Логотип «Мәйдан» журналы

Әти моңы

– Тагын телевизор каршында утырасыңмы, әни?

Пакет-сумкаларын чыштырдатып, өермә булып фатир ишегеннән килеп кергән кызы Нәфисәгә сәлам урынына әнә шундый сүзләр ташлады да, җавапны көтеп тормыйча, “лодочка” туфлиләрен мизгел эчендә аякларыннан шудыртып төшереп, бүлмәсенә атылды.
– Утырам шул! Утырам! И бала, юньләп исәнләшә, хәл-әхвәл дә сораша белмисең. Өтерге тел булып үстең, хәерлегә булсын...
– Ә “телик” хәлеңне сораша инде алайса? –  дип зал ишегеннән башын тыгып елмайды шул арада кыска зәңгәр халатын элгән кыз. –  Беләсең бит инде, әни, ясалма ягымлылыкны яратмыйм мин! Шундый булып тугач, нишлим?! Тем более, без күрешмәгәнгә, хәзер әйтәм, өч, алты... нибары сигез сәгать вакыт үткән. Ә син, менә ич, матур гына, күзлекләреңне киеп, кәнәфигә чумып, культурно ял итеп утырасың.  Димәк, хәлләрең  начар түгел, шулаймы?
– Шулаен шулай, Аллага шөкер, кызым. Тик барыбер дә кеше балалары кебек тәмле телле...
– И әни, ярар инде! Аның каравы, мин икейөзләнә, тәмле телләнеп, алдаша белмим.
– Хәзерге заманда бу сыйфат та югары бәяләнми, бала. Хәер... гомер-гомергә туры әйткән туганына ярамаган.
Соңгы сүзләрне кыз әллә ишетте, әллә юк, чөнки күзләре зур ачылып телевизор экранына төбәлгән иде.
– Үләм! Кыланып та куя инде бу халык! Сиксән яшьлек әби беренче мәхәббәтен эзли! Туксан яшьлек “егетне”! Бу “Жди меня”ны кем генә уйлап тапты икән? Ничек инде вакытыңны җәлләми шуларны карап утырырга була, ә?
– Элегрәк үзең дә ярата идең ич! – диде хатын кырт кына.
– “Ищу тебя” дип аталган чагындамы? – дип көлеп җибәрде кыз. – Әйе, вообще-то, чыннан да,  интригалы тапшыру бу.
– Нинди интрига булсын ди! Чын тормыш, кеше язмышлары, кайгы-хәсрәт, югалту-табышлар монда, бала...
– Әй! – дип кул селтәде кызый. – Телевидение – алдауга, баш катыруга корылган монстр инде ул. Капкынына эләксәң... Тукта, тукта, әни, кара әле миңа, әллә елагансың инде, күзләрең кызыл! Тагын кан басымың күтәрелә бит, төне буе дару эчеп чыгачаксың. Сүндерәм хәзер үк!
– Юк, юк, сүндермә... Телевизор каршында елап утыра торганнардан түгел лә анаң...
– Шуңа аптырыйм  да, “железная леди”га ни булган, дип.
– Булды шул, булды менә... Син кайтып керер алдыннан гына булды... Әтиемнең – синең бабаңның карточкасын күрсәттеләр... эзлиләр.
– Валлаһи, диң! ”Жди меня“дамы?!
– Әйе. Житомир шәһәреннән... кызы.
– Синең әтиеңнең кызы? Клево! Кайда соң ул Житомир? Чит илдә-фәлән түгелме? Кунакка барыр идек!
– Географияне бөтенләй укымагансың, отличница. Украинада ул шәһәр.
– Соң! Украина хәзер заграница бит инде! Әни, аңлатыбрак сөйлә әле. Точно таныдыңмы? Фамилиясен, исемен әйттеләрме?
– Әйе, таныдым. Нәкъ шундый ук фото бездә дә бар. Авылдан алып килгән идем. Әбиеңне җирләгәч...
– Моңарчы белмәгән идеңме туганың барлыгын? Кызык!  Тиз үк җавап язарга кирәк. Хәзер сайтларына керәм. Интрига бар дип әйттем бит!
– Йә, җитте, тукта! Күрсәтермен мин сиңа заграница, интрига, сайтыңны!  “Корвалол” тамызыр идең ичмасам анаңа!
Хатын, хәле китеп, диван аркасына сөялде. Бая кызы дөбер-шатыр ишекне ачканда боерып дигәндәй туктатылган күз яшьләре, юлын ачкан чишмәдәй, янә агарып калган йөзе буйлап тәгәрәде...
Кыз аш-су бүлмәсенә ашыкты. Суыткычның ачылып-ябылганы ишетелде. Ул арада бөтен фатирны таныш ис аңкытты.  Нәфисә, чиксез дулкынлануын, борчуларын шул ике йотым суга кушылган утыз тамчы дару белән юып алып булырына ышангандай, бәллүр чынаякка үрелде...
Бушаган савытны журнал өстәленә алып куйган кыз мыштым гына әнисе янына чүмәште. Ул телевизорны сүндерергә бик теләсә дә, тетрәнгән ананың кабат кызып китүеннән шүрләпме, пультка басып “монстр”ның тавышын гына әкренәйтергә булды. Озак та үтми, “Жди меня”ның алыштыргысыз алып баручылары өметләнергә, эзләргә, көтәргә чакырып моңсу елмаештылар да хушлашу ягын карадылар.
Нәфисә исә, йокысыннан айнып киткәндәй:
– Кич буе мине саклап утырырга җыенмыйсыңдыр бит? Телефоның ун шалтырады, җавап бир, көттермә дусларыңны, – дип берни булмагандай кызына борылды.
– Ә син? – диде җитдиләнеп, аптырап калган бала.
– Нәрсә мин? Мин нормально... Тиздән әтиең кайтыр. Бар, бар. Шкаф тартмасыннан иске альбомны гына алып бир дә.
– Көрән тышлысынмы?
– Нәкъ шунысын, – диде хатын, бераз дерелдәгән бармаклары белән кызы күз ачып йомган арада  кулына тоттырган кытыршы күнне сыйпап.
Нәфисә альбомны ачарга ашыкмады. Әнисенең үзе генә каласы килгәнен аңлап алган кыз, ниһаять, бүлмәсеннән берөзлексез кычкырып, үпкәләп хуҗасын чакырып торган телефонын эзләп китте. Аның:
– Хәзер... чыгам! – дигән сүзләре ишетелде.
Бераздан сылу гәүдәсенә сыланып торган, күзләре төсендәге зәңгәрсу кофта, ак чалбар кигән, муенына шнур-чыбыклар аскан кыз кабат зал ишегендә пәйда булды.
– Әни, мин урамга алайса, яме.
– Матур гына йөр, кызым. Ашамадың да...
“ Макдоналдс – вот что я люблю!!!” Бу сүзләрне әллә Нәфисәнең кызы, әллә сүнеп барган телевизордан реклама гүзәле кабатлады...
 
***
...Нәфисә әтисен бөтенләй хәтерләми. Ә хәтерлисе шундый килә! Үзен белә башлаганнан бирле килә... Җанын телгәне, йөрәген әрнеткәне дә әнә шул – үзен соңрак, әтисе үлгәч кенә белә башлавы да инде аның. Газизе аяусыз чир белән көрәшә-көрәшә шәмдәй эреп-сызып сүнгән кара көздә аңа өч яшь тулган булган югыйсә. Сорашканы, сөйләшкәне бар, берәүләр бу яшьтә әллә ниләр хәтерли. Ә ул  – юк. Ничә еллар аңын-җанын тилмертте, газаплады кыз, томан эчендә, иске кинодагы кебек аклы-каралы төсләрдә генә  булса да, зинһар өчен, исемә төшеримче әтиемне, дип. Тик юкка гына. Дәшмәде Нәфисәнең балачак хәтере.  Әле дә дәшми...
“Сөбханалла, нәкъ әтисе инде. Атасына охшаган кыз бала бәхетле була, диләр”. Әтисенә охшап туган, язмыш тарафыннан әтисез үсәргә мәҗбүр ителгән, бер тапкыр да әти дип эндәшкәнен хәтерләмәгән Нәфисәгә күрше әбекәй әйткән бу сүзләр коточкыч ялгышлык булып тоела иде. Ничек инде ятим бала бәхетле булсын, дип өзгәләнде ул. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бу сорауны ул үз-үзенә соңрак,  кинәт кенә бирде. Һәм җавапны да бик тиз тапты. Бәхет ул – өч нарасыен җил-яңгыр тидерми ялгыз канат үстергән әниләре! Әйе, чыннан да, бик бәхетле иде Нәфисә. Барысы өчен дә Әнисенә чиксез рәхмәтле иде. Шул исәптән, әтисе турындагы тансык хатирәләр өчен дә...
 
***
– Син тугач та сөенгәнен күрсәң атаңның! Нишләргә белмәде кырык яшьлек сакаллы сабый.
– Исемемне кем куйды соң?
– Әтиең инде. Мин Гөлнур дип кушмакчы идем. Безнең нәселдә гел “нур”лар бит.
– Нурлар?!
– Әйе, әбием Шәмсенур исемле иде, әнием – синең әбиең Фәрхинур, апамнар, беләсең, Маһинур, Мәдинур, Миңнур.
– Миңа Нәфисә исеме күбрәк ошый...
– Алып кайтканда ук кулдан куймаслык, яратып туймаслык, тупырдап торган таза, матур бала идең. Соң... биш кила булып дөньяга килгәч!
– Юктыр инде, әни, биш үк түгелдер. Абыем өч кило иде дисең...
– Чирмешән булнисында төн уртасында тудың. Исән-имин котылуыма, дүрт саны төгәл бала табуыма шљкерана кылып, акушер марҗаны тыңлап ятам. Баш врачның өенә шалтырата бу, отчет бирә, димәк. Бар да әйбәт, кыз бала ди, биш килограмм ди. Врач ышанмады бугай. Шуннан аның: “Ей бох, пять килограмм!” – дип кычкырып җибәргәнен бөтен ятаж ишеткәндер...
– Әти мине яраттымы соң?
– Яратмаган кая! Кулыңнан да төшермәде. Иртә тәпи киттең, быты-быты сөйләшә дә башладың. Түлке, әтиеңә  “бабай” дип телең ачылды. Бабай түгел, кызым, әти дип әйт минәйтәм. Ә атаң көлә: “Бала алдаша белми, бәлки мин чынлап та аңарга әти түгел бабай гынадыр”, – ди.  Үзе сине һавага чөя-чөя уйната...  Күз тияр, яшәмәс инде... Бигрәкләр дә сөйкемле бала, дип тә еш кабатлый иде.
–  Чынмы?!
– Чын булмый. Курчак кебек киендерә идем үзеңне, күлмәкләреңә пар итеп эшләпәләргә тикле тектем. Атаңның сине тере чәчәгем, дип, авыл буйлап күтәреп йөрүе бүгенгедәй күз алдымда...
 
***
Нәфисә, ирексездән, күзләрен йомды... Әтисенең көчле кулларында тирбәлеп, болыттай йөзеп, дөньяны өстән күзләп йөрүе нинди рәхәт булгандыр! Очраган бер кеше сиңа елмая, нәни бармакларыңнан тота, кытыклап үбеп тә ала. Ә син, ятсынып, әтиеңнең муенына сарыласың...
– Тук, тук! Әллә каршы алучы да юк инде?
Тавыштан дерт итеп киткән хатын әле һаман ябык килеш калган альбомны диван читенә алып куйды. Аннан, әкрен генә торып чыгып, ире кулындагы әбәт йөртә торган балонь сумкага үрелде:
– Ишек ачканыңны да ишетмәдем.
– Күзләрең йомык иде шул, колакларың да...
– Ярый, ярый. Телеңә салынма, юын да кухняга!
Нәфисә, уенын-чынын бергә кушып, этә-төртә ирен юыну бүлмәсенә озатты. Үзе инде суынырга өлгергән кичке ашны җылытырга куйды...
Аш та ашалды, чәй дә эчелде. Гадәттә һәр кашык ашка, һәр йотым чәйгә кушылып  әйтелә торган үтә дә ихлас, җылы сүзләр бүген тел очында калды... Хатынына нидер булганын аңлады ир. Үзе сөйләр, соңрак дип уйлады ул, йокы бүлмәсенә кереп кечкенә телевизорны кабызганда. Аннан инде тулысы белән “футбол”  дөньясына кереп чумды...
Кемгәдер сәер тоелыр, Нәфисә гаиләсен тәмле аш белән сыйлагач, кухняда ялгызы гына калып, иркенләп, ире әйтмешли, дөньясын онытып, табак-савыт юарга ярата. Көмеш сыман балкып торган краннан аккан су бигрәкләр дә туган авылындагы Аръяк кизләвен хәтерләтә дисә, беркем дә ышанмас, билгеле, көләр генә. Тик шунысы хак – челтерәп аккан су тавышына ияреп, һәр кичне  уй-хыялга чума хатын. Чәй содасы белән ышкып ялтыраткан чынаяк-тәлинкәләрне ап-ак шадра сөлге белән корытканда эченнән генә көйләп тә ала. Бүген дә, әнә, өзек-өзек, сулык-сулык җыр сызылды, әтисенең җыры:
 
Сандугачның үзен... күрдем,
Сары бар...  түешендә...
Тагын... ниләр... күрермен икән,
Суда йөздем...  төшемдә...
 
***
 
– Һай, әтиеңнең тавышы! Моңлы иде дә соң!
– Синекеннән дәме, әни? Бигрәк матур җырлыйсың ич.
– Кая инде миңа аңа җитү! Атаң исән чакта, ул өйдә юкта гына җырлаштыра идем. Ишетә күрмәсен, көләр дип.
– Ник миңа күчмәде  икән аның тавышы? Бөтенләй җырлый белмим...
– Тавышың бар синең, бала, чыңлап тора, ә менә моңың,  дөрестән дә, чамалы. Әллә нинди, йөрәкләрнең түренә үтеп керә торган, җаннарны өтеп, күңелләрне айкап ала торган үзгә моң иде шул әтиеңдә.
–  Ничек инде үзгә?..
– Шулай бер кичне өйгә кайтмый да кайтмый бу. Кайларда гына йөри икән, исән-сау гына була күрсен берүк, дип ут йотам. Эзләп барыр идем, ялгызыңны калдырырга куркам, йокыңнан уянырсың да куркып еларсың кебек. Абыең әниләрдә кунакта чак. Барыбер тњзмәдем, капка тљбенә чыктым. Шундый җылы җәйге кич! Күк йөзендә эреле-ваклы йолдызлар җемелдәшә, айдан көянтәсен аскан Зөһрә кыз моңая. Миңа да ямансу, күзләргә мөлдерәп яшь тула. Кинәт, төнге тынлыкны ярып, авыл өстеннән җыр агыла башламасынмы! Ерактан, Түбән Очтан ук ишетелә.  Меңнәр арасыннан да таныла торган әтиең тавышы! Аның үзәк өзгеч, кабатланмас моңы!
– Шуннан?
– Шуннан шул –  Аллага шөкер, исән-сау икән дидем дә кереп яттым инде. Кайткач әйттем, тоткарлансаң, җырлап хәбәр бир ичмасам!
– Җырлый идеме соң?
– Озак җырлый алмады шул... Энекәшең туып кына калды...
 
***
Нәфисә зал диварындагы сәгатькә күз төшерде. Кызы кайтырга иртәрәк икән әле.  Күн тышлы альбомны сабый баладай күкрәгенә кыскан хатын янә кәнәфигә сеңде. “Әтиемнең моңы ник миңа күчмәде икән?!” Үсмер кыз чагында әнисенә биргән шул сорауны Нәфисә соңыннан үз-үзенә ничә тапкыр биргәндер, Ходай үзе генә белә. Байтак еллар әле ул ниндидер могҗизага өметләнеп яшәде. Көннәрдән бер көнне иртән уяныр да былбыллар таң калырлык итеп җырлап җибәрер төсле тоела иде аңа. Сихри моңына бар дөнья сокланыр, авылдашлары “Нәкъ әтисе инде...” дип  күз яшьләре аша аһәңле авазларны тыңлап туялмаслар кебек иде...
Аннан соң ул әлеге серле моңны: “Әйдә, кызым, бу җырны җырлап карыйк, тегесен көйлик”, – дия-дия  үз сабыеннан эзләде. Тик баласында да, ни кызганыч, җырга сәләт тә, җырларга теләк тә сизелмәде. Ә инде бар нәрсәгә фәлсәфә белән карый торган булып үсеп җиткән кызы: “Әни, газапланма, мине дә азаплама, табигать балаларда ял итә!” – дип җибәргәч, бөтенләй өметен өзде...
Нәфисә, альбомны итәгенә куеп, сак кына битләрен актара башлады... Менә әнисенең сурәте. Акыллылык билгесе – киң мәрмәр маңгай, толымлап үрелгән кара чәч, йөрәккә үтә торган гамьле, моңсу караш... Шунда ук әтисенең ябыштырылып та куелмаган,  саргаеп, таушалып беткән солдат фотосы килеп чыкты. Теге “Жди меня”дагының игезе! Яшь матур йөз, баһадирдай җилкә, төз буй-сын. Үзе елмая, бер айдан сугыш башланасын, утка керәсен белми әле. Бу аның солдат киеменнән төшкән бердәнбер сурәте. Дөресрәге, сакланып калганнардан бердәнбер...
 
***
– Әни,  нишләп әтинең сугышта  төшкән рәсеме берәү генә? Гөлсинәнең әтисенеке әнә әллә ничә. Медальләрен елтыратып Берлинда басып торганы – иң шәбе!
– Синең әтиеңнеке дә байтак иде лә...
– Кайда соң алар?
– Сөйлим микән, юк микән? Әллә... Ярар, син зур инде, белеп торуың хәерле. Апаң дип әйтергә телем әйләнми, әтиеңнең тагын бер кызы бар бит, кызым...
– Әтиемнең... кызы?! Ничек инде, кайда соң ул?
– Сугыш алдыннан атаң ике ел Украинда әрмия хезмәтендә булган. Шул вакыттадыр, хахлушкадан кызы туган. Бу хакта берни белми чыктым кияүгә. Җиңги тырышты инде аннары. Минем дә күзләрне ачты, атаңның да данын бөтен авылга таратты. Сары чәчле марҗасы, кызы белән төшкән рәсемнәрен зур рамга туган-тумачалар арасына тезеп куеп, стенага ук элде бу. Кергән бер кешегә, менә кайнешемнең хатыны, менә баласы дип, чырагачны указка итепләр төртеп-төртеп күрсәтә. Бераз түздем, ни дисәң дә, яшь килен бит... Тик барыбер егетләргә бирмәс кыюлыгым үзенекен итте – бер иртәне урындыкка басып менеп карточкалы рамны стенадан алдым тәки, тузанын сөртәм янәсе. Дөрләп мич янып тора иде, йөрәгемне әрнеткән, мине кимсеткән  сурәтләрне җыйдым да учакка аттым. Минут эчендә янып көл булдылар, Алланың рәхмәте. Җиңги аңышып та өлгермәде.
– Ачулангандыр...
– Тавышына адәм чыдашлы булмады. Иреңә әйтеп үтертәм мин сине, эштән генә кайтсын дип, күз яшьләре белән елады, мескен. Марҗалар шул хәтле жәл булган күрәмсең үзенә. Берочтан әтиеңнең ялгыз гына төшкән фотолары да очты инде утка...
– Әти ни әйтте соң?!
– Күптән шулай эшлисе иде, диде дә бетерде...
 
***
 
Нәфисәнең әнисе дә ул чакта “диде дә бетерде”. Һәм башка бу  турыда беркайчан да сүз кузгатмады. Нәфисә генә юк-юк та, ерак Украинада яшәп яткан сары чәчле, зур күзле кыз турында уйлый иде. Ул да Нәфисә кебек әтисен хәтерләмидер, ләкин аңардан бәхетлерәктер, чөнки кайдадыр әтием бар,  ул исән, мине эзләп  табар, дип  ышанып, өметләнеп  яшидер. Көтәдер, сагынадыр, яратадыр. Әйе, әйе,  яратадыр. Чөнки аның әтисен яратмау мөмкин түгел! Ә бәлки... Ә бәлки аның хохлушка әнисе татар егете турында бөтенләй  сөйләмәгәндер дә? Башкага кияүгә чыккандыр да оныткандыр... Әлбәттә шулай! Соңгы уйларыннан Нәфисәгә бигрәкләр дә җиңел, рәхәт булып китә иде. Ни дисәң дә, әтисен башка кыз белән бүлешәсе килмәү теләге бик тә, бик тә көчле иде шул аңарда...
Хатирәләр чоңгылында бөтерелгән хатын, әтисенең солдат сурәтен алып калып, ядкәр альбомны ябып куйды... Нишләргә соң, ни кылырга миңа, дип уйлады ул рәсемгә текәлеп. Әтисен бүлешәсе килмәү теләге бүген дә, ничә еллар үткәч тә үз көчендә калган, аз гына да кимемәгән икән ләбаса! Әнә, баягынак та телевизордан әтиемне эзлим, дип фото тотып торган чал чәчле ханымны күргәч, Нәфисәнең аяк астыннан җир убылгандай булды. Соңгы елларда болай да аксап-туксап кына тибә башлаган йөрәге бөтенләй туктап калды кебек. Һава җитмәүдән күзләрен зур итеп ачкан, еш-еш сулаучы хатынны ярый ла экранның теге ягында күрми иделәр... Аңына килеп,  бераз уйлау сәләте кайткач кына, азрак тынычланды, үзен-үзе  кулга алды Нәфисә...  Йә, нигә бөтенләй җебеп төштең, югалып калдың соң әле син, дип пышылдады ул үз-үзенә. Белә идең бит “апаңның” дөньяда барлыгын. Күргәч, икенчерәк икән шул... Йөзгә әтисенә дә, Нәфисәгә дә бөтенләй охшамаган... Урысчага украин сүзләре кушып сөйләшә, бик чая  да бугай. Моңарчы  нигә эзләмәгән диген? Нигә ярты гасыр көткән?
Хатын тирән итеп сулыш алды. Җан тартмаса, кан тарта, диләр. Тик Нәфисәнең тамырларында шаулап аккан татар каны “әтисенең кызы”на бөтенләй тартылмый иде шул. Күрешүне таләп итеп күңел кыллары да тибрәлми, очрашу мизгелләрен көтеп йөрәге дә талпынмый... Чит иде, ят иде ул ханым. Һәм... Нәфисә беркайчан да аны туганым дип кочагына ала алмаячак! Шулай булгач, хәбәр биреп торуның  нигә кирәге бар? Бәлки, җан тартмаса, кан да тартмыйдыр?  Шулайдыр...
Аһ!.. Нәфисәнең тәне кинәт эсселе-суыклы булып китте. Миен яшен угыдай телгән уй-сорау шулай тәэсир итте аңа. Матур җырлый микән ул апа? Әгәр дә мәгәр әтисенең моңы... аңа күчкән булса?! Юк, юк! Бу мөмкин түгел! Ул  ирексездән: “Ты ж меня пидманула, ты ж меня пидвила”, – дип  такмаклады. Юк, тагын бер кат, юк! Беренчедән, әтисенекедәй моң Ходай тарафыннан “Кара урман”, “Әллүки”, “Гөлҗамал”ларны сузар өчен бирелә. Икенчедән...
 
***
 
– Кызым,  теге чакта мин ялгышкан булганмын бит...
– Кайчан, нинди ялгышу  турында сөйлисең, әни?
– Тавышың бар, моңың чамалы, дигән идем...
– Туры сүзгә җавап юк. Дөресе шул булгач.
– Ялгышымны төзәтәсем килә. Синдә бит ул, алтын тавым, әтиең моңы! Абыеңда да, энеңдә дә түгел, нәкъ менә синдә!
– И әни, көлдермә, тугай каргаларын качыра торган “моң”мы? Ни гармунда юньләп өйрәнә алмадым. Мунчага барып уйна әле, кызым, ерактан матуррак ишетелә – бу синең сүзләр...
– Ике гармун алдырдың...
– Күлмәк  тегеп, күз нурларың түгеп җыйган акчага, диң. Их мин, җүләр!
– Сезнең өчен эшләдем, яшәдем лә, бала...  Тыңлап бетер әле, бүлдермә.  Кабатлап әйтәм, синең хисле күңелеңдә саклана ул диңгез кебек тирән, галәм кебек чиксез әтиең моңы...
– Каян беләсең?
– Беләм генә түгел,  күзләреңнән күрәм, сүзләреңнән ишетәм, елмаюыңнан тоям  мин аны. Килер бер көн, бәгырь ташларыңны эретеп, тау елгасыдай  тышка ыргылачак әле бу тылсым! Үзеңнең дә, тирә-яктагыларның да җан сусавын басар дәва, яшәү көче өстәүче  өмет булачак ул әтиең моңы, әби-бабаңнар аһәңе...  Ышанасыңмы миңа?
– Ышанам, әни...
 
***
 
Ишектәге йозакта черт-черт ачкыч әйләнә башлауга, үзе дә сизмәстән, Нәфисә сикереп үк торды: “Аллага шөкер, бәгырь җимешем кайтты, бердәнберем!”
– Әни, бие!!! Журнал килгән! Биш битендә синең шигырьләр! “Гомернең моңлы агышы”! – дип кош тоткандай бәхетле елмайды кызы керә-керешкә.
Хатын леп итеп яңадан кәнәфигә утырды. Бию түгел, җеп өзәрлек тә хәле калмаган иде аның. Бу юлы әнисенең хәл китүе чиксез шатлыктан булып, даруы шул ук “Корвалол” икәнен белгән кыз тагын кухняга йөгерде...
 

Сирень ЯКУПОВА

 

Фото: Николай Туганов

 

 

 

Комментарийлар