Бәхетнең өч төсе (Повесть)
Повесть.
I
Үзе дә тумыштан пошмасрак җан булды бугай Афзал. Вакыты җитеп, армия хезмәтен тутырып кайтты, ир-ат өчен авыл җирендә кирәкле һөнәрләрне үзләштерергә өлгерде. Шофер, сварщик, менә дигән электрик, кирәге чыкса, балта эшенә дә кулы ята. Мәйсәрә түтинең алтын баганасы инде. Ата янында үскән малайларның да казык та юна белмәгәннәре була, ә аның кулы бәләкәйдән эшкә ятты.
– Ичмасам улыңнан бәхетең булган инде, – диде күрше-күлән хатын-кыз, Мәйсәрә түтинең күңелендә кытыкланып торган сөенечен күпертеп.
Тәртибе, уңганлыгы белән кызлы әниләрнең игътибарын яулап йөргән вакытлар да шулай үтеп китте. Тик Афзал нигәдер кыз-кыркын янына ашыкмады. Үзләре эндәшсә, җавап кайтара, юк икән, туры карап яннарыннан үтеп китә. Буй-сыны, төс-кыяфәте дә бар да соң, әллә вакыты җитеп, никах сәгате сукмады, әллә үз насыйбы очрамады. Аңа әби булып, кияү сыйлап йөрисе апалар күптән оныклар үстерә. Тәвәккәл, кыю холыклы Мәйсәрәттәй бердәнбер улының башлы-күзле булыр вакытын көтеп карады да, түзәлмәде, вакыйгаларны үзенчә хәл итте. Ахирәтенең хәтәр чая, җитез, уңган кызы Гөлсемне димләде дә куйды. Күрше-күлән кинәт кызып киткән хатынның итәк-чабуын тартмакчырак булып сүз әйтергә тырышты.
– Син, Мәйсәрә, артык ашыкмыйсыңмы? Ул кызны шәһәрләрдә йөреп бик чарланган дип тә сөйлиләр. Синең Афзалыңа үзе кебек берәр басынкы бала килеп чыгар әле, – дигәннәр иде дә.
– Какраз инде ул минем улыма. Теге тартай да, бер уңганга – бер ялкау, бер матурга – бер ямьсез, бер усалга – бер юаш, дип әйтә ди бит. Әйдә акыллы усалдыр әле, ахирәтнең үзенә охшаса. Тапшырырга булдык инде балаларны.
Күңеле берәр нәрсә сизенеп, шуңа башлы-күзле итеп калыйм дип укталганмы, өйләндерергә өлгергән генә иде Мәйсәрә улын. Алар белән ярты ел яшәп калдымы, авыр чир үзен әле бик вакытлы гына чагында алды да китте. Әйе, авыруы белән беркемгә дә артык кыенлык китермичә, шулай матур гына, үкендереп кенә, улының күңелен авыр югалтуга салып китте дә барды. Киленнең ни рәхәтен, ни михнәтен күрә алмады.
Килен дә бианай белән торуның ни икәнен белми калды. Мәйсәрә авыру булгач, яшьләр әйбәт кенә яшәде. Ике арада яңа өйләнешкәннәргә хас аерым җылылык булмау авыру хәсрәте белән акланды кебек. Башта, ияләшеп тә өлгермәдек әле, дип уйлады яшь хатын. Авыруның әҗәлгә тигәнен белгәч, иренең авыр хәсрәтендә терәк булырга тырышты. Кеше арасында ямьсез күренәсе килмәгәндер, байтак тәҗрибә, акыл туплаган хатын бианасын яхшы тәрбияләде. Исеме авыл өстенә кычкырып ук чыкмаса да, чыш-пышның кирәк тарафларда байтак йөргәнен яхшы белгән хатынга Афзал кебек ипле егет белән парлашу, авылда бер күркәм йортка килен булып төшү бәхетендә бианасының өлеше зур икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Бәлки, әйбәт килен, яхшы хатын буласы килгәндер.
Ярты ел дигәндә Мәйсәрә гүр иясе булды. Икесе генә калгач та байтак кына тыныч, имин яшәделәр әле. Ир булгач, сугып ексын, тартып торгызсын, дигәнен кәләшнең ахирәтләре еш ишетә иде. Афзал битарафлыгы белән Гөлсемнең җанын көйдерде. Нишләптер, Ходай бала насыйп итәргә дә ашыкмады. Чая, үткен хатынның тарткалавына, эткәләвенә бирешмәде Афзал, үз юлыннан үз көенә атлый бирде. Утыз яшьтә кешене үзгәртү мөмкин түгелдер инде, камчылыйсыңмы, җил тузгытып, дәртләндереп сызгырасыңмы – аңа барыбер. Иркәләп, назлап та карады әле ир-ат йөрәгенә юлның төрлесен белгән Гөлсем. Үзгәртәлмәде. Үҗәтлегеме, әллә күңеленә башта ук ят булган кешене барыбер кабул итәлмәячәген искәртүеме, – ир ачылмады, торган саен ныграк бикләнә генә барды. Уртак түшәктә ятсалар да, хатын җанын эретә алмады аның. Бары тик хәмергә генә тартыла төште ир. Күңелләнеп алган чакларында урыс әкиятләрендәге кино артистларыныкы кебек сары бөдрә чәчләрен артка чөеп, зәңгәр күзләрен кыса төшеп, бер басасы урынга биш басып, ут өерелтеп йөргән хатынына сынаулы һәм әллә яратулы, әллә үкенүле караш ташлап, әйтер иде:
– Берәр малай алып кайтсаң менә...
Үртәлүен, ачуын чыгармый каламы соң тегесе дә. Авырткан җире дә шул булгандыр әле, йөрәк әрнүен басарга тырышып, нәзек иреннәре астыннан өзеп кенә чыгара сүзләрен:
– Малай тагын син үшәнгә...
Тыштан гына әйтелә бу сүзләр. Гөлсем аңлый: яратырдай, Ходай бирсә, бер-бер артлы бәбиләрен тупылдатып кулына салып сөендерердәй ир дә соң ул Афзал. Тик нигә язмышлары бербөтен булып ябешеп китә алмыйдыр инде. Игътибарсыз, салыштырып кайта торган, телевизор белән үз эшеннән башканы белми торган йомык кеше – аның тышкы калыбы гына. Шушы үшәнлек тышчасы астында матур күңелле, сөйкемле сөякле кеше барлыгын да белә Гөлсем. Тик анысы үзенә насыйп түгел бугай.
«Уҗым бозавы», «үшән» дигәннәргә «исерек», «алкаш» сүзләре өстәлде. Афзалның тиресе калын иде, ни димисең тагын, колагына да элмәде. Ямьне тапты ул – эчү-онытылулар ешайды. Эшкә соңга калуларын күрмәмешкә салыштылар, прогулларын ничек дип аңлаткандыр тагын.
Шушы тормыш буламыни? Гаилә, хатын, балалар, диләр. Ярату юк иде ике арада. Бер-берсенә бәйләнмәгән алар, икесе ике як ярда, уртадан агымсу сыман гомер уза. Моны Афзал, үшән күңеле белән дә, утыз яшенә кадәр хатын-кыз кулын тотып карамаган зат буларак та аңлады. Утыздан узып та үз насыйбы очрамагач, барыбер таба алмас иде инде. Шуңа әнкәсенә дә үпкәсе юк аның.
Гаилә тормышы он капчыгы түгел, эчен әйләндереп салып булмый. Кемнәр кушыла, кемнәр аерыла, сәбәпләрен үзләре беләдер. Боларның да сәбәбе күренеп тора: ире нык кына салгалый, елап калыр балалары юк. Гөлсем үзләренә кайтып китте. Шуның өчен рәхмәтле ул пошмас җанлы Афзалга: «ирдән кайткан» исемле булды. Элеккеләре хаклы рәвештә онытылып, чыш-пышларга урын калмады. Болай уңмый ирдән кайту дөньяда бар эш инде, гаеп нәрсә түгел. Озакламый ике баласы белән тол калган иргә кияүгә барып, Себер якларына чыгып китүләре хакында хәбәр ишетелде.
Бик сөенде монысына Афзал. Үзләре икедән бер булалмаганга Гөлсем гаепле түгел. Юкса, кеше язмышын имгәткән кебек иде, ярый әнә үзенә иш тапкан, бәхетле генә булсыннар. Ул тормыштан ямь таба белмәгәч тә ни. Бар галәм парлы тормыш кормас иде. Бардыр ул бәхет, аңа гына никтер күк капусы ачылмады ич. Әйдә, Гөлсемнәр бәхетле булсын. Язмышы аймылышын төзәтте хатыны, ир өстеннән мөлкәт төште. Бары тик әнкәсе алдында гына бурычлы ул хәзер.
– И балам, шулай ялгыз боегып яшәрсең, димәгән идем. Әллә нинди бәхетләргә хаклы бит син...
Стенадагы рәсеме шулай дип үпкәләп карап торган кебек улына.
Ә Афзал үзе юанычны хәмердән эзләде. Башта игътибар да итмәделәр, ялгызлыгын юадыр, диделәр. Эшкә килә, эшли, аннан өенә кайта, бер кешегә дә зыяны юк. Туган-тумачалары, эшендәгеләр шулай уйлады. Тора-бара эшкә соңлаулар башланды. Ярты көн башын күтәрә алмады, көннәр, атналар буена югалып торулар китте. Эштән бер чыгардылар, бер алдылар. Куллары оста, холкы алтын иде. Кирәк дисәләр, минутында махмырыннан айный да иң катлаулы корылманы да сафка бастырып куя. Премия дауламый, властьтан гаеп таба белми. Бирсәләр – ала, юк икән, сорап йөдәтми. Начальствога шуннан да кулай кеше юк.
Тик очраклы бер хәл ирнең язмышын кинәт үзгәртте дә куйды.
II
Афзалны, шактый салмыш хәлдә туры гына басарга тырышып эшеннән кайтып килгәндә, үзе ише икенче берәү машинасы белән бәрдереп киткән. Урам караңгы, имгәнгән көе көзгә тарткан салкын җирдә байтак яткан. Ярый, төнге гашыйклар юлына туры килгән. Яшьләр пычрак салкын җирдә һушсыз аунап яткан кешене читләп үтми, тиз генә әмәлен табып, ашыгыч ярдәм машинасы чакырталар.
Кеше кадере тәмам бетеп җитмәгән әле: эш урыныннан да бераз кыймылдадылар, туганнары да барынча ярдәм итәргә тырышты. Аякка бастырдылар Афзалны. Бәлки, үзенең бу кызыксыз дөньяга кире кайтасы да килмәс иде.
Шушы бәла Кәүсәрия белән очраштырды. Бер яманның бер яхшысы була, дип халык белми әйтмәгән икән шул.
Гаҗәп, торган җирләренең исеме генә шәһәр ләса, очрашырга туры килгәндер бит үзләренә. Ул игътибар итмәсә, Кәүсәриянең күргәне булгандыр. Биредә дәваханә караватында әҗәл белән тартышып ятканда, беренче очраштылар кебек.
Монысы аерым тарих.
***
Афзалның аңына килгәндә бу дөньядан беренче кабул иткәне – хатын-кыз тавышы булды. Күгәрчен гөрелдәгәндәй әкрен генә ишетелгән тавышны ул әнисенекенә охшатты. Теге, әле егет корына кереп кенә барган мәлдә, икесе генә яшәп ятканда, әнисе аны иртәнге йокысыннан уятып эшкә озатамыни.
– Һаман аңына килмәдемени әле? Ярый исән калган, диген. Туң җирдә ятуы да килешкән инде. Иртәрәк тапсалар, болай ук булмас иде.
Кемдер ерактанрак жавап кайтарды бугай. Афзал анысын ишетмәде дә, ишетергә дә теләмәде. Аның күгәрчен гөрелдәгәнен генә тыңлыйсы килә.
– Ризыгы бетмәгән булса, терелер, яшь организм бит. Аннан, үзенең дә яшисе, тереләсе килсә... Берсенең газиз баласыдыр да, берәүнең ире, берәүнең әтиседер, – дип, күгәрчен тагын телгә килде.
– Беркемгә дә кирәкмидер инде. Әллә машина астына үзе барып кергәндер әле. Ялгыз ул, баласы да, гаиләсе дә юк, – дип, икенче тавыш иясе, үкчәле түфлиләре белән шык-шык басып, аның яныннан узып китте.
– Барыбыз да Ходай бәндәләре. Гомере бетмәсә, терелер. Өметне генә өзмәскә кирәк.
– Син, Кәүсәрия, бер нәрсәдән дә өмет өзмисең дә соң... Барысы да син уйлаганча гына булса ни...
«Исеме Кәүсәрия икән, – дип уйлады авыру. – Үзен күрәсе иде, мөгаен, аның әнкәсенә охшагандыр әле.» Бик тырышып, бер-берсенә таштай сыланып каткан керфекләрен селкетмәкче булды. Уйлары гына исән, башка бер җире дә, бер әгъзасы да аны тыңламый иде. «Димәк, аны машина бәреп киткән, озак аңына киләлми яткан, хәле бөтенләй өметсез. Иң куркынычы – ул үз-үзен дә йөртә алмый, кемнәндер ярдәм көтеп яшәргә тиеш була. Теге икенче тавыш әйткәнчә, беркемсез, япа-ялгыз килеш кеше кулына калырга?! Тере гарип булыргамы? Юк, кирәкми, бер аягы гүрдә икән, икенчесен дә шунда гына атларга кала. Горур, тәкәббер зат ул. Бу юлы Ходай башлаганын ахырына җиткерсен генә инде.» Азга гына гәүдәсенә кайткан аңы, ишеткәннәреннән хәлен чамалап, үзенә шундый хөкем чыгарырга өлгерде.
Шулай да күңел төпкелендә бер теләк, бар тәкатен корытып, бернинди хөкемнәр белән исәпләшергә теләми, үзенекен даулый. Бу дөнья белән алыш-бирешне тәмам өзгәнче, күгәрчен гөрелдәгәндәй тыныч, иркә тавышлы Кәүсәрияне күз кырые белән булса да күреп каласы иде.
Аяк-куллары гына түгел, хәтта күз кабаклары да аңа буйсынмый. Ул керфекләрен кузгатыр өчен бар ихтыярын туплады. Артык көчәнүдән маңгаен җыергандыр, тир бәреп чыккандыр, тешләрен шыгырдатып кысканын үзе дә ишетте. Тик күзләре күрә микән? Нигәдер бар дөнья аны чорнаган караңгылыкка күмелгән кебек.
...Якты, яп-якты икән дөнья. Ул күзләрен ачты. Башын борып каядыр карар рәте юк иде, күз карашы биләр урын – тәрәзә аша күренгән зәңгәр күк йөзе. Ара-тирә ап-ак болытлар челтәрләнә, аннан соң алтын яфраклары белән шул ак болытлы зәңгәр күккә тоташкан ак каен күзенә чалынды.
Бу Кәүсәриянең башкача тавышы да ишетелмәде, үзе дә күренмәде, чыккандыр, ахры. Ул сары чәчле, күксел күзле, йомры гәүдәле хатын-кыз булырга тиеш. Никтер тагын аның куллары һәрчак җылы һәм йомшактыр кебек иде.
Чак уянып килгән аңына бу кадәр көчәнү артыграк булды, ул тагын баштагы төпсез караңгылыкка чумды. Тик әҗәлнең аны биредән бөтенләйгә алып китәргә әлегә көче җитмәде. Ирнең теге күгәрчен тавышлы, күксел күзле, сары чәчле, йомры гәүдәле Кәүсәрияне күрәсе бар иде. Шәфкать туташы ул, һәм бик шәфкатьле булырга тиеш. Бу өметсезлек тамгасы сугылган япа-ялгыз ир күзләрен ачса, йомшак куллары белән маңгаеннан сыйпар, суынганын инде үзе тоя башлаган кулларын кайнар учларына алып бер җылытыр әле. Ә аннан соң бу дөнья белән алыш-бирешне өзәргә дә була.
Икенче тапкыр аңына килгәндә дә иң элек каеннарның алтын төс йөгерә башлаган ябалдашларын күрде. Көзгә кергәч, каен яфраклары, хәсрәтле кешенең чәчләре кебек, көнендә саргая икән ләса. Нигә шуларны элегрәк күрмәде дә кадерен белмәде икән Афзал? Нишләп кенә үткәрде соң гомерен? Салган өе, утырткан агачы, үстергән улы юк. Ярый, баланы Ходай бирмәгәндер инде. Әнә Гөлсемнең ике баласы бар дип ишеттерделәр.
Соңрак, әҗәл белән алыш-биреш аның файдасына тәмамлангач, үзе дә шаккатты. Берәр мизгелдә аңына килеп, күреп калган булдымы микән әллә? Күгәрчен – Кәүсәрия, нәкъ ул күзаллаганча, түгәрәк ак йөзле, зәңгәр күзле, куе сары чәч толымнарын түгәрәкләп баш артына урап куйган йомрырак гәүдәле, сөйкемле хатын иде.
III
Камиләне Илдар армия хезмәтеннән ияртеп кайтты. Авылда вәгъдәләшеп йөргән кызы да калган икән. Яшь чакта яратышулар була инде ул. Үпкән-кочкан – җилгә очкан, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Анысы шул яшьлектә каласы яр булгандыр, ә язмыш менә Камиләгә, Илдарның никахлы хатыны булып, кайнана-кайната нигезендә яшәргә насыйп иткән. Иренең яшьли сөйгән кызы турында ярты еллап вакыт узгач кына, авылга бераз ияләшеп, эшендә ахирәт дуслар тапкач кына ишетте. Бу чакта карынындагы сабыена җан иңгән иде инде.
Ул кәләш булып кайткач та, суга барган чагында тыкрык буеннан бер кызның еш кына үзен сынап, кызыксынып карап калганы исенә төште. Я артыннан ук көянтә-чиләкләрен алып суга килеп җитә иде. Камилә ни берни сизенмәде шул. Яныннан елмаеп, үзсенеп үтә иде әле. Хәзер алар, янәсе, авылдашлар.
Ишеткәч, бик авыр кичерде. Кеше бәхете белән яши икән ич. Үзе кебек бер кызның язмышын урлаган булып чыга. Ниләр уйлады икән ул кыз Камилә турында? Рәнҗедеме икән?
– Нәрсә дигән инде ул?
– Ярар, балтаң суга төшмәсен әле. Яшьли сөйгән ярлар ятка кала, дип җырлыйлар бит җырларда да. Сине гаепләмәгән, яраткан да әле үзеңне, җәлләгән. «Матур кыз икән, тик берәүне шулай саткан Илдар аны да сатмаса инде», дигән. Хәзер шәһәргә чыгып китте инде.
Сүзсез калган яшь хатынны хезмәттәше тынычландырырга тырышты.
– Барын да күңелеңә якын алып утырма. Ир-атның барысы да бер. Хатын-кызның да төрлесе бар. Гаилә бозарга, яшәп яткан хатыныннан күрәләтә аертып алырга да күп сорамыйлар. Баласы бар дип тә тормыйлар... Көндәшең белми әйтмәгәндер, аң бул, Илдар шук егет иде. Читкә йөри күрмәсен, андый чакта хатын-кыз вакытында туктатса гына... Хәзер, әнә, корсагың да беленеп килә. Хәер, азгын атка йөгән кидереп кенә дә ни хәл итәсең. Безнең бәхет язмыштан инде, апаем, – дип, якын итеп карап куйды сердәшкә әверелеп киткән хезмәттәш апасы.
Күңелен кырып йөргән бу хәбәр бераздан онытылды. Сабые да үзенең барлыгын ешрак сиздерә иде. Камилә карынында тыпырчынган сабыен җитез, уңган иренә охшатып елмаеп куя да, авыртырга әйткән билен сыйпаштырып, акрын гына өй мәшәкатьләренә күмелә. Хезмәттәш апаның «ир-атны тота белсәң генә аны» дигән сүзләре күңеленә еш килә. Тик Камилә алай ирне тота белми шул. Сөйгәненең һәр карашыннан канатланып, әйткән бер сүзенә елмаеп, кош тоткандай очынып тора.
Әйбәт, бигрәк матур яшиләр. Илдарына һаман сокланып туя алмый әле ул. Ут кебек инде, каян барысына өлгерә. Эшеннән кайтып, өйдә әллә ниләр майтарырга, кичен дус-ишләре янына клубка чыгып әйләнергә дә вакыты кала. Башта Камилә белән икесе бергә йөриләр иде. Хатыны авырайды, дөресрәге:
– Килешсез көемә кешегә күренеп йөрмим әле, – дигән булды.
Кайнанасы белән кайнатасыннан да уңды, искитмәле уңды. Башта, солдат киеме кигән уллары артыннан башын чыгарып карарга да куркып торган кыз баланы күргәч, ни әйтергә белмәделәр. Армия хезмәтеннән кәләш ияртеп кайту бик зур дәрәҗә чутланмый авылда. Кыз сорату, никах укыту йолаларын ата-баба кушканча үткәреп, яшьләрне башлы-күзле итү дөрескә туры килгән кебек иде. Ярый әле, марҗа түгел икән, үзебезнең татар баласы. Татарның иң чыны, динле, милләт җанлы кешеләр яшәгән Пенза ягында үскән. Киленнең тыйнаклыгын, инсафлыгын яраттылар. Кода-кодагыйлардан яшьләргә хәер-фатиха кебегрәк язылган хатны укыгач, бөтенләй риза булдылар. Тик үзләренең бу якка кунак булып килер сәламәтлекләре юк, шактый өлкән яшьтәләр икән инде.
– Балабыз язмышын сезгә ышанып тапшырабыз, – диелгән юллар кайнана белән кайнатага олы бурыч булып ягылды. Бибиәсма белән Мансур кода-кодагыйлары янына, оныклары тугач, бергәләп барып кайтырга ният итеп торалар әле.
Килен аш-суга оста, ә кул эше, сыер саву кебек авыл җирендә кирәкле эшләрне Бибиасма килененә җаен, көен белеп акрынлап төшендерде. Тегесе дә, кайнанасы әйткәнне ярты сүздән аңлап, барын да җиренә җиткереп башкара торды.
Башта улларының болай яшьли тормышлы булуына ышанып җитмичәме, риза булмаган сыманрак торсалар да, бу тойгы бераздан сөенеч белән алышынды. Кызлары үсеп буй җиткергәч кенә бик көттереп, онытылып беткәндә генә туган улларын артык иркәләгәннәр иде бугай. Бәләкәйдән терекөмеш кебек малай, егет корына кергәч тә, үз дигәненчәрәк йөрде. Шуңа, өйләнмичә, безне онык сөюдән мәхрүм итәр, дип тә уйлаштыралар иде. Менә ничек бит хәзер! Озакламый бәләкәй кеше туар! Мансур бишек юнәйтергә матур, җиңел такталарны ышкып, юнып әзерләп куйды. Әле, олы шатлыкны куркытмыйм дип, корыштырмый гына тора. Сабый туган хәбәр килү белән тотыныр, аллаһы боерса. Бибиәсма да, тышка чыгармаса да, бар кирәк-яракны күңеленнән барлап, әзерләнеп йөри. Мансур соңгы көннәрдә артыгын да кылана, карчыгыннан уздырып ук җибәрде. Килен тегендә-монда тоткарлана калса, вакытыннан артыграк торса, күктән куян баласын күзәткән карчыга сыман, хәзер карчыгына хәбәр бирә. Киленне күз яздырма, янәсе.
Уллары да алай тәртип бозарга охшамый әле. Тик менә кичләрен ни дип урамга чыгып йөрергә тырышадыр. Телевизор карап кына утырырга була ласа. Килен бераз йомшаграк, үз яныннан читкә аяк та атлатмас иде башка берәү. Яшьрәк шул, унсигезе дә монда кайткач кына тулды, бигрәк эчкерсез, тиз ышанучан үзе. Ярый, хәерлегә булсын, инде кызлары кебек кадерлегә әйләнгән киленне рәнҗетергә алар ирек бирмәс.
***
Камилә аз гына авыртынып китүгә үк, ашыгыч ярдәм чакыртып, тудыру бүлегенә озаттылар. Илдар ерак юлга чыгып киткән иде. Малай туу хәбәрен ишеткәч, төянеп, тутырынып Мансур үзе җыенды дәваханәгә. Илдарга ни хәбәр җибәрә алмадылар, ни үз кайтып җитмәде. Бибиәсма бар нәрсәне алдан кайгыртып, тиешенчә төреп, әзерләп сумкаларга салды.
– Монысын сестраларга тоттыр, киленгә кирәк кием-салым шунда, үзләре белер, – диде.
Икенче сумка тулы ризык, тәм-том иде.
Тудыру бүлегендә чаларган чәчле абзыйны яшь-җилкенчәк хатын-кыз кызык күреп, авыз ерып каршы алды. Хәллерәкләре тәрәзәгә капланды, чаяраклары картның кем янына килүен сорашкан булды. Хатын-кызның елмаюлы карашы астында уңайсызланып байтак басып торды абзый кеше.
Ул арада башка вакытларда тәрәзәдән ирләрен күрергә, я ачык ишектән баш тыгып сүз сөйләшергә үк тырышкан үткенрәк хатыннарны пыр туздырып:
–Урыннарыгызга марш, кияүләрнең кабинетына суык тидереп дәваланырга килерсезмени тагын? – дип палаталарны ныклы тәртиптә тотучы акушерка Гөлмәрьям Камиләгә үзе килеп дәште.
– Бар, төренеп кенә кенә алгы бүлмәгә чык – форточканы яптым. Кемең килгән соң анда, ирең дип әйтимме?.. Бик әдәпле үзе, хәле ничек, дип өтәләнә бахыр. Сине, бик боегып ятмасын, дигән була. Өченче тәрәзәгә килсен, малеңны да күрсәтермен, ерактан килдем, ди бит.
Кырыс Гөлмәрьям дә шулай нечкә күңелле була белә икән.
Башым әйләнеп китсә, алай-болай егылырмын дип, стеналар буйлап кына ишеккә юнәлде Камилә. Алгы бүлмәдә түгәрәк эшләпәсен, плащын киеп кайнатасы басып тора иде.
– И әти, син килдеңмени? – диде Камилә, гаҗәпсенү белән.
– Мин генә әле, кызым. Илдар кайтып җитәлмәде дә, боегып ята күрмәсен, дип әнкәң җибәрде. Хәлләрең арумы? Безнең малай ничек?
Үз хәленә керергә тырышкан кайнатасын күреп, кызганып та куйды килен. Кызлар бая аңардан көлгән инде. Оныгы турында сораганда, сөенеченнән тавышлары үзгәреп китте әтисенең.
– Әйбәтбез, мин дә, бәбәй дә әйбәт...
Ул арада Гөлмәрьямнең тавышы ишетелде:
– Ярар, абзый, җитәр, сөйләшү бетте. Тәрәзәгә бар, бәбәй күрсәтәм үзеңә, – дип Камиләне палатасына озатты. Килен кайнатасының үзен яратып, кадерләп караган күз карашын тоеп, акрын гына кереп югалды.
Илдарга ике тамчы судай охшаган онык киленне аларга тагын да ныграк бәйләде.
***
Әти-әнисенең үзләре өчен җан атып торуы, аларга хәбәр бирмичә дә алып кайткан кәләшен үз балалары кебек якын итүе Илдарны гаилә кадерен белергә өйрәтте, ахры. Яше бара дисәң дә була инде, егерме бишкә җитеп килә. Башка сабакташлары да башлы-күзле булып бара. Хәзер яшьтәшләр очрашканда кыз-кыркын турында гына гәпләшми, үсеп килгән уллары, кызларының кызык гадәтләре, шуклыклары турында сөйләшә. Болары кызыклырак та икән әле.
– Минем малайның ике теше чыкты инде, – дип сөйләп җибәрсәң... Башкалар авыз ачып тыңлый. Икенче юлы мондыйрак хәбәр саласың:
– Минем малай ун айда тәпи китте. Кайтып кергәч тә, җилкәгә менеп утырам дип тыпырчына. Кичә шуннан гына муенга җиппәреп ята. Нигә кинәт арка-күкрәкләр җылынып китте икән, дип торам. Үзе көлә, шилма инде чистый.
Илдарның бу сүзенә җавап юк әлегә. Кайсысының җилкәсенә утыртып йөрерлек малае түгел, хатыны да юк.
Менә шулай тормышлары бары белән матур, җитеш тә иде. Карт белән карчык бердәнбер уллары, кызлары кебек күргән киленнәре, инде дөньядагы бер сөенечләре булган оныклары өчен җаннарын бирергә әзерләр иде.
Кешегә җитмәсә җитми инде, Илдар да яшьтәшләре белән озын акча эшләргә чыгып китте. Карт белән карчык киленне, артык ямансулап китмәсен, үзенә дә шөгыль булыр дип, күрше райондагы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә кыстадылар. Бигрәк яшьли тормышлы булган Камиләнең кулында бернинди диплом кебек нәрсәсе юк иде. Ризалашты Камилә. Бер башлаган эш, дип укуын өзәргә теләмәде, шуңа да ире артыннан юлланырга ашыкмады.
Себер дисәң дә, әллә кайда түгел икән. Илдар еш кайтып торды. Улын, хатынын сагынганы әллә кайдан сизелеп тора иде. Аны кызганып Камилә үзе, барын да ташлап, ире артыннан Себергә җыенмакчы иде, Илдар каршы төште.
– Анда безнең кебекләр күбәйде, гаиләле булгач, фатирга керергә туры килә. Болай тулай торак кебек җирдә яшәү үземә генә арзанга төшә. Машиналык, йортлык акчаны тизрәк җыярмын, син әлегә кузгалмый тор, – диде.
Әниләре дә артык кысташмады, инде йөгереп йөргән, тәтелдеге чыга башлаган оныкларыннан да аерыласылары килмәгәндер.
Юлга чыгым күп китә, эштән дә калырга туры килә, дип Илдар кайту-китүләрне сирәгәйтте. Камиләнең соңгы вакытларда моңа эче пошып йөрсә дә, эндәшми калды. Нигә юктан хафа эзләргә, атна саен улы янына кайтып йөри, кайнанасы белән кайнатасы алар өстеннән кош та очырмый. Рәхәтләнеп укый, группаларындагы кызлардан һич ким түгел. Артыграк та әле: улы үсеп килә, яраткан ире бар. Диплом алырга да ярты гына ел калып бара инде. Менә икенче курсны төгәлләсен дә, насыйп итсә, каникулларны ире янында үткәрер. Улын барыбер әниләре еракка җибәрмәячәк. Ире кайтуына аш-су әзерләр, өс-башын юар. Бик сагынды ул аны. Илдары да инде, машина алдылар бит, өйләре менә дигән. Ике катлы йорт мода гына ул, бер катлысында да бик бәхетле яшәп була. Кайтса да ярар иде дә соң. Белеп әйтәләрдер инде, акча чире бер кагылса, китми, дип. Менә барып янында яшәп карасын да, элеккегечә гаилә җылысы, хатын назына бер ияләшкәч, һич тә аерылысы килмәс.
Шундый матур уйларын бер җепкә тезеп, алдагы бәхетле көннәрен ап-ачык күз алдына китереп кайтуына, аны өйдә тагын бер шатлык көтеп тора иде: Илдар кайтып җиткән. Әле отпускасы җитмәгән, Камиләне алып китәргә җыенганмы әллә?
Өйдәге очрашу сөенече, Камилә дә кайтып кергәч, тагын да артып китте. И сабыйлары... Айлар буена күрми торса да, һич әтисеннән ятсынмый, шуның белән тагын да яраттыра торгандыр инде. Әнә, әтисенең тезендә нинди канәгать булып утыра. Аның сүзенә игътибар булмаса, нәни куллары белән әтисенең яңакларыннан тотып, үзенә каратып куя. Шундый баланы сагынмый кара!
Камилә Илдарның, ару-талудандыр инде, борчулы йөзен эче өзелеп күзәтте. Гаилә дип, аларга яхшырак, уңайлырак булсын дип әнә шулай йорт ташлап, ялгыз яши бит инде. Яхшы җир булса, Себер сөрмәсләр иде элек кешеләрне. Ярый, җитәр, я үзе аңардан калмас, я кайтарыр гына ирен. Хәзер ул да сабый түгел, кыюрак булырга, үзенекен дә эшли белергә тиештер. Ирен яклый, кайгырта белмәгән хатын кебек яшәмәсен әле...
Илдарның да юл арулары бераз онытылды, ахры. Камилә, сөенеп, сессиядән котылуын сөйләп алды. Казанда сарык итеннән тәмле шулпа кайный, аш пешкәнче мунча да җитешергә тиеш әле. Бүген авылга ниндидер артистлар да килгән, шуңа, көтү кайтканчы мунча кереп, вак-төяк эшне карап, концертка да өлгерәчәкләр.
Күчтәнәчләр белән тулы өстәл янына чәйгә утырдылар. Бәхет өчен бер дә күп кирәкми шул. Гөрләшә-гөрләшә чәй эчәләр иде, шыгырдап капка ачылганы ишетелде. Малай әтисенең итәгеннән шуып кына төште дә ишеккә йөгерде.
– Шулай сезне көтә-көтә капка тавышына каршы чыгарга өйрәнде. Әле дә шул гадәтен куа, әтисе белән әнисенең янында икәнен онытты, ахры, – дип аңлатты Бибиәсма. Аннан картына карап, бераз уфтанулы тавыш белән өстәп куйды:
– Капка күгәне ямьсез итеп, сискәндереп шыгырдаган кебек. Шуны майларга һаман җитешмисең инде.
Танымаган кешесе булгандыр инде, Илсур алдан йөгереп керде дә, тиз генә әтисенең алдына үрмәләде. Никтер сүрелгән, ятсынган иде бала.
– Кем? – дип сорарга өлгермәделәр, ишектән ят хатын-кыз килеп керде.
–Здравствуйте...
Бәй, марҗа ләса бу. Ялгышып кердеме икән? Ят хушбуй исләре әллә ничек шомландыра, үзеннән читкә этәрә, борынына җиткән корсагы бөтенләй сүзсез итә. Кулындагы юл сумкасы сыман нәрсәсен шәйләгәч, шул килеш юлга чыгарга нәрсә мәҗбүр итте икән, дип уйлыйсың.
– Илдар, зачем меня оставил?.. Я же сказала, что без тебя не смогу родить...
Хатын якындагы диванга утырды да марҗаларча үксеп елап җибәрде.
Барысы да ят хатынның кемлеген үз уйлары аша гына эзләгәннәр икән. Игътибар итсәләр, ят кунак килеп керү белән яшь ирнең төсе качуын, бер агарынып, бер кызарынып ни кылырга белми калуын күргән булырлар иде. Менә хәзер барысы да аңа борылды.
–Зина, мы же договорились...
Илдар урыныннан торды, әмма кунак хатын янына барырга кыймады. Менә хәзер ниндидер могҗиза булыр да, диванга җәелеп утырган Зина күз алдыннан югалыр... Аның бу хатын корсагындагы балага катнашлыгы да шуның белән хәл ителер кебек иде.
Камилә башта бу ят хатынның алар дөньясына ни рәвешле килеп керерен аңламый торды. Һәм менә бу хәлләрнең әле кайчан гына ул күзаллаган, бер җепкә тезеп барлаган бәхетле, мәхәбәтле тормышлары белән сыеша алмаганын искәрткән тойгы, күңеленең ерак бер почмагында баш калкытып куйды да әкрен генә бөтен барлыгына тарала башлады.
Бибиәсманың сүз әйтерлек тә һушы калмаган иде. Ул бары тик исәнгерәгән кош сыман бер улына, бер килененә, бер ят хатынга күз йөртә. Бу хәл озакка бара алмаячак иде. Әкияттәге сихер көче белән таш сынга әверелгән кешеләргә җан кертер өчен биредән хәзер шушы мәлдә кемдер чыгып китәргә тиеш. Бөтенләйгә дә түгелдер бәлки, бары беразга гынадыр. Тик башкалар аңына килеп, язмышларының агышын ипкә салыр өчен булса да, кемдер арадан югалып торсын.
Өйгә басып кергән, чеңләп елый белгән корсаклы хатын китәргә килмәгәндер инде. Камиләгә ни кылырга белми басып каткан Илдары бик кызганыч иде. Күкрәгендә баш балкытып, бөтен барлыгын биләп алган теге шомлы тойгы аяк-кулларына, хәтта бармак очларына кадәр килеп җитте. Шуңадыр урыныннан да кузгала алмый. Гомумән, ул биредә юк кебек, җансыз шәүләсе генә басып тора. Үзенә буйсынмаган акылы белән югарыдан кемдер идарә итә бугай. Шушы хәлендә дә үзенчә иң кирәкле, иң дөрес гамәлне кылырга көче җитте.
– Улым, кил әле…
Бала да барысы да күңелле генә гөрләшкән өй эчендә кинәт кенә нидер булганын тойды. Ят апа өлкәннәргә килешмәгәнчә ямьсез чеңләп елавыннан һаман туктамый. Малай тиз генә әнисенә килеп сыенды. Өй эче ничектер караңгыланып киткәндәй булды. Кичкә каршы яңгыр болыты якынлаша икән.
Камилә аларга ике йорт аша гына торган, башка вакытларда үзе ярдәм итеп торган ялгыз карчыкның йортына кереп югалды.
***
Шуннан соң байтак вакыт килен булып төшкән йортына аяк басмады. Карт белән карчык корсагы борынына җиткән хатынны куып чыгарырга базнат итмәде. Берничә көннән чынлап та Зинаны бәби тудырырга алып киттеләр. Илдар бер атнадан марҗасы белән нәни кызын өенә алып кайтты.
Авыл халкы өчен бу гомердә булмаган хәл иде. Гадәттә һәр вакыйга энәсеннән җебенә тикшерелеп, тиешле хөкем чыгарыла. Үз дөньяларына бикләнеп, йорттан ничек кенә чүп чыгармаска тырышкан гаиләләр булса да, авылда халык кемнең ни рәвешле яшәгәненнән хәбәрдар иде. Авыл сер тота белми ул. Тик бу юлы берничек тә бәя бирергә ашыкмадылар. Бары тик вакыйгалар барышы гына телдә йөри торды.
Бибиәсма карчык нишләргә белми ике арада бәргәләнде.
– Киленкәем, кайгырма, менә баласы тусын да, үзе хәлләнсен дә, Илдар Себеренә илтеп куяр. Марҗа өчен җандай күргән киленемне аертаммы соң? Аз гына сабыр ит инде, балакаем. Күрәләтә корсагы-ние белән урамга чыгарып җибәрәсеңмени инде. йә юлда бәбәйләп ятар, аннан җавап бир шуның өчен, – дип, ул килене белән оныгы артыннан ук кереп җиткән иде.
Камилә эндәшмәскә әйләнде. Кайнанасы сөйләгәнгә дә сүзсез генә баш селкеп утырды. Әйе, үзе дә аңлап тора. Шул Зинаны урамга чыгарып булмаганга, Камилә чыгып китте бит инде. Тиз китәр булса да, ике көндәш бер кыек астында ничек торырлар иде, бер ирне икесе ничек бүләрләр иде? Боларны күз алдына да китереп булмый. Хәер, аңа хәзер бөтен нәрсә томан эчендә кебек.
Әйе, Зина бәбәйләде дә, аякка да басты, ныгып та китте. Тик Илдарны адым да читкә җибәрмәде. Бибиәсма тәмам аптырашта калды. Шундый хатыннар да була икән шул. Илдар төнен кызын йоклатты, марҗа килен өлгерә алмаганда, бала чүпрәкләрен юды, үтүкләде.
Шулай да Камилә белән бер очрашып сөйләшергә көч тапты ир. Картаеп, кечерәеп калган Илдарны якыннан күргәч, Камиләнең кызганудан йөрәге сыкрап китте. Сабырланган, басынкыланган икән. Боек күзләрендә беренче тапкыр үзенә карата моңа кадәр бер тапкыр да сизелмәгән кадерләү, үкенүле яратуны тойды ул. Әлегә кадәр ирен гаепләргәме, аңа рәнҗергәме икәнен үзе дә белми иде. Илдары аңа караганда да кызганычрак, бәхетсезрәк икән ич.
Сүзсез генә карашып байтак утырдылар. Илдарның чагыштырыр, сынар мөмкинлеге бар иде инде. Камилә бер нәрсә өчен тавыш чыгармас, күтәрелеп бәрелмәс, иң күп дигәндә, түгелеп бер елар да кичерә, оныта белер. Әнә әле дә күз яшьләренә буылып утыра. Ачуланып түгел, йомшак кына итеп бер сүз әйтүгә, ул яшьләр атылып чыгып, акрын гына үксүгә әйләнәчәк.
Икесенең дә сагыныр, искә алыр мәлләре күп булыр әле. Очрашырга, хәтта менә шулай кара-каршы утырып хәл-әхвәл белешергә туры килер микән башкача. Гафу да сорар урыны юк, мондыйны кичереп булмыйдыр ул. Илдар, хисләргә юл бирмичә, барын да битараф тавыш белән аңлатырга тырышты.
– Мин соңгы вакытларда гел ерак участокларда икешәр айлык командировкаларда ятучы бригаданы йөрттем. Зина анда пешекче иде. Шулай ияләшеп кителде бугай. Үзе дә чат ябышты инде. Гаиләм, хатыным бар, дип тә карадым. Үзе ирдән аерылган. Бераз вакыт югалып торган иде. Балабыз була дип, әле күптән түгел яңадан килеп җиткән. Үзенә дә: «Бала тугач, алиментын түләрмен, булышырмын, ташламам, тик үз гаиләмне боза алмыйм», – дип әйткән идем. Егетләрдән адресны алган да эзләп үк кайткан бит. Эх, мондый хәлләр буласын белсәм, әйләнеп тә карамаган булыр идем дә соң...
Гаҗәп, шатлыкта да, хәсрәттә күз яшьләре керфек очында гына торган Камилә бу юлы еламады. Илдарның ерактан килгән кебек вакыт-вакыт өзелеп калган тавышы, үзенең яшь каплаган күзләре аша томанда кебек күренгән йөзе хәзер чынлап та чит икән ич инде. Күзләренә тыгылган яшьләре ничектер агып чыкмый, күңел түренә, шул сүрелгән, тоныкланган хисләренә сеңә торды.
– Мин сезне ташламыйм, улымны үстерергә булышырмын. Зинадан берәр ничек котыла алсам, тагын бергә булырбыз. Синең юкка чыкмасыңны да, миңа рәнҗемәсеңне дә беләм. Шуңа сөенәм, әлеге мәлдә иң зур сөенечем дә шул. Аннан...
Ул туктап калды. Башкаларын Камилә чит кешегә юнәлтелгән сүзләр кебек тыңлаган иде. Илдарның соңгы сүзләре белән иң кирәген, иң мөһимен әйтәсен тоеп, иренә күтәрелеп карады.
– Аннан, шуны аңладым: мин синең кадереңне белмәгәнмен, бәхетнең нәрсә икәнен аңламаганмын. Бу хәлләр бары да төш кенә, миңа тормышның нәрсә икәнен аңлатырга тиешле бер сабак, сынау гына булса, мин сине күтәреп кенә йөртер идем. Сине элеккегә караганда да ныграк яратам, Камилә...
Тиздән Илдарның отпускасы бетте. Ул баласы белән Зинаны алып кире эшләгән җиренә китте. Шул көнне үк Бибиәсма киленен үзләренә алып чыкты. Камилә каршы килмәде. Аның барып борын төртер башка җире юк иде.
Камилә әллә кайчан, теге саубуллашу кебек очрашуларында ук күңеленең кайсыдыр бер кылы аша, аерылгач, Илдарның үзеннән бәхетсезрәк булырын сизенгән кебек иде. Шул тойгы аны соңрак та ташлап китмәде. Башта ул моны үз-үзен юатырга, ялгызлыгын алдарга теләве дип уйлаган иде. Алайга китсә, Камилә ирен генә югалтты. Мәхәббәткә ышанычы сүрелсә дә, икесенең уртак бәхетеннән аңа күбрәк өлеш чыкты. Улы әнә күзгә күренеп үсеп килә. Утырып сөйләшер, киңәшләшер кешесе бар аның хәзер. Аннан бианасы белән биатасы киленнәрен элеккедән битәр якын күрер булдылар.
Башта Мансур киленне йорт-җирле итеп, эшкә урнаштырсам, дип кенә уйлаган иде. Зур булмаган шәһәр калыбына кереп барган район үзәгендә яшәгән түтәсеннән калган йорт берничә ел инде буш тора. Түтәсенең зур укулы, Мансур абзый аңламаган да фән өлкәсендәге галим улы, әнкәсен соңгы юлга озатырга кайтканында, әле шактый нык, төзек шушы дөньяны аңа тапшырып китте.
– Сатсагыз да рөхсәт. Килеп яшәсәгез, бигрәк тә ризамын. Вакытым булганда, мин дә кайтып, нигездә Коръән укытып китәрмен, – дигән иде. Шуннан соң үзе күренми әле. Мансур килене белән оныгын шунда урнаштырып, өйле итте. Баштагы хәлләрдән соң бетеренеп киткән карт белән карчык, киленнәре урнашканнан соң, бераз тынычлангандай булдылар. Ни әйтсәң дә, кавышу бар, аерылышу бар, дигәндәй. Аларның Илдарына шулай насыйп булган инде. Соңрак, бәлки, кавышып китәрләр әле, дигән уй шулай да күңелләренең бер почмагында пыскып тора.
Яшәр урының булгач, эш табуы авыр түгел икән. Камилә Илсурны балалар бакчасына бирде, киләсе елга укырга төшәсе иде. Сыңар канатлы булса да, гаиләнең яшәеше, көнкүреше җайланды сыман. Тик әлеге үзгәрешләрне сабый күңеле кабул итә алмады. Әйе, элеккеге көләчлеге югалып, гел уйга батып йөргән әнисе һәрчак янында аның. Бу хакта кычкырып сөйләмәсәләр дә, ул әтисенең ераклаша барганын сабый күңеле белән дә тойды. Себер дигән җирдә бик кирәкле эшләр башкарып ятучы, көчле, матур, әйбәт әтисе хәзер аныкы гына түгел иде. Белә: картәнисе белән картәтисе аны чиксез ярата, тик алар да янәшәдә түгел.
Ничә кеше яратуында үзенең бик тә кадерле, кирәкле булуын тоеп үскән Илсур мондый ялгызлыкны кичерә алмады. Атна-ун көн ни балалар бакчасында, ни өйдә бер ямь дә таба алмый боегып, бер сүз эндәшмәскә әйләнгән улы белән нишләргә белми ята иде Камилә. Сагынуына түзә алмыйча, инде кояш баеп барганда биатасы килеп керде. Чал башын иеп, саран гына саркылып чыккан күз яшьләрен һич яшермичә килененә карады.
–Җанымнан да якын икән бу бала. Син нишләсәң дә. аерма инде безне аңардан.
Картатасы килеп керүгә, аның муенына барып сарылган малайның да сөенече өйгә сыярдай түгел иде. Мансур икенче көнне үк оныгын кунакка алып китте. Олыгайган көндә тормышлар болайрак катлауланып киткәч, сырхауга салынып торган карт белән карчыкка көч-куәт өстәлгәндәй булды. Оныкны ятимлек хисе татытмый гына аякка бастырасылары бар иде. Шулай итеп, Илсур ике арада, күбрәк картатасы канаты астында үсте.
IV
Бүген көне аеруча рәхәт әле. Җәй буе дымга туя алмаган җирләрне сугарып, кичә яңгыр явып китте. Саранрак булса да, җылысы белән дымсу һаваны иркәләргә тырышкан көзге кояш күренде. Хәзер, кара көзгә аяк басар мәл якынлашканда, кояш җылысына әллә ни өмет итәсе түгел, ара-тирә шулай якты нурлары белән хушландырып торса да бик рәхмәт. Алайса болай да моңсурак мондый көннәрдә кара-кучкыл, аксыл-күк болытлардан арчылмаган, шул болытлары өстеңә төшәрдәй булып актарылган күккә карыйсы да килми бит.
Афзал абзагыз яшендә көзнең, гомернең дә әллә нинди могҗизаларына өмет итәсе юк инде. Барына канәгать булып, акрын гына, күптән салынган, һәр борылмасы, һәр адымы таныш сукмактан атлыйсы да атлыйсы. Аллага шөкер, булганның кадерен белер, барына сөенеп яшәр яшьтә ул хәзер. Көз дип ни, аның матурлыгын гына түгел, файдасын, мәнфәгатен дә күрә белергә кирәк. Алтындай сары йомшак каен яфраклары, уттай кызыл чаганнар ел белән үзләренчә сызып хушлаша микән? Әнә, әкрен генә дымлы җиргә түшәләләр. Түшәлсеннәр, яфраклар көз саен коела, ә быел аллага шөкер, дымлы җирнең кочагына сыеналар. Матурлык матурлык инде, быелгы корылык, чүл кызулыгындай тын алгысыз эссе җәйдән соң, ул яңгырлы көзгә ныграк сөенә. Яше шундый инде аның хәзер, әйттек бит инде, акылының чыкмаска утырган, алдыннан бигрәк артын уйлап эшләгән мәле, сабырланган, ярты гасыр торып басылган авыл өе сыман мүкләнгән чагы. Сөенә дә белә ул, бөтенләй мүкләнеп үк бетмәгән әле. Әнә, көзгә кергәнгәме, төсе бераз уңа төшкән зәңгәр күктә сирәк кенә йөргән болытлар челтәр-бөдрәләре белән күренеп, күңелне иләсләндереп ала. Шуларны тотып карыйсы килеп китә. Көзге үтә күренмәле һава ерактагы урман тарафларын ап-ачык күрсәтә. Яшел чыршылары, көз ялкыны кагылган каен, усаклары белән алар, офык кырында булса да, яп-якын тоела. Афзал яфрак яңгыры уйнаклаган шул урманның дымлы һавасын сулагандай булды. Җәй кояшының ут сарысы хәзер, алтын сабырлык булып, урман болыннарына, агачлардагы яфраклар төсенә иңгән. Басуларга бер чыгып әйләнергә кирәк әле кара көзгә бөтенләй генә кереп киткәнче.
Әйе, монда да матур, әнә миләшләр уттай яна. Тик быел миләш чыпчыклары бигрәк иртәләгәннәр әле. Көйдергеч эсседә әллә ни сөендермәгән уңыштан алар өлешенә басуда ризык күп калмагандыр шул. Яңа еллар алдыннан гына өер-өер булып килеп, бер-ике көндә бар агачларны авыр тәлгәшләреннән арындырып китәсе бу бераз әрсезрәк кунакларның кышын сыйланыр ризыклары кала микән соң? Кешегә, кош-корт, хайванга да алдагы көненә ризык кирәк шул. Ни итәсең, иң элек шунысын уйларга кирәк. Ярый аларның менә эше бар. Кризис дигәннәре бик кагылмады, ахры. Кешегә аңа эш бирсеннәр, дөньяны бит эш кешесе тота. Кеше кулында эш бар икән, димәк, дөнья, тормышның йөрәк кагышы, тамырларында кан агышы тукталмаган дигән сүз.
Менә Афзаллар бригадасы да электр линияләрен алыштыра. Бүгенгене генә түгел, киләчәкне дә кайгырту дигән сүз монысы. Егетләр дә канәгать, читтән караган кешегә уен-көлке белән җиңел генә эшләгән кебек алар. Тик электрик эше бик хәтәр инде ул, хәвефе янәшәдә сагалап кына тора. Яшьләр бераз очыныбрак та китмәкче, Афзал абзагыз андыйга үтә таләпчән. Иң элек сакчыллыкны алга куя. Шуңа егетләр дә аның «сагы барның сагы ятар» дигәнен көндәлек шаяру сүзенә әйләндереп тә бетергәннәр.
– Егетләр, карап тотыныгыз, уен түгел, әнә бит агачларны кискәндә нәрсә була язды. Гел булмый, бер була диләр, берәгәйле була күрмәсен, – диде ул, тагын багана башына үрмәләүче егетләрне күздән кичереп.
Эш башкарыласы участокта линия токсызландырылганмы, юкмы, монысын ул мотлак үзе тикшерә, бервакытта да кешегә ышанмый. Бу гадәте инде анекдот сыманрак кабул ителсә дә, бригададагылар, чынында, аның шушы картларча вакчыллыгына эчке бер хөрмәт, ярату белән карыйлар, шуңа үзләренә ышанган кебек ышаналар иде.
Шулай эш башлар алдыннан гына яннарына җиңел машина килеп туктады. Ишектән күренгән хатын-кыз арадан Афзалның баш кеше икәнен чамалады, ахры, аңа эндәште.
Торак-коммуналь хуҗалыгының яшелләндерү буенча хезмәткәре булып чыкты бу сөйкемле хатын-кыз. Алар утырткан яшь агачлар аллеясы электр линиясенә туры килә икән.
– Линияләрне кысрыклый дип, шул агачларны тагын кисеп-кыркып бетерерсезме инде?
– И матурым, ул агач кайчан үсә дә, аңынчы кем бар да, кем юк, дигәндәй. Булмаган хәсрәт белән үзеңә мәшәкать арттырып йөрисең ич. Ә менә ун минутка электр уты сүнсә, бөтен халык безгә шалтырата башлый.
Үпкәләде дә куйды теге матуркай.
Афзалның һич кенә дә кеше кәефен бозасы килмәгән иде, киресенчә, үзенең дә күңеле күтәренкелектән, бу хатынкайны да якын итеп сөйләшүе иде. Их, хатын-кыз белән сөйләшә белми башлаганмы, әллә аңа шаярту да килешмәслек яшькә җителгәнме.
– Ярый, идарәлеккә керерсез дә, зуррак иптәшләр белән сөйләшерсез инде. Болай ел саен диярлек үсеп килгән агачларны имгәтеп кенә торып булмас, – диде дә, борылып китте хатын.
Әллә нинди үзсүзле киребеткән кеше дә түгел икән, үзенә күрә эшлекле дә күренә. Эшлекле хатын-кызга Афзал бертөрле кызыксынып та, шаяртып та караучан. Аныңча, хатын-кызга өйдә, аш-су тирәсендәгерәк урын килешә. Ир-атны карау, хөрмәтләү, алай гына түгел, кеше итү алар кулыннан гына килә, бары тик аларның гына моңа көче җитә. Менә аның Кәүсәриясе кебек. Кәүсәриясе аның өчен бөтен дөнья, менә шушы җир, сулар һава, эчәр су, тереклекне яшәтүче кояш кебек алыштыргысыз. Ул өен дә аннан башка күз алдына китерми, хәер, үзен дә аннан башка бар дип исәпләми, теге җырдагыча, аның бер яртысы ул. Хатын-кыз шулай булырга тиеш.
Шулай да, теге матур, эшлекле хатынны кыерсыткан кебек калган тойгы күңеленә тынгы бирмәде. Торак-коммуналь хуҗалык идарәлегенә килерсез, диюен башта әллә ничегрәк – үзенә боерык бирү кебек кабул иткән иде. Аның яшендә, үз эшен белеп башкарган, үзенекен бирми, кешенекенә тими яшәгән тыныч, ипле кешенең хәзер нидер юллап, нидер исбатлап йөрер чагы үткән кебек. Ярый, барып килер. Бер уйлаганда, электр, телефон үткәргечләре шул үсеп килүче, я ботакларын ян-якка иркенләп таратып җәелергә тырышучы агачлар белән тыныша алмыйлар инде. Ут, элемтә дә кирәк, шыр ялан утырган урамнар да матур түгел. Инде үсеп, олпатлык корына кергән тупыл, каен, юкәләрне шул яшьләрендә кырыкмыш тай кебек кискәләп, имгәтеп бетерүне халык та өнәми. Берәр төрле чишелеше бардыр бит инде кирәкмәгән шул алышның?
Барып килергә булды ул идарәлеккә. Камиләне – исеме дә шундый ятышлы булып чыкты – ишек алдында ук очратты. Идарәлек башлыгына кереп, сөйләшеп утырдылар. Агачларны кисү аларга да өстәмә мәшәкать кенә түгел, урамнарның ямен җибәрә. Мөмкин булганча, табигатьне дә кыерсытмаска, дигән уртак фикергә килделәр. Бик матур, кирәкле урында үскән агачларга тотынмыйм дисәң, үткәргеч чыбыкларны урам аша да сузып була. Линияләрне чикләп тоташтырган вакытта болай да урамның каршы ягына чыгарга туры килә. Моңа игътибар гына итеп җиткерелмәгән бары. Әнә, Камиләнеке дә бик дөрес, хәзер кеше яшәгән җирдә агачларга караганда электр белән телефон баганалары күбрәк.
Риза булып кайтты бу очрашудан, сөйләшүләрдән Афзал. Камиләнең дә аңа үпкәсе басылгандай тоелды үзенә. Бәлки, үпкәләмәгәндер дә әле. Почмак саен фәрештә, һәрберсе бер эштә, дигәндәй, һәркем үз эшен эшләп йөри бит. Барын да ничек уйлап бетерәсең? Хатын хәзер аңа ничектер рәхмәтлерәк кебек тә әле. Электрикларның бригадиры белән кирәк урыннарда агачларны имгәтмичә эшләргә була икәнен ныклап аңлаштылар. Хәзер аның кирәкле урында үз дигәнен исбатларлык җирлеге бар.
Фәнзәлия БӘДЕРТДИНОВА
Фото: https://pixabay.com
Повестьның дәвамы: http://maydan.tatar/bexetnen-och-tose-povestnyn-axyry/
«Мәйдан» №3, 2022 ел.
Комментарийлар