Логотип «Мәйдан» журналы

Без – детдом балалары

Безне үстергән тәрбияче-педагогларыбызга баш иям

Олы кешене үртәмиләр
Балачакны уйласам, иң элек кояшлы көннәр искә килә. Җәйне аеруча ярата идек шул. Елның иң матур фасылын күбрәк әбиләрдә кунакта үткәрәбез. Энем Радиф белән һәрвакыт бергә булдык.
...Без Ташлыярда. Әнинең туган авылы – яраткан әбиебез яшәгән авыл ул. Радиф белән җәйне менә шул Мәллә елгасы буена урнашкан авылда уздырабыз. Әле бит елганың тегермәне дә бар. Һәм олы-олы өянкеләр дә үсә анда. Агачлар күләгәсендә, тегермән тәгәрмәчен әйләндереп шаулап аккан шарлавык янында әвәрә киләбез.Теләсәк – су коенабыз, теләсәк – комда кызынабыз, теләсәк – куышлы уйныйбыз... Күрше-тирә малайлары да иярә безгә.
Әнкәй, әбиегез кушканны эшләгез, дип җибәрә безне монда. Иртән үрдәкләрне инешкә куып төшерәм.
Ярның текәлеге кызыктыра: таш араларын чокый-чокый баскычлар ясап, үргә шуышырга өйрәнеп беттек тәки!
Әбиләрнең ишегалдында Мәллә ташыннан салынган келәт тә бар иде. Бер елны эссе җәй көнендә, янгын чыгып, ярты авыл янып беткәч, таш сарай үзе генә тырпаеп кала. Иркен булмаса да, өйләре кара кисәүгә әйләнгән байтак ташлыярлыларның балаларын сыендырырга ярап куя ул.
Гаиләбезгә кайгы китергән фаҗигале хәл дә шул ташлы яр белән бәйле бит әле. Бабай текә ярда таш чыгарганда, башы белән ташка бәрелә. Җәрәхәтләре әкренләп төзәлсә дә, бөтенләй савыгып бетә алмый ул. Шул егылудан соң ул хәтерен югалта башлый. Бер кулы белән куйганны икенчесе белән таба алмый интегә инде, дип кызгана иде аны әбиебез дә.
Беркөнне бабабыз чытыр арбага ат җигеп, урманга барып кайтты. Вак-төяк утын төягән иде арбасына. Утынга дигәннәрен безгә дә өяргә кушты. Ә менә арба төбендәге төзерәкләреннән нәрсәләрдер әмәлләргә кереште. Малайлар белән читтән күзәтеп торабыз. Мавыгып эшләгәндер, бабай безне бар дип тә белмәде.
Ул озын таякка охшаган агачны арбадан ала да, аны тегеләй-болай бөтергәләп карый. Аннары ботакларын чаба, җентекләп кайрысын юна. Каезлап бетергәч, келәт янына китереп сөяп куя. Җиңел тота балтаны. Чистарткан агачлары кояшта ялтырап ала хәтта. Аларның күбесе тырма сабы ише озын, төз. Печән өя торган өч япьле сәнәккә охшаганнары да бар әнә. Бабай кирәк-ярагын чапкалап, келәт янына илткәч, кире килеп, арба төбен актара башлый. Эшенә бик мөкиббән, безне күрми дә, ишетми дә.
Шулчак нинди шайтан котырткандыр мине? Уен оештыру теләге туды күңелдә.
– Әйдәгез, хәтерен тикшерәбез бабайның! – дим малайларга, – Келәт буендагы тезгән агачларының яртысын бүтән урынга күчерсәк, аларның кимүен искәрер микән?
Күрәсең, арабызда мин иң олы малай булганмындыр. Сүземне тыңлый иптәшләрем. Бабай чираттагы сәнәген келәткә сөяп куеп, арбасы янына киткәч, таякларын җыеп абзар артына илтеп салдык. Үзебез почмакка постык.
Менә бабай яңа агачны юнып килә. Анысын да калганнары янына терәп куям, дигәндә тукталып кала. Ян-ягына күз салгалап ала. Таягын тоткан килеш келәтне әйләнеп чыга. Кире борылып, капка ягына карап тора. Шиксез, моңа кадәр ясаган кирәк-ярагының кимүен күреп, аптырашка төшкән иде ул. Беравык шулай басып торгач, ишегалдын айкарга керешә.
Безнең якка килә башлагач, кайсысыдыр көлеп җибәрә. Аңа ияреп бөтенебез пырхылдыйбыз. Һәм шундук күршеләр ихатасына сыпыртабыз. Ишегалларыннан күзәтә башлыйбыз бабайны.
Менә ул, без яшергән агачларны күтәреп, абзар артыннан килеп чыга. Аларны келәткә тери дә, еш-еш атлап арбасы янына килә. Арбадагы ботакларны алгалап, чыбыркыга охшатып, селтәнергә керешә. Бабай, күрәсең, таякларының юкка чыгуында безнең кул уйнавын төшенгән. Зиһенле чагына туры килдек сәер картның! Ишегалдыннан урамга томырылабыз.
Бабай исә, чыбыгын селки-селки, безне куарга тотына. Урамнан – әбиләр ишегалдына, аннан – бәрәңге бакчасына, аны кисеп күршеләр ишегалдына, аннан – урамга чабабыз... Бөтереләбез шулай ике арада. Бабай да чаба безнең арттан. Нишләргә? Бермәлдә урамга атылып килеп чыккач, күрше малай:
– Әйдәгез безнең яңа мунчага яшеренәбез! Ул аны белми бит әле! – дип, үзләренә чакыра.
Шәйләп калган икән өлгер карт качкыннарны. Мунча чоланына кереп, тын алыйк дип, утырышкан гына идек, беребез ишек ярыгыннан күреп тә алды: «Габделхак бабай килә!»
Без шым булабыз. Мин ишек тоткасына ике куллап ябышам, башкалар миңа... Аңа ишекне ачтыртмыйбыз, янәсе.
Бабай, килеп җитеп, ишекне тарткалап-тарткалап карый да, ача алмагач, аягын терәп үк каерырга керешә. Әкренләп кулым бирешә башлый. Шунда малайларга борылам да:
– Ишекне кисәк җибәрәм – бабай егылган арада, сез чыгып таегыз! – дим.
Һәм нәкъ шулай килеп чыга да. Безне эзәрлекләүче ава. Башкалар качып котыла. Ә менә мине ул, ничектер, кулымнан эләктереп өлгерә. Ычкынмаслык итеп каты тота.
Жәлләми оныгын. Әрли-әрли бирә кирәгемне! Үзе алҗыганчы сыдыра арт сынымны чыбыгы белән. Хәер, ул чагында авыртуны сизмим, дөресрәге, игътибар итмим. Ничек тә ычкыну минем теләгем. Һәм, ниһаять, келәшчә кебек нык кулының бушавын тоюга, бөтен көчем белән тартылам да, ычкынып чабам Мәлләгә таба.
Кичен йокларга яткач, сыек чыбык тигән җирләр үзен нык сиздерә башлый. Яна тән. Түзәрлек түгел. Күздән йокы кача. Каты сәкедә бөтерелүемне чамалаптыр, яныма әби килә.
– Бабай кыйнады... менә авырта!.. – дип зарланам аңа.
– Олы кешене үртәмиләр аны! – ди ул.
Кире китеп, юрган алып килә дә аны урталай бөкләп, сәкегә сала.
– Йөзтүбән ят менә шунда, йомшакта тизрәк йоклап китәрсең!
– Бетчә, дип уйла син аларны, улым. Бетчә, дисәң – бетә, тизрәк ябыша яралар! – дип, юаткандай киңәш бирә.
Хәлемә керүе моның белән генә чикләнми әле. Өстемдәге җәймәне рәтләгәндәй итә дә:
– Бигрәк тиктормас шул үзегез дә! – ди һәм кулы белән йомшак кына сыйпап-каккалап ала аркамны.
Уттай янган тәнемә ниндидер шифалы һава өрделәрмени! Аһ, әбинең бу мамыктай йомшак куллары белән тиеп-тиеп алулары! Бернинди даруны да тиңләп булмый аларга. Аның шулай үзенчә җәлләп – сөеп алуы һәрчак күңелдә минем.
Күрәсең, бик сирәк тәтегән миңа иркәләүләр бала чакта.
Гаҗәп тә түгел. Әти – мәрхүм. Әнкәй биш бала белән берүзе. Иртә таңнан алып караңгы төшкәнче колхозда бил бөккән хатынның, өенә кайткач, балаларын назларга хәле дә калмагандыр инде. Озакламый әнкәй үзе дә каты зәхмәт эләктерде. Үпкәсенә салкын тидереп сихәтләнә алмады. Энем Радиф белән мине балалар йортына илттеләр. Ә анда гел башка дөнья иде.
Әти, әни
Ә әтигә ни булган соң? Әнине яхшы хәтерлим, ә әтине – юк. Мин бик кечкенә чагында ук дөнья куйган ул. Нәрсә гомерен өзгән аның? Авылдашлар белгән икән...
– Син бит Ахунҗан абый малае, иеме?
– Әйе.
– Атаңны кемнәр үтергәнен беләсеңдер инде? Хәзер дөреслекне ачырга ярый бит.
Бервакыт, олы юл чатында Мөслим автобусын көтеп торганда, таныш түгел кеше шулай эндәште миңа. Аптырап киттем. Тукталышта яныма килеп сүз башлаган бу адәмне беренче тапкыр күрәм күрүен, әмма анысы гаҗәпләндермәде мине. Балачак бүтән районнарда узгач, туган яктагы танышлык чамалы гына була шул. Бу кешенең әткәйне искә алуы көтелмәгән хәл иде. Моңа кадәр, сорап-сорап та, әти турында бернинди дә хәбәр булмады минем. Ә бу исә, үзе бәян итмәкче. Әтине хәтерләүчеләр юк түгел икән ич... Хәер, юлдаш адәм кыскача киңәш бирүдән узмады:
– Фаш итәргә кирәк кабахәтләрне, сезне ятим иттеләр бит алар. Ә үзләре рәхәттә гомер кичерделәр!..
Сүзе шушы ике җөмлә белән чикләнсә дә, әлеге очрашу истә калды минем.
Тукта әле, ә ничек болай ачылып китеп сөйләшергә мөмкин булды соң? Әйтәм бит, моңа кадәр тырышып-тырышып та телләрен чишә алмый идем авылдашларымның. Халык, авызына су капкандай, тын да чыгармый иде! Илдә перестройка игълан ителгән чак бу. Күтәрелгән үзгәрешләр дулкыны минем шәхси тормышыма менә шулай килеп кагылды.
Турысын әйтим, бу теманы кузгатасы килми минем. Әтинең язмышы – ул минем йөрәк ярам. Инде күпме еллар узса да әрни икән ул.
Ни сәбәптән 1910 елда туган әти 1953 елда дөнья куйган?..
Бу хәлне ачыклау теләге үскән саен ныгый барды. Балалар йортында тәрбияләнгәндә, өлкән сыйныфларга җиткәч, туган якларга кайтып килергә мөмкинлек туа иде. Әлбәттә, якыннарым белән очрашкач:
– Безнең әти нишләп шулай иртә үлгән соң? – дип сорамый калмый идем.
Күпләренең, соравымны төшенмәгәндәй, сүзне читкә борырга тырышуы аптырашта калдыра иде мине. Авырды ул, диючеләр булса да, нидән-ничек чирләвен сөйләүче табылмады. Бәлки шуңа да бу турыда кабат-кабат сораштырганмындыр инде мин. Кызыксынуымның җавапсыз калу сәбәпләрен соңрак төшендем. Кансыз Сталинның мәкерле оешмалары халыкны тәмам өркетеп бетергән шул. Үзгәртеп кору сәясәте өстенлек алгач, хәлләр үзгәрде.
Ни гаҗәп, чынлыкны беренче булып миңа сул як күршебез Бибинурттәй ача төште. Бер көздә авылга кайткач, мин аңа бәрәңге алуда булыштым. Ул карт иде инде, бәрәңгене дә күп утыртмый иде. Кыскасы, эшне ярты көндә тәмамладык. Бәрәңгесен базга төшереп бетергәч, күрше әбиебез мине чәйгә чакырды.
Бибинурттәй картлыгын ялгыз каршы алды. Ире Яхъя абый күптән мәрхүм иде, улы Тавис абый да озак яшәмәде: йөрәк өянәге аны утыз яшендә үк кабергә кертте. Күрше әби ачылып сөйләшми башлады, кырысланды. Радиф белән мине авылга кайткач, күрсә: «И, сез дә үсеп җиттегез менә. Ахунҗан исән булса, бик сөенер иде, балаларны ярата иде ич ул!» – дип кенә әйткәли иде.
– Син кайткан саен әтиең турында сорашасың, беләсең килә инде аның язмышын. Моңарчы сөйли алмадым, ә хәзер картайдым, белгәнемне әйтеп калыйм, дим, – дип сүзгә кереште күршем. Мин, кызыксынып, бүлдерми тыңладым аны. – Ахунҗанны район энкведесы чакыртып интектерә башлады. Көн аралаш йөрде ул. Кайтышлый аскы урамнан узып, безгә керә иде, Яхъя янына инде. Алар икесе дә фронтовик, сүзләре килешә иде. Шунда ишеттем. Кайсыдыр кара эчлесе аның өстеннән әләк язып җибәргән. Шуның буенча Ахунҗанны үз гаебен танырга кушалар икән тегендә. Булмаганга кул куймыйм, дип ул карышкан. Танысаң, котыласың, дисәләр дә ышанмаган. Ахунҗан дөнья күреп кайткан кеше, белгән ул аларның хәйләсен. Ул бит Нижний Тагилда эшләде, кырык алтының ахырында гына кайтты. Урал ягында энкведе сөргән бәхетсезләр ишле икән. Следователь төрткән кәгазьгә, их, кул куймаган булсам, дип үкенүчеләрне күп күргән ул анда. Әмма Мөслим энкеведесы явызлары да үзләренекен итә: кыйнап-газаплап интектерә күршене. Башын ишеккә кысып җәзалауларына зарлана иде мескенкәй. Башын тотып ыңгырашуын онытасым юк... Саимә белмәсен, дип, кайтышлый безгә хәл алырга керә иде дә инде ул. Берсендә аны бик нык кыйнап, аңын югалтканчы газаплыйлар һәм, караңгы төшкәч, Мәллә янына китереп ташлыйлар. Кемнәрдер күреп, авылга алып кайтканнар үзен. Салкын җирдә озак яткандыр инде, суык тия аңа, өзлексез ютәлли иде. Апрель ае бит. Шуннан ул күтәрелмәде инде, май җиткәч, дөнья куйды, авыр туфрагы җиңел була күрсен!
Әйе, урыны җәннәттә аның. Моңа минем иманым камил. Йомшак күңелле, бала җанлы кеше булган ул. Әтинең сеңлесе Миңкамалттәй дә әнә, әти турында сүз чыкса, һаман аптырый иде:
– Абый үзе сугышта да булды – ничек үзгәрмәгәндер ул! Яшь чагында да йомшак иде, фронтта йөреп тә катыланмады. Кич эштән кайтып җитүен көтеп, малайлар сагалап торырлар иде үзен. Мөхәррәм беренче чабып килеп муенына кунаклый, син дә күтәрттерергә телисең, күрше-тирә бала-чагасы да сарыла аңа. Абый берсен дә куып җибәрми, тәмам алҗып беткән бит инде үзе! Бигрәк йомшак булды инде. Югыйсә, аның кебек сугыш күргән әнә ...фәләнне кара, яки ...төгәнне: бүре бит алар, бүре! Чын ерткычка охшап явызланып кайттылар яудан! Менә син аларга кагылып кара!
Миңкамалттәйнең нквд шымчыларының әтигә куллары ничек җитүен аңлатуы да иде бу. Һәм ул хаклы. Инде тормышны танып-белә башлагач, бездәге хөсетлекнең мулдан булуын күргәч инандым мин моңа. Әтинең үч ала белмәве, яклаучысыз булуы ирәйткән инде теге серле оешма явызларын.
Миңкамалттәй дә сүзгә бик саран иде. Әти турында сорап-сорап, тәмам теңкәсенә тигәч кенә, нинди дә булса хатирәсе белән уртаклаша иде ул.
– Минем өчен сугыш бетте, тиздән өйгә кайтам, дип язган хаты кырык бишнең февраль аенда килде. Абыйны госпитальдән, сугышка яраксыз, дип чыгарганнар. Куанып көтәбез үзен, әмма һаман күренмәде. Ни үзе, ни хәбәре юк. Берзаман хаты килеп төште – Уралдан! Өйгә кайтырга рөхсәт бирмәгәннәр икән, Нижний Тагилга хәрби заводка эшкә җибәргәннәр. Аннан ул кырык алтыда гына кайтты. Бик китәсе килде аның кире Урал ягына, тик әниегез Саимә каршы төште. Ул гына түгел, бөтенебез дә өнәмәдек инде. Туган якны кемнең ташлыйсы килсен соң? Юл бирәсе калган да бит, бәлки алай фаҗигале өзелмәс иде гомере. Нәрсә күрәсен алдан белеп буламыни!
Әнинең дә йомшак холыклы булуын шаккатып сөйли иде Миңкамалттәй:
– Сыер сауганда да әниегезгә ябыша идегез бит: бер ягында – Радиф, икенче ягында – син булыр идең! Шунда, эшләгән чакта комачауламагыз, дип, сыпырып кына җибәрәсе бит инде, – юк, тиргәми дә хәтта...
Орыша белми иде бугай ул. Һәрхәлдә, минем үземнең ишеткәнем булмады аннан каты сүз. Шактый яхшы хәтерлим мин әнине.
Берсендә шулай әрәмәдән яңа чабып алып кайткан шомырт таягы белән ишегалдында сикереп уйнап йөрим. Таянгач, ул җәя шикелле сыгыла һәм очырып җибәрә мине. Шактый әйбәт ата сыгылмалы агач. Кызык бит бу. Ераграк төшәргә тырышып, мавыгып уйныйм. Җирдә генә очынуым канәгатьләндерми башлый һәм мин утынлыкка ук күчәм. Анда кисә алмас дәрәҗәгә җитеп корып кипкән имән төпләре ята – шуларның берсеннән икенчесенә сикерәм. Агачларның тырпаеп торган очлы тамырларына төп-төгәл басарга тырышам. Алай-болай ялгыш таеп егылсаң, тимер сөңгегә кадаласыңны көт тә тор. Курку беләмени бала-чага! Уенның хәтәрлеге отыры кызыктыра гына мине.
Шулчак кайтып кергән әни:
– Егыла күрмә, Ильяс. Имәнгә егылып имгәнерсең. Сезнең сөякләр сөяк булып өлгермәгәннәр әле, сеңер кебек йомшак алар... – ди.
Уйнаудан тыймыйча, тыныч кына әйтә ул бу сүзен. Бәлки аның менә шулай коты алынып кычкырынмавы суыта алгандыр инде мине. Ничек кенә мавыксам да тукталам әлеге куркыныч шаярудан.
Миңкамалттәй әнинең ничек авырып китүен дә яхшы белә икән.
– Элек суны коедан ала иде халык. Түбән очта – кое, югары очта – фонтан дип йөртелгән чишмә... Кыш көне аның өсте бозланып катып китә, шуңа иртән иртүк аны чират буенча чистарта иделәр. Саимә шундагы бозны ватканда, таеп китеп, коега егыла. Салкын суда чыланып, шактый чыга алмый азаплана. Менә шунда салкын эләктерә дә инде ул. Үпкәсенә үк менә хәтәр суык. Шул зәхмәт алып китте аны якты дөньядан.
Әйе, әнинең чирләвен мин үзем дә хәтерлим. Тәмам бетешеп урынга егылгач, энем белән мине балалар йортына җибәрү тәкъдименә ризалыгын бирергә мәҗбүр була ул. Безне Актаныш районындагы балалар йортына октябрь аенда алып киттеләр, әни исә, кыш чыгып, яз җиткәч дөнья куйган. Бу турыда безгә әйтмәделәр. Җәйге каникулда авылга кайтсак, газиз әниебезне очрата алмый аптырадык. Иң кадерле кешебезне сагынып кайттык ләбаса без. Ә ул беркайда да юк иде. Кеше әйтсә дә, ышанмагандай, аны эзләвебезне дәвам итүебезне сөйләделәр аннары.
Әйе, әтинең дә, әнинең дә ничек дөнья куюларын белми калдым. Аларның бакыйлыкка күчүләрен үз күзем белән күрмәдем. Бәлки шуңадыр, якыннарымның юклыгына ышана алмыйм мин. Күңелем нәрсәгәдер өметләнә.
Салихҗан бабай
Әни ягыннан туганнар яхшы таныш миңа. Балалар йортында үссәм дә араларыбыз өзелмәде. Ә әти ягыннан бердәнбер туганыбыз – Миңкамалттәй. Ул әтинең сеңлесе. Башка беркем дә безгә үзенең туган тиешле икәнлеген белгертмәде. Һәм менә уйламаганда-көтмәгәндә Рифкать абый килеп чыкты. Казанда укыганда, тулай торакта үзе эзләп тапты мине.
– Ильяс, син бит бу! Рифкать абыең булам мин, әйдә, күрешик! – дип, атылып килеп керде ул бүлмәмә.
Бөтенләй белмим, дип әйтә алмыйм мин аны. Миңкамалттәйнең безгә, шундый-шундый туганыгыз бар, дип сөйләгәне истә иде. Рифкать абый армиядә Пермь ягында хезмәт иткән һәм шунда эшкә урнашып калган. Ул – әтинең Миңкамалттәйдән дә кечерәк сеңлесенең малае, үзе әйтмешли, «двоюродной брат» була миңа. Инде менә туган якка якынрак җирдә яшим дип, күптән түгел генә Казанга кайтып төпләнгән бу. Баксаң, ул да әти-әнисен күрми үскән икән. Әмма ятимлек сәбәпләре безнекенә охшамаган булып чыкты аның.
– Мин Минск шәһәрендә туганмын, – дип, аптырашта калдырды ул мине бер очрашуда.
Мин инде аның авылда үскәнен белә идем. Ничек итеп әллә кайда, Белорусия башкаласында ук туарга мөмкин ул?! Мөмкин икән. Рифкать абый паспортын һәм туу турында таныклыгын күрсәтеп раслады сүзләрен. Ышануын ышансам да, кызыксынуым басылмады әлбәттә. Әмма абый озак ачылмый йөрде. Мине институттан чыгарулары бар, дип икеләнгән икән. Ул чакта, укырга кергәндә, җентекләп анкета тутырттыралар иде: чит илдә туганың бармы, дигән сорауга да җавап язарга тиеш син. Минем ул пункт буш калган ич. Хәрби кафедрасы булган уку йортына андый кешене алмаска да мөмкиннәр иде... Ә Рифкать абыйның әти-әнисе чит илдә икәнлеген белгәч, шактый интектергәннәр. Танкист булырга хыялланган тракторист егетне, мәсәлән, үзе теләгән гаскәргә алмаганнар, стройбатка җибәргәннәр. Иптәшләреннән аерылып калган егет рәнҗегән, билгеле. Ниһаять, бер бәйрәм көнне күрешкәч (күңеле йомшаган чагы иде бу), үзе белгәннәр белән уртаклашты ул.
– Безнең Салихҗан бабайны, мулла булгач, Уралга сөрәләр. Утызынчы еллар башында муллаларны, хәлле крестияннарны туган якларыннан куалар бит. Ахунҗан абый да, Миңкамалттәй дә гаилә корып аерым яшәгәч, аларга тимиләр, ә бабай белән әбине һәм кече кызларын, ягъни булачак әниемне, Мөслимнән алып китәләр. Бөгелмә станциясендә төрле районнардан бик күп җыелган була сөрелгән халык. Бабай, не был дураком, станциядәге буталчыктан файдаланып, гел кире якка – Мәскәү ягына илтүче поездга утырып китә. Анда озак тормый, Минск шәһәренә күченә. Белоруссия башкаласында мөселманнар ишле гомер итә, өч мәчет була анда. Шунда бабай төпләнергә уйлый, берничә ел яшәгәч, кызын кияүгә бирә. Ягъни, минем әти белән әни әлеге мәчетләрнең берсендә никах укыталар. Шулай итеп мин 1937 елда Минск шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Әмма бәхетле тормыш озак дәвам итми. Коммунистлар әкренләп динне монда да кысрыклый башлый. Татарларга Финляндиядә яшәргә мөмкинлек бирелә икән, дигән сүзне ишеткәч, бабай шуны белешергә әти белән әнине җибәрә. Китүен китәләр, әмма кире кайта алмый калалар алар – «фин» сугышы башлана. Сугыш безнең араны өзә. Кайда соң минем әни белән әти, дип сораганда, бабай миңа шуларны сөйли иде...
Бабай акыллы кеше безнең. Мондый хәтәр чакта туган җирдә яшәвең хәерле дип, туган якка таба юл ала. Кырык беренченең август аенда кайтып җитә ул авылга. НКВД этләре онытмаган була аны – икенче көнне үк килеп җитәләр артыннан. Менә шунда халык баш күтәрә, бирмиләр бабайны. Ирләрне сугышка алып бетерделәр – кем эшләр колхозда, кем оештырыр авылдагы хезмәтне, дип калдырталар бабайны. Авыл хуҗалыгы эшен яхшы белгәнгә, колхоз рәисе итеп тә сайлыйлар әле үзен. Кырык алтынчы елга кадәр эшләде ул... Кырык җиденең кышында һаләк булды, күпердән чыкканда, аты дулап китеп, аска егылалар...
Рифкать абыйның белгәне менә шулар. Ул үзенең бабай тәрбиясендә үскән малай икәнлеген горурланып әйтә иде.
Минем үземә Салихҗан бабайны күрергә насыйп булмады, билгеле. Әмма аның турында ишеткәнем байтак. Ябык җилкәләрен сугыш елларында колхоз эше белән чыныктырып үскән яшь авылдашлар яхшы хәтерли аны.
Әлеге дә баягы, Түбән Табынга кайткач, гел көтмәгәндә мине үзләре танып: «Син түбән оч Салихҗан абый оныгы бит әле?» – дип туктаталар һәм шул авыр еллар хатирәләрен сөйләми җибәрмиләр иде. Яшермим, тыңларга ярата идем мин аларның бәянен. Белмәгәнне ишетүе үзе бер кызык булса, туганың турында әйбәт сүз тыңлавы да йөрәккә сары май булып ята шул.
Берсендә, Сабантуйга кайткач, аскы урамда очраган берәү аеруча җентекләп сөйләде.
– Син түбән оч Салихҗан абый оныгы бит әле? – дип башлады ул да сүзен. – Хәзер безнең чордашларыбызның күбесе шәһәрдә яши инде, авылга кайтып җыелсак, сүзебез сугыш елларын һәм, әлбәттә, Салихҗан абыйны искә төшерүдән башлана. Сугыш вакытында колхоз эше безнең ише ун һәм олырак яшьтәге малайларга калды бит. Ул чактагы ачлык һәм тиңсез авыр хезмәт безне үтермәгән икән – коткаручыбыз синең бабаң була инде. Безнең чор малайларын исән калдырганы өчен бөтен авыл халкы рәхмәтле Салихҗан бабаңа. Авыр эштә дә, башка авыллардагы кебек үзәкләрне өздерткәнче кумады, ачлыктан да ашлык бирдертеп саклап калды. Югыйсә, язын кырлар кардан ачылгач, бүтән авыллардагы бала-чага көзен шунда төшкәләп калган ашлык бөртеген ашап кырылган иде. Ач бала-чага андый орлыкның агуга әйләнүен аңлыймыни! Ә ул безне кырга җибәрттермәде һәм ач та калдырмады: районнан колхозда эшләгән малайларга икмәк бирү рөхсәтен алып кайтты. Исем-акылым китә минем: сугыш вакытында тагын кайда һәм кем күрсәткән икән мондый яхшылыкны?!
Якташларымның Салихҗан бабама рәхмәтле булуы мине сөендерә, күңелемдә горурлык хисе уята.
Ни кызганыч, шундый ихтирам казанган бабамның тормыш иптәше кем булуын әйтә алмыйм.
...Әтием – Ахунҗан, әнием – Саимә һәм бабам – Салихҗан турында белгәннәрем шулар минем. Иң якын туганнарымның тормышлары, чәлпәрәмә килеп ватылган пыяла савыт кебек, вакытсыз өзелгән. Күңелемдәге истәлекләр – хатирә-кыйпылчыклардан гыйбарәт.
Балалар йорты
...Гел көтмәгәндә килеп чыга аерылу.
Иртән энем белән, гадәттәгечә, мәктәпкә юнәләбез. Юлыбыз авыл уртасындагы таш кибет яныннан уза. Аның янында халык төркеме тора. «Болар бүген китәргә тиеш бит, нигә мәктәпкә баралар икән?» – дип сөйләнүләре колакка керә.
Беренче дәрес үтеп китә. Инде икенче дәрестә сыйныфка укытучы апа белән бергә мәктәп директоры килеп керә. Ул Радиф белән миңа, сумкаларыбызны алып, коридорга чыгарга куша.
– Ильяс, Радиф, сезгә өегезгә кайтырга кирәк! – ди директор абый. Аптырап калуыбызны күрептер инде: – сез башка мәктәптә укыячаксыз! – дип өсти.
Өйдә ыгы-зыгы иде. Сөмәя апа мич алдында бөтерелә. Күршедән Гөлсинә апа да кереп җиткән, Олы апа да районнан кайткан... Кыздырылган ит исе бигрәк тә гаҗәпкә калдыра безне. Сирәк эләгә торган сый ич анысы да!
Әнкәй үзе дә аптыраган кебек.
– Әле яңа елга хәтле монда укырлар дигәннәр иде бит? – дип, караватында утырган килеш, кемгәдер сорау бирә.
Энем белән мин берни дә төшенмибез. Аңлатучы да юк. Барысы да ашыга-кабалана. Безгә өстәл янына утырырга кушалар. Кайнар көлчә тоттыралар, чәй ясыйлар. Менә бераздан кыздырылган ит тә өстәлгә китерелә...
Шулай бәйрәмчә сыйланып утырганда, күршебез Гөлфания апа керә.
– Анда машина килеп туктады – «Волга»! – ди ул.
Машина дигәндә, малайлар йөрәге тыныч тибәме соң! Урам як тәрәзәгә капланабыз. Әттәгенәсе! Капка янында колхоз рәисенең «Волга»сы тора ич! Күз явын алырдай матур, көзге кебек ялтырый үзе. Әллә соң шунда йөрү бәхете тәтиме безгә?
Чыннан да, бераздан җыенып машинага чыгып утырабыз. Җиңел машиналар гаҗәп тә сирәк замана бит. Шундый матур «Волга»да утыруыбыз һушыбызны алгандыр, мөгаен. Өлкәннәрнең нәрсәләрдер аңлатулары, саубуллашулары, ничектер, төш шикелле генә иде.
– Сез балалар йортына барасыз. Укырга кирәк сезгә! Әнкәй авырый, түшәктән дә тора алмый бит инде. Курыкмагыз, без килеп йөрербез, үзегез хат язарсыз!
Бусын Олы апа әйтте бугай.
Шулай да, машина кузгалганчы, әнкәйне култыклап алып чыгалар.
– Бүтән күрә алмам бит, балакайларым! – дип елый иде ул.
Менә безнең янга Сөмәя апа да кереп утыра. Аңа иптәшкә дип, күршебез Гөлсинә апа да машинада урын ала. Кузгалып китәбез. Авыл уртасына җиткәч, борылып карыйсы итәм: безнең Түбән оч тулаем күренә. Анда әнә әнкәй, олы апа һәм Гөлфания апа бергә басып торалар.
...Аерылуны ят капка янына килеп туктагач кына сизенә башлыйм мин. Иләмсез зур капканы күргән бармыни безнең!
Апалар белән эчкә узабыз. Бергәләп ашап алабыз, аннары торакка юнәләбез. Анда безне бер апа каршы ала һәм бүлмәләрне күрсәтеп йөри. Йокы бүлмәсенә ияртеп кергәч, безгә урыннарыбызны күрсәтә һәм караватларга куелган юрган-мендәрләрне, ак җәймәләрне ничек кулланырга кирәклеген өйрәтә башлый. Шунда Радиф кисәк кенә:
– Абый, апа кайда? – дип сорый.
Аның мөлдерәмә тулы күзләрен күргәч, мин түзмим, елап җибәрдем. Һәм без үкерә-үкерә бүлмәдән чыгып йөгерәбез. Бердәнбер туганыбыз Сөмәя апаны күрик, дип, ишегалдына чыгабыз, аннан теге олы капкага таба чабабыз... Урамга атылып чыкканда, теге «Волга»дан да җилләр искән иде инде.
Һич көтмәгәндә аерылу – йөрәккә яра булып ятты. Төзәлмәде ул. Вакыт узган саен, тирәнрәк яшеренде.
Ә ул көнне энем белән парлап үкерә идек. Беркем дә юата алмас кебек иде безне...
Мәктәптән кайтып кергән Альфред белән Ясир исемле ике малай энем белән куышлы уйнагандай итәләр һәм энем уенга бирелеп китә. Радифның елавын онытып йөгерүен күреп, мин дә тынычлана төшәм.
Менә шулай без Актаныш районындагы Такталачык балалар йортына килеп эләгәбез. Мөслим районындагы туган авылыбыз Түбән Табын бик еракта калган кебек. Моңа кадәр ишетмәгән-күрмәгән балалар йортында үзебез ише әти-әни җылысыннан мәхрүм балалар белән яши башлыйбыз. Такталачыктагыча әйтсәк, детдом баласына әйләнәбез.
Детдомда үзенчәлекле тәртип икән. Радиф – беренче һәм икенче сыйныфлар, мин – өченче һәм дүртенче сыйныфлар төркеменә кертеләбез. Һәр төркемнең үз тәрбиячесе. Тәрбияче апа – иң якын кешебез. Әни дә, олы апа да ул безгә. Әмма... чит кеше дә ул. Ничек итеп яратырга соң аны? Күпме еллар үтмәсен, Такталачыкта узган балачакны
уйлаганда, минем күңелдә һәрвакыт бер сорау туа: тәрбияче-педагоглар безнең ише ятимнәр белән ничек эшли алды икән?
Бозау күзләр
...Иртәнге тынлыкны быргы тавышы ертты. Гүя калын тукыманы урталай умырып ташладылар. Быргы авазы боерык: бәләкәчләр киенеп, ятакларын җыеп, иртәнге күнегүләргә йөгереп чыгарга тиешләр.
Әмма алар торырга ашыкмыйлар әле – бүлмә суык. Көзге төн йомры мичнең егәрен күптән суырып алган.  Аннары алар белә: быргычы бераздан бүтән корпусны уятачак.
Чыннан да, тиздән быргы тавышы сүрелә, тонык кына ишетелә башлый. Төренебрәк ятып күзне йомарга да мөмкин... Әмма шулчак икенче тавыш колакка керә.
Шак-шок. Шак-шок! Шак-шок!!
Бусы – тәрбияче апа атлавы. Коридор буйлап килә ул.
Балалар аңлый: аннан котылу юк. Соңгы мизгелне – тәрбияченең ишек янына килеп җитүен генә көтәләр. Менә ул – соңгы «шак!» һәм... тәрбияче хәзер ишекне ачачак!
Шул мизгелдә малайларның кайсыдыр:
– Падия-я-ям! – дип кычкырып җибәрә.
Кайсыдыр утны яндыра... Бүлмәдә шау-шу куба.
Алдан кузгалганнар – өченче сыйныфта укучы калкураклар. Ләкин әле бу бүлмәдә икенче һәм беренче сыйныф кечкенәләре дә ята.
Аларның ятаклары – ишеккә якын караватларда. Тәрбияче апа керә-керүгә шуларны күрә.
– Кара, тормаганнар һаман! Бу ни хәл? Кемгә кычкырды быргы?
Ул бүлмәнең уртасына ук килеп җитә. Сүлпәнрәк кыймылдаганнарның карават башларын да селкетеп ала.
– Торыгыз, җитте! Җәһәтрәк киенегез!
Тәрбияче үзе дә яшь әле. Минзәлә педучилищесын тәмамлап, шушы көннәрдә генә бирегә эшкә килгән.
Менә ул кире борылып, рәтләр буйлап күз йөрткәндә, берсенең йоклап ятуын абайлый.
– Кем бу? Ник тормыйсың син?!
Килә-килүгә тегенең өстендәге япмасын йолкып ала. Анда исә трусик-майкадан кечкенә генә бала ята.
– Ул – яңа, – ди күршесе.
Малай торып утыра. Ялан аяклары белән идәнгә баса. Идән суык, ул аякларын тартып ала.
Гаҗәп, бала үзе, суыкны сизмәгәндәй, куырылмый алай. Башын күтәреп, тәрбиячегә бага: нишләргә инде хәзер?
Тәрбияче апага бу караш бик таныш. Ул үзе дә ишле гаиләдән. Иң кече энесе шушы малай хәтле генә. Әнисе иртән бозаулар фермасына ашыкканда, энеләрен торгызып мәктәпкә озату аңа кала иде.
– И, Аллам! И, Ходаем! Бала... Суык тидерәсең бит хәзер. Киен тизрәк. Кайда соң киемнәрең?.. Менә бит күлмәгең, менә ыштаның! Кая әле, башта күлмәгеңне киик, ату туңарсың.
Тәрбияченең тавышы йомшара. Киемнәрен биргәч, апа аннан аерыла. Бүтән балаларга булыша. Инде чыгарга борылып, ишеккә килгәндә, теге баланың киенүдән туктап тагын нидер көткәндәй, тик утыруын күрә. Күлмәген дә төймәләп бетермәгән...
– И, нарасый!.. Мин таш йөрәккә әйләнә язганмын бит! – ди тәрбияче апасы һәм кабат малай алдына чүгәли.
– Киенергә ярдәм иткәнне көтәсең син, әлбәттә. И, Аллам, Ходаем! Сез дә бәндә баласы бит! Сезнең дә иркәләнәсегез киләдер. Наз да кирәк...
Соңгы сүзләре яшь белән җөпләнә.
Бүлмәдә тынлык урнаша. Балалар сәерсенеп, бер-берсенә елышалар. Тынлыкны абайлапмы, тәрбияче дә башын күтәрә. Биредәге күренеш аңа авылын хәтерләтә. Әнисе урынына фермада эшләгәндә, бозаулар аның тирәсенә җыела иде. Шулчак берәр бозауны аерып карый башласа, бүтәннәре дә килеп елышалар. Аларның олы күзләрендә: «Ни инде  бу?» дигән гаҗәпләнү төсмерләнә.
– Бозау күзләр, – дип куя ул, гомер-гомергә фермада эшләүче хатыннар күк итеп. Малайлар сүзсез. Нәрсәдер көтәләр кебек.
– Әйдәгез, балалар, киенеп бетсәгез, чыгабыз, – ди тәрбияче.
Тәүге ачулануы да, чатнап торган корылык та, сыер ялап алгандай, юкка чыккан...
«Әти-әниләре булмагач, җылы итеп эндәшүче якыннары да юк бит бу ятимнәрнең!..»
...Педучилищедан кичә генә килгән яшь йөрәкләр менә шулай олыгая. Менә шулай җылытты йөрәген бу бозау күзләр.
Телләренә дә әти-әни сүзе йокмаган шушы нарасыйларга тагын кайда һәм кайчан тәтер әниләр назы?
 
 
 (Дәвамы «Мәйдан» №12, 2018) 

 

Ильяс САЛИХҖАН

 

 

 

 

 

Комментарийлар