Логотип «Мәйдан» журналы

Һәркемгә бер кояш (Ахыры)

Повестьның ахыры.

Башы: http://maydan.tatar/news/chechme-eser/herkemge-ber-koyash-povest

***


Zuhra. Мәктәп капкасыннан чыккач, инде йөгереп кенә әнкәй янына сугылырмын, Зәлиямне алып кайтырмын дип адымымны кызулаткан гына идем, артымнан Илүсәнең әтәч кикригедәй кызыл «Ниссан»ы куып тотты.
Без аның белән бергә укыдык, алай артык ахирәтләр түгел, бары тик сабакташлар идек. Авылда ире белән үз кибетләрен ачып, сәүдәгәрлеккә керешеп караганнар иде дә, мантып китә алмадылар. Авыл кешесе кызык бит ул: боларны баетып ятканчы дип, онын-тозын район үзәгеннән ташыса ташыды – янәсе, анда базада алса, «Пятерочка»га керсә, ике-өч тәңкәгә булса да очсызрак – үз авылдашының кесәсенә акча керүдән куркып, кибетләренә сукмак салырга ашыкмады.
Дүрт ел элек Илүсәне башта район советына депутат итеп сайлаганнар иде, аннан авыл җирлеге башлыгы дип билгеләделәр. Менә шуннан соң безнең юллар әледән әле очраша башлады. Нинди генә эшкә тотынмасын, мәктәпне төп таяныч итеп күрде Илүсә.
Менә әле дә тормозына каты итеп басып, янымда кырт туктавы юкка түгелдер...
– Зөһрә, утыр, малай, какраз син кирәк идең! – Илүсә, ут чыккандай кабаланган кыяфәт белән, тәрәзәсен төшереп кенә кул изәде дә, мин ярар дигәнче, эчтән үрелеп теге як ишекне ачып та өлгерде.
Җыелышларда, очрашуларда гына бер-беребезгә Әхтәмовна, Сабировна дип дәшәбез без, икебез генә калганда, гап-гади классташлар булабыз да куябыз.
– Бая гына районда җыелышта дип язган идең түгелме ватсапка? Җенннәрең йөртә инде әллә үзеңне?.. – дип сөйләнә-сөйләнә янәшәсенә кереп утырдым, магнитоласыннан «Кочаклама яратмыйча» дип «агылган» җырның тавышын ябып куйдым.
– Шуннан кайтып килеш... Малай, башта синең белән сөйләшсәм дигән идем... Кая, идарәгә барыйкмы соң инде...
– Алай йөрергә вакыт юк, әнкәйгә кереп Зәлияне аласы бар. Ник, дилбегә буе түгелдер бит сүзең? Смотр концерты гына димә, тугызларны укудан бүлә торган түгел...
– Анысына иртә әле... – Илүсә машинасын тыкрык буеннан борды да, әнкәйнең капка турысына җитәрәк янә баягыча кисәк кенә тормозга басты. Маңгаем белән чак алгы тәрәзәгә бәрелмәдем. – Әй, шушыны... Катырак басыла да китә... Болай машинада утырып кына сөйләшә торган сүз түгел инде түгелен... Аптыраган, малай... җыелыштан соң глава үзенә чакыртты. Инде онытты, тынды бу дигән идем...
– Нәрсә, тагын мәктәпне кыскарту турындамы?
– Кемгә нәрсә – кәҗәгә кәбестә, ди. Син мәктәпне уйлыйсың... Түгел шул, тагын әлеге дә баягы ферма турында сүзе. Янәсе, безнең авыл читендә зират артындагы фәлән гектар җир чәчүлек җирләре буларак яраксыз, анда дуңгыз фермасы торгызудан да отышлысы юк... Бер ел эчендә ферма китерәчәк керемне инде тиеннәренә кадәр санап куйган, ушың-акылың китәрлек!
Чынлап та, мин, ушым киткән кешедәй, Илүсәнең тиз-тиз ярсып сөйләүдән кызарып чыккан йөзенә карап каттым. Бусы ни дигән сүз тагын?! Чип-чиста татар авылына, егерме беренче гасырда, инде дуңгызның үзе дә, сүзе дә харам бер нәрсә икәнлеген адым саен раслап, хәтта шәһәрләрдә дә мәктәп-бакчаларга, кибетләргә хәләл ризыклар кереп барган бер чорда, шушы хайванны китереп тутырмакчы булалармы? Мондый афәт байтак еллар элек татар авылларының йөзен каралткан булган бит инде. Янә шул ук тырмага басмакчы булалармы?
– Тукта, ә нигә «тагын» дисең? Әле безнең авылда бу хакта сүз чыкканы юк иде бит. – Минем сагая төшеп биргән соравыма Илүсә тиз генә җавап кайтармады. Башын читкә борып, урам читендә бастырыклап тутырылган чүп капчыкларына карап торды.
– Бар иде. Яз көне дә ябык җыелышта дуңгызчылыкны алга җибәрү турында нотык тоткан иде. Ул чакта безнең авылны сүз уңаеннан әйткәндәй генә телгә алган иде. «Уңай шартлар бар», дип. Хәзер ныклап тотынмакчы...
– Тотына алмас. Авыл халкыннан имза җыярбыз, моңа бит берәү дә риза булмаячак. – Шулай дисәм дә, әлеге минутта эчемә шом йөгерми калмады. «Эш урыннары, менә дигән хезмәт хакы булачак», – дип майлы вәгъдәләр бирсәләрме? Бүген «ферма кирәкми» дип кул күтәргән халык иртәгә үк төзелешне тизләтүне сорап йөгерәчәк...
– Аптыраган инде. Җыелыш җыйганчы, ипләп кенә һәркем белән сөйләшеп чыгаргамы соң...
– Үзенә нәрсә дидең соң?
Илүсәнең йөзенә мәк чәчәгенең алсулыгы йөгергәндәй булды. Әйтмәсә дә аңладым. Ул һәрнәрсәне кырык кат үлчәүгә салып, сүзләрне сайлап кына сөйли белә...
– Нәрсә дим? Халык белән киңәшермен, дидем. «Халык белән эшли белергә генә кирәк!» дип озатты – шул булды.
– Ярар, сүз үтәрдәй һәркемнең ишеген кагып чыгарбыз, кул кушырып утырмабыз анысы...
– Шуңа әйтүем инде, синсез булмый, малай. Сине җеннәрең эшләтә, ахры: сүзеңне дә тыңлата беләсең, булмастайны да эзләп табасың, кешенең күзенә карап әйтәсең... Минем ише җебегән түгел.
Илүсәне дә җебегән дисәң!.. Салпы якка салам кыстырырга гына маташуы.
– Я, я, үзеңне бетереп ат тагын! – Тыенкы гына көлеп куйдым.
– Ник, әллә арттырып әйтә дисеңме? Ул англичанкаңны гына кара, килгәндә, бөтен кеше бот чапкан иде, имеш, күп булса, берәр ай торыр да шәһәренә таяр... Китү турында ике ятып бер төшенә керми, синең шикелле, мәктәп дип береккәнгә охшаган...
Ангичанка дип Илүсәнең Регина Нәкыйповна турында әйтүе. Авыл халкына тел чарларга бер сәбәп булды инде ул. Мин аны Казанга үзем барып, үзем табып, яшь белгеч буларак авыл мәктәбенә үзем кодалап алып кайттым. Чит телләр бүлеген тәмамлаган, чит илләрдә стажировка үтеп, дөнья күрергә өлгергән кызның безнең өч урамлы авылда эшләп калырына башта беркем дә ышанмаган иде. Үзе чибәр, аягында ап-ак кроссовкалар, аркасында рюкзак, битендә – ярты йөзен каплаган кара күзлек... Кечкенә дә төш кенә булып чыкты ул: балаларны үзенә чәкчәк балыдай беректтерде дә куйды. Эш урыны, хезмәт хакы дип түгел, өйрәтим дип эшли. Өч ел эчендә безнең укучыларның күбесе инглиз телендә үзеңне сатып җибәрерлек итеп сөйләшә башлады. Шулай булырга тиеш тә! Авыл мәктәбе дип, аңа икенче, өченче сортлы итеп карамасыннар иде! Безнең балаларның өстенлеге күпкә зуррак: алар татар телендә әлегә камил сөйләшә. Бөтен кичәләрдә, концертларда һәрберсен сәхнәгә чыгарырга, кыюлыкка, кеше белән аралашырга өйрәтергә тырышабыз. Аларның русча да, инглизчә дә белүе – заман таләбе, ә безнең мәктәпнең заманнан артта калырга исәбе юк. Менә шул мәктәпне ни өчендер кирәксезгә санап, ябабыз дип атлыгуларына каршы тора алырбызмы, үзебезнең генә көчебез җитәрме – белмим...
Илүсә белән иртән идарәдә тагын очрашып сөйләшербез дип хушлаштык.
Әнкәйнең яшелгә буялган койма-капкасы мине чүгә төшкәндәй каршы алды. Түр бакчадан үрелеп караган миләш куагының яфракларына шәфәкъ алсулыгы кунган. Елмаюын яшергән оялчан кызлардай, тәлгәшләре дә башларын ия төшеп утыра. Тормыш мизгелләремдәй ачылыгы өченме, белмим, әллә нишләп яратам шушы җимешләрне. Хәтерлим, әле кызчык кына чагымда, җәен, алсуланып килгән миләшләрне кәтүк җебенә тезеп, үземә муенса, беләзек ясый идем. Кызыгыпмы, онытылып китепме, авызыма капкан мәлләрем дә була иде – «ачыыы!» дип чыелдап, йөземне сытып, авызымны бөрештереп, ялт кына төкереп ташлыйм. Әнкәй күреп калса:
– Һиии, бала, бала... бу да булдымы ачы... Тормыш итүне тоташ бал диярлекме... – дип, минем башка барып җитмәслек әллә нинди сүзләр әйтеп куя иде.
Әнкәйнең фал китабы ачуы булмаса да, минем тәкъдиремә язылганны беркадәр алдан күрүе диярсең...
Ишегалдына караган тәрәзә кәрнизенең яшел буявы кубып, купшакланып тора иде. Баскычта яткан каз канатын кулыма алып, тузанга әйләнгән буяуны җиргә себереп төшерергә теләдем. Мондый канат авылда гына түгел, илдә бердер, мөгаен. Элегрәк мин аны әнкәй күрмәгәндә ялт кына чүп савытына ыргытып, баскыч төбенә кибетнең таяклы чүпрәген яки саплы щетка сөяп китә торган идем. Янәсе, идәнне үзе юа торган роботлар чыккан заманда кем инде каз канаты белән баскыч себерсен, юклык заманмыни... Икенче килүемдә шул ук – очлары мәче кимергәндәй шәрәләнеп калган канат каршы ала...
Канат белән пыяла читендә челтәрләнеп торган ефәк пәрәвезгә үрелгән мәлемдә, өй эчендә – каршы як диванда Зәлиям белән рәсем ясап утырган әнкәйне күреп алдым. Әнкәй җаным, картаеп килгән көнеңдә миннән игелек күрәсе урында, әле дә булса дөньяның бар йөге, авыр мәшәкате синең өстеңдә бит...
Карашымны тоепмы, әнкәй дә башын күтәрде, елмаеп миңа кул изәде, Зәлиямә нидер әйтеп, тәрәзәгә ымлады. Кызым, авызыннан телен чыгарган халәттә, күтәрелеп кенә карады да итәгендә яткан альбомына иелде.
Өйгә керүгә, кечкенә якта иң тәүдә борыныма газ исе килеп бәрелде. Күрәсең, түрдә, плитә өстендә утырган чәйнек ташып түгелгән дә газны сүндергән. Узып, газ кранын боргач, форточканы ачтым. Ул арада әнкәй дә кузгалып чыкты, аның артыннан иреннәрен турсайткан кызым пәйда булды. Әбисенең итәген йомарлап тоткан, икенче кулында инде альбомнан ертып алырга өлгергән рәсеме. Бераз чыгынкырак күзләрендә беркем дә төшенеп бетә алмас төпсез караш. Аның кебекләрнең акыл үсеше без үлчәгән берәмлекләр белән туры килми, аларның үз дөньялары, үз гамьнәре. Шул ук вакытта менә бит кызымның күзләрендәге миңа булган үпкәне күрмәс, аңламас өчен тома сукыр булырга кирәк: көн буе мине күрми торуына үпкәләве моңның үзе булып тама.
– Ай-вайкаем ла, чәй куйган идем, гел онытканмын, – дип бот чаба-чаба, әнкәй газ плитәсе янына ашыкты, Зәлия, аның чабуына ябышкан килеш, артыннан өстерәлде.
– Кызым, кояшым, кил әле, кочаклыйм үзеңне! – дия-дия, сумкамда йөргән нәзек кыллы пумала белән каплы буяуны алып, балама суздым. – Күр әле, нинди матур буяулар алдым үзеңә!
Кызымны «эретә», бер урынга «кадаклап» утырта торган бердәнбер чара – рәсем ясау. Алайса, бөтерчек белән бер ул, аз гына да күздән җуя торган түгел. Кулына каләм яки пумала алса гына башка дөньяга чума. Кайчак аның рәсемнәренә карыйм да, әллә соң мондый балалар бездән күпкә акыллырак микән, без күрмәгәнне күрә, без тоймаганны тоя, без белмәгәнне белә микән, дип уйланып торам. Рәсемнәрендә – шулкадәр яктылык, аларда – кеше дә табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Аларда кеше кояшның үзе булып елмая, йолдыз булып көлә, гөнаһсыз ак болыт булып йөзә, ап-ак чәчәк таҗы булып җилдә бөтерелә. Кызым ясаган рәсемнәрдә мин гөрләп-күкрәп торган тормыш күрәм. Сабыемның күзләренә дөнья менә шундый аллы-гөлле төсләрдә күренә! Кем белә, бәлки без яшәгән дөнья асылда да нәкъ шундый төсләрдә чагыладыр ул? Безнең күзләр генә кара тасма белән бәйләнгәндер дә ихтыярсыз шул каралыкны гына күрергә мәҗбүрбездер...
Эх, кызымның шушы рәсемнәреннән кечкенә генә бер күргәзмә ясарга иде! «Кояш» балаларының кояшлы күңелен башкаларга да күрсәтергә иде!.. Әлегә бу уйларым хыял булып кына кала бирә. Мин зур калаларның картиналар галереясы турында әйтмим, район үзәгендәге музейның бер залында оештыру мөмкинлеге табылса да ярар иде. Бу хакта сүз кыймылдатып караганым булды – бихисап бюрократик киртәләрне җиңү юлын ничек тә табар идем анысы, кешеләр күңелендәге таш кыяга бәрелеп, хыяллар кайчак тары бөртеге урынына таралып төшә икән...
Шулай да мин аның рәсемнәрен бөртекләп җыеп барам, кызымны сәнгать мәктәбендә укыту турында хыялланам, ул хыялларның тормышка ашачагына өмет итәм...
Ә нигә әле хыялланмаска? Дөньяда безнең Зәлиябез кебек диагнозга ия кешеләр арасында дөньяда нинди генә талант ияләре юк! Кайберәүләрнең картиналары король мәктәпләрендә эленеп тора. Сиднейда яшәүче Джози Вебстер картиналары Австралиядә генә түгел, дөньякүләм танылу алган. Нью-Йорк егете Дэвид Кенворд, Калифорниядән Энтони Чайлдс рәсемнәренә күз салыгыз...
Кызымның рәсемнәрен башкаларга тәкъдим итеп, яшәү матурлыгы турында сөйлисем килә минем. Бу җиһанда һәркемнең үз күңел күзе барлыгы турында сөйлисем килә. Безнең җәмгыятьтә тыңлаучы табылырмы – үземә үк шикле тоелган сорауларны читкә куып, хыялларыма ышанасым килә...
Raiskabirov. Зәлиянең рәсемнәрен бәлки безгә дә күрсәтерсез...
Zuhra. Рәис, кызыксынуыгыз өчен рәхмәт)
 
* * *
Zuhra. Алсу Госмановнаның тавышы үзенекенә охшамаган иде. Әллә каян, гөбе төбеннән яңгырагандай ишетелә, җитмәсә, кызу-кызу сөйли, һич кенә дә аңлап өлгермәле түгел.
– Зөһрә Әхтәмовна, сез мине мыскыл итәсезме? Мин нормально сөйлим, ишетелмәскә никак не может!
Менә монысын аңладым. Ярсып кычкыруы булдымы, элемтә рәтләнеп киттеме...
– Тыңлыйм, сөйләгез, – дидем мин тыныч булырга тырышып.
– Завучларның ватсабына барысына да смс яздым, тиз арада җавап бирегез дип кисәттем! Бер сезнең мәктәптән җавап юк! Хәтта хатны ачып укучы да юк!
– Тәнәфескә хәтле әле унбиш минут бар, Алсу Госмановна, сез моны үзегез дә беләсез. Завучыбыз тугызынчыларда дәрестә. Безнең мәктәптә укытучыларга дәрес вакытында телефон куллану, ватсаптан язышу тыела, бу кагыйдәбез хакында да беләсез.
– Миңа тугызынчыларның бөтен данныйлары кирәк, от и до! Сәгать унбергә кадәр җибәреп бетерергә тиешләр иде! Бер сәгать элек хәбәр иттем шулай дип!
– Беренчедән, мондый мәгълүматлар ел башында тупланып, мәгариф бүлегенә шул чакта ук тапшырылды, алар сезнең кайсыдыр папкада ята. Икенчедән, шулай унбердә кычкырып янарлык ашыгыч эш булгач, ник сез аны минуты килеп җиткәч хәбәр итәсез? Гафу итегез, болай дип сездән беренче кат кына соравым түгел... – Чыннан да, ел дәвамында безнең Алсу Госмановна белән корган «әңгәмәләребез» күп очракта минем шулай капкачын сикертә-сикертә кайнаган чәйнек хәленә килүем белән төгәлләнә. Аннан, ничек кызган булсам – шулай сүреләм.
Гадәттә, башкалар Алсу Госмановнаны тәкәббер дип саныймы, каты бәрелеп, үзләренә зыян китерүдән куркамы – аның яныннан ераклашкач кына, күлне күккә асардай булып батыраялар, тетмәсен язгы йон урынына тетеп аталар... Минем сабырлыгым үзе янында ук шартлый: укытучыларыма, укучыларыма саксызрак бәрелә башласа, ут күзенә эләккән коры чыра шикелле, дөртләп кабынам да китәм. Телефон аша әрепләшү дә күңелле хәл түгел түгелен, тик җаның актарылган мәлдә, мәктәп директоры булсаң да, сабырлык дигәннәре тузганак таҗыдай җилгә тарала да куя шул.
– Зөһрә Әхтәмовна, мәктәпләрдә прокуратурадан тикшерүләр башлануы турында беркөнге киңәшмәдә уйнап кына кисәтмәдек! Зинһар, тагын мөгез чыгарырга тормагыз! Татар теленнән бөтен эш планнарын, журналларны, коридордагы стендларны тиз арада русчага әйләндереп бетерегез дигән идек, ничек анда сезнең?..
Миңа ничек тә тыныч булырга кирәк иде.
– Без – чип-чиста татар авылындагы татар мәктәбе! Ни өчен әле мин мәктәп түренә үзебезнең ана телендәге сәламләү сүзен язудан баш тартырга тиеш?! Шуны аңлатыгыз башта! Татар теле кабинетына Тукайның шигырен русча язып куярга кушасызмы? Туган тел турындагы дәрес материалын да русча язарга дисез, димәк...
– Мин әйтмим! Өстәгеләр шулай куша! Нигә дип кенә нервымда уйныйсыз икән сез? Мин уйлап чыгарган законмыни, мин гаеплемени? – Алсу Госмановнаның тавышы калтырап ук китте, «мин»нәре торган саен ешрак кабатлана башлады. – Атна ахырында мин үзем килеп тикшереп китәм, бөтен районны позорить итәсе булмагыз! Кисәтү шушы, Зөһрә Әхтәмовна!
Башланган сүзне ярты юлда ташлап калдырасым килми иде. Иртәме, соңмы, уйлаганымны барыбер әйтәчәгемне беләм бит. Кабадагы җеп түгел – нигә сузарга?
– Алсу Госмановна, ә нигә без, бөтен директорлар, укытучылар, менә сез үзегез – барыбыз бер булып «юк!» дип әйтә белмибез? Әйдәгез, бер киңәшмәдә җиткерегез шушы фикерне: без үз телебездә сөйләшергә, үз телебездә язарга, үз телебездә укырга хокуклы дип җыйнаулап торып әйтик. Беребез дә дәшмәгәнгә күрә авыздагы телне дә кисеп алалар бит болай булса...
– Зөһрә Әхтәмовна! Сез.. сез... саботаж оештырырга кушасызмы? Сез бит бу сүзләрне юри, минем йөрәгем ярылсын дип әйтәсез, шулаймы? – Трубканың теге ягындагы тавыш, буылып калгандай, кырт өзелде, күрәсең, Алсу ханым кулындагы телефонын читкә тотып атты.
Башымны ике кулым белән тотып, өстәлгә иелдем. Болай да артык зур булмаган кабинетның стеналары миңа таба шуышып, түшәме тәбәнәкләнеп, гүя тәнемне генә түгел, рухымны сытарга, изәргә җыена – иңбашларыма шулкадәр авыр бер тойгы сарылды. Мондый сансызлыкны һәм мондый мыскыллауны мәктәп диварларының әлегә тиклем күргәне булмагандыр: туган тел, ана теле, татар теле укытучысы үз дәресенең кәгазь-документларын чит телдә язарга тиеш. Болай да, ике ел элек, уку елы башланып киткәч, татар теле дәресләре кинәт кыскартылып, укытучылар өр-яңа планнар төзергә мәҗбүр булдылар, дәрес сәгатьләре, аның белән бергә хезмәт хаклары киселде. Шуның белән бергә күпләрнең өмет канатлары да киселде... Шәһәрдә рус балаларын татар телен өйрәнүдән «азат итү»дән башланып киткән ыгы-зыгы инде олы туфанга әверелеп килә. Нигез салынганнан бирле үз бишегендә туган телендә тирбәлгән татар авылын да тирән упкынга этеп-төртеп маташалар. Җан түренә утлы кисәү белән органы – җиде-ятлар түгел, үз кавемдәшләребез! Һәр боерыкка ләббәйкә дия-дия, урталайга сынып бил бөгүне хокуксызлыкка сылтарга кушасызмы, куркаклыккамы? Бүген – туган теленнән, иртәгә – туган иленнән, аннан – ата-анасыннан йөз чөерергә әзер буын тәрбияләргә җыенуыбызны ни өчен бик азлар аңлый?..
Өнсез диварлардан җавап көтү мәгънәсезлек иде. Башымны күтәреп, тәрәзәгә төбәлдем. Кояш та, гаҗизлектәнме, читкә борылган. Киң авызлы чүлмәкләрдә утырган гөлләрнең дә яфраклары җыерылып, салынып төшкән... Ә бит нибары бер йотым су кирәк үзләренә, хәзер терелеп китәчәк алар, җылы караш, теләктәшлек тоеп, иртәгә үк чәчәккә бөреләнәчәкләр...
 Alisacafina. Мин үзем мәктәп темасыннан ерак кеше, дөресен әйтсәм, артык кызыксынганым да юк. Төпчек улым укыган мәктәптә бер елны бөтен ата-анадан гариза яздырдылар, безнекеләрнең күбесе «родной язык» итеп рус телен укытыгыз дип язды. Мин дә шулай дидем. Үзебез авылда юньле-рәтле русча белми укыдык, шәһәргә килгәч чиләнеп зык күрдек. Ичмаса, балалар шулай интекмәс, укысыннар русча, аннан ни зыян? Быел олысының БДИ бирәсе елы, татарча бирергә ярамасын – нигә дип мин аны татарча укытыйм? Аңламый да ул аны. Өйдә энесе белән дә русча гына сөйләшәләр, дуслары белән дә. Минем алар белән сөйләшеп утырырга вакыт булдымы, бармы? Иртән китәләр, түгәрәгенә, тегесенә-монысына йөреп, кич кайтып керәләр. Мин кайчан аларны татарчага өйрәтеп утырыйм, төнләмени? Кырык эш кырык якка таралып ятканда... Ашарга пешер, кереңне куй, үтүклә, идәнеңне ю... Зарланмасам да, шул тормышны берүзем генә сөйрәп барам бит...
Авылда рәхәт иде ул, ичмаса, без кечкенә чакта мал арасында да, бакчада да әткәй-әнкәй янында уралып үскәч, бөтенесе колакка кергән. Таш калада яшәп, балалар түгел, кайбер сүзләрне үзебез онытып барабыз. Беркөн күрше хатыны башлангычтагы улының өй эшен күтәреп кергән: аһәң дигән сүзнең ни икәнен сорый. Тәки исемә төшерә алмадым. Әллә белеп онытылган, әллә бер дә ишеткәнем булмаган...
Зөһрә, ник сез тел дип, эш дип шулкадәр өтәләнәсез? Ул балаларның ата-анасы бар – ничек укытырга телиләр – шулай хәл итсеннәр. Бу бит аларның шәхси эше. Сез, директор була торып, үзегезгә районнанмы, министрлыктанмы килгән фәрманнарны үтәргә җыенмавыгыз турында горурланган кебек язасыз. Әгәр һәркем үзе ничек тели – шулай эшли башласа, нәрсә була соң инде ул? Минемчә, үзегезне болай тотуыгыз сезнең холкыгызга бәйле: сез артык горурдыр, мөгаен. Һәм проблемаларда гел башкаларны гаепле итеп күрергә телисез. Главаның сезнең мәктәпне ябарга җыенуы бик аңлашыла: җитәкчесе шундый булгач, димәк, андагы укучылар да шундый ук тискәре холыклы, үзсүзле, беркемгә буйсынмый торган булып үсә. Шулай түгелмени?
Raiskabirov. Зөһрә ханым, мин дә мәктәптән ерак кеше... Шулай да социаль челтәрләрдән дә, газеталардан да байтак укыганым булды: мәгариф системасындагы үзгәртеп коруларга, татар теленең мәктәпләрдән кысрыклануына Казандагы «Солнце» мәктәбе директоры, рус кешесе Павел Шмаков кына каршы чыкты түгелме соң? Калган бер генә укытучының да, директорның да ни телевизордан, ни газета-журналлардан бу хакта зурлап сүз кузгалтканы күренмәде. Менә сез дә үз фикерләрегезне ябык аккаунтта, бик тар даирәдә уртаклашасыз. Нәрсә бу: сезнең тарафтан тәвәккәллек җитмәүме?
Zuhra. Бәлки. Мескенлектән качарга теләп, башны тәвә кошыдай комга яшерүдер... Көрәш серен белмәүдер. Белергә омтылмаудыр. Омтылып та, каерылган канатларны кочып, япа-ялгыз басып калудыр...
 

 

***


Zuhra. Зөфәр бүген машинасын гаражга да кертеп тормады. Капка төбенә ничек кайтып туктаган булса, шул рәвешле калдырды да өйгә үтте.
Ул торган саен үз эченә бикләнә бара. Көне ничек үткәне хакында сораша башласаң, бер сүз белән «ярыйсы» дип куя да авызны каплый. Күзләрендә сәер бернәрсә чагылып китә дә мине тәмам пошаманга сала. Юк, ул исерек түгел, башка гамьгә кереп чумгандай күренә. Әнкәй аңа бу араларда, җай чыккан саен, догалар өйрәтә. Коръән китабы турында, Аллаһы Тәгалә турында сөйли. «Кияү, нигә соң син җаныңа тынгылык сорап дога кылмыйсың, нигә Аллаһтан сорамыйсың?... Еламаган балага имчәк каптырмыйлар, сорамасаң, кем китереп тоттырыр дисең...» – дип, йомшак кына битәрли-битәрли, инануның коч-кодрәте турында үзе белгәнчә аңлата. Ирем каршы дәшми генә тыңлый, әнкәйнең күңеле булсын өчендер, аның янындагы китапларны тотып-тотып караган була...
Аның, башка бер яссылыкта адашып йөргәндәй, билгесез ноктага төбәлеп, тораташ булып утырулары ешайды.
– Зөфәр, болай булмый, үзеңне юкка чыгарып туктыйсың! Врачка барыйк, психологлар белән сөйләшик! – Ничә әйтеп тә җавапсыз киртәгә бәрелеп чәчрәп төшкән сүзләремне тагын, тагын кабатладым.
Ирем алдына китереп куелган тәлинкәгә аптыраган йөз белән карап куйды. Кашыгы белән кайнар борщны болгатты, дәшми генә савыттагы ипи телеменә үрелде.
Сүзсез тынлыктан чигәләрем зыңгылдый башлады.
– Мин авыру түгел! Нигә миңа врач?! – Ниһаять, тупасрак итеп булса да, җавап кайтарды.
– Син мондый да түгел идең! Без сөйләшеп туймый идек! Нинди авыр уйлар баса башыңны, бәлки сиңа ярдәм кирәктер? Нигә берни әйтмисең, ник үзеңә йомыласың? – Түгәрәк тактага куеп кискән ипи телемен, саташкан кешедәй, суыткычка тыгып ятам икән – кире алып, савытка салдым. Кулымдагы пычакны әле дә булса сабыннан каты итеп кысып тотканмын – гүя кемдер минем өстемә ташланырга тора да мин үземне якларга әзерләнәм.
Зөфәрнең миндәге пычакка карап торуына игътибар иттем дә, кулларым, хәрәкәтләренә буйсынмыйча, пычакны суыткычка (тагын саташуыммы?) тыгып куйды.
– Элеккечә тынычлыкта яшисең килмимени соң синең? – Белмим, бу сүзләр тел очымнан үзеннән-үзе тәгәрәдеме, иремнең күзләренә карамыйча гына, кулларымның калтырап торуына игътибар итмәскә тырышып, өстәл уртасына тоз белән борыч савытын утырттым. Сөйләшсен, дәвам итсен, күңелен бушатсын, дәшми генә утырмасын...
Тик ирем башка сүз катмады. Буш карашын тагын билгесезлеккә төбәде.
Нишләптер ул авырлыклардан бик тиз сынып төште. Югыйсә, күрер күзгә һич кенә дә җебегәнгә охшамаган ир-егет иде бит ул!..
Баланың беләгенә кадалган шырпы ананың йөрәген каната, диләр, һай, ата кешенең дә йөрәге таш түгел шул... Ярый ла без, хатын-кызлар, күз яшьләренә кушып, әрнү-сагышларны да, хәсрәтләрне дә бераз юып төшерәбез. Ир-ат ни сәбәпледер күз яшен күрсәтүне көчсезлеккә саный, йодрыкларын төйнәп, яралы җанвар урынына үксеп-үкереп бер бушанасы урынга, барысын да тамчы-тамчы итеп йөрәгенә җыеп бара. Ул тамчылар кирпеч калынлыгы ташка әверелгәч, аракы белән юып төшерергә омтылалар да шуның белән башкаларның бәгыренә пычак-пычак яра сызалар...
Зәлиямә ун яшь. Шушы бер кишәрлек гомер аралыгында кызыбызның йөрәгенә ясалган операцияләрне без бергәләп күтәрергә тырыштык. Балабыз яшәү белән үлем арасында бәргәләнгәндә, табиблар алдан ук: «Бернинди гарантия бирә алмыйбыз», – дип кисәткәндә, мин тәкъдирдән берничек тә уза алмаячагыбызны яхшы аңлый идем. Көтәргә, түзәргә, сабыр итәргә генә кала – башкача ни кыла ала идек соң?
Ир-атларга исә сабырлык чишмәсеннән йотымлап түгел, учлап-учлап сулар эчерәсеңмени...
Беренче тапкыр операцияне Зәлиягә өч айлык чагында ясадылар. Атна буе башта төрле анализлар алып, баланы тикшереп торганда, мин үземнең тынычтан да тыныч булуымны аңлап бетерә алмадым. Әйтерсең, чит-ят берәүнең тормышы кинокадр рәвешендә минем янәшәмдә көзгедәге кебек чагылып бара, мин ул берәүгә читтән карыйм да, аның сабырлыгына сокланам; баласына беркадәр битараф тоелган карашына нәфрәтләнәм; чал чәчле доктор, палатага кереп, булачак операциянең баскычлары, аннан соң күзәтеләчәк ситуацияләр турында сөйләгәндә аңлаган кыяфәттә утыруына гаҗәпләнәм... «Үпкәгә кровотокны киметер өчен “операция Мюллера” дигән ысулны кулланачакбыз... Донорлар кан бирде, кан җитәрлек... Операциядән соң 99 процент очракта – пневмония булуы ихтималы, 90 процентта – летальный исход...» Бу төшенчәләр миңа әллә нинди куркыныч нәрсәләр турында сөйли һәм шул ук вакытта берни дә сөйләми кебек... Доктор тигез тавыш белән тагын сүзен дәвам итә, миңа кул куйдыра да чыгып китә...
Операциягә кадәр булган бу тынычлык балама укол ясап, залга алып кереп киткәндә давыл булып кубарылды. «Исән генә калсын! Яшәсен генә!» Шәрә тәненә ак җәймә ябылган кызымның бераз алсуланып торган түгәрәк йөзенә, йомык күзен каймалаган туры керфекләренә карап туймас булып томырылып карадым да шул мизгелдә сулкылдап елап җибәрдем. Беркөн генә күрше палатадагы яшь ананың кечкенә улын операциягә алып киткәннәрен барыбыз бер булып озатып калган идек. Соңыннан врачлар аның гомере өчен төн буе көрәштеләр. «Спайкалар күп диделәр, белмим, шанс юк дип куркыталар...» – Коридорда ишекле-түрле йөргән әнисе, чарасызлыгын күзенә кадәр үк төшереп бәйләгән яулыгы астына яшереп, әллә үзен, әллә безне куркыныч хәлгә алдан ук әзерләгәндәй, шулай дип әйләнеп килгән саен кабатлады. Ябык ишек артыннан калын тавышлы докторның: «Заряд!» дип әмер биргәне ишетелә. Күрәсең, баланың йөрәге туктаган саен электрозаряд бирүләре... Андый мизгелдә коридорда үле тынлык урнаша, барыбыз да сулышсызга әвереләбез... Алып кала алмадылар ул малайны, җәннәт кошына әверелеп, китте дә барды. Әнисенең: «Мин моңа әзер идем», – дип сулышы кысылып, көчкә тын алып әйтүе, ишеккә сарылган халәттә аңын җуеп егылуы бу әзерлекнең ни хакка торуын күрсәткән иде...
Мин дә әзер кебек идем. Яхшысына да, яманына да. Хәл белергә килгән каенанамның: «Нәселдә булмаганны... Нәселдә булмаганны... Нәселдә булмаганны...» дип читкә борылуы, оныгын кулына да алып карамавы, «мондый баланы ничекләр үстерербез» дигән сорауның башымда бертуктаусыз зеңгелдәп торуы уйларымны бер ярдан икенче ярга дулкын урынына китереп сылый. Мин үзем белән үзем көрәшәм...
Ул көннәрне миләш төймәседәй беләзек итеп тезәсе килми дә соң... Тик мизгеле дә онытылмый, утлы куз шикелле, ялтырап искә килә дә төшә...
Залдан каталкага салып алып чыкканда, мин акка төрелгән уч төбе тиклем генә төенчек күреп калдым. Бу – минем сабыем иде. Яшел киемле егетнең: «Мамочка, барысы да уңышлы чыкты», – дигән сүзләре томан аша гына ишетелгәндәй булды, балама үрелгән кулларым һавада асылынып калды. Мин аңыма килгәндә, баламны реанимация бүлегенә алып киткәннәр иде. Өч көннән соң сабыемны интенсив терапия бүлегенә күчергәндә, ике күзе генә утырып калган иде кызымның. Ябыккан, чынаяк керәчедәй, ап-ак булып калган. Бөтен тәнендә датчик. Муенында – катетер. Шприцны пластырь белән ябыштырып куйганнар, селкенмәсен дип гел карап кына торырга кирәк. Шәфкать туташы керә дә укол ясап чыгып китә. Учны күкрәккә куеп, баланың аркасына суккаларга куша, еласын, ди. «Так надо, чтобы мокрота не застаивалась», – дип елмая ак калфаклы яшь кенә кызыкай, «Елагач, теккән җире ачылмас микән соң?» – дип борчылуыма җавап итеп...
Нарасыебызны шул кыяфәттә күреп киткәч, Зөфәр миңа: «Зөһрә, онытылганчы исерәсем килә, ачуланма, яме... Кайтышлый аракы кереп алдым әле. Ренат кунарга әбисе янында калды», – дип үзе үк шалтыратты...
Икенче операциягә кызыма өч яшь тулгач бардык. Бераздан Зөфәр дә безнең янга хәл белергә килде. Палатадагы хәлсез сабыйларны, кайсының муенына, кайсының башына кадалган шприцларны, шуларга тоташтырылган капельница бауларын, кыймшана күрмәсен дип энәләрдән күз алмыйча утырган әниләрне, Зәлиябезнең бу юлы да тере мәет кебек хәлсез гәүдәсен күргәч, ике кулы белән битен каплады да бик озак шул халәттә утрыды. Ни сабырлык белән күз яшен эчкә йоткандыр... Шул чагында аның да аркасын төя-төя елатырга кирәк булгандыр ла соң, кемнәр белгән...
– Зөһрә, син ничекләр түзәсең монда? – Иремнең күз алдында салынып төшкән иңбашлары дерелдәп куйды. Ул, буыла башлагандай, кыска җиңле ак күлмәгенең башта бер, аннан икенче төймәсен ычкындырды. Дулкын чәчләрен тыңлатырга теләгәндәй, кат-кат башын сыпырды. Таяныч эзләгәндәй, Зәлиянең җәймә астыннан күренеп торган үкчәсен учына алды.
Мин инде елап арыган идем.
– Операциядән соң волокардин да, пустырник та эчерделәр үземә, «лошадиная доза» дия-дия сыйладылар, – дидем мин, елмаерлык көч туплап. – Куркынычы артта калды, әтисе, борчылырга кирәкми, – дип әллә иремне, әллә үземне ышандырырга маташтым. – Йөрәгенә ике камералы электрокардиостимулятор куйдылар, дүрт елга, диделәр. Аннан алыштырасы була икән.
Ирем тагын сүзсез калды. Карашын тын алганы да сизелмәгән кызыбызга, аннан миңа күчерде.
Өстемдә элегрәк ыспай гына ятып торган чәчәкле халатым тәмам киңәеп, салынып төшкән иде – күз яшьләре һәм йокысыз төннәр эзсез үтми, ябыгып, төссезләнеп калганымны бик яхшы беләм. Чәчләр ничек эләкте шулай каптырып куелган, аякта – гадидән дә гади башмак...
– Син үзең өзлегеп китә күрмә инде, әнисе... – Зөфәрнең чарасызлыктан гаҗиз карашы янә Зәлиягә төбәлде, миңа борылды – Безнең өчен дә борчылып ята күрмә, бар да әйбәт... Әби бездә, Ренат та кул арасына керә... Сиңа гына кыендыр инде, берүзеңә...
– Нишләп берүзем булыйм, кызым белән икәү бит без, – дип тагын, тагын елмайдым мин, иремнең кан качкан йөзенә бармак очларым белән кагылып.
Ул минем кулымны үзенең киң учына алды, җитәкләргә, тизрәк моннан чыгып качарга теләгәндәй, каты итеп кысты. Уфтанып куйды, башын аска иде.
Ир-атның көчсезләнеп калган мәлен күрү күңелне кыра, аны кызгану хисе белән бергә тагын әллә нинди ят, аңлаешсыз тойгы баш калкыта. Белмим, шелтәме ул, ачу килүме, тотып җилтерәтәсе килү теләгеме...
Зөфәрнең йөзе акшар төсенә кергән иде. Ул кызыбызның шулкадәр гаҗиз кыяфәттә ятуына карап-карап торды да, тагын йөзен учы белән каплап, тын калды. Бераздан, кисәк кузгалып, коридорга чыгып китте.
– Кызымның тәнен тагын тураклап бетергәннәр! Ничекләр түзә икән соң ул? – Ирем, стенага капланып, күзләрен миннән яшерде.
– Наркоз белән ясагач, авыртуны сизми бит ул, ник борчыласың? – Икебезнең беребез көчле булырга тиешлеген аңлый идем. Шулай дидем, гадәти бер тавыш белән әйттем.
Һай, авыру бала тәрбияләүнең әйтеп бетергесез авырлыклары... Кыз тусын, малай тусын дип телисе түгел, сәламәт булсын, дүрт саны төгәл булсын, сау булсын, игелекле булсын дип кенә өзми-куймый телисе икән бит...
Мондый авырлык, мондый мәшәкать белән көн саен күзгә-күз очрашып тору иремнең җан тынычлыгын тамчылап-тамчылап урлап килгән. Мин дә гаепле: декрет ялында утырганда бөтен кайгыртуымны, бар җылылыгымны улым белән кызыма, бигрәк тә Зәлиягә бирергә омтылып, иремнең үз уйлары һәм үз шәүләсе белән япа-ялгыз торып калуын абайлап бетермәгәнмен.
Безнең өлешкә тигән тагын бер кара хәсрәт Зөфәр өчен аркага китереп кадаган пычак ярасыннан күпкә тирәнрәк булды.

 

 

***


Zuhra. ...Мирас – минем бердәнбер кан туганым, әтинең күзләрен, аның сөйләшү рәвешен үзендә саклап калган кадерле кешем... иде. Өйләнгәч, авылдагы йортта әнкәйне ялгыз калдырып шәһәргә китеп баруына да телне аркылы тешләп дәшми калдым: авылда без бар, барын-югын уртак итеп яшәве авыр булмас иде. Икебезнең дә гаиләләребез бер авылда булганда, балалар да туганлык җепләрен саклап, көн саен күрешеп, чөкердәшеп үсәрләр иде... Әнкәй дә:
– Кеше фатирына акча түләп торганчы, шушы болын кадәр өйдә рәхәтләнеп яшә дә бит... Үзләре беләләрдер, – дип көрсенүдән узмады.
Киленебез Римма – күрше авыл кызы, безнең авылга кибетче булып килгән иде. Энем белән өйләнешеп, матур гына яшәп киттеләр. Авылда чакта кызлары Энҗе, аннан, шәһәргә күчкәч, уллары Самат туды. Ипотекага үз фатирларын булдырып, гөрләшеп кенә яшәп яталар иде алар.
Зөфәр белән Мирас, җизни белән кайнеш булудан бигрәк, абыйлы-энеле шикелле иделәр. Арттыруым түгел: үзе апалары белән генә үскәнгәме, Зөфәр аны чыннан да энесе кебек кабул итте. Очрашканда, сөйләшеп туймыйлар, ул армия хезмәтенең һәр җөен ничә сүтеп, ничә теккәннәрдер...
Зәлиягә җиде яшь тулгач, без чираттагы операциягә киттек. Ай буе яттык, инде кар сулары йөгерек гөрләвекләргә әверелгән чакта, бер-ике көннән чыгарбыз дигәндә, янә күчтәнәчләр төяп, Мирас белән Римма килеп җитте.
– Ник мәшәкатьләнеп йөрисез инде, әле генә килгән идегез бит, – дип үземчә битәрләп каршы алдым үзләрен.
Энемнең йөзе кояш кебек балкый, керпе чәчләрен кып-кыска итеп алдырган... Бер кулын җилкәмә салып кысып кочаклады да:
– Апай, иртәгә еракка китәм, яңа эшкә урнаштым! – дип сөенче алырга ашыкты.
– Еракка дигәнең җир читенә түгелдер бит? – дигән булдым, нигә сөенгәнен аңлап бетермичә.
– Әллә нәрсә дип ашкына инде шунда, монда эш беткән шикелле... – Римма, киресенчә, бу «яңа эш»кә артык сикереп төшмәгәнлеген сиздерде.
– Җир чите үк түгел... Пермь өлкәсенә, водитель булып китәм. Зарплатасы шәп, апай! Монда ярты ел чиләнгәнне бер айда түләмәкчеләр!.. Йөк ташырга диләр...
– Үзең беләсеңдер, энем, – дидем мин дә, әнкәй сүзен кабатлавымны тоеп. – Эзләсәң, үзебездә дә рәтлерәк эш бетмәс иде инде ул...
– Кая, заводта түләү юк бит, аны ничек җиткерәсең... Ай саен фатирның да, машинаның да кредитын түләп барырга кирәк, балалар үсеп килә... Эшләп карыйм әле, тора-бара күз күрер.
– Исән йөр, шул гына. – Бу юлы үзем энемне кысып-кысып кочакладым. Шаярып, керпе чәченнән тарткандай иттем. – Бәләкәй чакта моряк булам дип хыялландың – тәки Кара диңгезгә барып эләктең; аннан шофер булам дидең. Картаеп беткәнче тагын кем буласың килер...
– И-и, мин картайганчы әле, апай...
Шулай көлешеп-шаярышып хушлаштык. Зәлияне кат-кат маңгаеннан үпте энем, машинасына кереп утырганчы, мине тагын-тагын кысып кочаклады: «Алла ярдәм бирсен сиңа, апай!» – дип сагышлы елмаеп та куйды.
– Бар, хатыныңны көнләштерәсең хәзер, – дип энемнең кочагыннан ычкынырга ашыктым, елкылдап торган яңа машина күздән югалганчы, больница капкасы төбендә кул изәп басып калдым.
Берничә көннән Зөфәр килеп, безне авылга алып кайтты. Үз өемдә үз көем шул: ишек тоткаларына тиклем сагындырып өлгергән. Ренатым шушы бер ай эчендә буйга әтисен дә узып киткән, ахры. Зөфәрнеке шикелле, чәчләре дулкынланып тора. Инде байтак кызларның йөрәген яндырырлык чибәр егеткә әйләнеп килә иде улыкаем, бәхете, акылы гына булсын берүк...
Сөенечен артык тышка чыгармый гына, улым башта мине, аннан Зәлияне җиңелчә кочкандай итте. Сеңлесе, озын юлдан тагын да талчыккангамы, әллә шушы күрешми торган арада ятсыныпмы, абыйсын кырку гына читкә этте. Больницада иҗекләп булса да берничә сүзне ачык итеп әйтергә өлгергән иде. Русчалап:
–Уй-ди! – диде.
– Әни, Зәлия әллә сөйләшергә дә өйрәндеме? – Улымның минекенә охшаш кара күзләрендә ихлас куану барлыкка килде.
– Папа ди, мама ди, байтак сүзләр өйрәнде инде... – Мин бу юлы да күз яшьләремне эчкә йотып елмайдым. Кызымның телендә сүзләрнең татарчасы да, русчасы да чамалы гына шул...
– Менә марҗушкага әйләнгән бу! – Улым, киресенчә, шулай дигәнгә дә зурлап шатланды, җаеннан гына торып, сеңлесенең өстендәге җылы курткасын салдырырга кереште. Зәлияне бик ярата ул, аның ярдәмгә мохтаҗ икәнен дә, сеңлесе янында бик сабыр булырга кирәклеген дә аңлый.
Әнкәй, безгә килеп, иртәдән бирле олы кунак көткәндәй кайнашкан булса кирәк: тәрәзә челтәрләрен юып элгән; духовкага әллә өчпочмак, әллә бәлеш ясап тыккан – тәмле булып өй ашы исе таралган; пыяла савытка винегрет ясап куйган. Олы якта, түрдәге өстәлдә үтә күренмәле биек вазада бөреләнеп кенә килгән тал песиләре утыра – монысы улымның бүләгедер.
Өйдәге рәхәт җылыданмы, тәнем изрәп, мәлҗерәргә өлгерәгән иде, инде менә күңелем дә чишмә күзедәй мөлдерәргә итә. Өй җылысыннан да җылы, өй исеннән дә татлы, өй яктысыннан да якты беркайда булмас. Бигрәк тә больницаның салкын аклыгыннан, башка кабарлык дару исләреннән соң моның никадәр дөрес икәненә тагын бер инанасың...
Бу рәхәтлектә берничә көн генә иркәләнеп калдык. Капкабызны кара кайгы шакыганчы гына...
Улым мәктәптән кайтуга ул яраткан «олы коймак» – белен пешерергә ниятләп, суыткычтагы сөткә үрелгән мәлдә тәрзәдән ишегалдына күзем төште дә иремнең өйгә үтеп киткәнен күреп алдым. Иртәләгән әле бүген, мөгаен, юлчылардан заказ булмагандыр дип кенә уйлап куйдым. Тик Зөфәр өйгә керергә ашыкмады. Инде камырны болгатып, табаны газ плитәсе өстенә утыртырга өлгердем – иремнең тавыш-тыны юк иде. Зәлия олы якта авыз-кулын буяуга батыра-батыра рәсем ясап утыра, аңа күз генә төшереп алдым да болдыр ишеген ачып, ишегалдына карадым.
– Зөфәр! Син кайда ул? – дип кычкырдым, әллә абзар тирәсендә йөриме дип, шул якка карап.
– Монда мин.
Башымны борсам, болдыр почмагында стенага сөялеп, уң як тезен кочаклап утырган иремне күреп, куркуга калдым: Ходаем, йөрәге-мазар авыртып егылганмы әллә?
Беләгенә килеп тотынуыма Зөфәр бер хәрәкәт белән дә җавап кайтармады. Куркуым көчәйде.
– Зөфәр! Нишләп утырасың? Авырыйсыңмы әллә? – дидем, тәнемә йөгергән куркудан тешләрем тешкә бәрелергә иткәнне тоеп.
– Юк. Авырмыйм. Зөһрә, хәзер керәм, яме. Салкын су гына сал әле.
Ирем урыныннан кузгалды, аягына күтәрелде, хәзер инде үзе минем беләгемнән тотып, өй ишегенә таба атлады.
Өйдә кызган таба исе чыккан иде, яланкул килеш табага килеп тотынганымны сизми дә калдым. Уч төбем кызарып та чыкты, тиз генә чәй содасы сибеп куйдым. Ирем мыштырдык бер карт шикелле, бик озаклап курткасын салып мәшәләнде, аны шкафка элмәде, гомер булмаганча, идәнгә генә ыргытты.
Аның хәрәкәтен шомланып күзәткәнемне абайлады, ахры, гаепле кешедәй, карашын яшереп, өстәл янына килеп утрыды. Сүзсез боерыгына буйсынып, мин дә өстәл янындагы почмаклы диванга сыендым.
– Ни булды, Зөфәр?
– Зөһрә, безнең Мирас... Мирас машинасы белән күпердән очкан...
– Нәрсә? – Иремнең сүзләре тиз генә башыма барып җитмәде. Мирас шәһәрдә түгел бит, берничә көн элек кенә Пермьгә эшкә китәм диде. Шулай булгач, нинди күпер, нәрсә булган?
– Син сабыр була беләсең. Хәзер дә... тыныч кына тыңларга тырыш... – Ирем торып, кранны ачып, зур чынаякка су агызды, голт-голт итеп башта үзе күтәреп эчте. Тагын су агызып, минем алдыма китереп куйды.
– Бая шалтыраттылар. Кунгур-Соликамск трассасында, Вильва елгасына төшеп киткән. Йөк төягән машина белән. Янындагы иптәше йөзеп чыккан.. Ә Мирас...
Кулларым миңа бәйсез рәвештә чынаякка үрелде, тик ялгыш кагылдыммы – ул тәгәрәп китте, су өстәлгә түгелеп, тып-тып килеп, идәнгә тама башлады.
– Мирас та чыккандыр. Ул бит көчле, үзең беләсең! Моряк булган кеше бит ул, армиядә Кара диңгездә булган кеше! – Телем бертуктамый сөйли дә сөйли, үземнең кулларым калтырана башлады. – Зөфәр, дөрес түгелдер бу, кем әйтте сиңа, сора, зинһар, исән бит энем, исән бит, әйме!
Гәүдәмнең дә дер-дер калтыравын тыңлатырлык түгел иде, ике куллап өстәл астындагы табуреткага ябыштым. Зөфәр яныма күчеп утырды, көчле куллары белән мине үзенә сыендырды, кечкенә баланы юаткандай, чәчемнән сыйпый-сыйпый:
– Бик начар ишетелә иде. Аңлавымча, елгада бүген бозны шартлатканнар, шуңа водолазлар «КАМАЗ» янына төшеп җитә алмыйлар. Югыйсә, машинасы күренеп тора, диделәр... Мирасны әле тапмаганнар... – диде.
– Юк, юк, ялгыш ишеткәнсеңдер, исән минем энем, исән!
Үзем тешләремне кул аркасына батырып, үксүемне басарга тырышам, үземнең башымны бер уй өтә: бу хакта әнкәйгә ничекләр әйтим, ничекләр җиткерим бу хәбәрне?
...Әнкәй ышанырга ашыкмады. Сабыр гына тыңлап торды. «Исәндер. Алай яман төшләр дә күрмәдем», – дип, ипләп кенә артлы урындыкка барып утырды. Бертын, кулларын тез өстенә куеп, бу кара хәсрәттә бер гаме юк кешедәй, онытылып, уйга чумып торды. Аннан соң гына башын күтәрде дә, Зөфәргә:
– Кияү, тапмаганнар дисеңме? Тегесе чыккан дисең бит, шуның белән сөйләш әле, Мирасым кайда калды икән соң? – дип әйтеп куйды.
Гүя бернинди фаҗига турында хәбәр итмәгәннәр, гүя энем, сабый чактагы кебек, бакча артындагы печән кибәне артына гына качкан да, гүя, җыйнаулап эзләсәк, без аны якасыннан тотып: «Малай актыгы, котны алып, нишләп сәгатьләр буе качып ятасың», – дип яратып кына битәрли-битәрли табып алачакбыз...
– Әнкәй, исән булса, тапмый калмаслар. Ничек кенә булса да, без күрәсен башка берәү күрмәс, сабыр булырга кирәк, – дидем мин, бая гына ирем үземә әйткән сүзләрне әнкәйгә кабатлап. Мин дә сыгылып төшеп еларга тотынсам, әнкәйнең болай да ямау-ямау ярадан торган йөрәге түзмәс, шартлап ярылыр шикелле тоелды. Шуңа күрә катырак булырга тырышуым. Бу катылыкның ничек бирелгәнен үзем генә чамалый идем.
– Мин бүген шунда китәм, син балаларны, әбине кара... – Зөфәр күз карашы белән генә әнкәйгә ымлады.
Бала хәсрәте әнкәйне аяктан егарга мөмкин иде. Шуңа күрә, ни теләсәм дә, аны ялгыз калдырып, иремә ияреп чыгып китә алмый идем. Операциядән соң Зәлиянең дә минут саен көеннән генә торырга кирәк, аны да улым белән генә калдырып китү мөмкин түгел. Җанымның яртысы, билгесезлектән мөмкин кадәр тизрәк ераклашу өчен, энем янына томырыла, икенче яртысы, әле аеклыгын саклаган акылга буйсынып, минем монда – әнкәемә, балаларыма кирәклегемә басым ясый иде...
Ирем кузгалган юл озын иде. Чуарланып беткән уйлар исә юллардан күпкә озынрак, катлаулырак, бормалырак... Кайларда бу минутта минем энем? Ничек инде хәзерге заманда, космоска ракеталар очырган, җир асларына әллә ничә чакрымнар төшеп, андагы катламнарны барлаган яңа гасырда, ниндидер елгадан машинаны тартып чыгара алмыйлар? Ә бәлки энем шундадыр, кабинададыр? Бәлки ул, соңгы көчләрен туплап, үзен коткарганнарын көтәдер? Әле акыллы, әле тиле уйлар башыма килә дә тыгыла, торып-торып фикер йөртү сәләтен дә югалтам шикелле... Билгесезлек, аһ бу билгесезлек! Үземнең көчсезлегем, чарасызлыгым... Ярдәмгә мохтаҗ якын кешемә берничек тә ярдәм итә алмавым, шушы гаҗизлектән акылдан шашар дәрәҗәгә җитүем...
Сәгать саен шәһәрдән Римма шалтырата, үзе истерикага бирелеп, үкереп елый. «Балаларны алам да такси белән авылга кайтам», – ди. «Римма, түзеп тор, Зөфәрдән бер-бер хәбәр булгач, кайтырсың. Болай еласаң, әнкәйне үтереп туктыйсың бит», – дип аны ачуланам, юатам, тынычландырам.
Ирем юлда. Ә мин, әнкәйнең йөрәген бозмаска теләп йөземә киеп куйган таш битлекнең сулышымны кысуын, менә-менә буыла башлаячагымны тоеп, эчтән генә бәргәләнәм. Битлекне салып атсам, диванга капланыпмы, стенаны төя-төяме, бер дулап елар идем, күз яшьләре беркадәр җиңеллек китерә бит ул... Юк, әнкәйне кызганам. Ул, әллә каян гына дисбе табып алган да, юк, дисбе дигәнем – ясалма энҗедән тезелгән беләзегем икән, шуның төймәләрен санап утыра, иреннәре селкенер-селкенмәс кенә нидер кабатлый. Алай моңарчы кулына дога китаплары тотканын, намаз укыганын күргәнем булмады, шуңа күрә әнкәйне дога-мазар белә дип уйламыйм. Теләк телидер. Икебез дә бер үк сүзләрне дога итеп кабатлыйбыздыр: исән генә булсын! Яшәсен генә!
Ирем узган чакрымнарга мин уйлар тизлеге белән кушылам. Ноутбукны ачып, Вильва елгасының кайдалыгын эзләп таптым. Ашыга-кабалана шул трассадагы күперне эзлим... Иремнең ул тирәгә караңгыга калып кына барып җитәсен чамалыйм да салкын акылым үземә кайта: ни уйлап юлга чыгарып җибәрдем мин аны? Төнлә белән кая барыр? Кайда кунар? Кем көтеп тора аны? Нигә дип тоташ билгесезлектән торган дөньяга берьялгызын чыгарып җибәрдем?..
Энем, бәгърем, кайларда син? Исәнме син? Энем, керпе чәчле энекәем минем... Моряк булам дип хыялланып үскән бала бит син, су дип хыялланып үскән егет! Дәрьяларга чумып юк булыр өчен ашкындың микәнни соң?..
Төн җиткәндә, ниһаять, Зөфәр шалтыратты. Сөендерә торган хәбәре юк. Үзе исән-сау барып җиткән. Водолазлар төшеп-төшеп караганнар – ташкын көчле, боз кантарлары тыгыла, машина янына барып җитәргә комачаулый, трос өзелә дип, эзләүдән туктаганнар...
Бер-берсенә ялганган көннәр тоташ шундый хәбәрләрдән генә торды. Без, әнкәй белән кулны-кулга тотышып, Зөфәрнең тавышын тыңлыйбыз, кайгы баскан йөзебезне бер-беребездән яшерергә тырышкандай, икебез ике якка карап утырабыз...
Алтынчы көнне генә энемнең гәүдәсен су төбеннән, кабинадан чыгарганнар.
– Зөһрә, Мирасны алдылар...
Шулай диде ирем.
– Ярар, гәүдәсен кадерләп күмәргә насыйп икән, – диде әнкәй, шулкадәр гадәти бер хәбәр ишеткәндәй. Мине аның тынычлыгы куркыта иде. Соңыннан гына белдем: мин борчылмасын дип, әнкәй уртларын чәйнәп түзгән, әнкәйнең йөрәгенә бәрмәсен дип, мин сабырлык күлмәге кигән кыяфәттә йөргәнбез...
Яшь иде бит әле энем! Типсә тимер өзәрлек иде! Күрәчәге дәште микән?... Беренче эш көнендә бит! Тиешеннән күпкә артык вак таш төягән машинасы текә тау битеннән төшкән уңайга күпернең уң ягына килеп сыланган да елгага тәгәрәгән. Юлдашы – напарнигы – каешын эләктермәгән булган, ишектән очкан, елгадан йөзеп чыккан әнә. Мирас энем генә... Гәүдәсе канга баткан иде, сул як чигәсендә җәрәхәте күренеп тора.
«Авария вакытында чигәсе белән ишеккә бәрелеп, аңын югалткан булуы ихтимал», – диделәр.
Алты көн буе су асларында тилмергән икән энекәем... Боз комачаулый, имеш, трос өзелә... Шулайдыр, чит-ятларның газиз баласы кемгә генә кирәк тә кем генә аның өчен өтәләнсен, көйсен...
Энемнең гәүдәсен авылга, туган нигезенә кичкырын гына кайтарып җиткерделәр. Зөфәр үзе ярты картайган, иңбашлары салынып төшкән. Атна буе боз кантарлары шуышкан суга карап, шунда, кайдадыр якында гына кайнешенең гәүдәсе ятканын белеп, булыша алмаудан, үзенең көчсезлегеннән акылдан язар дәрәҗәгә җиткән булгандыр ул...
Авылдашлар җыела башлады. Кемдер өйдә нидер кайгырта, кемдер нидер хәстәрли, керәләр, чыгалар, акка төрелгән гәүдәне кочаклап, такмаклый-такмаклый киленебез Римма елый. Аның елавы кайчагында үкерүгә әйләнеп китә дә, олырак яшьтәге апалар үзен ничек тынычландырырга белмиләр:
– Сеңелем, мәет өстендә авыз күтәреп каты тавыш белән еларга ярамый, түз, нишлисең, Ходай шулай язгандыр! – диләр.
Атна буе чыдам була белгән әнкәй бетте, сыгылды. Инде елый да алмый башлады, тыны кысыла, йөзе күгәрек төсенә керде. Валидол биреп карыйбыз, пустырник эчерәбез – файдасы күренми. Ярый әле күрше апай: «Улым алып кайткан иде, шул ярамасмы», – дип, өеннән кабы белән укол күтәреп керде. Фельдшер: «Бик кыйбатлы укол бу, рецепт белән генә бирәләр. Нәкъ кирәге», – дип, әнкәйгә укол ясарга әзерләнде.
Кесәмдә кармаланып, кулыма эләккән кәгазь акчаларны күршебезгә суздым:
– Мең рәхмәт сиңа, Миңниса апа! Үзең кайгыларсыз яшә берүк!
Миңниса апаның күзләренә шул мәлдә рәнҗү кереп тулды. Акча тоткан кулымны, корт чаккандай сискәнеп, читкә этте.
– Син нәрсә, Зөһрә үскәнем? Авылдаш түгелме мин сиңа? Күрше түгелме? Тыгып куй, күземә күрсәтмә...
Яңа гасырдагы яшәешеңне ничек кенә талкымасыннар, син барыбер әле дә кешелеклелек үрнәге, авылкаем...
Әнкәйгә ике тюбик укол ясагач, йокыга талмаса да, күзгә күренеп басылды, тынычланды. Энемнең гәүдәсен кире әйләнеп кайтмас җиргә алып киткәндә, тәрәзәгә сөялеп, өй эчендә басып калды ул, ишегалдына алып чыкмадылар. Еламады, бетеренмәде, өзгәләнмәде.
Берничә көн үткәч кенә, үз халәтенә үзе дә аптырап: «Әллә нәрсә тәнем мамык кебек булды да калды. Мирасымның үлгәнен дә беләм югыйсә. Бу кешеләр нигә елый икән, дим...», – ди бахыркаем, моның укол тәэсире икәненә төшенмичә...
Авылда бер йортка килгән кайгы да, бер йортка килгән шатлык та йөз йортны берләштерә. Берәрсен мәңгелек йортка озатканда язылмаган канун өстенлек итә: син тиеш дигән әйбер юк, һәркем үзе белеп, үзе җыенып килә. Кемдер юарга килә, кемдер – сакларга; каберен дә казыша, бер-берсен алыштыра-алыштыра, кабыкны да күтәреп бара. Өйдә калган хатын-кыз идән-түшәмнәрне сөртеп чыга, күрше-күлән бала-чаганы, читтән кайтканнарны, мәрхүмнең туган-тумачасын, аш әзерләп, өендә тәгам җыйдырта. Берәү дә нидер өмет итми, ата-бабадан килгән шул йолага сүзсез буйсынып, савабы булсын дип, күңел таләбе буенча эшли... иде. Һәрхәлдә, әле әткәебезне җирләгән чорда гына да шулай иде. Кыска гына вакыт аралыгында кайберәүләрдә зур үзгәрешләр булырга өлгергән икән...
«Төнен саклаган өчен тастымал бирделәр... Күрше авылда меңәр тәңкә акча өләшәләр... Биш йөзне бирсәләр дә яраган булыр иде... Муллага да мең тәңкәне жәлләгәннәр икән, үзе әйтте, азсынган...»
Җилләр канатына ияреп килеп ирешкән бу хәбәрләрдән сыным катты, үзем тораташка әйләнгәндәй булдым. Кайсыбызда әйбер һәм акча кайгысы булды икән? – Үзеннән алда баласын гүргә иңдерермен дип башына да китермәгән әнкәйнең үлемтеккә җыйган әйберләрен кем алып таратты да кем киңәш итте – анысын да исемә төшерә алмыйм...
Ә бит энем, газиз кешем, бердәнбер кан туганым, бернинди әйбер, бернинди акча берәмлеге белән үлчәнми торган җирләргә китте, мондый төшенчәләрнең мизгел эчендә тузан бөртегеннән дә кирәксез, файдасыз әйбер булуын расларга теләгәндәй, барысын да калдырды да китте. «Яңа эш, зарплата әйбәт», – диде. Фатир, машина кредиты, диде...
Җан тынычлыгы һәм сәламәт балалар белән дүртпочмаклы өй эчендә дә бик бәхетле тормыш корып булыр иде дә соң... Ә без шул җан тынычлыгын үз кулларыбыз белән дөнья малына сатабыз... Чарасызлыкка, коллыкка алмашабыз...
Энем юлыккан авариянең сәбәпләрен төгәл ачыклаучы табылмады. Каршыга берәр машина килеп чыгып, кисәк борылганмы? Арбасына тиешеннән күпкә артык йөк төяүләре сәбәп булганмы, текә таудан төшеп килгәндә, тормозы эшләмәгәнме? Энемнең беренче эш көне, беренче рейсы бу! Оешмасында башта, безнең белән сөйләшкәндә: «Рульгә энегез утырырга тиеш түгел иде, ул өйрәнчек булып кына киткән иде», – дисәләр, соңыннан бу сүзләрдән баш тарттылар. Барысын да ачыкларга теләп, суд юлында йөри башлагач, башта бик серле рәвештә су төбеннән күтәртелгән машина юкка чыкты. Машина да юк, кеше дә юк, проблема да юк... Оешманың да йомгак очы башта чуарланды, аннан бөтенләй югалды. Директоры чит илдә, бөтенләй бездә теркәлгән кеше түгел, диделәр. Оешма исемен дә алыштырырга өлгерде...
– Кызым, чәчеңне агартып, үз гомереңне кыскартып, йөрмә! Мирасымны барыбер кайтарып булмас, ул да тыныч йокласын, безгә дә тынычлык бирсен Аллаһы Тәгалә! – диде әнкәй, Зөфәр белән минем суд юлын таптавыбызга нокта куярга теләп. Моңарчы Аллаһ исемен телгә алганын ишеткәнем юк иде, соңгы араларда намаз укырга өйрәнде әнкәй. Янында, ничә карама – дога китаплары, безгә килсә, рәсем ясап мавыккан Зәлиягә дә кычкырып укыган була, тегесе, аңлаган кыяфәт чыгарып, вакыт-вакыт күзләрен тутырып әбисенә төбәлә...
Әнкәй үзенә җан тынычлыгын намазлыктан эзләсә, мин эш белән онытылырга тырыштым. Мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләренә күмелдем. Зөфәр исә, юлдан кайта да, арытты дип, үзе алып кайткан сыра шешәсенә үрелә. Тора-бара сыра дигәннәрен көчлерәкләре алыштыра башлады. Мин игътибар иткәндә, вакыт урланган, иремнең дару дип эчкәннәре агу булып аның рухына таралган, аны кеше буларак сыткан, таптаган иде... Иң куркынычы – эчеп исергән мәлләрендә аның акылы җуела, ул үзен-үзе белештерми, нәкъ әткәй шикелле, күзенә күренгән әллә нинди җанварларның «боерыгына» буйсынырга әзер... Иртәгәсен исә, айныгач, бер генә гамәлен дә хәтерләми, әйткән сүзләрен кабатлап күрсәтсәң: «Син мине әллә җүләр дип уйлыйсыңмы, ничек мин сиңа шулай дип әйтә алыйм?» – дип, шакката, мине җүләрләнә башлауда гаепли... Үзенең теләге булмыйча, үзенең авыру икәнен үзе танымыйча, аны больницага алып баруның мәгънәсе юк, диделәр... Хәер, әйтмәсәләр дә, белмимме. Ачы тәҗрибәбез бар бит инде... Иремә ярдәм итәргә теләп тә, булыша алмавымнан вакыт-вакыт үземне кая куярга белмим...

 

 

***


Raiskabirov. Хәерле кичләр! Зөһрә, без сезне берничә көнгә ялгыз калдырганбыз, ахры. Алисә дә күренми торган... Язганнарыгызны тоташтан укып чыктым. Кызганыч. Бик кызганыч...
Zuhra. Менә бу сүзләрегез ошамый, Рәис! Мине кызганырга кирәкми! Әгәр бирегә язганнарымны үземне кызгандырырга теләү дип кабул итәсез икән, сезне «кара исемлеккә» кертергә мәҗбүрмен.
Alisacafina. Зөһрә, Рәистән башка икебезгә генә күңелсез булмас микән соң?... Шаяртырга маташуым инде... Сез язганнарны укыгач, үз тормышым турында уйландым әле. Бер болай уйлыйм, бер тегеләй... Эчкән ир белән интеккәндә үзем дә сабырсыз булганмын, ахры... Сезнең шикелле, ярдәм итәргә теләү дигән уй башыма килеп тә тормаган бугай. Мин, киресенчә, үземне күбрәк кызгандым...
Raiskabirov. Зөһрә, сезне үпкәләтергә теләмәгән идем. Кызганам диюем дә түгел, урынлы сүз тапмаганмын, күрәсең. Ирегезнең сазлыкка бата баруы кызганыч. Япь-яшь килеш! Аңа нарколог, психолог ярдәме кирәклеге көн кебек ачык, сез моны үзегез дә аңлыйсыз.
Zuhra. Сазлык, дисез... Кире кагарга җыенмыйм. Тик мин барысы да яхшы булачакка шулкадәр ышанам! Ирем тереләчәк, аякка басу өчен ихтыяр көче җитәчәк аның!.. Зөфәрнең бу авыруы гаиләбезгә килгән хәсрәтләргә генә бәйле түгел. Безне урап алган җәмгыятьтә үзеңнең – кеше дигән затның кирәксезлеген белү, кадерсезлеген тою, аерым бер катлау кешеләренең кулына бирелгән, чиксез тоелган хакимлек белән кара-каршы очрашу да җанын изде аның...
Raiskabirov. Сез кулында хакимлек булганнарны өнәп бетермисез, шулаймы? Алар сезгә башка камырдан әвәләнгән кебек тоеламы?
Zuhra. Сез артык кискен. Алай ук димәс идем, андыйлар арасында да төрлесе бар. Ләкин кәнәфидә утырганнарның күбесе акча һәм власть колына әверелүнең чиген күрми кала. Үзе хаким, үзе кол... Бу коллык аларның атлап йөрешенә, киеменә, тавышына, карашына сеңә. Бу коллык янәшәсендә еш кына кешелеклелек дигән гап-гади төшенчә, үзенә урын таба алмыйча, ерак бер төпкелгә качып яшеренә...
Армиядән кайткач, Зөфәр үзенең классташы белән авыл башында автосервис ачарга ниятләде. Элек амбар булып, соңыннан ташландыкка калган бинаны, байтак тырыша торгач, тәки аякка бастырдылар. Документ артыннан ел буена йөрсәләр йөрделәр, ахыр чиктә анысын да алдылар. Авылыбыз олы юл буенда, үтеп-сүтеп йөрүче күп. Эшләре әкренләп-әкренләп алга барды, башта бурычларыннан котылдылар, аннан мая туплап, запчасть сата торган кибет салып куйдылар. Без өйләнешеп, улыбыз туган елларны бизнеслары гөрләп эшли иде инде; Зөфәр әтисеннән калган йортка кирпечтән янкорма өстәп төзеде, авылда беренчеләрдән булып бизәкле тимер капкалар ясатты. Кулыннан гөл коела аның, эшне авырга-җиңелгә бүлә белми, тапканы – хәләл көче белән иде.
Мин башта математика укытучысы булсам, директорыбыз Наил абый, пенсиягә киткәндә, ай-ваема карамыйча, мине үз урынына калдырды. Яшь идем, бала белән ялда утырганнан соң, эшкә чыккан гына идем – «үзебезнең укучы бит син, холкыңны беләм, син тарта аласың», – дип үгетләүләргә каршы килмәдем. Эшкә тотынып, күземне ныграк ачып карасам... Мәктәпкә кирәктән күп нәрсә юк... Әгәр шул чагында ирем терәк булмаса, бәлки, кул селтәп, кире дә атлаган булыр идем. Таякның авыр башын Зөфәр күтәрде, вакытын да, көчен дә, акчасын да жәлләмәде. Хатыны директор булганга гына түгел, «мөмкинлек барда, аннан гына бөлмәбез... Үзебез укыган мәктәп бит», – ди иде...
Эшләргә ирек бирделәр дисезме?.. Гади бер авыл егетләренең аяк терәп дөнья көтә башлавын, мантып китүен, уңайлы урында табыш китерә торган бизнес белән шөгыльләнүен алкышлап каршыладылар дисезме?.. Ничә ел элек кенә үзләре үк кул куеп чыгарган документларны «дөрес түгел»гә чыгарып, автосервисны тартып алдылар... Кемнәр дигән сорау бирмәссез дип уйлыйм... Шулай да әйтәм: яңа хуҗа – главаның икетуган энесе иде... Ул чакта да суд юлларын байтак таптап карады Зөфәр: гаделлек сагында булырга тиешле кешеләрнең үз дөреслеге иде, ирем бернәрсә дә исбатлый алмады. Киресенчә, барган саен аның өстенә катлам-катлам «гаеп» табыла торды: автосервис салынган җир документында да «хата киткән», бинаны хосусыйлаштырган кәгазьдә дә; куркынычсызлык кагыйдәләрендә дә, янгын куркынычсызлыгында да...
Улыбыз Ренат, мәктәпне медальгә бетергәч, Казанга – университетның юрфагына укырга керде. Әтисенең бәргәләнүләрен, гаделлек табарга өметләнгән тигез җирдә һәрчак түмгәккә абынуын күреп үскәнгәме, шул юлны сайлагандыр дим. Быел менә соңгы курста укый, кайлардан гына эш табар да юлында кемнәр генә очрар дип уйлап куям...
– Прокурор булып, үзебезнең районга кайтам! – диюен шаярту дип кабул итсәм дә, балам өчен ут йоткан мәлләрем аз түгел...
– Казанда калырсың, анда үз тормышыңын көйләү уңайлырак булыр, сиңа язган эше дә табылыр, – дип үгетләсәм дә, якын да килми Ренат.
– Юк, әни! Мин сездән еракта булырга җыенмыйм! – ди, яшьлегенә барып. Әйтерсең, районга кайтам дисә, аны кем дә булса эш урыны әзерләп, кочак җәеп көтеп торачак...
Raiskabirov. Гаҗәп. Яшьләр, киресенчә, ничек тә Казанда төпләнеп калу ягын карый бит.
Zuhra. Әтисенә булыша алмаммы диюе. Минем белән уртаклашкан хыялын сезгә дә чәчтем менә)) Автосервисны кабат аякка бастырырга иде дип хыяллана ул. Авылга элеккечә җан кертеп булмасмы, ди. Әтисе элеккечә канатланып эшкә тотынмасмы, үзен-үзе бикләгән караңгылыктан шул рәвешле котылмасмы дип хыяллана улыкаем... Аптырамагыз, яңа хуҗалар эзен суытты инде аннан, эшкә алган ирләре кайсы эчеп, кайсы үз кесәсен кайгыртып, кайсы урлап зыян китерә башлагач, ишегенә йозак салдылар да киттеләр. Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр, ди бит халык... Күпкә табышлырак бизнеслары гөрләп эшләгәндә, мондагы керем алар өчен диңгездәге бер тамчы ләбаса...
  Alisacafina. Зөһрә, акылы булса, кайтмасын малаең, ныграк әйт. Авылны синең белән минем малайлар гына терелтә торган түгел инде хәзер. Бетерергә дип җиң сызганып тотынганнар икән – барыбер бетереп туктаячаклар.
Zuhra. Барыбыз да шулай дип кул кушырып утырсак, бетәр дә. Тик... яшәтәсе килә бит! Рәис әйткән Миңлекамаллар гына яшәү суты өсти алыр микән соң – менә монысы шикләндерә. Дилбегәне гаярь ир-егетләр үз кулына алса, дөнья йөген алар җигелеп тартса, өмет йолдызы да кабыныр иде, бәлкем. Ни хикмәт, хәзерге ир-егетләрнең буыны сыегракмы, серкәләре су күтәрмиме – чабатасын ясаган, киндерә тагасы калгач ташлаган дип шундыйлар хакында әйтәләрдер инде. Аз гына авырлык булса, үзләре өчен иң җиңел тоелган юлны сайлыйлар...
 Raiskabirov. Әкияттәге адашыгыз шикелле, әгәр сезгә дә ай янында якты йолдыз булып янарга тәкъдим итсәләр, нәрсә дияр идегез? Җирдәге бар борчу-мәшәкатьләрне оныттырырдай яңа тормыш вәгъдә итсәләр?
Alisacafina. О-о, менә бу романтика ичмаса, Зөһрә! Рәисебез кинолардагы кебек ак атка атланган принц булып чыкмасын әле... Шулай булса, баш тарта күрмәгез берүк:)
Zuhra. Рәис, сез минем язганнарымны зарлану дип кабул иттегез, ахрысы. Һич юк! Тормышымның һәр көне, аның шатлыклы мизгелләре дә, хәсрәтле көннәре дә, язмышыма язылган сынаулары да – алар барысы да минеке, мин аларның берсеннән дә баш тарта алмас идем. Югалтулар булмаса, табышларның кадере күренер идеме? Кеше тун җиңе түгел — йә дигәндә әйләндереп карый алмыйсың, ә менә сынаулар кеше танырга өйрәтә. Шунысы гына бар: кешеләрне ныграк белгән саен алар турында берни белмәгәнеңә төшенәсең. Анысы да үзенә күрә бер мәктәп...
Ике атнадан авылда җыелыш узарга тиеш. Көн тәртибендә ике сорау: берсе – киләсе уку елында мәктәпне башлангычка калдыру турында «киңәшү», икенчесе – зират янындагы буш җирдә дуңгыз фермасы төзү... Әле беркөн генә идарәдә икәү кара-каршы утырганда «һәркем белән аерым сөйләшербез, фикерләрен дәлилләп, җыелышта үз сүзләрен әйтсеннәр, беркем дә риза дип тавыш бирерлек булмасын» дип уртак фикергә килгән Илүсәм бүген үзе үк күрше-күләнне "ферма булса, эш урыны булачак», – дип үгетләүгә күчкән иде.
Сәбәбе еракта түгел иде: «ел дәвамында яхшы эшләгән авыл башлыкларының берсе» буларак, глава аңа Доминиканага ике кешелек путевка бүләк итте. Мондый бүләктән соң җитәкченең үтенечен аяк астына салып таптау килешеп бетә торган эш түгел шул...
Мине дә шундый ук бүләк көтә иде. Әгәр кирелегем баш калкытмаган булса... Әгәр глава мине: «Эш урының гына түгел, бу районда яшәү дә туйдырган бугай үзеңне...», – дип мыскыллы сүзләр белән кабинетыннан озатмаган булса... Әгәр мин: «Түрә кәнәфие биек булса да, мәңгелек түгел, иртәме-соңмы ишелеп төшүе бар», – дип телләшә-телләшә ишекне шапылдатып япмаган булсам...
Менә хәзер авылга янаган шушы ике афәт алдында гына түгел, үз проблемаларым каршында да япа-ялгыз басып калдым. Хәер, ялгыз дип ялгышрак әйттем. Укучыларымның әти-әниләре миңа таяныч булырга әзер ләбаса!.. Һәрхәлдә, мин аларга ышанам.
Ә сез ай янында якты йолдыз дисез... Юк, авырлыкларның күзенә туры карап атлау, аларның чигенгәнен күрү үзеңне күпкә көчле һәм... бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирә! Бу – горурлык та, минминлек тә, мактану да түгел. Бу – бары тик яшәү. Болыт пәрдәсен карашың белән ерта-ерта булса да, кайдадыр якында, янәшәдә кояш барлыгын белеп, аның җылысына тиенергә омтылу.

 

 

 

 

.***


Raiskabirov. Зөһрә ханым, сезне янә югалттык.
Alisacafina. Бу арада инстаграмны ачып та карамыйсыз инде әллә?

 

 

 

 

***


Alisacafina. Зөһрә, сез исән-саудыр бит? Язмаларыгыз кисәк туктады.
Raiskabirov. Сез инде бишенче көн аккаунтыгызга бер сүз дә язмыйсыз.

 

 

 

 

***


Raiskabirov. Һичьюгы, безгә бойкот игълан итүегез хакында ике-өч сүз язып элсәгез...
 Alisacafina. Бер карасаң, кызык инде: бөтенләй таныш түгел кешеләр әллә ничек кенә якынга әйләнә дә куя. Күренмәсәләр, юксына ук башлыйсың...

 

 

 

 

***


 
Zuhra. Сер йомгагының җеп очын эзләп аптыраган чагым...
Бер атна эчендә булган үзгәрешләр турында язсам, сез аңа ышанмассыз, Зөһрә кыз турындагы әкият дип кенә кабул итәрсез дип борчылам...
Raiskabirov. Ниһаять, табылдыгыз! Җиңел сулап куйдым хәтта)
 Alisacafina. Тоттыгыз да, әйтми-нитми генә, юкка чыктыгыз.
 Zuhra. Алисә, сез бервакыт миннән ни өчен ябык аккаунтыма сезне дуслыкка кабул итүем хакында гаҗәпләнеп сораган идегез, хәтерлисезме? Җавабын бәлки шунда ук тапкансыздыр... Аватардагы фотоларны карагыз әле... Рәис, сез дә...
Raiskabirov. Беләм. Безнең өчебездә дә аватарда бер үк рәсем.
Alisacafina. Әйе шул. Мин дә интернеттан чәлеп куйган идем аны.
Zuhra. Кояш! Карасу болытлар артында үзенең барлыгын сиздереп торган җылы кояш! Аның алтын нурлары әле шулкадәр нәзек, шулкадәр өрфия; тау түбәсендә басып торучы кем дә булса берәү, аз гына үрелеп, болытларны таратып җибәрсә, ул нурлар көлтә-көлтә булып җир өстенә таралып төшәчәк. Таралып төшәчәк тә, җылыга сусаган һәркемгә яктылык бүләк итәчәк. Күзләр күреп күнеккән караңгылык артка чигенәчәк, әлегәчә бөреләрен ачарга кыймый утырган гөлләр чәчәккә күмеләчәк, дөньяга наз һәм матурлык кайтачак.
Минем кызымның рәсеме бу.
Алисә, аны сез дә, Рәис, сез дә, интернет челтәреннән алып, үз битегезгә куйгансыз. Фотогыз булырга тиешле урында – минем Зәлиямнең картинасы! Җылы тансыклаган күңелләрнең көзгесе булып, өчебездә дә бер үк кояш балкый... Төрлебез төрле җирдә яшәсәк тә, төрле урында эшләсәк тә, төрле язмышка ия булсак та, без барыбыз да яктылыкка мохтаҗ. Дөрес, меңнәр арасында яшәп тә рухи ялгызлыкка дучар җаннар без генә түгел анысы...
 
Raiskabirov. Зөһрә ханым, шул ялгызлыктан качып, виртуаль дөньяга килеп керәбез түгелме? Кайдадыр якында гына, баш очында агылган болытлар артында кояш барлыгына ышангач, күңел күзе дә ачылып китә... Мин бу рәсемне интернетта таптым да, ниндидер таяну ноктасына тап булганымны аңлап та бетермәгән хәлдә, үз битемә куйдым...
 
Zuhra. Мин сезнең белән шатлыклы хәбәрләр уртаклашырга җыенган идем) Ышанырсыз микән дип алдан ук кисәтеп куйдым, бигайбә... Әлегә үземнең дә сер ачкычын таба алганым юк. Берничә көн элек районга глава янына чакырдылар. Мин барысына да әзер идем, эштән китәргә басым ясаячагына да, моңа сәбәпче булырлык мең сылтау табасына да, «сине районда хәтта урам себерүче итеп тә эшкә алмаячаклар» дип мыскыллы көлүенә дә... Тик үз колакларыма үзем ышанмастай сүзләрне ишетергә генә әзер түгел идем. Барысы да шулкадәр тиз һәм шулкадәр көтелмәгән булды. Глава мине кадерле кунагы кебек каршылады. Моның спектакль барышындагы беренче пәрдә икәнен беләм бит, дәвамын һәм битлекнең салынганын көтеп, байтак утырдым.
– Ябык киңәшмәдә сезнең авыл һәм мәктәп турында да, сезнең гаиләгез турында да аерым сөйләшү булды. Зөһрә Әхтәмовна, проблемаларыгыз хакында әллә кайчан туп-туры үзем белән сөйләшәсегез калган. Берсе дә хәл ителмәстәй мәсьәлә түгел бит!.. Сезнең эшлекле директор икәнегезне беләм, мәктәп өчен җан атканыгызны аңлыйм – ныгытып уйлашкач, төпле фикергә килдек...
Әле дә булса сагаеп, икенче пәрдә башланганны көтәм...
– Мәктәпнең потенциалы бар, күрсәткечләр әйбәт – аның үз урынында эшләп торуы хәерле...
– Авыл халкы, каршы дип, шулкадәр имза җыйган икән – дуңгыз фермасы төзү турында сүз дә була алмый. Без халык фикеренә колак салабыз, аның ризалыгыннан башка берни дә эшләгәнебез юк...
– Анда элекке автосервисны ташландык хәлдә яткыру бер дә дөрес түгел инде, ничек уйлыйсыз, ирегез кабат үз кулына алып, эшләтеп җибәрә алыр микән? Берничә кешегә эш урыны да булыр иде, халыкка да файда китерер иде... Документларны озакка сузмаслар, бер-ике атна эчендә тәртипкә салып бирерләр...
Үземнең төш күрмәгәнемне аңлар өчен, тәнемне чеметеп карарга кирәк иде... Өнме, төшме – үзем карый башлаган комедиянең азагы, финалы булырга тиеш бит инде...
Глава, түш кесәсеннән затлы булып очы гына күренеп торган, рәвеш өчен генә кыстырылган кершәндәй кулъяулыгын чыгарды да, тирләгән маңгаен сөрткәч, кире тыгып куйды. Урыныннан кузгалып, пыяла шкаф эченнән алтынсу рамкага тарттырылган киндер картина күтәреп килде дә өстәлгә, минем алдыма салды.
Үз күзләремә үзем ышанырлык түгел иде. Анда – Зәлиямнең рәсеме, дөресрәге, шуның күчермәсе! Әлеге рәсем инстаграмда бар, балалар өчен газета битендә басылып чыкканы булды, башка балалар ясаган рәсемнәр белән мәктәп коридорында эленеп торды... Карасу болытлар артында барлыгын сиздереп торган җылы кояш. Тау түбәсендә, болытларга менә-менә кулым белән орынам дип торган кеше силуэты. Тау итәгендә бөрегә тулышкан, әмма әле чәчәк атмаган гөлләр...
– Сез моны каян алдыгыз? – Сикереп торуымны, үземнең кадерле бер әйберемне тартып алырга җыенгандай, картинага ике куллап ябышуымны абайламый да калдым. Мөгаен, ул минутта күзләремдә яшен уты биегәндер, бит очларым, чия суты сөрткәндәй, кызарып чыккандыр.
– Кызыгызда талант бар, бар, күренеп тора... – Баягы ак кулъяулык янә түрә кулында пәйда булды. Шома маңгайны кат-кат корыткач, кабат түш кесәсенә кереп чумды. – Андый балаларны һичшиксез үстерергә кирәк... Районда сәнгать мәктәбендә авыру балалар өчен берәр түгәрәкме, бүлекме ачарга дип киңәштек әле... Формасын уйлап бетерәсе булыр... Без аны киләсе уку елына да калдырмабыз, яңа елдан соң тотынырбыз дип уйлыйм. Кирәк булса, махсус белгечләрне Казаннан тәкъдим итәрбез, диделәр...
Аһ, бу кулъяулык!.. Ул кесәгә һич кенә дә кат-кат маңгай тире сөртер өчен тыгылмаган, көяз кыяфәтнең көязлеген арттыру өчен генә кереп кунаклаган булгандыр ла...
Ахыр чиктә сабырлыгым чатнады:
– Бу нинди уен? Бәлки аңлатырсыз?! – дидем, главаның моңарчы һәрчак без кебек укталган, бүген исә карашын яшерергә торган күзләренә туры карарга тырышып.
– Нишләп уен булсын? Без үзебезнең районның йөзен билгели торган кадрларны күз уңында тотарга, аларга кулдан килгәнчә булышырга тиешбез. Мин монда район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртыр өчен куелган, эшем шул... – Глава үзен сайлау алды җыелышында кебек хис итеп җибәрдеме – тавышы көрәйде. – Сорауларыгыз булса, әйткәнемчә, туп-туры үземә керегез, барысын да вакытында хәл итәргә тырышырбыз. Бөтен вак-төякне зурга җибәреп, республикага чыгарып, районның данын төшерү беребезгә дә килешмәс...
Кабинеттан берни аңламаган халәттә, үзалдыма аптырап чыктым. Бу сөйләшүнең азагында барыбер ниндидер хикмәт булырга тиешлеген көтсәм дә, миңа һичбер шарт куючы булмады.
Авылга кайткач та, ишеткәннәремнең төш яки бер-бер хәйләгә корылган уен булып, уалып төшәсен көттем әле мин. Моның сәбәбе һич кенә дә аңлашылмый иде. Җитмәсә, бүген кич Илүсә дә, машинасы белән үтеп барышлый, тәрәзәсен төшереп: «Малай, нәрсә, мәктәп ди-ди, әллә кайларга ук барып җиттеңме әллә син? Безнең авыл белән би-ик өстәгеләр кызыксына башлаган анда, главаның үзенә чыкканнар. Миңа да әйтеп тормыйсың, ә», – дип, аңлаешсыз сүзләр ыргытты да үпкәләгән кыяфәттә җилдереп китеп барды. «Океан ярындагы ун көнлек ял өчен авыл тиклем авылны сатасыңмы?» – дип рәнҗеп әйткәнемнән соң бер-беребезнең күзенә чалынганыбыз юк иде бу араларда. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, сорау өстенә сорау гына өеп куйды әле Илүсә дә...
 
Raiskabirov. Зөһрә ханым, ә сез барысын да гадәти тормыш агымы дип кабул итегез. Тормыш гел кара төсләрдән генә тормый, иртәме-соңмы, сабырлыкка, ихтыяр көченә җавап итеп, барыбер яктыра ул. Болытлар тарала, анда – һәркемгә бер кояш. Сез бит, әкияттәге Зөһрә кыздан аермалы буларак, ай янына якты йолдыз булып менәргә теләмим, дисез... Кемдер сезгә кояш бүләк итәргә тели икән – баш тартмагыз)
Alisacafina. Аватардагы рәсемгә карап утырам әле... Бик теләсәм, баш очындагы болытларны мин үзем дә куып тарата алмам микән...
Raiskabirov. Алисә, димәк, сез дә иртәгәсе көннең кояшлы булачагына ышанасыз!..
Zuhra. Рәис, туктагыз! Ә сез... сез кем?.. Сез кайда эшлисез?.. Нишләп җаваптан качтыгыз әле?
Zuhra. Рәис, сезгә нибары бер соравым бар иде...
Zuhra. Һәркемгә бер кояш, дисез... Бәлки, киресенчә, һәркемнең үз кояшыдыр?
Zuhra. Бөтенләйгә югалуыгыз булды, ахры.
Zuhra. Тау түбәсендә... болытларга буе җитәрдәй кеше сыны... Кызымның рәсемендә аның йөзе күренми, ул кояшка караган...

 

 

 

 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

 

Фото:https://in.pinterest.com/


 
 
Мәйдан» №1, 2021 ел.

 

Комментарийлар