…Кувалданың кулында милиция капитаны тоттырган Борһанов гаризасы. Ул аны хуҗасына күрсәтте.

– Гали, карале син моны, – дип башлады ул. Яраннары еш кына аның фамилиясен кыскартып «Гали» дип кенә йөртәләр. – Шундый башсызлыкка барыр дип уйламаган идем мин бу Борһановны. Безнең өстән донос язган. Нишләтәбез?

Галимов шакшыга үрелгән кебек җирәнеп кенә үрелде язуга. Эчтәлегенә төшенә алмаган шикелле маңгаен җыерчыкландырып, текстны кат-кат укыды. Ниһаять, криминаль авторитетның чибәр йөзенә мыскыллы елмаю кунды.

– Кемнәргә каршы чыкканын аңлый микән ул? – Әллә Кувалдага әйтүе, әллә үзенә үзе сөйләнә, ярдәмчесе аңламады. –  Теләсәм, порошок ясыйм бит мин аннан. Үзең гаепле, – дип, көтмәгәндә Кувалдага гаеп ташлады Галимов. – Узган ел мин сиңа түбә астына кертергә кирәклеген әйттем, түл җыйсын әле дип вакытны суздың. Әнә хәзер нәрсә кылана. – Галимов баш сакчысының күзләрендә ачу чаткысы кабынуын абайлады. Ул әле аның үз адресына тәнкыйтьне күтәрмәгәнен белеп бетерми, Борһановны күрәлмавы дип уйлады. Шулай да Кувалда ачун эчкә йотты – аңа хуҗасы кулыннан ашыйсы – карашын читкә алып, авызыннан:

–Нишләргә боерасың? – дигән өн чыгарды.

– Уйларга кирәк, – тынлык озакка сузылды. Кувалда шефы карар кабул итүне бүтән вакытка калдырды ахры, дип уйлады. Алай түгел икән.

– Бер-ике иптәшеңне ияртеп, Борһановның офисыннан чыкканын сакла, берничә грамм героин эләктерергә онытма. Сынатмаган ысулны беләсең, Борһанов машинасының ишеген ачуга, порошоклы пакетны утыргычка ыргытыз. Видеокамералы ментны чакырырга онытма, – башы эшли иде Галинең, Кувалда аның зирәклегенә һәрчак сокланды. – Борһанов икенең берсен сайлый инде: юлларның берсе туп-туры төрмә камерасына илтә, икенчесе – түбә астына кереп, айлык тиешле өлешен бирү өстенә, безнең белән хезмәттәшлек итү. Әгәр тәртәгә типмәсә, анысына мәҗбүр итмәс идек. Үзенә үпкәләсен, – Галимов, сүзе беткәнен белдереп, аркан борылды.

Көтте Кувалда уңайлы форсат тууын. Характеры күкерт кебек кабынучан булса да, зур түземлелек белән көтте. Милициядәге агентлары Борһанов гаризасын аңа тапшыргач та, күңелендә туган ачу шаукымына бирелеп, беренче мәлдә доносчыны дөмбәсләп ташларга уйлаган иде. Соңыннан бу уеннан кире кайтты, киребеткән эшмәкәрдән үч алуның башка юлын эзләде. Бу юлны башлыклары әйтте. Кувалда андый мөһим эшләрне беркайчан үзбаш хәл итми. Кемнедер урынына утыртырга кирәк булса, ул кадәресен җае чыкканда минутында гамәлгә ашырып, саллы йодрыгы белән бер генә бирә – аның ачуын китергән бәндә әллә кайларга «чәчрәп» барып төшә. Хуҗасы дөмбәсләргә кушкан бәхетсезләр дә шундый ук язмышка дучар ителә. Кайчагында «юеш» тә башкарырга туры килә, андыйларда башлап йөрүче шулай ук – ул.

Борһанов «Вольво»сының пультына басып, ишеген ачарга өлгермәде, әллә кайдан гына Кувалда пәйда булып юлына аркылы төште. Ниндидер күңелсез хәл килеп чыгасын сизенгән Илнарның эченә салкын йөгерде.

– Эшем кешесе, кая болай ашыгасың? Туктап тор, базар корасы бар, – диде ул дорфа гына. – Теләсә-теләмәсә, эшмәкәрнең тукталмый чарасы юк. Яхшы нияттән килеп чыкмаган ул монда, хәерлегә булсын. Кувалданың ике иярчене аның ике ягына килеп басты. – Син без әйткән сумманы әзерләдеңме? – Бусы чираттагы сорау, ничек җавап бирергә? Никтер милициядән дә бертөрле хәбәр юк. Бүген анда үзе кагылырга уйлаган иде, өлгермәде, бу мокытлар килеп басты менә.

– Ни бит, туплый башладым инде, ике-өч миллион тирәсе җитеп бетми. Юк, мин сез әйткән срокка өлгертермен, вакыт бар бит әле, – дип авыз эчендә ботка пешерде ул, үзе куркынып Кувалданың дәү битендәге яңак тартышуын күзәтте. Аның дуамаллыгын белгән ир кыйный башлар дип шикләнде. Ә инде тукмак урынына ишеткән чираттагы сорау аны чак артына утыртмады.

– Бу кляузаңа аңлатмаң бармы? – Илнар беркөнне эчке эшләр бүлегендә язып калдырган гаризасын күреп шаккатты. Ничек болай килеп чыккан соң әле, аның ярдәм сорап язган шикаяте нинди юллар белән бу явызларга килеп эләккән? Аның башы катты, ни уйларга белмәде. Димәк, ментовкада кемнәредер бар. Язуын бер капитанда калдырган иде, шул микәнни? Борһанов миен эшләтеп фикерен сеңдереп бетерергә өлгермәде, Кувалданың касыгына китереп төртүеннән сыгылып төште.

– Кавырсының йомшак, фраерок, кемгә каршы чыкканыңны чамаларга кирәк. – Кувалда ярдәмчеләренә ым какты. Тегеләре тиз генә Борһановның машинасы янына килеп, аның арткы ишеген ачтылар, берсе салоннан ниндидер кечкенә пакет тартып чыарды. Шул чагында башын күтәреп караган Илнар милиционер формасындагы берәүнең әлеге күренешне видеокамерга төшерүен абайлады.

– Нишлисез сез? – дип илерде ул. – Күрәләтә ялган ич бу. – Кулына видеокамера тоткан тәртип сакчысының беркөнне гаризасын алып калган капитан икәнен танып алган иде, боларның кешеләре, димәк. Борһанов, чарасызлыктан ыңгырашып, ике куллап башын кысты.

– Фраерок, унбиш грамм героин белән эләккән өчен нарга олактырасыларын аңлатып торуның кирәге юк, дип беләм. Җә, сайла: безнең командага кушыласыңмы, әллә каршымы? Шушы минут язмышыңны хәл итә! – дип тешләрен шыкырдатты криминаль элемент. Инде үткән-сүткән дә игътибар итә. Кувалда бер иярчененә янә ым какты, тегесе тамаша күргәндәй алар ягына текәлгән ачыгавызларны: – Барыгыз, бар, аю биетмиләр монда, – дип куалый башлады. Илнарга да мондый сәер халәтеннән чыгарга вакыт, ул хәзер генә үзенең ике аягына тезләнүенә игътибар итте.

– Мин риза, – диде ул, ниһаять.

– Ничек дисең? Кычкырыбрак кабатла, шаһитләр дә ишетсен. Риза, дидеңме?

«Шаһитләр ди, җирбит. Махсус оештырганнар да, хәзер маймылланалар, – дип уйлады Илнар тәртип сакчыларына мөрәҗәгать итүенә үкенеп. Сораган суммаларын бирәсе калган, тамаклары тыгылсын иде, хәзер менә алар куйган шартларга күнәргә туры килә». Кувалда касыгына тагын төртә дип уйлап сискәнеп китте, тегесенең корбанына ярдәм күрсәтеп, кулын сузуы икән. «Диалог» хуҗасы бастырык кулга үрелмәде – әүвәл дүртаякланды, аннары йодрыкланган учларында этелеп аягына торып басты. Видеокамералыны күрергә теләп күпме генә каранса да «убыр»–капитан беркайда юк иде, әллә җир йоткан тагын.

Акча «меңнәрдән» «миллионнарга» сикергән заман. Бер карасаң, ун «лимон» хуш китәрлек сумма да түгел, бигрәк тә Илнар Борһановның айлык кереме дистәләрчә милион белән исәпләнгәндә. «Беренче взнос»ны түләгәч, Кувалда командасы аны тынычлыкта калдырды. «Әллә оныттылар инде?» дип аптырады эшмәкәр. Әтисе белән киңәшеп карарга уйлады.

– Ир уртасы булып киләсең, улым, дөньдагы күп нәрсәне һаман аңламыйсың, – диде әтисе. – Ул җан көекләреннән болай гына котыла алмассың, шуны бел. Алар сине тынычлыкта калдырмаячак, – Карамат Әхәтович, әйтергәме-юкмы дигән шикелле, углына карап уйланып торды. – Мөгаен, башлыкларын зарарсызландыру җаен да табарга туры килер, – дип өстәде аннары. Шаяртмыймы икән дип уйлап, кече Борһанов әтисенә карады – тегесенең йөзе артыгы белән җитди. – Тик бу әле тиз генә булмас, анысын киләчәк күрсәтер.

Әүлиялеге бар шул Карамат Әхәтовичның. Галимовныкылар бу юлы да Илнарны иминият компаниясе офисында эзләп таптылар. Кувалда ике иярчене белән килгән. Аны алыштырып куйганнар диярсең, элекке тупаслыгының эзе дә юк. Хәтта хатын-кызлар белән дә ачылып сөйләште.

– Милые дамочки, – дип мөрәҗәгать итте ул аларга, – вы не можете оставить нас с Ильнаром Караматовичем вдвоем буквально на пару минут, у нас предстоит сугубо конфиденциальный разговор.

«Бу адәм дә кеше рәтле сөйләшә ала икән», – дип уйлады Илнар сүзе генә түгел, тышкы кыяфәте дә нык үзгәргән Кувалдага гаҗәпләнеп карап. «Текәләр» башлыгы өстендәге күн курткасын футболкага алыштырган, башына да кепка урынына бейсболка кигән. Теге икәү дә шефларына охшатып киенгәннәр. «Кеше талап көн күргәнче, энергияләрен башка шөгыльгә сарыф итсәләр икән», – офис хуҗасы уйларын шунда туктатып, кыз-хатыннарга чыгарга кирәклеген белдерде. Тагын нәрсә дип вакланыр инде бу мокыт, дип күңелсезлек көтте Борһанов.

– Без сүзебездә тора беләбез, – дип башлады визитер нотыгын. – Әйткән сумманы бирдең, молодец. Элекке совет системасының бер яхшы ягы бар иде: кеше эшкә урнашкач та, баштагы ике айда аннан керем салымы алмадылар, безнең структурада да андый либераль алым кулланыла. Синнән дә ике ай дәвамында хак сорамадык. Алдагы айдан кертемеңне түли башларга кирәклеген кат-кат искәртергә туры килмәс дип ышанабыз, – дип, белдекле кыяфәт чыгарып тезеп китте ул.

Теләсә-теләмәсә, эшмәкәр тыңларга мәҗбүр. Түләргә туры киләчәк инде. Боларда көч, «дөреслек» болар ягында. Теге чакта наркотиклар белән оештырган «дәлилләре» генә ни тора. Чыгымлый башласаң, хәзер видеога төшереп алынган кадрларын тиешле органнарга күрсәтәчәкләр. Милициядә үз кешеләре, суд һәм прокуратурада алай түгелдер дип беркем әйтә алмый. Шулай да Илнарны иң куркытканы бу түгел иде. Аны куркытканы – үзләре белән хезмәттәшлеккә барырга мәҗбүр итү. Әлеге теманы кузгатмасалар ярый инде, дип теләүләре кабул булмады, Кувалданың фәлсәфә сатуы шуңа барып терәлде.

– Безнең структура тармагында билгеле бер вазифа башкару ихтималы барлыгын теге вакытта әйткән идем. Уйлаштык та, синең өчен иң отышлы вариант наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту булыр дигән нәтиҗәгә килдек. Әфьюннар белән бәйле тәҗрибәң барлыгын да исәпкә алдык, – дип астыртын елмаеп, Кувалда җәлт кенә Борһановка карап алды. Аның мыскыллы ирониясе аермачык булса да эшмәкәр җавап бирмәде. – Географияне һаман киңәйтәбез, бу синең өчен дә отышлы булыр, – дип дәвам итте ул уңай җавап алган кебек кыланып. – Төзелеш материаллары базаңа, яшелчә складларыңа даими клиентларың гына түгел, ераклардан да килерләр. Алар гадәти йөктән тыш товарның кадерлесен, күз карасыдай саклый торганын да сорарлар. Гозерләрен кире какмассың инде, – дип әллә чынлап, әллә мыскыллап сөйләшүен белде Кувалда. Ул Илнар Караматовичның дәшмәвен ризалык бирүе дип кабул итте бугай. – Без структурабызга кергәннәрне ярдәмебездән ташламыйбыз, сиңа Алатауда тагын бер-ике предприятие ачарга булышырбыз. Төнге клуб ачуны күздә тотабыз, ышанычны акласаң, аның директоры булып китүең дә бар.

Чарасызлыктан ни кылырга белмәде Илнар, аның әле беркайчан да мондый хәлдә калганы юк иде. Ул үзенең криминалитет пәрәвезенә эләккәнен белә, тик аннан чыгар юлны гына тапмый. Аңа беркем ярдәм итмәячәк. Хәтта бу явызлардан качып китсәң дә, эзләп табарлар. Әлегә Галимовныкылар куйган шартларга күнәргә кала торгандыр инде.

Алар сүзләрендә тордылар, Илнар Борһановның кушканны төгәл үтәвен күреп, каланың халык күп йөри торган урынында сәүдә үзәге коруына каршы килмәделәр. Наркотиклар әйләнешеннән акча агылып керә икән, контрольдә тотучы ул булгач, өлешне дә мулдан чыгардылар үзенә. Нәтиҗәдә, «Диалог», төнге клуб, тагын әллә ничә оешмага ия булган эшмәкәрнең керемнәре Кувалда командасының визитына кадәрге вакыттан күпкә артты. Шулай да аның күңеле тыныч түгел, эчке эшләр, прокуратура хәлләнеп килә. Криминаль дөньяны да селкеткәли башладылар. Наркотик матдәләр әйләнешен контрольгә алу һәм аңа каршы көрәш бүлеге эшчәнлеген көчәйткәч, бу төр кәсеп белән шөгыльләнү куркынычка әйләнде. Әле дә ярый зур урындагы чиновниклар саллы суммалар бәрабәренә җил-яңгыр тидертмиләр. «Ак үлем» белән уйнауны туктатырга кирәклеген бер генә исенә төшермәделәр инде. Үзе дә аңлый: туктатырга кирәк. Тик ничек? Галимовныкылар болай гына рөхсәт итмәячәк. Хезмәттәшлек иткән биш ел вакыт эчендә ул аларның характер үзенчәлеген белеп бетерде. Командасына алмаса да, хәтта Кувалданы үзенә эшләтү хәйләсен тапты. Шуның белән ни? Бер Кувалда гына аны банда афәттеннән коткара алмый. Әтисенең теге чакта: «Башлыкларын зарарсызландырырга туры килер», – дип әйтүе белән хаклы булуы күренә, андый вакыт якынлашып килә бугай. Карьера баскычыннан күтәрелүне максат итеп куйган Борһановка, зур акчалар ярдәмендә, Алатау башлыгы кәнәфиенә утыру бәхете елмайды. Хәзер инде Галимов төркеме белән бик үк исәпләшмәсә дә ярый торгандыр. Общакка взнос кертүен туктатты, төнге клуб, ресторан тирәсендә генә түгел, һәр ноктада системага әверелгән әфьюн сатуның көен җибәртте. Зыян салуларыннан шикләнеп, ике тән сакчысын үзе яныннан беркая җибәрми.

Беркөнне кабинетында өстәленә өелгән кәгазьләрне караштырып, тиешле тапканнарын имзалап утыра иде. Алгы бүлмәдә сәркатипнең:

– Куда вы? – дип, кемнедер кертергә теләмичә чәрелдәве ишетелде. Ни дә булса уйлап өлгергәнче, ишекне күгәненнән суырып чыгарыр дәрәҗәдә ачып, Галимов килеп керде. Аңа Кувалда белән тагын бер яраны ияргән. Алар артыннан ук, сулышлары кабып, Борхановның сакчылары пәйда булды. Криминаль авторитет белән властьлар тарафыннан район хакимлегенә куелган авторитетның хакимият бинасында маңгайга-маңгай бәрелешүен детектив романнарда да очратып булмый торгандыр. Илнар үзе очрашуның иртәме-соңмы буласын аңласа да, эш кабинетында килеп чыгар, дип башына да китермәде. Бу инде әрсезлекнең, санлашмауның соңгы чиге. Теләсә, ул сигнал төймәсенә басып, милиция чакырта ала. Бу өерне кичекмәстән кулларына богау салып КПЗга озатачаклар. Тик ул биш ел криминаль дөнья белән бәйләнешенең калкып чыгуыннан курка, ул чакта аның репутациясенә зыян киләчәк. Урынны да калдырулары икеле, төрмәгә үк тыгып куймасалар.

Ике якның тән сакчылары пистолетларын бер-берсенә төбәгәннәр, теләсә кайсы мизгелдә атыш башлануы ихтимал иде.

– Ты! – дип телгә килде Галимов урысчалатып. – Знаешь, против кого восстал? – Гадәттә теләсә кайсы хатын-кызны акылыннан яздырырлык чибәр йөзе ачуыннан чалышайган, күзләре акайган. – Я тебя в порошок сотру. Или в течение месяца возвращаешь все долги, или пеняй на себя! – «Нинди бурычларым булсын инде минем бу бәндәгә, – дип уйлады Алатау хакиме төшенке генә, – хәзер аның белән уртак эш алып бара алмаганлыгымны аңларга тиеш, югыйсә».

– Айрат, – дип эндәште ул аңа, аңлашуның тонын үзгәртергә теләп. – Мин бит инде элекке уеннарны уйнамыйм. Нәрсә өчен икәнен үзең беләсең. – Бәлки әле килешүгә барып булыр, теләгән хакны әйтсен дә, аннары тынычлыкта гына калдырсын, дигән өметен өзмәгән иде ул.

– Белмим, белергә дә теләмим, – дип кычкырды Галимов авызыннан төкрекләр чәчеп, һәм үзе дә сизмәстән, татарчага күчте. – Или бурычларыңны каплап, системаны эшләтеп җибәрәсең, без берничек тә керемле тармакның юкка чыгуына юл куя алмыйбыз, или сукбай эт хәлендә берәр почмакта дөмегәсең! – Борханов Галинең ташламаларга бармаячагын аңлады. Моның шулай икәнен ниндидер бер мизгелдә тотып алынган Кувалданың күз карашыннан да чамалады. Тел әрәм итеп тору файдасыз. Шулай да кызган атмосфераны сүрелдерергә кирәк.

– Ярар, – диде Илнар Караматович, килешүен белдереп, – өч атна эчендә син әйткәннәрне үтәрмен. Хәзер барыгыз, бар. Кирәкмәгән күз-колакларның белүе бар. Аннан беребез дә отмый.

Шуларны әйткән арада, район хакиме дошманны юлыннан алып ташлау планын уйлап баш ватты. Икенең берсе: җә ул – Галине, җә Гали – аны. Ике тәкә башы бер казанга берничек тә сыймый.

Борханов сәркатибен берни күрмәдең, берни ишетмәдең, дип кисәтте. Җаен туры китереп, Кувалданы очрашуга чакырды. Әйтелгән вакытка килде тегесе. Кәефе юклыгы йөзенә чыккан. Хакимнең юкка чакырмаганын белә. Соңгы өч-дүрт елда Галимов бүлгәннән дә артыграк гонорар ала ул аңардан. Шуның өчен криминаль дөньяда ни барын җиткереп тора. Болар гына аз икәнен, кайчан да булса тулысы белән кайтарырга туры киләчәген аңламаслык тиле түгел ул.

– Абрек, – дип башлады сүзен Алатау хакиме, – күреп тордың хәлләрнең кискенлеген. Идарә иткән каламда мин киләчәктә разгулга юл куя алмыйм. Галинең булмастайны таләп иткәнен беләсең. Әгәр аңа буйсынмасам, ул мине юк итәчәк. Кайсыбыз алдан өлгерә, шул исән кала. – Борханов әйткәннәрнең ни дәрәҗәдә Кувалдага барып җитүен белергә теләп, беравык сынап карап торды. Профессиональ киллерның йөзендә ник бер мускулы селкенсен! Менә ичмасам нервлар, дип уйлады ул ирексездән сокланып. – «Түбә»ләрнең вакыты үтеп бара, Алатауда да аларның көннәре санаулы. Миңа Галине гүргә кертмичә, тынычлык күрү юк. Синнән бу «эш»не башкарып чыгуыңны сорыйм. Яхшы хакка, әлбәттә.

Кувалда берни эндәшми, тик басып тора. Ниһаять телгә килеп:

– Син бу «мокруха»ны ансат дип беләсеңме? – дип өн салды. – Әгәр бер атуда салмасам, минем үземне тәгәрәтәчәкләр. Сакчыларның башкаларын да мизгел эчендә атып егарга кирәк, шунсыз котылу юк. Аннары бит әле Алатауда моны башкару – күрә торып муеныңны элмәккә тыгу!

Илнар Борханов андый эшләрнең күбрәк читтә майтарылганын  чамалый. Шуңа бу бу уңайдан Кувалда белән киңәшәсе килде дә.

– Бәясеннән тормам. Галине нейтральләштерсәң, ике йөз мең бакс кесәңдә дип сана. Кабат Алатауда күзгә чалынмавың хәерле, якын айларда көч структуралары зур чистарту башларга ниятлиләр. Әүвәл, якындагы бер чит илгә, аннан, теләсәң, ерактагысына да чыгарсың. Документларыңны әзерләп куярлар.

Кувалда, күзләрен кыса төшеп, нидер уйлый иде. Күрәсең, үзе өчен плюсларны, минусларны барлый. – Мин риза, – дигән җавап ишеткәч, Борханов җиңел сулап куйды. Әгәр Кувалда баш тартса, хәлләр катлаулана, Галимов ягы белән атыш-тартыш башланачагы көн кебек ачык. Шулай да ышанып бетәргә ярамый, кеше җанын кыючылардан бөтенесен көтәргә була.           – Бәяне ике йөз илле мең иткәндә, – дип өстәде Галимовның сак башлыгы. – Бер атнадан Галинең Нижнийга барасы бар. Ул анда биш йолдызлы кунакханәдә туктала, шул чагында җаен тапсам инде. – Әллә үз-үзе белән сөйләшә, әллә әңгәмәдәшенә әйтүе.

– Детальләрен үзең кара инде. – Борханов килешүнең төгәлләнүен белдереп, Кувалдага кулын сузды, аның учы әзмәвернең чүмечтәй кулында югалып калды. «Авырттырасың», – дип кычкырудан чак тыелды хаким, аю егәре бар иде Абректа.

* * *

         Түбән Новгородтан Галимовның үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Телевидениедән яңалыклар тапшыруында диктор сөйләвеннән беленгәнчә, криминаль авторитет шәһәр паркы аша чыгып барганда, аны озатучы өч тән сакчысының берсе кинәт аулак урында ике пистолеттан берьюлы ут ача. Иптәшләрен атып еккач, һөҗүм итүче шефының башына терәп, тәтегә баса. Тегесе шундук җан тәслим кыла. Боларны якыннан гына очраклы үтеп баручы күреп кала. Шулай да үтерүче качып китә алмый, җиргә егылганнарның берсе яраланган гына икән, аның пистолетыннан очкан ядрә атыш оештыручыны җиргә мәтәлдерә. «Ашыгыч ярдәм» машинасы бәрелеш булган урынга килгәч, өч мәеткә, бер авыр яралыга тап була. Тик хастаханәгә барып җиткәнче, күп кан югалтудан, яралы үлеп китә. Милиция соңыннан «разборка» оештыручыларның Алатаудан икәнен ачыклый. Бу хәбәрне ишеткәч, Борхановтан да нык сөенүче булмагандыр. Кувалда исән калса, аның органнарга эләгеп, бөтенесен сөйләп бирү куркынычы бар иде. Ә хәзер – җаны тыныч.

Җиде ел хакимлек итү чорында Илнар Караматович Алатаудагы сәүдә, сәнәгать оешмаларын, бер йодрык астына туплап, үзенә буйсындырды. Аның ихтыярыннан башка бер директор, бер генә җитәкче дә башка оешмалар белән алыш-биреш оештырмый, ике якны да канәгатьләндерә торган операция башкару да аның күзәтчелегендә. Әгәр «кыек»ка кергәннәрен сизеп алса, хакимнән рәхим-шәфкать көтмә – эшсез интектерә, ахыр чиктә, Алатауны ташлап китәргә мәҗбүр итә. Һәр җитәкче килгән файданың яртысы күләмендә аңа «откат» ясый. Алатаудагы иң яхшы җир кишәрлекләре, офис-биналар акрынлап Борханов һәм аның якын даирәсенә күчте. Читтәге инвесторларны район биләмәләренә якын җибәрмәде хаким, элекке колхозларны акционерлаштырып, үзенә алды, туганнарына таратты. Бер бәхет басса, баса бит ул: әллә каян гына археологлар килеп, Алатауның, ким дигәндә, җиде йөз еллык кала – Алтын Урда заманнарында ук нигез салынганын дәлилләделәр. Юбилеен уздыру өчен әзерлек эшләренә үзәктән миллиард сумнар бүлеп бирделәр. Кала үзгәрде, матурайды. Шулай да бөтен акчаны төзү-яңартуга тотып бетерергә Борхановның башына тай типмәгән, форсаттан файдаланып калды, тарихи корылмаларны, төрле учреждениеләрне сипләткәндә, фасадларны матурлап, эчләрен аннан-моннан гына акшарладылар. Янга калдырылган суммалар Борхановның капиталын арттырды.

 

Хафиз Хәмитов

          – Улым, улым, дим, тор инде. – Чү, әнисе эндәшә түгелме? Хафиз, күзләрен угалап, торып утырды. Төшендә бастырылган икән. Әнисенең үлгәненә бишбылтыр инде. Аның җаны тегендә дә баласы өчен борчыла, димәк. Борчылыр да шул, агрофирма хезмәткәрләре уттай чәчү өстендә – унынчы май көнне – күмәкләп эш ташласыннар әле. Таләпләр катгый: Нургали агайны учетчик вазифасына кайтарырга! Аның урынына куйган яшь кеше бөтен күрсәткечләрне бутап бетергән. Берничә көн элек Алатау хакиме Күктимергә килеп, юлында карт фронтовик тап булгач, «Башкача күземә күренмә!» – дип орышкан иде. Хәзер нишләргә белгән юк. Чәчүне туктатырга ярамый, анысы турында сүз булырга мөмкин түгел. Нургали бабайны кабат элекке вазифасына дәшсәң, хакимгә каршы чыгасың. Моның өчен аның үзен директорлыктан алып атуы ихтимал. Ул урын өчен курыкмый. Әмма әлегә аны алыштырырдай кешесе юк. Илнар Борһановка берни түгел, кемнедер читтән җитәкче итеп куяр да, эшләрнең көе китсә, хуҗалыктан банкрот ясап, әллә кайдагы байга сатып җибәрер. Кануннарның камилсезлеге аркасында, Борһанов кебекләр акча түкмичә, җаваплылыгы чикләнгән ачык, ябык һәм башка шуның ише җәмгыятьләр төзеде, ансат кына акцияләрен кулга төшереп, хәзер инде хуҗа булып утыралар. Акчасын алар көри, ә мондагы кешеләргә эшләргә, җан асрарга кирәк. Агрофирманың бөлүенә юл куярга ярамый. Бәлки әле уңай заманнар килер. Шундый уйлар белән Хафиз Хәмитов чыбык очы туганы Нургали агайларның өенә юнәлде. Ул бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга булды. Әнисен төшендә күрүен яхшыга юрады. Армия хезмәтендә чагында да әнисе төшенә кергән иде бит аның. Ул чакта дембель көннәре якынлаша иде инде. Бертөрлерәк дәвам иткән хәрби хезмәт: иртәнге подъем, физзарядка, хәрби өйрәнүләр, – автомобильләрдә марш-бросоклар – кичке отбой, ял көннәрендә өйдәгеләргә, сөйгән ярларга, хат язу. Болар барысы да туйдырган, күңел туган якларга ашкына. Ярый әле Алсуыннан килгән хатларны укып юана. Алсу – аның сөйгән кызы, хәрби хезмәттән кайтуыңны көтәрмен дип, вәгъдәләр биреп калды. Аннан соң алар өйләнешергә тиешләр. Тик соңгы вакытта аннан хатлар сирәгәйде, язса да, әллә ниткән читләшү, салкынлык сизелә сүзләреннән. Тора-бара бөтенләй җавап бирми башлады. Ни уйларга белмәде ул чагында Хафиз, аптырагач, өйдәгеләрдән сорап язды. Күрше кызы Ләйлә ачыклык кертте: «Алсуың читтән кунакка кайткан бер офицерга кияүгә чыгып, Монголиягә китте. Аптырама, мин үсеп киләм бит, яшем җиткәч, сиңа кияүгә чыгармын», – дип хат юллаган. Егет еларга да, көләргә дә белмәде. Армиягә китәр алдыннан булган Ләйләгә бәйле бер хәл хәтеренә төште. Алсу – чибәрлеге белән аерылып торган, аны ялгызы үстерүче әнисенә бердәнбер кыз. Иркә булып үсте. Кызыгучылар аз түгел үзенә, шулай да ул артыннан йөрүчеләр арасыннан Хафизне сайлады. Параллель сыйныфларда укыдылар. Алар янәшә атлап урамнан үткәндә, күпләр: «Пар килгәннәр дә соң», – дип тел шартлатты. Мәктәптән соң Алсу институтка кереп, укуын дәвам итте, Хафиз тракторга утырып, җир сөрде.Иртәгә армиягә китәргә дигән көннең кичендә ничектер Хафиз белән Алсуның юлы салам эскертләре арасына килеп чыкты, икесенең дә йөзләрендә моңсулык. Тиздән аерыласыларын аңлаудан бер-берсенә ныграк сыенасылары килә. Куллары кулга үрелә, иреннәре гыйшык хисенә бирелеп, үбешү аккордында кушыла.

– Кирәкми, – дип кайнар пышылдый Алсу, тик нигәдер үзе Хафизның

костюмын салдырырга теләгәндәй хәрәкәтләр ясый. Гаҗәпләнгән егет кызның иркенә буйсынып, аның кофтасының сәдәфләрен ычкындыра, ә башында: «Әнисе кияүгә чыкмыйча алып кайткан, дип сөйлиләр иде, кызы да шундый микәнни?» – дигән уй бөтерелә. Тик рәхәт аласы мизгелләрне кичекмәстән татып карау теләге зиһенен томалый. Әнә, инде кыз тулысы белән аныкы булырга әзер, калтыранып еш-еш сулый.

– Туктагыз, – дигән тавыш гөнаһка чумарга җыенган парны кинәт сискәндерә. Икесенә дә уңайсыз. Хафизләрнең күршесе Ләйлә бу, алтынчы сыйныфта гына укый әле. – Хафиз абый, йөрмә син аның белән, ышанычлы түгел бит ул, син авылдан киткән чакта, югары оч Хәйри бабайларга кунакка кайткан егет белән үбешеп торганнарын үзем күрдем, – дип кычкыра кызчык, үзенең күзләрендә яшь. Алсу белән Хафиз, аптырашып, бер-берсенә карашалар. Кызчык ничек кинәт пәйда булса, шулай кинәт юкка да чыга. Артларыннан күзәтеп килгән, күрәсең. Өченче берәүнең комачаулавы яшьләрнең тәкатьсезләнүен сүрелдерә. Алсу кофтасының сәдәфләрен эләктерә. Хафиз, костюмын киеп аягүрә баскач, кулын сөйгәненә суза – торырга булышырга теләве. Бәрәкәт, нәрсә инде бу, ризасызлыгы чыраена чыккан чибәркәй, аның кулын читкә этеп, үзе торып баса. Хафиз, моңа бернинди катнашы юклыгын аңласа да, никтер сөйгәне каршында үзен гаепле сизә. Кайту ягына чыккач, әле кайчан гына гыйшык утыннан нишләгәнен белмәгән пар ләм-мим сүз алышмый. Ну характер да соң бу Алсуда, әйтерсең, очраклы (әллә махсусмы?) күзәтмәгән, ә мин чакырып китергән «разведчица»ны һәм адәм хурына калдырган. Чынлыкта, эскертләр янына бару һәм кочаклашып яту минем инициатива түгел, аныкы, – башында пәйда булган әлеге уен кычкырып әйтмәкче иде егет, соңгы мизгелдә ачуын эчкә йотты. Хәйри абзыйларга кайткан кунак егете белән «аның артында» үбешеп йөрүләре нәрсә аңлата тагын? Җә, ярар, ике елга аерылышыр алдыннан юк-барга үпкәләшеп, мөнәсәбәтләрнең көен җибәрү бер дә егетлек түгел.

Икенче көнне иртән иртүк Хафизне хәрби комиссариатка алып китәргә килгән машинага утырып, Алатауга да бармады Алсу, башы авыртып торуын сылтау итте. «Кайтуымны көтәрсеңме?» – диюенә, «Көтәрмен», – диде анысы. Тик менә көтмәгән бит, кунак офицерга кияүгә чыгарга ашыккан. Яратуы чын булмаган икән. Хафиз, Ләйләнең хатын кулында әйләндергәләп, шуларны уйлады ул чакта. Ике ел элек дуслары, күрше-күлән армиягә озатып калган иртәне исенә төшереп, күңеле тулы сагыш булса да, елмаеп куйды.       Әнисенә ияреп, Ләйлә дә чыгып баскан иде капкалары төбенә. Китәргә вакыт икәнен белдереп, инде машиналары кычкырта, гармунчы егет «Шахта» көен өздерә. Кемдер җыр суза, кемдер күз яшьләрен сөртә. Озак вакытка аерылышканда, бер-береңә әйтә торган сүзләр әйтелә. Хафиз, Алсуын иреннәреннән үбәргә теләп, аңа тартыла. Тик ул сөйгәненә түгел, Ләйләгә килеп төртелә – күрше кызы алар арасына кереп баскан. Нык ачуы чыкса да, сабый балага сугып җибәрә алмый ич инде, кулын селтәп, икенче кулы белән иңендәге юл капчыгын кыскан хәлдә, борылып машинага атлый. Алсуның күзләрендә яшь иде. Әллә аерылышасыларын уйлады, әллә кабат бу кызчыкның үзләренә комачау тудыруына үртәлүдән чыккан яшьләр.

– Мин дә барам, Хафиз абыйны Алатаудан озатып җибәрәм, – дип өзгәләнә Ләйлә. Әнисе аны иңнәреннән кочкан да җибәрми. Иелеп, колагына нидер әйтә. Ләйлә. ычкынырга омтылып, елап кала.

Армиядән кайткач, Хафиз Күктимердән беркая китмәде, йөк машинасына утырып, колхозда эшләргә калды. Күрше кызы Ләйләне күреп сокланды. Буйга тартылган, чибәрләнгән, оялчанлана төшкән бугай ул. Очрашканда, серле итеп карый да, керфекләрен аска төшерә. «Сагындырдың бит, Хафиз абый», –дигән була. Быел, сигезне бетереп, тугызынчы сыйныфта укып йөрүе икән. «Яшьрәк шул әле, – дип, үзе дә сизмәстән уен тотып, вәсвәсәдән арынырга тырыша Хафиз. Карашын күршесеннән читкә ала – аның үз тиңнәре. – Ә мин, минем күңелем каткан. Кызларга ышаныч гел юк бугай, ике ел көтәргә дә түземлеге җитмәде», –дигән кимсенүле уйдан тамагына төер утыра.

Укымыйча ярамый хәзерге заманда. Машина рулен боргалау әллә кая китмәс, агрономлык һөнәрен үзләштерсәң, артык булмас. Тургай моңын тыңлап, кырда иген үстерүнең үз романтикасы бар кебек тоела. Шуларны уйлап, Хафиз авыл хуҗалыгы техникумына юл тота. Әллә бу Ләйлә карап кына тора инде. Автобус тукталышына барырга капкаларыннан чыгуына, каршысында пәйда була.

– Хафиз абый, кая болай иртүк? – ди кызарынып.

Хафиз ачуланырга да, сөенергә дә белми, бераз шаяртып алырга ниятләп:

– Менә син очрамассыңмы, дип чыккан идем, – ди кинаяле елмаеп, – югыйсә, үпкәлисе идем. Мәйтәм, теге чагында, моннан өч ел элек диюем, арттан күзәтеп йөргән иде, армиягә киткәндә дә озатып калды, хезмәтемдә чакта хат язды. Нүжәли укырга киткәндә озата чыкмас, дим. – Ләйлә уңайсызлык кичерә иде булса кирәк, җиңелчә калтыранган бармаклары кофтасының изүен бөтерә. Сүз табалмый интегә бугай, менә-менә елап җибәрер төсле. Хафиз аны кызганып, ярдәмгә килергә ашыкты. – Агрономга укырга китәм, сеңелкәш, – диде җитди итеп. – Өч ел белем багажын тулыландырасы бар.

– Өч ел. Син укып кайтуга, миңа унсигез тула, – диде кыз үзе дә сизмәстән һәм, күрше абыйсына җиткән кызлар күңелендә йөрткән егетләренә генә карый торган караш ташлады. – Барысын да аңлады Хафиз. – Ләйлә аны, хатында язганча, самими ярату белән ярата.  Үсеп җиткәч, кияүгә чыгарга да әзер.

– Ә, шулаймени, унсигезең туламени инде? – дип шаяртты кыз яныннан киткәндә Хафиз. Аның сөйләшүне артык тирәнгә җибәрәсе килмәде, җил-җил атлап, автобус тукталышына ашыкты.

– Хафиз абый, хат яз, яме, – дигән аваз артыннан куып җитте. Күңелендә бу кызга карата ниндидер җылылык сизсә дә, ул аңа күбрәк абый кеше сеңелкәшен якын иткәндәй тартылды. Йөрәккә оялаган бушлыкны ничектер тутырырга кирәк иде.

Хәер, укырга кереп, техникум тулай торагында яши башлагач, бушлыкны тутырырга теләүче табылды анысы – утыз биш яшьләр тирәсендәге чибәр, чая комендант хатын иде ул. Ара ерак булганлыктан, Хафиз Күктимергә ялларга сирәк кайта. Берсендә, бүлмәдәшләре өйләренә кайтып киткәч, караватында ятып тора иде. Ишек ачылган тавышка борылып караса, комендант кергән икән. «Нишләп ишек келәсен эләктерде соң әле бу?» – дип уйлады Хафиз гаҗәпләнеп.

– Күрәм, Хафиз, сиңа күңелсез бугай, – диде кунак, комод янәшәсендәге урындыкны егет яткан караватка таба шудырып. Күлмәк итәге тиешенчә капламаган тулы ботларын берсе өстенә икенчесен атландырып утыргач, шәрә матурлык тагын да ачыла төште. – Ике айдан бирле авылыңа да кайтмыйсың, кино-фәләнгә барганың, кызлар артыннан йөргәнең дә күренми. Яшь кенә килеш болай күңелсезләнеп яту килешми, егетем. – Хатынның күзләрендә очкыннар биешә, дәртле карашы белән Хафизне баштанаяк чишендерә кебек. «Тик тора торган нәрсә түгел икән», – дип ишеткәне бар иде иптәшләреннән. Ире күбесенчә өйдә тормый, «фура»да атналар буена читкә китеп акча эшли, имеш. Мондый хатын тик ятамы соң? Егет шуларны уйлап бетерергә өлгермәде, комендант хатынның озын бармаклары җан җиренә килеп орынуын тойды.

– Нишлисез сез? – дип сискәнде Хафиз, тик аягына басарга өлгермәде.

– Тавыш чыгарып кына кара, мине көчләргә теләде дип кеше алдында хур итәчәкмен, укудан гына кумаслар, төрмәгә үк тыгып куярлар үзеңне. – Хатынның нык тавышы аны бермәл чарасыз итте. Кай арада тыгыз күкрәкләр мул булып чәчәкле күлмәк изүеннән бүселеп чыгарга өлгергәннәр дә, кай арада кайнар иреннәр Хафизның дулкынланудан кипшенгән иреннәренә беректеләр. Аның кызлар белән үбешкәне булса да, беркайчан якынлык кылганы юк. Үзенә таныш булмаган хистән ул еш-еш сулый. Ихтыярсыздан бер кулы белән хатынның гәүдәсенә килеп терәлгән ымсындыргыч күкрәкләренә үрелде.

– Кабаланма, җаный, мин үзем,  – дип пышылдады гыйшык уенчысы, Хафизның колагын сулышы белән өтеп. Калганын инде егет томанлы гына хәтерли. Соңгы мизгелдә аның зиһенендә Ләйләнең гаепләгән карашы, сабыйлыктан чыгып, җиткән кызлар гүзәллегенә күчеп баручы йөзе чагылды, әмма инде аның рухы йомшаган иде – барысын фәхешлек күмде.

Айныгач, үзеннән чиркану тойды. Үзеннән, менә бу хатыннан, вәгъдәсез кызлардан, пычрак дөньясыннан. Ялган белән тулы ич бу дөнья. Адәм балалары ни өчен шулай икейөзле соң: бер төрле сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр? Менә бу хатын ире командировкадан кайтуга: «Сине сагынудан саргаеплар үлә яздым бит», – дип каршы ала тогандыр инде, юмарт мәхәббәтен аңа да бүләк итәдер, шул ук вакытта, тәкатьсез теләген басар өчен әллә ничә ир затының башын әйләндерүдән канәгатьлек кичерәдер. Тегесе аны-моны сизенеп тавыш куптарса, очсызлы күз яшьләрен агызып, бары тик аны гына яратуын, үлгәндә дә тугрылык саклаячагын әйтеп ышандырадыр. Балаларын тәртипле булып үсәргә дә өндидер әле. Мәктәптә укытучылар тик яхшылыкка өнди кебек. «Ялкауланмаска кирәк, тырышып укыганда, һәркем яхшы һәм бик яхшы билгеләре алырга сәләтле», – диләр алар. Чөнки кемдер бик тырышса да, «өчле», иң күбесе «дүртле»дән арттыра алмый. Кемдер дәресен дә юньләп әзерләми, ә барлык фәннәрне су кебек эчә. Армияне алсаң да шул ук хәл. Андагы бабайлык, офицерларга ялагайлану. «Бабайлар»га каршы килеп кенә кара, кыйнап-имгәтеп атарга да күп сорамыйлар. Сүзләрен тыңлап, башыңны иеп йөрсәң генә ярый аласың. Ә күпме егет, сөйгән кызларының хыянәтенә түзә алмыйча, частьтан кача, дезертирлыкта гаепләнеп, дисбат-төрмәләргә озатыла, кайберләре хәтта үз-үзенә кул сала. Ярый әле Хафиз андый чиккә бармады, авыр булса да, тешен кысып түзде. Менә монда, тулай торак койкасында ятканда, ул кече җанлылык күрсәтте. Комендант хатынга каршы килә ала идеме ул? Ала иде! Бары тик мәхәббәткә юмарт ханымны читкә этәреп, бүлмәдән чыгып китәргә генә кирәк иде. «Түбән җан», – дип сүкте Хафиз үзен эченнән.

– Сиңа ошадымы соң? – дип эндәшә икән яңа гына аның белән ятак бүлешкән хатын. Җавап ишетмәгәч, соравын тагын кабатлады. Эндәшмәүне ризалык билгесе итеп кабул итте бугай, – Кирәк дип тапканда, үзем килермен, беркемгә сиздермә, репутациямнең төшүен теләмим, – диде өс-башын рәтләп бетереп, бүлмәдән чыгышлый. Хафиз инде аннан ничек котылу турында баш ватты. Ирексездән, чиста, пакъ күңелле Ләйләне күз алдына китерде. Юк, ул бу гөнаһсыз җаннан баш тартырга тиеш түгел. Тиз-тиз җыенды да шәһәр мунчасына китте. Пычранган тәнен югач, тапланган җаны да аруланыр кебек тоелды. Чистарынып кайткач, Ләйләгә хат язарга утырды….

Ул вакытлардан соң инде күп еллар үткән. Хафиз күптән ир уртасы. Техникум тәмамлап кайткач, Күктимердә агроном булып эшли башлады. Ләйлә алиһәләргә тиң чибәр кыз булып өлгергән. Араларында кабынып киткән гыйшык уты сүнмәс ялкынга әйләнеп, кыз институтның беренче курсын тәмамлагач, алар никахлаштылар. Бер елдан соң уллары Ләбиб туды, аннары кызлары. Үзгәрешләр башланып, күмәк хуҗалыклар пыран-заран килә башлагач, Күктимердә ширкәтне җитәкләргә ризалашты. Алыш-биреш бартерга калгач, бермә-бер авырлашты. Алай да ул чорны исән-имин чыктылар. Авыллар җитештергәнне шәһәрнекеләр шалкан бәясенә алды. Шуңа да беренчеләре һаман күтәрәм хәлендә иде. Яңа сынаулар көткән икән – инвесторлар ябырылды. Район хакиме читләрне кертмәде, анысы. Алатау биләмәләрен акционерлаштырып, үзенә алды, якыннарына өләште. «Күктимер» ширкәтеннән агрофирма булып киткән хуҗалык Илнар Караматович милкенә әйләнде.

Хафиз Хәмитов хаким Борхановны бер дә өнәми. Тик, нишләрсең, көчленеке замана, якын иткән атлы кыланырга туры килә. Шуларны хәтереннән кичереп, ул сугыш ветераны Нургали Гатауллинның ишеген ачты. Авылда бу агай кебек белгечләрнең саны бармак белән санарлык кына калуына, яшьләрнең шәһәргә китеп, эшләрдәй кешенең азаюына йөрәге әрнеде аның. Нургали агай чәй эчеп утыра иде.

– Әйдә, энем, мактап йөрисең икән. Бергәләп чәй эчик, – дип каршы алды ул куанып.

Хәзер мондыйлар юк шул инде, яшьрәкләрне эштән бушатсаң, аннары алларына ятып еласаң да, гафу итмиләр, дип уйлады Хафиз, фронтовикның ихласлыгына сокланып.

– Чәйләр эчеп утыра торган вакыт түгел бит. – Хафиз шулай сөйләнсә дә, өстәл янына килеп утырды. – Яса, алайса, катырак итеп.

Хәмитовның иртән иртүк үзләренә керүенә нык гаҗәпләнсә дә, кеше башлап әйтмәгәндә, Нургали агайның ни йомыш икәнлеген сорап аптырата торган гадәте юк. Кергән икән – ул кунак. Чәен ясап, директор алдына куйды да, каршы яктан урын алды. Кәефе чамалы булса да:

– Кичәге бәйрәмдә күбрәк киткән. Борхановның үтереп кыставына каршы торып булмады, – дип шаяртты. Кичә тугызынчы май – Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгы иде бит, эш белән бөтенләй онытылган. Аның үзен дә бер-ике көн алдан авылның мәдәният йортына ветераннарны тәбрикләргә чакырганнар иде, анда да бара алмады. Бөтен вакытын борчу-мәшәкатьләр йота, кайчагында өенә дә төн уртасында кайтып ава. Ләйләсе шелтәләп тә ала инде, үзеңне тамчы да кызганмыйсың, йөрәгеңне саклар идең, ди. Казан аграр академиясендә белем алучы уллары янына бармауларына бишбылтыр булуын искә төшерә. Хафизгә уңайсыз булып китте, ул – өлкәннәрне, шул исәптән, Нургали агайны елга бер килә торган олуг бәйрәмнәре белән тәбрикләмәвенә эченнән үкенде. Елдан-ел азая баралар шул.

– Нургали ага, кичер мине. Истән чыккан, сезне олылап, клубка барып, кылган батырлыкларыгызга күрә, алдыгызда баш ияргә, – диде Хафиз ихластан. – Шулай эшләү яшьләрнең – безнең буынның бурычы. Ул бит әле мәҗлеснең аш-су табынына ун-унбиш кило ит, тәм-томын алып бирдең дә, шуның белән бетте, дигән сүз түгел. Ел әйләнәсе сезне кайгыртсак та, таманга туры килер иде, югыйсә. – Элекке фронтовик аны игътибар белән тыңлый.Ул Хәмитовның махсус аны котлар өчен генә йөрмәвен яхшы аңлый. Бөтен авыл хөрмәт иткән директорның беркадәр акланып, комплиментлар тезүеннән уңайсызлык кичерсә дә, ни йомыш белән килүен сорарга һаман яхшысынмый. Хафиз Нургали агайның сораулы карашын тотып алды бугай.

– Нургали ага, ышанасыңмы? «Күктимер » тарихында моңа кадәр күрелмәгән хәл – механизаторлар иртән басуга эшкә чыгудан баш тартты. Бу бит чәчү өстендә катастрофага тиң хәл! Моны районда, республикада беләләрме? Анысы-монысы, язның бер көне ел туйдыра, дигән шикелле, сиңа киләчәктә күпме уңыш алып җиткерә алмаячагыбызны аңлатып торуның кирәге юк. – Эшкә чыкмау сәбәбенең нидә икәнлеген беләсе килүе элекке җир үлчәүченең йөзенә чыккан. Күп сөйләвен аңлап, директор ачыклык кертте. – Башка белгеч булмагач, бер практикант кыз куйган идем синең урынга. Кемнең күпме эш башкаруын, гектарларны бутап бетергән. Коллектив сине кайтаруны таләп итә, и баста.

Нургали агай икеләнеп калды. Ул һәр басуның кайдалыгын биш бармагы кебек белә, җир сөрүче һәм чәчүче тракторның көн дәвамында күпме эш башкарганын бер күз ташлау белән чамалый – шагалкасын атлатасы да юк. Өч-дүрт көн эшсез өендә ятканда, чәчүче оланнарны, кырлар өстендә яңгыраган тургай моңын сагынырга да өлгерде. Тик менә теге көнне район хакименең хәерсез карашы, «бу адәм әтрәгең тагын юлымда очраса, үзеңә үпкәлә!» дип Хафизгә җикеренүе күз алдыннан китми. Ул үзе өчен түгел, аның өчен кайгыра.

– Нургали агай, әллә тәвәкәллисеңме? – Директор ветеранга инәлеп карады. – Борхановның атна саен авылларга чыга торган гадәте юк, яз – бер, көз бер басуларны әйләнә дә, шуның белән шул. Белмичә дә калыр, диюем. Инде килеп, белсә дә, үләр хәл юк. Эшне кем дә булса алып барырга кирәк. – Хафиз җавап көтә. Карт фронтовикның ялындырып торырга исәбе юк, анысы. Ризалык бирсә дә курка, чөнки йөрәк дигәннәре «менә туктыйм, менә туктыйм» дигән шикелле, бүген әче таңнан леперди. Баш тартса, олы башын кече итеп килүченең дөрес аңламавы, капризлана, дип уйлавы бар. Нишләргә соң? – Бармыйсыңмени инде?

– Ярар, энем, синеңчә булсын. Атымны җигәм дә, берәр сәгатьтән басуга чыгармын. Үзеңнекеләргә әйт анда, шундый чакта эш ташлый күрмәсеннәр. – Хафизның йөзендәге талчыгуны сөенү хисләре алыштыруын күрү картның үзенә дә рәхәт иде.

 

Фирдәвес ХУҖИН

Фото: https://pixabay.com/

Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укыгыз.

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга