Логотип «Мәйдан» журналы

Чигелгән кулъяулык

Исеңдәме, миңа истәлеккәБүләк иткән идең кулъяулык.Пар күгәрчен чигеп төшерсәң дә,Без баребер бергә булмадык.

Исеңдәме, миңа истәлеккә
Бүләк иткән идең кулъяулык.
Пар күгәрМагнитола тасмасыннан агылган сагышлы җыр кинәт туктады...
Канаты сынган кошка охшаган җиңел машина, биек юл кырыеннан очып төшеп, тагын бер әйләнде дә, басу читен каплап ялтырап яткан боз катламын борыны белән ерып, тынып калды. Чигә чәчләре агара башлаган, инде бишенче дистәне түгәрәкләгән баһадир гәүдәле ирнең рульне кысып тоткан куллары кинәт йомшарды, ачылып киткән уң учында чигүле кулъяулык күренде.
Аның башыннан яшен тизлеге белән «Их, өлгермәдем!» дигән үкенечле уй үтте. Нәрсәдер миен томалады. Әллә җанын көйдергән шул уйдан, әллә каты бәрелүдән, ул берни тоймас булды...
Тукта!.. Кем янына ашыга әле ул? Кем, дип җан ата? Ашкынулы хисләре аны әнә шул күгәрченнәрнең берсенә тиңләп, сөйгәне янына җилкендерә түгелме?
Әйе, пар күгәрчен... Парлап гөрләшкән шул кошларны ачык зәңгәр төстәге җепләр белән чигеп, бүләк иткән иде аңа шушы кулъяулыкны сөйгәне. Саф мәхәббәтләренең билгесе... Әнә, теге ерак офыктагы күксел томан артыннан җан кисәге, кулъяулыгын болгап, үзенә чакыра түгелме? Ләкин томан куерды, кулъяулык югалды. Чөнки ир үлеп бара иде.
 
***
Яшьлек... янып, ялкынланып, дәртләре ташып торган чаклары. Ул җәйдә авыл хуҗалыгы институты дипломын кулына алган егет, эшкә үзләренең районына кайтып китәргә җыенды. Биш ел бергә укыган дуслары, бер телем икмәкне бүлешкән бүлмәдәшләре, гөрләп торгна башкала урамнары белән хушлашу авыр иде аңа. Бигрәк тә Салават һәйкәле бизәгән мәйдан якын егетнең күңеленә. Якын булмаслык та түгел: сөйгәнен тәү шунда очратты Зөлфир...
...Каты суыклар алып килгән март азакларыннан соң, кояш кинәт югары күтәрелеп, шәһәр урамнарына сөйкемле нурларын сипте. Кыш буе халык күп йөрүдән такыраеп беткән Салават мәйданы апрель урталары үтүгә иркен тын алып, тагын да киңәеп киткәндәй булды, тулай торакларның кысан бүлмәләрендә кая барырга белми яткан яшь-җилкенчәкне үзенә тартты.
Зөлфир, кураен кулына тотып, дус егетләре белән мәйдан уртасына барып кергәндә тирә-як яшьләр тавышынан шау-гөр килә, Агыйдел буе дәртле авазлардан, җыр-бию көйләреннән яңгырап тора иде. Яшьләр уратып алган зур түгәрәкнең уртасында берничә кыз бии. Араларында кызыл-сары җирлеккә ак чәчкәләр төшкән күлмәкле, киң маңгаеннан уртага ярып таралган, биленә төшеп торган озын чәчләрен таратып салган бер сылу шулчаклы өздереп баса – курайчы егет шундук аңа гашыйк булды.
Көй туктады. Биючеләр бераз тын алды. Институтның курайчылар түгәрәгенә йөреп уйнарга остарып беткән Зөлфир иркен тын алып, кураен тартып җибәрде, кемдер җырлагандай итте:
Һай, зифа ла буйларың,
Билең нечкә тал.
Курай тарткан егеткә, сылуым,
Бер генә күзеңне сал!
Кабат биергә төштеләр. Ә теге кызкай тагын да дәртлерәк, тагын да нәзакәтлерәк итеп биеде, әле генә тын күлдәге аккош сыман булса, икенче карауга чәчкәле болында очкан күбәләк иде, гүя.
Күзләр очрашты… Ике арада яшен яшьнәп, электр тогы үттеме, җил-давыл кузгалып, утлы өермә аларның икесен генә җиһанга күтәреп, билгесез бер серле утрауга илтеп ташладымы, әллә нәрсә булды. Шушы кичтән башлап егет кыздан, кыз егеттән аерылмады. Наз-кояшлы көннәре дә, ай-йолдызлы кичләре дә, уй-серләре дә бергә булды.
***
Һай, бу мәхәббәт дигәнең! Күңелләрне иләс-миләс китереп, йөрәкләрне яндырып, дәрт-канатлар куйган, сөеп-сөйдереп туймаган бер ел үтеп тә китте. Егетнең укуы азагына якынлашты. Әле педагогия институтының өченче курсында укып йөрүче кызга берничә мәртәбә тәкъдим ясады Зөлфир. Барсы да төптән уйланган кебек иде. Зөлфирә, әйдә, өйләнешик. Синсез китү авыр миңа. Авылга кайтып эшкә урнашырбыз, син укуыңны читтән торып тәмамларсың. Бәхетле пар булырбыз – бергә булу безнең маңгайларга туганда ук язылгандыр, исемнәребез дә туры килгән бит.
Егет, ак кәгазь бите алып, үзенең исемен язды, аннары «ә» хәрефе өстәде.
– Күрәсеңме?
Кыз ризалашмады.
– Укуымны тәмамларга кирәк. Шуннан соң… әлегә әти-әнием дә каршы. Әнием авырый. Бер ике ел эшләп, аларга ярдәм итәсем килә. Шуннан соң чәчне чәчкә бәйләргә дә була, җаным.
***
Күңеле сизенмәде түгел, нидер сизенде Зөлфирнең. Язмышка буйсынуы булдымы бу, белмәссең. Хатлаштылар. Үткән бер ел эчендә берничә мәртәбә генә очраша алды сөйгәне белән. Баш аграном эше авыр, тынгысыз. Иртә яздан кара көзгәчә басудан кайтып кермәле түгел. Хуҗалардан рөхсәтсез эш калдырып китүне күз алдына да китерү читен. Аралар ераклашып, очрашу сәгатьләре сирәгәйгән саен күңелләр дә суынган шикелле булды.
Сирәк булса да, кичен клубка чыга яшь белгеч. Кызлар шактый күренә. Күпләрен таный. Араларыннан уртача буйлы, куе кара чәчләрен кистереп, бөдрәләтеп куйган, озынчарак борынлы, шулай булса да керфекләре астыннан яшькелт-зәңгәр күзләре егеткә ягымлы караган берсе таныш түгел Зөлфиргә.
Комбайннарын юып, тазартып, колхозның машина-трактор ихатасына куярга әзерләгән вакыт. Шулай бер көнне тәҗрибәсез яшь комбайнчыга ярдәм итәргә тырышкан баш аграномның ике тимер арасына кулы кысылды. Авылның фельдшерлык пункытына барып керсә, өстәл артында күзне чагылдырырлык ак халатын киеп теге кыз утыра. Таныштылар. Исеме Флүрә икән. Нәрсә якынайткандыр араларын... Зөлфирнең көн саен ярасын бәйләтергә йөрүеме? Әллә Флүрәнең күптән түгел бу авылга эшкә килеп, күңел бушатырлык бер танышы да булмавымы? Әллә инде кызның әнисе кинәт вафат булганнан соң, кайгысыннан нишләргә белми, егетнең иңсәсенә башын салып, сулкылдап елауларымы? Хатын-кыз күз яшен күреп өйрәнмәгән, йомшак күңелле Зөлфиргә бу җитә калды. Кызны юатып, сөйләшеп утырыр өчен аның белән еш очраша башлады.  Октябрь аеның күгендә йолдызлар атылган бер төнне Флүрә янында кунып калды егеткәй.
Тиздән кызның авырга калганы ачыкланды. Барлык нәрсәне дә күреп, белеп торучы авыл халкы хәлне сизмәсен, дип, ашыгыч туй ясадылар. Чирле туган балалары гомерле булмады.
Зөлфирәсенә булган мәхәббәте, өйләнгәннән соң аны уйлап үткәргән сәгать-көннәре, бер дә сүнмәгән, йөрәген һәрвакыт кимереп торган сагыну, юксыну тойгылары сабыйларын югалту кайгысы белән кушылып, басыла төште…
***
Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, шатлык–кайгылары белән еллар үтә торды. Бер ул, бер кызлары туды. Ләкин яшьлек мәхәббәте һич онытылмады. Йөрәге тынгылык белмәде Зөлфирнең. Кайда гына йөрсә дә, эше буенча башкалага барамы ул яки ерак юлларга чыгамы – кайда да таныш-белешләре аша Зөлфирәнең язмышы, тормышы белән кызыксынды. Ишетте… Ишетте ул сөйгәненең гаиләле икәнен дә, ерак районның бер авылында балалар укытуын да. Хәтта ике кызы үсеп җиткәнен дә…
…Зөлфирә исә эчкече иренә, китек язмышына баш иеп көн күрде. Яраткан эшенә күңелен биреп, көннәр буе мәктәптә, укучылары янында булудан ямь тапты. Мөселман хатын-кызларына хас булганча, тыйнаклык һөм түземлек белән яшәсә дә, яшьлек мәхәббәтен төннәрен төшләрендә күреп, ымсынып уянды. Үзе генә калган вакытларда өзгәләнгән җанын кая куярга белмичә, моңаеп җырлады, сагышлы күз яшьләрен түкте. Ләкин читтән караганда ул горур иде. Әйе, читтән караганда… аларның гаилә тормышы кешеләр көнләшерлек. Ире, кызлары караулы, өс–башлары юылган, өстәлдә һәрвакыт тәмле аш, йортта аның уңган куллары тигән һәрнәрсә көлеп тора.
***
Инде өметләр бөтенләй өзелеп, сабыр канатлары сынды дигәндә, чирек гасыр үткәч очрашты алар…
Бакчаларда мул булып җиләк-җимеш өлгереп, кызарып пешкән миләш тәлгәшләре авыл коймалары аша башын иеп утырган, мәшәкатьле дә, күңелле дә бәрәңге алу чоры җиткән вакыт иде. Зөлфирә чуак көзге көнгә алсуланып янган битен куеп, кыштырдап торган кызгылт-сары яфраклар түшәлгән юлдан салмак кына атлый. Озын чәчләре баш артына җыеп, пөхтә дүңгәләк ясап, өеп куелган. Әле дә зифалыгын саклаган сыгылмалы гәүдәсендә ачык шәмәхә төсендәге килешле костюм. Мәктәптән, һәрвакыттагыча, башкалардан соңга калып, алдагы көндә эшләнәсе эшләрен барлаганнан соң, кайтырга чыккан. Кинәт аның күзләре юл читенә туктаган, өстенә бер-берсен куышкан нурлар төшеп, тагы да ныграк ялтыраган яшел «Жигули»га төште. Машина янында киң иңсәле, кыска калдырып алдырган бөдрә чәчле башын артка ташлап, аңа карап елмаючы берәү басып тора. Менә ир кеше озын плащ итәкләрен җилфердәтеп, кулларын алга сузып, аңа каршы атлый. Зөлфирәнең аяк табаннары җиргә беректемени, ул барган җиреннән туктап калды. Кем соң ул? Әллә Зөлфирме? Аның ничәмә еллар буена сагынып көткән сөю кошы, йокысыз төннәренең буй җитмәс юлдашы, сүрелмәс өмете түгелме?!
Машина эчендә аллы-гөлле чәчкәләр гөлләмәсе һәм Зөлфирә теге кичтә яратып ашаган шоколад тартмасы ята иде…
***
Алар янә ике тапкыр очрашты. Килешенгән күрешү урынын «Мәхәббәт утравы» дип атадылар. Чынлап та утрауга охшаган шул. Тирә-ягын мәһабәт каеннар уратып алган искитмәле гүзәл алан. Олы юлдан әллә ни ерак булмаса да, биредә җанга тыныч.
Аяк астына түшәлгән алтын яфраклар өстенә кырпак кар яткан түгәрәк аланга Зөлфирә бүген тагы да ныграк талпынып, финиш сызыгын беренче кисәргә әзерләнгән юртак шикелле ашкынып килде. Иртә таңнан ук бәхет чаткылары сирпегән зур, шомырттай кара күзләрен очкынландырып йөргән хатынының халәтен ире дә сизде, ахры. Юк, сизмидер. Ул күптән инде хатыны белән кызыксынмый, аның теләк-борчылуларына битараф, икесе бер түшәкне уртакласалар да, чит планетада яшәгән кебекләр. Ирен хәмер сазлыгы йоткан. Күпме көрәшеп карады Зөлфирә ул тозакка каршы. Юк, барып чыкмады. Үзен гел өстен куярга өйрәнгән ире «эшең булмасын!» дип кенә җикерә. Һәм… сазлыкка батканнан-бата бара.
Башындагы күңелсез уйларны куарга кирәк. Аны җан сөйгәне белән кавышу минутлары көтә бит. Сөйгәне бу юлы яшьлек мәхәббәтләренең истәлеге итеп сакланган чигүле кулъяулыкны алып килергә вәгъдә иткән иде. Хатын: «Саклаган бит, онытмаган!» – дигән уеннан зур канәгатьлек кичереп, елмайды.
Менә ул кулындагы сумкасыннан зур кызыл алма алып, учына салды. Нәфис кулын өскә күтәреп, озын керфекләре аша берчә алмага, берчә саранланып кына баеп баручы кояшка карады. Озакламый Зөлфире килеп җитәр. Алар «Мәхәббәт утравы»нда бер-берсенә сыенышып, шушы кызарып пешкән сусыл алмадан авыз итәрләр. Сөйләшеп сүзләре бетмәс, карашып күзләре туймас… Яшьлек хаталарын төзәтеп яшисе иде. Үзгәртеп булыр микән язмышны?
Кинәт каен ботакларын өзә-тарта салкын җил исте. Әле генә көлеп торган кояш, күк йөзен каплап астан гына йөзгән карасу болытлар арасына кереп югалды. Туңып барган җир өстенә ябалаклап кар төшә башлады, ә хатын көтте дә көтте… Тик бушка... Авария, үлем хакында ул әлегә белми иде шул.
 

Зәлифә КАШАПОВА


 

Комментарийлар