Дүшәмбе гаебе

 

Бүген дүшәмбе. Тормышны  яңадан, уйларны киредән төзи башлый торган көн. Минем генә күп тапкырлар яңа биттән башланырга тиешле тормыш юлым гел үзгәрми. Я ахыргы ноктасына барып җитми шунда. Төрлечә. Ә бүген мин барын-барын үз кулыма алып, чын-чынлап үзгәрергә булдым. Бүген дүшәмбе. Бу дүшәмбе башкаларына охшамаячак. Һичшиксез, тормышымны үзгәртә, яңа биттән башлый торган көн булачак ул. Йолдызнамәгә үк язылып куелган ләбаса: «Тормышыгызны үзгәртергә менә дигән мөмкинлек. Ашыгыгыз!» диелгән. Ашыга-а-ам! Ашыгам гынамы соң? Җылы юрганны өстемнән алып ташлап, караваттан тору белән йөгерәм, очам. Ә кая таба – ул хакта соңрак.

Алга таба →