Укылмаган никах (Бәян)

«Мәйдан» журналы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлен киңерәк пропагандалау максатыннан бу санда «Шагыйрь Тукай сәхифәләре» дигән яңа рубрика тәкъдим итә. Ул күренекле язучы Марат Әмирхановның зур уңыш казанган «Тукайның әһле якыннары» проектының дәвамы. Сез, хөрмәтле укучыларыбыз, шагыйрь тормышының моңарчы әдәби әйләнешкә кермәгән сәхифәләре нигезендә югары кимәлдә язылган дүрт бәян һәм бер эссе белән танышып, белемегезне баета, рухлана алачаксыз.

Хәерле сәгатькә! Алга таба →

Чит кетәк маҗарасы

Әбелмәлихны чит кетәктә тоттылар. Дөресрәге, шыпан-шыпан гына Сафура исемле тол укытучының ындыр артыннан чыгып килгәндә Хафиза белән йөзгә-йөз очрашты ул. Бозавын мучаклаган, яланга алып баруы иде бугай. Коймадан сикереп төшкән Әбелмәлихны күргәч, күзләре шакайды. Алга таба →

Аппагым (Хикәя)

Кәбирә карчык көндезге аштан соң табак-савыт юу белән мәшгуль иде. Күз кырые белән генә стенада текелдәгән тукмаклы сәгатенә дә карап алды: тавыкларына җим бирер чак та җитеп килә икән. Анысына җаны тыныч ичмасам, кичә генә Сөн буеннан ат кузгалагы җыеп кайткан иде. Алга таба →

Бабакай (Бәян)

Бабакай балык җене кагылган мөнтәһиз танышлары арасында, мөгаен, иң турылыклысыдыр. Хәер, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, җырларда җырланучы гүзәл Агыйдел-Чулман киңлекләрендә буй җиткергән егет ләбаса ул. Атнаның ике көнен, шимбә һәм якшәмбене, кармы-буранмы, җилме-давылмы, эссеме-салкынмы, шушы мөкиббән китеп яраткан шөгыленә багышлый. Алга таба →