Елга буендагы бу ялгыз йортның тирә-ягын кычыткан, алабута, әремдер кебек чүп үләннәр басып киткән. Абзар, мунча, койма шикелле корылмаларның эзе дә юк. Бүрәнәләре кара көйгән, түбәсе урта бер җирдән сыгылып төшкән әлеге өй, бик теләсә дә билен турайта алмаган картка охшап, мескен бер кыяфәттә бөкрәеп тора иде.

Дөньяның дүрт ягы да ачык булуга карамастан, бу йортның янына килергә шикләнәсең. Урамнан үтеп барышлый, аның пәрәвез каплаган тәрәзәләренә карамаска тырышасың. Ул тәрәзәләр артында кемдер бар, һәм ул сине яшерен генә күзәтәдер кебек.

Караңгы төшеп килә иде инде. Авыл аша бер мосафир узып бара. Теге өйнең морҗасыннан төтен чыгуын күреп, гаҗәпкә калды.

– Әйе, кеше яши анда, – диде, аның соравына капка төбендә утыручы карт. – Тик егерме ел инде күргәнебез юк үзен. Читтә йөреп кайтканнан соң кереп бикләнгән иде… Башта аңламадык, аннары көлдек, шуннан инде, акылга сайдыр дип, кул селтәдек… Айлы төннәрдә күреп калучылар булгалый аны. Соңыннан бу турыда, өрәк күргән шикелле: «Әнекәе-ем! Теге сантыйның күләгәсе елга буенда чыбык-чабык җыеп йөри иде», – дип сөйләп йөриләр.

– Ә ничек җан асрый соң? Урлашып көн итәме?

– Гөнаһына керә алмыйм, анысы сизелгәне юк. Консервадыр, әнисе киптереп калдырган сохаридыр белән туклана, имеш. Әнисе үлгәнгә инде ун ел. Хәер, бер эше, бер кереме бар аның: сәгатьме, тегү машинасымы, телевизормы кебек нәрсәләр төзәтергә маһир. Төзәтү ысулы бик гади ди: сүтә, һәр детален сөртә, майлый, яңадан җыя. Һәм техника эшли башлый. Эшләми икән, кабат сүтә, сөртә…

Мосафир, карт чакыруы буенча чәй эчәргә кереп, аңарда кунарга ук булды. Саф һавада йоклыйсым килә дип, абзар чормасына менеп китте. Бик озак уйланып ятты: «Нәрсә аны шулкадәр кешеләр белән аралашмас дәрәҗәгә җиткерде икән? Ни сәбәптән үз өен үзе өчен төрмәгә әйләндергән бу кеше?»

Кинәт ул сагаеп калды. Ишетелер-ишетелмәс кенә үлән кыштырдавы иде бу. Сак кына торып, такта ярыгы аша төн караңгысына текәлде. Күрше өй янындагы чүп үләннәрен ерып, урманга таба ниндидер карамчык китеп бара иде.

***

Урман — таулар куенында изрәп ятучы күл төнге йокысыннан уянмаган иде әле. Менә кояш тау башындагы чыршылар сөңгесен күл өстендәге томанга кадады. Томан күтәрелә башлады. Ул күтәрелгән саен, балыклар да шашыныбрак уйный, кошлар сайравы да яңгырабрак ишетелә сыман.

Әхәтнең бар игътибары калкавычта иде кебек. Чынлыкта. аның карашы дөньяның күл төбендәге чагылышына текәлгән. Менә әлеге сурәтнең урман ешлыгыннан бер хатын пәйда булды. Хатынның өстендә озын итәкле күлмәк, җилкәсе аша букча асылган. Башында артка чөеп бәйләнгән ак яулык. Әхәт бернинди хәрәкәт тә ясамады, әйтерсең, хатынны ул күрми иде әле. Хатын, тиз-тиз атлап килгән җиреннән туктады да, каршыдагы болыннан җиләк җыя башлады.

Егет аның нәзакәтле хәрәкәтләрен күзәтте. Хатын җиләкне әле иелеп ала, әле, чүгәләп, бер урыннан җыя башлый. Иелгәндә, егетне үчекләгәндәй, кояшта янган тулы күкрәкләре күлмәк изүеннән чыгардай булып күренеп китәләр иде.

Шулчак Әхәтнең калкавычы ялт кына суга чумды. Ул кармак сабын кысыбрак тотты да, күнегелгән хәрәкәт белән кармагын өскә чөйде. Кояш нурларында елкылдап, яр өстендәге чирәмгә зур гына корбан балыгы килеп төште. Кармагына яңа селәүчән элеп, янәдән күлгә ыргытты… Күтәрелеп караганда, болындагы хатын юк иде инде.

Әхәт аның үз янына килүен көтә башлады. Алар инде берничә көн таныш. Ә танышулары болай булды. Әхәт, бу күлне беркем дә белми дигән ныклы ышаныч белән, еш кына шушы урынга балык тотарга, ә күбрәк табигать белән хозурланып, уйланып утырырга килә иде. Ул көнне дә яр буенда утыра иде. Уйлары, гадәттәгечә, фәлсәфи иде аның: «Берәү дә бит теләп тумый, диләр. Уйлап карасаң, нәкъ киресе түгелме? Тумас борын ук дөньяны бөтен чынбарлыгы белән күрсәтеп, шундый сәфәргә ризамы, дип сорасалар, ризалык бирер идеңме? Бирер идең бит! Үз күзләрең белән күрү теләге барыбер җиңәр иде…» Шулчак ул коры ботак сынган тавыш ишетеп дертләп китте. Кармак сабы чулт итеп суга чумды. Агачлар арасыннан үтеп баручы хатын ялт кына тавыш килгән якка борылып карады һәм егетне күреп катып калды. Монда кеше күрермен дигән уй башына да килмәгән хатын шулкадәр курыкты, аю күрсә дә ул кадәр каушамас иде шикелле… Алар шулай таныштылар.

Моннан ерак түгел зур елга ярындагы акланда ялгызы гына яши икән бу яшь хатын. Ире язгы ташу вакытында боз астына китеп үлгән. Хәзер инде хатын ире урынында бакенчы булып эшли.

Күлне урап, хатын да килеп җитте. Букчасыннан кыштыр-кыштыр нәрсәләрдер чыгарып, чирәмгә куя башлады. Бу аның беренче тапкыр монда ашарга алып килүе иде. Ярармы-юкмы, егет моңа ничек карар, дигән икеләнүләр булды. Ләкин озак кына уйланулар, бергә утырып ашауны күз алдыннан үткәрүләр бу эшне гадәти бер гамәл итеп кабул итүгә китерде. Шуңа күрә ул хәзер шаярту катыш җиңел генә әйтә алды:

– Урман табынына рәхим итегез.

Әхәт яр өстенә күтәрелде. Сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар. Хатын кыюрак иде:

– Әйдә, утыр, – диде.

Хатын, егетнең бик тәмләп бәрәңге бөккәннәрен ашавына куанып, шуңардан ләззәт табып, бераз карап утырды. Термостан чәй салып бирде. Җиләкләрне егеткә якынрак этәрде. Егет җиләкләрнең пешмәгәнрәкләрен, вагракларын сайлап ашый башлады. Хатын моңа гаҗәпсенеп карап куйды. Үзенә дә чәй ясап алды. Тагын сүз башлап:

– Бүген иртән сарайга керсәм, кәҗәм юк, – диде, көлеп. – Эзләмәгән җир калмады. Ә ул яр буендагы агач тамырларына мөгезе белән эләккән дә тора, мескен… Капканың бер тактасы төшкән иде, ничек анда сыйгандыр…

– Хуҗалыгыңда балта белән чүкеч табылырмы? – диде Әхәт, хатынга күтәрелеп карарга базмыйча гына.

Хатынның куе зәңгәр күзләрендә очкыннар сикергәләп алды. Ләкин хатын-кыз табигате, иң тирән төпкелләргә яшеренгән хатын-кыз сиземләве хәзергә куанычын белдермәскә, эченә йотып торырга әмер бирде.

– Синең үз эшләрең дә бардыр бит, – дип, битараф кына әйтеп куюны урынлырак тапты.

***

Эшне сарай капкасыннан башлады Әхәт. Кулына саллы чүкеч алу, аның авырлыгын тою рәхәте егетнең адымнарын җиңеләйтеп җибәрде. Моңа кадәр онытылып, ниндидер башка катламнар астында басылып торган бу тойгыны ул белә һәм ярата иде. Куллары ничек сагынган әлеге авырлык рәхәтен! Һәр кадакны ул тәмен белеп, мускулларының ләззәтен тоеп какты.

Наҗия алачык алдында балык чистартып утыра иде. Бервакыт егетнең нәрсәдер әйтергә теләп тә, сүзен хәтерли алмаган шикелле уйланып торуын күрде. Күпмедер вакыт шулай торганнан соң, ул бакчага юнәлде. Читтән карап торучыга ул, нәрсәдер югалткан да, шуны һаман эзли, һәр минут саен шуның турында гына уйланып йөри шикелле иде. Әллә инде ниндидер фантазияләр эчендә яшиме? Һәрхәлдә, Наҗиягә шулай тоела, һәм ул егетнең нәкъ әнә шул ягын үз итә иде. Хәер, егет дигәч тә, кырыкка җитеп килүче ир уртасы инде ул. Тик, нигәдер, буйдак булып чыкты.

Койманың бер баганасы череп ауган икән, кәҗә, мөгаен, шуннан чыгып киткәндер. Әхәт, урманга кереп, агач алып чыкты, аны багана итеп утыртты. Төшкән киртәләрне кагып куйды.

Эшен бетергәч, бакча башындагы чирәмгә ауды…

Әллә черем итә, әллә йоклап киткән… Төш күрә. Имеш, бер яшь кенә хатын таганда баласын атындыра. Әхәт килде. Хатынны тагандагы баласы белән бергә кочагына алды. Хатын көлә, боргалана-боргалана аның куенына ныграк сыена. Әхәт аны үбә. «Шулай дисеңме?.. – ди хатын, икесе дә шашып омтылган теләккә ишарә ясап. – Тукта, башта әйрән эчеп ал…»

Шунда Әхәт уянып китте. Койма буенда Наҗия басып тора иде.

– Әйрән эчеп ал, сусагансыңдыр, – диде ул.

***

Агартылган зур мич ярты алачыкны биләп тора иде. Өстәлгә кыздырылган балык килде, чәй ясалды.

– Ирем бал кортлары тота иде, – диде хатын. – Үзе белән алып китте, күрәсең, ул үлгәч, алар да үлеп бетте. Нәкъ ул өйрәткәнчә карый идем дә. Мин белмәгән берәр сере булгандыр инде. Җәй буе кәрәзле бал ашый идек, хәзер менә шикәрләнгәне дә ярап тора…

Чәйдән соң Әхәт, ишек яңагына башын бәрмәс өчен иелеп, тышка юнәлде. Хатын савыт-саба юып калды. Эшен бетергәч, ул да чыкты. Ишегалдында егет күренми иде. Хатын алачык алдындагы эскәмиягә утырды. Тынлык. Менә өскә таба теплоход кычкыртып узды. Янына тавыклар җыелды, аларга җим сипте. Сарай артына барып килде, мунча ягына күз салды. Егет бер җирдә дә юк иде.

– Әхәт! – дип кычкырды ул, беренче тапкыр аны исеме белән атап.

Җавап урынына каршы таудан «…әт!» дигән кайтаваз гына килеп иреште.

Кич җитте. Бакеннарны кабызырга вакыт иде. Эшен эшләп кайтты. Чишенеп тә тормыйча, караватына йөзтүбән капланды. «Нигә ул китте? Ирем турында сөйләвем ошамадымы?» Ярты төнгә кадәр әйләнүенә-тулгануына карамастан, сораулары җавапсыз көе һавада асылынып калды.

***

Иртән үзен кыйналып ташлангандай сизде. Шулай да гадәти эшләренә тотынды: бакеннарны сүндереп килде, кәҗәсен савып киртә буена бәйләде, тавыкларына җим сипте…

Алачык алды эскәмиясендә Әхәт калдырган чүкеч ята, аны кулына алды. Чүкеч сабы җылы иде. Ничек таң алды салкынында да суынмаган? Егетнең кул җылысын тойгандай булды.

Чүкечне урынына салырга дип, алачык ишеген ачты. Өстәлдә бер табак кәрәзле бал тора. Тәне камырдай йомшап, кулындагы чүкече җир идәнгә шуып төште. Күзләрен кәрәзле балга текәде һәм хәрәкәтсез калды. Хисләренә ирек бирсәме! Канатларын җилпеп, күкләргә очып китәр иде кебек!..

Наҗиянең хәзер үк чыгып йөгерәсе, туп-туры күл буена барасы килде. Ләкин ул әле акылын бөтенләй үк җуймаган икән. «Ни дип барыйм? Нәрсә әйтермен? Рәхмәт, диярменме? Шуннан?» Үз-үзе белән бәхәскә кергән шикелле, бер-бер артлы бирелгән бу сораулар аны туктатып калды.

Эчендәге ялкынын басар өчен, ул печән чабарга кереште. Көне буе канатланып эшләде. Кич йолдызларга карап утырды. Йолдызлы күкне ул, әбисе сөйләгән буенча, җир өстенә корылган чатыр итеп күз алдына китерә иде. Укытучы апасы галәмнең чиксез икәне, безнең дөньядан тыш бихисап башка дөньялар булуы турында сөйләгәннән соң да, аның чиксез-кырыйсыз икәнен күз алдына китерә алмады һәм бүгенгә кадәр күз алдына китерә алмый. Аңа чатыр күбрәк ошый, үз дөньясының чит, куркыныч бушлыктан капланып, сакланып торуын тели ул. Ә менә Әхәт… Ул каян килеп чыкты соң әле?..

Инде күптән йокларга вакыт. Әмма вакыт белән исәпләшмәүче уйлар, якты өмет белән сугарылган тәмле хыял булып, аны һаман иркәлиләр, назлыйлар иде…

***

Иртән ул егетне көндәге урынында тапты. Урман эченнән килеп чыккач та, күлнең аръягына күз ташлады. Әхәтне күрү белән таш сын кебек катып калды. Егет тә торып басты. Икесе күлнең ике ярына баскан хәлдә, бер-берсенең күзләренә карашып тордылар. Хатын беренче булып аңына килде.

– Чалгымны чүкеп бирмәссеңме? – диде ул. Шыпырт кына әйтергә теләгән иде, сүзләре бөтен дөньяга яңгырап ишетелгәндәй булды. Аларны таулар, кабатлый-кабатлый, бер-берсенә сөйләргә тотынды. Бакалар чулт-чулт суга сикереште. Кәккүк, еллар агышын санаудан туктап, сагаеп калды… Егет сүзсез генә кармакларын җыя башлады, кармак сабын янындагы агачка сөяп куйды. Шуннан чыбыкка тезгән балыкларын алды һәм, күлне урап аръякка чыгар өчен, яр буйлап китте…

***

Кайчангыдыр, инде онытылган тормышын хәтерләп, чүкечкә төкерә-төкерә чүкеде Әхәт чалгыны. Чүкеч белән сандал арасындагы чалгы җыры тирә-якны җанландырып, ямьләп җибәрде. Наҗиягә канатлар үстемени, ул да элекке тормышын, ире исән чакта бәя биреп бетермәгән бәхетле минутларын исенә төшерде.

Әхәт, хатын чаба башлаган пакусларны дәвам итеп, аланны чабарга тотынды. Тирләп-пешеп, рәхәтләнеп эшләде. Хатын аңа әйрән ташып өлгертә алмый иде. Ашарга чакырып карады, төшмәде. Ашарына монда алып менде.

Чабылган печән өстенә утырдылар. Егет хатынга беленер-беленмәс кенә елмаеп карагандай булды. Наҗиянең йөрәге убылып китте. Егет аның уйларын укыйдыр кебек тоелды. Нинди уйларын? Хатынның күптәнге һәм даими борчуы – баласы булмау иде. Шул хәл аның тормышын агулый, шул хәл бәхетен урлый иде. Ул шашар дәрәҗәгә җитеп бала теләде. Төшләрендә бала имезде, өннәрендә бала көлгән тавышлар ишеткәндәй була иде. Нинди генә сихерчеләрдә булмады да, кемнәрдән генә им-том эшләтмәде. Ахыр килеп, ире белән шифаханәгә бардылар һәм табиб, гаеп иреңдә, диде. Һәм менә хәзер, бу егетне очраткач… Әллә инде егет шул уйларын сиздеме? Юк-юк, булмас…

Ярты аланны пакусларга салган иде инде Әхәт. Ашап туйгач, чалгысын пакус астына яшерде дә: «Иртәгә бетерермен», – диде һәм китеп тә барды. Наҗия авызын ачты да калды. Ни дисең, ир-ат бит кәҗә түгел, казыкка бәйләп куеп булмый.

***

Иртәгесен хатын чалгы янаган тавышка уянып китте. Таң йолдызы сүнмәгән иде әле. Тиз генә чәй кайнатып, егеткә алып барды. Казанына ит салды. Егет кайтып китмәсен дип, аның эше беткән чагын сагалап йөрде. Әхәт соңгы пакусын чыгып, чалгысын агач ботагына элүе булды, урман эченнән кура җиләге җыйган Наҗия күренде.

Аштан соң хатын, егет артыннан ук алачыктан чыгып: «Мунча яккан идем…» – диде. Хатынның бөтен хис-тойгылары, чишенеп ташлап, күзләрендә тәгәрәшеп ята иде. Ләкин егет капкага таба атлый иде инде. Ул, ярым борылып кына: «Берсекөнгә мин әле килермен, пакусларны җыярбыз», – диде. Ишегалдында ялгызы гына басып калган хатын шатлыгыннан тәкмәч атып китә язды. Җыярбыз, дидеме?

***

Наҗия егетне агач күләгәсендә учак ягып, чәй кайнатып көтте. Менә иртәнге чык та кипте. Нәкъ шул чак урман буенда Әхәт күренде.

Башта икесе дә тырма алып, пакусларны ләпәшкәгә салып чыктылар. Шуннан Әхәт сәнәк алды, Наҗия аның артыннан тырма белән йөрде. «Әһ» дигәнче беренче күбәне коеп та куйдылар. Менә инде өченчесе, бишенчесе… Рәхәт тә соң яраткан кешең белән бергә эшләве, әнә ничек күңел үсә! Яраткан кешең белән? Наҗия ничә еллар инде татымаган хисләр диңгезендә йөзә иде.

Менә инде соңгы күбә дә очланып бара…

Кай арада бу хатын мунча өлгерткән! Эш бетү белән егетне мунчага да җибәрде. Әхәт гомердә мунча күрмәгәндәй чабынды, себерке теткәләнеп бетте… Мунча алдына чыкса, киемнәре юк! Аның каравы өр-яңа күлмәк, чалбар ята, өстендә язу: «Шушыларны ки!»

Чәй янында Наҗия тагын ире турында сүз чыгарды:

– Елга аръягындагы авылга йөрде. Шуннан кайтып килгәндә батып үлде дә. Кемгә йөргәнен дә белә идем. Ул хатын… Ничек дип әйтим?.. Аңа гына табынырга тиешләр, аның сүзе генә сүз, ул дигәнчә генә булсын. Бәлки, ирләргә шундыйлар кирәктер дә?

– Минем киемнәр кая икән, болар белән үз табамда түгел, – диде Әхәт, хатынның соравына җавап бирмичә.

– Кипмәгәннәрдер әле, юып элгән идем. Болары ошамадымыни? Мине зур эштән коткарганың өчен махсус сиңа дип алган идем.

– Син миңа эшем өчен түләргә булдыңмыни?..

Күзләр күзгә текәлде. Уйлар туры килгән ноктада күзләр зур ачылып, йөрәкләр чоңгыл өстендә калган шикелле тибә башлады. Хатын барысын да аңлады. Беравык дөнья белән бәйләнешен югалткандай булды, керфекләр аска төште… Керфекләр күтәрелгәндә, егет юк иде инде. Наҗия тәрәзәгә карады. Кер бавында ул биргән чалбар белән күлмәк тирбәлеп тора, егетнең киемнәре юк иде…

***

Әхәт төш күрә. Ул бер төркем егет һәм кызлар белән сәфәргә чыккан. Автобуста баралар. Менә алар таныш булмаган авылда кунарга туктадылар. Ул төшкән йортта бик чибәр кыз яши икән. Кич. Егет тупсада тора. Тыныч кына яңгыр ява. Теге кыз да янына чыгып басты. Икәүдән-икәү генә торалар. Өй түбәсеннән шыбыр-шабыр су коела, ә кыздан ниндидер җылылык, сафлык, наз дулкыннары агыла. Кыз күз кырые белән генә Әхәткә карап-карап куя. Рәхәт… Менә сәфәрчеләр китәргә җыенды. Ләкин автобуста башка биштәрләр арасында егет үзенекен күрми. Инде автобус кузгалып та китте. Күпмедер баргач, ул шофёрга биштәре юклыгын әйтте һәм кире әйләнеп баруын сорады. Шофёр мәгънәле генә елмаеп куйды һәм кире борылды. Әхәт теге өйгә керде. Биштәре әлеге кызның бүлмәсендә икән. Кыз елый: «Нигә саубуллашмый да киттең?..»

Кармак җебе тартылуга, Әхәт күзләрен ачты. Ай нурларында ялтырап, зур гына җәен балыгы күренде. Менә балык җеп артыннан ярга якынлаша, Әхәт аның тере хәрәкәтләрен инде кулында тоя. Ныграк тарттымы, балык, егетне сәламләгәндәй койрыгы белән су көзгесенә сукты да, йөгерек боҗралар уртасында юкка чыкты.

Егетнең карашы, балыкны күрергә тырышып, күл төбенә юнәлде. Кара-кучкыл су астында камыш сабакларының, зифа талларның һәм мәһабәт имәннең күләгәләре дулкынланып күренә иде… Әхәт дертләп китте. Әлеге упкында хатын-кыз йөзе чагылып киткәндәй булды.

***

Хатынның каралтылары ай яктысында авырлыгын югалткан шәүләләр булып күренә. Ай сүнсә, алар да юкка чыгар шикелле иде. Хатын үзе дә, шәүлә кебек, кымшанмый гына алачык алдындагы эскәмиядә утыра. Әхәт аның янына килеп утырды. Хатын керфеген дә кыймылдатмады, әйтерсең, шулай булырга тиеш иде.

– Нигә монда утырасың? – диде егет. Икесе арасындагы ай нурларыннан үрелгән җеп, өзелергә җитеп, зеңгелдәп куйды.

Егет кыяр-кыймас кына хатынның биленнән кочты. Хатын, егеткә якынрак күчеп, башын аның иңбашына салды. Егет аны әкрен генә көчле кулларына алды. Өйгә алып керде, караватка салды. Хатын, әллә йокы аралаш, әллә төшендә: «Ашап ал. Әнә, өстәлдә…» – диде.

Идән буйлап сузылган ай юлы, изрәп йоклап ятучы хатын, хатын-кыз өенә генә хас ымсындыргыч ис, урман кошының сөйгәнен сагынып җырлавы… Болар барысы да Әхәт өчен бик сәер иде. Ул үзен сихер дөньясына эләккәндәй хис итте…

Каршыдагы тау түбәсенә алтынсу бәллүр тузаны сибелде. Хатын уяну белән бүлмә эченә күз ташлады һәм… көлеп җибәрде. Әзмәвердәй егет, өйрәтелгән аю шикелле өстәлгә башын куйган да йоклый иде. Чишмә чылтырый икән дип, егет тә башын күтәрде.

***

Бүген алар күбәдәге печәннәрне сарайга ташыдылар. Зур каен ботагы өстенә төйиләр дә, печән өеме тау астына таба үзеннән-үзе диярлек шуа да төшә. Кичкә, гадәттәгечә, мунча да әзер иде. Наҗия теге киемнәрне кыяр-кыймас кына Әхәткә сузды. Әхәт алды. Ниндидер китек ямалып, дөнья түгәрәкләнеп калгандай булды.

Бакеннарны кабызырга икәү бардылар. Эшләре беткәч, көймәне яр буена бәйләп, урман сукмагы буйлап тауга күтәрелделәр. Урман төнге кошлар тавышыннан яңгырап тора, йолдызлар бер-берсенә күз кысыша иде. Тауга менеп җиткәч, кояш кызуын югалтып өлгермәгән үлән өстенә утырдылар.

– Әхәт, – диде хатын, бераз тын гына утырганнан соң. – Сиңа сүзем бар иде. – Дулкынлануын басар өчен, тирән итеп сулыш алды: – Син мине аңларсың… Ул инде минем төшләремә керә… Курыкма, мин аны үзем…

– Мин беләм, – диде егет. – Сүзләр кирәкми…

Беренче тапкыр иреннәр иреннәргә тиде. Хатын, хәле бетеп, ава башлады. Чәчләр үлән өстенә сибелде, хушбуй исе чәчәкләр исе белән кушылды. Кошлар тынып калгандай булды. Ерак офыклар артында аҗаган уйный иде.

***

Эре-эре кар бөртекләре, төнге урман өстендә адашып йөргән җирләреннән тәрәзә пыяласына килеп бәреләләр дә, җил аларны тагын кубарып ала. Өй ышыгына эләккәннәре генә тынычлык таба. Наҗия оекбаш бәйли. Улы өстәл янында рәсем ясап утыра. Тышта җилме, бүреме улый. Агачлар шыгырдый.

– Әни, нигә әти һаман юк?

– Белмим шул. Эше бардыр…

Шулчак чоланда кемнеңдер киемнәрен кагуы, кыштыр-кыштыр пимасын себерүе ишетелде.

– Бар, элгечне күтәр, әтиең килде, – диде әнисе.

Малай йөгереп барып ишек элгечен ычкындырды һәм шунда ук, ишек янында көтә башлады. Ишек ачылу белән, томанга уралып, әтисе күренде. Гадәтенчә, кергәч тә чүгәләде. Малай шунда ук аның муенына барып асылынды.

– Әти!.. Нигә кичә килмәдең?

– Менә, – диде әтисе, – сиңа куян бүреге тектем. Мә әле, киеп кара. Ә монысы әнисенә, – дип, Наҗиягә куян түшкәсе сузды.

– О-о!.. Бәйрәм итәбез болай булгач, хәзер бәлеш пешерәм, – дип, хатын балкып китте. Уллары алдында кочаклап алырга кыймаса да, бит очлары кызарып, ир янында назланып басып тора иде.

Әхәт, тунын салып, өстәл янына килеп утырды.

– Әти, болан рәсеме ясап күрсәт әле, – диде улы.

– Анысына әниең оста инде, мин белмим шул?

– Ә син нәрсә беләсең әтү?

– Нигә килеп керү белән әтиеңә бәйләнәсең әле? – диде әнисе, чаршау артыннан башын тыгып. – Кышка утынны, печәнне кем әзерли? Әнә, бакеннарны өйдән генә кабызабыз-сүндерәбез, аны кем эшләде? Куллары алтын аның, әтиеңнең.

– Әти, – диде малай, – кичә телевизордан «планета» дип сөйләделәр, нәрсә була ул?

Әхәт кояшны, аның тирәли әйләнүче планеталарны кәгазьгә сыза-сыза аңлата башлады. Марс планетасына җиткәч:

– Ә ул планетага ничек барырга? – дип сорады улы.

Әтисе сөйләп бирде һәм беразга тынып калды. Малай:

– Яса инде калганнарын! Нәрсә, Юпитер булып утырасың! – диде.

Өй эче әтисе белән әнисенең көлү тавышлары белән тулды…

Уллары йокыга киткәч, идәнгә урын җәеп яттылар.

– Урманда бүреләр улый… Ничек курыкмый йөрисең? – диде хатын, ирнең куенына чумып.

– Миннән куркып улыйлар бит алар, – диде ир.

– Мактанчык…

***

Елгада боз китә. Тормышка ышаныч, яшәүгә дәрт арта торган чак, югыйсә. Ә Наҗиянең күңеле боз булып каткан. Ничә көн инде Әхәт килми. Кайда йөри? Җитмәсә, улы да авылда, әбисе янында. Бүген дә берүзе үткәрерме кичне?..

Телефон шалтыравы уйларыннан бүлде. Башта аңламый торды. Район шифаханәсеннән, диләр. Әхәт исемле кеше кемегез, диләр… Ишетәсезме, диделәр, инсульт, аңына килмәде әле…

Наҗия, башына сугып миңгерәүләтелгән ерткыч сыман, чайкалып куйды. Телефон трубкасын тоткан кулы, хәлсезләнеп, тезе өстенә төште.

***

Табиблар, әйтерсең, бу чир белән беренче тапкыр очрашкан: әле болай дәвалап карыйлар, әле тегеләй. Ике ай да үтеп китте. Ә Әхәт көннән-көн сүнә генә. Наҗия табибларга ышанычын тәмам югалтты. Әлеге чир, аны дәвалау турында бөтен булган китапларны укып чыкты, халык ысулларын өйрәнде. Ниһаять, табиблар үзләренең көчсезлеген таныды. Әхәт инде яшәү билгеләре күрсәтми диярлек. Өйдә үлсен дип, шифаханәдән чыгарырга булдылар.

Наҗия аны машина яллап алып кайтты. Сөяк белән тирегә генә калган гәүдәне күтәреп, өенә алып керде. Мунча ягарга чыгып китте. Мунча әзер булгач, Әхәтне себерке сүтелеп таралганчы чапты. Бер капчык даруны чыгарып түкте. Уколларны гына калдырып, үзе ныклы ышанган ысуллар белән дәваларга булды: үләннәр, массаж, мунча, урман…

Ул аны кызганып утырмады. Елыйсы килә икән, сарайга чыгып елый, ә аның янына, син көчле, син терелергә тиеш, дип керә иде. Өч ай бернинди хәрәкәтсез яткан ярым мәет белән сөйләшеп үтте. Бервакыт, улларының кыланышы турында сөйли-сөйли, Наҗия ирнең баш очында кулларын йөртә иде. Кулларында җылы тоеп, сискәнеп китте. Караса, Әхәтнең күзендә яшь тамчысы җемелди.

– Син нәрсә, нигә елыйсың? – диде хатын.

Йөрәге шашып тибәргә тотынды. Ниндидер дулкын аны ишегалдына чыгарып атты. Тезләренә ауды, башын җиргә орды:

– Рәхмәт сиңа, Ходаем!.. Мең рәхмәт!.. Кодрәтең чиксез синең!..

Тагын өч ай сизелми дә узды. Әхәт аягына басты, өр-яңадан сөйләшергә өйрәнә башлады… Бер сөйләшеп утырулары вакытында хатынга күңелен ачты:

– Үлүе җиңел икән, – диде ул. – Рәхәт иде хәтта. Кире бу дөньяга кайтуы газап булды. Шундый бер чик бар икән, кайтасы килми иде инде. Чалгы чыңы ишеткәндәй булдым, шул кире борды.

Наҗия инде моның серен ачып тормады.

***

Яз. Кояш болганчык ташу суларын хәтерләткән болытлар артына кереп баеды. Офык өстендә каргалар тәкмәч атып уйный иде. Урамнан үтеп баручы бер кеше су дәрьясы эчендә калган ялгыз өй каршысында туктады. Туктады һәм уйга калып карап тора башлады. Бүрәнәләре кара көйгән, түбәсе урта бер җирдән сыгылып төшкән бу өй аңа танышмы әллә?

– Әхәт, энем! – диде эскәмиядә утыручы карт. – Син түгелме соң бу? Сине бит үлде дигәннәр иде…

Картның соңгы сүзләрен көтмәгәндә купкан җил йотты. Ябырылып килүче өермәдән сакланырга теләп, карт күзләрен йомды. Күзләрен ачканда, теге кеше юк иде инде. Карт, гаҗәпкә калып, үр якка, түбән якка карады. Урам буш иде.

Ә бәеннән ычкынган җил агачларны бөгәргә, аларны аяусыз теткәләргә кереште. Коры ботаклар сынып-сынып суга төшә. Агачларны чистарта җил, авыру әгъзаларын өзеп-өзеп ташлый. Сыный, кайсылары яшәүгә сәләтле.

Картның күзләре су өстеннән йөгерүче дулкыннарга төште. Әлеге ялгыз өйгә җан кергән иде. Әйтерсең ул – дулкыннар белән тарткалашкан кораб. Теткәләнеп беткән булуына карамастан, һаман җилкәннәрен киерә, ниндидер үзе генә белгән максатка омтылып талпына иде кебек.

 

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №2, 2020 ел.


Комментарий язарга