III бүлек

 Нигә алай уйлады? Анысын үзе дә белми. Тик башына килгән тәүге уй хак та шушы иде. Аннан Сиринә белән озаклап аңлашулар… Чынлыкта кайда кунып кайтуын белгән булса, Сиринә, бәлки, шул көнне үк катгый карарга килгән булыр иде. Ярый вакытында Руслан белән сөйләшеп, алиби әзерләргә башына килде. Сиринә алдында Айвазга соңгы вакытта бик еш салып йөргәне, вакытында эштән кайта белмәгәне өчен генә акланасы булды. Аннары Сиринә ике айга Мәскәүгә укырга китте. Шушы ике ай харап итте дә инде аларның тормышын. Челпәрәмә китерде. Үзен кызганганда, Айваз гел шушы ике айны каһәрли. Үзеңне гаепләргә дә көч кирәк бит.

Беренче тапкыр Тәнзилә караватында уянып киткәч, аңа бик оят булган иде әле. Беренчедән, кичтән үзен ничек тотканын, ниләр булганын хәтерләми. Икенчедән, Сиринә! Сиринәкәй, син җүнлерәк, тугрырак иргә лаек бит!

Тәнзилә апасы вөҗдан газабын кичереп тормады кебек. Ашатты-эчертте дә, тозга кергән күршесен озаткандай: «Бар инде, хатының янына кайт!» – дип чыгарып җибәрде.

Теге ике ай… Үзен берәү дә көтмәгән фатирга баштагы көннәрдә бик тәртипле кайтып йөрде әле ул. Сиринә әзерләп калдырган пилмән, котлетларны ашап бетерде. Әбисе «Тамагыңны туйдырып китәрсең», – дип, берничә тапкыр шалтыратса да, барасы итмәде. Ул Айваз турында барысын да беләдер кебек тоелды. Менә шул чагында аяк өсте коры-сары белән, я кафе-ресторанда тамак туйдырып йөргән Айвазны Тәнзилә узып барышлый гына фатирына чакырды. Узып барышлый гына булса да, өстәл мулдан, ризыклар затлыдан иде. Хуҗабикәнең кулы кулга, теле телгә йокмый. Үтеп- сүтеп йөргәндә борынга бәрелгән хушбуй исе дә бер-ике рюмкадан соң бик ымсындыргыч тоела башлады. Йокы бүлмәсендәге сихри музыка, сизелер-сизелмәс кенә каяндыр сирпелгән сүрән яктылык, тәнне агымсудай иркәләгән урын-җир барысын да оныттырды. Бүген ашыгасы да юк. Хатыны барыбер өйдә юк ич…

Мәскәү белән Казан арасында поезд йөреп тора. Сиринә атна саен ук булмаса да кайтып йөрде. Гаебен юарга теләпме, Айваз: «Мәскәүдә вакытыңны күңелле үткәр, акчага аптырап ятма», – дип, әйбәт кенә суммалар бирергә теләсә дә, Айваздан хәтта юлына да акча алмады. «Минем акча туздырып йөрергә вакытым юк анда», – дию белән чикләнде.

Санаулы вакытлар сизелмичә дә үтте. «Тәнзилә апа»дан «Матурым»га әйләнгән мут хатын риэлтор эшенә генә түгел, башка эшкә дә бик махир булып чыкты. «Кырык дүрттә, кырык биштә кызның дәртле чаклары» диләрме әле? Бер ай үтүгә, Айваз үзенең шәп ир солтаны, мачо икәненә тәмам ышанып беткән иде.

Курслар тәмамланырга атна-ун көн калганда, Сиринә: «Зачет эшләре тапшырасы бар, әзерләнергә кирәк, бу атнада кайтып булмас», – диде.

Акылы белән Айваз аның тизрәк кайтуын тели. Соңгы вакытта үзенең кылган гамәлләренең дөрес түгеллеген чамалый. Тик ниндидер ымсындыргыч бер көч аны тагын Татьяна-Тәнзилә тозак-кочагына китереп ташлый. Сиринә кайтса, аңа бу тозактан ычкыну җиңелрәк булыр иде кебек. Үзе генә калган вакытларда ул хыянәткә бүтән бер дә бармас сыман. Тик эштәге күп проблемаларны Тәнзилә белән бергә чишеп, ярыйсы гына акча тәмен татырга өлгерде шул Айваз. Моның белән кемгә бурычлы икәнен дә белә. Соңгы ике ай бигрәк тә төшемле булып, өр-яңа иномарканы иярләргә дә шушы хәйләкәр хатын булышмадымыни? Дөрес, әле түләнеп бетмәгән. Хәзер бөтен кеше кредитка ала. Түләнер әле. Шуңа күрә кайчагында, күңеле тартып бетермәсә дә, Тәнзилә апасы белән клиентлар белән очрашуларга чыгудан, кирәк чагында каядыр алып барудан баш тарта алмый шул… һәм, көннән көн татлыга алданып тозакка эләккән чебен сыман, аның пәрәвезенә ныграк кереп бутала бара.

Сиринәне каршыларга тиешле көнне ул, азык-төлеген мулдан алып, иртәрәк кайтты. Исәбе – фатирны тәртипкә салып, хатыны кайтуга тәмле ашлар пешереп, вокзалга төшү иде. Ике көн кайтып кермәгән фатирының ишеген ачып керүгә, борынына хатынының яраткан хушбуй исе килеп бәрелде. «Сиринә кайткан! Их, кешечә каршыларга өлгермәдем», – дигән уй сызылып үтте.

– Сиринәү! Алдан кайттыңмыни? Нигә хәбәр итмәдең?

Аңа тынлык кына җавап бирде. Туфлиен салып тормыйча, Айваз кухняга узды. Монда тәртип. Плиткә өстендә кастрюль белән аш, табада ул яраткан итле ризык. Тик Сиринә үзе генә юк. Аш та инде күптән суынган. Мөгаен, кичтән әзерләнгән булгандыр. Тик берәү дә аны башлап ашамаган.

– Мине көткән. Ә мин?

… Кичә алар саубуллашу төне уздырдырдылар. «Матурым» аны онытылмаслык итәргә тырышты. Ә Айваз күңеленнән мондый төннәрнең соңгысы булуын теләде. Тәне теләгән чагында да, җаны барыбер карышты әле аның. Тик Тәнзиләгә каршы килергә үзендә көч таба алмады.

IV бүлек

 Әйе, унике ел диген. Үткән дә киткән. Кем иде дә, бүген кем ул? Кайсы Айваз күбрәк ошый аңа? Ул төгәл белә: кодрәтеннән килсә, стипендия аласы көнне көтә-көтә, юмартрак группадаш кызларның бәрәңге кыздырганын чамалап, кухня тирәсен сагалый-сагалый уздырган кичләрне кире кайтарыр иде. Иртәгә буласы зачет-имтиханнан куркып, тик әзерләнергә көч тапмыйча, иртәгә күрәселәрен Ходайга тапшырырга яратучы һәм еш кына аннан рәхим-шәфкатенә ирешүче бүлмәдәшләре белән уздырган көннәргә әйләнеп кайтыр иде. Чөнки ул чакта барысы да алда иде шул. Хыяллар алсу иде. «Гомер итү – урам аша кичү түгел» дигәнне күп ишеткән булсалар да, аның һәр борылышында күпме мәкер сагалап торуы турында күзалдына да китермиләр иде бит әле.

…Сиринә аннан берни турында да сорамады. Скандал да ясамады. Бары үз эченә бикләнде генә. Айваз, өйдәге җансыз тынлыкка үзе гаепле булганын аңлап, озак эндәшмәде. Кеше хатыны кебек кычкырсын, ачулансын иде ичмасам. Ул да, аягына егылып, гафу үтенер иде. Давылдан соң тынычлык килер. Дуслашырлар, элеккечә матур итеп яши башларлар иде. Ә болай? Мондый очракта нишләргә кирәген белми Айваз. Бәйләнергә сәбәп тә юк. «Нигә сөйләшмисең?» дияр иде – сөйләшә, хәтта елмаерга да тырыша. Күзләре генә моңсу. Бәйләнми. Хәтта кайчак соңга калырга туры килсә дә. Хәзер инде Айваз үзе дә андый чакларда кисәтеп куярга тырыша. Төннәр дә элеккечә уза. Кебек. Тик Сиринәнең тәне генә, ул кагылуга җыерылып килә, хәтта ниндидер бер салкын дулкын да йөгереп узгандай тоела Айвазга. Ә башкача бер аерма да юк. Сыман.

Айваз давыл алды тынлыгына охшаган мондый халәттән туя башлады. Аңлашасы килеп, сүз башламакчы да булды. Тора салып гафу үтенергә, баш иеп беренче сүз башларга ялган горурлыгы комачаулады.Ә хатынына кулга тотып бәйләнердәй сәбәп тапмады. «Нигә минем читкә йөргәнемә бер сүз дә әйтмисең?» дия алмый бит инде.

Ныгытып эзләсәң, сәбәп табыла икән ул. Ял көннәренең берсендә алар белән янәшә фатирда яшәүче ике кечкенә балалы гаилә, бөтен подъездны уятырлык итеп шаярып, көлешә-көлешә урамга чыгып баралар иде. Ир белән хатын ул арада ни сәбәпледер үзара ачулы гына бәхәсләшеп, кычкырышып та алдылар. «Әнкәсе, әткәсе» дигән булып, подъезд ишек төбенә килеп җиткәнче инде татулашырга да өлгерделәр. Алар артыннан төшүче Айваз белән Сиринәгә шуларның ирексез шаһиты булырга туры килде.

«Балабыз булса, без дә озаклап үпкәләшеп йөри алмаган булыр идек». Бу уй Айвазның күңеленә кереп утырды. Тора-бара килеп чыккан хәлнең сәбәбе нәкъ менә шунда кебек тоела башлады. Чыннан да, нигә балалары юк соң әле аларның? Башта Сиринәнең институтны бетергәнен көттеләр, аннары аспирантурада укыды. Аннан фатир кирәк булды. Дөрес, Айваз үзе бер тапкыр да бала сорамады. Ыгы-зыгылы тормышына яшь бала да килеп керсә, ул ничегрәк үзгәрәсен күз алдына китерә алмый, үзгәртергә дә теләге юк иде. Алар Сиринә белән иртән икесе ике якка чыгып китәләр дә кич (кайвакытта хәтта бик соң гына) очрашалар. Ашыйлар-эчәләр, кайчагында көннәре ничек узганын бер-берсенә сөйлиләр дә, һәркем үз дөньясына чума: Сиринә-компьютер артына, Айваз диванга, телевизор каршына. Еш кына үзенә дә эш буенча шалтыратулар кич буе тынып тормый. Бу көнгә кадәр Айваз өчен баланың булу-булмавы мөһим түгел иде. Сиринәнең кибетләрдә балалар киеме бүлеге яныннан тыныч кына узып китә алмавын, балалы кешеләргә кунакка барса, балалар белән әвәрә килергә яратканын күрә иде, югыйсә.

– Барасың да утырасың шул компьютер төбенә. Эшеңнән башка берәр нәрсә турында уйлый аласыңмы син?

Чираттагы «фатир туристлары» белән (риэлторлар телендә фатирлар карап йөрергә яратучы, тик бер вакытта да сатып алмаучы кешеләр шулай атала) көн буе йөреп, бернигә ирешә алмыйча теңкәсе корыган Айвазга хатынының иртәгесе лекциясенә әзерләнергә утыруы бер дә ошап бетмәде.

– Нидер кирәкме әллә?

Сиринә тупас тонга гаҗәпләнеп урыныннан торды. Янына килеп, диван читенә генә утырды.

– Кирәкми. Берни дә кирәкми миңа. Минем бөтен нәрсәм дә бар. Тик берсенең дә куанычы юк.

Хатыны моңа әзер түгел иде. Ул иренең нәрсә әйтергә теләгәнен аңлый алмый гаҗиз булды.

– Куанычы булсын өчен мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң?

– Белмим. Бәлки син беләсеңдер. Син бит хатын-кыз.

Айвазның башында Сиринәнең күңелен җәрәхәтлисе килү теләге туды. Үз гаебен кемдер өстенә аудару, аннары аның газаплануын күреп, шуннан тәм табу… Нигә ул гына газапланырга тиеш әле? Берни дә булмагандай күпме яшәп була? Булды бит! Нигә сабыр хатын булырга тырыша ул? Нигә фәрештә булып уйный?

– Юк. Мин белмим. Бәлки син әйтерсең.

– Ә синең үзеңнең миңа берни дә әйтәсең килмиме? Килмәгәч, нигә Мәскәүдән кайтканнан бирле шәүлә шикелле йөрисең?

Сиринә дәшмәде. Акыллы, сабыр хатын булу кыен бу дөньяда. Акыл янына шуны яшерердәй хәйләкәрлек тә кирәк. Чөнки кайбер ир-атлар яннарында үзеннән акыллы хатын-кыз булуны авыр кичерә. Хәйләкәр була белмәсәң, ахмакларны тыярдай тупас көч кирәк. Сиринәдә берсе дә юк иде.

– Безнең яшьтәгеләрнең инде икешәр баласы үсә. Ә безнең… Уку, уку, уку…Эш, эш, эш… Мин кем өчен дип көне-төне чабам соң?

– Айваз, син бүген нигә минем белән алай сөйләшәсең?

– Ничек сөйләшим соң? Мәет чыккан өй сыман безнең фатир.

Сиринә сүзсез калды. Аннары, торып, әйләнеп килде. Иренә нәрсәдер әйтәсе килгән кебек күзләренә томырылып карап торды да кире борылып китте.

– Юк, юк… Мин дөрес ишетмим бугай. Син бу сүзләрне миңа әйтергә тиеш түгел идең.

– Нинди сүзләрне?

– Әллә мин бала теләмимме? Мин әллә кайчаннан бирле телим. Ә синең әле ул турыда беренче тапкыр авыз ачып әйтүең. Уку ул сәбәп кенә иде. Әгәр балага узсам, күптән таба идем инде мин аны.

– Анысына мин гаепле түгелдер дип беләм.

– Син бугай шул. Мин инде Казанда да, Мәскәүдә дә берничә табибка күрендем. Сәбәп синдә түгел. Ирең тикшеренсен, диләр. Мин ничек итеп сиңа йомшаграк итеп әйтим икән дип, сүз башларга кыймый йөри идем.

– …..?

Бусына инде Айваз әзер түгел иде.

 

«… Минем дә үз балаларым булыр әле…» Я Ходай! Каян килеп керде бу уй аның башына? Инде күптән бу фикерне баштан чыгарып ташлап, язмышы белән килешеп яши башлаган кебек иде бит! Бала!!! Сиринә белән сөйләшкән, тик һич кенә дә уртак фикергә килеп, алга таба бер җан, бер тән булып яшәп китә алмаган кич…

– Барыйк, Айваз җаным, табибларга! Мин тикшерендем, син дә тикшерен. Кирәк булса дәваланырбыз. Бала кирәк миңа, бала! Зинһар, сүземне тыңла.

Сиринә елап ялынды. Айваз аның саен үзенекен сукалады. Гаеп анда түгел, имеш.

– Бала кирәк миңа, Айваз! Барысын да кичерәм. Мин Мәскәүгә киткәнче булганнарын да, мин анда чакта нишләп йөргәннәреңне дә –барысын да беләм. Алар үткәндә калсыннар. Бүтән син дә аларга әйләнеп кайтма, мин дә онытырга тырышырмын. Булачак балаларыбыз хакына тыңла!

– Синең кичерүең кирәкми миңа. Беркая да бармыйм. Бер җирдә дә дәваланмыйм. Мин нормальный мужик. Бала таба алмыйсың икән, синең миңа кирәгең юк!

Артык киткәнен үзе шунда ук чамалады. Тик әйтәсе әйтелгән иде инде. Айваз мең дә беренче мәртәбә Сиринәнең үкси-үкси ялваруын хәтеренә төшерә, үзеннән чиркана, тик үткәннәргә юл юк шул инде.

– Әгәр телисең икән, бала тугач, яраткан кешең янына китәрсең. Тотмам. Бала кирәк миңа синнән, Айваз, балаааа!…

Соңгы вакытларда, Сиринә шушы сүзләрне әйтеп, төшләренә кереп йөдәтә. Бары тик төшләрдә генә шул. Хатыны Айвазның хыянәтен авыр кичерде. Әмма түбәнсенмәде. Иренең җен алыштыргандай кире бәндәгә әйләнүен, акча эшләп йөрүен сәбәп итеп, кайтса, салмыш кайтып, көне-көне белән бөтенләй кунарга кайтмыйча үзенчә мыскыл итүенә түзеп-түзеп карады да, бернигә дә дәгъва белдермичә, бары киемнәрен генә алып, әти-әнисе янына кайтып китте.

Сиринә китте.

Ничек болай булды соң әле? Ничек вакытында акылына килә алмады да, кылган ялгышларын төзәтә алмады Айваз? Буш өйгә кайтып кергән беренче кичне аның башта бүре булып улыйсы килде. Ярата иде бит ул хатынын. Хөрмәт итү белән бергә ярата иде. Әйе, түгәрәк бәхет касәсен беренче булып ул чатнатты. Әйе, белә, гаебен таный. Тик ялгышны төзәтергә мөмкин иде бит. Сиринә үзе үк: « Мин онытырмын, син дә оныт», – диде. Нигә болай килеп чыкты соң әле???

Теләсә кайсы чатнаган, җәрәхәтләнгән урынга чүп-чар тулучан була. Аның саен ул ярык-җәрәхәт зурая. Яра булса, шешә-шешә дә, берзаман тишелә. Яра кайчан да булса төзәлә. Тик эзе кала. Бер яра да эзсез генә төзәлми.

Аларның арасына-күңел ярасына да читләр керде түгелме? Тәнзилә – Татьяна… Үзенә урын таба алмый йөргән чакларда, ул юатты: төшемле уртак эшләр тапты, берьяктан акча белән күзен томалады, икенче яктан…

– …Синнән бала булмый?… Ха-ха-ха! Синдәй ирдән дә бала таба алмагач… Их, кайда минем яшьрәк чакларым!?…

– Китап тузанын иснәп тәм табучылар бервакытта да чын тормыш рәхәтен татый алмыйлар…

– Алырдайны, җае килгәндә, бугазына басып алырга кирәк аны, җаным… Ике яшәмибез дөньяларында…

Күңелендәге үкенү, оятка охшаш хисләрне Айваз Тәнзилә ярдәмендә басты, көннән-көн үзенең булдыклы ир солтаны булуына ныграк ышана барды. Сиринә янына барыйм, бергә булыйк дигән теләге кичерелә килде һәм акрынлап болганчык томан эчендә акрын гына эреп югалды. Айваз үзе дә аңлый алмый калды: Сиринә китеп, бер ай чамасы узуга, ул Тәнзилә белән тәүлек буе бергә була башлады. Яши-яши Татьяна апасының шәһәр читендә йорты, анда яшәп ятучы әнисе-урыс карчыгы Дарья Васильевна, кызы Мәрьям-Мариша һәм …ире Корбан бар икәне ачыкланды. Бу турыда Тәнзилә, бәрәңге ашарга яратканын әйткән кебек гади генә итеп, үзе сөйләде.

Алга таба вакыйгалар шундый тиз акты: Айваз алар турында уйларга, анализларга түгел, акылы белән ияреп барырга да җитешмәде. Татьяна – иреннән, Айваз Сиринәдән тиз генә аерылыштылар. Үзләре тиз генә язылыштылар. Айвазның фатирын сатып, Тәнзиләнең моңарчы мәхәббәт куышы булып хезмәт иткән фатирында тора башладылар. Ә Айваз фатирын саткан акчага шәһәрнең элиталы районында йорт сала башларга булдылар.

Менә ул йорт инде салынып бетеп килә. Менә ачык авыз тек, ачык авыз! Проектыннан башлап, бүгенге хәленә кадәр үз куллары белән юктан бар иткән өч катлы йорты чит кеше – үги кызы җирендә утыра икән ләбаса. …..

Үз фатирының акчасы да, «бүрене аяклары туйдыра» дигән кагыйдәдән чыгып, көне-төне чабып тапкан акчасы да шуңа кереп киткәне турында хатыны да белә, әлбәттә. Акчаны бергә эшләделәр. Дөрес, бер-ике ел элек машина руле артына үзе утыргач, Тәнзилә күбрәк акча табу эшендә, ә Айваз үз куллары белән йорт салу юлында булды. Теләсә кайсы эшне үзе тотып эшли ала ул. «Алтын куллы да инде үзең, җан кисәгем! Минем бәхетемә генә туган кешем», – дип юмалый-юмалый, ирен акча эшеннән читләштереп, күбрәк эшче сыйфатына кертеп бетерде Тәнзилә. Акчаны ул үзе дә эшли белә. Ә ашау-эчү, назлы сүз хисабына эшли торган останы каян табасың, ди. Вакытны әрәм итмәс өчен, Айваз шәһәр үзәгендәге фатирга да сирәк кайта. Тизрәк эшләнеп бетсен, акча азрак чыксын дип, күп вакыт берүзе тырыша торгач, авыр эштән гәүдәсенең нык кына ватылганын да сизә. Көне-көне билен күтәрә алмыйча озак кына урын өстендә аунарга мәҗбүр. Тагын «кирәк»кә таянып тора. Гәүдәсе бераз язылган кебек була. Менә теге эшне, менә бу эшне генә бетерәм дә табибка барам дип йөри торгач, көннәр генә түгел, атналар, айлар уза тора.

 

V бүлек

 Дарья Васильевна Айвазны беренче көннән үк яратмады.

– Татар мужикларыннан физик эш көтсәң генә инде. Эшләп, кем баеган? Дөньяның җаен табып, көчәнмичә генә мал тапсын ул ир кеше. Әнә атаңны гына ал. Мин булмасам, алмаш ыштаны да булмас иде. Профсоюз биргән Мактау кәгазьләренә куанып йөри иде бичара.

Айваз алдында гынамы, Тәнзилә мәрхүм әтисенә сүз тигезмәскә тырыша.

– Нигә алай дисең, әни. Әткәй кадәр намуслы, эшчән кешене син бөтен Казаннан эзләп таба алмыйсың.

– Шул бик эшчән булганга, пенсиягә дә чыга алмыйча, якты дөнья белән саубуллашты инде. Күпме әйттем, акчалырак, җиңелрәк эшкә күчерәм дип. Юк, шул заводы дип чукынды бит, прости Господи. Имеш, тир түгеп тапкан байлыкның гына куанычы була.

Мәрхүм бабасы – Гомәр абзый мондый көннәрдә, мөгаен, каберендә кат-кат әйләнеп яткандыр. Чөнки Дарья Васильевна татарин белән заяга узган елларын кызганып, бик озаклап искә ала иде.

Айваз үз әнисен, яңа өйгә күчкәч, кунакка бер генә тапкыр чакырып китертә алды. Сиринәдән аерылып, үзеннән олы хатынга өйләнгәнен әнисе бөтенләй өнәмәде. Алып кайтасы булма, күземә күрсәтмә дип башласа да, һаман бала бит, улын күрәсе килү җиңде: Айвазга «Сабантуйларга булса да кайтып йөрегез», дигәч, Тәнзилә белән берничә тапкыр авылга кайтып килгәне булды. Тәнзилә аның үзен генә беркая да җибәрми иде шул. «Яшь» килен, кирәк чакта, юмарт куллы, тәмле телле иде. Акрынлап кайнана тырнакларын эчкәрәк яшерде. Авыл халкы арасында үзеннән күпкә олы хатын белән кайткан улы өчен кыенсынса да, йөзенә чыгармады, булдыра алган кадәр кунак итеп җибәрде. Өй сала башлаганчы шулай булды. Аннары инде кунакка кайту гадәтләре берничә елга онытылып торды.

Әнисе абыйсы һәм җиңгәсе белән килде. Дарья Васильевна хуҗабикә ролендә өйне күрсәтеп йөрде. Кунаклар, ай-һай дип баш селкеп, мактап, бүлмәдән-бүлмәгә күчтеләр.

– Монысы минем бүлмәм була, – диде Дарья Васильевна кояшлы якка карап торган иркен бүлмәгә килеп кергәч.

– Сөбханалла! – диде Айвазның әнисе. Шунда бүлмәнең түр почмагында чигүле-челтәрле япма белән ябылган иконаны күргәч, имәнеп китте. Ул диндар кеше түгел. Әле намазлык өстендә генә утыра торган яшькә дә җитмәгән. Тик улының өй түрендә мондый нәрсәне күрермен дип уйламагангамы, аңа авыр иде. Ни дип әйтергә белмичә, артка чигенде, тизрәк бүлмәдән чыгып китәргә ашыкты.

Өстәл янына утыргач, мескен ананың йөрәген тагын бер кат чәнчеп алды кодагые. Яңа өйне котлап, матур теләкләр әйтешеп, ризыкка үрелгәннәр иде генә:

– Акчаң булса, хәзерге заманда ни теләсәң, шуңа ирешергә була. Минем Танюшам үземә охшаган. Акча эшли белә. Айваз инде ул – кушканны эшләп торучы. Дөрес, кулыннан эш килми дип әйтеп булмый. Төзелеш материалын китереп аударып торгач эшләде, эшләмәде түгел.

Әнисе авызындагы икмәк кисәген көчкә йотып җибәрде. Кич буе ризыкка бүтән кул сузмады. Дарья Васильевнаның сүзләре Айвазның йөрәгенә дә ук булып кадалды. Тик бу сүзләрне әнисе ишетергә мәҗбүр булган өчен аңа тагын да авыр, туганнары алдында оят иде.

Йорт салынып бетсә дә, әле эшнең бетәсе юк. Айваз иртәдән кичкә кадәр һаман нидер эшләде: төзеде, шомартты, өстәде. Гаилә яңа йортка күчеп, бергә яши башлаганнан бирле, ничектер үзеннән-үзе аш-су әзерләү дә аның өстенә калды. Дарья Васильевна көн-таң атса – танышларында, ял көннәрендә – чиркәүдә, әле базарда, әле кайда була. Мариша я техникумда, я кайдадыр күңел ачу юлында. Хатыны эштә, «икесе өчен дә эшли». Көн буе өйдә торучы кеше Айваз гына. Үзенә ашарга пешермичә хәле юк. Тик, кайтып кергәч, нишләптер барысының да ашыйсы килә. Шулай итеп, ул үзенең «киң профильле йорт хезмәтчесе»нә әйләнгәнен сизми дә калды.

Әнисе, кайтып китеп, берничә көн узгач шалтыратты.

– Улым, син нишләп эшеңне ташладың? Өй салу – бер кеше генә башкара торган эш түгел. Беренчедән, сәламәтлегеңне бетерәсең. Икенчедән, өйдәге кешенең, күпме тырышса да, кадере булмый, эше күренми аның.

– Өйнең эше бетәргә ерак бит әле, әни. Кешедән эшләтсәң, мин теләгәнчә барыбер эшләмиләр. Эшкә чыксам, өйне дә, ун сутыйлы ишегалдын да рәткә салып булмас.

– Эшләп, шул акчаңа яллап эшләтсәң, үзеңә җиңелрәк булыр иде, балам. Дөресен әйткәнгә үпкәли күрмә. Бу йортта кадерең булыр микән синең? Үзең уйла. Күргәнемнән чыгып, сине кызганып әйтүем генә. Әй ялгыштың бугай ла син, ялгышты-ы-ы-ң…

Соңгы вакытта бу турыда Айваз үзе дә уйлана. Тик һаман нәрсәдер тота. Кире элекке эшенә тотынса, булдыра алмас кебек. Кире баштан «пионер» булып йөрүдән курка. Ул өй-өй дип чабулап узган елларда бөтен элемтә-танышлыклар юкка чыкты, дөнья алга китте, эш ысуллары да, законнар да үзгәрде. Һәрхәлдә, Тәнзиләнең теленнән шулай аңлашыла. Хатынына аның өйдә булуы күбрәк ошый бугай. Айваз эшкә чыгу турында сүз кузгатуга, Тәнзилә көлемсерәп кенә:

– Ни кырырсың инде анда чыгып, – димәсенме. – Өйдә син булганда, минем җаным тыныч, – ди. Ә үзе аңа йорт хуҗасы итеп түгел, ә кушкан эшләрне башкаручы итеп карый сыман. Үзенә генә шулай тоеламы дисә…

Яңа өйгә күчкәч, хатыны үзенең фатирын сатып, акчасын кассага салып куйды. Башта аны Маришага булыр дип торган иде, кызы, дусларын җыеп, анда төнге галәмәтләр уздыруы турында күршеләрдән хәбәрләр килә башлагач, тезгенне кыскартты Тәнзилә. Тик Айвазга аннан җиңеллек килмәде. Ул хәзер, үги кызы өйдә булганда, көн буе аның музыка акыртуына түзәргә мәҗбүр, кесәсе дә буш иде.

 

 VI бүлек

         Бәланы чакырып китермиләр. Ул үзе килә. Соңгы вакытта хатынының «кыек документлар» (юридик яктан чиста булмаган) белән «левак» акча азартына кергәнен чамалый иде Айваз. Ахыры хәерле бетмәде. Чираттагы «кастинг»ка (риэлторлар телендә сатыла торган объектны берничә клиентка берьюлы күрсәтү) ашыкканда, Тәнзилә йөк машинасы астына барып керде. Мәрхүмәне күмү мәшәкатьләре дә кешечә узмады: Дарья Васильевнаның рус зиратына күмдерәсе килде, ә Айваз татар зираты белән килеште. Анасы җеназа тәртипләрен чиркәү кушканча уздырмакчы иде. Тик үзе совет чорында туган кызын чукындырырга оныткан булып чыкты. Бәлки, вакытында мәрхүм иренең татар булуы комачаулаган булгандыр. Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә, ире белән анасы – мәрхүмәнең ике якын кешесе Тәнзилә-Татьянаны соңгы юлга озатты. Ни булса да булды, мәрхүмә рус зиратына җирләнде. Беразга сарай кадәр зур йортта үлем тынлыгы урнашты.

Күпме җыенып йөрсә дә, Айваз хатыны исән чагында эшкә чыгарга өлгермәгән иде. «Тегесен эшләп бетер, аннан чыгарсың. Монысы кирәк, эшләргә өлгерерсең әле», – ди торгач, вакыт уза торды, төзелеш эше бетмәде. Хәзер инде эшкә урнашырга һәм тизрәк урнашырга кирәк!

Кайчандыр ул эшли башлаган «Удача» күптән инде башка кулларга күчкән, танышлар сирәгәйгән. Айвазны Татьяна Гумеровнаның ире буларак кына беләләр. Җитмәсә, мәрхүмәнең абруе да түбән тәгәрәгән булгангамы, Айвазны анда эшкә ашкынып алмадылар.

– Эшләп карагыз. Барысы да үзегездән тора, – диде яңа менеджер. – Безнең темпка иярә алсагыз.

Чынлап та, Айвазга замана тизлегенә ияреп китү бик авыр булды. Кулында ни машинасы юк, ни акчасы. Шулай да язмыш кызганды, ахры, бу Хода бәндәсен. Ни гаҗәп, беренче ай бөтенләй үк табышсыз булмады. Өйгә кайтуның кызыгы юк. Кайда клиент хисабына, кайда җәмәгать транспорты белән йөрсә дә, берничә сделканы төгәлли алды. Эт булып арып, өенә кайтып егыла. Күңелендә бушлык. Соңгы елларда, мәхәббәт романтикасы күптән бетеп, сөйләшкән сүзләре йорт, акча турында гына барса да, Тәнзилә исән чакта, алар һаман да якын кешеләр булганнар икән әле. Хатынының үлеме белән өйдәге азмы-күпме булган гаилә җылылыгы юкка чыкты. Аны бер-берсенә ят өч кеше бер түбә астында яшәгәндә килеп чыгарга мөмкин булган ыгы-зыгы, ызгыш-талаш алыштырды. Сәбәбе Тәнзилә мирасын бүлү иде.

Ә, юк, аңа кадәр үк башланган икән. Бер көнне эштән кайтканда, аны урамда ук көчле музыка каршы алды. Маришаның бүлмә тәрәзәсе ачык. Музыкага кушылып кемдер чиный, кемдер кычкырып көлә, улый, сызгыра. Кыскасы, ахырзаман җиткән диярсең.

Ишекне ачуга, аннан кәефләнгән яшьләр көтүе бүселеп чыкты. Күзе-башы тонган дусларының һәрберсен Мариша үбеп-кочаклап озатып җибәрде. Янында башы кырып алынса да, бик күптән кырынмаган сирәк сакаллы, борын яфракларына пирсинг кигән, бер кулына пиво шешәсе тоткан бер яшь ир-ат заты гына калды. Ул Айвазга игътибар да итмичә, Маришаның ачык муеннарын үбә, кыска кофтасы астына кереп, сыңар кулы белән кызның тәнен капшый иде. Айвазны күргәч, Мариша аны читкә этәргәндәй итте.

– О-о-о! Папаша! Без монда бераз күңел ачып алдык әле. Син каршы түгелдер бит?

– Ә монысы нишләп калды?

– Таныш бул, бу – Тимурчик, мой друг. Син каршы килмәсәң, ул бераз бездә торыр.

– Ничек бездә торыр? Өе юкмыни аның? Озат моннан!

– Но-но! Син үзеңнең кем өендә торганыңны онытма. Кемне телим, шуны алып кайтам.

Айваз хәзер генә Маришаның ярыйсы ук исерек булуын аңлады. Әнисе исән чагында кызның соңга калып кайткалаган яисә бөтенләй кайтып күренмәгән көннәре булса да, Айваз моңа игътибар итмәде, кызы тудырган проблемаларны Тәнзилә үзе чиште. Хәзер Тәнзилә юк, нишләргә? Бу исерек «парочка» белән сөйләшеп торуның мәгънәсе юктыр. Иртәгә сөйләшеп карар. Бүгенгә:

– Мин әйтәсен әйттем, – диде дә, яннарыннан үтеп, кухняга юнәлде.

Иртәгесен дә, аннан соң да сөйләшү барып чыкмады. Ә аның авызыннан чыккан «Син үзеңнең кем өендә торганыңны онытма» дигән сүзләре хәтеренә сеңеп калды. Мәгънәсенә тулысынча төшенеп бетмәсә дә, асылы аңлашыла иде.

Йорттагы Тәнзилә өлешен анасы белән кызы суд аша үзләренә каерып алдылар. Йорт сала башлаганнан бирле Айвазның эшләмәгәне, гаиләгә кереме булмаганын истә тотып, Тәнзилә өлеше икегә генә бүленде. Айваз йортны үз акчасына сала башлаганын, үз куллары белән күтәргәнен берничек тә исбат итә алмады. Урамда ук булмаса да, өйдәге үз өлешенә генә хуҗа булган хәлдә торып калды.

– Минем җирдә торган өчен ай саен акча түләп торырсың, – диде үги кыз, суд бинасыннан чыкканда. Һәм, мыскыллы хихылдап, үз юлына китеп барды. Әбисе дә кияү янына якын килүне кирәк тапмыйча, таксига утырып юкка чыкты.

Иң кыены аны санга сукмаган, тик һаман да аннан гаиләне тәэмин итүне таләп иткән өйдәшләре белән бер түбә астында яшәү булды.

Айваз, соңгы вакытта ялгызы калганда, бик еш Сиринә турында уйлый. Гомеренең иң саф, матур еллары узган икән бит аның белән. Нишләп Айваз шуны вакытында аңлый аңламады соң? Аны да, үзен дә бәхетсез итте. Акчага, түбән ләззәткә алмаштырды бит ул аны. Мин-минлеге күзен томалады.

Дөрес, Сиринә югалып калмады. Күңел әрнүләрен эш белән басарга тырышты. Уңышлары да җитәрлек булды. Яңа гаилә корды. Айваз читтән ишетеп-белеп тора: Сиринә — ике игезәк бала анасы, эшендә дәрәҗәле белгеч. Аерылышканнан соң да берничә ел Айвазның әнисенә телефоннан шалтыратып, хәлен белеп, бәйрәмнәрдә котлап торды. Моны аңа сер итеп кенә җиңгәсе әйтте.

– Их, таптың соң алыштырыр кеше, энекәем! – диде. Әнисенең нигәдер бер дә әйткәне булмады. Тормышларын бозудан курыккандыр. Бозыласы күптән бозылган булган икән инде. Айваз гына күрсә дә күрмичә яшәвен дәвам иткән.

Кем соң ул бүген? Нәрсәсе бар күңелен җылытырлык?

Бернәрсә дә! Әнисе белән туганнарыннан башка бу дөньяда ул беркемгә дә кирәкми. Абыйсының да үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре. Бердәнбер газиз кешесе әнисе калып бара.

Айваз хәзер күңеле төшенке көннәрдә әнисенә еш шалтырата. Өйдәге хәлләрне сөйләп бетермәсә дә, әнисе төшенә булыр.

– Иий, балакаем, ул өйдә торып, яңадан өйләнә дә алмассың инде. Өйләнеп тә торырдай җир түгел. Кем чыдар алар янында? Ничек яшәргә уйлыйсың соң алга таба? – кебек сораулары белән күңел ярасын кабат кузгата.

Ә бу юлы әнисенең тавышында сөйләшә башлаганда ук ниндидер яшерен сөенеч, өмет бар сыман сизелде.

– Улым, Сиринә балакай шалтыратты бит әле миңа. Ул шулай сирәк-мирәк шалтыратып, хәл белә торган иде инде. Узган айда ире үлгән икән бит аның. Мәскәүдән кайтканда, машинасы белән авариягә эләкте, ди. Бик елый мескенкәем. Ике баланы аякка бастырырга кирәк бит. Мин әйтәм, әллә барып хәлен беләсеңме? Әллә гел кушылып китәрсез, тора-бара дип әйтүем. Сине бик озак оныта алмады бит ул. Сизә идем бит мин аны, ярдәм итә генә алмадым.

Айваз моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Нәрсә әйтсен? «Баласыз кирәкмисең», дип йөз чөергән иде – хатыны ике бала анасы. «Балаларыңны тәрбияләшермен», дип барсынмы? Сиринә моңа риза булмас. Горур хатын. Үзе дә бер кат кием, конспект тутырган чемоданы белән Шәмсуаровлар гаиләсенә килеп керде дә күрсәткән яхшылыкларына төкереп чыгып китте. Ни йөзе белән барып күренсен? Алга таба ничек яшисен Айваз күз алдына китерә алмый. Болай озакка бара алмаячагын да чамалый иде…

 

… Кичкә таба бүлмәгә тагын кечкенә кыз керде. Вазаны кулына алды да эченә күз салуга:

– Апа, апа! Вазага ниндидер симез чебен төшеп үлгән, – дип кычкырып җибәрде.

– Ярар, алып чык монда, юарбыз, – дигән җавап килде. Кечкенә кыз әллә ашыгудан, әллә үлгән корттан куркудан, абынып егылды. Вазасы кулыннан төште дә, мең дә бер кисәккә вакланып, идәнгә сибелде.

– Әнием нишләтер инде мине! Аның яраткан бәллүр вазасын ваттым бит!

– Курыкма, сеңлем, бәллүр вазаны мин шкафка алып куйдым. Бусы гади пыяла ваза иде аның, — дип юатты апасы…

 

Наилә ХАРИСОВА

Фото: https://pixabay.com/

 

Журналыбызның июнь (№6, 2020 ел) санында чыкты.


Комментарий язарга