Логотип «Мәйдан» журналы

Бер шакмак шикәр (Бәян)

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәр иде. Авылларда гына түгел, бөтен районына санаулы гына калып барган фронтовикларны Алатауга җыеп, мәдәният сараенда зурлап кунак иттеләр. Өстәлләрдә ашыйсы...

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәр иде. Авылларда гына түгел, бөтен районына санаулы гына калып барган фронтовикларны Алатауга җыеп, мәдәният сараенда зурлап кунак иттеләр. Өстәлләрдә ашыйсы килгәннәргә ни теләсә, шул бар, ә эчәсе килгәннәргә...
Хәер, кемнең нәрсә эчәсе килгәнен сорап тормадылар анысы, «глава» шәхсән үзе карт солдатларның бокалларына «Хан» маркалы хәмерне, «Хенесси» коньягын коеп кына торды. Ничек итеп сөйкемле сөялләргә басарга белә иде ул: «Бу тост – сезнең исәнлек өчен, ә бусы – яу кырыннан кайтмыйча калган полкташларыгыз өчен!» – дип, әледән-әле кыстап йөрде. Бу аңа ветераннар алдында яхшатлану өчен генә түгел, Казаннан килгән олы кунак – Әкрам Әкбаровичка юмарт һәм киң күңелле булып күренергә, аннан битәр, министр урынбасарының Алман илендәге бер ширкәт белән Алатау арасындагы килешүне раслау имзасын алырга да кирәк иде. Хәер, култамга куйдырту өчен болар гына җитмәгәнен район башлыгы Илнар Борһанов яхшы аңлый, шуңа да аның өр-яңа костюмының түш кесәсендәге йөз данә «бишмеңлекне» чак сыйдырган конверты тәнәфескә чыккан арада министр урынбасары машинасындагы урынын тиз тапты.
Нургали агай да мәҗлестә бар иде. Затлы коньякны тыелып кына уртлап утырса да, йоткалый торгач, шактый җыелган, сельсовет рәисе машинасына утырып кайтырга чыккач, гәүдәсенең йомшаруын ачык тойды.
– Нургали агай, мәҗлес ошадымы соң? – дип сорады рәис, машинасындагы аннан башка тагын ике сугыш ветеранының булуын исәпкә алмагандай. Хәер, тегеләре аңа үпкәләмәделәр, алар инде төрле очрашуларда сорауларның күбесенчә герман фронтында кан койган Нургали Гатауллинга бирелүенә күнеккәннәр – берсе кайдадыр Балтыйк буе урманнарында «лесные братья»ларны эзләп, икенчесе Ерак Көнчыгышта япон самурайларын эзәрлекләп, Икенче бөтендөнья сугышын тәмамлаган кешеләр буларак, үзләрен тыйнак тоталар һәм һәрчак күләгәдәрәк калалар иде.
– Елдагыча инде, – диде фронтовик туры җаваптан качып. – Күрмәдеңмени, Борһанов Казан кунагына ярар өчен ничек тырыша. Тустаганнарын күтәрмәгән карт-корының аракысын якаларына салырга да әзер. Бу яшьтә һәркем спиртлы эчемлекне күтәрә алмый шул. Хәер, моңа «глава» гаепле түгел, кимчелек үзебездә, аракы бушка булгач, нәфесебезне тыя алмаганга үзебез гаепле. – Карт шулай дип, «сәвит» рәисенең менә биш елдан бирле традициягә әйләнеп киткән, тугызынчы май көнне элекке фронтовикларны район үзәгенә җыеп сыйлау мәҗлесенең детальләрен энә күзеннән үткәрү омтылышына нокта куйды.
Икенче көнне Нургали агай йокысыннан авырлык белән торды. «Әй, картлач, кем икәнлегеңне белмәгәч аны, бушка аракы күрдем дигәч тә», – дип битәрләде ул үзен кичә «сельсовет»ка әйткән сүзләрен исенә төшереп. Күп эчмәсә дә, яше сиксәннең өске ягына чыккан кеше өчен бусы да сизелерлек иде шул: башы авырта, йөрәге дә сыкрап тора, өстәвенә, әле сугыштан алып кайткан төзәлмәс ярасы – гарип аягы сызлый. Боларына да түзәр иде, җан ярасының әрнүенә чыдар әмәл юк. Гомерлек пар канаты – Банатын җирләвенә елдан артса да, бернинди бизмәннәрдә үлчәп булмый торган югалту ачысы аң-зиһенен утлы күмер кебек туктаусыз көйдереп, ятса төшендә, торса өнендә эзәрлекли, җан тынычлыгын ала иде. Бигрәкләр дә үкенечле булды шул: әүвәл уртанчы уллары сәрхүш шофер гаебе белән автокатастрофага юлыгып һәлак булды. Әнә шул һәлакәткә бергәләп тарыган, энесенең үлемендә үзен дә гаепле санаган өлкән уллары да, инсульт газабы кичереп, озак яшәмәде, ашыгып бакыйлыкка китеп барды. Үлем чукмары Гатауллиннар гаиләсен каравыллап кына торган икән, җиде малай арасында иркә кыз булып үскән Гөлияләренең ире мунчага баргач, юеш идәндә аягы таеп, баш чүмече белән җайсыз төшкән һәм ни тере, ни үле бер ел чамасы азапланып йөргәннән соң үлеп китте. Килсә килә бит ул: угланнарның берсе шикәр чире аркасында ике ел элгәре гүр иясе булды. Аннан алдарак бер малайлары йөрәк өянәгеннән дөнья куйган иде. Ана йөрәге түзә алмады бу сынауларга – инфаркт зәхмәте башта карчыкны урынга екты, система астында тотуларның да бернинди файдасы тимәде һәм, атна тулды дигәндә, Банаты Нургалинең күзләренә карап җан бирде. Теле юк иде мескенкәйнең. «Менә китәм инде, бәгырькәем, минсез ничек яшәрсең? Киемнәреңне кем юар да, ашарыңа бөртекләп кем әзерләр? Киленнәр парда томалап котлет пешермәсләр, суган турап, сөттә кайнаган токмач та ашатмаслар шул. Гастритың бәреп чыкмасын өчен режим кирәклеген уйламас берәү дә. Начар яшәмәдек, балаларны үстереп, һәркайсын башлы-күзле иттек. Кызганычка, күбесенең гомерләре генә кыска булды. Бала хәсрәтеннән дә авыр нәрсә юк, дип әйтәләр иде, дөрес икән. Хуш, бәхил бул, картым», – Карчыгының сүнеп барган карашында шундыйрак сүзләр укыды Нургали агай.
Мондый сынауларга түзә алмаган булыр иде ул, чыбык очы туганының агрофирма директоры вазифасындагы улы белән сөйләшеп, җитмеш яшенә кадәр әле колхоз системасы вакытында яратып башкарган учетчик-җир үлчәүче һөнәренә кереште. Кырларда аз булса да җан тынычлыгы таба алды. Үзе белән картайган атын җигеп, арбасына утыра да чыгып китә. Җәяү йөрү комачау аның өчен, шуңа күрә шагалкасын кузладан төшмичә генә атлата. Апрель ахырыннан башлап, кара көзгә кергәнче, көнозын басуларны урый ул: тырмалау-сукалау һәм чәчү белән мәшгуль оланнарның эшкәрткән гектарларын исәпкә алу, беркемнең хезмәте югалып исрафка чыгарга тиеш түгел – һәммәсен бөртекләп куен дәфтәренә терки; печән өстендә, урып-җыю чорында да башкарылган эш күләмнәренең иң вак дигәне дә аның игътибарыннан читтә калмый. Хәтта прессланган печән һәм салам тюкларын да санап, икенче көнне хуҗалык кәнсәсендәге хисап бүлегенә тапшыра. Шуңа да аны яраталар һәм хөрмәт итәләр, «безнең Нургали абзый» дип кенә торалар иде. Әйе, моңа кадәр шулай булды. Тик өч-дүрт көн элек көйле барган эшләрнең җаен җибәргән хәл килеп чыкты. Биләмәләрен урап кайтырга уйлаган район башлыгы елкылдап торган кара «Ланд Крузер»ында иртән иртүк «Күктимер» агрофирмасының механизаторлар станына килеп төште. Кайсы техникасын карап, кайсы башка йомышын хәстәрләп һөнәрмәндләрнең мәш килгән чагы. Җигүле атында ипләп кенә алар янәшәсеннән узып баручы Нургали агай белән һәркайсы олылап исәнләшә, хәлен сораша. Шул чагында ачы итеп тормозлар чыелдады, үшән генә атлаучы карт бия хуҗасы белән чак кына машинага килеп бәрелмәде.
– Бер аягы белән кабердә торган бу картлачка ни калган монда, анаңны корт чаккыры? – дип кычкырды тән сакчысы машинасының ишеген ачкан хутка җиргә сикереп төшкән район хакиме, янына килеп җиткән «Күктимер» җитәкчесенә акаеп карап. Агрофирма директоры хуҗасын янәшәдәге ширкәт җирләре чигенә үк барып каршы алган һәм «УАЗ»игында аның артыннан механизаторлар станына ияреп кайткан иде. Ул «глава»ның талканы коры икәнне яхшы белә, акланганны Борһанов яратмый, алдашуыңны сизсә, аннан инде рәхим-шәфкать көтмә. Нык дулкынланган «Күктимер» башлыгы Хафиз Хәмитовның дөресен әйтеп сөйләшмичә чарасы калмады.
– Илнар Караматович, хуҗалыкның бик тәҗрибәле, вазифасын җиренә җиткереп башкаручы җир үлчәүчесе бу, – дип бөтен батырлыгын җыеп аңлатырга җөрьәт итте ул.
– Нәрсә? Хәзер инде шундый карт-коры ярдәменә калдыңмени? Кайда соң синең кадрларың, бөтен илгә хур итмәкче буласыңмы әллә? Шуны исеңдә тот: әгәр икенче килүемдә бу адәм-әтрәгең юлымда очраса, үзеңә үпкәлә! – Илнар Караматович сүзләрен бер тын белән чыгарып очырды да, килүенең сәбәбен дә әйтмичә, тән сакчысы ачып куйган арткы ишектән «Крузер»ының салонына чумды. Алман эшмәкәрләренең Алатау биләмәләренә килү ихтималын белмәсә, мөгаен, ул шулкадәр тузынмаган булыр иде. Алманлыларның яңа сорт бәрәңгеләрен бу киңлекләрдә сынап карыйсылары килә, имеш. Алатаудагы иң кулай җирләр – «Күктимер»дә. Монда халык эшчән, яңа технологияне сынап карау өчен башка урынны эзлисе дә юк. «Учетчигының өлкән яшьтә булуына бәйләнмәс тә идем, – дип фикер йөртте район хакиме, – карт алаша буразнаны бозмый, диләр бит. Әмма монда мәсьәләнең сәяси ягы сагайта, чит илнекеләр, татарларның эшләр кешеләре дә калмаган икән, дисәләр? Сиксән ничә яшьлек картның һаман буталып йөргәнен кайда күргәннәре бар. Дөнья матбугаты сенсация артыннан куып язып чыкса? Юк, моңа юл куярга ярамый!» Борһанов кесә телефоныннан шылтыратып, кабат бу турыда «Күктимер» җитәкчесен кисәтте.
 
Борһанов
Илнар Борһанов район хакиме кәнәфиенә урау юллар үтеп менде. Аның институтны тәмамлаган еллары илдәге халыкны айныту өчен бәгъзеләрнең «коры закон»ны гамәлгә кертергә тырышкан чагына туры килде. Диплом кесәсендә булса да, һөнәре буенча эшкә керешергә ашыкмады. Зур яшелчә базасының директоры Карамат Әхәтович аңа урынбасар урынын бушатып:
– Дөрес эшлисең, улым, казна камытын кияргә җитешерсең. Берникадәр мая тупла да шәхси бизнесыңны ачып җибәр, алдагы тормыш шулар кулында булырга охшаган, – диде. Ул үзе күп еллар яшелчә базасын җитәкләп азау ярган, акча табуның ансат юлын – бер тонна черегән яшелчә-җимешне өч тонна итеп списать итәргә өйрәнгән. Шулай да килгән табышны өстәгеләр белән гадел бүлешкәнгә, аның мондый хилафлыкларына күз йомалар иде. Карамат Әхәтович улын Алатауның ресторан директоры кызына өйләнергә дә күндерде:
– Ике кассаны бер иткәч, керем тагын да мулрак булачак, шуны бел, – диде ул халыкның хәмергә хирыслыгын «коры закон» белән генә җиңеп булмаслыгын чамалап. – Талонга калдырылган «шайтан суы»н тәүлек әйләнәсе сорыйлар. Ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, өч-дүрт бәядән аракы аткаруның иң кулай урыны ресторан тирәсе инде ул. – Илнар әтисе белән килешүен белдереп баш какты. Аның бер институтта укып, бергәләп киноларга йөргән, шәһәр паркында җитәкләшеп, җәйге таңнарны аттырган сөйгән кызы өч айлык көмәне белән торып калды. Алданган кыз аны очраткач, күз яшьләренә буылып бер генә сорау бирде:
– Минем белән санлашмыйча өстемнән атлап үтәсең. Бел, туачак баламны ничек тә үстерермен, син соң менә улың яки кызың каршыңа килеп баскач, аңа туры карый алырсыңмы?
Кочагына алып назлаганда бары аны гына яратуын колагына кайнар пышылдаган егет бу юлы сүзсез иде. Юк, ул бернинди вөҗдан газабы кичермәде. Аңлатып торуны да кирәк санамады, аның өчен Роза үткән этап – икесе өчен дә рәхәт мизгелләр кичергәндә, лаеклы роль уйнаган партнер гына. ВУЗны тәмамлагач өйләнешербез дип вәгъдә бирүләре дә бары кызны үзенеке итәр өчен күңеленә хуш килгән гүзәлләргә әйтә торган буш сүзләр генә иде. Ул чагында институтның немец теле факультетында белем алучы Розага кызыгучылар бер ул гына түгел иде шул. Кыз Илнарны сайлады, аңа гына тугрылык саклады.
Туй мәҗлесендә утырганда, Илнар Боһановның хәтеренә никтер әнә шулар килде. Ул кайсыдыр бер мизгелдә күңелендә үкенүгә охшаш хис чагылып узуын тойды. Табигате белән прагматик егет сентиментальлеккә бирелүенә үз-үзен ачуланып, бокалындагы шампан шәрабенә үрелде – лирик романнардагы йомшак холыклы аристократ түгел лә ул! Әмма киләчәктә аның тормышы иң бай катлау аристократларныкыннан ким булмаячак. Моның өчен карьера баскычыннан югары үрмәләргә кирәк.
Катлаулы еллар килде. Бартер заманы, кибет киштәләре буш диярлек. Боһанов һәм аның кебекләр мондый хәлдән оста файдаланды, Польшадан һәм Балтыйк буеннан арзан хакка автомобильләр, көнкүреш җиһазлары юнәтеп, аларны Алатауда биш бәядән сатты. Акча бирә алмаганнардан әйберләтә, ваучерлата алдылар. Кайбер акционерлык җәмгыятьләре вексель белән исәп-хисап ясады. «Максатка ирешү өчен бөтен нәрсә дә яхшы» – дигән принциптан чыгып эш йөртте кече Борһанов. Аңа бу тәкъбирнең асылына төшенергә утыз елдан артык яшелчә базасында «утырган» өлкән Борһанов ярдәм итте. «Һәр нәрсәнең – бер булмаса, бер кирәге чыга аның», – дип кабатларга ярата иде ул. Әтисе алдан күрә белә шул: берзаман халыкның урта хәллерәге, хан сарайларында яшәүче байлардан күреп, үлә-бетә йорт-коттеджлар төзи башлады. Төзү материалларына дәүләт предприятиеләрендә кытлык булганлыктан, үз почмагын булдырырга теләүчеләр әле яңарак кына борынлып килгән төзелеш кирәк-ярагы белән сәүдә итүче контораларга ябырылды. Алатауда андый контораларның иң эресе Борһановныкы. Акчаны эзләп йөрисе дә юк – ул сине үзе эзләп таба. Илнар инде райүзәктә беренчеләрдән булып иминиятләштерү компаниясе дә ачып җибәрде. Йорт-кура тергезүчеләрнең чират торып үзенә иминият взносы түләргә киләсен белә ул, чөнки аныкы иң арзаны.
Беркөнне айлык акча әйләнешен, керем өлешенең күпмегә җитүен исәпләтеп, баш хисапчыдан җавап көтеп утыра иде. Бүлмәнең ишеге дәррәү ачылып, аннан өсләренә күн курткалар, башларындагы кепкаларын маңгайларына батырып кигән төксе карашлы дүрт егет килеп керде. Илнарның эче «жу» итте, аңа инде билгесез кешеләрдән хат килгәне бар, анда акка кара белән кыска гына: «Керемеңне бүлешергә кирәк, югыйсә кыенга туры килер», – дип язылган иде. Беркөнне ярдәмчеләре «текә» адәмнәрнең төзелеш материаллары базасына сугылуын да сөйләделәр – аны таптырганнар. Борһанов күңелсез сөйләшү буласын сизенде. Шулай да куркуын сиздеререгә ярамый иде, мондый адәм актыкларына шул гына кирәк. Туктаусыз авызында сагыз әвәләүче берсе баш хисапчы өстәле кырына килеп басты.
– Ну-ка, коза, сматывайте отсюда, – диде ул дорфа гына. Бүлмәдәге ике кыз-хатын, буар елан гипнозына эләккән шикелле, аңа текәлгән, ни әйтергә белмичә авызларын ачып тик торалар.
– Что, вы не поняли что ли, я не ясно выразился? – дип өннәрен алды әзмәвер, бу юлы инде каты кычкырып. Хезмәткәрләре, ярдәм эзләп, карашларын хуҗаларына күчерделәр.
– Ярый, кызлар, бүгенгә кайтыгыз инде, – диде Илнар булдыра алганча тыныч калырга тырышып. Аның һич кенә дә хисапчыларын җибәрәсе килми, анысы. Яраннарыннан берсе дә юк, ичмасам, гел берүзе кала. И-их, әтисе әйткәннәрне тыңламады, ул аңа узган ел ук тән сакчысы ялларга әйткән иде. бу явызларның уенда ни барын каян беләсең, эчеңә пычак тыгып чыгарырга да күп сорамаслар. Куркынып, артларына борылып карый-карый чыгып барган хезмәткәрләрне сагыз чәйнәүченең: – Не вздумайте кому-нибудь сообщить о нашем посещении вашего гнезда, – дигән сүзләре куып җитте.
– Ә хәзер, Илнар Караматович, синең белән кайбер нәрсәләргә ачыклык кертик, – диде сагыз чәйнәүче кинәт татарчага күчеп. «Кара, татар бәндәсе икән бит», – дигән уй чагылып узды «Диалог» компаниясе хуҗасының башыннан. Хәер, моның әһәмияте юк, аңа карап берни дә үзгәрми. – Безнең записканы алдыңмы? Нинди карарга килдең инде? – дип дәвам итте сорау бирүче. Илнарның ике ягына төркемдәге әзмәверләрнең икесе килеп баскан, җавап көтәләр. – Нигә дәшмисең? – Төпченүче, ниһаять, чәйнәвеннән туктап, авызындагы ак массаны «трач» итеп идәнгә төкерде. – Телеңне йоттыңмы әллә?
Салкын канлылык саклавына Борһанов үзе дә аптырый. Ул мондый хәлдә әлеге ысулның бердән-бер дөрес икәнлеген чамалый, ничек тә вакытны сузарга, ялгыш җавап биреп ташламаска кирәк иде.
– Нинди записка? – диде ул аңламаганга сабышып. – Бу турыда беренче ишетүем. – Күн курткалар мәгънәле генә бер-берсенә карашып алдылар, «әбиеңә сөйлә бу әкиятне», дигән мәгънәдәге мыскыллы елмаюлары йөзләренә чыкты.
– Җүләр сатма, яме. Югыйсә, получишь, – дип йодрыгын Борһановның йөзе каршында уйнатып алды блатнойлар башлыгы. – Фатирың ишегенә кыстырып калдырдык, син аны күрмәскә никак не можешь.
Җавап көтәләр болар, ниндидер ышандыргыч сүз әйтергә кирәк. «Читләрдән берәрсе алгандыр» димәкче булып авызын ачкан иде, өлгермәде.
– Менә нәрсә, фраер, тагын бер атнадан хәлеңне белешергә кагылырбыз. Чтоб, ун «лимон»ыңны әзерләп куйган бул. Беренче задаток. Аннары күз күрер, һәр айны керемеңнән егерме процент отходной биреп барырсың. Моңарчы болай да кагылмадык, аягыңа басканны көттек.
Тавышы тыныч тоелгач, Илнар бу дәү башлы, киң җилкәле, бастырыктай озын куллы өлеш таләп итүченең кем икәнлеген хәтеренә төшерергә тырышып, зиһенен эшкә җикте. Һи-и, ничек башта ук танымаган, хәзер исенә төште: бу – моннан унбиш еллар чамасы элек, аның белән институтның беренче курсында укый башлап, беренче сессия ахырына зачет-имтиханнар тапшырырга кереп тормыйча укуын ташлаган Абрек исемле егет иде. Бөтен кешегә дә физмат дигән мәгарәгә кереп, адашмыйча, иңләп-буйлап чыгарга димәгән шул. Нык үзгәргән ир заты. Теге чакта ук саллы йодрыгы, чак кына тәнкыйть сүзе ишетүгә, мөнәсәбәтләрне ачыкларга ташлануы өчен Кувалда дип йөртәләр, егетләр генә түгел, кызлар һәм кайбер укытучылар да шөллиләр иде үзеннән. Каникуллардан соң башка күренмәгәч, күпләр җиңел сулап куйды – читкә киткән диделәр. Менә хәзер Алатауда кабат пәйда булган. Күптән түгел Кувалда, Галимов диюләре чалынган иде колагына, әһәмият кенә бирмәде. Галимов – Алатауның криминаль авторитеты, бер-ике елдан бирле каланың акча капчыкларын дер селкетә дип сөйлиләр. Кувалда аның сак хезмәтен җитәкли, банда башлыгының уң кулы, димәк. Калган калай әтәчләре салагалар әле, кай арада үсеп буй җиткергәннәр дә, кай арада җиңел кәсеп белән акча эшләргә керешкәннәр. Аларның берсен дә танымый Борһанов. Кызык, Абрек аны таныймы икән? Хәер, таныса да белдерми инде, аның өчен файдасы юк, чөнки.
– Уйлап карамын, – дип мыгырданды Илнар борын астыннан, ул инде тизрәк бу өернең чыгып китүен тели иде. «Нишләргә соң, кемгә ярдәм сорап барып бәрелергә? Милиция органнарына сүз катуның файдасы шуның кадәр генә булыр инде, соңгы вакытта алар нык тешсезләнделәр, криминалитет киресенчә – котырды», ул шулай дип уйлап бетермәде, Кувалданың унике гөрәнкә зурлыгындагы йодрыгы «шап» итеп өстәлгә китереп орды.
– Телеңне йоттымы әллә? Конкрет җавап бир, буламы-юкмы сораган сумма? – дип теш арасыннан сыгып чыгарды ул Борһановның якасыннан эләктереп. – Мин моңа кадәр, элекке танышым дигән булып, сиңа кагылдырмадым, җыелган наварны безнең белән үзең бүлешерсең дип көттем. Күрәм, синең исәбеңдә дә юк. Болай батмый, фраерок, безнең түбә астына кермәсәң, бүтәннәр кысрыклаячак. Алай да риза булмасаң, җыйган мал-байлыгыңнан колак кактырырга бер шырпы җитә. Аңладыңмы шуны, җә, аңладыңмы? – дип, костюм якасын шытырдатты Кувалда шаярып сөйләшмәгәнен белдереп. «Таныган, димәк. Кара син аны, моңа кадәр кагылдырмадым дигән була. Сөйләнүеннән күңел болганышлы. Рәхәтләнеп эшләргә ирек бирмиләр, шайтан». Кувалданың кысып тотуыннан тыны буылган эшмәкәрнең чуалган зиһенендә шундыйрак уйлар буталды.
– Җибәр әле, – диде ул якалаучысының корычтай бармакларына физик хезмәт күрмәгән йомшак кулы белән тотынып. – Югыйсә, мин сиңа ничек җавап бирим? – Кувалда шикләнүле карашын аңа төбәде, ризалашуымы? Ул аның якасын бушата төште, аннары бөтенләй җибәрде.
– Ярар, күбрәк булса да, сез сораган сумманы җыярга тырышырмын, – Борһанов шулай сөйләнсә дә, ничек тә бирмәскә иде исәбе. Нинди юллар белән котыла алыр, анысын уйлап бетерер. Ә хәзер тизрәк чыгып кына китсеннәр.
Өер киткәннән соң, озак утырды Борһанов компания офисында уйланып. Яшелчә һәм төзелеш материаллары базасы, бабасының чынлыкта аңа күчкән рестораны, иминият компаниясе һәм шәһәр читендә яңа үзләштерелә башлаган ком карьеры, исемлекне тагын дәвам итәргә була – болар барысы да аныкы. Тырышкан кешегә баерга мөмкинлекләр бар хәзер, хөкүмәт шартлар тудыра. Тик Галимов, Кувалда кебек башкисәрләрдән генә саклый алмый. Суга батканда котылу – батучының үз эше кебегрәк. Нишләргә соң, башлап әтисе белән киңәшеп караргамы әллә? Шулай да соңгы мизгелдә Илнар бу фикереннән кире кайтты, эчке эшләр бүлегенә кагылып, анда гариза язып калдырды. Гаризасында рэкетирларның бәйләнүен, аннан ун миллион сум акча таптыруларын бәйнә-бәйнә аңлатып, тәртип сакчыларыннан ярдәм сорады. Мөрәҗәгатен кизү офицерда гына калдырды. Бу аның зур ялгышы иде. Әлеге адымның киләчәктә үзенә каршы файдаланасыларын белгән булсамы.
Ул көнне дежур торган капитан, Галимов бандасының эчке эшләр бүлегендәге күзләре дә, колаклары да булып чыкты. Кыргый капитализмның башлангыч стадиясендә криминаль авторитетлар котырынган, аларга каршы законнар эшләнмәгән һәм тикшерүчеләр, прокуратура әһелләренең кул-аяклары бәйләнгән заман шул бу. Галимов, Кувалдалар парад ишеге өстенә калкан һәм кылыч эмблемасы эленгән бина эчендәгеләрнең нинди карар кабул итүләрен көне-сәгате белән белеп алалар. Алдан тиешле чара күрүне аларга гына куш. Кемнедер зур акчалар белән кызыктырып сатып алу, кемнедер гаилә әгъзаларыңа зыян салабыз дип куркыту алар өчен берни тормый. Узган ел бер авыл хуҗалыгы ширкәте рәисеннән арзан хакка Алатау янәшәсендәге җирләрен сатуын сораганнар, ризалашмаган. Киләчәктә анда төзелеш эшләре гөрләячәк, җир бәясенең айга сикерәсе көн кебек ачык. Рәисне куркытып та караганнар, файдасы тимәгән. Ахыр килеп, хәйләгә барганнар: кич соң гына диктофонга яздырылган райбашкарма җитәкчесенекенә охшаган тавыш белән телефон аша хуҗалык рәисен Алатауга чакыртып алалар. Монда инде Галимов башкисәрләре көтеп торган. Рәисне теге дөньяга җибәреп, соңыннан машинасы белән кечкенә елга аша салынган күпердән мәтәлдергәннәр. Халык арасында: «Мәрхүмне ярганда, үпкәсеннән бер тамчы да су чыкмаган», – дигән сүзләр йөрде йөрүен. Тик болар имеш-мимеш кенә булып калды. Патологоанатомга төрткән түгәрәк сумма һәм «авызыңны йом» дип кисәтү үзенекен эшләде, чыш-пышлар ничек кинәт башланса, шулай кинәт тынып калды. Ә җирләрне галимовныкылар барыбер үзләренеке иттеләр.
 

Фирдәвес ХУҖИН


Фото: https://pixabay.com/

 
Дәвамы: http://maydan.tatar/ber-shakmak-shiker-beyan-devamy/
 
«Мәйдан» №3, 2020 ел.

Комментарийлар