Дүшәмбе көн иртән офисыбызның ишеген ачуга ук ниндидер бик күңелсез хәл булганлыгы сизелде. Барысының да кулыннан эш төшкән, йөзләре качкан иде.

– Ни булды? – дидем тизрәк.

– Лаура вафат!

Көтелмәгән хәбәрдән шаңкып, озак кына ни дияргә дә белми тордым.

– Ул бит Питерга җыена иде! – Телемә килгән беренче сүз шул булды.

Кызлар, ни сөйлисең син, дигәндәй, минем якка гаепләү тулы карашларын ташладылар. Һәм мин мондый очракларда әйтелә торган гадәти сүзләрне кабатларга мәҗбүр булдым:

– Урыны оҗмахта булсын!

– Әйе, әйе, – диештеләр алар.

– Кайчан?

– Телефоның кайда соң? – дип, соравыма сорау аттылар. – «Ватсап»ка яздык бит!

Кичә кичтән бирле, нишләптер, телефоныма күз салмаган идем шул.

– Бүген иртән Лаураның әтисе шылтыратты. Эш телефонына. Мөдирне эзләде. Ә ул – Төркиядә.

Бернәрсә дә аңламыйм! Җомга кич син дә мин саубуллаштык Лаура белән! Ул шимбә иртән Питерга очарга тиеш иде. Альберт белән күрешергә җыена иде. Күпме көттек без аның белән ул очрашуны! Әйе-әйе, без дә көттек. Көтештек. Лаура нинди күлмәк-туфли киячәк, нинди макияж ясатачак, кулында нинди чәчәкләр булачак – ничаклы фотолар каралды, ничәмә сайтлар актарылды! Хәтта үпкәләшеп алдык. Мин, дөнья күргән хатын буларак, аны күчтәнәч җыярга кыстадым. Хезмәттәшләр дә минем яклы иде. «Уфадан барып, кымыз, казылык, бәлзәм дә алып бармагач инде!» – дип, оялтмакчы булдык, яхшы киңәшләребезне бирдек. Ир-атның йөрәгенә юлның ашказаны аша икәнен күптән элеп киптергәнбез. Ә Лаура – сабыймыни, киреләнеп бер булды: ашказаны белән мәхәббәтне бутарга ярамый, янәсе! Һәм шушы кеше вафатмы?! Ә аның әтисе бар иде, исән идемени? Биш ел бергә эшләп, аның хакында ләм-мим сөйләгәне булмады ласа! Әллә соң хәтерем ялгышамы? Улы Тимур барлыгын, аның Гарәп Әмирлекләренә эшкә китәргә җыенуын беләм, Альбертны, аның Лаураның туган көненә нәрсә бүләк итүләрен хәтерлим. Хәтта аларның бәби алып кайтырга хыяллануларына кадәр билгеле миңа!

– Нәрсә булган? – дип, кызларга карадым, авыр уйларымны бүлеп, бу кайгылы хәбәргә күнәргә, аны зиһенемә сыйдырырга теләп.

Нәрсә булганын кызлар да белми иде. Лаураның әтисе күп сөйләшеп тормаган. Адресын әйткән дә, бүген сәгать уникедә алып чыгачакларын хәбәр иткән.

Монысы да башка сыймый. Ник болай ашыгыч? Яшен яшәгән, ашын ашаган кеше булса бер хәл. Ярдырмыйлар, сәбәбен ачыкламыйлар микәнни? Улы, Альберт моңа ризамы?

Кызлар да шуңа аптырашып утыралар.

Кулга телефонны алып, номерларын эзләмәкче булдым. Тик ни гаҗәп, алар читтән торып булса да якын танышларыма әйләнеп беткән булсалар да, миндә бер контактлары да юк икән. Миндә булмагач, бүтәннәрдә дә юк та юк инде ул.

– Адресы ничек? – дидем таркау гына.

– Өмет урамы, 217 нче йорт.

– Бәй, нишләп утырабыз, кызлар! – дип сикереп тордым. – Бу бит Черниковкада! Туктагыз әле, Лаура Черниковкада яши идемени?

– Әллә… – диештеләр бүлмәдәшләрем. – Сораганыбыз юк иде бит.

Әйе шул, сораган юк иде. Ничектер, кунакка-фәлән дә барылмаган, очраклы рәвештә дә юл төшмәгән.

– Болай утырудан мәгънә юк. Әйдәгез, җыеныйк тизрәк, – дидем, инициативаны үз кулыма алып.

Мөдир ялда булгач, бу бурыч минем өскә кала. Хис-тойгыларны тыеп, күзгә бөялгән яшьләрне әлегә йотып торырга туры киләчәк. Алары… соңыннан. Ялгыз чакта, аулакта. Беркем дә күрмәгәндә һәм комачауламаганда. Тынлык тирәнлеген һәм үзеңнең уй агышыңны тыңлаганда. Әлегә дөнья мәшәкатьләрен ерып чыгасы бар. Тиз генә акча җыярга, чәчәкләр һәм венок алырга, Черниковкага ашыгырга.

Банкка, кибетләргә кергәләп йөргәнче, янә бер сәгатьләп вакыт үтте. Ярый әле, такси соңламады. Тизрәк кереп утырдык та водительдән ашыгуын үтендек.

Мин алга утырдым.

– Кем? – дип сорады таксист, минем кулдагы кечкенә моңсу венокка ымлап.

– Коллегабыз.

– Ничә яшь?

Беребез дә бу сорауга җавап бирә алмады. Ничә яшь иде соң әле Лаурага? Ничәмә туган көн үткәреп, яшен сорамаганбыз. Тик ул безнең арада иң яше иде бугай… Шунысы ачы һәм аяныч та!

– Кырык тирәсендә иде.

– Да-а, – дип, күп мәгънәле итеп сузды водитель ир. – Япь-яшь килеш.

Ул тынып калды. Мин, яшькә төелеп, тәрәзәгә карадым. Тукталышлар, урам тулы халык. Яшьләр дә күп, өлкәннәр, бала-чага. Ә Лаура – юк. Без аны озатырга китеп барабыз. Ике көн элек кенә елмайган, сөйләшкән, аның матур хыяллары, матур өметләре турында серләшкән Лаурабыз беркайчан да шулай урамнарда йөрмәячәк! Матур сары чәчләрен иңнәренә таратып, чак кына моңсурак карашлы яшькелт-соры күзләрен балкытып, «Приветики!» дип, иртән елмаеп килеп кермәячәк…

Ниләр булды сиңа, безнең сөйкемле дускаебыз? Якты дөньяларны ташлап китәргә ник ашыктың? Гел елмаеп кына йөри идең бит. Зарланганыңны бер ишетсәк! Иртән, бераз эшләп, арып-ялкып киткәч, яңалыклар сөйләшергә тотынабыз. Хатын-кыз коллективы бит, гаилә хәлләрен уртаклашабыз, чирләребездән зарланып алабыз. Ә син… кояш кебек идең. «Куегыз әле, күңелсез нәрсәләргә вакыт әрәм итмик», дип, я кызыкка, я күңеллерәк якка борып җибәрә идең. Сизендең микәнни? Шулайдыр… Безгә генә әйтмәгәнсеңдер…

Ә Альберт кайтып өлгерәме?

Соңгы сорауны кычкырып әйтәм, ахры.

– Өлгерәдер. Өлгермәсә, көттерерләр иде, – диләр кызлар арттан.

Әй, юләр инде мин. Альберт та кайтып җитмәсә! Ул бит, ул бит… Ул – көне-төне безнең офис бүлмәсенең түрендә. Лаураның өстәлендә. Фотодан утыз ике тешен күрсәтеп кем елмая – Альберт! Авыз суларын агызып, Лаура кемне сөйли – Альбертны! Соклану катыш көнләшү белән тыңлый идек без аның турында! Әйе, ник яшерергә, фотоларына карап, эчтән генә, Голливуд актерларына охшаш бу иргә соклана идек. Аптырый да идек: безнең Лаура сөйкемле булса да, «Дөнья гүзәле» түгел инде, җитмәсә, аерылган, балалы хатын. Ничек карата алган бу яшь, чибәр ир затын? Питерда Лауралар беткән микәнни? Мәхәббәткә ара да, яшь тә чик була алмыйдыр, күрәсең.

Әнә алар күгелҗем диңгез, ак корабтай мәһабәт отель, пальмалар, кипарислар фонында. «Мин бер дә бара алмыйм, ә син елына икешәр очасың!» – дип, чеметеп алгалый идем аны еш кына, шаяру катыш чынлап. Менә Альп тауларында җете спорт костюмнарында чаңгы шуалар, кара күзлекләр кигәннәр, нур чәчеп елмаялар. Ә бу фотоны кышкы кичтә төшкәннәр. Лаураның үзе биеклеге, көзгедәй ялтырап торган кап-кара машина янында. Андый машина безнең бүлмәдәгеләрнең берсендә дә юк һәм булмаячак та. Йөзләреннән, кыяфәтләреннән бәхет аңкый. Хәтта кар бөртекләре көнләшәдер алардан – Лаураның яхшы тунында, сөеклесенең мех якасында бриллиант бөртекләредәй җемелдиләр.

Юмарт иде аның Альберты. Әйе, шулай дип сөйли иде Лаура, ул бүләк иткән алка-йөзекләрнең фотоларын күрсәтеп туя алмый иде. Киеп килергә кыенсынам, артык кыйбатлар, ди торган иде. Үзе дә тырыша хезмәттәшебез. Эштән соң фитнеска, бассейнга йөгерә, бик еш отгуллар ала – карый, бик карый иде үзен. Шуңадырмы, тал чыбыгыдай нәзек, яшь кызлар сыман җиңел гәүдәле. Аныкы кебек маникюр, аныкы кебек зәвыклы прическа беркемдә дә юк. Киемне дә бик белеп сайлый ул…

Күзгә тагын яшь эркелә. Түзеп булмый. Әйдә, аксын. Әл дә Черниковка ерак. Кеше алдында җебеп торганчы, күзләрем кипшенә торсыннар… Туганнары, әллә күпме халык җыелгандыр фатирына, подъезд алдына.

Кичер, Лаура… Кичер мине. Сиңа кызыгып караган чакларым, көнләшү катыш шикле уйларым өчен. «Шунысы кызганыч, Альберт Тимурны бик өнәп бетерми, сөйләшмиләр», дигән сүзләреңә, әһә, бик идеаль кеше түгел икән әле, дип, эчтән генә шатланган идем түгелме соң? Оят… Шулай шул, үзеңнән артыгракны күрсәң, кызыгу хисе калка, түбәнрәк булса, мескенем, дип, жәлләп кимсетергә ашыгасың… Ихласлык дигән нәрсә кырык кат тире астында калган, ул кырык кат тиреләр дә каешланып каткан.

Ә синең… эчеңдәге тышыңда иде. Бөтен серләреңне килеп безнең белән уртаклаша идең! Улың дип өзгәләнүләрең! Тимурың шулкадәр акыллы бала. Мәктәпне алтын медальгә бетерде. Үз көче белән нефть институтына кереп, үз көче белән укыды. Ул кызыл диплом алгач, син шундый сөендең! Шул шатлыктан, сушига заказ биреп, безне сыйладың. Тимурны Гарәп Әмирлекләренә эшкә чакырып, хат килгәч, башың күккә тиде. Безнең сыман бюджет оешмасында өч тиенгә чиләнмәс, кешечә яшәр, дип хыял кордың. Хәер теләнеп йөргән нефтьчене күргән юк әле, ди идең. Менә шундый ихлас идең син, Лауракай!

Мин, сумкамны ачып, акчаларымны барладым. Монысы – әтисенә, монысы – Тимурга. Ә монысы… – дога укучыга. Кем укыйдыр – динеңне дә белмим. Анысын сөйләгәнең булмады. Тик әйбәт кеше идең син…

Бая, офистан чыгып китешли, өстәлеңә борылып карадым. Һәм, барып, алсу чәчәкләр белән бизәлгән зәңгәр кысалы зур фотосурәтне алып, сумкама салдым. Синең өчен иң кадерле әйбер иде ул, ахры. Альбертка бирермен аны. Син ул матур кысаларны да, аның эчендәге фотоларны да ай саен диярлек алыштырып, яңартып кына тора идең. Тузан да кундырмый, өрмәгән җиргә куймый идең. Моңсу күзләрең белән төбәләсең дә уйга чумасың. Мөдиребез кычкырыныбрак эш куша башласа гына, дертләп китеп, чынбарлыкка кайтып, күктән-галәмнән безнең янга, гөнаһлы җиргә төшәсең. Бу фотода сез табигать кочагында. Син – җиңел алсу күлмәктән. Алсу төс егерме яшьтән өлкән хатын-кызга килешми, ярамый, дигән булалар. Килешә, ник килешмәсен ди. Күкрәгеңә кыскан бер кочак ап-ак раузалар алсу фонда, абау, бигрәк матурлар. Әллә күз тидердекме соң сиңа, Лаура?! Алай үз бәхетеңне бар дөньяга чәчеп, күрсәтеп, сөйләп йөрү кирәкмәгәндер, бәлки? Алсу чәчәкләргә төрергә түгел, безнең кебек, каешланып каткан кырык кат тире астына яшерергә кирәк булгандыр аны, бәхетне!

Һәм мин, кемнең вафаты турында ишетсәм дә үземне биләп ала торган тойгыга биреләм. Бу – мәрхүмнәр алдында үзеңне гаепле тою. Алар мин сулый ала торган һавадан, эчә ала торган судан мәхрүмнәр… Алар бу якты кояшны күрми, язгы йомшак җилнең битне иркәләвен тоймый, машина йөрәге – двигательнең тигез генә гөжләвен ишетми, анавы кандай кызыл раузаларның нечкә генә хуш исен сизми… Ә син сулыйсың, эчәсең, күрәсең, ишетәсең, сизәсең. Сөйләшкән сүзләрне хәтергә төшерәсең. Авыр сүз әйтеп үпкәләткәнем булмады микән, кыек уйлап, рәнҗетмәдем микән, дип уйланасың. Һәм вакытның кире кайтмаячагын, мизгелләрнең ком сәгатендәге ком бөртекләре кебек котылгысыз агылганын җаның-тәнең белән тоеп, чарасыз каласың. Мизгелләр генә түгел, кешеләр дә кире кайтмый – шунысы бигрәк моңсу. Яшьрәк чакта боларны уйламыйсың, янәшәңдә – яшьтәшләрең, алар барысы да шат, шат булмаса, алсу өметләр, зәңгәр хыяллар белән исергән. Барысы да алда, барысы да яхшы булыр кебек… Тик бераздан туганнар, дуслар, якыннар берәм-берәм китә башлыйлар… Көтелмәгәнлек белән яралап, тынлык белән шомландырып. Хушлашмыйча гына. Китәм инде, дип әйтми генә. Яшьлек тә шулай тын гына китә, кисәтеп тормый. Картлык – югалтулар моңсулыгы, чарасызлыктан арып-алҗып талчыгу ул. Сиңа бүленгән вакыт, ашкынулы котылгысызлык белән, соңгы ноктага ашкына. Ул нокта моңсулык белән талчыгуга да нокта куя, бөтен сорауларга җавабын әйтә, барысын да тигезли. Ул ноктадан соң вак-төяк үпкәләшүләрнең мәгънәсе калмый, дошманлыкныкы, нәфрәтнеке дә…

Таксиебыз шифер түбәле, ике катлы, сары буявы купшакланып беткән бина янына килеп туктады. Диварларның буявы гына түгел, урыны белән штукатуркасы да беткән, астан хач сыман рәшәткәләре күренеп тора. Ябагасын коя алмаган, кабыргалары калкып чыгып бик ябыккан, хәлсезләнгән дөяне хәтерләтә.

– Килеп җиттек, апалар! – диде водитель.

Мин, тирә-ягыма каранып, безгә кирәкле йортны эзләдем. Әллә нишләп, Альбертның яхшы машинасы да якындадыр кебек. Юкса, ул самолет белән кайткандыр инде.

– Безгә 217 нче санлы йорт кирәк. Кайда соң ул?

– Әнә бит! – Водитель сул якка ымлады.

Әйе шул, ничек күрмәгәнмен!

Төштек, такси, биредән тизрәк качарга теләгәндәй, кызулап китеп барды.

Як-якта гел шушының ише йортлар иде. «Өмет» дигән исемгә бер дә туры килми иде урамның күренеше. Уфага якын очы күркәм, төзек булса да, бистәнең читенә үк килеп җиткән бу очы шактый ук ташландык хәлдә икән.

– Әтисе биредә яшидер, – диде кызларның берсе.

Рамнары кыйшая башлаган тар гына тәрәзәләр күп кенә булса да, йортның ишеге берәү генә иде. Ул да – канаты имгәнгән кош сыман, күгәннәре каерылган – шар ачык. Бергәләшеп, эчкә кердек. Борынга дымлы, тынчу һава бәрелде. 9 нчы санлы фатир дигәнебез бер бүлмә булып чыкты. Ишеге бикле түгел. Шакымый гына эчкә үттек. Караңгы тар коридордан соң ул шактый якты һәм пөхтә булып тоелды. Шау чәчәк ак челтәр аша саркыган кояш нурларында – табуретлар өстенә куелган, яшел япма ябылган, мөселманча ярымтабут. Анда безнең Лаурабыз. Кечкенә гәүдәсе озынаеп, тагын да ябыгып калган.

Битен тирән җыерчыклар ермачлаган, авыр карашлы, авыр адымлы ир кеше, безне күреп, торып басты. Исәнләштек.

– Сез Лаураның әтиседер? – диде беребез, берникадәр тынлыктан соң.

– Әйе, – диде ул. – Һәм ишектәге чөйгә эленгән курткасы кесәсеннән сигарет, кабызгыч алып, бүлмәдән чыгып китте.

Тезелешеп диванга утырдык.

Бу хәлләр, ничектер, чын кебек түгел, ямьсез бер шаярту гына сыман иде. Бер-беребезгә караштык.

– Кызлар, йөзен ачабызмы? – диде кемдер.

– Әйе!

Бернинди дә шаярту-маярту түгел, бу – чынлап та Лаура иде.

Шулчак ишек ачылды, бер яшь кенә егет килеп керде. Таныдык – Тимур. Ул, исәнләшеп, кыюсыз гына ишек төбендә басып тора бирде.

– Тимур бит син? – дидем мин.

Ул дәшми генә башын иде.

– Әниеңә нәрсә булды, Тимур? – дидем, башкача түзеп тора алмыйча. – Без – аның хезмәттәшләре.

– Чирләде…

– Нишләп?

– Күптән авырый иде бит ул. Нык итеп.

– Безгә әйтмәде дә!

– Үзе белә иде…

Ул бәләкәй генә иске суыткыч өстеннән алсу төстәге папканы алып миңа сузды.

– Эштән килсәләр, бирерсең, дигән иде әни…

Папка эчендә дүртебезнең дә фотосурәтләребез. Дүрт фото да алсу чәчәкле матур зәңгәр рамкаларга утыртылган. Дүртебез дә шундый матурлар, яшьләр! Беребез – диңгез фонында, беребез – текә машина янында, беребез – яхшы туннан, беребез – Альп тауларында чаңгы шуа.

Тимурның тыныч кына әйтелгән сүзләре боздай тынлыкны хәнҗәр сыман ярды:

– Фотошоп ярата иде ул…

Мин үземнең фотога текәлдем. Менә шулай итеп күз алдына китергәнсең икән мине, Лаура! Шундый матур булып күрендем микәнни күзеңә? Буй-сыным – нәкъ мин хыялланганча зифа, бер артык килограмм юк. Кояш кебек балкыйм, тешләрем энҗе кебек ялтырый, озын куе чәчләрем – су анасыкыдай дулкын-дулкын. Илле яшькә җитеп, гомеремдә бер тапкыр да барып күрә алмаган диңгездәмен, аккош кебек ап-ак яхта палубасыннан бәхетле кыяфәттә кул болгап торам!

– Рәхмәт, Лаура! – дидем мин, дулкынланып. Аннан Тимурга карадым. – Тимур, сиңа да рәхмәт. Әниең янында була алганың өчен рәхмәт. Ярый әле, Гарәп Әмирлекләренә китеп өлгермәгәнсең!

– Нинди Гарәп Әмирлекләренә?

– Эшкә инде. Әниең сөйләде безгә барысын да. Синең өчен шатбыз. Әниеңнең йөзенә кызыллык китермәдең.

– Татарстанга эшкә чакырдылар мине! Әлмәткә, нефть эшкәртү заводына. – Тимурның җитди йөзе яктырыбрак киткәндәй булды. – Фантазер иде бит әни, арттырыбрак сөйләргә ярата иде…

– Нефть институтында да укымадыңмы?

– Укыдым! Ул – әнинең гомерлек хыялы.

– Бюджеттамы?

– Юк инде. Түләп.

Кулларым сумкама үрелде. Андагы фотосурәтне алып, Тимурга суздым:

– Ә бу кем?

– Танымыйсызмыни? Альберт Джонни бит ул. Француз актеры. Әни аның җырларын шулкадәр ярата иде. Син аңа охшап торасың, ди иде.

– Аңлашылды-ы-ы…

Шулай дигән булдым. Йөрәкне сызып янә үкенеч һәм юксыну тойгысы яңарды. Үпкәле карашым белән яшел япмага төбәлдем. Әйтсәң, ни була иде шунда, Лаура!..

Ул әйткән булса, мин тыңлаган булсам, нәрсә үзгәрер иде, нәрсәне генә үзгәртә алыр идем икән – белмим. Аңа бирелгән вакытның, ашкынып, моңсулык һәм талчыгуның соңгы ноктасына агылуын туктата алыр идеммени? Тик шулай да… Әйтмәдең, кызый!

 

Дилбәр БУЛАТОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №2, 2021 ел.


Комментарий язарга