Логотип «Мәйдан» журналы

Диңгез ярында (Парча)

Диңгез, диңгез... Көчле дә, гайрәтле дә, шаулы да, гүзәл дә диңгез! Әлегә диңгез өсте тын. Талгын җилгә тибрәлеп вак дулкыннар йөгерешә. Акрын гына, бер-берсенә терәлеп куышалар. Уйнаклап, төртешеп тә...

Диңгез, диңгез... Көчле дә, гайрәтле дә, шаулы да, гүзәл дә диңгез!
Әлегә диңгез өсте тын. Талгын җилгә тибрәлеп вак дулкыннар йөгерешә. Акрын гына, бер-берсенә терәлеп куышалар. Уйнаклап, төртешеп тә алалар. Су өстендә вак кына күбекләр йөзә. Ярга якынлашкан саен аларның саны арта, үзләре өелешеп зурая баралар. Төпсез зәңгәр күктә хасил булган ак болыт үзенең күпереп торган кечкенә кисәкләрен диңгез өстенә өзеп-өзеп ташлаган диярсең. Эчләре һава белән тулы бу җиңел күбекләр салмак кына ярга килеп бәреләләр дә, күз ачып йомган арада, шартлап юкка да чыгалар. Диңгез өсте юмарт кояш нурлары астында көзгедәй ялтырап күренә. Күз күреме җитмәслек арага таралып, су өстендә серле рәшә уйнаклый.
Ярга якын урында диңгез суы карасу яшькелт төсмер алган. Ерагайган саен, ул акрынлап зәңгәргә әйләнә бара. Төпсез зәңгәр күк диңгез өстендә шулай чагыламы? Әллә диңгез суы һавага үзенең сихри зәңгәрлеген өстиме? Аңламассың.
Диңгез ярында кочаклашып зур-зур ташлар йоклый. Алар миңа, берчә, сугыш яланында каты алыштан соң арып-талып йокыга талган баһадирларны хәтерләтсә, икенче караганда, туйганчы шаярышып, уйнап арыганнан соң тәгәрәшеп йоклап киткән сабыйларны хәтерләтә. Юк, аларны сабыйларга тиңләп булмыйдыр ул. Ни өчен дигәндә, бу ташлар биредә меңнәрчә еллар буена ятадыр. Ә, бәлки, аннан да озаграктыр...
Мин шундый ташларның берсе өстендә хозурланып, тирә-якка сокланып утырам. Күптән хыялымда йөрткән диңгез ярында булуыма, аның тозлы, шифалы һавасын күкрәгемне тутырып сулый алуыма шатланам. Бу зур ташның өсте сырлы-сырлы, тимгел-тимгел тамгалы да. Әйтерсең лә, аны күп тармакларга таралган тирән кан тамыры чорнап алган. Үзеңнең меңәр елга сузылган гомерең эчендә ниләр күрдең, ниләр кичердең икән син? Бәлки, синең өстеңә туган җирен баскынчылардан саклап көрәшкән бер батырның каны тамгандыр. Бәлки, ниндидер борынгы бер кораб, диңгездә көчле җил-давыл чыкканнан соң котырынган стихияне җиңә алмый, сиңа бәрелеп чәрдәкләнеп юкка чыккандыр. Ә бәлки, бер асыл егет белән сылу кыз, синең өстеңә басып, мәңгегә бергә булырга вәгъдә бирешкәндер һәм шушы гүзәл диңгез буенда балалар үстереп, пар канатлы, бәхетле гомер кичергәндер... Их! Белсәң иде, вакыт яңгырлары нинди тарих язды икән бу ташларга.
Менә кинәт көчле җил кузгалды. Күк йөзе кургаштай авыр болытлар белән тулып, диңгез өстенә гөрселдәп биек дулкыннар күтәрелде. Алар бер-берсе белән узышып ярга якынлаша. Көч белән яр кырыендагы ташларга бәрелеп су чапылдый. Чәчләремә, битемә тозлы диңгез суы чәчри, ул да булмый, мине баштанаяк коендыра.
Диңгез шаулый... Диңгез җырлый... Чү! Аның шавында үзәкне өзеп, берчә, сагышлы курай моңы, берчә, сихри тальян тавышы ишетелә түгелме?! Кинәт күңелемә тулган сагыну хисләре күзләремнән яшь тамчылары булып бәреп чыкты. Шулчак йөрәгем, әйтерсең, кош булып талпынды да, сөекле туган ягыма, ямьле Агыйдел буена очты. Сагындым мин сезне, газиз Туган илем, мең чәчәкле тугай-болыннарым, яшел чуклы зифа каеннарым. Ихлас йөрәгемнән сагындым! Көтегез, тиздән кайтып җитәрмен!
Диңгез, диңгез!
Серле шавың
Тоелды курай моңдай.
Туган яктан бик озакка
Аерма мине, Ходай!
 

Зәлифә КАШАПОВА


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар