Бал кортының ишеткәне бар иде: кайбер җан ияләре бер дә тир түкмичә генә гомер кичерәләр, имеш. Алар өчен бөтен кирәкне хуҗалары әзерләп тора. Ашау-эчү тәмледән-тәмле, йоклар урыны җылы, җил-яңгыр үтә торган түгел. Бар эшләре – хуҗаларына ярау, күңелләрен күрү.

Болын белән умарта арасында очып, чәчәктән ширбәт ташып арган канатларын ял иттерергә уйлады Бал корты. Ул яшь әле. Ана корт андыйларны аеруча күз алдында тота. Кайчан, күпме сут алып кайткан, сыйфатлыны җыя белгәнме? Бертуктамый аларга «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» дип тукып тора. Яшь бал корты да эшчән үзе. Шулай да аны умартадагы тормыш туйдырды. Бал кортының башкачарак яшисе килә иде. Ә башкача дигәне ничек? Анысын ул белми әле.

Беркөнне болынга очышлый башкалардан читтәрәк утыручы бер йортны күрде. Бу йорт башкалардан зурлыгы белән дә, матурлыгы белән дә аерылып тора.

– Нинди бәхетле җан ияләре яши икән монда? – дип уйлады Яшь Бал корты. –

Күреп чыксаң ярар иде.

Бәхеткә, тәрәзә ачык. Ул җиңел генә бүлмә эченә очып керде. Бүлмәдә берәү дә юк. Бал корты иркенләп кенә бүлмә буйлап очып йөрде. Аңа таныш түгел дөнья иде бу. Хәер, бүлмәдәге әйберләрнең икесен аның үз гомерендә күргәне булды: берсе – өстәлдәге вазада утырган чәчәкләр, аннан килгән ис бүлмәне тутырып, тәрәзәдән дә чыккан. Икенчесе – матур читлектә утыручы кош.

Ул арада бүлмәгә ике кыз килеп керде. Зуррагы вазасы белән чәчәкләрне алып чыгып китте, кечкенәсе читлектәге кош янына килде.

– Гоша…Гоша хороший… – диде кыз. Кош колакны ярырдай тавыш белән аны кабатлады.

– Даша…Даша хорошая… – диде кыз. Кош кабатлады. Кыз кабат-кабат әйттерергә теләсә дә, теләгенә ирешә алмады. Чәчәксез вазаны кире өстәлгә кертеп куйган олы кыз, көлеп, сеңлесенә:

– Ул синең Даша түгел икәнеңне белә, шуңа кабатламый, – дип үчекләде. – Дәрия дип өйрәт – кабатлар.

Кече кыз тузынып чыгып китте. Олысы, калып, кошны ашатты, суын алыштырды. Иреннәре белән кош сайраганга охшатып, тавышлар чыгарды. Кош аңа кушылып кабатларга тырышты, читлек эчендә атынып уйнап алды. Олы кыз да чыгып китте. Читлектәге кош, ишек ябылуга, карлыккан тавыш белән берничә мәртәбә тагын мактанып алды:

– Гоша хороший… Гоша хороший…

Аннары:

– Даша дура…Даша дура… – диде дә алдындагы азыгын чүпләргә кереште.

Бал корты, кызлар кергәч, тәрәзә пәрдәсенә кунган иде. Алар чыгып китүгә, ул теге читлек янына очып килде.

– Нинди бәхетле җан иясе! Ашарына-эчәренә әзер. Җил исми, яңгыр чылатмый.Ширбәт эзләп, әллә кайларга очасы да юк. Кушканнарын да теләсә эшли, теләмәсә – юк.

Бал корты өстәлдәге теге вазага килеп кунды. Ул инде буш. Мең дә бер бизәкле итеп сырлап эшләнгән бәллүр савыт тәрәзәдән төшкән кояш нурларында җем-җем итә. Аска таба киңәеп эшләнгән савытның биле нечкә. Нәфис кенә.

– Торган җирең менә шундый матур булсын иде ул, ә! Тукта, эченә кереп карыйм әле.

Бал корты вазаның авызыннан аска таба керде. Киңәеп киткән җирендә хәтта бераз очарга да мөмкин икән. Нинди хозурлык! Нинди гүзәллек! Савытның һәр бизәге, үзенә бер төсле нур сибеп, күзне чагылдыра. Бал корты, гадәтенчә, канатларын болындагы кебек иркен җилпеп, очмакчы булды. Монда алай бик иркенәеп булмый икән. Матур диварга бәрелеп, чак кына канатларын имгәтмәде. Ярый, кунып, бераз ял итсен әле. Болында кояш нур сипкәндә бик рәхәт була иде бит. Монда нишләп бик бөркү соң? Чәчәкләр утырган судан калган тынчу ис бетеп җитмәгән икән. Бал корты саф һава ярата шул, ят исләрне бер дә күтәрә алмый. Чыгарга кирәктер, ахры. Кояш нурлары кысан пыяла савытның эчен, ярыйсы гына кыздырып, Яшь Бал кортының тәмам хәлен алган икән: ул көчәнеп кенә канатларын җилпеп күтәрелсә дә, тар муенлы савыттан чыгып җитә алмады, кире савыт төбенә төшәргә мәҗбүр булды. Кояш торган саен ныграк кыздырды. Бал корты тәмам хәлсезләнде. Аңын да югалтып бара бугай инде. Үзен иркен болында чәчәкләр арасында очып йөргәндәй итеп тоя да канатларын җилпемәкче була. Тик канатлары аны тыңламыйлар…

 

I бүлек

         Гаиләдә беренче тапкыр тавыш чыккан көнне Айваз ачык хәтерли: йорт салган җир кишәрлеген хатыны үзенең кызы исеменә яздырган икән.

– Айвазик, дорогой, мин каршы булырсың дип уйламадым да. Беләсең бит: Мариша сине үз әтисеннән дә артыграк ярата. Картаймыш көнебездә безне барыбер ул караячак.

– Документация эшен сиңа ышанып тапшырган мин җүләр. Картайгач ни буласын әле кем белә. Бүгенгә мин исән бит. Артыннан үзем йөреп, көч-хәл белән кулга төшергән җирне, миннән сорап-нитеп тормыйча, кызыңа яздыргансың. Миннән аңа бөтенләй берни дә тиеш түгел. Аның үз атасы бар. Минем…

Айвазның шушы урында: «Минем дә үз балаларым булыр», – дип әйтәсе килгән иде. Тик хатынына беренче тапкыр күргәндәй текәлеп карады һәм сүзеннән кисәк туктап калды.

– Минем дә… минем дә…

Каршысында авыр гәүдәсен күтәреп йөрүдән арган кәкре аяклы, үз төсе нинди икәнлеге күптән онытылган сары чәчле, косметика салоннарының сихер-михеренә дә буйсынырга теләмәгән шешенке йөзле хатын басып тора. Айвазның туктап калуын үз файдасына юрап, ул сүзен дәвам итте:

– Онытма, шул җир өстендә салынган йорт синең исемдә булачак. Мин анда әнинең миллион ярымлык өлеше бар, дип әйтмим бит әле.

– Анаң, йорт төзелеп бетүгә, иң беренче килеп утырачак монда. Аннары, мин аннан акча сорамадым. Үзе бирде.

Шуннан китте инде. Ул көнне алар аерым йокладылар. Беренче тапкыр. Беркайчан да ирен үзеннән ерак җибәрмәгән Тәнзилә нәрсә уйлагандыр, мәгәр Айваз соңгы унике ел эчендә башыннан кичкәннәрен кабат актарып чыкты.

 

… Төзелеш институтының дүртенче курсы. Алдагы елда диплом. Алда армия. Кулыңа дипломыңны алуга, шунда ук җибәрәчәкләр. Юк, бер дә барасы килми Айвазның армиягә. Иркә малай булмаса да, кемгәдер буйсынып, кемнеңдер кубызына биеп йөрисе килми аның. Үзе теләгәнчә, җай белән генә яшисе килә. Җитмәсә, дөньясында тынычлык юк. Җибәрерләр әнә Чечняга. Тау арасыннан гәүдәңне дә эзләп тормаслар. Бррр! Юк, бу Айваз өчен түгел!

Тулай торак бүлмәсендә чыгарылыш курс егетләре армиягә бармый калуның төрле юлларын эзли.

– Дипломыңны алмый торсаң, беразга калырга була инде булуын, – ди берсе.

– Ректоратка кереп, «Абзыкайлар, минем армиягә барасым килми, дипломым сездә генә торып торсын әле», дип әйтәсеңмени?

– Биш ел ыштан туздырып йөреп, дипломсыз да калсаң…

– Юк, малайлар, ни булса, шул булыр, Аллага тапшырып, мин китәм. Бер елга ничек тә чыдармын. Авыл малае ла мин, – ди берсе.

– Әйе, авылда көтүне сез көтсәгез, армиядә сезне көтәрләр. Сез авылныкыларга не привыкать.

– Әй син, шәһәр баласы, авызыңны чамалап ач. Менә бу йодрык синең белән бер тумаган. Җәй буе измә, кирпеч ташып, синең башың хәтле булган ул. Шоколад конфеттан авырны күтәрмәгәнгә, әнә синеке базда үскән бәрәңге үрентесе сыман. Шуңа да курка синең ишеләр армиядән.

Айваз берсенә дә кушылмый. Берсен дә якламый да. Тагын бер елдан аның башы да шундый уйлар белән тулы булачак бит. Их, булсын иде берәр влиятельный туганың! Я акчаң! Берсе дә юк бит. Ә армиягә барасы килми!

Сиринә белән танышулары кызык кына булды. Диплом эшенә кирәкле материаллар эзләп, китапханәгә кергән иде. Курчак кебек кечкенә гәүдәле күзлекле кыз аның алдыннан гына өс киемен тапшырды. Салкыннан кергәнгә, күзлек пыяласы парланган. Кулыннан ялгыш төшеп киткән элгеч номерын таба алмый азаплана. Айваз, табып, кызның кулына тоттырды. «Курчак» татарчалап:

– Рәхмәт! – диде. Елмайганда, бит очындагы чокыры Айвазга күз кысып алгандай тоелды.

– Зур үс, бәләкәч! Әйберләреңне югалтып йөрмә бүтән.

Югарыда шулай язылган булгандыр, уку залындагы урын да янәшә туры килде. Ул көнне уку – уку булмады инде. Айвазның терсәге тисә дә, комачтай кызарып, керфекләрен аска төшерә торган кызның исеме Сиринә икәнлеге, быел дизайн факультетының өченче курсында укыганлыгы билгеле булды. Китапханәдән дә бергә чыктылар. Егет кызны озатып та куйды. Әллә бик кыю булмыйча, сөйләшкәндә күбрәк «дилбегәне» аңа биргәнгә, Айваз Сиринә янында үзен иркен хис итте: шаяртты, кайчагында олы кеше булып, кызны ачулангандай кыланды, аннары бергәләп шуннан кызык табып көлделәр. Шәһәр кызлары янәшәсендә моңарчы үзен иркен тота алмаган Айваз Сиринә янында үзен чын егет итеп тойды.

Соңгы вакытта, гомер булмаганча, борын астыннан җыр көйләп, үзалдына елмаеп йөри башлаганын иптәшләре тиз сизеп алдылар. Сизеп тә алдылар, сәбәбен дә исәпләп чыгардылар.

– Җырларсың шул! Исмәгыйль Садриевичның бердәнбер кызын эләктер дә!

– Айваз бернәрсәне дә уйламыйча гына эшләмәс ул.

– Булдыра малай! Сразы карьера үгезенең мөгезеннән эләктерде, – диештеләр.

Айваз бу сүзләрдән аптырабрак калды.

– Нинди Исмәгыйль Садриевич?

– Әйдә, башыңны җүләргә салган булып маташма инде. Диплом комиссиясендәге Исмәгыйль Садриевич.

– Шәмсуаровмы? Мин Сиринәнең Шәмсуаров кызы икәнен беренче ишетәм.

– Ишеттең инде менә. Белгәч, ташлармын да дип җибәр инде.

– Аның өчен ташламам, анысы.

Ә белүен, Айваз чынлап та белми иде. Менә сиңа Сиринә! Институтта үтә билгеле кешенең кызы икәнсең бит. Ул турыда ләм-мим! Башка кыз булсамы?! Шулкадәр дә тыйнак, ипле, ягымлы бит син, Сиринә! Мин инде сине провинциаль укытучы гаиләсеннәндер дип уйлый башлаган идем. Гадәттә, «Тегеләй ярамый, болай килешми» дип үстерелгән кызлар синең кебегрәк була. Казан кызлары арасында мондыйлар да була дисәләр, ышанмаган булыр идем, билләһи!

…– Әйе, Шәмсуаров Исмәгыйль Садриевич – минем әтием. Моннан нидер үзгәрәмени?

– Юк, үзгәрми. Миңа син кем кызы булсаң да барыбер. Хәер, үзгәрә икән! Син миңа тагын да ныграк ошый башладың. Шәмсуаров кызы булганың өчен түгел, шул турыда әйтеп, мактанмаганың өчен.

Кыз челтерәтеп көлеп җибәрде. Ошый иде Айвазга аның көлүе. Ниндидер сафлык, самимилек нуры сибелә кебек иде кыздан көлгән чагында. Һавалы кызлардан егет бераз читтәрәк йөри. Күбесенең мин-минлеге артында исәпкә-санга алырдай ни акылы, ни белеме булмаса да, башкаларга түбәнсетеп карагангамы, андыйлар белән аралашмаска тырыша. Ә Сиринә – башка. Әле очрашып йөрүләренә әллә ни вакыт узмаса да, Айваз аның күп белүен, һәрнәрсәгә үз фикере булуын чамалаган иде. Тик кыз үз карашын аңа мәҗбүри такмый, егетнекен дә аяк астына салып таптамый.

– Мин сиңа ошыйм дамыни әле?

– Әйе, Сиринә, бик ошыйсың. Ошамасаң, бала-чага кебек минут саен сине генә уйлап торыр идеммени? Укый да алмыйм хәзер, имтиханнарга да әзерләнә алмыйм. Бу сессияне яба алмасам, син генә гаепле буласың. Кара аны, кызый!

Мең дә бер нәни көмеш кыңгырау авазыннан Казан киченең салкын һавасы челтерәп коелды.

– Шәмсуаров кызы булсам да ошатасыңмы?

– Нигә алай дисең?

– Институтта аны вакчыл, бәйләнчек укытучыга саныйлар бит.

– Ә үзе андый түгелмени?

– Минем әти һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәнне ярата. Башкалардан да шуны таләп итә. Тик бу бөтен кешегә дә ошап бетми. Бары шул гына.

Kызы тирәсендә еш күренә башлаган егет турында Шәмсуаров белеште, әлбәттә. Бердәнбер, күз карасыдай саклап үстергән кызы бит. Кызганыч, бик озак малай көтеп хыялланган Исмәгыйль Садриевичка хәләле малай бүләк итә алмады шул. Бердәнбер булса да, Сиринә иркә булып үсмәде. Гаиләдә бер яктан кырыс әтисе тәрбиясе сизелсә, икенче яктан, нечкә күңелле, бар эшкә уңган, шул ук вакытта бераз хәйләкәр әнисе аның өчен хатын-кыз идеалы иде. Өйдә Сиринәне яраттылар, аңа булыштылар, теләкләренә каршы килмәделәр – ышандылар. Шуңамы, ул чама белән назлы, чама белән мөстәкыйль, акыллы, кулыннан эш килә торган кыз булып үсте. Институтка да әтисе ярдәменнән башка керде. Укытучылары аның киләчәгенә һәрвакыт зур өмет белән карадылар.

Егет турында начар дип тә, артык мактап та әйтүче булмады. Мөмкинлекләре уртача, компьютер җене кагылган, бер ягы белән дә күзгә бәрелеп тормый торган студент икән кызының күләгәсе Айваз Кадыйров.

– Тыйнак егет! – диде Сиринәнең әнисе Сәрия Айвазны беренче тапкыр күрүгә.

– Сиринә үзе беләдер, – диде Исмәгыйль Садриевич. – Бала-чага түгел. Аралашсыннар әйдә. Аннан хәзергә берәүгә дә зыян юк кебек.

Бәхетле вакытлар тиз үтә. Соңгы курс та башланды. Яшьләр бер-берсен бер көн күрми торсалар да юксынышалар. Үзләреннән генә торса, бер генә минутка да аерылышмаслар иде. Гашыйклар өчен табигый хәл икәнен аңлый Сәрия ханым. Кызын да моңсу күрәсе килми шул. Егете дә начар түгел кебек. Һәрхәлдә, районнан Казанга килеп, үз көче белән укып ята, артыгын сикерерлек җае, булышырлык «йонлач куллары» бер яктан да күренми. Таныш-белеш, туган-тумачасыз бүген бер түгел, ике диплом белән дә әллә ни кыра алмыйсың. Бу ягы егетнең үзе өчен зур минус булса да, Шәмсуаровлар һәм, ниһаять, аларның кызлары өчен уңайлы вариант түелме соң? Дөрес, Сиринә аша баерак, дәрәҗәлерәк гаиләләр белән кушылу перспективасы да күптән күңелендә йөри әни кешенең. Тик бу провинциаль егет белән аралаша башлаганнан бирле, әлеге өмете сүнеп бара: кызлары Айвазны ярата, Шәмсуаровлар өчен уңышлы партия хакына, аннан баш тартмаячак. Ә кияүне уңайлы итеп урнаштырып, югары күтәрелү өчен шартлар тудыру, шуның белән аны үзләренә бәйле итеп кую да ярамастай вариант түгел. Кыз да бәхетле, кияү-курчакка бәйләнгән күренмәс җепләр Шәмсуаровның ышанычлы кулларында да булса…Хатын-кыз логикасы белән Сәрия шулай уйлады. Хатын-кыз уйласа, яртылыш эшләнде дигән сүз инде ул.

– Айвазның укуы бетәргә дә аз калып бара. Алга таба планнары ничек соң? Алар, укулары бетүгә, армиягә китәргә тиештер әле. Эшкә урнашу турында уйламый торгандыр хәзергә дип, читләтеп сүз башлады беркөнне әни кеше.

– Әйе.

Сиринә авыр сулап куйды. Сөйгәненнән бер ел аерылып торуны ул күз алдына китерергә дә курка. Ничекләр түзәрсең!?

– Үзенең барасы киләме соң?

– И әни, кайсы җүләрнең армиягә барасы килеп торсын бүген. Сезнең замандагы армиямени ул хәзер.

– Теләмәсә, бармый калу мөмкинлекләре бардыр инде аның.

– Бардыр да…

«Әтиең белән киңәшергә кирәк». Бусын Сәрия ханым эчтән генә уйлап куйды

…– Һы. Булып җитмәгән кияү өчен мин нигә боларны эшләргә тиеш әле?

– Булмаса – булыр.

Туйны тиз тотарга булдылар. Шәмсуаров кияве булу перспективасы Айвазга күктән төшкән бәхет булып тоелды. Күңелендә күп йөртсә дә, хыялының тормышка ашачагына ахыргача үзе дә ышынып бетми иде.

Дуслары котлады. Кемдер чын күңелдән, кемдер яшерен көнләшү белән. Таныш-белеш арасында дәрәҗәсе үсеп китте егетнең. Аның сүзе белән санлаша башладылар. Ул үзе дә бу халәтенә тиз өйрәнде. Кеше арасында сөйләгән һәр сүзенең бердәнбер хакыйкать булуына ышангандай сөйләште. Армиягә китүдән курку да кимеде. Һәрхәлдә, турыдан-туры бу хакта сүз булмаса да, кызы хакына профессор бабасының әлеге проблеманы хәл итәсенә ышана иде Айваз.

Имтиханнар, диплом дип чабулар артта калды. Аның белән укыганнарның күбесе, кулларына диплом алганчы ук, эшкә урнашу ягын карадылар. Кем белгечлек буенча, кемдер акча эшләүне күздә тотып. Кияү үзе эш хакында сүз башламасмы дип көтеп аргач, бер кичне Исмәгыйль Садриевич, аталарча ягымлы булырга тырышып, Айваз белән шул хакта сүз башлады. Кияү балакайның анык кына бер теләге дә, планы да юклыгын аңлагач, болай диде:

– Мин, әлбәттә, сине берәр җылы урынга кертеп утырта алам. Тик бу дөрес вариант булмас. Алга таба эшнең асылына төшенеп, теләсә кем белән курыкмыйча сөйләшерлек белгеч булыйм дисәң, түбәннән башларга кирәк. Эштән куркырга кирәкми. Ак белән караны аера белмәгән начальникны астагылар да яратмый, өстәгеләр дә өнәми. Төзелешнең эчендә кайнап, кирпеч ташымасаң да, ташыганны карап торып, измә ясамасаң да ничек ясаганнарын күреп эшли башларга кирәк. Карьера шундый нәрсә ул: фундаменты ныклы булмаса, бер көндә ишелеп төшәргә мөмкин. Кеше ярдәмендә генә ясалган карьераның фундаменты ныклы булмый.

Айваз җәйне төзелеш мәйданчыгында башлады да инде. Белгечлеге буенча «авыл хуҗалыгы төзелеше» булса да, эшкә урнашу әллә ни кыен булмады. Сәбәбе ни булгандыр: кадрларга кытлыкмы, бабасының авторитетымы – анысы Айваз өчен әллә ни мөһим түгел. Замана болгавырлыгы, эшләп-эшләп тә хезмәт хакы рәтләп түләнмәү аркасында кулыннан эш килгән эшчесе дә, урта буын җитәкчеләр дә дәүләт оешмаларыннан көтүләп качкан вакытлар бит. Ә югарыдагыларга тормыш ничегрәк – анысы астан күренми. Һәрхәлдә, сирәк-мирәк кенә ак күлмәктән шәп машинага утырып килеп, тегенди-мондый гаеп табып, утлы табага бастырган, аннары озакка күздән югалган түрәләргә артык авыр түгелдер, дип уйлый Айваз. Бабасы әйткән «тормыш мәктәбен» яшь белгеч тизләтелгән темпта узарга булды. Такы-токы тукланган, рәтле торыр урыннары да булмаган «көньяк кунаклары»ннан һәм гомерен шушы эштә уздырып, башка җиргә китеп эшләүне күз алдына китерә алмаган, пенсиягә чыгар вакытын көтеп көн уздыручы ярымгарип эшчеләрдән торган бригадалар белән эш кырып булмасын тиз аңлады ул. «Ничек тә көзгә кадәр түзәргә, аннары күз күрер. Һәрхәлдә, мин монда калмаячакмын!» Һәр эш көнендә әллә ничә мәртәбә кабатлана торгандыр бу сүзләр. Айваз өйдәгеләргә аны-моны әйтмичә генә яңа эш урыннары да белештерә башлады инде. Тик бер эштә дә тәҗрибәсе булмау аның үзен куркыта, нәрсәгәдер барып тотына алмаячагын чамалап, тагын тынып кала. Бабай белән бу турыда сөйләшүнең мәгънәсе юк: ул – дөньяда төзелеш эшеннән дә саваплы, иҗади һәм төшемле эшнең дөньяда булмаганы, юклыгы һәм булмаячагына бик нык инанган кеше. Хәзер кабинетына алып кереп, өстәл янына утыртыр, сызымнар, китаплар җәеп салып, лекция укый башлар. Түзәргә, тәҗрибә тупларга кушар. Киявенең акча алып кайтмавы да аның өчен ул кадәр мөһим түгел. «Торырга – урының, ашарга ризыгың бар», – дияр. Аңа каршы килергә җөрьәт итми Айваз. Армия куркыта. «Төзелеш ошамаса, бар, армиягә кит, анда рәхәтрәктер», дип әйтер кебек. Хәрби билет кулга кергәнче түзәргә, ничек тә түзәргә!

Эшли башлап, биш ай узды диюгә, Айваз беренче хезмәт хакын алды. Кулындагы акча аның күңелен җылытасы урынга, йөрәген яндыра башлады. Кимсенүдән, кычкырып елыйсы килде.«Биш ай, биш айга бит бу! Кызу кояш, тузан, яңгыр, җил эчендә узган биш ай өчен! Юк, калмыйм булгач, калмыйм! Дөнья бетмәсә, эш бетмәс әле».

Өйгә Айваз балтасы суга төшкән кеше кебек кайтып керде. Сиринә төпченә торгач, сәбәбен дә әйттерде. Кичке аш ахырында Исмәгыйль Садриевич озакка сузылган сүзсезлектән аптырап:

– Я, Айваз дус, нинди борчулар басты башыңны? Сөйлә! Без бер гаилә, барысын да бергәләп хәл итәргә тиеш. Чишелмәс проблемалар булмас, – диде. Айвазга барысын да сөйләп бирүдән башка чара калмады.

– Миңа, өстәл янына килеп утырып, ашарга да оят, – диде ул сүзләренең тәэсирен тагын да арттыру өчен.

– Әйе, яшьләрнең күңелен эштән биздерә беләләр бездә, – диде профессор, бераз уйланып утыргач. – Без институтта бернәрсә сөйлибез, ә тормышта бөтенләй башка нәрсә.

Айвазның сөйләгәннәре бөтенесенә дә ярыйсы тәэсир иткән иде. Аның авырткан җиренә кагылмас өчен генә, сүзне артык куертып тормадылар.

«Проблемаларның яртысы бөтенләй хәл ителми, икенче яртысы үзеннән үзе хәл ителә», диләр бит. Айвазның да шулайрак булды. Көннәрдән беркөнне ул үзенең группадашы Русланны очратты. Күрешмәгәннәренә ярты еллап кына вакыт (Нинди ярты ел бит!) узган булса да, сөйләшер сүзләр күп иде. Кем кайда урнашкан? Кем армиягә киткән? Кем белгечлеге буенча эшли?

– Мин, малай, дөресен генә әйткәндә, төзелеш тирәсенә барып та карамадым. Укып бетергәнче үк риэлторлар тирәсендә чуалып йөргән идем. Кулга диплом керүгә, тоттым да «Удача» дигән конторага барып кердем. Кердем дип, башта бер мужиктан базасын сатып алдым пүчтәк кенә бәягә. Типкән булганнар моны эштән, короче. Үзе генә эшләп караган. Эчкечелеккә бирелеп, бурычка баткан. Үзбаш эшләү кыен. Артыңда торучы, начармы-яхшымы, рәсми оешма кирәк. Шуңа «Удача»га барып сыендым инде.

– Удачно булдымы соң?

– Аллага шөкер, зарланмыйм, малай. Ике ай дигәндә, менә шушы «тачка»ны алдым. Хәзергә йөрергә ярап тора. Тагын берничә ай түзсәм, җүнлерәккә алыштырырмын дип торам. Ярар, син ниләр кырып йөрисең соң әле? Профессор кияве бит син. Урынның кәттәсенә урнаштырдымы бабаң?

Айваз йөзен чытып куйды. Шулай да сер бирәсе килмәде:

– Ярыйсы, алай. «Гранит»ның бер участогында инженер булып йөрим хәзергә. Азрак стаж булгач, главный урынын вәгъдә итәләр. Түбәннән башладым мин. Тормышның төбеннән, кем әйтмешли.

– Исмәгыйль Садриевич мәктәбе, сизелеп тора.

Айваз йөзенә чыгармаса да, Русланның бүгенге хәленнән көнләште. Менә бит, бер имтиханны да берничә тапкыр кермичә бирә дә алмый иде – ярты ел дигәндә машинада йөри. Ә аның ние бар? Руслан шомалыкка шома иде инде укыганда ук, анысы дөрес. Укыганда ук риэлторлар тирәсендә йөрдем, ди бит. Ә Айваз нишләде? Укырга кушканны укыды, язарга кушканны язды. Укытучылар нәрсә кушса, шуннан бер адым да читкә китмәде. Институтта кушканны эшләп кенә әллә ни кырып булмый икән. Тормыш бөтенләй икенче.

Сабакташлар телефоннарын алышып саубуллаштылар.

Эшен алыштыру уе күңелен гел бимазалап торды. Тик, тора салып, үз теләге белән чыгып китәргә – билгесезлеккә атларга йөрәге җитмәде. Шулай язган булгандыр, аларның оешмасы банкротлыкка чыкты. Кем кая таралышты. Шул чагында Айваз Русланны искә төшерде. Әгәр аның янына урнаша алса, эш башлаганда киңәшер бер якын кеше булыр иде.

– Белмим, малай. Безгә тагын кеше кирәк микән? Белешеп карармын, – диде Руслан өметләндерми генә.

–Минем компта ярыйсы шарить иткәнне беләсең. Ул яктан кирәгем булмасмы?

– Ярар, булырдай булса, шалтыратырмын.

Ни гаҗәп, Руслан икенче көнне үк шалтыратты. Агентлыкка программистлар кирәк икән. Дулкынланудан башлары ук әйләнеп китте егетнең. Шул көнне үк килергә куштылар. Барды. Сөйләште. Урнашты. Бер ай сынап карау шарты белән.

Кичке аш янында яңалыкны әйтеп бөтенесен шаккаттырды. Кайгырырга да, шатланырга да белмәделәр. Киңәшмичә эшләгәне өчен, Исмәгыйль Садриевичның кәефе кырылды кебек, шулай да сиздермәскә тырышты.

– Төзелештән ераклашам, дисең инде алайса, – диде Исмәгыйль Садриевич. Әби кеше киявенең бу гамәленә «Хәерлегә булсын!» дип куйды.

–Төзелеш дип, гомер буе бушка чабата туздырып йөри алмас бит инде. Гаилә башлыгы бит ул, – диде Сиринә, ниһаять, Айвазның акча алып кайтасына өметләнеп. Ул сөенечен яшермәде. – Язган булса, дөньялар үзгәреп китсә, бәлки төзелешкә дә әйләнеп кайтыр. Ә бүгенге көнне Айваз дөрес эшләгән, дип саныйм мин.

– Әйе, вакыт күрсәтер.

Монда бөтенләй икенче дөнья иде. Казан кебек кайный иде риэлторлар дөньясы. Беренче көннәрне таныш булмаган кешеләр белән аралашудан, таныш булмаган өлкәдә аннан нәрсәдер сорауларыннан башы, әбисе әйтмешли, «балан куагы» була иде. Ярый әле компьютер дигән әйбер аңа бик таныш. Базаны рәткә салды, вазифаларына төшенде. Беренче көннәрне башын аска иеп, мәгълүмат дәрьясына кереп батмас өчен, баш миенең бөтен күзәнәкләрен эшкә җигеп, монитордан күзен дә алмый утырган Айваз, ай дигәндә, җилкәләрен киерде, вакыты-вакыты белән, ял итәргә аяклары компьютер өстәленә кадәр күтәрелә башлады. Җитәкчеләр аннан канәгать калдылар. Ай үтүгә, ул тулы хокуклы хезмәткәр булуга иреште.

«Менә кайда минем урыным. Төзелештә кызыл балчык ерып йөрү – минем эш түгел», – диде Айваз.

 II бүлек

         Шайтан алгыры, кичә тагын артыгы җибәрелгәнме соң? Эш түгел бу. Сәбәбе бар дип, күпме үз-үзеңне алдарга була? Сәбәбе чыннан дә шәп иде шул, каһәрең! Бер сделкадан шуның хәтле куш калсын әле.

Айваз, авырлык белән генә торып, кухняга чыкты. Өстәлдә записка. Сиринә язган. «Аш суыткычта. Кичтән вакытында, кеше кыяфәтендә күрүгә өметләнеп, Сиринә» дигән. Әлбәттә, әлбәттә, җанкисәгем. Менә бүгенгесеннән котылсам, авызга да алмыйм мин аны. Кичә дә теләмәгән иде, югыйсә. Хәмергә күнекмәгән ашказанын көчләп, җәберләп эчте беренче рюмкаларын. Аннан китте инде. Компаниясе дә ни җитте генә түгел иде шул. Эшкә урнашырга ярдәм иткән, гел булышып, кем әйтмешли, «һөнәри нечкәлекләргә» төшендереп торган Русланны ничек сыйламыйсың инде! Татьяна Гумеровна – Тәнзилә апасы. Ул булышмаса, мондагы азау теш ярган акула-коллегалар арасында пычагым да эш кыра алмас иде Айваз. Аны ничек бәхилләтмисең! Тагын тегесе, аннан бусы… Барысы да синең өчен шатлана, уртак эшләренең нечкәлекләренә төшенә баруыңа сөенә …кебек…

– Уф…

Ярый әле, сикереп торып, ашыга-ашыга эшкә йөгерәсе юк. Ике ел элек «җанкисәге – компьютерны» яшь кадрга тапшырып, җанлы эшкә – алыш-биреш өлкәсенә күчкән иде Айваз. «Бүрене аяклары туйдыра» дигән кебек, риэлторларны да аяклары туйдыра. Айваз аларның үзләрен дә вакыт-вакыт бүреләргә охшатып куя. Кеше бәхетсезлегеннән яки килеп чыккан проблемаларыннан бик төшемле итеп файдаланалар. Андый чакта кыргый азарт белән эшлиләр. Күзләре яна, арганны-талганны белми чабалар. Айваз өчен дә бу дөнья хәзер ят түгел. Клиент белән беренче очрашуда, юк, хәтта телефоннан беренче сөйләшүдә үк ул аның «турист»мы, әллә «показушник»мы икәнен чамалый. «Карлсон» һәм «кроликлар»ны ничек «саварга» , «неадекват»ларны ничек урынына утыртырга икәнен белә. Бу нечкәлекләрне аңлау, әлбәттә, үзеннән-үзе килми. Тәҗрибәле коллегаларының ничек эшләүләрен күзәтүдән тора. Клиент алдында барын дә җәеп салмас өчен ничек сөйләшергә, «койрык» сөйрәп йөргәндә «көтүне ничек кыздырырга»? Риэлторларның үзләре арасында, клиентны гына түгел, бер-берсен төп башын утыртып калдыру да – гадәти эш. Ә бу яктан Айвазның бәхете булды. Беренче көннән үк Татьяна Гумеровна аны үз канаты астына алды. Юк, әле компьютер артында утырганда ук икән. Кәнәфидән кубарылып, «йөгерә башларга», ягъни тере эшкә күчәргә дә ул кыстады. Офиста утырып тапкан акча белән генә әллә кая китеп булмаячагын, эшли белеп эшләсәң, риэлтор эшенең төшемле булганын да ул аңлатты. Эшли башлагач, клиентлар белән беренче очрашуларга бергәләп йөрделәр. Сөйләшә дә белә шул кешеләр белән Татьяна апасы! Дипломлы психологларың бер якта торсын. Законнарны да, аларны урап узуның уңайлы якларын да яхшы белә. Аның белән башлаган эш гел табышлы булды. Акчасы да керде, коллегалары арасында дәрәҗәсе дә үсте. Дөрес, әнисенә ияреп йөрүче малайга охшатып, мыек астыннан көлүчеләр дә булмады түгел. Астыртын гына «Эләктең бит!»дип төрттерүчеләр дә булды. Кем, кая эләкте? Айваз өчен бусы караңгы иде әле. Аның өчен иң мөһиме – үз оясын булдыру, хатыны, әби-бабай каршында «буш урын» булмаганын исбат итү. Әйе, Сиринә кандидатлыкны яклаган көнгә аның бүләге әзер: кулында кечкенә булса да фатир ачкычы иде. Әй шатланды инде Сиринә! Аны шатландыра алганга, Айваз тагын да ныграк шатланды. Ул мәми авыз кияү түгел, «профессор бабай җилкәсендә ятмый!». Хәрби билет кулга кергәннән соң, ул болай да үзен иркенрәк хис итә. Фатир да алгач… Риэлтор булуның файдасы тиде: фатир шалкан бәясенә эләкте. Клиент алдындагы гөнаһны Ходай үзе кичерсен – ә ул фатирлы булды! Ремонт кирәк кирәген, тик ул аны үзе эшләячәк, үзе теләгәнчә. Кулы эш белә, кемгәдер акча түләп яллыйсы түгел.

Менә шулай китте инде. Тфү-тфү, эше дә әкренләп алга үрмәли, үзенә ышаныч та артты. Кайчандыр эшләргә оят кебек тоелган нәрсәләр дә гадәтигә әйләнеп бара. Тагын бер ел дигәндә, бер бүлмәле фатир өч бүлмәлегә әйләнде. Ремонтны да үз кулы белән эшләп маташмады.

Кичә шундый гадәти эш көннәренең берсе иде…дисә, дөреслеккә хилафлык килер инде. Әлләни кыйммәте булмаган «чегән замогын»(Артык чуар архитектур бизәлешле булган йортларны риэлторлар шулай атыйлар) тәҗрибәсез клиентка шәп кенә озатты. Тыштан ялтыравык өйнең эчке торышына игътибар итмичә, сатулашып та тормыйча, акчасын чыгарып салды бахырым. Айвазга килешүгә кермәгән өлештән дә әйбәт кенә тәтеде. Эшкә нокта кую хөрмәтенә утырганнар иде. Кайчан, ничек кайтуын хәтерләми.

Айваз сәгатенә карады. Төш вакыты үткән икән инде. Сиринә эштәдер. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган кызны бишкуллап кафедрада эшкә калдырдылар. Ул инде хәзер сабый кыяфәтле студент кыз түгел. Эшлекле ханым, фән өлкәсендә өметле белгеч. Баш-аягы белән эшкә бирелгән булса да, Сиринә ир хатыны икәнен һич онытмый. Кайгыртучан, ягымлы. Кайчак Айвазның әллә үзенә, әллә хатынына ачуы да килә: бу кадәр кадер-хөрмәткә, мәхәббәткә лаекмы икән ул? Нигә шулкадәр нык тырыша Сиринәсе? Кайчан кайтып керсә дә йөзе ачык, ашы кайнар. Бик соңга калганда да, йокламыйча көтеп утыра. Айваз баштарак:

– Нигә йокламыйсың? Мин бит эш белән йөрим. Теге клиент белән очраштык, монда яңа бер эш килеп чыгарга тора, – дип акланырга тотына иде. Хәзер үзенә карата булган игътибарны тиешле дип кабул итә. Сиринә дә «Сагындым. Сине күрмичә, ничек ятып йоклыйм инде» кебек сүзләрне сирәк әйтә. Тавыш күтәрмәсә дә, мондый көннәрне кәефсез була.

Ярар. Ничек булса да рәткә кереп, бүгенгә билгеләнгән очрашуларга барырга кирәк. Ничәсе соң әле бүген? Алтынчы февраль. Я Ходай! Алар бит кичә бабасының туган көненә барырга тиешләр иде. Ничек онытты бу турыда. Айваз өчен Исмәгыйль Садриевич элекке кебек якын килергә куркыныч кеше түгел. Шулай да кайнатасына хөрмәте зур. Аның янында ул үзен икенчерәк тота. Кичә туган көн турында ничек онытты соң? Болай сансызлану килешә торган эш түгел, әлбәттә. Сиринә дә үпкәләгәндер инде. Әлеге уйлардан Айвазның үз хәле дә онытылып китте. Ничек тә соңга калып булса да котларга, гафу үтенергә кирәк. Шул вакытта, миләрне бораулап, телефон шылтырады. Айваз теше сызлаган кеше сыман трубканы алды. Руслан икән.

– Син нәрсә, бер эш майтардым дип, күпме йокларга җыенасың. Монда бер «мутный клиент» нарисовался. Синең ярдәмең кирәк. Кил давай!

– Рәт юк әле. Килә алмамдыр. Планлаштырган җирләргә дә барасы бар.

– Ничек инде – килә алмамдыр? Син аный штучкаларыңны оныт! Кирәк, димәк, киләсең! Минем сиңа берәр вакыт Юк! дип әйткәнем бармы?

Китте Айваз эшенә. Руслан, аңлатса, аңлата инде.

– Чучка булганчы эчмәскә кирәк, эчә белмәгәч!

Очрашкач, беренче сүзе шул булды аның. Аннары «мутный клиент» белән эш турында аңлата башлады.

– Руслан, минем грамм да баш эшләми. Туктап тор әле. Әйдә иртәгә ә!?

– Җилкәңдә утырган буш тубалны күтәреп, миңа тагылып йөрүең кирәкми миңа. Давай, эч менә моны.

Руслан, машина бардачогыннан алып, башланган нәни генә шешәдән нәрсәдер салып бирде. Укшуын көчкә тыеп эчте Айваз. Дусты дөрес әйткән икән: берничә минуттан гәүдәсенә рәт керде, кәеф күтәрелде, хәтта баш шәрифләренә уйлау сәләте кайтты.

– Киттек! К труду и обороне готов!

…Икенче көнне күзен ачуга, үзен ят фатирда, ят юрган астында күреп аптырап китте. Шаккатудан ничек сикереп торып утыруын да сизми калды. Тик чигәсенә чүкеч белән суккандай, кискен авыртудан ыңгырашып, кире мендәргә ауды.

– Уяндыңмы, Айвазик!

Айвазик күз алдында биешкән «шайтаннар» аша ишек төбендә челтәрле төнге күлмәктән генә басып торган Тәнзилә апасын күрде. Беренче уе «Беттем!» булды.

 

Наилә ХАРИСОВА

Фото: https://pixabay.com/

 

Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.


Комментарий язарга