Логотип «Мәйдан» журналы

Ата баласы

Измир шәһәренең нәкъ үзәгендә, Эгей диңгезеннән ерак түгел бер мәһабәт бина бар. Төрекләр «Культур мәркәзе» дип йөртәләр аны. Безнеңчә «Мәдәният үзәге» була инде. Тоташ бетоннан һәм пыяладан корылган...

Измир шәһәренең нәкъ үзәгендә, Эгей диңгезеннән ерак түгел бер мәһабәт бина бар. Төрекләр «Культур мәркәзе» дип йөртәләр аны. Безнеңчә «Мәдәният үзәге» була инде. Тоташ бетоннан һәм пыяладан корылган бу бинада иртәдән бирле халыкара конференция эшли.
Без, Чаллы вәкилләре, зур дикъкать белән төрки илләрдән җыелган кан кардәшләрнең нотыкларын тыңлап утырабыз. Телләр охшаш булса да, төшенүе кыенрак. Сәгатьләр буе селкенмичә утыру нык алҗыта. Өстәвенә бөркү. Шуңа күрә, cимпозиум эшендә төшке ашка тәнәфес игълан ителүгә, мин юлдашларым белән, уңайлы форсаттан файдаланып, урамга ашыктым.
Бераз саф һава сулап, арыган тәннәрне яздырып, шәһәр белән танышып килергә иде исәп. Көн кояшлы, матур. Бары тик диңгез ягыннан искән салкынча җил генә әледән-әле чәчләрне тузгытып, киемнәребез аша эчкә үтеп, тәнне чеметеп алгалый. Ләкин ни хикмәт: беркем дә зарланмый. Юлдашларым, иреккә сусаган кешеләрдәй, диңгезнең шифалы һавасын күкрәк тутырып суларга тырышып, шәһәр күренешләрен күздән кичереп, ашыкмыйча атлый бирәләр. Ә мин исә карасу-зәңгәр төстәге йөгерек дулкыннары белән җәйрәп яткан Эгей диңгезен, аның өстендә мәш килеп балык эзләүче әрсез акчарлакларны күзәтеп барам.
Шулай тирә-юньгә сокланып атлый торгач, яр буендагы зур сәгатьле озын манара янына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Инде кай тарафка юнәлергә икән дип уйланып торганда, кемдер:
– Егетләр, минем бер тәкъдимем бар. Әйдәгез, булмаса, кызык өчен балык тотып карыйк әле. Бераз кефаль балыгыннан авыз итәрбез, бәлки, – дип куйды.
Тәкъдим барыбызга да ошады. Озак уйлап тормастан, йөзебезне пәлтә якалары белән салкын җилдән яшерә-яшерә, причалга юнәлдек.
Яр буена алып төшүче таш баскычтан ерак түгел тәмәке тартып басып торучы урта яшьләрдәге төрек безне күргәч җанланып китте. Үзенчә нидер сөйләнә-сөйләнә, бер алдыбызга, бер артыбызга төшеп, куллары белән ишарәләп, безгә нидер аңлатмакчы. Кырыктартмачы икән. Үзенең товарын мактый-мактый кыстый. Агач сандыгындагы төрледән-төрле әйберләрне күрсәтә-күрсәтә, безгә эндәште:
– Лютфен! Сигара, шоколад...
Егетләр кырыктартмачының бу кыланышыннан тәмам аптырап калдылар. Төрекчә бер кәлимә сүз дә белмәгәнлектән, төрле хәрәкәтләр ясап, «кармак-кармак» дия-дия, бармакларын кәкрәйтеп, диңгезгә төртә-төртә, үзләренекен аңлатырга тотындылар.
Сәүдәгәр, ниһаять, үзеннән ни таләп итүләрен чамалады да, җәһәт кенә сандык төбеннән бездә «живодёр» дип йөртелгән өч ыргаклы ике кармак тартып чыгарды.
Кулларына кармак килеп эләккәч, егетләр, балалардай шатлана-шатлана, эшкә керештеләр. Алардан бер читтәрәк тарсынып кына басып торган бәләкәй буйлы төрек малае, гаҗәпсенү катыш кызыксыну белән, әллә кайдан гына килеп чыккан сәер мосафирларны дәшми-тынмый күзәтә.
Кармакларны ярга чыгарып чөйгән арада, ул да ихтыярсыздан артка тартылгандай хәрәкәт ясый: үзен балык тотучы итеп күз алдына китерә бугай. Ул чакта аның шомырттай кара күзләре тагын да зурая төшә, мәрҗән кебек ялтырый башлый, каратут йөзе балкый. Ләкин кармак очында балык әсәре күренмәгәч, күзендәге дәртле чаткылар әкрен генә сүнә, һәм ул, тагын пошмас кыяфәт алып, тавыш-тынсыз күзәтүен дәвам итә, ара-тирә кыюсыз гына үзалдына нидер әйткәләп куя. Бәлки егетләргә ничек балык тотарга кирәклеге турында үзенчә киңәш бирүедер? Һәрхәлдә, бәләкәй малайның балык тоту шөгыленә бер дә битараф түгеллеген чамалап була. Әгәр мөмкинлеге булса, ул бик рәхәтләнеп бу «хәсрәт балыкчыларга» үзенең осталыгын күрсәтә алыр иде дә бит. Тик кармак алырга акчасы гына юк бугай.
Юлдашларымның шактый вакыт уңышка ирешә алмауларын карап тору ялыктыра башлады. Янымда бертуктаусыз тәмәке көйрәтеп басып торган кырыктартмачы белән беравык гәпләшеп алганнан соң, диңгез буен, шәһәр манзарасын кинотасмага төшерергә ниятләп, кулыма видеокамераны алдым.
Моңа кадәр читтәрәк егетләрнең кармак салуларын ваемсыз гына күзәтеп басып торган төрек малае кинәт җанланып китте, алсу йөзендә кызыксыну билгеләре пәйда булды. Шактый ара әсәрләнеп бер миңа, бер кулымдагы видеокамерага карап торды, аннары, акрын гына атлап, яныма ук килеп басты. Эшемне төгәлләп, аппаратны салырга дип тартмага иелгәч, малай түзмәде, кыюлыгын җыеп:
– Чук гюзел машын, – диде. Үзенчә видеокамерага соклануы икән. Мин елмаеп баш кактым.
– Әвәт, чук гюзел, – дип, аның сүзен җөпләдем, ягъни әйе, бик әйбәт. Малай тагын да кыюлана төште. Бер кулы белән камераны сыйпаштырды.
– Карыйсың киләме? – дип сорадым. Ул елмаеп башын какты һәм ашыгып күзен видеокамераның объективына терәде. Бераздан бик канәгать елмаеп, кире миңа сузды:
– Тәшәккүр әдәрим, – диде ул итагатьле генә. Рәхмәт әйтүе инде. Моңа кадәр Истанбул урамнарында җилкәләренә әрҗә күтәреп үткән-сүткән кеше артыннан әрсезләнеп чабып йөргән туфли чистартучы яисә базарда галстук, оек ише вак-төяк сатып торучы малайлардан ул үзенең әдәплелеге белән бик нык аерыла иде. Шул сыйфаты күңелгә аеруча ошады. Аның салкын җилдән бөрешкән бәләкәй гәүдәсе, ягымлы күз карашы, нурлы йөзе ихтыярсыздан еракта, туган илдә калган кечкенә кызымны искә төшерде. Әллә шуңадырмы, ул миңа аеруча якын булып китте.
Малай минем күз карашын тоеп, оялудан керфекләрен түбән төшерде. Бераздан инде без аның белән күптәнге дуслар сыман сөйләшә идек.
– Абый, сиз нә ердән гәлиюрсүнүз? – дип сорады ул. Безнең кайдан килүебез хакында кызыксынуы. Мин хәлдән килгәнчә аның телендә җавап бирергә тырыштым:
– Без Татаристаннан гәлиюрүмүз.
Ул гаҗәпләнеп миңа текәлде:
– Татаристан? Бу сүз нә дәмәктир? Аңламыюрым.
Мин бермәл сүзсез калдым. «Ничек аңлатырга соң бу бәләкәй малайга безнең ил турында», – дип уйланып тордым. Малай, башын пиджак якасына тыга төшеп, минем җавабымны көтә. Нишлисең төрекчәне вата-сындыра булса да, Казан, Чаллы, Идел, Кама, татарлар турында сөйләргә туры килде.
Белмим, яхшылап төшендерә алдыммы, юкмы, тик яңа дустым кабат сорау биреп маташмады, баш кагып елмайды гына. Бер-беребездән разый булып, шактый вакыт дәшми генә диңгезне күзәттек.
Җил басыла төште. Диңгез шавы беразга тынды. Яр буендагы егетләр, ниһаять, көткән морадларына ирештеләр: кармакларына балык чиртә башлады.
Мин, борылып, малайдан исемен сорадым:
– Адын нәдир?
– Исмәт, – диде ул.
Шул рәвешле сораша торгач, аның 10 яшьтә булуын, әнисе һәм абыйсы белән яшәвен, Измирга күптән түгел генә күчеп килүләрен ачыкладым.
Исмәт, дәресләр бетү белән, көн саен диңгез буена, кырыктартмачы янына эшкә килә икән. Йомышчы малай хезмәтен башкара, – сәүдәгәр кая җибәрсә, шунда чаба. Әнисе берүзе эшләгәнгә күрә, акча җитми. Шуңа күрә Исмәт, әнисе каршы килсә дә, аңа ярдәм йөзеннән, көнлекче булып ялланырга мәҗбүр булган.
– Исмәт, әтиең кайда соң синең? – дигән сөалем аны көтмәгәндә сискәндереп җибәрде. Йөзе агарынды, кара зур күзләре читенә эре яшь бөртекләре бәреп чыкты. Мин ни дияргә дә белми, янымда тәмәке тартып басып торган төреккә сораулы караш ташладым...
 

Ирек ДИНДАРОВ


Хикәяне тулысынча журналыбызның сентябрь (№9, 2021ел) саныннан укыгыз.


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар