Дымланган тәрәзә аша сирәк кенә сибәләгән яңгыр тамчылары күренгәли. Иртәнге як булгангамы, әллә инде яңгыр суыгы тәэсиреннәнме, гадәти булмаган салкынлык сизелә. Мин автобусның иң соңгы рәтендә парланган тәрәзәне бармак очларым белән сөртә-сөртә аргы якка күз ташлыйм. Әнә анда шәп кофейня. Аннан чыккан каһвәнең хуш исе минем кебек иртәдән үк буш карынлыларның борын эчләрен иркәләп-назлап үтә. Аннан үргәрәк – автобус тукталышы. Монысы исә йокыларыннан да айнымаган шәһәр халкын җыйнаган урын. Икенче якта җомга көн генә эшли торган, озынлыгы елга буе сузылган базар. Аннан зур-зур биналар, урыны-урыны белән агачлар һәм өсләрендә кар көртләре урын алган ялгыз эскәмияләр китә…

Кинәт яныма, аякларына һәм шарфына кунган карны кага-кага, җыйнак гәүдәле, түгәрәк йөзле, уйларының гадәти булмаган тирәнлегенә чумган хатын-кыз кереп утырды. Ул ике кулындагы сумкаларын бер күтәрде, бер төшерде, куяр урын тапмагач, алдына куеп, барысын бергә кысып тотып бара башлады. Бар автобусны яңгыратып берничә кесә телефоны шалтырады. Апа исә хатын-кызларга гына хас үҗәтлек һәм горурлык белән бернигә исе китми утыра бирә. Карашы – тәрәздә.

Карашлар! Их, бу карашлар… Ниндиләре генә юк та, нинди генә көчкә ия түгел алар! Күздәге ялтыраган һәр сагыш, я булмаса һәр бәхет чаткысы артына күпме язмыш яшеренгән.

Ул әле карт түгел. Өстендәге бик үк килешле булмаган пальтосы, чуклы шарфы һәм кызгылт-соры башлыгы гына йөзен һәм гәүдәсен бераз картайта иде сыман. Аның борчулы күз карашында өмет үсентеләре чагыла.

Читтән генә күзәтүемне күреп алып, ул пальто якаларын бераз рәтләп, чәчләрен колак турына сыпырып куйды. Ниһаять, рәтләнеп беткәч:

– Кияүдәме әле? – дип дәште ул шактый каушаган тавыш белән.

Уйларымнан айнып, аңа карадым. Бу сорауның кай юнәлешкә илтеп, кайсысына алып барганын абайлап бетермәсәм дә, башымны чайкап «юк» мәгънәсендә җавап кайтардым.

– Булыр әле… Булыр… Бер дә борчылма син, – дип тезде ул юаткандай итеп. – Һәр нәрсәнең үз вакыты… Тормыштагы иң алтын кагыйдә шулдыр: көт һәм көтә бел! Барысы булыр… Яшь әле син… Яшь…

Мин аны аңлаган һәм тыңлаган кыяфәттә башымны селкеп, аңа карап бардым. Гәрчә, аның бу сүзләреннән бер тамчы аңлаеш күләгәсе сизелми иде. Аңа карыйм. Һаман да шул кабатлауда:

– Яшь әле… Яшь… Бар да булыр…

Берничә минут борчулы кыяфәттә тәрәзәгә карап утырганнан соң, тукталышта сумкаларын күтәреп алды да, автобус шоферы янына ашыкты.

– Гафу итегез, сез миңа бәхетле билет бирә алмассызмы?

Шофер сәерсенеп артына борылды. Ике кулына ике сумка тотып, нидер өмет итеп басып торган кечкенә генә буйлы җирән чәчле апага сораулы караш ташлап, кашларын селкетеп алды.

– Миңа бәхетле билет кирәк иде, – диде апа кабатлап. Тавышы көр һәм яңгыравыклы булганлыктан, арткы рәткә бик яхшы ишетелә иде. Мин бар игътибарымны аларның сөйләшүенә бирдем.

– Нинди билет?

– Бәхетле! – диде ул шатланып.

Апа пакетларын идән почмагына куеп, сүзен дәвам итте:

– Сез миңа барлык билетларны бирегез, мин үзем сайлап алырмын.

Ир башта аптырап калды. Аннан йөз чалымын салмак кына елмаюга күчерде һәм кинәт бар автобусны яңгыратып көләргә тотынды.

– Сез… ни дисез? – Йөткерә-йөткерә, көлүеннән туктала алмый сүзен дәвам итте. – Ну, апай, молодец икәнсез… Кәефне күтәрә беләсез икән. Молоде-е-ец! – диде ул сузып.

Апа башта озак кына күзләре белән нидер тикшереп алды, ә аннары, «аңлашылды сезнең белән» дигән сыман, кулын селтәп, кисәк артына борылып китәргә ашыкты.

– Туктагыз!

Апа шундук артына борылды.

– Сез чынлапмы, әллә…

– Юк, шаяруым, – диде ул тыныч кына. – Кәмит уйныйм, шамакай мин, беләсезме… Шамакай!..

– Алай ачуланмагыз инде… Мин бит чын дип белмәдем, – диде шофер каршында ярсулы йөз белән басып торган апага.

– Сез белмисез… Гомумән, без, кешеләр, нәрсә беләбез соң? Барыбызны да үзебезне кытыклаганы, үзебезне тырнаганы кызыксындыра. Әгәр аз гына булса да бер-беребез турында кайгыртсак, бернинди аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмас иде… Белмисез сез… Ә нәрсә беләсез соң?..

Шофер ярсыган хатынга карап уйлап торган арада:

– Балам авырый минем. Җиде яшьлек! Ә сез белмим, аңламыйм, дисез… Әйе, тагын көлегез әйдә… көлегез! Ниндидер бәхетле билет таләп иткән юләр хатыннан көлегез… Нигә сорыйммы? Белмим. Бернинди өмет калмаган чакта да, нәрсәгә дә булса ышаныч белән яшәү – иң өстен сыйфаттыр ул. Менә ни телим мин, менә ни өмет итәм. Ә сез белмим, аңламыйм, дисез. Бәлки, теләмисездер? – дип дәвам итте.

Шофер кечкенә генә тартма эченнән билетлар төргәген тартып чыгарды:

– Сайлагыз… Бәхетлесен сайлагыз.

Апа шатланып әлеге рулонны кулларына алды. Күзе беренче төшкән билетның номерына карашын төбәде: биш, өч, алты, алты, ноль, сигез.

 

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Фото: sprashivalka.com


Комментарий язарга