Бәхет – мизгел. Кайгы да – мизгел, һәрхәлдә шуңа бик тә ышанасы килә. Ә гомер ул – бәхет-мизгелнең килгәнен, кайгы-мизгелнең киткәнен көтеп үткән минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар…

Көн искиткеч матур башланды бүген: иртән-иртүк Гүзәлиягә авылдан энесе шалтыратты. Күп сүз – чүп сүз, дигән әйтемнең хаклыгын исбатлап яшәгән «бүрәнәләр» нәселенең дәвамчысы сәлам артыннан кистереп бары ике җөмлә әйтте:

– Апа, киләсе шимбәдә – Сабантуй. Кайтыгыз!

Капылт кына телсез-өнсез калган телефон трубкасын куйгач та, апа кешенең колагында байтак вакыт әле кайтаваздай «Сабантуй, Сабантуй! Кайтыгыз, кайтыгыз, кайтыгыз!» дигән тылсымлы сүзләр яңгырап торды. Аннары шул кайтаваз аның йөрәк тибешенә кушылды да тыеп булмастай көчле, мәгърур шатлык дулкынына әйләнеп, Гүзәлияне бөтен барлыгы белән бәхет чоңгылына томырды. Рәхәтләнде, бөтерелде генә хатын татлы чоңгылда, аның белән бергә бар җиһан вальс әйләнде… Җанны шулай шифалы таң җиледәй иркәләп, күңелне куаныч белән мөлдерәмә тутыра торган мизгелләр, шөкер, Гүзәлиянең тормышында һәр җәй саен кабатлана килә. Әйе, бүген нәп-нәкъ утыз бишенче тапкыр ишетә ул бу тансык сүзләрне. Димәк, аның авылыннан чыгып киткәненә дә утыз биш ел булган. Һай, кай арада дистәләгән ел үткән дә, кайчандыр чиксез зур булып тоелган гомер йомгагы сүтелеп бетә язган диң! Ярый ла йомгакның очы туган йорт түшәмендәге бишек элә торган чөйгә ныклап бәйләп куелган. Башта әнисе, инде менә энесе шушы күз түгел, йөрәк белән генә күреп, тоемлап була торган җептән тарткалап торганга, сискәнеп уяна, уйлана, кырык мәшәкатен кырык якка ташлап, туган нигезенә ашыга да инде Гүзәлия. Һәм һәр кайтып килгән саен шул бәхеттән аермаганы өчен язмышына мең-мең рәхмәтләрен укый иде…

Инде үзалдына кычкырып диярлек «Сабантуй! Сабантуй!» дип кабатлап, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлаган хатын, сөрлегеп киткәндәй туктап, кашларын сикертте: «Киләсе шимбәдә?! Быел бик иртәләгәннәр түгелме соң?» Күңеленә шундук җавап да килде. Ни хакың бар синең, Гүзәлиякәй, үз-үзеңә булса да мондый сорауны бирергә, ә? Сабан туе җәй уртасында түгел, нәкъ менә язгы чәчү беткән көннәрдә булырга тиеш тә бит инде. Авылдан калага китеп мәңгегә адашканнар өчен мәллә ул? Туган җиргә тугры булып яшәүче, бер караңгыдан икенче караңгыга тикле кырдан кайтып кермәүчеләргә дан-бәйрәм ич ул татар Сабан туе… Анысы, шәһәр халкы да көнне төнгә ялгап эшли. Тик эшенең җимешендә генә ниндидер әчкелтем тәм бар шикелле. Шуңа йөзләр чытык, күңелләр буш, җанда рәхәтлек юк. Соңгы уйлары хатынның йөзенә караңгы шәүлә булып ятты. Юк, юк, бу ямьсез уйлардан кичекмәстән арынырга кирәк. Тәк, диде Гүзәлия, бәйрәм шимбәсенә тикле бик аз көн калып бара. Бүгеннән үк әзерләнә башлау зарур. Беренчедән, күз явын алырлык яңа матур күлмәк кирәк! Һәм күлмәккә төс сумка. Монысы – икенчедән, өченчедән… их, лаклы туфлиләр алырга рәт җитеп бетмәс ахыры быел. Былтыргылары да ярап торыр. Ике генә киелгәннәр. Тик ни… бераз кысынкырак алар, сатып алганда таман кебек тоелганнар иде дә соң. Ире әйтмешли, «утырганнар» бугай. Минем хатын тазармый, аның киемнәре генә утыра, хәтта аяк киемнәре дә, дип җибәрә ул кайчак уенын-чынын бергә кушып, булмаган мыегы астыннан хәйләкәр елмаеп. Гүзәлия үпкәләми. Кушылып көлә генә. Туры әйткән… әй, ярар, озын сүзнең кыскасы – яңа күлмәк кирәк! Әйе, әйе, өр-яңа күлмәксез Сабантуйга баруны, дөресрәге, чыгуны (авылда алар чыгабыз дип сөйләшәләр) күз алдына да китерә алмый Гүзәлия. Кечкенәдән шулай…

Иртәгәсе Сабантуй дигән кич кыз өчен бәйрәмнең үзеннән бер генә дә ким булмый торган иде. Көтү каршылап, әнисе кушкан вак-төяк йомышларны үтәгәннән соң, мунча юынып чыккан кыз, күрше әбекәй әйтмешли, сөбханалла, ат койрыгыдай тере, куе чәчләренең кипкәнен дә көтеп тормый, түбән урамга, Фатыйма апаларның капка төбенә йөгерә иде. Анда елның-елында иртә җәйдән үк кышлык утынга дип ап-ак кәүсәле каен агачлары кайтарып аударылган булыр. Гүзәлия шуларның иң шома, матурына кыр кәҗәсе кебек җиңел генә менеп, итәге белән тезләрен каплап җайлап утыра да, түземсезлек белән дус кызларының җыелганын көтә башлый. Берәм-берәм кызлар да күренә – Гөлсинә, Гөлфия, Сания… Гүзәлия исә килгән берсенә пулеметтан аткан кебек сорауларын яудыра тора:

– Сабантуйга нинди күлмәк киеп чыгасың? Кибетнекеме, тектегезме? Якасы түгәрәкме, итәге бөрелгәнме, бизәкләре нинди? Чәч тасмаларың ефәкме, әллә капронмы? Ике бантик ясыйсыңмы, бер генәме? Сандалиең яңамы? Туфлиеңның каптырмасы  шыртлавыкмы?

Кызлар, берсен-берсе бүлеп, өйләрендә түр почмакта эленеп калган күлмәкләре, әле тартмадан да чыкмаган аяк киемнәре турында тикберләп, тәмләп сөйли, мактана башлыйлар. Гүзәлиябез җиде кат күктә. Тумыштан матурлыкка гашыйк, хисле күңелле кыз дусларының әле бер тапкыр да киелмәгән, күрелмәгән аллы-гөлле күлмәкләрен, тасмаларын күз алдына китереп, сөенеп, ләззәткә чумып утыра. Билгеле инде, үзе дә аларга, ниндидер тылсым-сер ачкандай, әнисе теккән күлмәкне инәсеннән җебенә кадәр тасвирлап күрсәтергә онытмый. Ул арада әледән-әле каршыдагы ике өй арасыннан кисемтә булып күренеп торган офыкка күз ташлый. Кояш ничек батар икән бүген: кызарыпмы, алланыпмы, болыт-яулык бөркәнепме? Бу аңа, әбисе өйрәткәнчә, иртәгәсе көннең нинди булачагын фаразлау өчен кирәк. Кырда һәм ян бакчада чәчәсен чәчкән, утыртасын утырткан авыл кешеләренең зарыгып яңгыр көткәнен белсә дә, кыз чын йөрәгеннән нәкъ менә Сабантуй көненең аяз, кояшлы, эссе булуын тели иде. Бер генә тәүлек су эчми түзегез инде, суганнар, бәрәңгеләр, дип пышылдый аның иреннәре. Аннан соң күктәге болытлардан «яңгыр яу, яу, яу, иләкләп тә, чиләкләп» дип үзем сорармын, ямегез. Менә шулай, чәчәкләр-гөлләр түгел, иң беренче чиратта көлсу дымсыз җирдә баш төрткән яшел суган кыяклары була иде кызның уенда…

Авылларының бөтен тирә-якка даны чыккан суган үстерүчеләр авылы икәнен бик озак белми яшәде Гүзәлия. Дөресрәге, бакча тутырып гел бәрәңге генә дә үстереп була икәнен белми иде ул. Соң, үзеңне хәтерләгәннән бирле, иртә яздан көз башына кадәр егерме-утыз түтәл суган үскән бакчадан кермә дә! Кайбер елларда бәрәңгегә бөтенләй урын калмый торган иде анда. Икенче икмәксез яшәп булмый, билгеле. Анысын Олы болыннан бүлеп биргән җиргә утырталар…

Кечкенә Гүзәлия бервакыт әнисеннән:

– Ник шулкадәр күп итеп үстерәбез бу суганны? – дип сорады.

– Акча бит ул, кызым. Шул акчага сезгә тәти күлмәк, тәмле ризыклар алам, Алла теләсә, – дип җаваплады әни кеше.

Кыз шундук иелеп хәтфәдәй үсеп утырган кыякларны сыйпап:

– Акча бит ул! Акча бит ул! – дип кабатлаганын сизми дә калды.

Гөнаһ шомлыгына, тыкрыктан туган тиешле абыйлары үтеп бара икән. Кечкенә сеңлесенең «тәти күлмәк» алачакбыз дип чын күңелдән куанып түтәл сыйпап утырганын күргән абый кеше өчен, билгеле инде, үсеп җиткәнче кызның кушаматы «акча бит ул» булды…

Тәти күлмәк! Әйе, Сабантуйга күлмәк кирәк! Гүзәлия көзге каршысына килде. Өлгергәнлек аттестаты алганның икенче көнендә үк, өр-яңа кызыл күн чемоданын тотып, җиңел адымнар белән шәһәргә баручы автобус тукталышына ашыккан талчыбыктай зифа буйлы, озын толымлы кызыкай инде күптән салмак адымлы, тулырак гәүдәле, кырыкмыш тайныкы кебек кыска чәчле ханымга әверелде. Да-а-а, дип сузды ул мишәрләрнең яраткан «да»сын. Зерә генә кешедән калышмыйк дип, олы көзгеле шкаф-купе ясаттык без. Элеккеге көзгебез шәп иде, йөз-муен тирәсен генә күрсәтә дә вәссаләм. Монысы баштанаяк чагылдыра… Шушы уйларына һәм көзгедәге бүгенгесенә моңсу елмайган ханым агач тарак белән бераз чәчен төзәтте, ирененә алсу иннек тидерде дә акча янчыгы салынган сумкасын алып, йөрергә җайлырак булыр дип үкчәсез туфлиләрен киеп, урамга чыкты…

Әй, гүзәл дә соң җәй башында табигать! Хәтта ярты миллионлы шәһәрдә дә. Әле тузан кунарга өлгермәгән сөтле яшеллек күзне иркәли, һәрберсе солист булырга омтылган кошлар хоры яшәүнең үзенә мәдхия җырлый кебек. Эх тә итми алынган иң биек ноталардан колаклар чыңлап тора. Гүзәлия таш сукмактан, тып-тып басып, өй почмагына якынлашты. Шулчак, качышлы уйнагандай кинәт, әллә кайдан гына килеп чыккан назлы җил исеп куйды һәм борынны ярып кергән үтә дә таныш, газиз ис ирексездән күзләрне йомарга мәҗбүр итте. Еш-еш, тирән итеп сулыш ала башлаган хатынны аяклары бөтенләй тыңламас булдылар, ул хозурланып туктап ук калды. Әйе, рәхәт, аңлатып булмаслык рәхәт иде яңа гына чабылган газонда чәчелеп яткан үлән-чәчәкләрнең хуш исен иснәве! Ул бу ләззәтле мизгелләрнең чиксезлеккә тоташуын теләде…

– Күрше, нәрсә мәрткә киткән кебек тратуарда басып торасың?!

Әче тавыш Гүзәлияне кинәт күктән җиргә төшерде. Ул күзләрен ачты. Әле җәйнең башы гына булуга карамастан, бер ай Төркия кояшында кызынып кайткандай каралган урам җыештыручы Фәния, җилкәсенә чалгысын салып, аптырап аңа карап тора иде.

– Менә авыл, болын искә төште әле…

– Алай болынны бик сагынсаң, мә чалгы, мин чәй эчкән арада селтән бераз. Физкультура булыр, Малышева апаң әйтмешли, араматирапия дә, – дип, сирәк тешләрен күрсәтеп көлде Фәния.

– Ни бит әле… Базарга баруым иде…

Иртәнге дүрттән аяк өстендә булып, инде арыган, сусаган хатын, Гүзәлияне тыңлап та бетерми, чалгысын ишек артына сөяп куйды да подъездына кереп югалды…

Яшьтәшләр алар. Язмышлары да охшаш. Фәния дә Гүзәлия кебек сиксәненче еллар башында Чаллыга килгән. Иләмсез зур кою заводының бер цехында озак еллар бил бөккән. Көннәрдән бер көнне, аяз көнне яшен суккандай, гөрләп эшләп торган завод янып, автогигант шып туктагач, аның кебек үк «кыскарту»га эләгеп, дистәләгән мең бәхетсезне  берләштергән эшсезләр армиясенә кушылган. Нәкъ Гүзәлия кебек үк биржа юлын таптаган. Аптырагач, вакытлыча гына булса да, дип җыештыручы булып урнашкан. Һәм инде бүтән, үзе әйтмешли, тәмугка әйләнеп кайтмаган. Саф һаваны артыграк күргән. Гүзәлия дә яшьлегенең иң матур еллары адашып калган газ-төтен оясына бүтән бармады. Алланың рәхмәте, күңеленә хуш килгән эш-шөгыль шәһәрдә дә табылды. Әйе, хәләл акчага көн күрим дисәң, кул көчен дә, акыл көчен дә ай-һай күп түгәргә кирәк бу дөньяда…

Тукталышка җиткәнче шул уйларыннан арына алмады. Хәтта кая һәм ни максат белән баруын да онытып җибәрде шикелле… Менә кирәкле автобус та күренде. Ярымбуш «Газель»дан чыгучы бөтенләй табылмады, керүче дә бер Гүзәлия генә иде. Болай бер дә кызык түгел икән бит, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, дип кайчандыр заводка эшкә бару тамашаларын искә төшерде хатын. Тукталыш тулы кеше булыр иде. Төрле зурлыктагы һәм төрле төстәге әрсез автобуслар, берсе өстенә берсе менәрдәй булып, пассажир аулый. Кысыла-кысыла шуларның берсенә кереп басасың һәм… уйларыңа чумасың. Чын. Утырган булсаң, йокымсырап кына барыр идең әле, ә болай бер аякта баскан килеш башыңда әллә нинди акыллы уйлар бөтерелә башлый, кайчакта хыялланып та аласың, көтелмәгән ачышлар да ясыйсың. Шуларның берсен, иң «гениальныен» Гүзәлия әле бүген дә хәтерли: авылга кунакка кайткан саен, шәһәрнекеләр бер генә дә картаймый, үзгәрми, матур килеш тора дигән сүзләр ишетергә туры килә. Сере нидәме? Чөнки «гаратскуйлар» гел диярлек мичкәдәге балык хәлендә. Транспортта булсынмы, почта бүлекләрендәме, кибет-базардамы, кыскасы, һәркайда. Аның өстенә тозлы-борычлы сүзләрне дә бер-берсенә жәлләми яудыралар. Шуңа тышкы кыяфәтләр әйбәт саклана да инде, тозланган балыкларныкы кебек, дип үз-үзен шаккатырган чагы булды аның…

Менә базар да күренде. Исеме серле, матур – «Алан». Шунда ук күз алдына сарылы-аклы чәчәкләрдән тукылган келәм җәелгән, чут-чут иткән авазлар, чикерткә сайравы, бал кортлары безелдәвеннән гөжләп-гөрләп торган кояшлы урман аланы килеп баса. Исеме җисеменә туры килсә шәп буласы да бит… Дөресен генә әйткәндә, базарларны, кибетләрне җене сөйми Гүзәлиянең. Югыйсә, элек-электән атна саен бөтен тирә-як авылларны җыйнап, чуаш, урыс, мари, мукшыларны чын мишәрчә «сүләштергән», сатулаштырган зур базарлы авылда туып-үсте. Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да бабаларын сәүдәгәр булган дип сөйлиләр. Алар каны акмый бугай ла аңарда. Гүзәлия елмаеп куйды. Яшь чагында алты-җиде тапкыр кан биргән иде, әллә инде бабалары өлеше… Тукта! Ул канны бит кемнәргәдер салган булырга тиешләр. Бәлки нәкъ менә шул адәмнәр бүген сәүдә үзәкләре хуҗасыдыр, миллионнарны «әйләндереп» утыралардыр… Әй, тузга язмаган нәрсәләр турында уйлама сана! Гүзәлия эчтән генә үзен битәрләп алды. Янчыктагы барлы-юклы акчаңа ничек итеп матур да, килешле дә, сыйфатлы да күлмәк алырга икән дип баш ват ичмасам. Сумкалык та калырга тиеш бит әле…

Башыңны ват ни дә, ватма ни, чүпрәк-чапрак, ясалма күннән тегелгән аяк киемнәре, тагын әллә ниләр белән шыплап тулган рәтләр арасыннан берәр сәгатьләп әйләнеп-тулганып йөргәннән соң, Гүзәлия якты хыялларының чынга ашмаячагын аңлады. Чуар әләмдәй эленеп торган күлмәкләрдә бер генә минутка да карашы тукталмады аның. Итәк-кофталарга да күзе төшмәде һәм барысына берьюлы күңеле ятмады инде менә, ятмады, нишлисең. Алдаша икән, бер күлмәккә күзе төште төшүен, тик киеп карарга гына насыйп булмады. Чаршау артына кереп тирләп-пешеп өстендәге киемен салганда, кем теленнән тартты диген, «күпме тора?» дип сораган иде, сатучы тезгән нульләрдән башы әйләнеп китеп, йөрәге үк кыса башлады. Кая ул теге «алтын» күлмәкне киеп карау, үзенекен кияргә оныта язып, чак ялангач чыгып йөгермәде Гүзәлия. Булыр иде тамаша! Менә нәкъ шул мизгелдә кайчандыр базар тоткан ерак бабалары каны уйнап алды да инде аның тамырларында. «Ат бәясе икән!» дип ычкындырганын сизми дә калды ул.

«Алырдан йөрми инде…» Шуның ише мыскыллы, ачулы күз, сүз атулардан тәмам ялыккан Гүзәлия, качар урын эзләгәндәй як-ягына карангалап торгач, ишек төбендәрәк  сумкалар сатучы аксыл чәчле ханымга таба атлады. Мондый очракта күрде дә капланды диләр. Елтыр-елтыр килеп торган җыйнак нәфис сумкадан күзен алалмый гына бит. Сатучы да аның карашын эләктереп алып, товарны кулына ук китереп тоттырды.

– Үзе матур, үзе чыдам, Уфада тегәләр. Алып җибәрегез, үкенмәссез!

Гүзәлия сумканың эчен-тышын тикшерде, җилкәсенә асып та, беләгенә элеп тә карады. Чыннан да, ошый иде аңа сумка.

– Ни хак? – дип сорады ул.

– Ике мең.

– Кыйбатрак инде минем өчен…

– Күпмегә алыр идегез соң?

Гүзәлия гомерендә беренче мәртәбә сатулашырга маташа иде.

– Бер меңгә, – диде ул мөлаем ханымның күзләренә туры карарга кыймый.

– Алыгыз бер меңгә!

– Чынмы? И рәхмәт яугыры, бигрәкләр дә ошаттым шул, – дип, тутый кош тоткандай елмайды хатын.

Тик алыш-биреш ясагач, әйтми түзә алмады.

– Юмарт сез… Базар хатыннарына бер дә охшамагансыз. Өстегездән чыкмыймы?

– Кем белгән инде аны, – дип куйды ханым. – Дөрес уйлыйсыз, мин әле ике атна гына монда. Күнегеп җитәлмим. Кызымның «точка»сы бу. Утыз биш ел шәфкать туташы булып эшләгән идем.

– Туйдыгызмы? Әллә авырайдымы?

– Кая ул тую! Бигрәкләр дә яраттым шул һөнәремне. Шуңа авырлыгы да сизелмәде. Китүемнең сәбәбе – табиблар.

– Табиблар?

– Әйе, соңгы елларда әллә нәрсә булды аларга. Йөз сиксән градуска үзгәрделәр. Авыруларга, аларның якыннарына акча чыганагы итеп кенә карый башладылар.

– Анысы шулай, – дип җөпләде Гүзәлия, өченче көн генә шифаханәгә баруын, чиратта утырганда ишеткән сукрануларны искә төшереп.

– Иң кыйммәтле даруларны язалар да үзләренә хәйран гына өлеш чыгаручы аптекаларга җибәрәләр. Анализ, УЗИ юлламалары белән дә шулай. Әй, сөйләсәң… Бөтенесен күреп, белеп торуы бик читен. Үзем чиргә сабышканчы дип, чыгып киттем инде базар тарафларына…

Адымнары салмакланган, канаты салынган кошка охшап калган Гүзәлия карга, чыпчык, саескан тавышлары гына яңгырап торган, чәнечкеле шайтан таяклары кебек гөлләр генә үскән «Алан»нан чыгып, урам буйлап атлады. Аның бу төшенке халәте «тәти күлмәк» табалмаганнан түгел иде, билгеле. Теге ханымның мөлдерәп яшь белән тулган күзләре бик озак озата барды аны, сүзләре йөрәген телгәләде. Язмыш көлүе димә инде, Гүзәлия үзе дә бит үткән атнада гына чираттагы ялын бирүне сорап язган гариза янына эштән азат итү турындагысын да калдырып китте. Шулай ук өзелеп яраткан эшеннән, шулай ук җитәкчесе аркасында… Азагы ничек бетәр? Яше дә бара… Тик ни генә булмасын, башка бастыручы, җанга төкертүче ул түгел! Их, белмиләр шул эшләгән кешенең кадерен! Кадерне белергә тиешлеләрнең аңын йә акча, йә мин-минлек томалаган була. Өстәгеләргә тәлинкә тотып, юмакайланып ирешкән «тәхет»ләренә чытырдатып ябышкан «кашка тәкәләр», шуннан очып төшмәс өчен әллә нинди түбәнлекләргә төшәргә әзер. Нәкъ менә шулай, төшмәс өчен төшәргә әзер. Кул астында озак еллар тугры хезмәт куючыларны рухи кимсетү, матди талау бәрабәренә тупланган «майлы калҗа»ны үзләре кебек үк «шуышыр өчен туган»нар белән мулдан бүлешәләр дә, шуларның ялган мактау сүзләреннән ләззәт кичереп, өч тиенлек гомерләрен үткәрәләр…

Гүзәлия һәрвакыт зирәк акыллы, намуслы җитәкчеләрне генә хөрмәт итте. Чын-чынлап талант ияләре алдында гына баш иде. Хәер, чын талантлар баш июгә, гомумән, мохтаҗ түгелләр, алар янында башны горур тотарга, үзеңнең дә очар кошлар нәселеннән, йолдызлар ыруыннан булуыңны исбатлап яшәргә кирәк! Димәк, Гүзәлия дөрес юлда…

Дөрес юлда шул! Аяклары аны туп-туры тукымалар кибетенә алып килгән иде. Хатынны алыштырып куйдылармыни. Ул иңнәреннән тау төшкәндәй гәүдәсен турайтты, уйчан моңсу йөзенә кабат елмаю кунды. Хәтта, репертуарымнан тайпылмаска кирәк инде дип, эчтән генә «мырлап» алырга да көч тапты. «Тукран тәүбәсе! Ничә тапкыр сүз бирдең икән, тегү машинасына бүтән кагылмыйм, бер җөй дә текмим, киемнәрне сатып кына алачакмын дип. Юк бит, юк! Алтыдагы – алтмышта ди!» Аның үз-үзен «чеметүе» шуннан артмады. Чөнки Гүзәлия бик яхшы белә – менә хәзер кибет ишеген ачып керүгә ул бар дөньясын онытачак. Дөресрәге, борчу-хәсрәтләр, эреле-ваклы мәшәкатьләр белән тулган тышкы дөньяны. Ә эчтәгесе, кибеттәгесе, аны бөтенләе белән йотып алачак. Салават күперенең барлык төсләре белән уйнаган тукымалар, сәдәфләр, тасмалар, җепләр – аның стихиясе, юанычы, куанычы… Атлап-данлап базарга барып күлмәк эзләп маташу нигә кирәк булдымы? Күз нурларыңны түгеп, нервыңны бетереп тегеп утырма, сатып ал, кибет-базар тулган кием белән, дип һаман саен аны ачуланган ире белән кызы алдында аклану өчен. А-ли-би! Ничекләр итеп аңлатсын соң ул аларга: тегүче кызы Гүзәлиягә, елга бер мәртәбә, Сабантуйга, җаны теләгән бизәкле, җаны теләгән тукымадан әнисенең рухы белән сөйләшә-киңәшә күлмәк тегеп кию һава кебек кирәк!

Гүзәлия кибет тоткасына үрелде. Кинәт исемен ишеткәндәй булып, артына борылып карады. Таныш кеше күренмәде. Аннан ул башын күтәреп болытлар белән чуарланган күккә бакты. Ап-ак болыт читеннән әнисенең зәңгәр күзләре елмая иде…

Ишектән май кояшыдай балкып килеп чыккан, бит очлары алланып торган хатын, кулындагы пакетны ачты һәм әле генә сатып алынган ефәк тукыманы җанлы әйбердәй сак кына июнь кояшы яктысына чыгарды. Тукыма җете төсләре белән диңгез дулкыныдай бераз уйнап алды да, күз тидерерсең йә дигәндәй, кулдан шуып төшеп янә пакетка чумды.

Сабантуйга яңа күлмәк булачак!

Гүзәлия бу мизгелдә бәхетне нәкъ менә шулай аңлый иде…

 

Сирень ЯКУПОВА

Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower’>Flower фото создан(а) svetlanasokolova — ru.freepik.com</a>


Комментарий язарга