Өзелгән кыл

Алия кул сәгатенә күз төшереп алды – дәресләр бетәргә берничә генә минут калып бара. Бүген аны мәктәптән кем каршылар, әтисе эштән бушамый, ә әнисенең монда килеп күренмәве хәерлерәк. Менә звонок яңгырады. Кыз, өенә кайтасы килмичә, юри вакытны сузарга теләп, нидер язган булып утыра. Сыйныфташы Илдар ишектән башын тыгып: «Алия, сине алырга бабаң килгән, бар, көттермә», – диде дә, күздән югалды. Кыз ни әйтергә дә белми аптырап калды, аның бабасы авылда яши бит, җитмәсә, инвалид, ул аның кайда укыганын да белми, ничек килсен ди инде ул. Кызыксынуы шундый көчле иде, тиз генә җыенды да, беренче катка йөгерде. Баскычтан төшкәндә үк күреп алды кыз каршылаучының кем икәнен һәм, аны-моны уйлап тормыйча, киредән өске катка чапты, кеше юк җирне эзләде. Алга таба →