Логотип «Мәйдан» журналы

Гарасаттан соң (ахыры)

Бу гарасатны төрле кеше төрлечә кабул итте.

– Их, нигә генә «Зыян салма, имгәтмә!» дип әйтмәдем икән! – дип өзгәләнде Нурлан. – Әтинең аяклары имгәнмәс иде! «Акбур»ны да бирәсе булмас иде!
– Дөнья картая, Җирнең дә тазалыгы бетә, – диде Гөлкәбирә, туздырылып ташланган авыл буйлап йөреп кайткач, – Җир дә хатын-кыз затыннан, аның да ырудан калыр чаклары якынлаша. Мае сыгылган, җилеге суырылган…
– Аллаһның кисәтүе бу, – дип уйлады Газнави, булып үткән хәлләрне акылы аша үткәреп. – Авылдашлары бер генә тапкыр тәкъдим итмәделәр бит, имам булып, үз өстеңә алып, мәчет төзүне башлап җибәр, бергәләп аткарып чыгарбыз, дип. Әллә нәрсә, йөрәге җитми тик торды шул эшкә. Мансураның «Чыбыркылы имам күргән юк әле!» дип мыскыллавына гарьләндеме? Җене котырттымы соң!
– Менә, күрдегезме инде күрмәгәнегезне! – Монсы Мансура шулай тантана итте. – Минем каргышларым төшә сезгә! Минем үч сәгатем бу!
Мансура авылдан үзенең кыек эшләрен яшереп калыр өчен чыгып китсә дә, авылдашларына ачуланып, үч тотып яшәде. Нигә чыгып китүен дә, ни сәбәпле кире кайтып төпләнүен дә беләләрдер, аның турында астыртын гына гайбәт саталар кебек тоелды аңа.
Заманы шундый иде! Магазинда эшләгән көе, мөмкинлекләрдән файдаланмый калсын димени! Склад мөдире белән әшнәлеге аркасында бик оста уйланып башкарылган махинация иде ул!
Әйбернең юк чагы. Кием-салым гына түгел, бер кап чәйне граммлап бүлеп, аны да талонга гына бирәләр. Дивана халык склад тулы ризыкларның эреп, сасып, бозылып ятуын белми. Магазинга нәрсә кайтса, шуны эләктереп калырга тырышып, берсен-берсе таптый- таптый, этешә-төртешә чират тора. Пальтоларны да, кайткан көнне үк кыйбат дип тә тормадылар, унысын да тарткалаша-тарткалаша алып бетерделәр. Ә аларның алынып куела торган якалары да бар иде. Нинди яка әле – ак төлкедән! Моның шулай икәнен башларына да китермәделәр, этикеткада ни язылган, шуны түләп алдылар, ә анда яка хакы да кертеп язылган иде. Шулай итеп, ун «ак төлке» Мансураның затлы чемоданына кереп ятты. Болай да авылдан гарык булып, чыгып китәргә җай эзләп йөри иде, бу хәлләрдән соң эшне тиз тотты. Моңа кадәр дә кыек эшләре аз булмады. Сизеп калып тикшерү-мазар башланганчы магазин ачкычын тапшырды да, мәхәббәтен санга сукмаган Газнавига кара үчен күңеленең иң төпкеленә салып, авылдан чыгып та китте.
– Белерсең әле кемнән колак какканыңны, ят әйдә, абаганың чәчәк атканын көтеп! Ә мин байлыкка төренеп кайтып, ушыңны алачакмын әле! Терсәгеңне бик тешләрдәй булырсың! – дип ант итте ул, авылны чыгып киткән чакта.
Ә аннан соң – акча реформасы! Күпләр, еллар буе тиенләп җыйган акчаларыннан коры калганда, якалар, алдан юнәткән алтын-көмешләре аны бай хатын ясады да куйды. Акчаң булса, бик рәхәт икән ул. Ир дә табылды. Газнави санга сукмаган булган иде, ятсын әнә, сыер тизәгенә батып. Ире, төскә-биткә әллә кем булмас да, бик тәвәккәл, хәйләкәр, берне биш итәргә куәтле кеше булып чыкты. Хатын аерган булса ни, уртак сыйфатлары бик күп иде, бик ярашып яшәп киттеләр. Тавык боты сатудан гына башланган эшләре дә гөрләп кенә торды. Тиз арада «дулкынга эләгеп», Казанның уртасында үз магазиннарын булдырып, «дөньяның артына тибеп» яши башладылар. Балалары гына булмады. Баю өстенә байыйсы килү комарлыгы комачаулады. Ә ул комарлыкның иге-чиге, очы-кырые юк икән ул! Булган өстенә булдырасы килү – чир кебек, чирнең дә ниндие – бер килгәч, китми торганы, төрле хәйлә-мәкерне эшкә җигә торганы!
Хокук саклау органнары белән проблемалар килеп тугач, әлегә кадәр Мансура исемендә булган бар мөлкәтне ире исеменә күчереп, фиктив рәвештә аның белән аерылып, чак судан коры чыгып калды! Һәрхәлдә, ире шулай дип аңлаткан иде. Авылга кайтып төплән, барысы да җайлангач, уйлашырбыз, диде. Зур гына сумманы аның исәбенә күчереп, барысы да яхшы булыр, кайгырма, дип озатып калды.
Сүзендә торды, авылга алтын-көмешкә төренеп, бик саллы гына байлык белән кайтып керде Мансура. Кайту белән үскән нигезенә нарат борыстан менә дигән өй тергезеп куйды. Аны иң затлы җиһаз белән тутырды. Чиртәсе кешесенең борынына чиртте кебек иде дә. Тик, ул чыгып киткәндә юлсызлыктан йончыган, беркемгә дә кирәкмәгән, урман эчендә адашып калган кебек, мескенлеккә төшкән авылның яңа сулыш белән яшәп ятканын күреп, кәефе нык кына төште. Башка авыллар ташландык өйләре, каралмаган урамнары, эшкәртелмәгән басулары белән күзгә күренеп картаеп ятканда, болар элекке авылның бер генә өен дә киметми, нигез таратмый бөтенлек саклап яшәп яталар! Үзләренә күрә фермер хуҗалыклары да бар, печән әзерләп, арыш-бодай чәчеп, халыкка сатып көн күрә. Асфальт ук җәймәсәләр дә, авыл юлы яхшы итеп күтәртелгән. Газ үткәргәннәр, һәр өйгә суы кергән, канализация эшләнгән! Ичмасам, «Чыбыркы»сына кадәр алты почмаклы өй салып куйган! Җитмәсә, өч кызын тормышлы итеп өлгергән, үзенә ике тамчы су кебек охшаган ул үстереп ята!
И-и-и! Боларына түзәр иде әле Мансура! Кайтып төпләнүенә дә биш елдан артык бит инде, авыл тормышына күнегеп тә бара иде. Тик күптән түгел килеп ирешкән хәбәр аның акылын томалады, инде онытылып барган үч алу теләген яңадан уятып, көчәйтеп җибәрде. Хәбәр иреннән иде. Ул артык сүз язып та тормаган, яшь бичәсе белән төшкән фотосын гына җибәргән. Астына: «Мал-мөлкәт дип авыз ачасы булма, үзеңә хуже булачак!» дип бер генә җөмлә язып куйган. Аны белмимени Мансура! Байлык дигәндә, инәсен дә кызганып тормаячак!
Бу гарасат юктан килеп чыкмады – Мансураның күңелендә борынлады ул! Аның бар дөньясын актарып ташлады, аннан тышка бәреп чыкты. Юкка гына көтүлек өстендә башланмады, юкка гына Мансураның сыерына зыян салмады! Аллага ышанмаса да, бу эшне Аллаһка кайтарып калдырды Мансура. Бар булган бәхетсезлегендә Газнавины гына гаепләгән хатынга, бөтен дөньяга булган үчен аннан алырга сәбәп булды. Сыерын бик мактыйлар, сыерыннан яздырса, электр көтүче кордырып, эшсез калдырса, бераз күңеле булыр!…

Нурланның елый-елый илтеп биргән «Акбур»ы Мансураның гарасатта да җимерелми калган абзарын җимереп, утарын эштән чыгарды. Бу хәлләрне ишетеп калган Гөлкәбирә, Мансураны ничек күндергәндер, «Акбур»ны кире хуҗасына тапшырттырып, аның урынына үзенең бура кадәр сыерын бозавы-ние белән илтеп бәйләде. Ул арада, Мансура күптән хыялланып йөргән «электрокөтүче»не корып куйдылар. Аныңчы сыерлар кайсы абзардан чыкмый ятты, кайсы үзалдына йөрде. Иртәгә көтүне заманча көтүлеккә чыгарабыз, дип торганда, дәваханәдән кайтып кына кергән Газнави, Нурланны да ияртеп, аксаклап Гөлкәбирәләргә китте.
– Моны ничек дип аңларга инде, Гөлкәбирәттәй, – дип сүз башлады ул, күрешеп, хәл-әхвәл белешеп алгач, – сыерлар мәсьәләсенә килгәндә димен.
– Бу – минем бүләк! – Кулында колгасы булмагач, сүзен куәтләп, өстәл читенә бармаклары белән суккалап алды кортка. – Үзем беләм мин ни эшләгәнемне!
– И-и-и, Гөлкәбирәттәй, сыерлар бүләк итешерлек байлар түгелбез бит, – дип сак кына каршы төште Газнави, кесәсен капшап. Нурланны укырга кертәсе бар, дип тупланган бераз маялары бар иде, шуны бирсә, җитәр микән?
– Капшама кесәңне! Агач калак белән маңгаеңа…
– Бушка түгел бу, минем гозерем бик зурдан, – диде Гөлкәбирә, боларны кыстый-кыстый табын янына утырткач, – Минем сыер карарлыгым калмады, Газнави, сам панимаеш. Пәвискә килергә дә күп калмады бит инде. Мине җиренә җиткереп, шартын китереп озатырсыз, яме?
– Туктале, Гөлкәбирәттәй, кем иртәгә кем бүген, дигәндәй, кемнең кайчан үләсен кем белгән… Минем хәлне үзең күреп торасың бит…
– Бүлдермә! Тыңлап кына тор! Әйтәм бит, шартын китереп күмәрсез! Үзең булмасаң, малаең бар. Җаным чыкканда, йәсин укылса бик әйбәт булыр иде. Җеназа намазын ишек алдында да, зиратта да укырсыз. Килен сөягемә керер. Чоландагы яшел сандыкта бар нәрсә дә әзер. Юучыларга, кәфен кисүчегә, казучылырга, ләхет алучыларга аерып төрелгән, язып куелган. Өчемне, жидемне, кырыгымны өемдә үткәрерсез. Үземнең акчаларны тотарсыз. Сандыкның иң төбендә француз яулыкка төреп куелган. Калганнары әйтәсе кешеләренә әйтелгән, беләләр. Әй, онытып торам, Нурлан улым, елым җиткәч, нигеземә килеп Коръән укырсың. Бу-васыять! – Нурланның аптыраулы карашын күргәч, бармагы белән өстәл почмагын төя-төя, өстәп куйды – Өйрәнегез! Телегезгә коршау салмаганнар бит! Нәселегез – мулла нәселе. Муллалык канда булса, өйрәнү авыр түгел ул. Иманың гына булсын! Бала туса да, никах булса да, кеше үлсә дә мулла эзләп чабулыйбыз, адәм көлкесе! Көтүчесез сыер көтүе дә таралырга гына тора! Чыбыркы кирәк безгә, чыбыркы!

Сыерларны электр чымнары белән уратып алган көтүлеккә кертү бик җиңелләрдән булмады. Бигрәк тә «Акбур» карышты. Бөтенесе кереп беткәннән соң да, бик озак интектерде ул. Кергәч тә, танау тишекләрен киереп, усал мышнап, ашамыйча, кешеләргә мөгез астыннан рәнҗеп карап тик торды. Әллә кыса эченә керәсе килми иде аның, ничек кенә иркен булмасын, кыса – кыса бит инде, әллә Нурлансыз, Газнависыз көтүне санга сукмавы иде, белмәссең. Өч көн бирешмәде «Акбур», мал куып килүчеләр күздән югалу белән, чымнар тарттырып куйган каен баганаларны аударып, көтүлекне эштән чыгарды да ташлады, чыгарды да ташлады.
Аюны да биергә өйрәтәләр, дигәндәй, ниһаять, бер атна этләнгәч, «Акбур» да өйрәнде. Һәрхәлдә, көтүлекне җимерүдән туктады. Бераз тынычлап, печәнгә төшәргә әзерләнгән көннәрдә, кичкә таба «Гөлкәбирә әби үлгән» – дигән хәбәр таралды. «Юктыр, ышанмыйм, Әҗәлне якын җибәрә торган кеше түгел ул Гөлкәбирә әби, таягы белән берне салса!» – дип шаяртучылар булса да, хәбәр чын иде. Нурланның әнисе хәл белергә барган булган. «Килен, хәлем мөшкел, берәрсе йәсин укысын иде», – дип әйткәч, районнан мулла алып килделәр. Ярый таптылар, ярый алып килеп өлгерделәр!
Икенче көнне малларны көтүлеккә иртәрәк илтеп яптылар да, күмү мәшәкатьләренә керештеләр. «Гөлкәбирә әби үзе исән булса, колгасын болгый-болгый кыздыра башлар иде инде», – дип, җитез кыланырга тырыштылар. Кеше күп җыелган иде. Читтә яшәгән авылдашларның да ишеткән берсе кайткан, фермада бергә эшләгән хезмәттәшләре дә, районның ветераннар советыннан да, күрше авылллардан да барлар, хәтта, мондый җиргә бер дә йөрми торган Мансурага кадәр килгән иде. Ишек алдына гына сыймый, урамны тутырды озатырга килүчеләр. Хәзрәт, җеназа намазын тәмамлагач, халыкка мөрәҗәгать итеп:
– Гөлкәбирә әбинең бирәсе бурычлары калмадымы? Әйбәт кеше идеме? – дип, гадәттә бирелә торган соравын бирде.
Шау-гөр килеп җавап биргәннән соң, халык тынып калды. Бер-берсенә карашып алдылар. Фермер Вахит:
– Болай гына җибәрсәк, Гөлкәбирәттәй ачуланыр, рөхсәт булса, бер-ике сүз әйтим әле, – дип алгарак чыгып баскач, җиңел сулап куйдылар.
– Без сүзгә оста түгел инде, сүз матурлыгы өчен түгел, күңелдәгесен әйтәсе килгәнгә сөйлим, – дип башлады ул, бераз дулкынлануы басыла төшкәч, – Гөлкәбирәттәйне бала чактан ук беләм. Бер шуклыгым өчен, әнә теге, очына полиэтилен бәйләнгән колга белән арт сабагымны укыткан иде. Файдасы тиде. – Халык борылып, ул күрсәткән якка карады да, күтәрмә тактасына сөялеп куелган колга-таякларны күргәч, гөрләпшеп көлеп алды. – Күрәм, андый тәрбия бер миңа гына төшмәгән! Ә теге юаны – сәнәк саплыгына бара торганы белән район администрациясенең идәнен төя-төя Гөлкәбирәттәебез безне юллы итте, «переспиктивасыз авыл» дип, безне урап үтәргә тиеш булган газ үткәргечне бу якка борды, әлеге вакытта рәхәтләнеп мал йөрткән көтүлегебезне чүп полигоны ясаудан саклап калды! Минем дә җир алып, фермер хуҗалыгы оештырып эшли башлавымда аның ярдәме зур булды. И! Сөйләсәң күп инде! – Вахит ак кепкасын битенә шудырып төшереп бераз торганнан соң, тагын дәвам итте. – Матчага кыстырган чыбык кебек булды инде бу колгалар, туганкайларым! Без бүген авылдашыбыз белән генә түгел, тәрбиячебез, авылыбызның Олы инәе белән хушлашабыз. Үзен генә түгел, бөтен авылны кайгыртып, авыл иминлеге өчен яши белгән бер буын китеп бетеп бара, җәмәгать. Арабызда бу традицияне дип әйтимме инде, бу тәрбияне диимме, дәвам итүчеләр бардыр дип ышанасы килә.
Вахиттан соң да сөйләүчеләр булды. Бер көлеп, бер елап Гөлкәбирә әби белән булган вакыйгаларны искә алдылар.
Ә моннан соң булган хәлләр бары тик Абагада гына, бары тик Гөлкәбирә әбинең җеназасында гына була ала торганнардан иде.
Җеназаны күтәреп зиратка таба кузгалганнар гына иде…
Иң артта барган Нурлан кинәт аркасы белән, ниндидер дулкын, хәрәкәт тойгандай булды. Әйе, бу дулкын «шыгыр-шыгырт, дөп-дөп, мыш-мыш» иткән тавышлар белән якынайганнан якыная иде.
Таныш, бик таныш тавышлар! Ялт итеп артына борылып караса, авыл урамы буйлап бу таба юырткан сыерларны күреп, үз күзләренә үзе ышанмый торды малай. Иң алдан – «Акбур» (тагын көтүлекне җимергән инде бу), аның артыннан, паровозга тагылган вагоннар кебек, башкалары якынлашып килә! Нурлан нидер уйлап, нидер эшләргә өлгергәнче, бу мышнап төшкән төркем, килә-килә тизлекләрен акрынайтып, аның артына килеп җиттеләр дә, әллә нинди акылга сыймаслык кодрәткә буйсынып, халык агымына ияреп бара башладылар.
Капка төбендә озатып калучы хатын-кызлар сыерларны бүлеп, куып булаштылар. Ләкин «Акбур»ны һәм Гөлкәбирә әбинең Мансурага тапшырган теге бура кадәрле сыерын бүлә алмадылар. Юк! Бу хәлне кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаячак! Бары тик Абагада яшәгән, Гөлкәбирә әбине дә, «Акбур»ны да яхшы белгән кешенең генә акылына сыя ала иде бу: малкайлар хушлашырга кайтканнар иде.
…Менә шундый хәлләр булып алды үткән ел гарасаттан соң Абага авылында. «Бер болганмый, су да тонмый» – дигәндәй, бер болганып алу кирәк булгандыр. Инде гарасат җимергән каралты-куралар төзәтелгән, элеккеге клуб урынына мәчет өчен фундамент салып куелган. Тик урман гына элеккедәй күкрәп утырмый, шуңа да, авылның бер ягы җил-давыллардан саклаучысыз калган иде.
… Авыл өстендә чыбыркы тавышы яңгырады. Башына ак җептән бәйләнгән кәләпүш кигән үсмер акрын гына көтү артыннан күзгалды.
Урман куенына сыенып үзалдына көн күреп яткан Абага авылы өчен дә яңа көн башланды.

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

 

Фото: http://vishime.ru/


 
 
«Мәйдан» №11, 2020 ел.

 

Комментарийлар