Менә бит хикмәт нидә!

Ни өчен сыерның канаты юк? Ни өчен күркә самолеттан курка? Ни өчен балыклар мәктәпкә укырга бармыйлар? Җавапларын Ләбиб Лерон белән бергәләп эзлибез.

«Мәйдан» журналының 2022 елгы апрель саныннан укый аласыз. Алга таба →

«Биләмче карчык»

«Әнекәем, паразид!.. Җөрәккәемнең коткайларын алмасаң… Кергәнесаем кәлүшкәемә ураласың, чукынмыш!..» – дип, үз алдында сукрана-сукрана, Мөслимә кортка өйалды идәненә аяк сөртер өчен җәеп куелган иске киндер капчыкны читкә тибеп җибәрде. Аннары, караңгыда әйле-шәйле генә күренгән тимер тотканы, шыр сөяк бармаклары ыргакны хәтерләтеп укмашкан кулы белән каптырып алды да, дуамаланып, ишекне кинәт үзенә таба шундый итеп тартты ки, күгәннәре Сәлахетдин карт вафатыннан бирле май шәе күрмәгән авыр ишек ыңгырашырга да өлгерми калды хәтта! Алга таба →