Әтисен төшендә күрде Айдар.

Урман чите. Тирә-якта кайсы-кая авышкан агачлар. Кошлар сайрамый, агачлар шауламый, ниндидер сәер шомлы тынлык хөкем сөрә. Корыган агач ботаклары арасыннан, зәгыйфь кенә булып, кояш нурлары төшә. Айдар, 7-8 яшьлек малай, кырмыска оялары карап йөри. Бер ауган агач төбендә әтисе утыра. Кулында шактый таушалган китап, үзе моңсу.

– Корбан чаласы иде, улым, корбан чаласы, – ди, карашын билгесез бер ноктага төбәп.

Айдар, кулындагы чыбыгын ташлап, әтисе кырына йөгереп килә:

– Әти, әти, ә нәрсә соң ул корбан?

Әтисе, гуя аны бөтенләй ишетми, карашын шул ноктадан алмый гына үзалдына сөйләнүен белә:

– Моны син эшләрсең инде, улым.

Эшнең нәрсә икәнен белә Айдар. Җәй буе тилгәннәрдән бәбкә саклатты дәү әнисе. Барча бала-чага буага су керергә йөрде, ә Айдар шул сары йомгаклардан күзен алмый утырды. Әллә тагын бәбкә сакларга кушалармы икән? «Бәбкә саклау – бик зур эш», – дигән иде бит әнисе дә. Шуңа тизрәк җавап бирергә ашыга:

– Әти, син үзең эшләрсең инде, ә мин булышырмын гына.

Әтисе торып ук баса:

– Улым, мин эшли алмыйм шул. Күрәсеңме, күпме ауган агач? Миңа әнә шуларны утыртырга кирәк. Яңадан яшел матур урман шауларга тиеш бу урында. Ә син, улым, сүземне, зинһар, тыңла. Корбан чалу кирәк нигездә.

Әтисе әкрен генә кулындагы китабын кочаклап, ауган агачлар арасына кереп югала. Китап белән ауган агачны ничек торгызып була икән, дип карап кала малай әтисе артыннан…

Шабыр тиргә батып уянган Айдар төшен хатынына сөйләргә ашыкты.

Алсу ирен һәрвакыттагыча бүлдерми генә тыңлады. Аннары нәкъ биатасы кебек, карашын бер ноктага төбәп, озак кына уйланып утырды. Чынаягын этеп куеп, иренә текәлде:

– Күпме әйтәм мин сиңа, төп нигездә коръән укытырга кирәк дип. Минем сүзне кайчак бөтенләй ишетмисең. Апаларыңны әйтер идем инде, үзара талашып-сугышып ятудан башканы белмиләр. Бер карында яткан ике кыз бераз гөнаһыдан да курыкмыйлыр. Ярый, абыең Себердә инде, еш кайта алмый.

– Соң, нишлибез хәзер? Корбан чалам дисәң, малын да табасы бар бит әле аның. Инәй карчыкның да тавыктан башкасы юк.

– Йә инде, Айдар. Мал табу хәзер проблема түгел. Сабый бала кебек утырма. Тиздән Корбан бәйрәме. Айдар, кара, әткәй шуны да белеп ята икән. Теге дөньядагылар да бар нәрсәдән хәбәрдар, исең китәр. Хәдичә апаларның биаталары авылда күпләп сыер малы асрый. Бүген үк шалтыратып, белешеп куйыйк. Бер-ике атна яхшылап ашатсыннар берәр тананы. Апаңнарга үзең хәбәр итәрсең, абыеңа да шалтыратып әйтми ярамас. Озакка сузмыйк. Калган эшкә кар ява, озакласа, сөзәкли ул.

Иренең сүзеннән чыкмаса да, әнә шулай кайвакыт урынына утырта Алсуы. Тәвәккәллеге дә ярап куя. Әйткән сүз – аткан ук. Шул ук көнне корбанга чалынасы мал белешенде, Себердәге Азат абыйсына хәбәр ителде. Аңа күргән төшен сөйләп тормады Айдар. Абыйсының бик дулкынланганын һәм бу хәбәрдән канәгать икәнен тавышыннан ук аңлады.

– Бу, энем, Алсу киленнең инициативасыдыр инде, хуплыйм. Җәйсез кайта алмабыз шул. Тик миннән дә ярдәм булсын: иртәгә үк акча салам. Хәерен минем исемнән дә таратырсыз, мал  өчен түләрсез. Безнең авылда җыен карт-коры гына бит, зинһар, берсен дә калдыра күрмәгез, – дип үтенде.

Узган ел үзе дә, бик мул күчтәнәчләр төяп, коръән укыту максаты белән кайткан иде дә бит. Ике апасының үзара ызгышуына түзә алмый, отпускасы бетмичә үк китеп барды. Бу җәй исә кайтып тормады.

Айдарның апаларының әллә ни исләре китмәде бу хәбәргә. Күз күрер, барсак – барырбыздан узмадылар.

Алсу, мин килен генә димәде, бар нәрсәне үзе хәстәрләде. Ярдәм итәргә ахирәте Зөһрәне белешеп куйды. Хәерләрен, күчтәнәчләрен барлады. Билгеләнгән көнгә мулла белән сөйләшенде. Таралып барган авылда ни мәчете, ни мулласы юк бит аның.

Алдан килешенгәнчә, авылга кайтарып корбан чалдылар. Корбан ите өч тигез өлешкә бүленде. Бер өлешен әнисенә, туганнарына аерып куйды Айдар, икенче өлешен авылдагы күрше-күләнгә, ялгыз әбиләргә тараттылар, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләнде. Хәлимә әбинең шатлыгы эченә сыймады. Иртә таңнан, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, кызларын көтте.

Күрше авылда гына бит, өч кенә чакрым. Нишләп һаман күренмиләр соң? Сезгә дә ярдәм итәрләр иде, – диде ул йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөргән килене Алсу белән Зөһрәгә карап.

Ә киленнәрнең кулы-кулга йокмады. Төнен ике-өч сәгать кенә йокладык дип тормадылар, барын да рәткә салып, пешерәсен пешереп, төшерәсен төшереп, өстәлгә тезә тордылар. Аш та, ит тә пеште, бәлеш, тәбикмәк, чәкчәк тә өлгерде. Тәмле-тәмле көньяк җимешләре өстәлгә кунаклады. Бар да әзерләнеп бетте дигәндә, ишектә иң олы кызы Зәбирә күренде.

–Фу, өйне кыздыргансыз, нигә ачмыйчыз ул тәрәзәләрне, – диде ул керә-керешкә.

– Әй, кызым, скбозняк була бит, ишек тә ачык, – дип сөйләнә-сөйләнә каршы алды аны Хәлимә әби.

– Йә, ярар, яшьләр үзләре өлгерер әле, безгә утырып торсак та ярар. – Зәбирә кечкенә сумкасын кочаклап, түр башыннан урын алды.

–Син, инәкәй, ни хәлләрдә? Бер дә килеп тә булмый.

– Әкренләп инде, кызым, безгә шул әкреннән калмасак ярый инде.

– Исәннәрмесез!

Ишектә икенче кыз – Рәзилә күренде. Килеп керү белән, түр башында утырган апасын күреп, йөзен чытты.

– Синең монда икәнеңне белсәм, килеп тә йөрмәс идем. Тфү!

– Тукта, үскәнкәем, мин дә шушы нигездә туып-үстем бугай ул. Мин дә Рәзил белән Хәлимә кызы бугай!

– Булсаң да, нәсел черетүче син. Ирең үлгәндә генә туганнар кирәк булды сиңа. Хәзер, берсеннән-берсе бай бизнесменнарың булгач, без кирәкми.

– Синең нинди кысылышың бар минем кемнәр белән торуымда. Үзеңнән дә бер ир дә калмады бит, ирең Себергә киткән саен. Намусың чиста кебек сөйләшеп торган буласың тагын…

Ике кыз арасында чып-чын җәнҗал купты. Мескен Хәлимә әби кызларын ничек кенә туктатырга теләсә дә, тегеләре аны ишетмәделәр дә. Алсу, бу тамашага хәйран калып, кулындагы бәлешен чак төшереп җибәрмәде. Зөһрә дә байтак кына исен җыялмый торды. Рәзилә кечкенә янчыгыннан акча чыгарды.

– Менә, Алсу, монысы муллага, калганнарын әби-чәбигә таратырсыз. Мин китәм. Бу … белән бер өстәл артында утырмыйм.

– Туктагыз, җитәр сезгә! – тыштан килеп кергән Айдарның тавышыннан өй эчендәгеләр шым булды.

Айдар, Алсуның кулындагы янчыгын тартып алып, кире Рәзиләгә тоттырды.

– Беркем беркая китми. Бар, апа, хәереңне үзең таратырсың. Утыр өстәлнең шушы почмагына. Кузгаласы булма. Ә син, Зәбирә апа, шул утырган урыныңнан китмә. Икегез ике якта утырырсыз. Башкача тавышыгыз ишетелмәсен. Хәзер авылдашлар, мулла да килеп җитәр.

Йортта тынлык урнашты. Ике килен, исләрен җыеп, яңадан өстәл хәстәрли башлады. Берәм-берәм күрше-күлән керде. Кергәне берсе (ике кыздан аермалы буларак) күчтәнәч дип, кайнатмасын, балын, чәен куйды өстәлгә. Мулла да килеп җитте. Айдар аңа апаларының үзара тату түгеллеген, шуңа күрә коръән укыганчы, туганнар арасындагы мөгамәлә турында бераз вәгазь укырсың, дип кисәтеп куйган иде. Мулла, артык олы яшьтә булмаса да, сабыр гына һәммәсенең  килеп бетүен көтте. Үзенең китабын ачып, рөхсәт сорап, нәкъ Айдар теләгәнчә сүз башлады. Табындагылар йотлыгып тыңлады аны. «Ризыгы киң, гомере озын булуны теләгән кеше туганнары белән арасын өзмәсен. Шулай итеп, туганнары белән аралашу кешенең байлыгын арттыра һәм гомерен озынайта, тормышын бәхетле итә». Аннары йортта коръән укылды, азан әйтелде, хәерләр таратылды. Аш, бәлеш, ит – төрле сый-хөрмәт, бер-бер артлы үз чиратын көтеп, өстәлгә тезелде. Хуш исле каен җиләге, юкә балы, тәм-томнар белән чәй дә эчелде. Бу йортка иминлек теләп, өмет итүче әрвахлар рухына дога кылынды. Кунаклар чын күңелдән рәхмәт әйтеп, әкрен генә кузгалыша башладылар. Килгән беренә күчтәнәч тоттырып, Алсу белән Зөһрә озата тордылар. Иң ахырдан Зәбирә белән Рәзилә кузгалды.

– Кызлар кайта хәзер, мунча өлгертәсе бар, – диде Рәзиләсе.

– Кызларыңны, кияүләреңне монда җибәр, апа, ашарга күп, килсеннәр, – диде Айдар.

– Син дә, Зәбирә апа, балаларың кайткач, җибәр. Монда барысына да җитә.

Ике апага да мул гына итеп күчтәнәч һәм корбан ите салынды. Ниһаять, барысы да таралышып бетте. Хәлимә әби күрше карчыгын озата чыгып, аның белән капка төбендәге эскәмиягә утырды. Айдар бераз ял итәргә булды. Култык астына берничә иске гәзит кыстырып, калын гына җәймә алып, күтәрмәгә чыгып ятты. Шактый эсселәнгән өйнең ишеген ачып куйды. Алсу белән Зөһрә үзләре генә калды.

– Аллага шөкер, яхшы гына узды. Куркып тора идем. Канәгать булып киттеләр. Сиңа бик зур рәхмәт инде, Зөһрә. Үзем генә өлгерә алмас та идем, – диде Алсу.

– Куй, алай гына да ярдәм итмәгәч. Икебез дә шушы авыл киленнәре бит.

– Әле ярый апалары тынды. Синең алда оят миңа, Зөһрә. Мин беләм инде аларны. Ике малайда булмаган явызлыкны ике кыз җыйган бит. Инде ничә ел үзара тарткалашалар. Ә бер дә юктан гына киткән иде ызгышлары. Әлеге дә баягы, шул акча өчен. Зәбирә апалар машина алганда, акча алып торган булганнар Рәзилә апалардан. Тиешле вакытында бирә алмаганнар. Әллә акча күчми торган чорда. Менә шуннан киткән ызгыш бу. Туганнар арасына акча керсә, бетте дип сана туганлыкны. Инде өченче машиналарын алдылар Зәбирә апалар, күпме гомер узды, һаман дуслашырга исәпләре юк. Азрак ана хакы бар дип тә тормыйлар.

– Алай димә әле син. Кайтып киткәндә, бик боек кына киттеләр бит. Әллә татулашып та куярлар. Аннары беләсеңме, Алсу, чәйнәшеп әйтмим. Үлгән кеше турында начар сөйләргә ярамый. Биатаң бик каты булган диләр бит лесник чагында. Авылдашларын зар елата иде дип сөйлиләр. Үземнекеләрнең сөйләшкәннәрен дә ишетеп калган идем берчак. Өй салырга агач сорап барганнар Рәзил абый кырына. Рөхсәт биргән, килешкәннәр, ашап-эчкәннәр,тик гел ауган, кәкре-бөкре агач бирде дип сөйләде биатай. Өстәвенә, лесхозга барып, биргән агачтан икеләтә арттырып, хак түләткән. Аз елатмады безне Рәзил, дип сөйләгәннәрен беләм бианамның.

– Ә шулай да балалары бик акыллы, Зөһрә, аларның. Безнең Айдар белән дә бик дуслар. Күрәсең, аталары алама дип, каршы котыртмаганнар.

– Ярый, Алсу. Үткән эшкә салават, ди минем әби. Үзебезгә яхшы булырга кирәк. Ә хәзер урнаштырыйк бу табак-савытларны. Кичкә тагын кунаклар килергә мөмкин бит…

Ирексездән бу сөйләшүнең шаһиты булган Айдар «аһ» итте. Менә нигә ауган агачларны утырту турында әйткән әтисе төшендә! Айдарга тагын да эссерәк булып китте. Октябрь кояшы җәйнекеннән дә кайнаррак тоелды аңа. Үз-үзенә урын таба алмый, Айдар гәзитләрне актарырга тотынды. «Черегән агачның тамырына су сибүдән файда юк», – дигән юллар чалынды берсендә. Нинди агач та агач булды соң әле бу! Төшендә дә, өнендә дә шул бер үк нәрсә бутала. Тукта, әтисе нинди агач төбендә утыра иде әле? Айдар төшен күз алдына китерде. Черемәгән иде бит, юк, юк, черемәгән иде әтисе утырган агач төбе…

– Улым, нәрсә уйга чумдың? Апаңнарга хәтерең калгандыр инде, бәбекәем.

Күршесен озатып кереп килүче Хәлимә әби улы янына күтәрмәгә утырды.

– Син, улым, зинһар, рәнҗемә инде аларга. Кеше рәнҗеше төшкәндер дим кайчак. Атаң бик үзсүзле, киребеткән кеше булды шул, балакаем, инде берүк тыныч йоклый күрсен. Минем әйткән сүзләрне колагына да алмады. Лесник чагында бик алама кыланды халыкка, ә югарыда утырганнарга ярарга тырышты. Ходаем гафу итсен инде гөнаһыларын. Өйгә керик, балам, көне җылы булса да, көз көз инде, салкын тидереп куйма. Кичкә туганнарың да килер. Рәхмәт яусын үзегезгә…

– Керик, әнкәй, чынлап та өшетә башлады, җылы булса да, җәй түгел шул, тик көздән соң ак кышлар, ямьле язлар да җитәр әле…

Кичкә, җыйнаулашып, бер көтү яшьләр – Хәлимә әбинең олы кызларының балалары килеп керде. Дәү әниләренә күчтәнәчләрен биреп, табын янына утырыштылар. Хәлимә әбинең күзендә шатлык яшьләре ялтырады…

Кичтән Айдар озак кына йоклый алмый ятты. Яшь бара, инәй карчык та мәңгелек түгел. Ул да булмаса, төп нигезгә юл бикләнә. Болай да чикы-микы килгән ике апа бөтенләе белән дошманга әвереләчәк. Тукта, нигә авылда йорт салмаска. Әйе, әйе, әкренләп материал җыя башларга да, йорт салырга кирәк! Төпчек малай бит әле ул. Әтисе юкка гына аның төшенә кермәгәндер. Шундый уйлар белән йоклап киткән Айдарга төш керде.

Шул ук урман чите. Биек, мәһабәт агачлар арасыннан кояшның алтын нурлары җанны иркәли. Шыбыр-шыбыр каен кызлары серләшә. Кошлар сайравы күңелгә илһам өсти. Берничә ауган агач та күренә. Әтисе шул агачлар арасында йөри. Кәефе күтәренке.

– Менә, улым, күрдеңме, мин сүземдә тордым, – ди. – Синең ярдәмең белән инде, улым, әлбәттә. Рәхмәт, сиңа. Бу китапны сиңа бирәм, улым. Ниятең изге синең. Ә мин, ә мин ауган агачлар урынына яңаларын утыртам, улым…

 

Гөлназ ГАФАРОВА

Фото: https://vk.com/

 

«Мәйдан» №10, 2020 ел.


Комментарий язарга