Нургали Гатауллин

         Нургали агай кая гына барса да йөрәк даруын үзеннән калдырмый, гел эчке кесәсендә йөртә. Бу юлы да нитроглицеринын кабарга теләп, шкафтан үрелеп алды да, соңгы мизгелдә никтер эчмәде, дару кабын, дәфтәр-каләмнәре белән бергә, кыр сумкасына салды. Ул боларны нык уйга чумган килеш, нишләгәнен искәрмичә башкарды. Уйланырлыгы бар иде – үткән төндә моннан алтмыш өч ел элек булып узган канлы вакыйгалар төшенә кереп йөдәтте. Төш өндәгегә шулкадәр охшаган иде, әйтерсең, ул мәхшәрле хәлләр чынбарлыгына кабат әйләнеп кайтты. «Нилектән шулай икән, – дип көрсенде карт фронтовик, – әллә гомеренең соңгы сәгатьләре якынлашамы?»

Мең тугыз йөз кырык икенче елның май ахырларында башланып киткән Дон буе далаларындагы чигенү ачысын үлгәндә дә онытасы юк Нургали Гатауллинның. Аларның пехота полкы хутор арты хутор, станция, шәһәрләрне сугыша-сугыша калдыра торгач, бер авыл янында ныгып урнашты. Стратегик әһәмияткә ия әлеге торак пункт елгадан ерак түгел. Немец әллә ничә мәртәбә аны кичеп,  Нургалиләр батальонын позицияләреннән бәреп чыгарырга омтылды, тик уцышка ирешә алмады. Безнекеләр дошманның плацдарм яулау планын юкка чыгарып, һәр башлаган һөҗүмен кире какты. Аз гына уңыштан да күңелләре канатланган сугышчылар бөркетләр кыюлыгы белән сугышты, моңа кадәр чигенүләрдән җыелган кәеф төшенкелеген , әле яңарак кына бер котелоктан ашап, кыска ял сәгатьләрендә иңгә-иң терәшеп утырган иптәшләрен ниндидер мизгелдә югалтуның үчен алырга тырышты. Дивизия командованиесе батальонның бер төркем сугышчысын «Батырлык өчен» медале белән бүләкләү турында әмер җиткерде, алар арасында Нургали дә бар.

Өченче көннең соңында дошман, уңышка ирешә алмавының ачуын алып, озак кына окопларны һәм аерым ут нокталарын бомбага тотты, артиллериясен эшкә җикте. Хәер, болар көн дә кабатлана торган күренеш, әллә ни гаҗәпләнәсе юк. Каршы якның сугыш алымына күнегеп беттеләр инде: көндез сугыша фашист, һөҗүм арты һөҗүмгә ташлана, төн җитте исә, шып туктый, аларның ял сәгате. Батальон командиры ул төнне авылдагы бер йортка кереп кунарга уйлаган, ике укчысы белән сержант Гатауллинга үзен озатырга боерды. Боерыкны тикшермиләр, аны үтиләр генә. Комбат Бойманов штаб башлыгы белән ишектән кереп киткәч, Нургали бер сугышчысын өйалды төбендә сакта калдырды, икенчесен ияртеп, җилкапкадан урамга чыкты. Сизелер-сизелмәс җылы җил исә, ул су исе, балык исе алып килә. Ерактан ишетелгән канонада тавышын исәпләмәсәң, әле генә шартлау-атышлардан җир тетрәп тормаган да кебек. «Кояш чыгу белән, тагын кыямәт башланыр инде», – дип уйлады Нургали күңелсез генә. Янындагы солдатка җайлырак урында черем итеп алырга күрсәтмә биреп, иңенә винтовкасын элгән килеш, койма тирәли ары-бире йөренергә кереште. Күктә тулган ай калыккан, көнчыгыш тарафка агылучы болытлар арасыннан караган чагында, ул җир өстен яктыртып алырга ашыга. Тирә-юнь ничек кинәт яктырып алса, шулай кинәт караңгыланып китә. Әллә инде болытларның күк җисемен җир өстендә адәм балалары оештырган мәхшәрдән араларга тырышып капларга омтылуы? «Өйдәгеләргә дә җиңел түгел», – дигән уй Нургалинең башында . Абыйсын, элекке кадровый хәрби буларак, сугышның беренче атнасында ук фронтка алдылар, шул китүеннән бер генә хаты килеп өлгерде. Аннан соң үзе дә, хәбәре дә күренми. Кырык бернең ахырында аңа чират җитте. Кыска сроклы кече командирлар әзерләүче курсларда укытканнан соң, туп-туры ут эченә. Юньләп алга барганнары гына юк, күбрәк фронт линиясен тигезлибез дип, чигенүләрен беләләр. Энесенә дә бүген-иртәгә чакыру кәгазе тапшырырга тиешләр, яше җиткәнне генә көтәләр, дип язган сеңелләре. Әти карт сырхаулап тора икән, әни колхоз эшеннән кайтып керми, ди. Юньләп ашарларына юк, өсләре такы-токы. «Эшләп-эшләп тә ничек шулай соң бу?» – дип ачынып уйлый егет. Утыз җиденче елны бер гаиләдән өч ир заты (энесе белән сеңелесе кечкенәләр) тырышуларына күрә, көзлектә ишегалларына олау-олау иген китареп аударганнар иде. Ул елның муллыгы сугыш афәте чыкканчы җитте. И-их, кайда соң ул заманалар? Хәзер әнә бөтен авырлык хатын-кыз, карт-коры, буыны ныгымаган үсмерләр җилкәсенә өелеп калды. Фашист мәлгуньне тизрәк дөмектереп, авылга кайтасы иде.Сөйгәне Банатны сагынды.

– Иптәш командир, хәзер сез черем итеп алыгыз, – инде бая ял итәргә кушып, сактан азат иткән сугышчысы эндәшә икән. Шунда гына Нургали үзенең чиксез арыганлыгын сизде, үтереп йокысы килә. Тик кая ди ул туарылып йоклаулар, әнә инде көнчыгышта шәфәкъ аллана, тиздән таң атачак. Шулай да ярты сәгатьләр чамасы ял итәргә мөмкинлек бар әле. Нургали, форсаттан файдаланып, киртәгә терәлеп утырды һәм күзләрен йомды. Ничек йокыга оеганын да сизмәде ул.

Бер шакмак шикәр

         Шарт та шорт купкан атыштан, граната шартлау, ерак та түгел чинап мина төшеп ярылудан сискәнеп уянды. Күзләрен ачса, янәшәсендә кизүлек итәргә тиешле солдатның җирдән торып басарга омтылып күтәрелүен, каушавыннан винтовкасын да алырга онытып, «камыйлар!» дигән оран белән  елга ягына ташлануын күрде.

– Кая барасың? – дип, йоклавы аркасында аларны чак кына харап итмәгән качып баручының ачу белән җиңеннән тартты Нургали. – Ал винтовкаңны. – Үзе сузылып ятты да, урам буйлап аларга таба йөгерүче фашистларга төбәп ут ачты. Өйдән өсләренә юньләп киенеп тә өлгермәгән комбат Бойманов, штаб начальнигы һәм кизү солдат атылып чыкты. Офицерлар пистолетларыннан ут ачты, теге сугышчы да ата. Сержант «йокы капчыгы»ның тавыш-тыны ишетелмәвенә борылып караса, сузылып яткан гәүдәне генә күрде – әллә үлгән, әллә яраланган. Бу турыда уйлап торырга вакыт юк.

– Ах, сволочьлар, – дип сукранды Нургали, нәфрәтеннән тешләрен шыкырдатып.

– Сержант, сугышчың белән безне биш минутка булса да каплап тор, мин начштаба белән позицияләргә йөгерәм. Круговая оборона оештырабыз, – дип кычкырды батальон командиры борылып ата-ата, алардан ераклашып.          Фашистлар инде ерак түгел. Ике винтовкадан ачкан ут кына дошманның сафын нык сирәгәйтми. Сугышырга да яхшы өйрәтелгәннәр: автоматларыннан ут ачалар да, кыска араны йөгереп узып, җиргә сузылып яталар, тагын аталар. Аягүрә басып, янә шул ук маневрны кабатлыйлар. Инде үзләренең һай-һулап кычкырганнары, «русиш швайн», – дип сукранганнары ишетелә. Таң атып килгәндә, һәм бөтенләй көтелмәгән яктан бәрделәр шул, алданрак тылга десант ташлаганнар булса кирәк. Авыл тирәли сак нокталары куелуга карамастан, искәрмәстән үзәккә үк үтеп кергәннәр. Хәер, сактагыларны тавыш-тынсыз юк итү мәкерле дошман өчен берни тормый. Елга ягында да ату авазлары ишетелә, димәк, анда да сугыш бара. Бер дә хәерлегә түгел бу, бетүләре шушы микәнни? Немецларның: «Рус, сдафайся!» – дип кычкырулары ишетелде.Ул да түгел, янәшәсенә урнашып, винтовкасыннан дошманга ядрә арты ядрә яудырган сугышчы яткан урыныннан чак кына күтәрелде дә, йөзтүбән аның өстенә капланды.

– Иптәш сержант, граната! – дип кычкырды ул. Ни дә булса аңлап өлгергәнче, якында гына коточкыч шартлау яңгырады. Икенче мизгелдә өстендәге гәүдәнең шартлау дулкыны белән каядыр юкка чыгуын искәрде дә, сул аягына һәм янтыгына нәрсәнеңдер тупас бәрүен тойды. Аннары бары да караңгы бушлыкка очты.

Исенә килгәч тә, беренче ишеткәне чит авазлар булды. Немецча сөйләшәләр. Ара-тирә автомат тырылдап куя. Аннары беравык тынлык, кабат сөйләшәләр. Нургали авырлык белән күз кабакларын күтәрде, ыңгырашмаска тырышып, башын автомат чиратлары килгән якка борды. Урам буенча, җирдән нидер эзләгән шикелле карана-карана, кулларындагы коралларын әзер тотып, берничә фашист солдатының килгәне күренде. Алар әледән-әле тукталып, автоматларын аска төбәп, кыска чират бирәләр дә, кабат кузгалалар. «Авыр яралыларны атып йөрүләре», – дип уйлады Нургали коты алынып. Бу инде, тәгаен, үлем дигән сүз. – И-их, мылтыгын да үрелеп алыр чамасы юк бит, ичмасам, сугышып үләр иде. Егет чарасызлыктан иреннәрен чәйнәде. Фрицлар инде янәшәдә генә. Ике-өче ары китте, берсе Нургалидән читтәрәк хәрәкәтсез ятучы «йокы капчыгы»ның иңбашына китереп типте. Тегесе тереклек билгесе күрсәтмәде бугай, шулай да автоматчы әллә эче пошканнан, әллә ышанычлырак булсын дипме, тәтегә басты. Йә, Ходай, хәзер дошман солдаты аның янына киләчәк һәм, газраил булып, гомерен алачак. Моннан да зур гаделсезлек була аламы? Шундый мәгънәсез үлем. Әле бит ул яши генә башлады, егермесе дә тулмаган. Кызлар кулын тотып караганы гына бар. Исән кайтса, Банаты белән гаилә корырлар, күп итеп балалар үстерерләр иде. Язмагандыр инде. Хуш, сау бул, җаным! Әти-әнием, энем һәм сеңелем, сез дә бәхил, сау булыгыз.Мин сезнең барыгызны да бик яратам, – Нургалинең үзәк өзгеч уйлардан күзеннән яшь тамчысы сытылып чыкты. Икенче мизгелдә фашист солдатының үзенә төбәлгән карашын тотып алды. Ул инде «шмайссер»ын аңа төбәп, атарга әзерләнә. Соңгы секундлар! Ник атмый соң? Бетсен иде тизрәк барысы да. Нургали немецның карашындагы әүвәлге битарафлыкны башта кызыксыну, аннары кызыксынуны кызганулы төсмер алыштыруын искәрде. Ары киткән иптәшләреннән кайсыдыр үзләренчә нидер әйтеп кычкырды. Күрәсең, ашыгырга кушалар. Ул аларның “шнельле” дигән сүзләрен генә аңлый – “тизрәк”, ягъни. Шулчак сыңар кулы белән немец кесәсеннән ниндидер кечкенә ак шакмакчык тартып чыгарды, һәм, сиздермәстән, Нургали өстенә ташлады. Аның бу ишарәсе чытырдап ату тавышы белән бер вакытка диярлек туры килде. Нургали соңгы сулышында авыртуны тоймас өчен, күзләрен ныгытып йомды, тик бернинди авырту сизмәде. Ул немец солдатының соңгы мизгелдә автомат көпшәсен читкә боруын аңлады, ядрәләр янәшәсендәге туфракны туздырып, җирдә биеште. Дошман булса да, җан иясе шул. Миһербанлы җан иясе туры килгән иде аңа. Әнә шул нәрсә аның гомерен саклап калды. Шулай да бу вакытлыча гына котылу, авылны немецлар басып алган. Елга ягыннан каты атышлар ишетелә, димәк, әле анда сугыш дәвам итә. Безнекеләр позицияләрендә торып кала алмаслар, чөнки сугыш кануннары буенча тылга дошман төшсә, бу инде камалуга тиң һәм кичекмәстән боҗраны өзеп чыкмасаң, сугышып үләргә яисә әсирлеккә төшәргә генә кала. Рәхимле немец бәндәсе Нургалигә бер шакмак шикәр ташлаган икән, аны авызына кабып суыра торгач, ярыйсы ук хәл керүен сизде. «Әгәр исән калсам, гомерем белән бурычлы мин бу кешегә», – дип уйлады Күктимер егете. Елга ягыннан «ур-ра!» тавышлары ишетелде. «Безнекеләрнең калдык көчләре хәлиткеч һөҗүмгә ташландылар бугай, мин шушында ятып калырмын инде», – дип уйлады Нургали өзгәләнеп. Автомат, мылтык тавышлары, гранаталар шартлау бу якка якыная башлады түгелме? Яшәү теләге көчле иде аның, күңелендә өмет кабынды. Әллә саташа инде: янәшәсендә егерме-утызлап сугышчысы белән комбат пәйда булгач, үз күзләренә үзе ышанмады. Комбат:

– Будьте осторожны, положите на носилки этого удальца аккуратно. Он со своими бойцами сохранил нам жизнь, – дип сөйләнгәнен инде төшендә кебек кенә хәтерләде.

Ике ай кыр госпиталендә дәваланганнан соң, Нургали аякка басты. Вакытында ясалган операция гангренадан коткарды. Комиссия аны строевойга яраксыз дип тапты. Госпиталь начальнигы авылда үскән, хезмәт сөюче егеткә әле күптән түгел һәлак булган хуҗалык эшләре буенча урынбасары урынын тәкъдим итте. Сержант Гатауллинга фронттагы батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены һәм кече лейтенант погоннары бирелгән генә иде. Офицер дәрәҗәсе бу статуска туры килә. Ризалашты Нургали. Сталинград астыннан Берлингача юл үтеп, дивизиянең кыр госпиталенә китерелгән күп меңнәрчә яралыларны дәвалау өчен кирәк булган медикаменттан башлап, азык-төлек һәм төрле инвентарьны вакытында юнәтүне кайгыртып, аксак аягында ялны белмичә титаклады. Сугышны тәмамлап, өенә кайтканда, аның күкрәгендәге «Кызыл Йолдыз» ордены һәм «Батырлык өчен» медале янына янә өч медаль өстәлгән иде.

И-и гомерләр, диген, аннан соң да күпме вакыт узган. Ничә баласы туып, аларның кайберләре гүр иясе булып өлгерделәр. Хатыны – аның арка таянычы – китеп барды. Ә ул менә келтер-келтер йөри әле. Хатирәләрен яңарткан Нургали агай, атын җигеп, урамга чыкты. Ияләнгән гадәте буенча, механизаторлар станына китмәде, дилбегәсен кагып, алмачуарын басу ягына борды. Кемнең кайда эшләгәнен оланнарның үзләреннән белешер әле.       Салкынча җил исә. Кояш җир читеннән этелеп, хәйран биеклеккә күтәрелсә дә, нурларының көче карт сөякне җылытырлык түгел. Гомер калдырмый торган телогрейкасын алырга оныткан, хәзер менә күлмәк өстеннән кигән камзулының булмаган якасын тарткалап, резин хутлы арбасында бөкшәеп утырырга мәҗбүр. Җәяүләп атлар иде, утыз-кырык яшьлек вакытлар күптән узды, гарип аяк күпмегә генә чыдар икән. Кире борыласы килмәде фронтовикның, яхшы фал түгел, дип уйлады. Катып үлмәс әле, тиздән һава җылытып җибәрер. Әнә, күктә, яңа көн тууын сәламләп, тургайлар җыры башланган. Ничек кенә булмасын, якты дөньяларда яшәүгә берни җитми. Сугышта адым саен үлем саклаганда да, исән калуга өметләрен өзмәде алар, күпләргә андый бәхет тәтемәде генә. Хәзерге муллык заманында нәрсә җитмидер адәм баласына? Акча, байлык дип, ни кыланганын белми кайберәүләр, максатына ирешер өчен, берсен-берсе таптап китә. Рәхим-шәфкать, ярдәм итешү кебек сыйфатлар онытылып бара. «Безнең буын азына да канәгать иде, – дип, фикер эзлеклелеген дәвам итә Нургали карт, – хәзер дә артык кирәкми. Менә бит әле Хафиз олан кабат басуга чыгуын гозерләп өйләренә килгәч, зур бәхеткә тиенгәннән ким сөенмәде. Авырту-сызлануларын онытып, яраткан хезмәтенә ашыкты. Хәрәкәттә булырга язсын».

Нургали агай әүвәл иң ерак басуга барырга ниятләде. Юлда аны эшкә ашыгучы тракторлар, машиналар куып узды. Күбесе сәламләп, сигналын кычкырта, кайберләре кабинасыннан башын чыгарып, исәнлек тели. «Рәхмәт төшкерләре! Уттай эш өсте, дип тормаганнар, бойкот белдереп, җитәкчелеккә таләпләрен җиткергәннәр. Әгәр чыкмасалар, Нургали Гатауллиннан башка җир үлчәүчене таба алмаслар идемени агрофирмада. Димәк, авылдашлары аны һаман гамәлдән чыгарырга ашыкмый. Үзеңнең кешеләргә кирәклегеңне тоюдан да зуррак шатлык юктыр, мөгаен».

Чәчүчеләрне, тырмалаучы һәм туфрак йомшартучыларны күреп, башкарган эшләрен куен дәфтәренә теркәгәнче, өйлә җитте.     Механизаторларга китергән аш белән тамак ялгагач, Нургали агай бүген иртән генә Хафизның «алманнар өчен калдырылган басу», дип сөйләгәнен исенә төшереп, олы юлдан читтә ятучы кишәрлекне карап үтәргә карар кылды. Моның өчен хәтсез генә Күктимер ягына кайтасы. Атын куаламыйча үз җаена атлата торгач, кирәкле борылышка да ерак калмады. Шулчак карт, юл буйлап каршыга җилдерүче кара төстәге җиңел машинаны шәйләп алды. Бу – Борһановның «Ланд Крузер»ы иде. «Безнең якларда тиз генә күренмәс, дигән иде, әнә, килеп тә җиткән», – дип уйлады Нургали агай күбрәк үзе өчен түгел, Хафиз өчен борчылып. «Ярар, башкача кырга чыгармам, дип вәгъдә бирде – үтәмәгән», – дигән уйдан  җен ачуы кузгалды район хакименең, кабат юлында сиксән өч яшьлек җир үлчәүче пәйда булгач. Ул, «алманнар Күктимер биләмәләренә килгәннәр икән», дигән хәбәр ишетеп, тизрәк монда ашыкты. Алатауда тимер тәртипләр урнаштырдым дип уйлап, ялгышты микәнни? Иң башлап аңа әйтергә тиешләр иде, ни өчен чит ил кунаклары турындагы яңалыкны ул соңыннан гына белә? Хәмитовка күрмәгәнен күрсәтәчәк әле ул, ник туганына үкендерәчәк. Тән сакчысы ишеген ачып чыгаргач, ерак түгел атын туктаткан үзсүзле картка таба юнәлде. Шулчак көтелмәгән хәл булды: алмачуар, хуҗасының дилбегәсен сулагайга тартуына ризасызлык белдереп, кешнәп җибәрде һәм, каршысына килүче ике кешене әйләнеп узасы урынга,  сөрелгән басуга ыргылды. Нургали агай арбасында утырып кала алмады, мәтәлеп, читкә атылды. Ул шулай да дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган иде. Акыллы хайван аны өстерәп ары китмәде, шып туктады. Сугыш ветеранының йөрәге тоткан иде. Андый хәлләр хатыны үлеменнән соң булгалый. Кесәсендә йөрткән нитроглицерин таблеткасын вакытында алып кабу гына аны Газраилдән коткара. Менә бу юлы да карт күлмәк кесәсен капшады, тик ул буш иде. «Кая куйды соң даруын, онытып өйдә калдырды микәнни?» Дәфтәр, каләмнәр белән сумкасына салуын хәтерләде. Бетүе шушыдыр инде. Йөзеннән шыбырдап тир ага, суларга һава җитми башлады. Район хакименең үзенә төбәлгән нәфрәтле карашын тотып алды. Ялварып сораса да, ярдәмгә килмәячәк замана бае. Үлсә үләр, андый түбәнлеккә төшмәс.

Алып гәүдәле тән сакчысы, беренче тапкыр хуҗасының әмереннән башка, үлем белән якалашып ятучы җир үлчәүчегә ярдәм итәргә талпынды. Борхановның:

– Кая барасың? – дигән тимер чыңлы авазы туктатты аны. – Китик әйдә. – Шулай да акча хакына туендыручысын каплап, гомерен теләсә кайсы мизгелдә корбан итәргә әзер торган адәм затының күзләренә кызгану билгесе чыккан. – Җылы өендә кырын ятып телевизор карыйсы килмәгәч, басуда дилбегәсен кочаклап ятсын инде, – дип тетрәндергеч күренешкә нокта куйды хаким, каплавыч-күләгәсен иярергә мәҗбүр итеп. Алар машиналарын алманнар өчен калдырылган кишәрлек ягына борган арада, ул тарафтан зиннәтле «Мерседес» һәм аның эзенә басып, «УАЗ»ик күренде. Ике машина да юл чатында туктады. Беренчесеннән чыгучылар Алатау ягы кешесенә охшамаган, «Алманныкылар булса кирәк», – дип уйлады Борһанов. Икенчесендә Күктимер директоры Хәмитов иде, янында тагын кемдер бар. Улы Ләбиб түгел микән? Ничектер «Казанда агрономга укып йөри», – дип сөйләгәне бар иде. Хәзер мөнәсәбәтләрне ачыклап торып булмый, урыны ул түгел. Алманлылар немец телендә үзара нидер сөйләшеп алдылар. Алар өчәү. Иң өлкәне күрер күзгә җитмеш биш-сиксән яшьләрендә булыр, кулы белән Нургали карт аунап яткан якка төртеп күрсәтә. «Ах, шайтан, кирәк бит, ә, шундый чагында», – дип уйлады үртәлеп Алатау хакиме, чарасызлыктан нишләргә белмичә. Йөзенә шулай да елмаю билгесе чыгарырга тырышты.

– Сез безне тегендә алып бар, – ди әнә карт алман, татарчаны вата- сындыра. Борһанов үз колакларына үзе ышанмады. Аның урысча сөйләшкән чит ил кешеләрен еш күргәне бар. Кайберләре шома сукалый, беришләре ипилек-тозлык. Ә менә татарча аваз чыгарган немец кешесен гомерендә беренче күрүе. Шулчак аның күзе илле яшьләр тирәсендәге ир янәшәсендә басып торучы кыз балага төште. Нәрсә соң бу, әллә ул бүген саташа башлады инде: әлеге кыз алманнарга бөтенләй охшамаган, ул ике тамчы су кебек… аның үзенә охшаган – яшьлеген хәтерләтә. Шул ук зур кара күзләр, күперенке иреннәр, туры борын. Зиһене чуалды, ни уйларга белмәде хаким. Хәмитов малаеның бу чибәр кыз янына килеп култыклап алуын да, бер-берсе белән татарча сөйләшә башлауларын да шаккатып күзәтте. Тән сакчысының да шул якка төбәлеп, тораташтай басып торуын искәрде. Аның да югалып калуы кыяфәтенә чыккан, гаҗәпләнүле карашы белән әле хуҗасын, әле алман кызын күздән кичерә. «Илнар Караматович, бу нәрсә инде?» – дигән сорау ярылып ята иде аның карашында, чөнки  Алатау хакименең миллиард сумлаган акчалары булса да, беркайчан баласы булмавын белә ул. Ул арада төркем Нургали карт яткан төшкә юнәлде. Аерган умарта күче кебек чәчелгән фикерләрен бер калыпка салырга азапланган хаким сүзсез-нисез аларга иярде.

Пауль Зильберт

           Карт немец, үлем белән тартышып ятучы татар карты янына килеп, аның өстенә иелде. Хафиз белән Ләбиб тә шунда ашыкты. Башкалар юл читендә басып тора. Немец шулчак татарчалап:

– Минеке – врач. Тукта! – диде кулы белән якын килмәскә ишарәләп. Ул игътибар белән әле һаман дилбегәсен кулыннан ычкындырмаган Нургали агайның йөзенә текәлде. Пульсын табып, йөрәк тибешен тыңлады. Тикшерүдән канәгать түгел иде ул. Бу аның бөтен килеш-килбәтендә сизелә. Ә шулай да яшәү җетелеген җуймаган күзләренә чыккан гаҗәпләнүләрне күрсәләр, аның артында торган аталы-уллы Хәмитовлар гаҗәпләнүдән үзләре дә ни уйларга белмәсләр иде.

– Майн готт, – дип сөйләнде немец, аның алдында моннан алтмыш өч ел элек, бер авыл урамында яралыларны атып йөргәндә, ул, кызганып исән калдырган, хәл керсен дип, өстенә бер шакмак шикәр ташлап киткән кеше ята иде. Юк, берничек ялгышырга мөмкин түгел, әнә ич – сул ягындагы кызгылт-көрән төстәге миңе кашыннан маңгаеның өске өлешенә кадәр киң тасма булып сузылган. Аның табиблык практикасы, йөзне тирән җыерчыклар капласа да, истә калган чалымнарын танырга мөмкинлек бирә. Бу – ул, теге вакытта исән калдырган солдат! Алман кунагының күңелендә кабат кызгану хисе уянды. Тарих төпкеленә күчкән кырык икенче елда алар капма-каршы якта торсалар да, аңлашу таптылар. Хәзер исә дустанә мөнәсәбәттә булып та, берсе өчен яшәү белән үлем арасы, каш белән күз арасыдай калып бара һәм аңа ярдәм итү мөмкинлеге юк диярлек. Нургали агайның теле бетмәгән икән, ул үзен кайгырткан кешене татар бәндәсе дип уйлаптыр:

– Анда, сумкада, дару, – дип әйтә алды. Немец кунагы Хафиз арбадан алып кулына тоттырган кыр сумкасыннан нитроглицерин савытын эзләп тапты һәм, ашыгып , бер сәдәфне авыруның авызына салды. Бу юлы да гомере бетмәгән икән, ниндидер биш-алты минут эчендә күрсәтелгән ярдәм Нургали Гатауллинны тагын үлемнән йолып калды.

– Сезнеке әле яшәячәк, – ди әнә сакал-мыегы пөхтәләп төзәтелгән, аксыл чыраеннан гына түгел, зәңгәр күзләреннән дә нур балкытып елмаючы игелекле зат. «Туктале, бу кеше татар-мөселманга бөтенләй охшамаган, сөйләшүе дә акцентлы. Сирәк очрый торган мондый зәңгәр күзләрне, самими карашны аның кайдадыр күргәне бар кебек. Тик кайда?» Анысын һич хәтерли алмый. Коткаручысы тезләнеп, ипләп кенә Нургали агайның йомарланган кулын дилбегәдән ычкындырды, саклык белән иңбашыннан кочып:

– Теге вакытта шикәр булышты? – дип сорады, колагына ук иелеп. – Менә хәзер элекке фронтовик аңлады: коткаручы фәрештәсе аның янына икенче тапкыр килгән. Кырык икенче елда ядрә урынына шикәр белән сыйласа, бусында даруын табып бирде. Нургали картның күзләренә яшь бөялде, алман кунагы аны кочып, колагына нидер әйтә. Беркем бернәрсә аңламый. Хафиз аптырап улына карый, тегесе – әтисенә. Юл читендә басып калганнарның да, тән сакчысы белән Борһановтан башкалары, алмачуар янындагы гайре табигый күренешне якыннанрак тамаша кылу өчен, ике картны әйләндереп алган. Аңлашылмаучылыкка ачыклык кертергә теләп, алман кунагы телгә килде:

– Мин Пауль Зильберт булам, – Нургали агайга төртеп күрсәтеп, – аның белән мин сугышта очрашты, без бер-беребезне белә. – Ышануы кыен иде ишеткәннәргә. Мондый очракның берәр кайчан булганы бар микән? Шулай да факт-факт инде, яшәешнең кеше акылы төшенеп бетмәгән серле яклары күп аның. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел, диләр. Менә мондагы юл чатында, иң кирәкле мизгелдә, Пауль Зильбертның пәйда булуы һәм икенче тапкыр татар фронтовигын әҗәлдән коткаруы нәрсә беләндер бәйләнгән. Бәлки, югары көчләр беләндер? Нургали картның кәефе яхшыру ул әле аның терелүен аңлатмый. Зильберт хәлнең җитдилеген чамалый, татар картының йөрәгенә инфаркт булгандыр, дип шикләнә. Бөтен билгеләр шуңа ишарәли иде.

– Хастаханәгә ерак? – дип сорады алман табибы Хафиздән. Хәмитов әйтеп өлгергәнче:

– Алатау хастаханәсенең терапия бүлегенә салдырам мин аны, – дигән җавап ишетелде. Бу – Борһанов иде. Чит илнекеләр алдында оятка калудан шикләнеп, якынрак килгән. Уйлана торгач, аның күңеленә шик үрмәләде: алман кызы – аның кызы түгел микән? Икеләнергә, аның үзенә охшашлыгыннан башка, әлегә берни җирлек бирмәсә дә, кайбер чагыштырулардан шундый нәтиҗә ясады. Әгәр теге чакта Роза баласын тудырса, ул яше буенча бу кыз тирәсе булырга тиеш. Сирәк кенә үзенә өнәмәгән караш ташлавын да тотып ала ул аның. Әнә шул нәрсә дә шиген арттыра. Әгәр бу кызый чыннан да аныкы икән, һәм бу хакта әнисе сөйләвеннән ишетеп белсә, ни өчен Борһановны якын итәргә тиеш ди әле? Авыр чакта әнисен язмыш кочагына ташлаганы өченме? Алманлыларның Алатау якларына килеп чыгуында ук ниндидер сер ята кебек. Бу турыда уйлап баш ватарга вакыт юк. Хәзер, биргән вәгъдәсен үтәп, унбиш минут элек кенә үләргә калдырган картлачны хастаханәнең люкс-палатасына илтеп салырга туры килә. Хаким «Ланд Крузер»ын китертеп, фронтовикны кичекмәстән Алатауга алып китәргә әмер бирде. Кесә телефоныннан район үзәк хастаханәсенең баш табибына шалтыратып, юлда каршы алыр өчен, «ашыгыч ярдәм» машинасын җибәрергә кушты…

Пауль Зильберт Алманиянең Брауншвейг каласыннан. Яшьлегендә әти-әнисе үрнәгендә табиблык һөнәрен сайлады. Берлин медицина институтына керү имтиханнарын тапшырганда, Гитлер армадасы Франция башкаласы Парижны басып алган иде инде. Аңа кадәр Чехословакия немец солдаты итеге астында калды. Голландия, Бельгия кебек кечкенә дәүләтләр атна-ун көн эчендә буйсындырылды, Польша яулап алынды. Паульс үзенә тынычлап укырга ирек бирмәсләр инде, дип уйлап ялгышмаган – беренче курсны тәмамлап, җәйге ялларга өенә кайтуга, озак та үтмәде, каралу пунктына комиссия узарга чакырдылар. Фюрерга СССРны яшен тизлегендә басып алырга «Барбарос» планын тормышка ашыру өчен, солдатлар кирәк иде, бик күп солдатлар. Буе бер метр туксан сантиметрлы яшь Зильберт – шундыйларның берсе. Карышып торып булмый, сугыш чоры законнары каты, баш тартучыларны хәрби трибунал көтә. Сәбәбен сорап тормыйлар, көнендә-сәгатендә хөкем карарын җиренә җиткереп, атып үтерәләр.

Бер еллык медицина белеме алган егетне һава десанты гаскәрләренә санинструктор итеп билгеләделәр. Рейх башкаласы астындагы лагерьларда ике ай чамасы дошман тылына төшүче десант төркеменең экстремаль шартларда хәрәкәт итүе, стратегик әһәмияткә ия объектларны шартлатуы, каршы якның юлда очраган җанлы көчләре белән сугышырга өйрәнүе белән узды. Беренче чирканчыкны алар октябрь аенда, Мәскәүдән ерак түгел бер торак пункт янында алды. Фюрерның, Советларның октябрь бәйрәмен Кремльнең Кызыл мәйданында уздырачакмын, дип шашынган чагы, генералларыннан югалтулар белән исәпләшмичә, һаман алга баруларын таләп итә. Ул көнгә ерак та калмаган кебек, бинокльдән инде СССР башкаласының кырый йортлары шәйләнә. Тик каршылык та көчле. Ике йөз кешелек десант төркемен җитәкләгән майор, торак пунктны алып, аны төп көчләр килеп җиткәнче кулда тоткан очракта, операциядә катнашучыларны тимер тәре һәм акчалата бүләкләр көтүен строй алдында белдерде. Арада дошман тылына әллә ничә рейд ясаган солдатлар да бар, аларның бер-берсенә карап баш чайкаулары Паульне гаҗәпләндергән иде, соңыннан ул моның серенә төшенде – десантчылар өчен чираттагы операциядән исән кайту сирәк бәхет икән. Бистәне артык зур югалтуларсыз алдылар, анда озаклап ныгып урнашырга гына насыйп булмады. Кызылармиячеләр,ярсып, төрле яклап ябырылды. Беренче рәтләрен чалгы белән чапкандай кырып салуга, икенче-өченче рәтләре өерелеп килде. Үлем белән дә исәпләшми иде алар. Пауль шунда бу халыкның җиңелмәслеген аңлады. Туган җирләрен, Ватаннарын саклап сугышу бетмәс көч бирә ахры үзләренә. Төн уртасы җиткәндә, камалыштан нибары унбишләп кеше котылып, фронт линиясе аша чыга алдылар. Аларның да яртысыннан артыгы яралы. Яралары авыр түгел анысы, «авырлар»ны тегендә үләргә калдырдылар. Башкача мөмкин түгел. Хискә бирелеп, аларны кызгансаң, артык йөк кызу хәрәкәтләнергә ирек бирми һәм ул чакта шашкан ядрә, ярсулы гранатадан качып котыла алмыйсың шул инде. Көчлерәкләр кайда йөгереп, кайда шуышып, сафлары тәмам сирәгәйсә дә, барыбер үзләренең алгы позицияләренә җитеп ауды. Пауль, җитешә алганча, яралыларның җәрәхәтләрен бәйләргә тырышты, төркем җитәкчесен хәтта үлемнән коткарды. Көчле атыш вакытында якында гына бер кызылармияченең винтовкасын майорга юнәлткәнен күрде ул. Майор инде шул якка башын бора, тик ул сакланып җитешмәячәк. Пауль, коткару инстинктына  буйсынып, күз ачып йомганчы пистолетын дошман сугышчысына төзәп атып җибәрде.

– Рәхмәт. Мин сиңа гомерем белән бурычлы, – диде командирлары. Әйткән сүзен җилгә очырмады майор, соңыннан гел үзе тирәсендә тотты. Декабрь башларында өченче рейхның моңа кадәр чигенүнең ни икәнен белмәгән дивизияләрен Мәскәү астында тар-мар китереп, көнбатышка куа башлаганда, Пауль инде шефы белән кабат диверсантларны өйрәтү лагерьларында иде. Биредә дә профессионаллар кирәк, ә майор Штольц шундыйлардан. Өйрәтү үзәгендә Штольцка – подполковник, Зильбертка кыска сроклы курслардан соң лейтенант дәрәҗәсе бирделәр. Кырык икенченең май урталарында немец гаскәрләрен көньяк юнәлештә зур һөҗүмгә күчкәч, подполковник Штольцның яңа оештырылган батальонын Кырымга ташладылар. Андагы уңышларга Дон буе далалары буйлап Кызыл Армия дивизияләренең үкчәләренә басып эзәрлекләүләр ялганды. Яхшы өйрәтелгән десантчылар белеп сугышты: һич көтмәгән урында каршы якның тылында пәйда булып, күперләрне шартлатты, коммуникацияләрне сафтан чыгарды, җанлы көчләргә зур зыян салды. Пауль бәхетле күлмәк киеп туган иде, алар төркемен кайбер бәрелешләрдә тәмам туздырып бетерсәләр дә, аңа һәрчак исән калу бәхете елмайды. Күпмедер вакыттан соң аны яңа төркем составында кабат дошман тылына ташладылар.

Пауль Зильберт өчен сугыш эпопеясы, Паулюс армиясенең Сталинград казанында калып, зур өлешенең әсирлеккә төшүе вакытында тәмамланды. Ул да шул группировкада иде. Тирә-юньдә төшеп ярылган бомбалардан, шартлаган снарядлардан гына түгел, үзәкләрне өзәрлек сакын урыс кышыннан да меңәрләп кырылган иптәшләрен күреп, җаны елады лейтенантның. Күрәләтә аларны үлемгә җибәргән фюрерны, аның иярченнәрен каргады. Барлы-юклы медикаментлар, бинт урынына файдаланылган чүпрәк-чапрак белән яралыларның хәлен җиңеләйтергә тырышты. Ачлыктан да күпләп үлделәр чолганыштагылар. Чәйнәрлек җанлы һәм җансыз нәрсә бар – бөтенесен чәйнәде адәм балалары. Пауль үзе яшьтән спорт белән чыныгып үсүе, корычтай нык сәламәтлеге аркасында гына үлемнән калды. Кулларын күтәреп, автоматларын аларга төбәгән, өсләренә җылы кайры тун, башларына җылы бүрек кигән тук чырайлы совет солдатлары каршыннан үткәндә, кырык беренче елны Ауропа буенча җиңүче булып атлаган вермахт солдатларына бөтенләй охшамаган иде алар. Йөз меңләгән солдат һәм офицерлар арасында гәүдәсе тире белән сөяккә калган Пауль Зильберт та бар. Шул чагында Гитлер Германиясенең сугышта оттыруын аңлаган иде инде ул.

НКВД лагерьларына бүлгәндә, офицерлар составын рядовойлардан аердылар. Пауль Зильбертлар төркемен әсирлеккә төшүләренә ай ярымнар чамасы үткәч, Алатауга китерделәр. Җирдәге тәмугтан әллә кайдагы тыныч шәһәрчеккә килеп эләккән яңа мохиткә ияләнә алмыйча интектеләр. Җирле халык ачыктан-ачык дошманлык күрсәтмәсә дә, хәрби әсирләрне өнәмәүләре ачык сизелә: лагерьдагы җыештыручыдан башлап, лазаретның баш табибына кадәр аларга яратмыйча карый. Колонна белән урман егарга барганда, бер адым уңга, бер адым сулга атласаң, бүре карашлы сакчылар атарга тора. Хәер, монда читкә атлауның кирәге юк (качып кая барасың?), үлем чалгысы болай да мәхбүсләрне дистрофия, дифтерия, тиф кебек авырулардан уңлы-суллы кырды. Беренче айларда бараклардан көненә алты-җидешәр мәет чыгарып, шәһәр читендәге алар өчен каралган урынга илттереп җирләттеләр. Югарыдан күрсәтмә катгый бугай, вакыт үткән саен, Зильбертларга мөнәсәбәт тә уңайлана төште. Утын кисеп кайтару, баракларны ягып җылыту, аш-су әзерләү һәм чисталыкны саклау әсирләрнең үзләренә йөкләнгән. Тора-бара авыруларга ярдәм күрсәтүдә булышлык итүгә тоткыннар арасыннан азмы-күпме медицинага кагылышы булганнарны да җәлеп иттеләр. Пауль, санинструктор булганлыктан, әлеге исемлектә. Зур кара күзле, сызылып киткән кара кашлы медицина хезмәте лейтенанты погоннары таккан яшь кенә кыз немец егетенең игътибарын үзенә тартты. Хикмәт аның немец телен белүендә генә түгел, ничектер башкаларга охшамаган иде ул. Соңрак белде: кыз «татар» дип аталучы милләттән икән, Зәйтүнә исемле. Ул лазареттагы авыруларны карап-тикшереп йөргәндә, аңа кирәк ярдәмне күрсәтү Паульгә аеруча ошый. Аның сменасы җиткәнне көтеп ала торган булды. Немец егете татар кызын ошата иде. Тик моны сиздерергә ярамый. Әгәр белсәләр, ахыры икесе өчен дә күңелсез тәмамланачак. Сирәк кенә икәүдән-икәү калган чакларда, үзара сөйләшеп алгалыйлар.

– Сугыш – начар, – ди Пауль, ничек сүз башларга белмичә. Аның бу сөйкемле җан иясенә аз булса да яхшылык эшлисе килә, ничек икәнлеген генә белми. Кыз, кырын караш ташлап, башта эндәшми, аннары җавапсыз каласы килмичәме:

– Начар булгач, ни өчен безнең илебезгә басып кердегез соң? Күпме шәһәр, авылларыбызны җимердегез, миллионлаган гөнаһсыз җаннарны һәлак иттегез. Күпме аналар баласыз, балалар ата-анасыз калды. Йә, әйт, ни өчен? – дип сорый. Тавышындагы ачулы ноталарга вермахт офицерының җавабын ишетәсе килү теләге өстәлгән. Сугыш башлануга, әйтерсең, ил хакимнәре түгел, ә Пауль гаепле, ул шулкадәр җитди иде бу вакытта.

– Залимнәр һәр халыкта булган. Иван Грозный заманында чит дәүләтләрне генә түгел, урысның үзен дә террорга батырган бит. Нишләрсең, бездә властька алдау юлы белән килгән Шикельгрубер Гитлер немец халкының зур ялгышы ул. Менә мин – гади бер студент – массакүләм психозга иярмичә, фронтка китүдән баш тарта ала идемме? Теоретик яктан караганда – әйе, әмма чынбарлыкта мондый адымга барырга сирәкләр генә сәләтле. Мин дә – миллионнарның берсе һәм миңа яшәү кадерлерәк, стенага терәп атуларын яисә концлагерьга ташлауларын теләмәдем. Ә сугышта үлү башка нәрсә. Бәлки, исән калырмын, дигән өмет адәм баласын беркайчан ташламый, – дип җавап бирде ул.

– Минем абыемны Ленинград фронтында үтерделәр. Аның гомерен сезнекеләр – дошман солдатлары алды. Мин моның өчен сине һәм синең ишеләреңне күралмаска тиеш. Шулай да Ватаным хәрби әсирләргә хәерхаһлык күрсәтеп, генералдан башлап, рядовойга кадәр яшәү өчен кешечә шартлар тудыра. Сезне караучы персонал, Алатау кешеләре, көненә дүрт йөз грамм икмәк, берничә пешкән бәрәңге яисә тозлаган кыяр белән чикләнгәндә, әсирләргә җиде йөз грамм икмәк, атланмай, тозлы балык һәм шикәр бирәләр. Иртә-кич баллы чәй, ә төшке ашка тәлинкәсе белән аш һәм ботка белән сыйлыйлар үзегезне. Гаделлек юк кебек, шулай да халык ризасызлык белдерми. – Оят иде Паульгә бу кыз алдында артык йөк, әрәмтамак булып күренүе өчен. Шундый сөйләшүләрдән соң, немец хәрби әсиренең өлкән шәфкать туташына хөрмәте тагын да артты.

Пауль Зильбертның тагын бер яраткан шөгыле бар, рәсем сәнгатенә гашыйк ул, үзе дә төшерә. Мәхбүсләр еш кына аның картиналары каршына тукталып, сәгатьләр буе торалар. Пейзаж, натюрморт, кулына баласын тоткан Ана сурәтен карап, кайберләре килгән яшьләрен сөртә. Туган илләрен, гаиләләрен исләренә төшерә алар. Берсендә Пауль Зәйтүнәнең «Ана белән бала» картинасына сокланып каравын күрде.

– Ошыймы? – дип сорады немец әсире хәрби медицина хезмәте лейтенантыннан. Кыз ясалма боргаланып тормады:

– Әйе, – диде турысын әйтеп.

– Алайса, бу картина синеке, ал. – Зәйтүнәнең күзләрендә аптырау галәмәте. Ул егетнең шаяртып әйтмәгәнен аңлады. Чын йөрәктән тәкъдим ителгән бүләкне алса, дистәдән артык сурәтне туплаган коллекция иң яхшысыннан мәхрүм калачак. Аның икеләнүен күреп, Пауль ярдәмгә килде, «Ана белән бала» портретын урыныннан алып, Зәйтүнәнең кулына тоттырды.       – Ал син аны, мин нәкъ шундыйны тагын ясармын. – Кызга, рәхмәт әйтеп, бүләкне алудан башка чара калмады.

Зильберт әсирлектән сугыш тәмамланып, ике ел үткәннән соң гына азат ителде. Аннан бер ел алданрак, Зәйтүнә соңгы тапкыр керде аның янына, кияүгә чыгарга җыенуы турында әйтте.

– Бүтән күрешмәбез инде, тормышка чыгам мин, – диде ул төшенке тавыш белән. Нәрсә дисен соң моңа каршы немец егете, моңсу күзләрен тутырып карады татар кызына. Ул Зәйтүнәнең дә үзенә битараф түгеллеген белә – арада чыгып булмастай упкын ята шул. Әнә кыз – кул сузымында, бары үреләсе генә. Әмма ул бик ерак та. Аларны гореф-гадәтләр, фикерләр төрлелеге генә аерса бер хәл, система ике яшь йөрәкнең бер-берсенә тартылуына, аларның кушылуына беркайчан юл куймаячак. Шуны аңлаудан, ни дә буса үзгәртергә кулларыннан килмәүдән чарасыз алар.

– Булачак ирең кем соң? – ди немец тоткыны.

– Сугыштан гарипләнеп кайткан бер капитан.  – Кыз Паульнең карашыннан «Сәламәтрәге юк идемени?» дигән сорауны укып: –Чыгышы белән безнең авылдан, белгән кешем, аннары артык сайланып торыр чама да юк, ир-ат халкына кытлык бит хәзер, – дип шаяртырга тырышты. – Йә кияүгә чыкмыйча, сазаган кыз булып утырып калырмын.

– Зейтүне, – татар сүзләрен аз-маз белә башлаган Пауль кызның исемен бу юлы татарчалап әйтте, – мин сине гомерем буе онытмам, шуны бел. Сезнең милләтне кыргый кабиләләрдән дип күзаллый идем, хәзер аңладым: синдәй чибәр, тәртипле кызны тудырган Ана кыргый кабилә вәкиле була алмый. Татарларның зыялы халык икәнен Ватаныма кайткач та сөйләячәкмен.

Аерылганда бүтән мәңге очрашмаячакларын аңлап аерылыштылар. Үзәкләре өзелде инде. Зәйтүнә истәлеккә Паульгә фотосын бирде. Ул фотоны беренче мәхәббәтенең төсе итеп кадерләп саклады Зильберт. Алманиягә кайтып, медицина институтында укуын дәвам иттергәч тә, тирәсендә бөтерелгән аксыл чәчле, зәңгәр күзле гүзәл немкаларга игътибар итмичә, еракта калган каратут йөзле Зәйтүнәне уйлап сагышланды. Әти-әнисе кат-кат исенә төшергәч, яше утыздан узгач кына өйләнде. Кайчандыр үзе сугышып йөргән илдә тимер пәрдәләр ачылып, улы тел белгече сыйфатында дипломатик корпуста эшләргә теләк белдергәч тә, аның бу адымын хуплады. Ә Роза исемле татар кызын үзенә яр итеп күрсәтергә алып кайткач, аның бала ияртеп килүен белгәч тә каршы килмәде. Кайсыдыр ягы белән Зәйтүнәне хәтерләтте ул аңа. Килен Алатаудан икән. Моны ишеткәч, өлкән Зильбертның йөрәге дөп-дөп типте. Зәйтүнәне белми микән? Бәлки, ишеткәне бардыр? Сораштырып караса да, Роза Зәйтүнә Хисаметдинова турында берни белми, ишеткәне дә юк. «Яшьләр безнең буынны каян белсен соң, әй, карт җүләр!» – дип битәрләде Пауль Зильберт үзен эченнән. Аның Алатауга барасы, гомеренең дүрт елы узган НКВД лагерьларын, баржалардан йөк бушаткан елга портын күрәсе килде. Йөзләрчә иптәшләре мәңгелек сыену урыны тапкан җирне дә зыярат кыласы иде. Розадан немецча-русча-татарча сүзлек сорап алып, ярыйсы ук татарча сөйләшергә өйрәнде. Ул боларны килене һәм оныгы татар булып, ара-тирә алар телендә аралашу ниятеннән эшләсә дә, сәбәпнең тирәндәрәк ятканы –Алатауга баргач, Зәйтүнәне очратып, әүвәл аңа татарчалап эндәшәсе килүдән иде. Алатау якларына барырга җае чыкмады, шәхси дәвалау клиникасындагы мәшәкатьләр туып кына торды. Инде ул арада оныгы да үсеп җитеп, Казан университетына экологка укырга китте. Алар дүртәүләп – Ләйлә, әти-әнисе һәм энесе Штольц белән – Алатауга да барып кайтырга өлгерделәр хәтта. Ә менә бабакайның һаман өлгерә алганы юк. Беркөнне Татарстан башкаласыннан хат килде, яраткан оныгы бу юлы шелтәләп язган: «Әти әйткәнне тыңламадың инде, минем гозеремә колак салсаң икән. Казанны да, Алатауны да күреп китәр идең, бер уңайдан, әти белән мин икәүләп нигез салган агрофирма җирләрен дә күрерсең», – дигән.

Килешү нигезендә Күктимердә чирек гасырга җир кишәрлеге арендалап, анда алман технологиясе буенча экологик чиста юл белән бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр үстермәкче булалар икән. Алтмыш еллап йөрәк түренә бикләп йөрткән хисләр ташкынының ерылып китүенә сәбәп булды оныгыннан килгән хат, тоткынлыкта булса да, яшьлек эзләрен үзендә саклаган якларын мәңгелек илаһияткә күчкәнче соңгы тапкыр күреп калыр өчен өстәмә бер сәбәп.

 

Фирдәвес ХУҖИН

Фото: https://pixabay.com/

 

Бәянны тулысынча журналыбызның март саныннан (№3, 2020 ел) укыгыз.


Комментарий язарга