Чөгендер повидлосы
Бик күптән, сугыштан соңгы ачлык елларында булган иде бу хәл…
Көзге салкын яңгыр сибәләп торган бер көнне әни миңа акча тоттырды.
– Минсәгыйть, улым, кибеткә тоз кайткан икән, бар, алып кайт әле, – диде ул һәм мине кибеткә төшереп җибәрде.
Тоз, шырпы, сабын ише, ул вакыттагы җитешсез тормышка үтә кирәкле әйберләрне без сугыштан соңгы ике-өч елда да күрә алмадык. Ә әлеге елны, ниһаять, бу тауарлар кибеттә дә күренә башлаган иде. Алга таба →