«Бәхетле хатын син!» Дусларымы, ә бәлки дошманнарыдыр, көнләшеп, шулай диләр. Бәхетле… Күпмедер дәрәҗәдә, бәлки, ул шулайдыр да. Бәхетле шул ул Галия, бәхетле. Нык канаты, ышанычы – ире бар, ике улы инде аны күптән буйга узып киттеләр. Акыллы, тәүфыйклы булсыннар инде. Чынлап та, бәхетле. Әле туып-үскән шәһәрендә аны дүрт күз белән көтеп торучы әти-әнисе исәннәр. Менә кемнәр янына кайту өчен, җәйге ялын көтеп ала Галия. Дөрес, уллары мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укый башлаганнан бирле, туган якларга кайтулар да сирәгәйде. Бу юлы да иренә аның белән бергә ял итәргә туры килмәде.

Галия, улларының берсен ияртеп, туган якларына юл тотты. Бигрәкләр дә матур калада туган ул. Бер яктан гүзәл Идел ярларны юа, ә икенче ягыннан катнаш калын урман иркәли. Туган якларында Галия яшьлек елларына кайткандай була. Яшьлегендә ялгыз йөрергә яраткан урман буена бара. Бу юлы да шулай булды. Ләкин аңа, хыялланып үзенә генә йөрергә туры килмәде, Галияне яшьлек хатирәләре каршы алды.

…Галия яшьтән үк хыялый кыз иде. Көнозын өстәл артында утырып эшләгән кызга, эштән соң өйгә кадәр араны җәяүләп үтү файдага гына. Ул көнне дә, һәрвакыттагыча, ялгызы кайтыр юлга чыкты, ирексездән, урман буендагы сукмакка борылды. Ә күңеле белән ул әллә кайларда, хыял диңгезендә йөзә иде. Галияне уйларыннан чәрелдәп кычкырган бер кызчык бүлде. Ул егылган иде. Галия җиңел хәрәкәтләр белән килеп, кызны күтәреп алды, тузан кунган күлмәкләрен каккалады. Тирә-ягына каранып, баланың әти-әнисен эзләде. Шунда ул үзләренә якынаеп килүче ир-атны күрде. Кызчык Галия кулларыннан ычкынып: «Әти, әти», – дип сөенеп, ир-ат каршысына йөгерде. Ир кеше әтиләрчә кайгыртып: «кызым, зур кызларга егылу килешми», – дип кызны яратып алды һәм аның кулыннан алып: «Апага рәхмәт әйтергә онытмадыңмы?» – дия-дия килеп, Галия янында туктады. Галиягә исә әллә нәрсә булды. Кымшанырга да куркып, чүгәләгән кыяфәтендә утыра бирде. Үзенә булган игътибарны сизеп, ул акрын гына урыныннан торды. Кызчык нидер әйтергә өлгергәнче, ир кеше үзе Галиягә зур рәхмәтен белдерде. Галия нәрсә әйтергә белмәде, елмаеп башын какты. Карашын иргә юнәлтте, хатын-кызларга хас кызыксынучанлык белән аны күздән үткәрде. Уртача буйлы ир, чиста-ыспай киенгән, чем-кара турыга таралган  чәчләр, кара серле матур күзләр, атлавында да, сөйләшүендә дә үз-үзенә ышануы сизелеп тора. Уң бит очындагы миңе аңа тагын да серлелек өсти иде… Галия кинәттән туган эчке кичерешләреннән котыла алмый азапланды. Ир дә, ни сәбәпледер, Галия яныннан китәргә ашыкмый иде кебек. Аның сөйләшүеннән үк хатын-кызга игътибарлы кеше булуы сизелеп тора. «Менә, кызым, апаны куркыттың бугай син», – дип куйды ир, баласының башыннан сыйпый төшеп. Галия «зыян юк», – дип, гафу үтенеп, китәргә теләде, ә ир аның саен сорауларын яудыра торды:

– Кызым, матур апаның исемен сорыйк.

Галия үзе дә сизмәстән җавап бирде:

– Галия минем исемем.

– Бик матур исем, әйеме, кызым.

– Ә мин – Әсхәт, – диде ир һәм, нәрсәдер күрергә теләгәндәй, Галиянең күзләренә текәлде. Бу караштан кызның бит очлары кызышып китте, тәненә салкын йөгерде. Бу халәттән котылырга теләп, күз карашын тиз генә кызчыкка юнәлтте.

– Ә бу матур кызның исеме ничек була инде? – дип сорый алды ул.

– Айгөл, – диде кызчык.

– Миңа тиздән дүрт яшь була, бер атнадан. – Кызчык ике кулын да өскә күтәрде дә, өч бармагын бөкләп, бармакларын тырпайттты. – Менә шул чаклы гына калды. Бу апа минем туган көнгә килерме, әтием?

– Туган көнгә, сезгә… – Галия аптырап калды.

Аның уңайсызлануын сизеп торган ир сүзгә кушылды:

– Кызым, без болай да Галия апаны тоткарладык бугай, – диде.

Ләкин Галия кызның өмет тулы карашын җавапсыз калдыра алмады, ризалашты. Кызчыкка шул җитә калды.

– Әти, апа риза, риза, риза, – дип куанып биеп, сикергәләп алды. Аннан: – Әйдә, әти, мине тот, – диде дә йөгереп китте. Әти кеше кызчыгы артыннан йөгерергә ашыкмады. Ул «акрын, кызым», – дип кенә калды. Аның Галия белән якыннанрак танышырга теләгәне йөзенә үк чыккан иде. Алар икәүләп кызчык йөгергән якка кузгалдылар. Сөйләшеп кайта торгач, юл сизелмәде дә. Галия менә шушы йортның өченче катында тора. Аңа яңа танышлары белән саубуллашырга вакыт җитте. Кызчык тәмле телле, чая, матур, яше белән чагыштырганда шактый чиста сөйләшә иде.

– Галия апа, иртәгәгә кадәр! Тыныч йокы сезгә. Хуш, хуш! – дип такылдап алды. Аптырап торган әтисенә ялварып ук диярлек: – Әтием, Галия апага әйт, ул иртәгә дә теге эскәмия янына килсен, чакыр инде, әтием, – дип, әтисенең чалбар балагыннан тарткалый башлады.

Алар сүз куешып аерылыштылар.

Галия, подъездга керү белән бик авыр йөктән арынгандай, җиңел сулап куйды. «Кемнәр икән алар, нинди гаилә белән очраштырды аны язмыш?… Үз-үзенә җавап табалмастай сораулар биреп атлап, өченче катка менеп җиткәнен сизми дә калган. Йокларга яткач, төшендә дә кара серле күзле ир-ат белән саташып чыкты ул.

Иртәгәсе көнне эш бетү сәгатен көтеп үк алды. Аяклары аны тыңламый, очрашу урынына атлап түгел, йөгереп диярлек бардылар. Галия ирне ерактан ук күреп алды. Аңа якынайган саен серле карашын ныграк тойды. Бит очлары кичәгедән дә катырак булып яна башладылар. Әсхәт, утырган урыныннан торып, бик күптәннән белгән танышыдай, кул биреп исәнләште. Галия сүзне Айгөлдән башлап:

– Кайда әле зур кызыгыз? – дияргә ашыкты.

– Хәзер килә ул, сезгә чәчәкләр җыеп йөри, – диде Әсхәт.

Чынлап та, озак көттерми, бәләкәй кулларына зур ак ромашкалар бәйләме тотып, Айгөл килеп җитте. Галиянең иң яраткан чәчәкләре! Барысына да күңелле, рәхәт булып китте. Айгөл сөенеченнән нишләргә белмәде. Озатканда да бер яктан Галия апасының, икенче яктан әтисенең кулларыннан тотып, «бер, ике, өч», – дип саный-саный сикергәләп кайтты. Менә алар Галия яшәгән подъезд төбенә килеп җиттеләр. Галия бүген үзе: «Иртәгәгә кадәр!» – дип саубуллашып кереп китте. Серле күзләр Галияне ишеккә кадәр озатып куйдылар. Айгөл исә «хуш-хуш»ын әйтә-әйтә сикергәләде.

Бу юлы очрашу урынына Әсхәт үзе генә килгән иде. Кулларында ап-ак ромашкалар. Галия күзләре белән Айгөлне эзләде. Әсхәт бик сизгер булып чыкты:

– Айгөлне әниләргә илтеп куйдым. Сезнең белән икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзләрем бар, Галия туташ, – дияргә ашыкты.

Сөйләшеп аңлашу Галия өчен дә кирәк иде. Галия Айгөлнең әнисенең вафат булуын белде.

– Ул көн дә миннән әни таптыра, – диде Әсхәт, – әле сезгә ничек әни дип дәшмәде. Беренче мәлне күргән бер хатын-кызга «әни» дип барып сарылды. Күрәм, сез яшь, чибәр, балагыз булу түгел, бер дә кияүдә булмагансыз. Күңелегездә вакытлыча бушлык. Бу ике көндә без сезнең шул яраларыгызны ямадык кебек. – Ир күрәзәче кебек барын да әйтеп бирде. Галия аны бик игътибар белән, бүлдерергә куркып тыңлады. Соңыннан ир Галиянең күзләренә туры карап: – Кызым сезне бик ошатты. Миңа баланың ошатуы бик мөһим. Сез Айгөлгә әни була алыр идегезме? – дигән җитди сорау куйды.

Галия нәрсәдер әйтергә теләп сүз башлады. Ир үзен тыңлап бетерүне үтенде.

– Тагын, Галия туташ, өебезгә хуҗабикә була алыр идегез микән, ә миңа… – Әсхәт, әйтергәме-юкмы дигән шикелле, бераз дәшми торды, ләкин озак көттермәде, – ә миңа хатын?» – дип, башын аска иде. – Өстенә шаулаган кайнар су сиптеләрмени, Галиянең бите, хәтта колак яфракларына кадәр яңа башлады. Күпмедер вакыт алар сүзсез тордылар. Аннан ир тагын дәвам итте: – Мин Сезне бик аңлыйм, җавапны хәзер үк бирерсез дип уйламыйм. Ләкин озак көттермәсәгез иде.

Әсхәт аны өенә кадәр озатып куйды. Галия өзек-өзек сүзләр белән саубуллашып кереп китте.

– Ярый… Хуш… Иртәгәгә кадәр…

Аның төне – төн, йокысы – йокы булмады. Уй йомгагын чишәм дигәндә генә йомгак очы тагын буталды. Инде яктырып килә иде – ул ни дияргә дә, ни уйларга да белмәде. Дөрес, Әсхәтне ул беренче күрүдә үк ошатты. Серле, сөйкемле, кап-кара күзләр ышыгында калып, иркәләнәсе килде аның. Галия яңадан кайтып-кайтып ирнең әйткән сүзләрен күңеленнән үткәрде. Ничек диде әле? « Айгөлгә әни була алыр идегезме?» Менә хикмәт нәрсәдә. Ул аны булдыра алырмы? Аның сыйныфташ кызлары инде күптәннән бала үстерәләр дә бит. Әйе, Айгөл матур, чая, сөйкемле сөяге бар, аны яратмый мөмкин түгел. Тик әни назы, ана яратуы белән ул аны ярата алырмы? Юк, башына сыймый бу хәл, күз алдына китерү түгел, үз уйларыннан үзе куркып калды.

Иртәгесен икеләтә авыр эш көненнән соң, аяклары да, уйларына буйсынгандай, очрашуга йөгермәделәр. Ул тыныч булырга, чит уйларны башыннан алып ташларга теләп, кайтыр юлга чыкты. Ләкин юлын үзгәртте. «Әйләнгечтән юл туры», – диләрме? Булсын, әйләнгеч тә булсын, кая ашыгырга?

Галия озын урау юлдан кайтса да, өенә җиткәнен сизми дә калды. Күпме генә теләсә дә, Әсхәт турында уйламый булдыра алмады. Уйлар дулкынында тирбәлеп адашкан кораб кебек дөрес юл эзләде. «Хатын, хуҗабикә…» Анысы, бәлки булыр. «Айгөлгә – әни». Юк. Моңарчы ялгызы яшәгән яшь туташның берүзенә берьюлы ничә вазифа. Юк, юк, ул аны булдыра алмас, сынар. Үзе генә сынса ярый. Әле тулысы белән бөреләнергә, чәчәк атарга да өлгермәгән кызчыкны сындырса? Галия үзен бу адымы өчен гафу итмәс. Юк, булмагач, булмый инде. Карар нык.

Галия башта эштән кайтып йөри торган сукмагын үзгәртте, ә аннан эшен, ахыр чиктә туган шәһәрен дә калдырып бөтенләйгә күченеп китте.

… Ә бүген! Бүген аның яраткан урынында, эскәмиядә, чәчләренә чал кунган, әмма матурлыгын югалтмаган бер ир-ат утырганын күрде. Бу, чынлап та ул – Әсхәт иде. Тик бүген ул ялгыз түгел. Янында сөйкемле генә хатын-кыз. Галия бер карауга сизде: болар бер-берсендә уңай тәэсир калдырырга тырышучы яңа танышлар түгел, ә бәлки озак еллар бергә яшәгән ир белән хатын. Менә бит, бу дөньяда һәркемнең үз пары бар шул.

Ул елмаюлы карашы белән бу бәхетле парларны күзәтте. Хатынның кулында ак ромашкалар иде бит. Ап-ак ромашкалар!

 

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

Фото:

Комментарий

  1. И аллам, Менэ бит Эсхэт уз парын тапкан, аллага шокер. Айгелгэ дэ яхшы эни булса бик яхшы булыр иде.


Комментарий язарга