылын-аңын җуеп, исерек ирем җәйрәп ятканда, кайсы кайда мине көтеп зарыккан мал-туарым каралмаганда, көн дәвамында күрмәгән кызымның хәл-әхвәлен белешмәгән мәлемдә, боларның барысы хакында онытып, көзге алдында көлеп басып торуымнан мең гаеп табарсыз. Каршы килмим. Тик минем… яшь аралаш көлгән мизгелем иде бу.

 

Alisacafina. Мине ни сәбәпле үз язылучыларыгыз исемлегенә кабул итүегезне тәки аңламадым – шулай да рәхмәт! Бу бит сезнең ябык аккаунт. Һәм без сезнең белән таныш түгел. Мәктәп директоры булып эшлим дисез, гафу итегез, андый ханымның абзарда сыер савып, инеш буенда бозау арканлап йөрүенә ышанып бетәсе килми. Хәзер, кибеттә бөтен нәрсә бар чагында, вакытыгызны шул рәвешле әрәм итәсезме? Укытучыларны кәгазь эше белән күмеп ташладылар дип зарланалар бит, болай да бала укытырга вакыт юк, дисез… Җитмәсә, сыер, бозау… Өстәвенә, исерек ир… Турысын язганга ачуланмагыз: үз тормышыгызны рәтләп көйли алмаган килеш, сез ничек мәктәп кадәр мәктәпне җитәклисез? Моның өчен бик көчле яки бик… сәер булу кирәктер бит…

 

Raiskabirov. Алисә, Зөһрә ханымны гаепләргә ашыкмагыз. Сер булмаса, сезнең үзегезгә ничә яшь? Бәлки әле сез кияүдә түгелдер, шуңа гаилә мәсьәләсенә алсурак күзлектән карыйсыздыр… Мин Зөһрә ханымның язмаларын өченче ай күзәтеп барам, баштарак нәкъ сезнең шикелле, бәхәсләшергә ярата идем. Яшермим, бу ханымны бераз тәкәббер, мәктәп эшенә чумып, гаиләсе ике ятып бер төшенә керми торган зат итеп күзаллаган идем. Менә, яңа заман Миңлекамалы!.. Бәлки Миңлекамалның кем икәнен белмисездер дә… Белмәсәгез, Мирсәй Әмир дигән язучының шундый әсәрен укырга киңәш итәм. Ни өчен аны шулкадәр истә калдырдым? – Мин әле авыл мәктәбендә укыганда шул әсәрне сәхнәгә куйган идек без. Миңлекамалны уйнаган китапханәче Сара апаның иске күфәйкесенә тиклем бүгенгәчә күз алдымда… Ул вакытта ярый инде, сугыш вакыты, адәм рәтле ир-атның барысы фронтта. Авылның бөтен эше, бөтен авырлыгы хатын-кыз, бала-чага җилкәсенә өелеп калган. Шуңа күрә колхоз председателе дә, директор да, завфермы да хатын-кыз булуга аптырарга кирәкми. Ләкин хәзер сугыш вакыты түгел бит! Авылда эшсез тилмергән ирләр белән буа буарлык! Шулай да Миңлекамаллар артып тора: авыл башлыгы – хатын-кыз, мәктәп директоры – хатын кыз. Машина йөртүләрен әйтеп тә тормыйм. Автобус руленә дә тотындылар хәзер! Район түрәләренә карагыз – башлыктан гайре ир-ат таба алырсызмы? Аптырыйсы юк. Чын ир-егетне авылга баш итеп куеп кара син – умыртка баганасы нык булса, тотынган эшенә үзе теләгәнчә, киерелеп ябышачак бит ул. Аны урталай бөгү, сындыру, үз кубызыңа биетү ай-һай кыен булачак җитәкчеләргә! Чөнки ир-ат белән бил алышу өчен үзеңнең дә көчле булуың кирәк… Ә хатын-кызны сындыру, буйсындыру җиңелрәк. Күпкә җиңелрәк.

 

Alisacafina. Рәис, сезнең белән килешергә җыенмыйм. Яшем турында соравыгызны сикертеп үтәм 🙂 Хатын-кызны көчсезлектә гаеплисез. Зөһрә ханым да «көчсезлегемне расларга маташам» дип утка май сибеп тора. Хәзер шәһәрдә яшәсәм дә, мин үзем дә авыл баласы. Авыл халкының коллык психологиясен, ир-атларның телсез-тешсез булуын күреп үстем. Клубта эшләгән чагымда, авыл кешеләренең, бер кап һинд чәенә, бер рюмка аракыга алданып, кайда кул куярга кушсалар – шунда, бер түгел, биш имза куярга әзер булуларына аптырый идем. Авылны калҗа-калҗа итеп тураклаганда, баһадир-баһадир ирләр, үзләре стена булып тезелеп басасы урынга, ашыга-кабалана ферма ташларын, амбар стеналарын сүтеп, үз ихаталарына ташыдылар. Кайберәүләрнең үз нигезләре әнә шул ташлар өстендә утыра бүген. Ул ирләр бер йодрык булып авылның җанын сакларга күтәрелгән булсамы? Юк, диңгез болганганда мал җыеп калу, кеше эләктергәннән күбрәк эләктерергә тырышу теләге көчле иде. Менә хәзер шуның «рәхәтен» татый авыл, кайткан саен минем дә җаным әрнеп килә: җирен тартып алдылар, малын бетерделәр. Ә дәшүче юк! Ир-атның булганы да балык урынына көн күрә. Авызындагы телен каерып алсалар да дәшмәячәкләр… Башкача кем сөрән салсын? Авылның төп халкы булып калган пенсионерлармы? Чәпчесә дә, хатын-кыз чәпчеп карар…

 

Zuhra. Алисә, хатын-кызның көче – көчсезлектә диләр…

 

Alisacafina. Искергән мәкаль инде ул, Зөһрә. Дөнья көтүне үз кулына алган күкрәп торган ирләр булса, көчсез генә булып, иркәләнеп кенә яшәр идек. Каян табарга соң аларны? Шул, телевизордагы әкиятләрдә күреп соклансаң гына инде. Анда бит үзләре бай, үзләре булдыклы, үзләре чибәр. Җитмәсә, өйләнмәгән дә! Ни хикмәттер, мәхәббәт дигәннәре авылдан килгән берәр ярлы-ябагай кыз күргәч кенә дөртләп кабына… Эх, мин дә авылдан аксыл төстәге иске дипломат күтәреп чыгып киткән кеше дә соң, нишләптер шундый егетләрнең берсе-бер борылып карасын…

 

Raiskabirov. Алисә, үкенеп утырмагыз. Кинодагы ул асыл егетләр бөтенесе бандит түгелме соң? Кайсын аталар, кайсын шартлаталар…

 

Alisacafina. Менә шуларны жәлләп, ярты гомерем узып китте инде.

 

Raiskabirov. Сез хатын-кызларны аңлар өчен бу дөньяда ике гомер яшәсәң дә җитмәс, мөгаен…

 

***

Zuhra. Иремнең сулышы бар микән дип, бу юлы да төн буе аны саклап чыктым мин. Пәрдәне ике яклап ныклап тартып бетермәгәнмен: уртада тар гына булып калган аралыктан ай нуры сызылып кергән иде. Айның, кайчандыр без кечкенә вакытта әнкәй ясый торган бер йомарлам сары май шикелле, түп-түгәрәк булып тулган чагы. Озаграк текәлеп торсаң, ике күзен кыса төшеп, көлемсерәп торган шикелле күренә ул.

Көлемсерәү генә түгел, шаккатадыр. Әле кайчан гына бер-берсенең күзенә карап торган, бер-берсен яратып кавышкан, авырлыкларны бергәләп күтәрергә вәгъдә бирешкән ике затның шулкадәр үзгәрүенә шаккатадыр…

Йокымсырагандай итәм дә, дертләп уянам, башымны күтәреп, иремнең битенә карыйм: ай яктысында аның йөзе салкын мәрмәр булып тоела. Гүя таш битлек киеп, үзе дә ташка әйләнеп ятуы.

Әле мин дә, энем дә кечкенә чакта, әнкәйнең, чарасыз кыяфәттә ике кулын салындырып баскычта утыруын, күлмәк итәген әйләндереп борынын-сөртә-сөртә: «Үлсә, котылыр идек ичмаса», – дип кабатлавын исемә төшерәм. Әткәй турында әйтүе иде.

Әткәй дә шулай, күзенә ак-кара күренми исергән мәлендә, кул астына эләккән бар нәрсәне кыра-җимерә, безнең өскә томыра иде. Күзенә җен булып күренгәнбездер, «Китегез, шайтаннар, күземнән югалыгыз!» – дип тыны-көне бетеп кычкыра иде. Авыруы кузгала иде…

Мондый мәхшәрдән тую белән туйган булгандыр шул әнкәй бәгърем, теге сүзләрен бер генә кабатламады. Әткәй үлгәнчегә кадәр.

Үлгәч исә… Елаудан арына алмады. «Телемнән кемнәр тартты… Яши идек бит әле, айнык көннәре дә бар иде бит аның… Ялгыз хатын – ялгыз хатын икән лә. Яшәсен иде бит әле», – дип, илереп-илереп елаган көннәре күп булды.

Менә мин дә, иремнең тын алышы сизелмәгән йөзенә иелеп, котым очып аның йөрәк тибешен барлыйм: яшәсен генә, яшәсен берүк… Ничек тә табибка барырга күндерермен, үзенең көннән-көн авыру сазлыгына бата барганына ышандырырмын… Көн саен эчми бит ул… Рәхәттән эчми… Җан авыруына дучар бит ул…

Күңелемнән генә иремне акларга мең сәбәп эзлим, шул ук вакытта аны тотып җилтерәтергә әзермен. Шул халәттә йоклап китәргә маташам.

Тик йокы бер ачылса, тиз генә керфеккә эленер димә. Хәер, таңга да күп калмагандыр инде, тиздән яңа көн туар. Гаепле кешедәй тыенкы гына елмаеп, тау башындагы каеннар артыннан кояш күтәрелер.

…Кояшның керфекләренә чык кунган шикелле иде. Шул бәллүр чыкның авырлыгыннан сынып-сынып төшкән нур сызыгы каеннарның бөдрә кочагына килеп сарылды. Көз уртасы димәссең: җылылыгына тилмерткән җәйнең үз гаебен юарга теләгәндәй, соңлап булса да көзләр итәгенә ябышырга маташуымы… Көннәр җылы тора әле, башка елларны бу вакытта өстән җылы куртка, аяктан итек төшми иде, ә быел саташкан җәйнең көз белән урынын алыштыруы диярсең.

Бераздан, чыгып, сыерны саварга кирәк. Аскы урамнар көтүне озак тотмас, ялкау гына атлаган мал-туарны ашыктырып, авыл очына килеп тә җитәр. Елдан-ел сыегая көтү, авылда сарык асраучы бөтенләй калмады диярлек, асраганнары да, ике-өч атнадан әйләнеп килгән чираттан тәмам туеп, ихатада, я үз утарында тотуны хуп күрә. Миңа да әнкәй: «Әллә бетерәсезме соң ул сыерны, мин асрагач та бик җиткән. Директор башың белән абзар янында кайнашмасаң… Өскәйләреңә исе сеңәдер бит», – дип кырык әйткәндер. Өйдә душ кабинасы бар, кайнар су көйләнгән – сыер исе дип куркып тору юк анысы.

Зөфәр уянмады, селкенеп тә карамады. Бүген сәфәре бар микән, юкмы – белмим. Кичә, акылын җен алыштырган мәлдә, телефонына җавап биреп утырмагандыр, шәт.

Эх, ике кулына тотып эшләрлек эше булсын иде дә соң! Юк бит, юк. Шулай да авыл ирләре ничек тә җан асрарга тырыша. Кемдер шәһәргә китеп, юл төзелешендә эшли, кем завод белән ике араны таптый. Гаиләсен ияртеп киткәннәре дә, үзләре шунда яңа оя корганнары да бар. Зөфәр исә район үзәгеннән шәһәргә үз машинасы белән кеше ташый: көне-көне белән икешәр кат ураган чагы да, үзенә тулаем ял ясаган мәле дә булып тора. Тегендә-монда рәсми теркәлмәгәч, үзе баш, үзе түш. Зәлияне карарга әле дә әнкәй бар… Ни дисәң дә, ир-атның сабырлыгы чамалы шул аның, бигрәк тә безнең Зәлия кебек балага күз-колак булам дисәң…

 

Alisacafina. Зөһрә, шуны гына аңлый алмыйм: сезнең язмалардан күренгәнчә, ирегез еш кына лаякыл булганчы аракы эчә, акылын җуя, ни кылганын белешми. Һәм шул кеше, руль тотып, таксист булып эшлиме? Сез бу хакта шулкадәр гади һәм тыныч итеп язып китәсез, ә мине курку биләп ала. Мин үзем еш кына туган якларыма кайтып йөрим. Әлеге дә баягы, акчага, уңайлылыкка карыйсың – автобуста иләнгәнче дип, шул интернеттан такси белешү инде хәзер. Ләкин ул машина хуҗасының психик халәтен аннан белү мөмкин түгел бит. Утырган саен һәр шофердан: «Сезнең машина йөртү хокукы бармы? Сез психик яктан сәламәтме?» дип сорашу да мөмкин түгел. Сәламәт дигән белешмәсе булган очракта да, аңа ни рәвешле имза салганнарын беләбез инде. Рульдә сезнең ирегез кебек – адекват булмаган кеше утырмас дип һич әйтә алмыйбыз, димәк. Куркыттыгыз әле сез…

 

Zuhra. Алисә, язганнарым һич кенә дә кемне дә булса куркыту максатыннан түгел. Кабул итәсезме, килешәсезме, килешмисезме – анысы сезнең эш. Тик минем… җанымны бушатыр, берничә минутка булса да үзем белән кара-каршы утырып сөйләшер мәлем – шушы.

Зөфәргә килгәндә, аның халәте сез күзалдына китергәннән күпкә катлаулырак… Бәлки мин бу хакта соңрак язармын да… Без өйләнешкәндә, ул авылның асыл егете иде. Эчми иде! Чибәр! Камал театрының данлыклы артисты Ренат Таҗетдиновны беләсездер – мин Зөфәрне гел шуңа охшата идем. Улыбызга да Ренат исеме куштык без.

Зөфәр мин унберне бетергән елны армиядән кайтып төште – мәктәптә укыганда чүрәкәй генә кебек күренә иде, бер ел эчендә буйга да тартылган, җилкәләре киңәеп, чып-чын егеткә әверелгән! Аякка иске кәлүш элеп, урта урамдагы коедан мунчага су ташып йөргән мәлем иде: өстемдә энемнең шакмаклы кызгылт-кара күлмәге, җилфердәп тормасын дип, аның итәк очларын кендек турысына төенләп куйган идем; искерәк кенә джинсы чалбарымның балагы кайтарып бөкләнгән; үземә күрә түгел – күлмәккә иш итүем булгандыр, кызыл яулыкны тар гына тасма итеп кат-кат бөкләп, гимнастка кызлар шикелле башыма бәйләгәнмен… Шомырт шикелле кара күзләремә, оч-очлары өскә кайтарылып торган кара кашларыма кызыл төс илләм дә килешә, янәсе… Көянтәмне эскәмиягә куйдым да, чыгырны кызу-кызу әйләндерергә тотындым, коеның тимер кыршаулы алагаем олы чиләге бурага бәрелә-сугыла, шалтырап төшеп китте. Менгергәндә болай җитез кылана алмыйсың, суы түгелмәсен, чиләге өзелмәсен дип, ипләп кенә, кулларыңның көче җиткән тизлек белән генә әйләндерәсең. Чыгыр үзе дә, хәле киткәндәй, шыңгыр-шыңгыр килеп ыңгырашырга тотына.

Кайсыдыр бер мизгелдә аптырарга да өлгерми калдым: буявы кубып беткән тоткага ябышкан нәзек бармакларым янында кояшта янып каралган тупас кына кул пәйда булды, мөлдерәмә тулы чиләк кош каурыедай җиңеләйде дә куйды, үзеннән үзе очып кына менгәндәй, кое авызында җемелдәп тә күренде.

– Нәрсә, Зөһрә, бәрәңгене аз ашаттылармы әллә?

Карлыкканрак тавышка борылып карасам – яшелле-каралы чуар солдат киеменнән, бер як җилкәсенә рюкзак аскан, көн кызу булса да, аягына кунычлы ботинка кигән берәү басып тора. Козыреклы биек кепкасын алдын артка әйләндереп кигән булган, кыланчык. Үзенең авызы колагына җиткән, кош тотканмыни! Зөфәр дип белмәссең дә, яшькелт күзләре караңгыланып киткән, тавышына тиклем тәмәке тарткан ир-атларныкына охшап калган. Әллә кай мәлдә суны ялт кына эскәмиядәге чиләккә бушатырга да өлгерде, мине гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, йотлыгып карап куйды.

– Аның каравы, сине бәлеш тә пәрәмәч белән сыйлаганнар бугай, тазаргансың, – дидем мин, сүзгә кеше кесәсенә керергә җыенмыйча. – Яңа гына киткән идең түгелме соң? – дидем, бер елның күз ачып йомган арада үтеп китүенә ишарәләп.

– Менә сиңа мә, авыл мине сагынып көтеп торадыр дисәм… – Зөфәрнең көләч йөзе сүрәнләнеп киткәнне абайлагач, эчемнән генә үземне битәрләп куйдым: армиядән кайтып килүче кешене, авылдашын кем инде шундый сүзләр белән каршы алсын!

Хатамны төзәтергә теләп:

– Ай-яй үзгәргәнсең, Зөфәр, солдат әпәе килешкән үзеңә! Исән-сау кайтуың белән котлыйм! – дидем, мәктәптәгечә, иңбашына шап итеп сугып. Аннан үзем үк оялып куйдым: менә инде, мәктәптә укыганда синең белән бергә волейбол уйнап йөргән Зөфәр дигәч тә…

– Шулай диләр аны! – Зөфәр кыланып борын чөйгән булды. – Кара, бүген кич үзем озатам, яме!

Тиле кеше шикелле шаркылдап көлеп җибәрүемне сизми дә калдым. Эрләмәгән, сукмаган – Шыгай, сиңа ыштанлык дигән шикелле, әле аскы урамдагы өйләренә дә кайтып җитмәгән, ата-анасын кочып күрешмәгән, кич чыгу турында хыяллана берәү! Мин анда чыгарга җыенаммы – анысын сорап тору юк. Бәлки минем бик кәттә егетем бардыр… Бусын да белешеп тормый…

Анысы, каян килсен инде безнең авылга кәттә егет… Шул, үзебезнең мәктәп малайлары булса гына инде… Алары да… минем кем кызы икәнне, нинди ата баласы икәнемне бик яхшы беләләр. Хәер, Зөфәр дә белми түгел…

Менә шул кое янындагы күрешүдән башланды инде. Әллә кай ягы белән яраттырды да куйды бит Зөфәр. Күңеле йомшак иде аның. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала, эчтән үзен-үзе ашый торган гадәте электән үк бар иде. Без «йөри башлаган» җәйне, мин педагогия институтына укырга кереп кайткач: «Шәһәр егетләре башыңны әйләндерер инде синең, минем янга авылга кайтырга риза булмассың», – дип көяләнде. Тик минем җаным ул таш шәһәргә берегә торган түгел иде: атна азагында тизрәк авылга кайтып китү ягын чамалап кына тора идем. Өебезне, ишегалдын, урамнарны, Зөфәрне сагынудан акылдан шашар дәрәҗәгә җитәм. Зөфәрнең дулкын чәчләре күзалдыма килеп йөдәткәндә, мондый хисләр әле чын мәхәббәт түгелдер, беркөн үтеп китәр дип үз-үземнән көлеп уйланган чакларым да булды. Юк, тиле йөрәккә әмер бирә торган түгел икән: сөйгән кешемне гел янымда күрәсем, аның янәшәмдә генә икәненә ышанасым, аның дәү учына үземнең ябык бармакларымны яшереп, кичке авылның сөт исе, печән исе аңкып торган урамнарыннан атлыйсым килә дә тора. Әнкәемне уйлап та бәгырем сызлана: әткәйнең көйсез көннәрендә нишләп кенә бетәдер… Мирас энем дә егет булып килә килүен, тик әткәйгә аның сүзе генә үтә торган түгел шул. Төптән чыккандай таза гәүдәле, керпе чәчле, зур йомры күзле энекәшемнең әллә нинди сөйкемле сөяге бар: үзеннән кечерәк бөтен бала-чага аның тирәсендә бөтерелергә ярата. Кызлар күзлисе урынга, энем урамның шул бала-чагасын матай бишегендә утыртып урам әйләндерүдән, кышларын олы чанага төяп тау шудырудан тәм таба. Аңлыйм мин аны: үз яшьтәшләре белән аралашырга… гарьләнәдер. Кимсенәдер. Сулык-сулык килгән йөрәгенең ярасына тоз сипмәсеннәр өчен, алардан ераграк торадыр. Үзем дә шулай идем. Авызымнан ялгыш берәр кыек сүз очып чыгар да, кем кызы икәнемне исемә төшерерләр дип котым оча иде… Шулай да беркем алдында да мескен булып күренергә теләмәдем мин, башымны күтәреп, елмаеп йөрергә гадәтләндем. Нинди генә булса да, ул минем әткәй! Ике канатымның берсе. Кечкенә чагымда, кытыршы дәү кулы белән башымнан сыйпый-сыйпый: «Зөһрә йолдызым, матур кызым», – дия-дия, миңа җирдәге авырлыклардан айга менеп котылган кызыкай турында әкият сөйләгән газиз әткәем…

 

***

Alisacafina. Зөһрә, беркөн язмагызның дәвамын көтеп-көтеп карадым. Әтиегезнең салырга яратуы турында әйтеп кенә уздыгыз да… Сезнең генә түгел, күпләрнең бәласе инде ул. Без бәләкәй чакта да, үсә төшкәч тә, авылның төп «валюта»сы шул аракы булды бит. Печән алып кайталармы, төннәрен фермадан фураж, он ише әйбер күтәреп киләләрме, бакча сөрәләрме – акча сораган кеше юк, аракы бир… Кешене тозакка һәм бәйлелеккә төшерүнең, акылын томалауның бик шәпләп уйланылган бер ысулы булган ләбаса.

 

Raiskabirov. Алисә, сез берьяклырак фикер йөртергә яратасыз. Бу очракта хаклы булсагыз да, ул аракыны берәүнең дә авызына көчләп салмадылар бит! Безнең әти коммунист иде, гомер буе зоотехник булып эшләде, аңа да, эчәм дисә, көн саен җае чыгып кына тора иде. Бөтенләй тотмый иде димим, алдашасым килми, бозау суеп, мәҗлескә барсалар, туйда-мазар булсалар, хәтәр күңелле генә кайтып кергән чаклары булгалый иде. Кайтуга, әни аны шыпырт кына, җәтрәк йокларга озата иде. Соңрак кына төшендем: әбиебез дә бездә яшәде, әтинең әнисе. Ул ураза да тота, кичләрен кулыннан гарәпчә язулы китаплар төшми. Сирәк-мирәк, шул бозау суеп, мәҗлес үткәргән вакытларда, өстәлгә аракыны аның күзенә күрсәтмәскә тырышып кына чыгаралар иде. Яшерергә тырышсалар да, әби шуны күрмиме соң инде? Кунаклар барында табынга утырмый, соңыннан, кеше таралышкач, рәнҗегән бер кыяфәттә әти белән әнине игәүләп ала иде. Янәсе, өйгә хәрәм әйбер керттегез, бәрәкәт качырдыгыз, балаларга яман үрнәк күрсәттегез, бүтәннәргә дә хәрәм нәрсә авыз иттердегез… Китә инде тезеп… Безнең әти – көрәк куллы, алып гәүдәле кеше, орчык тиклем әбекәй шулай тиргәгәндә, бөрешә дә кала иде. Әй аптырый идем шуңа…

 

Alisacafina. Рәис, сез үзегезнең күңелдәге сорауга үзегез үк җавап бирдегез түгелме соң? Ул чорның әбекәйләре, алар саклап килгән иман нуры авылның закон сакчысы, конституцион суды, намусы булган да иде. Мәчетсез, динсез дигән авылда да акъәбиләр, акбабайлар булган шул. Өйләрендә күрше-күләннең җомга намазына җыелуын, гает бәйрәмнәрен уздыруны, андый көннәрдә бала-чагага күчтәнәч өләшүләрен минем әни дә сөйли иде. Бер кайткач, ныклап сорашырга кирәк әле үзеннән, аның балачагы иң динсез, авыз ачып бисмилла дип тә әйтергә ярамаган чорга туры килгән бит. Ә менә шул чакта ул бабайлар ничек курыкмыйча намазга җыела алды икән соң…

 

Raiskabirov. Алисә, хак әйтәсез: имансыз дигән ул чорда олы буын күңелендә чын иман яшәгән әле ул. Ә бүген… Белмим инде, бәлки мин үзем белгән-ишеткәнгә таянып кына фикер йөртәмдер… Авылыбыздан чыккан берәү мәктәп каршысына таш мәчет төзетте менә. Аның шундый мөмкинлеге бар иде… Шуннан? Ике йөз кешелек авылдан җомга намазына ничә кеше йөри дип уйлыйсыз? Башта, олы гына яшьтәге абзый муллалык итә башлаган елны, кешеләр хәтәр генә тартылган кебек иде, искечә укырга өйрәнүчеләр дә булгалаган. Аннан яшь мулла эшкә кайтты. Китте тарткалаш, китте урын бүлешү… Карт мулла ярый дигәнне яше ярамый дип бетереп ата, яше әйткәнне тегесе кире кага, «ваххабист син» дип сүгә. Кешенең гайрәте чигәргә шул җитте. Әле дә булса бер-берсенә гаеп атып, юк җирдән тавыш чыгарып яталар. Бу хакта газетада да яздылар инде, бәлки укыгансыздыр да. Монда нинди иман турында сүз барырга мөмкин?.. Кайсы хаклы, кайсы юк икәнне кем аерсын?..

 

Alisacafina. Зөһрә, сез әтиегез турындагы сорауга тәки җавап бирмәдегез…

 

Zuhra. Сезнең сорауны күрмәмешкә салышуым түгел… Зәлиямнең дә йокысы йокы булмады бүген. Урамдагы көзге җилнең шашынып бәргәләнүе тынычлыгын урладымы, куркыныч төш күреп уянып киттеме – әйләнде. тулганды. Зөфәр аны кочагына алып әкият тә сөйләп карады. Нәкъ минем әткәй сөйләгән шикелле: тишек чиләк белән су ташудан, тирә-яктагы салкынлыктан туйган Зөһрә кызны көянтә-чиләге белән үз янына алган мәрхәмәтле ай турында иде әкияте… Кызым таң алдыннан гына, юрганына баштанаяк төренеп, әткәсе янәшәсендә йоклап китте. Иртән йокысы туймыйча уяткач, әнкәй янында калдырганда көйсезләнер инде сабыем…

Миннән йокы качкан иде.

Кулыма телефон алдым.

Әйтерсең, җанны урынына беркетергә шушы тимер кисәге генә сәләтле… Кайчандыр ирем белән күзгә-күз карашып, сүзсез генә утырудан да назда коенган йөрәк үзе дә тимергә әйләнгән диярсең…

 

Alisacafina. Ни өчен сез кызыгызны гел «әнкәй карый, әнкәй янында» дип язасыз? Мәктәптә чит кеше балаларына тәрбия бирүегез яхшы анысы, әмма үз баласын тәрбияләргә вакыт тапмаган әни кешене аклардай сәбәп бар микән? Минемчә, сезгә хәзерге заманның «тимер леди» дигән исемен йөртү күбрәк ошый бугай…

 

***

Zuhra. Озак дәшми торуыма аптырадыгызмы?.. Батырлыгымны җыеп, менә соравыгызга җавап язмакчы булам. «Тимер леди» дисез… Тимергә әйләнмәскә иде шул, ничек тә кеше булып калырга иде. Язмышыма язылган югалтулар, сынаулар янәшәсендә элеккечә елмаеп яшәүдән туктамаска иде. Ничек тә тимергә әйләнмәскә иде…

Авыру минем кызым-бәгърем. Аның кебекләрне «кояш балалары» диләр, ишеткәнегез бардыр….

 

Alisacafina. Алайса, урынсыз сорау биргәнмен икән, гафу үтенәм. Ярагызга кагылырга теләүдән түгел иде.

 

Zuhra. Гафу үтенмәгез. Мин тормышны ничек бар – шулай кабул итәргә күптән күнектем. Монда, авыл җирендә, һәркемнең яшәеше уч төбендәгедәй бит. Өйләр биек-биек коймалар, бикле капкалар артына кереп яшеренсә дә, авылның һәр ишектән үтеп керә, һәр йөрәкне шакый торган үзгә бер җиле бар аның…

Биредә бер генә ымың да, бер генә адымың да кеше күзеннән посып кала алмый. Минем дә көнитешемнең һәр мизгеле шул яссылыкта. Шуңа күрә сездән дә яшерергә теләгем юк.

Кызым туган мизгелләрне, аннан соң үземнең аякка баса алмыйча урынга кадакланганымны хәзер инде чагыштырмача тыныч күзалларга ияләштем. Әйтерсең, ул көннәргә менә хәзер, ун ел узгач үрелеп карыйм да, анда үземне түгел, җиде ят берәүне күрәм. Мин аны таныйм да кебек, танымыйм да…

Ун ел элек дидем. Ә бит барысы да кичә генә булган кебек. Бер генә мизгелгә дә тузан кунмаган…

Ул чакта тәрәзәнең кыл уртасына кояш эленеп калган иде. Кичәге кояшмы, бүгенгеме?

Үземнең сәер уемнан йөземә күләгәле елмаю йөгерде. Шул елмаюлы өмет белән җәймәне ача төшеп, аякларымны кыймылдатып карамакчы булдым. Юк инде, агач та агач – бу ике аяк та агач. Менә бит, ничек кенә суккалама, чеметмә, ярсып йолыккалама – җан әсәре юк бит, юк! Имеш, стресслар үзенекен итә, барысы да вакытлыча гына, бала тапканнан соң мондый хәлләр була инде, имеш… Табибның мондый юатулары нишләптер җанымны әз генә дә җылытмады, киресенчә, торган саен эчемдә шомлы билгесезлек, курку хисе көчәя генә барды. Алга таба ничек яшәргә? Нинди адым ясарга?.. Бу уемнан да үзалдыма ачы көлемсерәп куйдым. Адым турында хыялланып ята берәү. Салкын зәңгәрлеге белән карашны туңдырган стенага карап, эче-эчкә береккән мендәрне кочаклап. Өсте-өстенә өеп биргән дарулар тәэсиредер, көннең ни рәвешле төнгә ялганганы да абайланмый калган. Кичә, күп елаудан бер-берсенә ябышып калган керфекләрем аша көн күзенә бакканда да тәрәз уртасына кояш кадакланган иде, ул бүген дә нәкъ шул урынында эленеп тора.

Алга таба ничек яшәргә?

Бу сорау төпсез йокыдан айнып-айнып алган һәр мизгелдә баш миемне ярып үтә иде.

Мин, яткан җиремнән тимер караватның ике кырыена тотынып, көч-хәл белән аркамны күтәрдем. Шуышкандай итеп чигенә торгач, карават башына терәлеп утырдым да чакрым юл үткәндәй арып, күзләремне йомдым. Кырыкмаса кырык пичәт белән чуарланган, юа-юа төсе уңып, сизрәп беткән җәймә идәнгә сузылып төште.

Коридорда ыгы-зыгы башланды. Тәгәрмәчле арбаларны дырык-дырык китереп үтәләр дә, әле бер, әле икенче палата ишеген дөбердәтеп ачып, сабыйларны имезергә тараталар иде. Безнең янга сугылучы булмады.

Өч кешелек палатада без икәү генә идек. Таш стенага йөзен борып, тел тибрәтми яткан унсигез яшьлек кызыкайның аяклары йөри йөрүен. Тик ул баласын имезергә дә, ул баланы үзенеке дип танырга да теләми, баш тартам дип гариза язган. Кул тырнакларын кап-карага буяп, бер-икесенә кып-кызыл күбәләк төшергән кыз үзен тизрәк чыгаруларын сорап тавыш куптара торгач, шәфкать туташын елар дәрәҗәгә җиткереп туктады. Хәзер, әнә, бу палата ишеген бөтенләй урап узарга ниятләгәннәр, ахры.

Мин янә чытырдатып күзне йомдым. Сөткә тулышып таш булып каткан күкрәгемә кулым тиеп киткән иде, авыртудан йөзем чытылды. Саварга иде дә бит… Әнә, баш очындагы тумбочка өстенә тоткасы кителгән бокалны иртән үк кертеп куйганнар булса кирәк. Чәчне дә тарап үрергә иде – чигә буйларыннан тәмам бүселеп, тузгып төшкән, яшькә чыланып, ябышып-ябышып та калган. Күрше караватта яткан кызыкайга эндәшсәң, кечкенә сөлгене юешләп килергә генә авырыксынмас иде – бит-кулны шул рәвешле булса да югандай итәр идем. Көзгегә карамасам да, үземнең йөз-кыяфәтемне чамалыйм: күп елаудан күзләремнең шомырт төсе тәмам юылгандыр; шешенгән күз кабаклары, буразна-буразна булып ирен читенә сарылган вак җыерчыклар шушы тәүлекләр эчендә мине ярты картайткандыр. Тик берни эшлисе килми. Баш эчендә умарта күчедәй гөжләгән уйларны һич кенә дә читкә куып булмый.

Ә бит барысы да шундый табигый иде. Көне җиткәнен чамалап, алдан ук шәһәргә – Мирас энем һәм Римма киленебез янына килеп урнаштым. Район больницасында табарга теләмәдем, андагыларның улымны тудыргандагы битарафлыгы онытылмаган иде… Килгән көнемдә үк кичке тугызлар тирәсендә тулгаклый башладым. Энемнең олы кызы, бик бирелеп мультфильм карап утырган Энҗесе, билне угалап коридорда йөренүемне күргәч, торып, энесе бүлмәсенә йөгерде. Кызчыкның мәзәк булып тырпайган чәч койрыгы ул ике атлап бер сикергән шәйгә көлкеле тибрәлә иде, шуны күрдем дә, каты авыртуны онытып, рәхәтләнеп елмайдым.

– Зөһрә апай бәби таба!

Энесе Саматның, гадәтенчә, маймыл урынына турникта мәш килүе булгандыр, шапылдап идәнгә сикергәне ишетелде.

– Мин дә карыйм! Мин дә карыйм!

– Сез, шельмалар! Урын җәяргә дә йокларга! Мин апагызны озатам да кайтам, озак тормам. Атагыз белән ду килеп уйнап йөрмәгез, күршеләр тагын стена төя башлар. – Монысы – киленнең тавышы.

«Ашыгыч ярдәм»гә биш минут элек кенә шалтыраттык, һаман килеп җитмәүләренә энемнең инде тыны кысыла бугай, йөрәге ярылыр чиккә җитте. Минем вакыт-вакыт кискен авыртудан йөзем җыерылып киткәнне күреп калгач, бөтенләй төсе качты, үзе сызланган кешедәй, ул да ишекле-түрле йөрергә тотынды. Аның кыланмышын күргәч, көләсем килә башлады. Ике балалары бар, Римманы ни рәвешле тудыру йортына озатканын чамалыйм хәзер…. Мирас, бөкрәя төшеп, тәрәзәнең калын зәңгәр пәрдәсен бер ача, бер яба, балкон ишегеннән башын тыгып, һава сулагандай итә. Әйтерсең, миңа түгел, үзенә һава җитми…

Янымда тиен урынына сикергәләп бөтерелгән балалардан кыенсынып, ике битемә миләш алсулыгы йөгерде.

Энҗе, минем тау булып кабарган корсагыма әле җылы уч төбе белән кагылып, әле башын куеп мәшәләнә, бер урында тик кенә басып торуны белмәгән Самат, апасын читкәрәк этеп, минем кочакка сыенмакчы була.

– Апай, апай, ә мин бәбәйне ничек тудырганнарын беләм! – Малайның болай да шук-шаян күмер күзләре көйрәп китте. Ул, кашларын җыерып, кинәт кенә: «А-аааһ! А-аааһ!» дип ахылдарга, уфылдарга тотынды. Моны күреп эче катып көләргә тотынган Энҗе идәнгә тәгәрәде. Римма аларга тиз генә йодрык болгады. Тәрәзәдән урамны күзләгән энем, башын борып:

– Телевизор карап бозылып бетүегез… Кирәкмәгәнне белерсез сез… «Скорый» килеп туктады, безгәдер инде, – диде дә җиңел сулап куйды.

Алтынчы катка җәяүләп менгән шәфкать туташы, лифт эшләмәүдән зарланып хәл алгач, кулындагы кәгазенә язасын язды да, машинага төшәргә кушып, кергәндәгечә зарлана-зарлана, чыгып китте. Римма мине култыклап ишектән чыкты, энем, тирләгән маңгаен сөртә-сөртә, кул изәп калды.

Олы улымны тудыру йортына барып җитүгә тапкан идем, монысы да бик җитез булырга охшаган түгелме?.. Инде түзәр әмәлем калмаганны күреп торалар, мыскыл иткәндәй, һаман кәгазь тутырып маташалар. Өстәл артындагы очлы борынлы, какча йөзле карчыкка җитмеш яшьләр бардыр, чыннан да шушында эшләве микән, кеше юклыктан аптырап утыртканнармы – кып-кызыл кысалы күзлеге астыннан һәр хәрефкә, һәр өтергә кырык текәлеп карый, җитмәсә, ишетеп тә бетерми. Югыйсә, аның кулына тоттырган карточкамда минем исем-фамилия дә, кайчан кайда туганым да – барысы, барысы язылган, күчер дә куй бит инде. Яки мине озаткач иркенләп тутыр…

Кызым дөньяга аваз салганда, төнге бер иде. Янымда урта яшьләрдәге акушер хатын гына, врачны күрше залда – түләүле бүлектә, диде. Акушерның: «Кендек бавы бик кыска», – дигәнен ишетәм. Менә ул каядыр шалтыратып, педиатрны чакыруларын сорады. Баланы үлчәде, кызганган кебек, бик озак кына минем күземә текәлеп торды. Ә мин исә, рәхәт бер изрәү, хәлсезләнү белән аңа карап елмаям. Кыз бала бит, кыз! Зөфәр сөенеченнән кая басканын белми үрсәләнер инде! «Кыз алып кайтыйк», – ди иде, менә бит, кызлы да булдык! Тугыз ай буе карынымда күтәреп йөрткәндә дә, тудырганда да артык авыртынып интекмәдем.

Калын пыялалы күзлеге астыннан күзләре бик зур булып күренгән педиатр ханым минем кызымны чамасыз озак тикшергәндәй тоелды. Ниһаять, баланы төсе уңган чүпрәккә илтифатсыз гына урап, кулына күтәрде, яныма алып килде. Баланың тәне, ни гаҗәп, аксыл-зәңгәр төстә иде.

— Сезнең мондый балалар турында ишеткәнегез бардыр бит?

Врачның соравын аңлап бетермәдем: ничек инде «мондый?»

– Йөз сызыклары барысының да бертөсле булган… – Минем әле дә булса берни аңламый үзенә сәерсенеп карап торуымны күргәч, педиатр сүзен ярты юлда бүләсе итте. – Әйдәгез, баланы тулысынча тикшергәч, анализ нәтиҗәләре әзер булгач, безнең шикләребез расланамы, юкмы – шуннан соң конкрет сөйләшәбез. Шулай да мин сезгә балада Даун синдромы икәнен әйтергә тиешмен. Хәзер баланы имезергә бирә алмыйбыз, күрәсезме, ул кислород кытлыгы кичергән, зәп-зәңгәр!

Тудыру йортының болай да салкынча бүлмәсе бозга әйләндеме? Бөтен тәнемне кискен калтырау биләп алды. Бу диагноз турында анык кына белмәсәм дә, ни икәнен чамалый идем. Тик үз баламның – җанымнан, бәгыремнән өзелеп төшкән нарасыемның шулай булып яралуын кабул итәргә акылым әзер түгел иде…

Бу мизгелдә җир белән күк җитәкләшеп бергә тирбәлдеме? Түшәмнең аклыгы, почмакка таба шуыша-шуыша барды да, төпсез караңгы гөмбәзгә әверелде. Акушер хатынның өстендәге ак халат та, төсен җуеп, кап-караңгы бер нокта гына булып калды.

Уянып киткәндә, инде палатада ята идем. Эчемә боз куелган, телем, айлар буе бер йотым су күрми тилмергән кешенекедәй, аңкавыма ябышкан. Су, тешләрне камаштырырлык салкын су бирүче булса иде… Тик үземнең кайда, нишләп ятуымны аңлагач, эчәсе килү теләге мизгел эчендә эреп юкка чыкты. Балам! Кызым, кызым кайда?.. Ачы чынбарлык эчемне яндырып үтте. Нишләргә? Шушында калдырып кына китәргәме үзен? Әнигә дә, каенанама да «үле туды», дисәк?.. Бәлки әле ул чыннан да… Башыма килгән уйлар төрле һәм… коточкыч иде. Әйе, әйе, мин, әни кеше, күптән түгел генә дөньяга кыз бала тудырган ана, үз баламның үлемен теләп ятам! Моннан да коточкыч җинаятьнең, кансызлыкның булуы мөмкинме? Бу – мин, әле кайчан гына мәктәптә, балалар каршына басып, саннар турында гына түгел, әхлак кагыйдәләре турында да дәрес биргән укытучы. Буй җиткереп килгән малай тәрбияләгән ана кеше!

Тик… ирем нәрсә дияр? Авыл халкы? Туганнар?.. Ничек үстерербез бу баланы?.. Тугыз ай дәвамында күпме анализлар бирдем, УЗИ аппаратыннан карадылар – беркайчан бер генә табибның да шөбһәле сүз әйткәне булмады ләбаса! Ни сәбәпле язмыш шушы рәвешле яман усал итеп шаярырга булды соң минем белән?

Кем белә, бәлки мин юкка үрсәләнәмдер? Бәлки врач ялгышкандыр, анализлар алып, яхшылап тикшергәннән соң, бәлки сүзләренең хак булмаганын әйтеп, гафу үтенер?.. Әгәр инде… бала чыннан да Даун синдромы белән туган икән, безнең тормыш агышы кай юнәлешкә борылып китәр? Ничек яшәрбез без?

Җавапсыз сорауларымның үземә дә авыру булып ягылуы икән: кичкә аякларым берни тоймаска әйләнгән иде. Ике аягым – ике агач кебек, гәүдәмә тагылган, мин аларның барлыгын сизмим, кыймылдата да алмыйм. «Стресслардан мондый гына хәлләр була инде ул, үтә ул, борчылмагыз», – дип «юатып» чыгып китте врач.

Яңа көн хәбәрнең тагын да авыррагын китерде.

– Балагызда Даун авыруына өстәп, йөрәк зәгыйфьлеге, медицина теле белән әйтсәм – порок сердца. Уйлагыз. Мондый бала кирәкме сезгә, нишләячәксез – ирегез белән киңәшегез. – Врачның бик табигый хәл турында хәбәр иткәндәй гаять тыныч тавышыннан башым әйләнеп киткәндәй булды. Төн буе «нишләргә» дигән сорау белән япа-ялгыз бәргәләнеп чыккан халәтем күз яшьләре булып ташыды.

Ирем инде иртә таңнан шәһәргә килеп җиткән иде, табибларның рөхсәте белән, өстенә ак халат кигертеп, мин яткан палатага ук алып керделәр. Кызыбызны мин үзем дә рәтләп күрергә өлгермәгән идем – пыяла капкачлы кювет белән безнең янга күтәреп кергәч, аның йөзенә күз салганчы ук, иреннәремне канатканчы тешләп, сабырлыгымны бер ноктага тупларга тырыштым. Ята инде сабыем, бите дә, күз кабаклары да шешенкерәк булып тора, иреннәре өрек эчендәге төш шикелле генә. Я Ходам, мин шушы балама – үз канымнан яралган сабыема «үлсә ярар иде» дип теләк теләдемме?

– Зөһрә, син ни… үзең өзлегеп китмә инде… аякка басарга тырыш. – Иремнең балага түгел, миңа карап әйткән сүзләреннән айнып киткәндәй булдым. Нишләвем инде бу, мәлҗерәп ятам…

– Минеке үтәр, Зөфәр… Бала турында табиб сиңа барысын да әйттем диде. Нишлибез? – Күзенә туры карарга көчем җитмәде. Башымны стенага таба бордым.

Врач исә, киресенчә, җавап көтеп, иремә төбәлде:

– Решайте…Что будете делать?

– Ничек инде «Нәрсә эшлибез?» Ул безнең бала, без аны монда калдырырга җыенмыйбыз! Үстерербез! – Башта, иремнең катгый җавабын ишеткәч, минем күкрәгемне кысып торган таш тәгәрәп, җиңелрәк булып китте, аннан, әллә инде ул таш бугазыма таба шуышты – һава җитмәгәнне, буыла башлаганымны тоеп, еш-еш суларга тотындым.

Иремнең шулай диюе миңа көч өстәде. Агачка әйләнгән аякларымны кыйный-кыйный, тезләремне каната-каната, палата идәне буйлап шуышып йөргәндә дә, уколлардан соң җан керә башлагач, роддом коридоры буйлап буш каталкага тотынып, әрле-бирле атларга иткән көннәремдә дә Зөфәрнең шул сүзе – «үстерербез» диюе көч бирде.

Әллә соң шул көннәрдә иремнең бөтен булган көчен үземә алып бетердемме икән дигән керделе-чыктылы уйлар да керә хәзер башыма…

Кызыбызга хәзер ун яшь. Авылда аны мәктәптә укытырга мөмкинлек юк. Әнкәемә мең рәхмәтлемен: Зәлиянең укытучысы да ул, логопеды да, тәрбиячесе дә. Әнкәй тырышлыгы белән, кызым ярыйсы гына сүзләрне әйтә, гаҗәеп рәсемнәр ясый, саный белә.

 

Alisacafina. Ә нигә сез аны шәһәргә махсус интернатка җибәрмисез? Үзегезгә дә җиңелрәк булыр иде…

 

Zuhra. Ике ел элек сез әйткән махсус интернатка илткән идек без аны. Имеш, кызыбызга анда күпкә яхшырак булыр, тормышка беркадәр яраклашырга өйрәтерләр, үзе кебек балалар арасында күңеллерәк булыр… Ялга алып кайткач, өстәлдә торган ипи телеменә атна буе ач торган кешедәй ябырылганын, берәрсенең тартып алуыннан курыккандай, як-ягына карана-карана, йотлыга-йотлыга ашаганын күргәч, башка илтеп тормадык…

 

Alisacafina. Хәзер инвалид балаларны да гомуми мәктәптә укытырга ярый түгелме соң? Законы бар бугай бит.

 

Zuhra. Әйе, андый закон чыкты. Мин аның кайчан кабул ителгәненә, ничегрәк яңгыравына кадәр әйтә алам: 2012 елның 29 декабрендә кабул ителде ул, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон. «Инклюзив белем бирү» дигән төшенчә керде шул чакта. Шул законның 2 нче статьясының 27 нче пунктында: «Инклюзив белем бирү – белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру» диелгәнен дә сүзен-сүзгә туры китереп кабатлый алам. Инклюзия дигәнне ишеткәнегез булгандыр, карау, тәрбияләү, үз составыңа алу дигәнрәк мәгънәдә… Әмма… безнең җәмгыять мондый әйбергә әзер түгел. Матди каршылыклар турында гына искәртмим. Шәһәр мәктәпләренең кайсында инвалид балалар өчен махсус пандусларга тиклем бар, коррекцион кабинетлар эшләнгәнме, сәламәтлекләре чикле балаларга да белем бирә алырдай көчле педагоглар, психологлар тулып ятамы?.. Авыл мәктәбе турында әйтәсе дә юк…

Иң аянычы – тирә-яктагы кешеләр, баланың яшьтәшләре минем кызым кебекләрне үз янында күрергә теләми. Андыйлар белән бер класста утыру, бергә уку, аралашу гайре табигый бернәрсә булып тоела. Авылдашларымны кимсетергә теләвем түгел, мин аларны да аңларга тырышам. Ләкин Зәлияне авылда мәктәпкә йөртә башлагач, бик күпләр миңа турыдан-туры әйтте: баламны ул мәктәптә укытырга теләмим. Я кызыңны интернатка илтеп бир, я без балаларны күрше авылга йөртә башлыйбыз, диделәр…

Сез мине үз баласы мәнфәгатеннән башка балаларныкын өстен куйган таш бәгырь дип саныйсызмы? Әйе, мин мәктәпне сайладым. Мәктәп яшәргә тиеш иде! Әгәр ата-аналар, берәвесенең котыртканына буйсынып, балаларын башка авылга йөртә башласа, шуны гына көтеп торган җитәкчеләр моны кул чаба-чаба күтәреп алачак иде.

Мәктәпнең бетүе – авылның тез чүгүе, бирешүе, киләчәк белән бәхилләшүе булыр иде.

 

Alisacafina. Вакыт-вакыт аптырап та куям мин сезгә: ә ник шулкадәр борчыласыз авыл дип? Әгәр сез көчле педагог икән, шәһәрдә дә урын бетмәс. Тотыгыз да күчеп килегез. Шәһәрдә кайда торырмын дигән сорау көлке генә хәзер, арендага бирүчеләр – муеннан! Авылның тотынып торырлык җебе калды дисезме? Ышандыра алмыйсыз, әйтеп тә маташмагыз. Былтыр Яңа ел бәйрәменә авылга кайткач, клубтагы кичәгә бардым. Бәгырем тетелде шул чакта. Залда да, сәхнәдә дә карт та коры! Клуб ишегеннән атлап керүгә шул картлык каршы алды, моның никадәр коточкыч икәнен аңлыйсызмы? Сез әле мәктәпкә күрше авыллардан килеп укыйлар дисез, урамнарыгызда җан бардыр. Бездә элгәре башлангычка калдырдылар, анысын да бетереп, күрше авылга күчерделәр. Быел инде садикны бөтенләе белән япканнар. Ике бала өчен бакча тотарлыкмы…

 

Zuhra. Иң авырткан җир – яшь гаиләләрнең авылда калмавы шул. Калырлар иде – мал асраудан башка, каян эш тапсыннар? Мал асрыйм дигәне дә, итен, сөтен кая тапшырырга белмичә, тиеннәргә генә әйләндерергә мәҗбүр булгач, беркөн килеп кулын селти…

 

Raiskabirov. Зөһрә ханым, сезнең соңгы язмаларны әле генә укып чыктым.

 

Alisacafina. О-о, Рәис пәйда булды! Сезне бу араларда югалткан идек. Күренми тордыгыз)

 

Raiskabirov. Эзләп тә маташмагансыз бит, Алисә. Һәрхәлдә, юксынып язганыгызны күрмәдем. Үпкәләмим. Кешенең барлыгы-юклыгы турында уйланыр заманмы… Һәркем үз тормышын кайгырта…

 

Alisacafina. Сез юкта инстаграм шартлый язды, татар җырчылары, пыр тузып, сәхнә бүлеште. Әле күрергә өлгердегезме?

 

Raiskabirov. Күрми калырлыкмы? Уңда да шулар, сулда да… Дөньяның кендеге – артистлар гына диярсең…

 

Alisacafina. Ник алай дисез, кызык бит. Мин барысын да карап барам, кем нинди машина алган, аена ничә мең штраф түләгән, ничәнче баласы туган – белгечкә әйләнеп беттем. Инстаграмда да, Вконтактеда да, фейсбукта да һәммәсенә язылдым. Комментарийлар да язам, талашып та китәбез кайчак… Кайбер артистлар аты-юлы белән сүгенеп җавап кайтара да, кемнәрдер шуңа ачуланып, китә инде тезеп, китә инде. Соң, сәхнәдә тәтәй киенеп, бизәнеп-ясанып йөргәч тә, артистлар да кеше ләса, сүгенсә ни булган… Укыйсың килмәсә укыма, күзеңне йом…

 

Raiskabirov. Җырлап кына яшибез дисез инде алайса. Болай барса, күрсәтер әле бер бу дөнья, руслар әйтмешли, кыслаларның кайда кышлаганын. Хәзер менә болай җырлап карагыз инде дип, үз көенә биетә башласа…

 

Alisacafina. Биетсә, безнең ишеләрне биетер ул, артистларның запаска яңа көйләре бар аларның) Кайсы идән чүпрәге сата, кайсы – хушбуй, кайсы – ябыктыра торган коктейль… Хозмагтан утыз тәңкәлек чүпрәк алып юган ише түгел инде, артистлар кулыннан булган-булган өч мең тәңкәлеген алып җибәрәсең, швабрасы-ние белән; әйтерсең, идәнең үзеннән-үзе юыла… И-и, кызыгып, алып карамаганым калмады, җүләр димә инде… Танылган кешеләр юк-бар нәрсә сатмас, чынлап та алар сөйләгәнчә хикмәтле әйбер дип уйлыйсың бит… Ул бер кермәгән акыл тиз генә керми икән, катлы-катлы алдангач кына күзеңне ачыбрак карый башлыйсың…

 

Raiskabirov. Зөһрә ханым, сез нишләптер сүзгә кушылырга ашыкмыйсыз, без монда Алисә белән икәү генә калдыкмы әллә?

 

Zuhra. Монда мин. Ватсаптагы төркемдә директорлар тел чарлап алдык. Төн уртасы, безгә мәгариф бүлегеннән шушы минутта язалар. Иртән сәгать җидедә бөтен укытучылар авыл тирәсендәге, юл читендәге чүп-чарларны җыярга чыксын, дигән боерык җибәрделәр. Районга Казаннан зур түрә килә, имеш… Яз көне коллективны агач юарга алып чыкмаган өчен яхшы гына пешергәннәр иде инде мине, бу юлы ни күрсәтерләр… Төркемдә бияләй эченнән йодрык болгадык та шуның белән беткәндер дисәм… «Һәр авылда эшсез тилмергәннәр җитәрлек, шуларга кушсыннар. Дәрес башланыр алдыннан юл читендә бәдрәф кәгазе җыеп йөрерлек мескен укытучылар юк миндә. Иптәш директорлар, ә сездә?» – дип язган идем. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Госмановнага да иртән шалтыратып шулай дияргә җыендым. Тик кемдер миннән күпкә өлгеррәк булып чыкты… Әле генә Алсу Госмановна төркемгә язган шул сүзләремне үземә үк җибәрде. «Бөтен директорларны сез генә котыртып ятасыз! Телегезне тыярга өйрәнегез!» дип тә өстәгән иде… Теләсә кайсы җитәкче үз янында тугры эт урынына хезмәт итәргә әзер берәүне тота. Ул «берәү» нәкъ башкалар сөйләгәнне сөйли, шул фикерне хуплый, кушылып сүгә; шул ук вакытта аның колаклары бүтәннәр сөйләгән һәр сүзне ишетә һәм аңына сеңдерә, кирәкме ул сүзләр, нинди дә булса мәгънәсе бармы, юкмы – анысы мөһим түгел, иң мөһиме – чәчми-түкми җитәкчегә илтеп җиткерергә генә кирәк. Аның ни дәрәҗәдә тугры булуы адым саен расланып торырга тиеш! Кайчагында бу тугрылык, бу ялагайлык шул дәрәҗәгә җитә – ул хәтта әйтелмәгән сүзләрне дә тапшырырга өлгерә…

 

Raiskabirov. Элек тә шулай иде, хәзер дә әллә ни үзгәрмәгән, алайса… Сезнең язмаларны укыгач, минем башымда сорау арты сорау туа… Мин яшәгән дөньяга параллель тагын бер дөнья бар шикелле тоела…

 

Zuhra. Рәис, сезне бүлдереп, бер сорау бирәсем килә: мин язганнарны ни өчен үзгә бер кызыксыну белән укып барасыз сез? Вакытыгызны болай суга салганчы, сез бит рәхәтләнеп берәр әдәби яки фәлсәфи китап укый алыр идегез.

 

Raiskabirov. Ни өченме?.. Бәлки, ясалма тормышта яшәп арыганнан соң, ихласлыкка сусаган җан нәкъ менә сезнең язмаларга килеп юлыккандыр да сыену ноктасы тапкандыр?.. Игътибар итәсездер, соңгы елларда күңелләрдән дә, күктән дә кояш качып бара. Кайберәүләр яшәгән дөньяда җылылыкка да, ихласлыкка да урын юк, кеше, ихтыярсыз рәвештә, үзе сайлап алган рольдә режиссер кушканча, тормыш кануны таләп иткәнчә генә уйнарга мәҗбүр… Кабатлап әйтәм, сез язганнар мине ихласлыгы белән җәлеп итә. Тирә-ягыбызны ясалма-ялтыравык төшенчәләр урап алганына тагын бер кат инандыра. Мондый сүзләремне бәлки төчелеккә, чүпкә санарсыз…

 

Alisacafina. Чүп дигәннән, карагыз әле, сездә ничегрәк ул? Авылдагы апа белән җизни әй зарланалар инде. Малайлары гаиләсе белән шәһәрдә тора, шулай да, пропискалары авылда булгач, чүп өчен алардан да түләү алалар. Инде районга да дәшеп карадылар, гәзиткә дә яздылар, юк, тәки хәл итә торган мәсьәлә булмады шул. Пүчтәк кенә бер сорау инде, кешенең башка җирдә яшәгәненә, эшләгәненә белешмәсе булса, исемлектән сыз да ат бит. Тегеләре торган җирендә дә кварплата түли, моннан да түләтәләр… Әле бу юлы бигрәк ачулары чыккан, җизни: «Үзара салым акчасы дип сорап кына карасыннар, тиен дә бирәсем юк!» дип пыр туза. Җизни әйткәнне әз генә әдәплерәк итеп яздым инде, Зөһрә алдында уңайсыз тоелды 🙂

 

Raiskabirov. Зөһрә, сез тагын юкка чыктыгыз…

 

***

 

Zuhra. Мәктәп ишеген ачып кергәндә, чабуыма ияргән авыр уйлар теге якта коелып калды. Бинабыз иске булса да, биредәге һәр тәрәзәнең үз яктысы, һәр стенаның үз төсе бар. Үзеңнеке үз, кәкре булса да төз дигәндәй, барысы да җанга якын, җанга газиз.

Без укыганда, урта мәктәп иде бу. Гөрләп тора иде!..

Сәлимә апа кояштан да иртәрәк торып килгән ахрысы, инде идәннәрне юып чыккан, зәңгәр халатының итәкләрен җилфердәтеп, сулы чиләген түгәргә бара иде. Мине күргәч, чиләген идәнгә утыртты, җитез генә тартып, кулындагы сары перчаткасын салып ташлады.

– Абау ла иртәләгәнсең, наным, сезнең соң, самай йоклар чагыгыз югыйсә, – дия-дия, каршыма ялт кына кечкенә келәмне җәеп куйды. – Таеп егыла күрмә берүк, коридорны әнәтерәк кенә сөртеп алдым.

– Иртә дисең, үзең инде ярты эшеңне бетергәнсең түгелме?

– Минем ни, сыер савасы, көтү куасы юк. Элек кенә ул, сыер асраганда, сепарат аертып, сепарат юып гомер үтә иде. Хәзер чыгасың да килолап ак май аласың – эшең беткән, кодагый… – Сәлимә апа, өстәл астында бер-бер тап күрдеме – почмакка сөяп куйган таягын шалтыр-шолтыр китереп, юеш чүпрәк белән җитез генә шул тирәне сөртеп алды. – Анда спортзалның түшәменнән тагын су ага башлаган, наным, рәтләүләре шул чама гына булган, ахры. Кичәге яңгыр да үтәрлек булгач инде…

Ишек ачылып, исәнләшә-исәнләшә, берән-сәрән балалар да килә башлады. Күрше авылдан укучыларны автобус белән йөртәбез, алар үзләре бер күч булып, умарта кортыдай гөжләп килеп керәләр. Шул чагында бала-чага тавышына күмелгән мәктәпнең түшәменә, стеналарының һәр ягына бер кояш куна.

Беренче дәресем сигезенчеләрдә иде. Тик алар янына кереп җитү насыйп булмады. Алсу Госмановна шалтыратып, сәгать унга районга -директорлар киңәшмәсенә килеп җитәргә кирәклеген әйтте дә шартлатып телефонын куйды. Һәр мәктәпкә үзе шалтыратып утырмыйдыр, әмма минем кебек вакыт-вакыт үз киресенә катарга яраткан, җитмәсә, «котыртырга гына» торганнарга үз тавышын ишеттерә.

Сәгать сигезенче ярты. Унда башланасы җыелыш хакында менә хәзер хәбәр итәләр!.. Дәресең бармы синең, юкмы, бер-бер чара үткәрергә җыенган идеңме, авырып ятасыңмы – анысы мөһим түгел, унда дигәннәр икән – димәк, унда син районда булырга тиеш. Җәяүләп барасыңмы, такси чакыртасыңмы, юлга чыгып кул күтәреп торасыңмы, кемдә буш урын барын белешәсеңме – анысы синең эш.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Госмановна бу вазыйфада икенче елын гына эшли. Беренче очрашканда ук безнең икебезнең арада күзгә күренмәс бер дивар барлыгы сизелде. «Зөһрә Әхтәмовна, сезнең мәктәпне башлангычка калдыру турында ике ел элек сүз кузгатылган, нишләп сез хакимият карарына каршы киләсез?» – дип үгезне мөгезеннән алырга тырышып башлаган иде ул әңгәмәне. «Беренчедән, әле бернинди карар юк. Икенчедән, мәктәпне башлангычка калдыруга ата-аналарның ризалыгы юк. Өченчедән, безнең мәктәптә бала саны аз түгел, күрсәткечләребез яхшы», – дип тыныч кына җавап бирсәм дә, бозның янә кузгалырга маташуын тоеп, эчемә салкын үрләгән иде.

Бу салкынлык ел дәвамында көчәйгәннән-көчәйде. Районга җыелышка төшкән саен, Алсу ханымның минем белән «күзгә-күз карап сөйләшергә теләве» очраклы түгел иде. Сүз һаман бер балык башына кайтып кала: безнең мәктәпнең перспективасы юк, балалар саны азайганнан-азая, япмыйча чара юк.

Бүген дә җыелыштан соң мине шундый ачыктан-ачык сөйләшү көтә иде. Тик мин күзаллаганча, мәгариф бүлегендә түгел, главаның үз янында булырга тиешмен икән.

Мондый аерым сөйләшүләрне өнәп бетермим мин. Гадәттә, күмәк җыелыш вакытында мәктәп директорларын аерым-аерым бастырып тәнкыйтьләгәндә, үземә катырак бәрелгәндә дә ничектер җиңелрәк кебек. Барың да диярлек бер халәттә, бер дулкында, бер ут астында… Глава да үз ролендә: артист булырга гына яралган озын, төз гәүдәсен катырып баса, ябыштырып куйгандай купшы мыегын вәкарь белән генә сыпырып куя, музыкантларныкы шикелле озын бармаклары белән дулкын чәчен тарап алырга да онытмый. Шушы әзерлектән соң гына сүз башлый.

Кабинетында синең каршыңда утырганда ул бөтенләй башка кыяфәткә керә: спектакльнең беренче пәрдәсендә шулкадәр кече күңелле, кайгыртучан ата ролен уйнаса, икенче бүлектә инде бар дөньяны үз учына сыйдырырга сәләтле икәненә, аның сүзен һичшиксез сүз итәргә тиешлекләренә инанган хаким.

Менә бүген дә иң беренче эш итеп ул сәркатип кызга ике чынаяк кара кофе ясап кертергә кушты. «Тамак кипте», – дисә дә, үз алдына куйганына бармак очы белән дә орынып карамады.

– Ничек анда сезнең, Зөһрә Әхтәмовна? Эшләр барамы? Малайдан хәбәр килеп торамы, булачак прокурордан дим? – дип, оста психологларча, улымның хәл-әхвәлләрен сорашып алды.

Беләм, хатын-кызның – әни булган кешенең күңеленә ачкыч табуның иң ансат юлы бу. Баласы турында бер-ике җылы сүз ишетсәме? Аннан да татлы ни булсын? Йөзенә кояш куна, йөрәгенә җылылык тула, күзеннән нур агыла ананың. Баласы турында яман сүз генә әйтмәсеннәр – андый чакта күз карашының ялкыны яшен утыдай көйдерер…

– Аллага шөкер, Ренат белән көн саен сөйләшеп торабыз. Укуыннан бик канәгать, – дип кыска гына әйтеп куйдым мин, улымның тормышы хакында әдәп өчен генә сорашуын бик яхшы аңлап.

– Шулай, шулай, яшь чагында барысына да канәгать буласың инде ул… Маладис!.. Карагыз әле, Зөһрә Әхтәмовна, әле быел ата-аналар җыелышы уздырмагансыздыр?

Ниһаять, сүз җебе главага кирәкле юнәлешкә тәгәри башлады.

– Юк әле, беренче чиректән соң җыябыз инде.

– Тәк, тәк… бу юлы Алсу Госмановна белән җыелышыгызга үзем дә бармаммы…. Ата-аналар белән ныклап сөйләшергә кирәк: киләсе уку елында балаларны Алан мәктәбенә йөртергә туры киләчәк. Автобус билгеләрбез, ул яктан проблема булмас. Анда мәктәп зур, түгәрәкләр гөрләп эшләп тора, компьютер класслары тулысынча җиһазландырылган. Сездә башлангыч мәктәпне ничек тә саклап калырга тырышырбыз анысы…

– Тик ата-аналар сезнең бу тәкъдимне хупламаячак! Безнең үзебездә дә бөтен түгәрәк эшли, сез моны бик яхшы беләсез. Укытучылар акча түләнми дип тормый, кичләрен биючеләрне дә җыялар, рәсем ясаталар, спортзалда да йөгертәләр… Уку күрсәткечләре буенча шактый алда барабыз… Әйтәм бит, ата-аналар мәктәпне ябуга ике куллап каршы!

Главаның кушучлап өстәлгә салынган йодрыгы минем күз алдымда кысылып куйды.

– Димәк, ата-аналар белән эшли белмисез! Мин сезгә узган ел ук әйттем: түләүле проектлар булдырыгыз, дидем. Түбәдән су үтә дип ремонтка акча сорарга беләсез, ә шул акчаны мәктәпнең үзенә табарга кушкач, керпе кебек, энәгезне кабартырга торасыз! Аптырыйм мин сезгә: нигә дип теш-тырнагыгыз белән каршы киләсез сез башлангычка калдыруга? Тагын кабатлыйм: сезнең эшегез күпкә җиңеләячәк. Зарплатагызны киметмәү турында хәл итеп бетерербез… Сездән бер генә нәрсә сорала: әти-әниләр белән җайлап сөйләшегез! Балаларын Алан мәктәбенә күчерүнең уңай яклары турында кат-кат миләренә сеңдерегез!

Бу фикерне мәгариф идарәсе җитәкчесе авызыннан сүзен-сүзен әллә ничә ишеттем инде мин. Кем кемнекен кабатлыйдыр…

– Татарның җаны – авылда, ә авылның җаны – мәктәптә, балаларда. Һәм сез моны бик яхшы беләсез! – Җөмләләремне бастырып кына, дәлилләп кенә әйтергә тырышсам да, бөтен тәнем буйлап кайнарлык таралып килүен сизеп алдым. Кан басымы күтәрелсә, шушында, глава бүлмәсендә калтыранып утыруыңны көт тә тор. Шуны аңлап, мөмкин кадәр тыныч булырга тырыштым. – Сез бит үзегез дә авылда туып-үскән кеше! Бүген килеп ни өчен аның тамырын корытырга тырышасыз, шуны гына әйтегез әле? Болай да авыл әлегә мәктәбе булганга гына җан асрый. Башта урта мәктәпне тугызъеллыкка калдырдык – шунда ук бездән генә дә биш гаилә шәһәргә китеп урнашты. Инде башлангычка калдырсак, калганнары да таралышып бетә бит!

– Зөһрә Әхтәмовна, миңа сезнең тоныгыз ошамый! Сез кайда утыруыгызны оныттыгыз, ахры.

Менә ул спектакльнең икенче пәрдәсе. Ул гадәттә шушы нотада ахырына якынлаша. Минем көчкә өстерәлеп кайтып керүем, кайчагында сулы чынаякка корвалол я волокардин тамызып эчүем белән тәмамлана иде. Шунысы гаҗәп: элек, мәктәп директоры булып билгеләнгән елларымда, мин бу кабинетка шомланып, бераз өркеп, куркынып аяк атлый идем. Мәктәпкә, коллективка зыян китермим дип, глава әйткән сүзләрне «яхшы, эшләрбез» дип ияк кагып хупларга тырыша идем. Куркаклыкмы, мескенлекме? Бәлки… Тик ярар диеп чыгып китсәм дә, җайлап кына барыбер үземчә эшләүне дәвам итә идем. Соңгы елларда «чын йөзем»не ачтылар: мәгариф бүлегеннән әледән-әле килеп торган тикшерүләр безнең мәктәпнең әле дә булса «коммунизмда» үзбаш яшәп ятуын ачыклагач, бу хакта главаның үзенә дә җиткерергә онытмадылар. Менә шуннан башланды да инде: кушканны эшләргә атлыгып тормаучы мәктәп директоры тамакка кадалган кылчык белән бер тоелдымы…

Ышанырсыз микән: мин хәзер глава каршында утырганда элеккечә өркү хисе кичермим. Киресенчә, аның – алып гәүдәле ир-егетнең, шушы төбәктә, безнекедәй бөдрә таллы, җәлпәк таулы авылда туып-үскән кешенең авылга, аның киләчәгенә, кешеләренә, балаларына кимсетүле карашы аны көчсез, мескен бер затка әйләндерде дә куйды. Хәер, минем алдымда дәрәҗәсе бармы, юкмы – моннан гына аңа, рус мәкаленчә әйтсәм, ни салкын, ни җылы түгел. Килешәм, малы бар, даны бар, дәрәҗәсе бар – тик шуларны саклау бәрабәренә кемнәргәдер ләббәйкә дип, тәлинкә тотып, туган җиреннән, кендек каны тамган туфрагыннан йөз чөерергә торган кешегә минем аз гына да хөрмәтем юк.

 

Raiskabirov. Зөһрә, сез торган саен усаллана барасыз кебек. Моны комплимент дип кабул итсәгез дә була. Гаҗәп, гадәттә, хатын-кыз җитәкче түрәләр куйган көйгә елан урынына бөгәрләнеп биергә ярата. Каршы килгән очракта, эш урыныннан бик тиз колак кагасын белә бит. Ә мәктәп директоры кәнәфиендә утырасыз икән, авыл җирендә андый эш урының булу начар түгел! Аның да үзенә күрә дәрәҗәсе бар, акчасы да начар түгелдер. Премия-фәлән дигәннәре дә булгалыйдыр. «Ярар, ярар» дип ипләп кенә эшли бирегез. Башкалар шулай итә бит әле.

 

Zuhra. Рәис, менә сез дә, ир кеше була торып, мескенлекне алга сөрәсез! Кыркурак әйткәнемә хәтерегез калмасын.

…Бер яктан дөрес тә әйтәсез. Артык телләшкән очракта, авылда гына түгел, районның үзендә бер генә урында да эш таба алмау ихтималың зур.

Мәктәп директоры кәнәфиен тыныч урын дип уйлыйсыз икән, бик нык ялгышасыз. Бу – эш урыны гына түгел. Биредә, сез әйткәнчә, кәнәфи һәм хезмәт хакы түгел, биредә – кеше язмышлары. Укытучылар, синең күзеңә төбәлгән гөнаһсыз балалар. Ул балалар арасында төрлесе бар: ата-анасының пар канаты астында, йомырка эчендәге сары шикелле, җил-яңгыр күрми үскәнне дә, бер ояда төрле атадан туып, «минем әти, синең әти, безнең әти» дип сөйләшкәннәре дә юк түгел. Андый яралы җаннары күбрәк тә әле аның. Менә шуларны дәрескә дә җәлеп ит, олимпиадаларга да йөрсеннәр, «ГИА»ны да яхшы күрсәткечләргә тапшырсыннар, «учетка» да басмасыннар… Моның өчен балаларның үзләре белән генә түгел, ата-аналары, укытучылар белән җиде кат тиреңне түгеп эшләргә кирәк. Иң авыры – шушы. Ә болай, кабинетка кереп, математикадан дәрес биреп чыгып китүем, контроль эшләр яздыруым, төн утырып дәфтәр тикшерүем (әйе, әйе, мин балаларның дәфтәрен җыеп, үзебез укыган чактагы кебек, кызыл каләм белән төзәтеп, билге куеп утырам) дә, мәктәпнең су үтә торган түбәсен алыштырырга акча эзләп чабуым да балаларның күңеленә ачкыч табудан күпкә җиңелрәк. Чынлап. Кайчагында, дәрескә керәм дә, балаларның йөзенә карыйм. Мин яңа теорема исбатларга җыенсам, алдымда аларның һәрберсе үз хаклыгы белән утыра ләбаса… Бәлки кичә кемнеңдер атасы эчеп кайткандыр да, ул бала мунча алачыгында яки лапаста төн уздыргандыр… Опека ни карый, мәктәп нишләп бер-бер чара күрми дияргә ашыкмагыз, тормышның язылмаган үз кануннары күбрәк шул аның…

Аракы – авылның җелеген суырган афәт икәне кемгә сер? Хәер, нишләп авылның гына булсын? Шәһәр тормышын анык белмәгәнгә генә телүемә килүе…

Анда, таш калада, кешеләрнең фатиры гына түгел, җаннары да еш кына таш стена белән уратыла. Терәлеп торган күршеңдә дә кемнәр яшәгәнен белми гомер кичергәннәр күп. Авылда да хәзер коймалар биегәя биегәюен, шулай да рух исән әле. Аеруча җәйләрен, яки язгы, көзге каникулларда сизелә ул: авылның санаулы гына бала-чагасы янына каладан әби-бабай янына кунакка кайтканнары өстәлә дә, авылның тын урамнарына җан керә, рух керә. Балаларда ул рух, аларның дөнья яңгыратып кычкырган тавышларында, сәпидкә утырып, ярыша-ярыша урам әйләнүләрендә, кулларына телефон тотып булса да көтү каршыларга килүләрендә, колакларына наушник киеп булса да кибеткә сугылып чыгуларында. Мондый чакларда авыл күзгә күренеп яшәрә, җанлана, яшьлегенә кайткандай була. Өч тәгәрмәчле сәпидтә урамга атылып чыккан оныкларын курып*, машина-мазар килеп чыкмасын дип, алар артыннан тыны-көне бетеп әби-бабайлар йөгерешә; мондый ыгы-зыгыдан сәерсенеп калган казлар канат җилпеп читкә тайпыла да бер-берсенә кисәтүле аваз белән тавыш бирә; бәйсез булса да, әлегәчә оя тирәсендә койрык бөкләп ялкауланып яткан көчекләр, капка астыннан гына шуышып, урамның кыл уртасына чыгып баса да, мондый җанлылыкның серенә төшенергә теләгәндәй, колакларын шомрайтып тора; моңарчы үзләре кибет катыгына канәгать булган апайлар, кала кунакларына авыл катыгы авыз иттерергә ниятләп, өй борынча оеткы эзләргә тотына; әлегәчә кибет ипиен мактый-мактый ашаган әбекәйләр, мичне сүттерми калуларына яки яңадан чыгартуларына инде әллә ничәнче кат сөенә-сөенә, сырлы табаларда авыл ипекәе пешерә. Кыскасы, кунакка кайткан балалар белән бергә авылга җан кайта. Кунак булып түгел, хуҗа булып аяк терәп йөрсеннәр иде дә соң… Юк бит, юк. Мәктәпнең бер бусагасын каерып аткан саен, авылның ятимләнеп, бушап калган йортлары арта, урам очлары кителә…

Чарасызлыктанмы, ихтыяр көчен югалтуданмы, өметсезлеккә бирелүдәнме, эчүгә сабышкан ирләр арта. Алар янәшәсендәге хатын-кызларның чәченә, җәйге кырау булып, көмеш бәс сарыла.

 

Alisacafina. Үзем авыл баласы булсам да, бернәрсәне барыбер азаккача аңлап бетерә алганым юк: авыл хатын-кызларының күбесенә уртак бер сыйфатны әйтүем. Ире эчәме, кыйныймы, аракы таптырып тинтерәтәме, ялкаумы, йөремсәкме – барысын да кичерергә әзер ул, сыңар канат кына калырга язмасын. Гел-гел шулай дип, үзеңә бер генә бирелгән гомерне эт типкесендә үткәрү дөрес диләр микән…

 

Raiskabirov. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр бит, Алисә.

 

Alisacafina. Тәки әйттердегез инде… Төшмәгән ди. Минем мужик чаклы аракының күлләренә төшеп йөзгән… Ну миндә сабырлык булмады, үзем дә кулыма ни эләкте – шуның белән томыра идем. Ахыр чиктә, кабыргамны сындырып туктагач, фатирдан куып чыгардым. Туктале, мин әйтәм, нәрсәгә дип чиләнәм моның белән… Ипотеканы түләп бетердек. Фатир минем исемдә. Малайлар үсеп килә, ялгыз калдырмаслар әле… Бераз булса да кешечә яшәп карыйм дидем… Гомер үтеп бара, рәтләп берни күрергә өлгермәгән дә кебек…

 

Zuhra. Ә мин балачактан барысын да татып үстем… Ул чагында әнкәемнең чәчләренә бүгенгедәй кырау төшмәгән иде әле, шулай да чәчәк атарга җыенып та бөре килеш сулып калган гөл хәлендә иде ул. Миңа – ун, энемә сигез яшьләр тирәсендә әткәебезне Казанга, төрмәгә алып киттеләр. Салган баштан фермадан бозау урлап саткан өчен. «Условный срок бирделәр», – дигәннең ни икәнен белмәсәм дә, төрмәнең ни икәнен генә аңларлыкмын: аның гамәле өчен мәктәптә хурлануымның чиге юк иде. Башымны иеп, караңгы йөз белән йөрүемне күргән әнкәй, иртә җыерчыкланган куллары белән беләгемә сак кына кагылды да, өстәл янындагы урындыкка утырырга ымлады.

– Кызым, җебек булсаң, эте дә, бете дә тибеп китәр үзеңә. Көчлерәк бул, башыңны күтәр, елар чакта да елмаерга өйрән. Атаң өчен сиңа ояласы түгел, оялма. Син укуыңны бел, чатырдап ябыш та укы гына. Әйбәт укысаң, врачлыкка кермәссеңме… Сызланган саен фельдшерга йөгергәнче, нәселебездән бер врач чыкса иде дә соң… Эх, ни талпындым медучилищега барырмын дип, булмады, хыялда гына калды… Ярар инде, нишлисең, колхоз ашханәсендә аш пешергәндә булса да ак халаттан йөрим бит әле…

Аның сүзләренә ни әйтергә белми башымны иебрәк утыра бирәм. Ни өчен дисәгез, врач булу исәбе юк шул миндә. Укытучы буласым килә! Биек үкчәле түфли, укытучымныкы шикелле шоколад төсендәге күлмәк киеп, чәчләремне дә аның шикелле сары-сары бөдрәләр итеп таратып, такта алдында дәрес бирәсем килә… Тик болай дип әнкәйгә әйтергә кыймыйм әле, әллә ничек, аның хыялларына аркылы төшәрмен кебек тоела…

– Әнкәй, ә мин моряк булам! Диңгездә йөзәм! – Әлегәчә безне бөтенләй ишетмәгәндәй, пычак белән кара каләм очлап утырган энем дә җитди кыяфәт белән кисәк кенә сүзгә кушылып куйды. – Сиңа да тасмалы кепка алып кайтырмын. Апайга да… – Тагын нидер әйтергә җыенды да кире уйлапмы, борынын гына тартып куйды.

Беләм инде, андый кепканы әткәйгә алып кайтыргамы-юкмы дип икеләнеп калуы…

– Син дә укуыңны, кара, улым, өчлегә селкенеп йөрсәң, ерак китә алмассың…

Әнкәйнең үз гомерендә буяу әсәре күрмәгән дуга керфекләре тибрәнеп алды. Ул, хәлсезләнгәндәй, кулын йөрәк өстенә куеп, ни өчендер берара тын гына утырды. Көрсенеп, карашы белән ерак ноктага төбәлде.

Һай, әнкәй җанымның эчендә нинди утлы күмер көйрәгәнен без ул чакларда белерлек-аңларлык яшьтәмени… Күрдек тә оныттык.

Район үзәгеннән «кукурузник»ка утырып, Казанга – әткәй янына хәл белергә барганда, әнкәй иптәш булыр дип уйлады микән, әллә әткәй белән күрештерәсе килү теләге булдымы – мине дә үзе белән алды. Айкап та куйды ул самолет: эчләр актарылды, куркуданмы, күңел болгануданмы, үтереп башым авыртырга тотынды.

– Менә, сагыз чәйнә, хәзер бетә ул, – дип, әнкәй пәлтә кесәсеннән шакмаклы ак сагыз чыгарды да кулыма тоттырды. – Түзәргә өйрән, кызым. Чебен тимәс чер итәр булма бу кадәр. Таракан дулап мич башын җимерә алмый. Түз!

Түзми кая барасың… «Мин таракан түгел!» дип җан ачысы белән кычкырасы килсә дә, телеңне тешләп түзәсең инде…

Әткәй янында күп булса ике-өч көн торганбыздыр, күрешү шатлыгыннан битәр, мине әллә нинди сәер тойгы биләп алды. Күзгә күренеп үзгәргән иде әткәебез: кырысланып киткән, янында әнкәй, мин бар дип тормый, сүгенеп тә җибәрә. Дөньясына булган ачуы күз карашына корым булып ягылган…

Төрмәдән ул чынлап та танымаслык булып үзгәреп кайтты. Фермага кабат эшкә алмадылар үзен, колхозда төрле эшкә чыккалап йөрде. Ул чакта шулай «төрле эш» дигән төшенчә бар иде, күпләр хәтерлидер. Кичләрен эштән кайтканда еш кына аяк буыннары йомшарган, адымнары салуланган, күз төсе сыекланган була. Андый чакларда өйдә кара буран: күзенә ак-кара күренми, үз-үзен белештерми башласа, өскә нәрсә эләксә шуны элеп чыгып йөгереш… Аһ, ул көннәрнең каралыгы! Әтиле әтисезлек… Мунча алдында качып утырган мәлләребездә, әнкәйнең, гаҗизлектән сыгыла-сыгыла, җиң очларын тешли-тешли тавышсыз үксү белән елаулары…

Инде күзенә төрле нәрсәләр күренеп, авызыннан «миңа монда барырга кушалар, түбәдән сикерергә кушалар» дигән сүзләр торган саен ешрак яңгырый башлагач, әткәйне шәһәр больницасына салдылар. «Канын чистарталар», – ди иде әнкәй, шулай булгандыр: байтак кына ятып кайткач, бер-ике айлап матур гына кыяфәттә йөри иде әткәй. И андый мәлләрнең сөйләп-аңлатып бетерә алмаслык рәхәтлекләре! Өйдә кичләрен тәмле булып итле аш исе чыга – баздан алып менгән банкадагы тозлы ит иртүк салкын суга салып куелган; мин кискән, җептәй нечкә токмач кибәргә дип куна тактасына чәчелгән; энем олы якта, идәнгә җәйрәп ятып, өй эшләрен эшли. Сыер савып кергән әнкәй, авыз эченнән моңлы бер көй көйләп, сепарат аертырга җыена; сыер-бозау алдына печәнен-саламын салып, тегесен-монысын кагыштырып йөргән әткәй дә ишекне киң ачып килеп керә, ишегалдында инде юып өлгергән кулларын, мич арасындагы юынгычка кереп, янә бер юып чыга да, аш салганны сабыр гына көтеп, район газетасы укырга тотына. Андый көннәрдә өйнең бүрәнәләренә тиклем җылы бер нурда коена. Ике тәрәзә арасындагы тумбочка өстендә торган телевизор да күңелле хәбәрләр генә җиткерергә ашыга. Саргылт радиолгычтан «Күпме карасам да карап туймыйм Идел буе каеннарына…» дигән җыр агыла. Шул җырны башын күтәреп тыңлап торган энем Мирас, кулындагы дәфтәрен ташлап, сикереп тора да кече якка, әнкәй янына атыла:

– Әнкәй, Идел нәрсә ул? – ди, әллә чынлап белмичә соравы, әллә, дәресен ташлап, юри әнкәй белән гәп корып алырга теләве…

– Идел дигән елга бар, улым, бик олы елга…

– Безнең инештән нык олымыни? Мин аны йөзеп чыгаламмы?

Сөйләнгән була берәү… Иделдә түгел, әле булса инештә рәтләп йөзәргә өйрәнмәгәнне… Мин, тәрәз төбенә коелган тамчыгөл таҗларын учыма җыя-җыя, бу яктан:

– Син моряк булам дисең, үзең һаман йөзә белмисең, – дип үчекләп сүзгә кушылам.

– Өйрәнер, җегет кеше бит ул, – дип үсендереп куя әткәй, күзен газетадан аермый гына.

– Әй, мин төшемдә дә гел зур су күрәм, – дип, энем, борынын тарта-тарта, янә идәндәге келәмгә сузылып ята.

Кече якта әнкәйнең: «Хәерле булсын, хәерле булсын», – дип хәвефле кабатлаганы ишетелеп китә…

Бу кичләрне, кино тасмасын кирегә әйләндергәндәй, хәтер төпкелемдә кат-кат әйләндерүем бер түгел, ун түгел, йөз, әллә ничә йөз булгандыр… Мәңге җуелмаслык булып күңелнең әллә кай почмакларына уелган сурәтләр дә була икән…

Әткәйнең «матур» көннәре озакка бармады. Башын җуйганчы онытылулар, янә шәһәргә барып, «кан чистартып» кайтулар кабатланып торды. Безнең – әнкәй, мин, энем, бер-беребезне җылытырга һәм юатырга теләп, бер кочак булып әле мунча алдында, әле абзарда, әле күрше-күләндә үткәргән төннәребез, мәктәп сумкасын алдан ук әзерләп куюлар, укытучы сөйләгәндә, йокы килүдән башның парта өстенә калгып-калгып төшүләре дә аз булмады. Шуларның барысы-барысы әнкәйнең тәненә чир булып таралырга өлгергән иде. Монысы – әткәйнең эчүеннән күпкә куркынычрак, күпкә яманрак иде. Берничә елдан, район больницасында кат-кат, шактый озак тинтерәтеп йөрткәч, әнкәйне Казанга ук озаттылар. Аннан… бер күкрәген кисеп кайтардылар. Әнкәемнең халәтен, тән һәм җан сызлануларын, аңа карап, энем белән икебезнең ничек өзгәләнгәнебезне тәфсилләп сөйлисем килми. Моны кичермәгән кеше мин язганнарны барыбер аңлый да, кабул итә дә алмаячак. Аңларга да язмасын дип теләгез… Башыбызда бер генә уй: үлә генә күрмәсен әнкәй! Яшәсен генә! Чирләмәсен генә! Без, беребезгә – 14, икенчебезгә – 12 яшь тулган ике бала, дөнья йөген тешләребез белән каерып тартырга әзер идек, әнкәебез генә исән булсын!

Әткәй авыр кичермәгәндер димим, ир кеше булгач, бәлки эчкә йотып, тыштан артык күрсәтмәве булгандыр… Аның үз кайгысы кайгы иде шул. Өянәкләре бигрәк еш кабатлана башлады…

Энем белән икәү сыер саварга өйрәндек. Больницадан йөзе тәмам агарып, үзе хәлсезләнеп, ябыгып, суырылып кайткан әнкәй җаным безнең белән абзарга чыга, сыерны ничек тышауларга, җиленен ничек юарга, кайсы чүпрәккә сөртергә икәнен, ничегрәк саварга кирәклеген өйрәтеп тора. Без энем белән чиратлашып сыер җилененә йодрыклап ябышабыз. Алгы җиленнәрне мин савам, кулымның хәле беткәч, алмашка энем утыра. Аннан, төбендә сөте калып, шешә күрмәсен дигәч, янә мин тарткалап карыйм… Бераз гына савабыз да, сыер тибеп, түгә күрмәсен дип, читтәге чиләккә бушата торабыз. Әнкәйгә авыр күтәрергә ярамый; күбеге белән мөлдерәмә тулы күренгән ун литрлы чиләкне энем белән икебез ике яктан тотып, әкрен генә өйалдына алып керәбез…

Менә, ул көннәрне янә күзалдымнан үткәрдем дә, күңелем тулып китте. Барысы да әллә кая еракта калган. Шул ук вакытта… янымда, янәшәмдә генә кебек. Әткәемнең эчмәгән чакта куе зәңгәрлектән аерата зур булып күренгән күзләрендәге шаян җемелдәүне дә күреп алгандай булам. Мине, кәтүк буе гына чагымда, үзенең аяк очына бастырып яки аркасына кочтырып: «Кәккүк, чыпчык, тәрәзәдән очып чык!» дип тирбәткәненә хәтле алдымнан йөзеп үтә. Ярата идек бит без әткәйне! Нинди генә булса да… ничек кенә булса да… ул бит безнең әткәебез иде! Безнең өлешкә тигән, без сайлап алмаган, безнең язмышка язылган әткәй иде бит ул.

Чираттагы өянәге вакытында әткәй авыл башындагы иске каланча өстеннән сикергән. Аны, таяклардан әтмәлләгән носилкага салып, медпунктка алып килгәннәр иде. Кем хәбәр иткәндер, анысы онытылган, әнкәй белән икәүләп абына-сөртенә шунда чаптык. Аяк астындагы кар эреп килә, җиһанның язга аяк атлаган мәле. Күңелләрдә генә кара көз. Мин инде җиткән кыз, пединститутта укып йөрим. Ашыга-ашкына ялга кайткан көнем иде.

Нинди могҗиза булгандыр, күләгәдә тау булып эремичә торган кар өстенә килеп төшкәнгәме – әткәйгә, кабыргасы сынудан гайре, артык зыян килмәгән иде. Без медпунктка килеп кергәндә, фельдшер аңа укол ясаган, туңган кешенеке шикелле, әткәйнең тешләре тешкә бәрелә, үзе авыр-авыр итеп тын ала. Йөзе гармун күрегедәй җыерылып каткан. Күзләрен ачып, мине күргәч, калтыр-колтыр килгән бармаклары белән кулыма үрелде:

– Кызым, кызым, синең аркада гына исән калдым бит мин, – дип нидер сөйли башлады.

Курыкмаска өйрәнгән идем инде. «Ярар, ярар», – дигәндәй, ияк кагып басып торам. Әнкәй пышылдап кына фельдшер апа белән сөйләшә.

– Мине үтермәкче булдылар бит, кызым. Сикереп кенә котылдым. Әле анда да артымнан килеп җиттеләр. Шунда кемдер: «Тимәгез, аның кызы бар!» – дип тегеләрне куып җибәрде. Әйтәм бит, синең аркада гына исән калдым… – Әткәйнең калайланган күз карашы түшәмгә берегеп калгандай булды. Кемнедер күреп коты очкандай, чытырдатып күзләрен йомды.

Районнан «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитәсе икән. Әткәйне больницага салачаклар…

Беркадәр вакыт узгач, әткәйнең сулышы тигезләнде. Ул бөтенләй аек кыяфәткә керде. Әнкәйгә туры карарга кыймагандай, аның ягына борылмыйча, гел минем белән сөйләште. Бер сүздән икенчесенә сикерде. Саташып та киткәндәй булды.

– Мирас кайда, кызым? Ныгытып әйт үзенә, инеш тирәсендә күп бөтерелмәсен. Канки шуа торган чак бетте, ташу кузгала тиздән… Кызым, мин яшим бит, әйеме? Үлмим бит мин, шулаймы?..

– Юк, юк, әткәй, үлмисең, каныңны чистарталар да кайтаралар. – Шуннан ары ни дип юатыйм әткәйне? Кызганаммы мин аны, ачуым киләме, рәнҗимме – күңелдә зилзилә-буран, ни икәнен генә аңларлык түгел…

– Эчмәскә иде инде, кызым. – Әткәйнең күзләренә кинәт кенә яшь тулды. – Тукран тәүбәсе шул миндә. Әллә җен котырта инде… Анаң да ачулана…

Югыйсә, әнкәй якында гына басып тора. Ул да әткәйгә берни дәшми, әткәй дә әнкәй колагына ирештерәсе сүзләрен миңа төбәп әйткән була…

Машина килеп, әткәйне шундагы носилкага күчерделәр дә алып киттеләр. Арттагы ишекне шапылдатып япкан мәлдә әнкәйнең ике кулы белән йөзен каплавын күреп калдым. Үземнең күңелемдә тоташ бушлык иде.

Артыннан ике юеш, кара эз калдырып, машина әкрен генә бездән ерагая барды. Авыл башыннан олы юлга борылып күздән югалганчы, мин дә, әнкәй дә каккан казыктай медпункт капкасы төбендә басып тордык.

Больницага шул китүеннән әткәй өйгә башка әйләнеп кайтмады. Ул вакытта әле бүгенгедәй кесә телефоннары юк, палатадан чыгып югалгач, андагылар әткәйне авылга кайтып киткән дип уйлаган. Без исә аны районда дәваланып ята дибез…

Капка төбе саен машина бармы? – Олы юлга чыгып, кул күтәреп машина туктата торган заман иде бит әле ул… Хәл белергә баргач, әткәйнең өч көн элек юкка чыкканы ачыкланды. Милиция белән эзли торгач, әткәйнең гәүдәсен күрше авылдан, ташу суы чигенеп тә бетмәгән елга буеннан табып алдылар. Җәяүләп өйгә кайтып килеше булганмы? Ташу суга егылып төшкәнме?.. Мәңге җавапсыз каласы сораулар, һай, күп шул, бик күп…

Беркөн әнкәйнең: «Үлсә, котылыр идек ичмаса», – дип сыкранган чакларын да, соңыннан исә: «Телемнән кемнәр тартты… Яши идек бит әле, айнык көннәре дә бар иде бит аның… Ялгыз хатын – ялгыз хатын икән лә. Яшәсен иде бит әле», – дип илереп-илереп елаган мәлләрен дә тикмәгә генә искә төшереп язмадым. Ул сүзләр дә мәңгелек кайтаваз шул…

Әткәемнән якты истәлек булып Зөһрә кыз һәм аны үз янына алган ай турындагы әкият кенә торып калды. Зөфәр дә Зәлиягә шул әкиятне сөйли…

 

Alisacafina. Кыз бала булачак ирен әтисенә охшатып сайлый диләр. Сезнең белән дә тач шулай булган инде алайса.

 

Raiskabirov. Зөһрә, сез язганнарны укыйм да аптырап та куям: кеше тормышында ак һәм кара чиратлашып килә, диләр. Ә сезнең өлешкә гел карасы тигән кебек, шатлыклы мизгелләр бөтенләй читләтеп үткән кебек… Бирегә фотогызны куймасагыз да, сезнең йөзне күзалдына китереп карыйм, үпкәләмәсәгез инде… Сез кешеләргә һәрчак сынап, җитди, хәтта бераз усалрак итеп төбәләсез; күзләрегездә, ачу ук булмаса да, канәгатьсезлек, борчу; иреннәрегез нечкәрәк һәм һәрвакыт кысылыбрак тора. Чәчегез кыска итеп киселгән һәм эре итеп бөдрәләтелгән (монысын үзегез искәрткән идегез)… Дөрес «ясый» алдыммы, әллә ялгыштыммы?

 

Raiskabirov. Сезне үпкәләттем бугай, Зөһрә… Җавап бирмәдегез. Гафу итегез.

 

Alisacafina. Рәссам икәнегезне әйтмәгән идегез 🙂 Минем дә кыяфәтне ясап карагыз әле, кыек атып туры китермәссез микән?

 

Zuhra. Рәис, үпкәләтмәдегез. Киресенчә, дәфтәр өеме янында торган түгәрәк көзгедән үземне бик җентекләп карадым да, кемдер кытыклагандай, рәхәтләнеп көлдем, көчкә туктадым менә. Зөфәр уянып чыкса, төн уртасында китап-дәфтәр өстенә башымны куеп, шаркылдап утырганымны күрсә, нәрсә дияр иде икән… Сез ясаган картинага Шапоклякныкы кебек очлы борын, кара эшләпә генә өстисе калды…

Балачакта әнкәйнең: «Елар чакта да елмаерга өйрән, кызым», – дигәнен бая гына язып үткән идем бит… Шул сүзләрне тора-бара тормыш девизы итеп алган кеше мин. Дөньяга кара коелып төбәлгәнем юк. Күз яшьләрем чишмә булып аккан чаклар да күп булды, тик аларны читләргә күрсәтмәдем.

Күңелемнең тулып ташыган мәлен йокысызга әйләнгән төннәр генә күрә. Төн үзе дә караңгылык патшасы. Тик тәрәзә янына килеп бассаң, ул караңгылыкның йолдызлар һәм ай күзе булып елмаюын, бөтен тирә-якка яктылык чәчүен күреп шаккатырга була! Әбиләр әйтмешли, ул ай нурында кулыңа энә тотып, җеп сапларлык, чигү чигәрлек! Караңгылык яктысы көндезге сүрән көннекеннән күпкә яктырак, күпкә шифалырак… Пыяла аша карасу күк гөмбәзенә, чиксезлеккә төбәләсең дә, анда, бик еракта, бик биектә сиңа көлемсерәп карап торган айны күреп укталасың. Кайчакларда ай, нәрсәгәдер үпкәләгән шикелле, бер як битен генә күрсәтә, көлемсерәп кенә төбәлә, авызын турсайткан шикелле… Кай төннәрдә, киресенчә, бөтен йөзен тутырып елмая, күзләре, шаянлыгын яшерергә теләгәндәй, ике сызык кына булып шәйләнә… Ә кайбер чакта, нәп-нәзек дуга каш рәвешенә керә дә, уенчак холкын күрсәтеп, бишегенә йомарланып ята.

Мин ай янындагы Зөһрә кызны эзлим. Карап-карап күзләрем талса да, беркайчан да аның карашы белән очраша алганым юк. Төнге күктән кояш та эзлим мин. Аның барлыгын, караңгылык артында качып кына торуын, ялт итеп балкып пәйда буласын беләм бит…

…Сизәм, мине сәергә санап, үзалдыгызга уйланып калдыгыз… Мәктәптә балалар белән эшләүче, укытучылар коллективын җитәкләүче! Таңга кадәр, йокысызлыктан тинтерәп, виртуаль дөньяда утыра! Алай гына да түгел, ай күзендә көянтә-чиләк аскан, озын толымлы әкият кызын күрергә хыяллана!

Сез генә түгел, читтән карагач, мин үз уйларымнан үзем дә сәерсенеп китәм.

Юкса, озын толымнар күптән киселде бит инде. Хыялларның да канат очын әллә ничә тапкыр кисәргә омтылды язмыш. Бирешмәвемне, дөньяга һаман елмаеп каравымны, авыз ерып көлә белүемне, тормышны яратудан туктамавымны күреп, катлы-катлы сынаулар биреп карады. Тез чүгәргә исәбем юк иде. Соңгы арада гына… тәнемне түгел, җанымны урый башлаган хәлсезлек, битарафлык миннән көчлерәк булырга маташамы? Шуннан качарга теләп, үземнең чынбарлыгымны уч төбендәге пыяла дөньяга күчереп утыруыммы?.. «Барыбер сынарсың, туйдым диярсең; давыл булып килгән мәлләремдә тау башындагы чал наратны урталай сындырдым, гарасат булып йорт түбәләрен каерып алдым, капка баганаларын аударып төшердем, имәндәй ирләрне бауга менгердем; сиңа – буеңның зифалыгын күрсәтергә теләгәндәй, гел төп-төз булып, башыңны күтәреп йөрергә гадәтләнгән, кара бөдрәләрен иңбашына тараткан, керфекләренә сөрмә тарткан, бит очларына кершән тигергән, бизәнеп-төзәнеп йөргән юка гәүдәле бер хатынга гына көчем җитмәс дисеңме әллә?» – дия-дия, язмыш каһкаһәләп көлә, мине үртәргә, чыгырымнан чыгарырга, тезләндерергә җыенамы?..

*курып – диал., кызганып, кайгыртып.

 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

Фото:https://in.pinterest.com/

 

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №1, 2021 ел.

 


Комментарий язарга