Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетнең өч төсе (Повестьның ахыры)

Повестьның ахыры.

Башы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/bexetnen-och-tose-povest

V
Бер­ни­чә көн­нән алар­га ка­бат оч­ра­шыр­га ту­ры кил­де һәм бик якын та­ныш­лар ке­бек сөй­лә­шеп тә кит­те­ләр. Урам­нар­ны чис­тар­тыр­га өмә­гә чык­кан­нар икән. Янә­шә ге­нә эш­ләп йө­ри­ләр. Эше нин­ди мә­шә­кать­ле бул­са да, Ка­ми­лә һич йөз җи­ме­реп, кул са­лын­ды­рып уты­ра тор­ган­нар­дан тү­гел. Һәр­нәр­сә­дән кы­зык та­ба бе­лә, кү­ңел­не кы­тык­лап, рә­хәт­лә­неп кө­леп җи­бә­рә. Аның янын­да Аф­зал да үзен яшь­рәк, кы­ю­рак итеп тоя. Бер кү­зе үзе­нең эшен­дә бул­са, икен­че­се якын­да­гы клум­ба­лар­ны ко­ры­ган са­бак­лар­дан чис­тар­тып йөр­гән шул өмә­че кыз­лар­да иде. Эшен дә оны­тып, алар ара­сын­нан Ка­ми­лә­нең ки­леш­ле гәү­дә­сен эз­ли, яң­гы­ра­вык­лы кө­ләч та­вы­шын ишет­ми ка­лыр­мын дип, бар игъ­ти­ба­рын  шул та­раф­ка юнәл­тә.
Кы­зык, хәт­та сә­ер иде аның бу ха­лә­те. Ил­ле­не ат­лап чык­кан, ин­де тор­мы­шы бар як­лап та утыр­ган, бул­га­ны­на бар итеп, югын­нан өмет өзеп яшәр­гә күп­тән кү­не­гел­гән иде. Алай гы­на тү­гел, үзе­нең бу бул­мы­шы да кай­ча­гын­да Хо­дай­дан бер бү­ләк ке­бек то­е­ла. Һәм бел­мә­гән, күр­мә­гән бер ха­тын­ның ки­нәт шу­лай кү­ңел ты­ныч­лы­гын югал­ту­ы­на сә­бәп бу­лы­рын һич ке­нә дә ба­шы­на да ки­тер­ми иде. Бер үк, ке­ше си­зе­нә күр­мә­сен дә, Кәү­сә­ри­я­се­нең кү­ңе­ле­нә шик төш­мә­сен. Мо­ңар­чы ни, го­му­мән, үзен­дә мон­дый ха­ләт то­яр­га яз­ма­гач, әл­лә ни­чек, хәт­та аяк ас­тын­да җир дә ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән ка­я­дыр тө­шеп кит­кән­дәй то­е­ла.
***
Көн­дә­лек яшәү рә­ве­ше күп­тән таш­ка ба­сыл­ган аның. Ха­ты­ны кич­тән әзер­ләп куй­ган­ны ашап, эш­кә чы­гып ки­тә. Төш­кә кай­ту­ын Кәү­сә­ри­я­се аш­ка ток­мач­ны да сал­мый кө­теп то­ра. Ул кай­тып ишек­не ач­кач кы­на кай­нар шул­па­га кыл­дай ки­сел­гән ток­мач са­лы­на.
– Син йә озак­лар­сың да, изе­леп тә­ме ки­тәр дип, сал­мый тор­ган идем шул, – дип, бер дә ки­рәк­мә­гән­гә ак­ла­нып тор­ган бу­ла әле ха­ты­ны да, Аф­зал­ның кай­нар шул­па­ны, авы­зы­на ка­бал­мый­ча, ка­ла­гы бе­лән бол­гат­ка­лап уты­ру­ын кү­реп.
Ашап туй­гач, чы­на­я­гы бе­лән тә­лин­кә­сен этеп куя да олы як­ка чы­га ир. Ха­ты­ны та­я­нып ятар­га мен­дәр­ләр­не са­лып куй­ган, шун­да кы­рын тө­шеп, йок­лар-йок­ла­мас те­ле­ви­зор­дан кон­церт ка­рый. Хә­зер бит ике йорт­ның бе­рен­дә ка­бель­ле те­ле­ви­де­ние, рә­хәт­лән Ка­зан кон­церт­ла­рын ка­рап. Оҗ­мах шу­шы бу­ла­дыр ди­сә­ләр, һич кар­шы кил­ми ри­за­ла­шыр иде.
Бер­дән­бер Али­я­лә­ре дә үз юлын та­бып ки­лә. Кыз баш­ка­ла­да уни­вер­си­тет­та укып йө­ри. Кәү­сә­ри­я­се­нең пен­си­я­се ярый­сы гы­на. Аф­зал­лар үз­лә­ре эш­тән өзе­леп тор­мый, шу­лай бул­гач, мал ас­рап  нтек­ми­ләр. Өй­не те­ге ару­рак за­ман­да тө­зеп, баш­ка ки­рәк-яра­гын да җит­ке­реп кал­ган­нар иде. Хә­зер ме­нә үз­лә­ре өчен ге­нә яши­ләр.
Әйе, яшь­рәк чак­ла­рын­да үз­лә­ре өчен бик яши ал­ма­ды­лар шул. Ике­се ике як­тан бә­хет­сез, юк­тан бар бул­ган ике ятим, җан та­бы­шып, ка­вы­шып, ике ки­тек кү­ңел­не ял­гап, ме­нә шун­дый га­и­лә ко­рып, йорт тор­гы­зып, ке­ше ара­сын­да бар бу­лып яшәп ки­тү­лә­ре үзе бер мог­җи­за­дыр әле ул.
Һәм ба­ры­сы да Кәү­сә­ри­я­се­нең сиз­гер кү­ңе­лен­нән бул­ды ин­де. Кай­дан той­ган аның бер җы­лы ка­раш­ка ти­ен­сә, өр-яңа­дан ту­ар­дай бу­лып, адәм­чә тор­мыш­ка кай­та­сы ки­лү­ен. Үзе­нең дә кү­ңе­ле са­ры­лыр урын тап­ма­ган, ба­гыш­лан­ма­ган яра­ту, хәс­тәр­лек­лә­ре ту­лы­шып чай­кал­ган бул­ган­дыр шул.
 
VI
 
Бө­ре­дә­ге баш ида­рә­лек­кә еш ба­ра Аф­зал. Я про­ект­лар­ны ачык­лар­га, я ма­те­ри­ал­лар алып кай­тыр­га ту­ры ки­лә. Бү­ген дә бик ашы­гыч юл­га чы­гып ки­тел­де. Ке­ләт мө­ди­ре мар­җа ха­тын уры­нын­да бул­ма­ды. Ки­рәк­ле ма­те­ри­ал­лар­ны юнә­тәм дип бай­так тот­кар­лан­ды. Төш­кә дә кайт­ма­гач, ха­ты­ны бик бор­чыл­ды­мы икән? Бү­ген, җом­га көн, Уфа­дан кыз­ла­ры Алия дә ял­га кай­тыр­га ти­еш иде. Эшен эш ит­кәч, ак­ны-ка­ра­ны күр­ми ку­ар­га исәп­ләп, бо­рыл­ма­дан олы юл­га чык­кан­да, аяк­ла­ры үзен­нән үзе тор­моз­га бас­ты – юл ча­тын­да Ка­ми­лә ба­сып то­ра иде.
Бар­лык бор­чу­ла­ры югал­ды да куй­ды, үзен­нән-үзе кә­е­фе кү­тә­рел­де. Бу ха­лә­тен­нән ир үзе кур­кып кит­те. Бо­лай ал­гы­сы­нып йө­рер ва­кы­ты да тү­гел, алай итәр­гә ха­кы да юк аның. Яра­ма­ган эш бу, бик яра­ма­ган. Тик ка­нат­ла­нып кит­кән кү­ңел­нең вак­су карт­ның үгет-нә­си­хә­тен тың­лар исә­бе дә, ча­ма­сы да юк икән шул. Ярый әле, ко­лач җә­еп сө­ен­гә­нен  йө­зе­нә чы­гар­ма­ды, ип­ле ге­нә кы­ла­нып ишек­не ач­ты, ике та­ныш ке­ше оч­раш­кан­да­гы ке­бек га­дә­ти со­рау­лар­ны бир­де.
Ка­ми­лә Бө­ре­дә­ге пи­том­ник­тан без­нең як өчен ят бул­ган де­ко­ра­тив агач­лар­ның яшь үсен­те­лә­рен юл­лап йөр­гән икән. Ав­то­бус­ның бер­се­нә соң­ла­ган, икен­че­сен кө­теп тор­ма­ган.
– Ка­бат оч­ра­шы­ры­быз­га бер сә­бәп бул­ган ин­де.
Бу сүз­ләр­нең акы­лы­на буй­сын­мый­ча авы­зын­нан ни­чек чы­гып кит­кә­нен Аф­зал сиз­мә­де. Ка­ми­лә дә ни­чек­тер, әл­лә үзен­нән га­еп эз­ләп, әл­лә аның ар­тык кы­ю­лы­гы­на га­җәп­лә­неп, ба­шып аз гы­на бо­рып ту­ты­рып ка­рап куй­ды. Оны­ты­лып бар­ган, юләр яшь­лек­тә ге­нә бу­ла тор­ган хис­ләр­нең, кү­ңе­лен рә­хәт авырт­ты­рып, чың­лап ки­тү­ен ха­тын да үзе ге­нә той­ды.
Бай­так эн­дәш­ми бар­ды­лар. Аф­зал һәр­бер ял­гыз ха­тын-кыз­ның үзен бә­хет­ле итә­чәк яр­ты­сы оч­ра­я­ча­гы­на өмет итеп яшә­вен, узып ба­рыш­лый гы­на оч­раш­кан ке­ше­ләр­дә дә хы­я­лын­да йөрт­кән шул бе­рәү­нең ча­лым­на­рын эз­лә­вен бел­ми иде шул. Икен­че төр­ле итеп  әйт­кән­дә, һәр ял­гыз ха­тын кия­ү­гә чы­гар­га, ту­пыл­да­тып ба­ла­лар ту­ды­рыр­га, ир на­зын­да яшәр­гә те­ли, шу­ңа өмет итә. Ял­гыз ха­тын-кыз­лар­ның күз­лә­рен­дә­ге моң­су­лык­ны күр­гә­не­гез бар­мы? Үз на­сый­бын кө­теп ары­ган­нан ул. Ял­гыз ба­шым, ты­ныч кө­нем, ди­ю­ләр бар да ял­ган, баш­ка­лар ара­сын­да сер би­рә­се кил­мәү­дән ге­нә. Сөй­ләп то­ра­сы­мы ин­де, Хо­дай ба­ры­сын да пар­лы бу­лыр­га дип ярат­кан, са­бый­лар ту­ды­рыр­га куш­кан бит. Та­би­гать­кә  кар­шы ки­леп бу­ла­мы­ни?
Бу ягым­лы, аңа абый яшен­дә­ге ке­ше кү­ңе­лен­дә­ге ирек­сез­дән ак­та­рыл­ган шу­шы уй­лар­ны укый­дыр ке­бек то­ел­ды Ка­ми­лә­гә. Сүз агы­шын­нан, ки­рәк­мә­гән­дә кал­ты­ра­нып, дул­кын­ла­нып кит­кән та­вы­шым­нан я сиз­де­реп ку­яр­мын дип, ике­се­нең дә тын гы­на кай­ту­ла­ры­на сө­е­неп куй­ды ха­тын.
Бе­раз­дан сүз ял­ган­ды. Аф­зал Ка­ми­лә­нең кай­сы як­тан бу­лу­ын со­раш­ты. Сөй­лә­шүе без­нең як­ны­кы­на ох­ша­ма­ган иде. Та­ны­шы Пен­за ягы кы­зы бу­лып чык­ты, кия­ү­гә чык­кан да төп­лә­неп кал­ган. Ә Се­бер­дә зур ак­ча эш­ләү­че ирен шун­да баш­ка­лар кул­га ия­ләш­тер­гән. Үз ягын­да әти-әни­се ва­фат бул­гач, би­ре­дә өй­рән­гән җир, та­ныш ке­ше­ләр дип, ба­рын­ча җит­кер­гән йорт-ку­ра­сын таш­лап ки­тә­се ит­мә­гән. Ан­нан, хә­зер­ге за­ман­да кая ба­рып кы­на эш­кә ур­на­ша­сың? Би­ре­дә кай­на­на­сы бе­лән кай­на­та­сы чит тип­мә­гән, һәр­чак бу­лы­шып тор­ган­нар. Ту­ган җир­дән ту­ен­ган җир якын­рак шул. Яз­мыш ди­гә­нең ке­ше­ләр­не кай­да гы­на йөрт­ми!
 
VII
 
Юк җил­гә дә кыш­тыр­дар­га гы­на тор­ган яф­рак сы­ман ха­тын-кыз кү­ңе­ле дә ха­рап иләс-ми­ләс ин­де ул. Ка­ми­лә­нең дә йө­рә­ге юк ди­сең­ме­ни? Җәй­нең тын кич­лә­рен таң­га то­таш­ты­ра ал­мый­ча күп­ме үр­сә­лән­де. Ял­гыз­лык бе­лән үт­кәр­гән көн­нә­ре­нең буш­лы­гын бер­ни бе­лән дә ту­ты­рып бул­мый иде. Әл­лә Ил­да­рын­нан баш­ка бе­рәү­не дә кү­ңе­ле­нә кер­теп ка­ра­ма­ган­га, әл­лә шул ар­тык ярат­кан яры­ның үз­лә­ре­нең мә­хәб­бә­тен бер сел­тә­нү­дә ча­бып өз­гә­не­нә кү­ңе­ле бө­тен­ләй­гә су­ын­ган иде­ме, кү­зе­нә ир-ат кү­рен­мә­де. Тик яра­ту тан­сык­лап җа­ны үр­сә­лән­гән­дә дә, иң көч­сез, яр­дәм­гә мох­таҗ ча­гын­да са­ры­лыр иң­нәр эз­лә­гән­дә дә кү­ңе­ле бе­лән як­лау, юа­ныч эз­ләп шул Ил­да­ры­на, ике­се­нең дә бә­хет­ле чак­ла­ры­на, хы­я­нәт­сез тор­мыш­ла­ры­на кай­та иде.
Ел го­ме­ре алы­шын­ган шу­шы мәл­дә ал­гы­сын­ган кү­ңе­ле бу юлы әл­лә кай­да­гы үт­кән­нәр­дә­ге бә­хет дул­кы­нын­да гы­на ка­лыр­га те­лә­мә­де. Ниш­ләп­тер, уй­ла­ры соң­гы ва­кыт­лар­да еш оч­ра­шыр­га ту­ры кил­гән абый­га то­та­ша иде. Га­и­лә­се бар­лы­гын да бе­лә, үзе­нең шу­шы яз­мы­шы бе­лән ки­ле­шер­гә ти­еш­ле­ген дә аң­лый. Тик һәр оч­ра­шу, сөй­ләш­кән сүз­ләр хә­тер­дә, кү­ңе­ле шу­лар­ны ка­бат тер­ге­зә, шун­нан сө­е­неч та­ба иде.
Бы­ел­гы көз дә аның өчен баш­ка­ча кил­де. Бу көз аның го­ме­рен ур­та­лай бүл­де сы­ман. Бе­рен­че ка­бат үт­кән­нәр­нең ки­ре кайт­мас­ка кит­кә­нен той­ды. Алы­шы­нып тор­ган миз­гел­ләр­нең ак­рын гы­на го­мер яф­рак­ла­рын өзә ба­ру­ын ис­кәр­де­ме, ял­гыз кич­ләр­дә ямь, наз, сөю эз­лә­гән кү­ңел бу юлы са­быр­лы­гы, ир-ат­лар­ча нык­лы­гы, өл­кән­нәр­чә ба­сын­кы­лы­гы бе­лән үзе­нә тар­тып тор­ган әле­ге абый ке­ше­гә ба­рып са­рыл­ды. Сә­ер иде тәр­тип­ле, то­та­нак­лы бул­ган ха­тын-кыз­га бу ха­ләт.
Әби­ләр чу­а­гы ар­тын­нан көз ма­тур гы­на бу­лып кыш­ка якын­ла­ша бар­ды. Баш­та агач бо­так­ла­рын­да ал­тын-са­ры, ча­гу кы­зыл төс­кә кер­гән яф­рак­лар, җил­ләр код­рә­те­нә буй­сы­нып, дым­лы җир­гә тү­шәл­де­ләр. Өс­лә­ре­нә әле яң­гыр, әле кар ки­леп яу­ды. Көз­нең соң­гы мо­ңы бул­ган ул яф­рак­лар бер миз­гел­дә ге­нә җир яме бу­лып ал­ды­лар да югал­ды­лар. Төс­лә­ре җу­ел­ды, ан­нан бө­тен­ләй үк туф­рак­ка  кү­мел­де­ләр.
Һәр­нәр­сә­нең үз ва­кы­ты. Го­мер­нең үтеп ба­ру­ын аяу­сыз ис­кәр­теп, та­гын бер көз кыш­ка ке­реп ба­ра иде.
Шун­дый кич­ләр­нең бер­сен­дә Ка­ми­лә­нең өен­дә уты сүн­де. Ба­ла­лар­ның көз­ге ка­ни­кул чо­ры. Улын авыл­га кар­тә­ти­лә­ре­нә озат­кан иде. Көз­ге ко­яш­ның ял­кау­ла­нып офык ар­ты­на тә­гә­рәп бар­ган мә­лен­дә, кү­ңе­лен­дә­ге буш­лык, ти­рә-ягын­да­гы ял­гыз­лык хи­сен та­гын да кө­чәй­теп, ут сүн­де дә куй­ды. Ич­ма­сам те­ле­ви­зор ка­бы­зыр идең, юк кы­на бит уты.
Бар җа­нын ба­сып кил­гән гаф­ләт­кә буй­сы­нып, Ка­ми­лә ун-ун­биш ми­нут тик ке­нә утыр­ды. Кич буе бо­лай уты­рып бул­ма­я­чак иде. Ул электр чел­тәр­лә­ре предп­ри­я­ти­е­се­нең но­ме­рын та­бып, те­ле­фон­га үрел­де.
 
***
Бәй­рәм ал­ды. Мон­дый чак­та ча­кы­ру­лар ае­ру­ча еш бу­ла. Әй­тер­сең, бо­лар йок­лап ят­мый­мы икән, дип, юри сы­ный­лар. Бри­га­да­ны яңа гы­на ерак авыл­га озат­кан­нар иде. Эш сә­га­те бе­теп, кай­тыр­га җы­ен­ган Аф­зал дис­пет­чер­дан соң­гы шал­ты­ра­ту­ның кай­дан бу­луы ту­рын­да кы­зык­сын­ды. Сә­бәп­лә­рен бул­са да ачык­лап, җи­ңел­чә ге­нә икән, үзе эшен бе­те­реп ки­тәр­гә бул­ды.
– Ае­рым йорт, бе­рәр урын­да ял­га­ну гы­на өзел­гән­дер, – дип дис­пет­чер ад­рес­ны тот­тыр­ды.
Яз­мыш ша­я­руы иде­ме бу? Бу йорт­та аны Ка­ми­лә кар­шы ал­ды.
Ут сү­нү­нең гыйль­лә­се әл­лә кай­да тү­гел иде, аны тиз тө­зәт­те.
 
Аф­зал мо­ңа ка­дәр кү­ңе­ле бе­лән нин­ди­дер га­дәт­тән тыш ва­кый­га бу­ла­сын си­зе­неп, бер төр­ле дул­кын­ла­ну то­еп яшә­гән иде. Шу­шы оч­ра­шу­га бул­ган икән ул.
Кү­ңе­лен­нән һич чы­гар­га те­лә­мә­гән ке­ше­нең күз ал­ды­на ки­леп ба­су­ын­нан бө­тен­ләй кау­шап, юга­лып кал­ган кал­ган Ка­ми­лә чәй кай­нат­ты. Бул­га­ны бе­лән ма­тур гы­на та­бын әзер­лә­де. Баш­та сал­кын ке­бек то­ел­ган өй эче, бу икәү­нең кү­ңел ял­кы­ны ку­шы­лып­мы, җы­лы­нып кит­кән­дәй бул­ды. Йорт­та­гы ял­гыз­лык мо­ңын Аф­зал ке­рә-ке­реш­кә үк си­зен­гән иде, ак­рын­лап шул та­ра­ла төш­те.
Чәй янын­да Ка­ми­лә бер-ике сүз бе­лән ге­нә үт­кә­нен тас­вир­ла­ды, Тик үзе бер­ни дә со­раш­ма­ды. Аның га­и­лә­се бар­лы­гын си­зе­нә иде бо­лай да. Кем­нең­дер бер­ге­нә­сен тар­тып алыр­га те­лә­ми ул, тик ме­нә уты сү­неп ка­бын­ган өй­дә шу­шы кич­не бе­рү­зе ге­нә ка­ла­сы кил­ми. Йорт­ның һәр поч­ма­гы­на, ка­ра­ват­та­гы ка­бар­тып өел­гән чи­гү­ле мен­дәр­ләр­гә, кич­ке ка­раң­гы­лык­ны яше­рер­гә ти­еш­ле ак чел­тәр аша кү­рен­гән гөл­ләр­нең ал­су чә­чәк­лә­ре­нә дә шу­шы ур­так җы­лы­лык ба­рып иреш­те.
Аф­зал­ның мон­дый ял­гыз­лык са­гы­шын күп­тән той­га­ны юк иде. Ка­ми­лә­не ан­да бе­рү­зен  кал­ды­рып ки­тә ал­ма­ды. Го­мер агы­шы­ның соң­гы бал­кы­шы бул­ган бу миз­гел­нең сих­ри җы­лы­сын­да эреп юга­ла­сы кил­де.
 
VIII
 
Кәү­сә­рия, ире ха­кын­да­гы хә­бәр­не ишет­кәч, баш­та ышан­ма­ды. Хә­зер ке­ше бит, яр­лы бул­саң – би­рәл­ми, бай бул­саң – кү­рәл­ми ди­гән­дәй, си­нең на­чар­лы­гың­ны гы­на эз­ләр­гә ты­ры­ша. Әй­бәт яшә­сәң, эч­лә­ре по­ша баш­лый­дыр, кү­рә­сең. Кәү­сә­рия дә бар өме­тен, ел­лар буе ак­рын гы­на үре­леп ба­ра­сы бә­хет­ле тор­мы­шын бер миз­гел­дә югал­тып, бер сө­е­неч­сез, хис­сез, моң­сыз көн­нә­рен ки­че­рер­гә ти­еш бул­гач, ни­ча­ра­дан-би­ча­ра дип ке­нә яшәп ят­кан­да, тө­ше­нә дә кер­мәс яз­мыш ху­җа­сы бу­лып кит­те бит. Дөнь­я­сы тү­гә­рәк – ял­гыз тү­гел, ка­ра-кар­шы уты­рып чәй эчәр, карт­лык көн­нә­рен­дә бер-бер­се­нә та­я­ныч бу­лып яшәр ке­ше­се бар. Али­я­лә­рен дә укы­тып ята­лар. Кыз ба­ла, ни, ата йор­тын­да ку­нак кы­на ин­де. Хә­зер алар ку­а­гын­да озак ку­нак­ла­мас, үзе­нең тор­мыш­лы бу­лыр ва­кы­ты җи­теп ки­лә. Хо­дай иман­лы бән­дә­ләр на­сыйп ит­сен.
Үз көч­лә­ре бе­лән җит­кер­гән дөнь­я­ла­ры­ның иге­ле­ген кү­реп ята­лар. Ке­ше ап­ты­рап әй­теп тә куя әле, Хо­дай әл­лә сез­гә җир­дән эз­лә­гән­не күк­тән би­рә ин­де, дип. Бир­сен, алар­га да бир­сен, баш­ка­лар­га да. Кәү­сә­ри­я­нең бер­кем­гә дә тар­лы­гы юк. Һәр­кем үз бә­хе­те бе­лән туа, ке­ше бә­хе­те­нә ке­ше кер­ми бит.
Ме­нә шу­лай ха­тын баш­та­гы мәл­ләр­дә үз кыйб­ла­сын­нан тай­пыл­мый гы­на йө­реп ят­кан иде дә, там­чы та­мып таш­ны ти­шә ди­гән­дәй, кү­ңе­ле­нә шик кер­гән­дәй бул­ды. Аф­зал үзе шик ту­дыр­ды – соң­гы ва­кыт­та әл­лә ни­чек ке­нә үз­гәр­де дә куй­ды.
Ан­нан, эшен­нән соң кай­та баш­ла­ды. Я те­ген­дә, я мон­да ава­ри­я­ләр ешай­ды. Ерак авыл­га бар­дык та кай­тып җи­тәл­мә­дек, дип, ир­тән эшен­нән ге­нә шал­ты­ра­ту­лар бул­га­ла­ды. Ире­нең бар сү­зе­нә дә бер ике­лә­нү­сез ыша­ныр иде, га­еп­ле ке­ше сы­ман ба­шын иеп тик йө­ри. Ишет­кә­не бар ха­тын­ның: ир­ләр кы­ек­ка йө­ри баш­ла­са, ха­ты­ны­на юк-бар­га бәй­лә­нә, ыз­гы­ша, та­выш чы­га­ра, үзен ак­лар өчен га­и­лә­дән га­еп эз­ли, ди­ләр. Ә аны­кы бал­та­сы су­га төш­кән ке­ше ке­бек. Тик күз­лә­рен­дә ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән, ах­ры, үзе­нә ге­нә бил­ге­ле нин­ди­дер сө­е­неч оч­кын­на­ры сир­пел­гән ке­бек бу­ла.
Кәү­сә­ри­я­не ба­рын­нан би­тәр шу­ны­сы уф­тан­ды­ра: ике­се дә бә­хет­ле яшә­гән­нәр ке­бек иде. Уз­гын­чы хис­ләр бул­ды­мы икән­ни? Алар яшә­гән ел­лар ял­ган бә­хет иде­ме­ни?
Шу­шы шик­лә­нү­лә­ре­нә җан дус­ты, ахи­рә­те Нә­си­мә ял­кын өс­тә­де.
– Ышан­ма­саң, үзең­не алып ба­рып көн­дә­шең­не күр­сә­тәм.
Көн­дәш дип, ни, сү­зе ге­нә дә әл­лә ни­чек ише­те­лә бит әле. Аның бер­кем­гә дә көн­дәш тә, өй­дәш тә бу­ла­сы кил­мә­гән иде. Нә­си­мә ай-ва­е­на куй­ма­ды, бер­көн­не ты­ныч кы­на бер урам­да­гы өй­не күр­сәт­те. Ә ин­де Аф­зал, бү­ген кай­тып бул­мас, кич­лә­теп ке­нә төп­кел­дә­ге авыл­га чы­га­быз, ди­гәч, ышык­ла­нып, ят ки­емнр ки­еп, шу­шы йорт­ның кар­шын­да яшә­гән корт­ка­га ба­рып кер­де­ләр.
Бар яңа­лык, бар сер әби­ләр­дә бит ин­де. Бу кар­чык та тел яше­реп ма­таш­ма­ды, ба­рын да сөй­ләп бир­де:
– Си­нең ирең­ме­ни, көз­дән баш­лап йө­ри ин­де ул бу ти­рә­дә. Мес­кен ба­ла, алай юл­дан чык­кан ха­тын тү­гел иде дә соң... Тәр­тип­ле, әдәп­ле ге­нә иде, ниш­ләп­тер, ял­гы­шып кит­те ин­де. Ки­леш­те­рә шул шу­шы ир, ха­ты­ны бар­дыр дип уй­ла­ган идек лә ул.
Кар­чык­ның та­вы­шын­да әле­ге ха­тын­ны кыз­га­ну да, аны ак­лар­га ты­ры­шу да бар иде.
Нә­си­мә ба­рын да  ал­дан  план­лаш­ты­рып куй­ган икән.
– Хә­зер җы­лы мәл­лә­рен­дә эләк­те­рә­без үз­лә­рен. Ан­дый чак­та тә­вәк­кәл бу­лыр­га ки­рәк. Та­выш-гау­га ныг­рак чык­са, оя­лыр­лар, җир бит­ләр. Те­ге кән­тә­е­нә ке­ше ал­дын­да са­бак бул­сын. Аф­зал да юк­ка гы­на мул­ла пе­сие ке­бек йөр­гән икән, уен­да­гы эт­лек­не яшер­гән.
Тә­вәк­кәл тү­гел иде Кәү­сә­рия. Ахи­рә­тен чак ты­ныч­лан­ды­рып алып кит­те. Нә­си­мә әл­лә кы­зык­лы та­ма­ша­дан мәх­рүм кал­га­ны­на, әл­лә җы­ел­ган энер­ги­я­сен егә­рен чы­га­ра ал­ма­га­ны­на уф­та­нып кайт­ты.
– Си­не жәл­лә­сәң... Әл­лә җа­ның юк ин­де.
– Ярар, син ми­ңа ул ха­тын­ны  күр­сә­тер­сең. Нин­ди­рәк икән үзе.
Нә­си­мә шу­ңа ри­за бул­ды.
Та­выш, шау-шу  куп­тар­са­лар ни­чек бу­лып бе­тәр иде икән? Ә бо­лай...
Шун­нан соң Аф­зал­ны алыш­ты­рып куй­ды­лар­мы­ни! Ва­кы­тын­да кай­та, ва­кы­тын­да ки­тә ди­гән­дәй. Ак­ла­нып үзе бер сүз әйт­мә­де, ба­ры Кәү­сә­ри­я­гә га­еп­ле ке­ше сы­ман ка­рап кы­на куя. Мө­га­ен, ул да Нә­си­мә әйт­кән та­лаш-ыз­гыш­ны көт­кән­дер.
Ха­тын бу хак­та бер сүз дә куз­гат­ма­ды. Тик шу­лай да үз­лә­ре­нең тор­мы­шы­на чит­тән күз таш­ла­ды. Чит­тән ка­ра­ган­да, ире сул­га йө­рер­гә хак­лы икән бит. Аф­зал ха­тын-кыз кү­зе тө­шәр­лек, ко­еп куй­ган ир-ат әле. Ниш­ләп бу хак­та Кәү­сә­рия эл­гә­ре­рәк баш­та­рак уй­ла­ма­ды икән? Бү­ген, та­я­ныр­дай ир-ат аз за­ман­да, әл­лә кай­чан бе­рәр­се эләк­те­реп алып ки­тәр­лек зат ла­са ул. Әнә буй-сы­ны, төс-ба­шы нин­ди! Ку­лын­нан эш ки­лә.  Өс­тә­ве­нә, ба­ла­ла­ры юк. Али­я­не ин­де үзе дә бе­лер яшь­тә ба­ла­лар йор­тын­нан ал­ган­нар иде. Яше­без ба­ра, бик кеч­ке­нә­не ка­рап үс­те­рер­гә, ке­ше итәр­гә өл­гер­мә­без, ди­де­ләр. Яз­мыш­ла­рын бер­гә куш­кан­да, ул ба­рын да исәп­лә­гән, ча­ма­ла­ган ке­бек бул­ды. Аф­зал­ның үзен бер як­лап та кы­ер­сыт­ма­сы­на  ышан­ган иде ул.
 
IX
 
Кәү­сә­рия ту­ар­га ва­кыт җит­кән улы бе­лән ирен бер­гә күм­де. Үзе исән кал­са да, баш­ка­ча ба­ла­сы бул­ма­я­чак иде аның. Ул ва­кыт­та аны­сы өчен кай­гы­ра да, уй­лый да бел­мә­де. Соң­гы көн­нә­рен йөр­гән­дә җи­ңел ма­ши­на бе­лән ава­ри­я­гә эләк­те­ләр – олы юл­да шо­фе­ры руль ар­тын­да йок­лап кит­кән Ка­мАЗ ас­тын­да кал­ды­лар. Ирен, ка­ры­нын­да үл­гән са­бы­ен күм­гән­не үзе кү­рә ал­ма­ды, авыр опе­ра­ци­я­дән соң аңы­на ки­лер-кил­мәс ята иде. Мө­га­ен, үзе бе­лән нәр­сә бул­га­нын да аң­лап бе­те­рә ал­ма­ган­дыр. Ярый, ко­ма­дан озак чык­ты, юк­са авыр ки­че­реш­лә­ре аны да ка­дер­ле­лә­ре ар­тын­нан алып кит­кән бу­лыр иде.
Баш­та кая ба­рып бә­ре­лер­гә бел­ми бик озак үр­сә­лән­де. Бер юлы кил­гән ике югал­ту­ның кай­сы өчен елар­га, кай­гы­рыр­га бел­мә­гән ча­гы. Ки­лә­чә­ге бө­тен­ләй ге­нә юк­ка чык­кан ке­бек иде. Яши­се кил­мә­гән көн­нә­ре күп бул­ды. Тик адәм ба­ла­сы бү­ре тү­гел бит, ай­га ка­рап улап уты­рып бул­мый. Ке­ше ара­сын­да ке­ше­чә яшәр­гә ки­рәк иде. Рәт­лә­неп аяк­ка бас­кач, эш­кә чык­ты. Ба­ры тик үзе эш­лә­гән ба­ла ту­ды­ру бү­ле­ген­нән хи­рур­ги­я­гә кү­че­рү­лә­рен со­ра­ды. Дөнь­я­га кил­гән һәр ба­ла бе­лән үз са­бы­ен, җи­ме­рел­гән тор­мы­шын күз ал­ды­на ки­те­рү­гә җа­ны тү­зәл­мәс иде.
Хи­рур­гия икен­че­рәк, һәр авы­ру игъ­ти­бар та­ләп итә, алар янын­да үз хәс­рә­тең оны­ты­ла. Кәү­сә­рия авыр чир­ле­ләр­гә ае­ру­ча игъ­ти­бар­лы, шу­ны бел­гән­лек­тән, та­биб­лар кат­лау­лы опе­ра­ци­я­ләр­дән соң авы­ру­лар­ны аңа ты­ныч кү­ңел бе­лән, ыша­нып, кал­ды­ра­лар иде.
Аф­зал­ны да баш­та үз ире бе­лән ча­гыш­ты­рып ка­ра­ды. Хә­ле шәп­тән тү­гел иде, аны бик тә те­рел­тә­се кил­де. Ак­рын­лап аяк­ка бас­кан шу­шы авы­ру бе­лән, әй­тер­сең, аның ка­дер­ле­се дөнь­я­га ки­ре кайт­ты. Хә­лен бе­лү­че­ләр си­рәк кү­ре­нә, шу­ңа үзе өен­нән та­вык шул­па­сы алып кил­де, янын­да сөй­лә­шеп утыр­ды. Үзе аңар­дан дүрт-биш яшь­кә олы­рак бул­гач, баш­та эне­се ке­бек то­ел­ды.
...Әле дә син ту­ган­сың бә­хе­те­мә,
Әл дә син бул­ган­сың дөнь­я­да... – дип үзен­чә җыр­лап-көй­ләп йөр­гән Аф­зал иде бит ул.
– Син бул­ма­саң, бу тор­мыш­ка ка­бат кай­та­сы ке­ше тү­гел идем. Яңа­дан ту­дыр­дың ми­не... – ди­ю­лә­ре дә чын кү­ңе­лен­нән ке­бек иде.
 
X
Аф­зал бү­ген га­дәт­тә­ге­дән ир­тә­рәк кайт­ты. Ты­ныч, бер­төр­ле тор­мыш­ка кү­нек­кән Кәү­сә­рия хәт­та кур­кып кит­те: бе­рәр хәл бул­ды­мы әл­лә? Ул ире­нең эшен һәр­чак иң хә­веф­ле­гә исәп­ләп, аның го­ме­ре өчен дә, янын­да­гы баш­ка­лар­ны­кы өчен дә кур­кып яшә­де. Кеч­ке­нә ча­гын­да ток су­гып, чак исән кал­га­нын һа­ман оны­та ал­мау­дан­дыр, ах­ры.
Ир­нең кай­тып кил­гә­нен тә­рә­зә­дән кү­реп кал­ган иде. Ул ишек­тән ке­рү­гә кар­шы­сы­на кил­де.
– Бе­рәр хәл бул­ма­ган­дыр ич?..
Аф­зал аяк ки­ем­нә­рен сал­ды да ишек ка­тын­да­гы урын­дык­ка утыр­ды. Баш ки­е­мен дә сал­ма­ды, курт­ка­сы­ның төй­мә­лә­рен ге­нә ыч­кын­дыр­ды. Го­мер­дә бул­ма­ган­ны, бе­раз сал­мыш иде.
Әл­лә бө­тен­ләй үк ки­тәр­гә җы­ен­ган­мы? Шу­шы өй­дә бе­рү­зе ка­ла­сын күз ал­ды­на ки­те­реп, ха­тын­ның йө­рә­ген­нән ни­дер өзе­леп төш­кән­дәй бул­ды. Ире­нә сиз­дер­мәс­кә ты­ры­шып, сы­гы­лып төш­кән гәү­дә­се бе­лән крес­ло­ның би­ек ар­ка­сы­на те­рәл­де. Кыз­ган­ды­ра, ялы­на дип уй­ла­ма­сын та­гын, мо­ның ише ге­нә хәс­рәт­ләр­не, югал­ту­лар­ны үт­кәр­гән ха­тын ул.
– Ме­нә шу­лай бул­ды ин­де...
Шу­шы го­мер яшәп тә ирен­дә­ге мон­дый би­та­раф­лык­ны, ти­мер чы­ңы­дай то­нык, хис­сез та­вы­шын ишет­кә­не юк иде...
– Рәт­ләп сөй­лә әле, ул-бу бул­ма­ган­дыр ич?
– Бул­ды ин­де... Үзең дә бе­лә­сең бит...
Ул бел­гән­нәр ге­нә әл­лә нәр­сә тү­гел әле ул.
Хо­да­ем, ярый имин­нәр бу­гай. Бри­га­дир бул­гач, үзе­нең ге­нә тү­гел, баш­ка­лар­ның го­ме­ре өчен дә ул җа­вап то­та. Ара­да яшь бу­ен­ча өл­кә­не дә ул. Кай­сы­ла­ры алар­ның ба­ла­сы яшен­дә ге­нә. Бе­рүк, эшен­дә исән йөр­сен­нәр. Баш­ла­ры сау бул­са, кал­га­ны рәт­лә­нер.
Кәү­сә­рия, кү­ңе­лен­нән шу­лар­ны ки­че­реп, аз гы­на ты­ныч­лан­ган­дай бул­ды.
– Мин ки­тим­ме ин­де хә­зер?
Аф­зал күз­лә­рен ту­ты­рып ха­ты­ны­на ка­ра­ды. Аның әй­тер хө­ке­ме­нә әзер­ле­ген күр­сәт­кән­дәй, курт­ка төй­мә­лә­рен эләк­те­рә баш­ла­ды.
– Кая ки­тә­сең? Үзең­нең өең бит. Икәү бер­гә көч сал­ган дөнья.
Кәү­сә­ри­я­нең соң­гы сүз­лә­рен­дә ике­се­нең бер­гә­ләп, бер-бер­се­нә то­ты­на-то­ты­на аяк­ка бас­кан, ал­га үр­мә­лә­гән ел­ла­ры күз ал­дын­нан үт­кән­дәй бул­ды.
– Үзең дә бе­лә­сең хә­зер. Ки­чер­сәң, бик рән­җе­мә­гән бул­саң...
«Ял­гыш­тым», – ди­мә­де. Үкен­ми ми­кән­ни, үке­нер­лек тү­гел­ме? Аны­сы да дө­рес, те­ге ха­тын­ны ким­сет­ми, үзе дә тү­бән­сен­ми. Юк, ике­йөз­ле­лән­ми!
Кәү­сә­ри­я­гә җи­ңел­рәк бу­лып кит­те. Ал­даш­мый ире, ди­мәк, бер­гә яшә­гән ел­ла­ры­на да үп­кә, үке­не­че юк. Ул го­мер аңа да ка­дер­ле, бер-бер­се­нә тиң, ки­рәк бу­лып яшә­гән­нәр.
Аф­зал Ка­ми­лә бе­лән ара­сын бө­тен­ләй өзеп кайт­кан иде. Күр­ше кар­чы­гы ке­реп, Кәү­сә­ри­я­ләр­нең үзен­дә бу­лып кит­кән­нә­рен әйт­кән. «А­кыл­лы ха­тын икән, баш­ка бе­рәү бул­са, ни­ләр ге­нә кы­лан­мас иде», – ди­гән.
Ике­се дә зур гө­наһ кыл­ган­на­рын бе­лә­ләр иде бо­лай да. Аф­зал­га ае­ру­ча кы­ен, ха­ты­ны­ның кү­зе­нә ни­чек кай­тып кү­рен­сен? Ә бо­лай уй­ла­ма­ган­да яшь ке­ше сы­ман га­шыйк бу­лы­рын кем бел­гән? Яз­мыш­ның кө­лү­е­ме бу, бү­лә­ге­ме? Го­ме­рен­дә бе­рен­че ка­бат шу­лай баш­та­на­як хис­ләр ко­ча­гын­да кал­сын әле. Шу­шы бер­ни­чә ай го­мер­не яшәп ка­рар өчен ге­нә дә бу дөнь­я­га ту­ар­га, әл­лә нин­ди авыр­лык­лар, югал­ту­лар ки­че­рер­гә бу­ла икән. Шу­шы го­ме­ре өчен ул яз­мы­шы­на рәх­мәт­ле.
Ка­ми­лә­гә бо­лар­ны әй­теп тә, аң­ла­тып та тор­ма­ды. Ул яшь­ли яра­тып тор­мыш­ка чык­кан, ба­ла үс­тер­гән. Бәл­ки, аның өчен бу көн­нәр ул ка­дәр үк ка­дер­ле дә бул­ма­ган­дыр.
– Мин га­еп­ле. Мин тук­тат­сам, бу ка­дәр ар­тык ия­лә­шеп кит­мәс идек. Ха­тын-кыз чик ку­яр­га ти­еш бул­ган, – ди­де ул.
Шу­лай ае­ры­лыш­ты­лар. Җа­нын ке­реп бер­кем дә ай­ка­мас әле, кү­ңе­лен­дә­ге хис таш­кын­на­ры бе­лән үзе ида­рә итәр. Бул­га­ны, Хо­дай на­сыйп ит­кә­не бе­лән бә­хет­ле ул. Ка­ми­лә бе­лән оч­раш­тыр­ган яз­мы­шы­на, ки­сү, кыс­рык­лау­лар­га буй­сын­мый үсеп, алар­ны оч­раш­тыр­ган ка­ен­нар­га, ти­рәк­ләр­гә, үзе мо­ңар­чы ярат­ма­ган шык­сыз, әр­сез ча­ган­нар­га рәх­мәт­ле ул. Кәү­сә­ри­я­се аны кот­ка­ру­чы, яна­дан ту­дыр­ган әни­се бул­ган­дыр, мө­га­ен. Аңа да рәх­мәт­ле, са­быр бул­ды, ки­че­рә бел­де.
Ә яра­ту... Ке­ше­ләр го­мер кө­зен­дә га­шыйк бу­лыр­га, шу­лай дөнь­я­сын, үзе­нә ни­чә яшь икән­не дә оны­тып яра­тыр­га ти­еш тү­гел­дер. Мо­ны­сы ки­рәк­мә­гән­дер, яз­мыш­ның ар­тык зур бү­лә­ге иде бу. Яр­ты га­сыр го­мер ки­чер­гән­дә, Аф­зал бә­хет ди­гән­нең нәр­сә икә­нен аң­ла­ды.
Бә­хет мә­хәб­бәт  тө­сен­дә икән ул.
 
XI
 
Тор­мыш­ла­ры элек­ке җа­е­на кайт­кан­дай бул­ды. Аф­зал­ның ава­ри­я­лә­ре, еш-еш ерак авыл­лар­га чы­гу­ла­ры тук­тал­ды. Эш­тән ва­кы­тын­да кай­тып җи­тә, та­мак туй­дыр­гач, юк эш­не бар итеп йорт ти­рә­сен­дә мәш ки­лә­ләр. Ба­ры­на да ри­за Кәү­сә­рия. Бе­раз ачу­лы­мы, бе­раз яман­су­мы, кү­ңе­ле бе­лән ва­кыт-ва­кыт әл­лә кай­да юга­лып то­ра­мы – тик янын­да бул­сын, аның кай­тып ке­рә­сен кө­тәр­гә өмет кал­дыр­сын.
Әйе, тор­мыш­ла­ры үз җа­е­на төш­кән иде. Бер­көн­не бә­ре­леп-су­гы­лып Нә­си­мә ки­леп кер­де:
– Әйт­сәң, ке­ше ышан­мас, те­ге ха­тын авыр­лы бит. Исәп­кә ба­сар­га кил­гән. Дүрт ай­лык, ди. Ме­нә җир бит. Та­бам, дип әй­тә ди.
Кәү­сә­рия бу ка­дәр­ле­сен үк көт­мә­гән иде. Бер мәл­гә ки­нәт дөнь­я­сы­ның ас­ты-өс­кә кил­гән­дәй бул­ды.
Шу­лай да со­ра­мый бул­ды­ра ал­ма­ды:
– Аф­зал­ны­кы ми­кән соң?
– Аны­кы! Кү­ңе­ле­ңә авыр ал­ма. Со­раш­тым-бе­леш­тем, мо­ңа ка­дәр ир­сез бул­са да, азып-ту­зып йөр­гән ха­тын тү­гел иде, ди­де­ләр. Си­не­ке ге­нә, ниш­ләп­тер ин­де, аз­дыр­ган.
– Аз­дыр­ган дип, Аф­зал да аз­гын ир бул­ма­ды ла.
– Сөй­лә­мә. Ир­гә ышан­ма, Идел­гә та­ян­ма, дип бо­рын­гы­лар бел­ми әйт­кән ди­сең­ме?!
Бу ми­нут­та алар ике ыз­гыш­кан ба­ла­ның әни­лә­ре­нә ох­шап то­ра­лар иде. Кем баш­ла­ган су­гыш­ны да, кем га­еп­ле­рәк? Һәр ана үз ба­ла­сын як­лар­га ты­ры­ша, һәр­кай­сы­на үз ба­ла­сы ка­дер­ле­рәк, үз кер­пе­се йом­шаг­рак.
Нә­си­мә бар бел­гә­нен, ишет­кә­нен бу­шат­ты да, та­гын яңа­лык бе­лә кал­са, йө­ге­реп шул мә­лен­дә ки­те­реп җит­ке­рер кы­я­фәт бе­лән кай­тып кит­те. И бу ха­тын-кыз­ны, әй­тер­сең дөнь­я­ның бар хәс­рә­те чит ир­дән ба­ла та­ба­сы шул ха­тын­га ки­леп то­таш­кан. Кы­я­фә­те­нә ка­ра­ган­да, Нә­си­мә­нең бө­тен кай­гы­сы шу­шы гы­на иде… Ба­ры шу­шы ва­кый­га­лар ка­за­нын­да кай­нар өчен ге­нә яши ди­яр­сең.
Хә­бәр­нең дө­рес­ле­ген ирен­нән бе­лер­мен дип көт­кән иде Кәү­сә­рия, тик аның төс-кы­я­фә­тен­дә бер үз­гә­реш тә то­ел­ма­ды. Әл­лә ишет­мә­гән, әл­лә ул күп­тән ба­ры­сын да бе­леп, бу хәл Кәү­сә­рия өчен ге­нә яңа­лык­мы? Ан­нан, бу сүз­нең дө­рес­ле­ге­нә дә има­ны ка­мил тү­гел бит әле. Шу­ңа ха­тын­ның су­ны ка­бат бол­га­та­сы кил­мә­де.
Мо­ның ха­тын үзе ге­нә бел­гән та­гын бер сә­бә­бе бар. Те­ге чак­та, өй­лә­не­шер ал­дын­нан, шу­ны тө­гәл ачык­ла­ды: Аф­зал бе­лән ба­ла­ла­ры бул­ма­са да, аның бе­рен­че ха­ты­ны икен­че ке­ше­гә чы­гу бе­лән үк, бер-бер арт­лы ике кыз тап­кан. Ди­мәк, Аф­зал га­еп­ле... Шу­лай бул­ма­са, үзе­нең ава­ри­я­дән соң баш­ка­ча ана бу­ла ал­ма­я­ча­гын бел­гән­лек­тән, ни­чек ке­нә үтен­сә, нин­ди ге­нә вәгъ­дә­ләр бир­сә дә, аңа кия­ү­гә чы­гар­га ри­за­лаш­мас иде. Бу як­тан бер-бе­ре­без­гә үп­кә бел­де­рер, га­еп та­бар уры­ны­быз юк, дип ышан­ды.
Ба­ла­сыз­лык­ның ни икә­нен баш­ка ке­ше­дән со­рар­га ки­рәк­ми. Югал­ту, әр­нү­лә­ре Кәү­сә­ри­я­нең кү­ңе­лен­дә­ге го­мер­лек яра бул­са, ким­се­нү­лә­ре дә оны­ты­ла тор­ган тү­гел. Әле Али­я­не алып кайт­кач та, ияр­теп урам­да йөр­гән­дә, мәк­тәп­кә бар­ган­да, та­ныш-бе­леш­нең кыз­га­ну­лы, кы­зык­сы­ну­лы ка­ра­шын күз­лә­ре бе­лән күр­мә­сә дә, җил­кә­се, ар­ка үзә­ге бе­лән тоя иде.
Яра­лар­ны ни­гә ка­бат куз­га­тыр­га? Шу­ңа ха­тын бер ни дип тә сүз куз­гат­ма­ды. Бу хак­та сөй­ләш­мә­де­ләр дә. Буш сүз­дер, бу­та­ган­нар­дыр.
 
***
Нә­си­мә­нең хә­бә­ре чын иде. Тик бу хак­та Аф­зал үзе дә бел­ми әле. Ка­ми­лә бе­лән оч­раш­мас­ка ди­гәч, ара­лар шу­лай өзел­де. Ка­ми­лә­гә ох­ша­ган ха­тын-кыз күр­сә, дерт­ләп ки­тә. Ка­бат оч­раш­са­лар, аның ягым­лы йө­зен күр­сә, моң­су күз­лә­ре­нең ка­ра­шын кү­тә­рә ал­мас иде. Акы­лы­на буй­сын­мый­ча, аяк­ла­ры шул йорт­ка юл алыр ке­бек то­ел­ды.
Кү­ңе­лен­дә­ге иң тат­лы ис­тә­лек­ләр йә авыр­тып тор­ган яра, йә тат­лы бер хә­тер бу­лып куз­га­лып-куз­га­лып ала да та­гын ба­сыл­ган­дай итә. Кай­чак­та ба­рын да таш­лап, әки­ят илен­дә­ге сы­ман бә­хет­ле көн­нәр­не яңар­та­сы ки­леп, кы­рый­да­гы ты­ныч, бү­ген­ге шау-шу­лы за­ман­нан ышык­та­рак яшә­гән шул йорт­ка ба­рып баш төр­тә­се ки­лә. Тү­зеп бул­мас­лык са­гы­ну­дан, дөнь­я­га кул сел­тәп, тәр­тип­ле, акыл­лы, туг­ры ир ди­гән кир­тә­не җи­ме­реп, йө­гән­сез ат­тай то­мы­ры­лып,  мә­хәб­бәт та­раф­ла­ры­на ча­ба­сы ки­лә.
Юк! Күз­гә кү­рен­мә­гән авыз­лык­ны теш­ләп, ба­шын иеп, өй­рән­гән юлын­нан үз өе­нә ат­лый. Ае­ры­лыш­ты­лар бит, ки­леш­те­ләр. Баш­ка­ча яра­мый! Бә­хет­ле миз­гел­ләр шу­лай гы­на бу­лыр­га ти­еш­тер ул.
Кәү­сә­рия ба­рын­нан да хә­бәр­дар бу­лып яшә­де. Тик сүз юл­лап, бо­лай да бо­е­гып кал­ган, хәт­та иң­нә­ре са­лы­ныб­рак, кар­та­еб­рак кит­кән Аф­зал­ның җа­нын кы­яр­га те­лә­мә­де. Нә­си­мә ки­тер­гән яңа­лык­лар­ны өй­дә ка­бат яңарт­ма­ды. Ки­рәк дип тап­са, үзе сүз баш­лар, дип көт­те. Ха­тын­ның үзен баш­ка нәр­сә бор­чый иде. Алар­ның ку­шы­луы бер-бер­сен кыз­га­ну­дан гы­на бул­ды тү­гел­ме? Яшәү бе­лән үлем ара­сын­да ка­лып, яңа­дан тор­мыш­ка кай­та ал­ган сө­е­не­чен­нән Аф­зал, мө­га­ен, баш­ка­ча яши баш­лар иде. Ара­кы­га үрел­мәс, га­и­лә ко­рыр иде. Һәм, әл­бәт­тә, бә­би­ләр үс­те­рер­ләр иде. Ул ча­гын­да Кәү­сә­рия аны үзе­нә тиң­лә­де шул, са­бый­ла­ры бул­ма­ган­га бер-бер­сен га­еп­ләү­ләр, кем­гә­дер яп­са­ру­лар бул­мас дип уй­ла­ды. Ял­гыш­кан икән.
Ме­нә шул рә­веш­ле ха­тын ти­еш­ле­ме-тү­гел­ме га­еп­не та­бып, үзе­нә хө­кем чы­га­рып куй­ды. Иң­нә­рен үке­неч­ле хө­кем авыр­лы­гы бас­ты.
Аф­зал эш­кә ба­рып-кай­тып йөр­гән­дә, ул да өй­дә мә­шә­кать­ләр тап­кан бул­ды. Бо­лай да ялт итеп тор­ган өен юды, ял­ты­рат­ты, үз­гәрт­те, те­ге­сен-мо­ны­сын кү­чер­де, яңарт­ты, ямь­лә­де. Ма­тур иде йорт-җир­лә­ре, үз­лә­рен­чә оҗ­мах тү­ре ин­де. Кай­ча­гын­да Аф­зал да ку­шы­лып ки­тә аның мә­шә­ка­те­нә, ан­нан уты­рып бер­гә чәй эчә­ләр, Али­я­дан кил­гән хә­бәр­ләр­не кат-кат сөй­лә­гән бу­ла­лар. Юк, бу дөнья һәр ике­се­нә ка­дер­ле, Кәү­сә­рия мо­ны үзе­нә үзе чы­гар­ган хө­кем­нә­ре аша да, Аф­зал­ның ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән кай­да­дыр ада­шып  йөр­гән, тик ка­бат аның яны­на, ур­так дөнь­я­ла­ры­на кай­тып сы­ен­ган кү­ңе­ле аша да тоя. Ике дис­тә ел за­я­га үт­мә­гән бит.
Ме­нә шун­дый ки­че­реш­ләр бе­лән үт­те Кәү­сә­ри­я­нең көн­нә­ре.
 
ХII
 
Аф­зал­ның эш­кә кит­кә­нен чак көт­кән­дер ин­де, Нә­си­мә ир­түк шал­ты­рат­ты. Те­ге ха­тын­ны шу­шы төн­не бә­бәй­ләр­гә алып кил­гән­нәр икән. Нә­си­мә­гә ба­ры­сы да бил­ге­ле, ба­ла ту­ды­ру йор­тын­да аку­шер­ка ул.
Кәү­сә­рия ка­ян көч та­ба ал­ган­дыр:
– Хә­ле ни­чек соң? – дип со­ра­ды.
– Та­ба ал­мый әле. Куй­са­на, шу­ның хә­ле өчен кай­гыр­ма. Ан­дый ха­тын­нар­га җык та бул­мый ул. Үзең­нең хә­лең­не уй­ла. Си­не таш­лап, шу­ның яны­на ки­тәр ми­кән ин­де?
И тел дә ин­де бу Нә­си­мә­дә. Аф­зал­ның аны таш­лап ки­тә­сен ча­ма­лап, исәп­ләп чы­гар­ган. Янә­се, ба­ла­сы яны­на ки­тәр­гә ти­еш бу­ла ир ке­ше.
– Ярар, ни хәл­дә икә­нен җит­ке­реп то­рыр­сың, – дип труб­ка­ны куй­ды Кәү­сә­рия.
Чит­тән ка­ра­са, үз-үзе­нә исе ки­тәр иде. Нә­си­мә әйт­кән­дәй, әл­лә җа­ны юк­мы аның? Кү­ңе­лен­дә көн­лә­шү, күп­се­нү­нең бер мыс­ка­лы бул­са икән?! Аңар­да ба­ры тик кен­дек әби­се, шәф­кать ту­та­шы инс­тинк­ты уян­ды. Уй­ла­ры бе­лән бә­би та­бар­га әзер­лән­гән ха­тын­ның хә­лен кү­зал­лый баш­ла­ды. Ин­де төн­лә үк кил­гәч, ки­сүе озак­ка су­зыл­ган ич. Мө­га­ен, бе­раз ва­кыт үт­кәч­рәк кил­гән әле кил­гән­дер ул, икен­че­гә бә­бәй­ли­се­ләр шу­лай итә. Өй­дә ки­сү­нең җи­ңел­рәк ча­гын үт­кә­рер­гә ты­ры­ша­лар. Ка­ми­лә­гә алай ит­мәс­кә иде. Икен­че ба­ла бул­са да, бе­рен­че­сен­нән соң озак ва­кыт үт­кән, кар­та­еп ди­яр­лек та­ба бит. Бу оч­рак­та Уфа­га җи­бә­рер­гә ти­еш­ләр. Кы­ен­сы­нып, та­биб­лар­га кү­ре­нү­дән ка­чып кы­на йөр­мә­сә... Хә­ер, хә­зер һәр йөк­ле ха­тын исәп­тә, аны да күз­дән яз­дыр­ма­ган­нар­дыр. Бер ге­нә кү­реп кал­ган шул ха­тын­ның әле нин­ди га­зап, авыр­ты­ну­лар эчен­дә бәр­гә­лә­нү­ен күз ал­ды­на ки­те­реп, ана­лар­ны бә­бәй­ләү өс­тә­ле­нә ят­кыр­ган­да әй­теп өй­рән­гән га­дә­тен­чә:
– Хо­дай уңы-юлы бе­лән бир­сен ин­де, – дип  куй­ды.
 
***
...Ва­кыт үт­ми дә үт­ми. Кай­чан­нан баш­лап төш ва­кы­ты җи­тәл­ми җә­фа­лый. Нә­си­мә­гә шал­ты­ра­тыр­га ку­лы бар­мый, та­гын әл­лә нин­ди сүз­ләр та­бып ко­ла­гын тон­ды­рыр ди­ю­дән тү­гел, ки­леш­ми. Ан­нан, авыр бә­бәй­ли­се ха­тын бул­гач, эшен­нән дә ае­ра­сы кил­мә­де.
Аф­зал төш­ке аш­ка кайт­ма­ды. Дис­пет­чер­ла­ры хә­бәр бир­де: күр­ше ра­йон­да ава­рия бул­ган икән, кич­сез кайт­мас, ди­де­ләр. Пе­шер­гән ашы су­ын­ды. Өс­тәл янын­да бер ял­гы­зы уты­рып, та­ма­гын­нан ри­зык үт­мә­де. Ба­шын­да шул бер уй: хәл­лә­ре ни­чек икән? Үзе ба­рып әй­лә­нер иде, тик... Хәт­та шул са­бый­ны үзе ту­ды­ры­шыр иде, ку­лы җи­ңел аның...
Ва­кыт үт­сен дип, бер­көн шкаф­тан алып та­ра­тып таш­ла­ган әй­бер­лә­рен ур­наш­ты­рыр­га то­тын­мак­чы иде, тик эше­нең рә­те-чи­ра­ты бул­ма­ды. Та­ра­тып таш­ла­ган тө­ен­чек­лә­рен җы­еш­ты­рып ку­йыйм ди­сә, бер­се бәй­лән­гән җи­рен­нән бу­шап кит­те дә... эчен­дә­ге ак­лы, ал­лы, нә­фис зәң­гәр­су төс­тә­ге әй­бер­лә­ре ди­ван ту­ты­рып ко­ел­ды. Кәү­сә­рия дерт­ләп кит­те. Бу әл­лә кай­чан, бик күп­тән үз са­бы­е­на дип әзер­лә­гән бә­би күл­мәк­лә­ре, би­ләү­сә­ләр иде. Сак­ла­ды шул алар­ны, таш­лар­га һич ке­нә ку­лы бар­ма­ды. Ачып, ак­та­рып кү­ңе­лен ка­бат-ка­бат яр­сыт­ма­ды, әр­нү­лә­рен куз­гат­ма­ды. Әм­ма ул ан­да нәр­сә­ләр ят­ка­нын, кай­сы күл­мәк­нең, би­ләү­сә­нең нин­ди төс­тә икә­нен дә бе­лә. Тас­ма­ның зәң­гә­ре дә, алы да бар. Ул ва­кыт­та УЗИ ди­гән­нән кыз­мы, ма­лай­мы дип ка­рау юк иде әле. Аны бе­лер­гә ки­рәк­тер дип баш­ла­ры­на да кил­мә­де. Хо­дай эше­нә кы­сы­лу бу­ла бит ул алай.
Кәү­сә­рия тө­ен­чек­не бө­тен­ләй та­ра­тып җи­бәр­де. Бе­рен­че тап­кыр кү­ңе­лен­дә үзәк­не те­леп үтә тор­ган әр­нет­кеч югал­ту хи­се уян­ма­ды. Аның үзе­нә дә сә­ер иде бу ха­лә­те. Га­җәп, бү­ген ба­ры тик алар­ны ки­рә­ге чы­гар ке­бек то­ел­ган әй­бер­ләр итеп ке­нә бар­лый. Янә мыш­кыл­дап, үзен­чә көй­сез­лә­неп, ты­пыр­чы­нып ят­кан нә­ни җан ия­сен шу­шы йом­шак, ак би­ләү­сә­ләр­гә тө­реп ка­рый­сы ки­лә иде. Ул хәт­та кул­ла­ры бе­лән шул җы­лы авыр­лык­ны, са­бый­ның үз гө­наһ­сыз­лы­гы бе­лән ар­бый тор­ган кө­чен той­ган­дай бул­ды.
Нә­си­мә кич җи­тәр ал­дын­нан гы­на шал­ты­рат­ты.
– Ке­сарь бе­лән чак ярып кы­на ал­ды­лар. Ма­лай. Йө­рем­сәк ир­ләр­нең ма­лай бу­ла ул алар­ның, әл­лә ни­чә сы­на­га­ным бар. Ха­тын­ның үзен кем тәр­би­я­ли ин­де хә­зер? Мон­да күп бул­са ат­на-ун көн то­та­лар да чы­га­ра­лар. Өен­дә ка­рар ке­ше­се дә юк бу­гай. Мес­кен, үзе жәл та­гын. Та­выш­сыз-тын­сыз бер нәр­сә шун­да. Әй, ха­тын-кыз кү­рә ин­де ул, – дип, та­гын элек­ке хө­кем­нә­ре­нә йом­шак­лык кер­тә­се ит­те бер­кат­лы Нә­си­мә.
И Нә­си­мә­нең Нә­си­мә­се мон­дый сүз сөй­лә­гәч ин­де! Кәү­сә­ри­я­нең өс­тен­нән тау төш­кән­дәй бул­ды. Әй­тер­сең, үзе тул­гак га­зап­ла­рын­нан исән-сау ко­ты­лып, ку­лы­на са­бы­ен ал­ды. Әл­лә нин­ди җи­тез­лек бе­лән та­ра­тып таш­ла­ган тө­ен­чек­лә­рен җы­еш­ты­рып куй­ды да та­вык итен­нән аш са­лып  җи­бәр­де. Тиз өл­ге­рә тор­ган итеп ка­мыр куй­ды, тө­че­гә ге­нә кой­мак ко­яр­мын, дип ки­рәк нәр­сә­ләр­не әзер­лә­де.
 
XIII
 
Ре­монт бри­га­да­сы­ның эше озак­ка су­зыл­ды, кич­кә чак кай­тып җи­теш­те­ләр. Кон­то­ра­да­гы ха­тын-кыз­лар та­ра­лып өл­гер­мә­гән иде әле. Алар­ның хуш­ла­шып чы­гып кит­кән­дә бер дә юк­тан үзе­нә кө­лем­се­рәү­ле, сы­нау­лы ка­раш таш­лау­ла­ры, әл­бәт­тә, баш­та Аф­зал­ны бик сә­ер­сен­дер­де...
Хә­бәр­нең ки­леп ире­шүе бо­лай бул­ган. Ка­ми­лә­нең пы­чак ас­ты­на ке­рә­се бул­гач, ту­ды­ру бү­ле­ген­дә якын ке­ше­се­нә хә­бәр итәр­гә ки­рәк­лек­не әй­тә­ләр. Ха­тын­ның, тәү­бә, тәү­бә, алай-бо­лай бу­ла кал­са, ба­ла ту­рын­да кай­гыр­тыр бер ке­ме дә юк бит. Ул, бик кы­ен­сы­нып бул­са да, Аф­зал­ның эш те­ле­фо­нын әй­тә. Күп­тән тү­гел эш­ли баш­ла­ган, кол­лек­тив­та­гы ке­ше­ләр­не бе­леп бе­тер­мә­гән сек­ре­тарь кыз үзе өчен шак­тый че­те­рек­ле ке­бек кү­рен­гән мә­сә­лә­не хәл итү­дә өл­кән­рәк апа­лар­дан яр­дәм со­рый.
Яшь кыз­ның Аф­зал абый­сы­на әйт­кән хә­бә­рен баш бух­гал­тер ха­тын ике­лән­мәс­лек итеп тө­шен­де­реп бир­де:
– Сез­нең, ир­ләр­нең, ба­га­на тө­бе са­ен ин­де.
Аф­зал ни әй­тер­гә бел­мә­де, го­му­мән, нәр­сә ту­рын­да сүз бар­га­нын, бу хә­бәр­нең аңа нин­ди кат­наш­лы­гы бар­лы­гын аң­ла­ма­ды. Аңа «си­нең улың ту­ган» ди­гән сүз­ләр­не яшь­рәк ча­гын­да ише­тер­гә на­сыйп бул­ма­ган иде, ме­нә бү­ген ки­леп, го­мер ур­та­сын узып бар­ган­да... И Ка­ми­лә, бу хак­та бе­рәр хә­бәр би­реп бу­лыр иде ин­де. Га­и­лә­сен боз­мыйм, ди­гән­дер. Соң­гы яр­ты ел ва­кыт­ны бө­тен­ләй оч­раш­ма­ды­лар шул. Яр­дәм­гә мох­таҗ ча­гың да бул­ган­дыр. Бө­тен авыр­лык­лар­ны бе­рү­зең кү­тәр­гән­сең бит, Ка­ми­лә.
Кү­ңе­лен­дә­ге уй­ла­рын бер җеп­кә җыя ал­мый урам буй­лап ат­ла­ды ул. Алар Ка­ми­лә бе­лән бе­рен­че тап­кыр оч­раш­кан­да­гы ке­бек яф­рак­лар­га аз гы­на са­ры­лык иң­гән. Га­жәп, Кәү­сә­рия ал­дын­да ни­чек ак­ла­ныр­мын, аңа ни­чек аң­ла­тыр­мын, дип тә уй­ла­ма­ды. Ак­ла­ныр­га, аң­ла­тыр­га ки­рәк иде­ме икән? Дөнь­я­га бер ке­ше ту­ган, хә­зер шу­ның өчен га­еп­ле­ләр­не эз­ләр­гә, җә­за­га тар­тыр­га ки­рәк­ме? Кем­нәр ал­дын­да җа­вап то­тар­га ти­еш­ләр дә, нин­ди хө­кем ал­ды­на ки­те­реп бас­ты­рыр­га соң алар­ны?
Ке­ше­ләр ара­сын­да яшә­гәч, Аф­зал ка­бул ител­гән тәр­тип, ка­нун­нар, кы­са­лар­га буй­сы­ныр­га ки­рәк­лек­не шу­шы миз­гел­дә дә ерак­тан гы­на бул­са да ча­ма­ла­ды. Әйе, алар ике акыл­лы ке­ше, ял­гы­шып кит­те­ләр. Бу бит го­мер­дә бер ге­нә ка­бат, һәм хис­лә­ре дә алар их­ты­я­ры­на буй­сын­ма­ган иде. Бәл­ки ял­гыш­ла­ры, гө­наһ­ла­ры шул дөнь­я­га ки­лә­се са­бый ха­кы­на бул­ган­дыр? Алар яз­мы­шы­на на­сыйп га­мәл­ләр­не җир­дә яшә­я­чәк бер ке­ше – са­бый­ла­ры­ның го­ме­ре бе­лән ак­лап бу­ла­дыр? Тәкъ­дир­нең сы­на­вы­мы, әл­лә үке­неч­ле бү­лә­ге­ме? Олы сы­нау­дыр, ике­се­нең ур­так ял­гы­шы­дыр бу. Тик Аф­зал кү­ңе­лен­дә үке­неч­ләр­нең там­чы­сы да юк. Җир­дә­ге­ләр һәм дә күк­тә­ге­ләр ал­дын­да гө­наһ икән, ба­ры­сы да Аф­зал иңен­дә бул­сын. Тик, Хо­да­ем, ул ба­ла­ны го­мер­ле һәм бә­хет­ле ге­нә ит!
Сек­ре­тарь кыз аңа нин­ди хә­бәр җит­кер­гә­нен бе­рәр ва­кыт аң­лый алыр ми­кән? Ә бух­гал­тер ха­тын, рәх­мәт төш­ке­ре, шу­лай шарт­ла­тып әйт­мә­сә, ышан­мас та иде бит... Бер­ни­чек тә аң­ла­тып бул­мый тор­ган ха­ләт­тә иде ул. Әнә те­ге күк­тә­ге бо­лыт­лар­га утыр да кич­ке шә­фәкъ нур­ла­рын­да ко­ен­ган җир­гә күз сал идең. Бо­лыт­лар би­ек­ле­ген­нән алар дөнь­я­сы ни­чег­рәк кү­ре­нә икән?
Бә­лә­кәй ча­гын­да хы­ял­лан­ган­ча, ул ак бо­лыт­лар­га уты­рып, дөнья ги­зеп йө­ри әле ме­нә. Ни­гә, го­мер­дә бер тап­кыр ярый­дыр ин­де? Мә­шә­кать­ле чын­бар­лык­ны кал­ды­рып, әле ко­яш офык­лар­ны шә­фәкъ ну­рын­да бал­кы­тып кы­на йөр­гән та­раф­лар­ны ги­зә. Ко­яш ба­е­ган­ны ка­рар­га яра­та ул. Дөнь­я­ның сүн­гән мә­ле итеп тү­гел, ир­тә­гә­се яңа көн көн­не кө­тәр­гә өмет уят­ка­ны өчен яра­та.
Ул аяк ас­тын той­мый ал­га ба­ра, ба­шын­да бер ар­тык уй да, гамь дә юк. Уй­лан­ган уй­лар­ның мо­ңа ка­дәр­ге­се дә җит­кән. Гамь ди­гән­нән, шу­ны аң­лар­га иде: яз­мыш­ның нин­ди бү­лә­ге бу? Хо­дай бу мог­җи­за­сы бе­лән Аф­зал­ны ни­гә та­гын бер тап­кыр бә­хет­ле итеп ка­рар­га бул­ды икән? Го­му­мән, ке­ше бу ка­дәр бә­хет­ле бу­ла ала­мы? Аның улы бар. Чит­тән ка­рар­га иде: ул­лы ке­ше­ләр нин­ди­рәк бу­ла икән? Ул хә­зер бө­тен­ләй икен­че, баш­ка­ча. Шу­лай бул­гач, бө­тен га­ләм­дә дә ба­ры­бер ни­дер үз­гәр­гән­дер. Мон­дый сө­е­неч­ләр эз­сез ге­нә ка­ла ал­ма­ган­дыр.
Кәү­сә­рия ни ди­сә дә ри­за, го­му­мән, ул ба­ры­сы­на да ри­за. Бу ка­дәр бә­хет өчен әл­лә ни­ләр ки­че­рер­гә дә бу­ла. Бә­хет ди­гән­нең иң олы­сы – дөнь­я­да үз са­бы­ең бар­лы­гын тою бит.
Бә­хет тө­се ба­ла­лар­да икән.
 
XIV
 
Соң иде шул, ту­ды­ру бү­ле­ге­нә Аф­зал­ны керт­мә­де­ләр. Мон­дый җир­дә йөр­гә­не юк ич, ан­да көн­дез дә ке­ше кер­тә­ләр ми­кән әле. Әл­лә нин­ди сер­ле, мог­җи­за­лы урын ке­бек икән бу ба­ла ту­ды­ру бү­ле­ге ди­гән­нә­ре. Аның кың­гы­рау­ны шал­ты­ра­ту­ы­на кеч­ке­нә тә­рә­зә­дән ба­шын тык­кан шәф­кать ту­та­шы, үзе исе­рек­кә дә ох­ша­ма­ган, әм­ма ике сүз­не бер­гә ку­шып сөй­ли ал­ма­ган, шу­лай да ни­дер аң­ла­тыр­га ты­рыш­кан сә­ер кы­я­фәт­ле ир­гә ка­рап тор­ды да, сүз­не кыс­ка тот­ты.
– Ир­тә­гә ки­лер­сез.
Керт­мәү­лә­ре дә әй­бәт ин­де. Өс-ба­шы эш­не­ке, күч­тә­нәч-бү­ләк ише нәр­сә­ләр дә ки­рәк­тер әле. Бо­лай агач тү­мәр сы­ман ба­рып ке­рә­сең­ме­ни? Ка­ми­лә дә нәр­сә әй­тә бит әле...
Ул әле тә­рә­зә­лә­рен­дә ут­ла­ры бер ка­бы­нып, бер сү­неп тор­ган ике кат­лы би­на ти­рә­сен­дә бай­так тап­та­нып йөр­де. Кай­сы тә­рә­зә Ка­ми­лә бе­лән улы­ны­кы икән? Сә­ер, ул ниш­ләп­тер, әл­лә кү­ңел­сез уй­лар­га би­ре­лә­се кил­ми­чә, ка­дер­ле­лә­ре­нең сә­ла­мәт­ле­ге ту­рын­да бор­чы­ла бел­мә­де. Бор­чы­лыр­га ки­рәк­мә­гән­дер дә, Хо­дай үз бән­дә­се­нә шун­дый бә­хет на­сыйп ит­кән икән, ул го­мер­лек бу­лыр­га ти­еш иде. Мон­дый да зур бә­хет­нең бер кый­пыл­чы­гы ки­те­лү дә ка­лып­ка сый­мый. Мон­дый хәл­дә яз­мыш та, хәт­та бө­ек Тәң­ре үзе дә ял­гы­ша ал­мый.
Аяк­ла­ры ба­ры­бер ял­гыш­мый үз өе­нә кай­та­рып җит­кер­де. Сүз­сез ге­нә кич­ке аш­ка утыр­ды­лар. Нәр­сә дип сүз баш­лар­га соң? Ни­гә Кәү­сә­рия, ич­ма­сам, бу ка­дәр соң­га ка­лып кай­да йөр­дең, дип со­ра­мый? Ишет­мә­де­ме икән, ди­сәң...
Аф­зал­ның ба­шы бер нәр­сә дә уй­лый ал­мый бу­гай, ба­ры кул­ла­ры, аяк­ла­ры күп­тән кү­не­гел­гән хә­рә­кәт­ләр­не ка­бат­лап, аңар­дан ти­еш­ле га­мәл­ләр­не баш­кар­та.
– Ән­кә­се нар­коз­дан ай­ны­ган­дыр ин­де, ба­рып ки­лә­сең­ме ян­на­ры­на?..
Кәү­сә­ри­я­нең сүз­лә­рен­нән ул ба­рын да аң­ла­ды. Баш­та үзе­нә ту­ры ка­ра­мый­ча гы­на сөй­лән­гән ха­ты­ны­на озак кы­на тө­бә­леп тор­ды. Алар дүр­тәү бит әле: ул, Ка­ми­лә, нә­ни улы һәм Кәү­сә­ри­я­се. Га­еп­ле­ме ул, ха­ты­нын бик нык рән­җет­те­ме? Юк, юк бе­рүк ке­нә­се үкен­ми ул, үкен­ми. Үке­неч­лә­рен Хо­дай йә улы­на, аны ка­рап үс­те­рер­гә ти­еш Ка­ми­лә­се­нә кү­че­рер. Үке­нер­гә яра­мый. Ул шел­тә­ле, өн­сез ка­раш­лар янә­шә­сен­дә ба­ры­на тү­зеп, кы­ен сүз­ләр ише­теп яшәр­гә дә ри­за. Аның нә­ни улы бар бит, аны үс­те­реп ке­ше итә­се бар...
– Мин бар­ган идем дә, керт­мә­де­ләр.
Кәү­сә­рия кай­чак­та га­җә­еп көч­ле, кай­чак­та са­бый ба­ла­дай як­лау­чы­сыз ке­бек кү­рен­гән ире­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­ды.
Ул, го­мер буе кө­теп тә, үзе­нә на­сыйп бул­ма­ган сө­е­неч­не Хо­дай ме­нә шу­шы кар­тай­мыш көн­нә­рен­дә Аф­за­лы­на бир­гән өчен күп­сен­сен­ме? Аны га­еп­лә­сен, рән­җе­сен­ме? Ни­чә ел­лар ике­сен дә һа­ва­дан кош то­тар­га үрел­дер­гән­дәй ым­сын­дыр­ган шу­шы бә­хет­не бир­гән­дә, яз­мыш бе­раз гы­на ял­гы­шып кит­кән­дер ин­де.
«Сөй­лә­гән ке­ше сөй­ләп туй­ган­дыр ин­де», – дип уй­ла­ды һәм ире­нә бо­рыл­ды:
– Әйе, си­не керт­мә­гән­нәр­дәр, ан­да ке­рер­гә яра­мый. Соң да бул­гач... Әй­дә, икәү бар­сак, кер­тер­ләр. Я нар­коз­дан ай­ны­ган­да сак­лап то­рыр­га ки­рәк­тер. Бү­ген ан­да Нә­си­мә тәү­лек буе эш­ли.
 
***
Кәү­сә­рия шун­да ук та­ны­ды: те­ге күр­ше кар­чык уты­ра иде Ка­ми­лә янә­шә­сен­дә.
– Син, ба­лам, фә­реш­тә за­тын­нан­дыр, – ди­де ул ак­рын гы­на та­выш бе­лән. – Те­ге ва­кыт­та ук кү­зең­дә иман ну­ры күр­гән идем. Хо­дай са­ва­бын үзе­ңә йө­зе бе­лән кай­та­рыр. Бик ва­кыт­лы кил­де­гез, нар­коз­дан авыр чы­га әле. Янын­да уты­ры­гыз бе­раз. Баш­ка ке­ше­се юк бит.
Мон­дый хәл­ләр та­ныш иде Кәү­сә­ри­я­гә. Кы­ен­сын­ды шул, баш­та ук ки­лер иде дә. Әбе­кәй, алар­га Хо­дай фа­ти­ха­сын тап­шыр­ган фә­реш­тә сы­ман, ак­рын гы­на күз­дән югал­ды.
– Мон­да ке­рер­гә яра­мый да соң, әз­рәк күз-ко­лак бу­лыр­га ки­рәк шул, – дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә ишек­тән Нә­си­мә кү­рен­де. – Әл­лә си­зеп ята ин­де те­ге шил­ма ма­лай да, сез кил­гәч елау­дан тук­та­ды бит.
Аф­зал баш очын­да­гы мен­дә­ре ке­бек ап-ак йөз­ле, ва­кы­ты-ва­кы­ты бе­лән бө­тен­ләй өн­сез кал­ган Ка­ми­лә­гә тө­бәл­де. Үзе­нә дөнь­я­ның иң зур мог­җи­за­сын бү­ләк ит­кән бу ха­тын­га ул җа­нын ярып би­рер­гә дә ри­за иде.
Бе­раз­дан Ка­ми­лә аңы­на кил­де. Да­ру­лар­ның кө­че чы­гып ба­ра. Бө­тен тә­нен­дә­ге авыр­ты­ну-сыз­ла­ну­лар­ның үзә­ге­нә үтә баш­ла­вы­мы, Аф­зал­ны кү­рү­дән кү­ңе­ле куз­га­лу­ы­мы, ха­тын­ның күз­лә­ре яшь­лән­де.
Яшә­еш­нең иң олы мог­җи­за­сы бу, адәм­нән адәм ярал­ган мәл, кү­ңел ни­ләр ки­чер­ми дә, акыл чик­лә­ре нәр­сә той­мый ди­сең. Та­би­гать шу­лай ярат­кан, үз өле­ше­нә төш­кән­не адәм ба­ла­сы үзе ки­че­рер­гә ти­еш. Ан­нан, Хо­дай: «Мин ке­ше­гә кү­тә­рәл­мәс­тәй кай­гы-хәс­рәт, авыр­лык җи­бәр­мим», ди­гән. Кал­ган­на­ры Ка­ми­лә үзе дә кү­тә­рер­лек бор­чу­лар иде.
Ә Кәү­сә­ри­я­не ул әле­гә би­ре­дә­ге шәф­кать ту­та­шы дип ка­бул ит­те.
 
XV
 
Алар дә­ва­ха­нә­дән чык­кан­да, таң атып ки­лә иде ин­де. Тө­нен аз гы­на яң­гыр си­бә­ләп үт­кән икән. Бе­раз сал­кын­ча саф һа­ва су­лыш­ны ки­ңәй­теп җи­бә­рә, яшәрт­кеч ши­фа­лы агым бу­лып бит­кә, му­ен­га ягы­ла, кө­тел­мә­гән сө­е­неч­ле мә­шә­кать­ләр­дән һа­ман ки­е­рен­ке­ле­ге югал­ма­ган кү­ңел­не ое­тып кы­на бә­вел­де­рә, күз ка­бак­ла­рын­да кал­ган йон­чу­лар­ны та­ра­та иде. Көн­нең аяз, хәт­та җы­лы бу­ла­сын кү­ңел­ле ге­нә чыр­кыл­даш­кан кош­лар да си­зе­нә, ах­ры. Озак­ла­мый юл­га чы­га­чак­ла­рын то­еп, зур хәс­тәр­лек­лә­рен бар­ла­ган­дай, үз тел­лә­рен­дә гәп­лә­шә­ләр иде. Уз­ган ел Ка­ми­лә бе­лән оч­раш­кан­да­гы ке­бек көз­ге көн баш­ла­нып ки­лә иде. Мө­га­ен, бу көн уз­ган җәй го­ме­ре­нең соң­гы сә­ла­ме, соң­гы тан­та­на­сы­дыр, ка­бат­лан­мый, кай­та­рып бул­мый тор­ган соң­гы бал­кы­шы­дыр.
Сум­ка, тө­ен­чек­лә­рен тот­кан Кәү­сә­рия ал­дан­рак ат­лый. Әйе, ул ике­се яшә­гән го­мер­лә­рен­дә гел бе­раз ал­дан­рак ат­ла­ды бу­гай. Аф­зал­га ул сал­ган сук­мак­тан ял­гыш­мый, адаш­мый ба­ра­сы гы­на кал­ды. Шул әзер юл­да адаш­ма­ды ул, ха­ты­ны да аның шу­шы эз­дән чык­мый ба­ра­сы­на ышан­ды. Әнә әле дә ашык­мый, аны да ка­ба­лан­дыр­мый, «ү­зең ка­ра ин­де, ба­ра­сың­мы, яңа эз са­ла­сың­мы», ди­гән­дәй ат­ла­вын бе­лә. «Си­нең хә­зер ми­не­кен­нән баш­ка да та­гын бер дөнь­яң  бар. Ал­да ни­чек яши­сең­не үзең сай­ла, ире­сез­ләп ар­тым­нан өс­те­рәр исә­бем юк», – ди­ю­ме?
И Кәү­сә­рия, шу­шы як­ла­рың бе­лән ярат­тыр­дың, шул кү­ңе­лем­не, ру­хым­ны бо­гау­ла­ма­вың бе­лән җа­ным­ны үзе­ңә го­мер­лек­кә бәй­лә­дең бу­гай ин­де. Бәй, аның Кәү­сә­ри­я­не күр­гән­че, та­вы­шын ише­теп ке­нә дә, ин­де алыш-би­ре­шен бө­тен­ләй­гә өз­гән ке­бек кү­рен­гән бу дөнь­я­га ки­ре кай­тыр­га те­ләп кү­зен ач­кан­да да ка­ен­нар шу­шын­дый ал­тын­су-са­ры күл­мәк­лә­рен ки­гән ва­кыт иде лә­са. Сө­е­неч-кө­е­неч­лә­ре ара­ла­шып тор­ган һәм бер тә­мен та­ты­гач, һәр миз­ге­ле яз­мыш бү­лә­ге ке­бек ка­бул ител­гән яшәү ди­гән ха­ләт­кә га­шыйк бу­луы да Кәү­сә­ри­я­сен­нән бит. Мо­ны оныт­ты­мы ул? Юк оныт­ма­ды. Ба­ры тик ке­ше үз бә­хет­кә кү­не­гә дә, шу­лай ти­еш ке­бек ка­бул итә баш­лый.
Аф­зал бу зур ачы­шын бер­ва­кыт­та да кыч­кы­рып әйт­мә­гән бу­лыр иде. Ки­леш­ми бит ин­де ир-ат­ка ан­дый ма­тур сүз­ләр сөй­ләү, ки­леш­ми. Алай сөй­ләп өй­рә­нел­мә­гән дә. Бү­ген кө­не баш­ка, әле миз­ге­ле икен­че. Ме­нә хә­зер әйт­мә­сә, ул бу сүз­ләр­не бер­кай­чан да әй­тә ал­ма­я­чак, үзен­нән оя­ла­чак, бә­хе­те­нең кыч­кы­рып сөй­лә­нү­дән ко­ты ки­тә­рен­нән кур­ка­чак.
Ә ул бә­хет­нең иң ка­дер­ле миз­гел­лә­рен ки­чер­де ин­де, тик та­гын бер­се – го­мер буе янә­шә­сен­дә яшә­гә­нен әле ге­нә аң­ла­ды.
– Кәү­сә­рия, тук­тап тор әле, – дип эн­дәш­те. Һәм ха­ты­ны­ның тө­се ел­лар буе һич уң­ма­ган, үз­гәр­мә­гән зәң­гәр күз­лә­ре­нә ка­рап, сүз­лә­ре­нең тә­ме, яме ки­тә­рен­нән ку­рык­кан­дай, ак­рын гы­на әй­теп куй­ды:
–Бә­хет си­нең күз­лә­рең тө­сен­дә бу­ла икән бит.
 

Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА


 
«Мәйдан» №3, 2022 ел.

Комментарийлар