Логотип «Мәйдан» журналы

Айназа

Повесть.

I


...Кесәмдә бер тиен дә акчам юк. Икмәгем барын бар да – ул да бик аз, тартып-сузганда, бер көнлек.
Инде атна буе шәһәр байларының тупсаларын таптыйм, баш иеп, эш сорап йөрим. Бик тә тәкәббер кыяфәт белән, синең йөзеңә әйләнеп тә карамый, дорфа кыланып:
– Эш сораучылар синнән башка да җитәрлек – эт тубыгыннан, баш каңгыратып йөрмә, бар, бар! – дип чыгарып җибәрәләр.
Садыйк байда, бәлки, эш булмасмы дип, өенә юнәлдем. Бик ныклы итеп таштан коеп эшләнгән, читләре матур бизәлгән тимер белән ябылган мәһабәт капка. Аның җиз тоткасын үземә тарттым. Капка җиңел генә ачылып китүгә, батыраеп эчкә атлавым булды, мине Садыйк байның улы күреп калды. Күреп тә калды, йөгереп барып, бозау зурлыгы этен ычкындырып та җибәрде. Эт шуны гына көтеп торгандай ырылдап, өстемә ташланды. Күз ачып йомганчы, авыр гәүдәсе белән мине җиргә егып, өс-башымны өзгәли башлады. Мин, ычкынырга тырышып, җан ачуым белән тарткалашам. Колагыма ара-тирә Сабирҗанның көлгәне ишетелә. Их! Песигә көлке, тычканга үлем... Җаен туры китереп, аякка бастым, аягымдагы кәвешемне салып, каты үкчәсе белән тегенең маңгаен төяргә тотындым. Үзем әкрен генә капкага чигенәм. Этнең башына суккан саен ачуы ныграк кабара, күзләрен кан баса. Капканың теге ягына чыгып җиткәндә, күлмәгемнең арткы чабуы явыз гыйфрит авызында калган иде. Гарьлегемнән һәм көчсезлегемнән ачыргаланып, капкаларына суктым да, әйләнеп килеп, аяк белән типтем:
– Ярар, Сабрый, син дә минем кулга бер эләгерсең әле, – дип кычкырдым.
Эт тешләре салган яраларны юар, кеше карарлыгы калмаган өс-башымны рәтләр өчен буш мәдрәсәгә кайттым. Хәзер эшне башка җирдән, шәһәр читеннән эзләргә, монда каңгырып йөрүне туктатырга кирәк. Тик кайсы якка китәргә, кемгә күз төбәргә?...
Бу мәлдә хәлем ифрат мөшкел иде: кияр киемем, кабар ризыгым, тотыныр акчам юк. Кая барып егылырга?
Кесә көзгесеннән миңа бөдрә чәчләре тырышып таралган, кызларныкы кебек бөгелеп торган озын керфекле, сөйләшкәндә, бит уртасы чокырланып күренгән, ачлыктан суырылып, агарып киткән, бик тә моңсу зур зәңгәр күзле егет карый иде.
Мин саклап кына кигән бердәнбер күлмәгемне, барлык осталыгымны салып, тегештереп-ямаштырып карасам да, уңышка ирешә алмадым. Аптырагач, күлмәкне йомарлап, баш астына ыргыттым да, эре сөякле озын, авыр гәүдәм белән сәкегә аудым. Астымдагы такталар сыгыла төшеп, ыңгырашып куйды. Тәнемдәге яралар сулык-сулык сызлый...
Их, яшьлегемнең кара көннәре. Кайчан бу авыр тормышның котсыз болытлары баш очыннан таралыр да, бәхет кояшы балкыр көннәр килер икән? Нигә мин Сабирҗан кебек таудай өйдә яшәгән, мул ризыклы, сандык-сандык киемле бай малае түгелмен икән?!
Мәдрәсәдә укулар беткәч, капка алдына җигүле пар атлар килә башлады. Бай малайларын алырга килде алар. Авызлары колагына җиткән бай шәкертләр, кучерлары аларның сандык-фәләннәрен ташып, тарантаска дыңгычлап урнаштырганчы ук үз урыннарына кукраеп менеп утырып, тегеләрне кабаландыралар. Болай да дерелдәп торган кешеләрне ялкаулыкта гаеплиләр, мыскыллыйлар. Бу тамашаны гарык булганчы күзәтә торгач, миндә «кучер урынында булсам, моны берәр җирдә аударып алыр идем», – дигән үчле уй туа иде.
Болар хәзер туйганчы сыйланып, иркәләнеп, сыланып-сыйпалып, җәй буе гамьсез ял итәчәкләр. Ә көзгә тагын көймә атларда ризык, кием төяп, әллә кем булып һаваланып киләчәкләр. Әй мактанышачаклар, берсен-берсе уздырырга тырышачаклар. Алар җылы итеп ягылган, хәлфәләр яши торган кебек бүлмәләрдә тагы дәрес укып ятачаклар. Барлык зиһеннәре тик белем алырга гына юнәлтеләчәк. Ә мин? Мин дә шәкерт, ләкин башка шартлар тозагындагы. Мин шәкерт тә, алар кебек сабакташларыма кайчак ялчы да. Шуңа урын-җирем дә ишек төбендә. Гәүдәм зур булганга, аякларым чыгып ята. Төннәрен йомышка чыккан чакта, шәкертләр караңгыда аягыма абыналар да, гаепсезгә сүгәләр, йокыны бүләләр. Акчам да бик аз. Җиткерер өчен кыш буе эшләргә мәҗбүрмен. Кайда кар көрим, кайда йөк бушатам, иптәшләремә дәрес әзерләшәм. Җәдвәлне, имләне төшендерәм. Алар, табельдәге билгеләрен төзәтергә кирәк булганда, миңа мөрәҗәгать итәләр.
Мин торганда, таң сарысы да беленмәгән була. Тиз генә мичне ягам һәм самавыр кайнатырга су китерәм. Самавырлары да самавыр кебекме соң: ике бүлекле, ифрат зур корсаклы, авыр. Бер ягында чәй кайнаса, икенче ягында ит пешерелә. Иртән, гадәттә, чәй кайнатам. Шушы хезмәтем өчен сабакташларым миңа чәйнек төбендә чәй чүбе калдыралар. Бу инде ак су түгел, әмма шәп чәй дә түгел, мәгәр, саклап тоткан каты-котыларым белән эчеп куярга ярап тора. Кичен кайвакыт: «Аш пешереп куй әле!» – дип, ит кисәге соналар. «Бәлки калган ашлары тәтер» – дип, баш иеп, йомышларын кире какмыйм. Үзләре билле казакилары эченнән ак якаларын чыгарып, сәгатьләренең чылбырын түш кесәсеннән күрсәтеп куеп, каптырмалы чалбарларын каккалап, низамнамәдә (эчке тәртип кагыйдәләре) язылганны бозып, кичләрен бакчага, гармун тавышлары ишетелеп  торган җиргә таялар.
Ашны салгач, аулакта туйганчы мандолинада уйнап, йөрәгемне баса идем. Өйдәгеләрне сагынып искә төшерәм һәм әткәемнең эшләгәндә һәрчак җырлап-мөгрәп йөри торган яраткан җырын сузам:
Уелып кына аккан Уел суы
Уйландыра уйчан да ирләрне,
Уйландырып калмый, моңландыра,
Сагындыра туган да җирләрне.
Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сәхрәләргә чыксам, җир җиләк.
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник моңлана икән бу йөрәк?
Шулчак мин әнкәемнең үзе чыгарган көйгә җырлый торган җырын да искә төшерәм:
Каравыл да тауның битләвендә
Уралып та үскән кәрешкә*.
Сабыр – солтан, сабырсызлык – дошман,
Сабырлыккайларга шул ни җитә...
Тегеләр дөбердәшеп кайтып кергәндә, ит пешеп чыккан, аш инде әзер була. Мәгәр, миңа караганда да ачыгып кайтканлыктан, ашны ашыйлар да бетерәләр. Аш пешерү – минем өчен ышанычлы кәсеп түгел.
Аның каравы, «тавык мие эчкәннәре дә» җитәрлек. Аларга дәрес аңлатам. Һәр фәннән дә матур язу таләп ителә. Бай малайлары, зур текстларны үзләре язарга иренеп, минем язып бирүне үтенәләр. Берәр бит, хәтта тулы дәфтәр дә язып биргәлим. Аның хакын миңа икмәкләтә түлиләр.
Бу кәсебемнең башы болай булды. Әхмүш исемле шәкерт берчак, караватына җәелеп утырган килеш, болай дип сүз башлады:
– Кара әле, курсант, туямы корсак, туяр иде корсак, «эк» итеп бер кикерсәк, бүген ипи ашадыңмы? (Мин мондый мыскыллы эндәшүләргә, җәберләргә тешемне кысып түзәм, башымны иям. Чөнки миңа моннан мотлак гыйлем алып чыгарга, кеше булырга, гаиләбезне ярлылыктан тартып чыгарырга кирәк – «сабыр – солтан...» Бу тук малайларга булган нәфрәтемне күрсәтмәс өчен, күзләремне идән ярыкларына төбим. Көтәм, тагын ни дияр).
 
– Һе, эндәшмисең. Димәк, нан бүген жок. Ә корсак соры-ы-ый. Телисеңме, мин сине бүген ашатам. Туйганчы. Но... – Аның озын бармагы түшәмгә төбәлә, – бер шарт белән: син минем өйгә бирелгән эшне мату-у-ур итеп язып бирәсең. Шуның өчен мин сиңа бер телем икмәк кисеп бирәм. Килештекме?
Бераз көттергәч:
– Ярар, – дип ризалашам.
– Так-то, ярлы тәкәббер, син кая барасың... Тик сиңа икмәкне куш учка җитәрлек итепме, әллә сыңар учка гына сыярлык итеп бирергәме?
Әлбәттә, башында әз-мәз акылы булган кеше күрәләтә бер учка ризалашып тормас. Безнең кулга-кул бирешеп килешкәнне, астыртын елмаеп, башкалар да күзәтте. Миңа өстәл артында башка вакытта урын булмый, өй эшләремне теземә куеп әзерли торган идем. Шулай эшләсәм дә, мине хәлфәләр дә, мулла да мактый. Үрнәк алырга өндиләр. Бүген килеп, менә түр башына кунаклаттылар.
Үтә дә тырышып, бөтен рәвешен китереп, йөкләмәмне үтәп чыктым. Аш өенә җыйнаулашып киттек. Әхмүш, ачкыч чыгарып, күңелле генә тавыш белән зыңгырдаган сандыгын ачып, күпереп пешкән түгәрәк ипи чыгарды. Өстәлгә салды. Безгә аркасын куеп, гәүдәсе белән икмәкне ышыклап, озак итеп (миңа шулай тоелды) шул бер телемне кисте. Кырт кына әйләнде дә:
– Ике учыңны әзерлә! – дип әйтүгә, үтә күренеп торган, юп-юка теленгән, ике учка салмасаң, өзелеп төшәргә торган телемне кулыма салды.
Бу «кызыкка» шәкертләрнең хахылдап көлүеннән тәрәзә пыялалары зыңлап китте. Ә минем күкрәгем тәңгәленнән алга сузылган учларымдагы икмәккә ачыдан-ачы күз яшьләрем тәгәрәп төште.
Әйе, бай һәм мулла малайлары кеше көченнән шулай файдаланалар иде. Кайда алар шикелле гамьсез яшәү, җылы бүлмәдә генә утырып уку! Өстә бер кат күлмәк һәм ыштан, өлтерәгән иске җилән. Аш өенә чыккан арада да өшеп-катып керәсең. Рәхәт тормыш ярлы шәкертләрнең өненә түгел, төшенә дә кереп чыкмый.
Әмма шул хәлдән соң мин түләү шартын үзгәрттем. Җылырак көннәрдә шәһәр байларына яки мещаннарына утын ярып, акча эшләп алам. Байлар баеган саен саранлана, дигәннәре дөрес икән, синең белән исәпләшкәндә, бер тиенгә кадәр сатулашырга да оялмый. Ә мещаннар исә: «Мә, шәкерт тә икәнсең, берәрсенең газиз баласысыңдыр әле», – дип, өстәп тә түлиләр. Кар көрәгән, йөк бушатканнар да иш янына куш булып куя. Минем авыз да шулпага тиенә. Күп вакыт «бүреләр улаганны» су эчеп басарга да туры килә.
Бай малайларына өйгә бирелгән эшләрен язу, китап күчереп бирүләр мине матур язарга өйрәтте. Каз һәм күркә каурыйларын алдан күп итеп әзерләп куяр булдым...
– Тор, Атаулла, кул-аякларың сау, үзең таза – көчең җитәрлек, ятма болай кайгырып, китәргә булгач, китәргә! – дип үз-үземә каты әмер бирдем дә, уйларымны калдырып, яткан урынымнан күтәрелдем.
 

 

II


Бераздан, Троицк шәһәрен калдырып, олы юлдан китеп бара идем инде.
Язның кырыс, юеш, салкын җиле, юка җиләнем аша үтеп, сөягемә ябышкан тиремә санап бетермәслек энәләр булып кадала, чәнчи, йолыккалый. Шәп атларга тырышам, шулай әзрәк җылынгандай булам. Тән бер өшеп, бер кызып китә.
Язның тәүге ае. Күк йөзен калын кара болытлар каплап алган. Алар үз авырлыкларын үзләре күтәрә алмый, йөзеп түгел, шуышып баргансыман күренә. Тирә-юньне тоташ караңгы төс чорнап алган: күк тә кара, җир дә кара. Бу бертөрлелек ара-тирә: «Монда мин дә бар әле!» – дигән кебек, болытлар ертыгыннан күренеп калган кояш тарафыннан үзгәрә дә тагын үз халәтенә кайта.
Юл әле бик кибеп җитмәгән. Өстәвенә, ябырылып аккан болытларны җил каккалап, алардан ара-тирә яңгыр яудырып ала. Мин, үзәккә үткән салкыннан күшегеп, алга таба кәкрәя төшеп, һаман атлавымны беләм. Таеп-таеп киткәнгә күрә, минем арттан юлда сузылып-сузылып калган аңлаешсыз эзләрне генә шәйләп була иде.
Юлчының, гадәттә, кулында төенчек, башында авыр уйлардан башка йөге булмый, диләр. Минем төенчегем дә юк. Өшегән күңелемне дә берсеннән-берсе ямьле, берсеннән икенчесе күркәмрәк хыяллар белән җылытам.
Имеш, бер бик яхшы байга тап булам. Егерме биш сум акчага, бер пар итек, күлмәк-ыштанга алдан килешеп, октябрьдә башланачак укуларыма кадәр эшкә ялланам. Көзен мәдрәсәгә кайтам. Мәдрәсә хакын – ун сумны – алдан ук түләп куям. Анысын башкаргач, үземә ошаган бүлмәне сайлап алам. Мич янындарак урынны билим. Андагы урын миңа иң хаҗәте: җылы да, ышык та. «Алпамша, аягыңны җый!» – димәсләр хәзер. Кыска аяклы өстәлнең читенә хуҗа булам. Мәдрәсә тәртибенә кертелгәнчә, утыртмалы якалы пинжәк, кара хәтфә кәләпүш,каптырмалы чалбар тектерергә бирәм. Бер мендәр, бер юрган алам. Ул юрганны дүрткә катлап, бай малайлары шикелле, аякларны бөкләп, йомшакка утырып дәрес укыйм. Калган акча китап-әсбаплар, кара алырга, ашарга ничек тә җитәр. Җитенкерәмәсә, кара эштән мин курыкмыйм. Хәзер мин дә, алар кебек, шәһәр урамында табан астына шыгырдавык салынган өр-яңа итекләремне киеп, кәләпүшне кырын салып йөриячәкмен. Садыйк байлар яныннан да үткәләрмен. Эт тә өсләтмәсләр, мәдрәсәдә дә элеккедәй чираттан тыш кизү иттерергә базнат итмәсләр. Инде «Атаулла әфәнде» дип кенә дәшәрләр. Мин дә иртәләрен таң сарысы белән тормам, туйганчы йоклармын. Караш та мәдрәсәдә икенчегә әйләнә инде: хөрмәтле хәлфәләребез дә миңа бай малайлары һәм мәхдүмнәргә карагандай карар. Миңа да шулай игътибарлырак булырлар, әйбәт итеп, төшендереп дәрес аңлатырлар. Төпле белемле шәкерт булырмын. Хәзер хәлфәләр дә, ишан үзе дә: «Монавың кадәр дә тарта алмыйсыз», – дип, бармаклары белән миңа төртеп күрсәтеп, тегеләрне шелтәләмәс, ә: «Атауллага тиңләшегез,» – диярләр. Тора-бара мөгаллим булып та чыгармын. Әллә мулла булып китәргәме? Ярый, шулай булсын, ди. Бер зур авылга, үзебезнең якка мулла итеп чакырырлар. Мәчеткә каршы гына торган якка бер матур өй салып бирерләр. (Халыктан килем шәп булса, соңрак ике катлы итеп салдырып куярмын). Мулла булгач ни, көн дә чиратлап кунакка йөртәләр. Абыстай беләнме? Юк, анысы башта торып торыр, качмас. Шулай, кайда туктадым әле? Халыктан хәер-мазар арты белән кереп тора, мал-акча җитәрлек. Менә шул чакта әткәй белән әнкәйне үземнең янга күчерәм, энекәш-сеңелләр белән. Ике энемне «Галия» мәдрәсәсенә укырга бирәм. Байларның иң хәллеләре балаларын шунда укытырга тырышып яталар бит. Хәмәшне Бохарага җибәрәм, галимлеккә. Үткер, хәтере шәп. Анда бер гыйлемлек бар: авырткан җиреңә кулын тидерсә, шул бетә. Бертөрле текәлебрәк караса, тәрәзә төбендәге гөлләр шиңә, җигүле ат тиктомалдан чыгымлый башлый. Берчак шулай бәхәскә кердек: «Ә менә бу песигә йогынты ясый алмыйсың!» – дидем. Нигә песи дигәнмендер, анысын әйтә алмыйм. Әмма, аны-моны уйламый юынып утырган песиебез, теге карап тора башлагач, баштан тәпиләрен күтәрә алмас булды, аннары, хәлсезләнеп, идәнгә сузылып ук ятты... Ярар, болары шулай да булсын... Тагы хыял җебемне ычкындырып җибәрдем. Ә-ә, мәчеттән чыгуымны ястык салынган арба күптән көтеп торыр, тагын кунакка китәм. Баргач, барысы да сине аягүрә торып хөрмәтләр: «Әйдүк, мулла, түрдән уз», – дип ләббәйкә тотар. Һәр сүзеңне әйткән саен, куәтләп, мөкиббән китеп тыңларлар.
Кесә калын, мал – абзар-кура тулы, дөнья җитеш вә түгәрәк. Көйле генә яшәп яту. Абыстай гына юк. Ошаганы юк... Шәп кашавай алып җибәрермен. Пар ат җигеп, кашаваема кырын төшеп утырып, Верхуралга йорт мөлкәте, товар-мазар, кирәк-ярак алырга йөрермен. Барганда, күңелем хушланып китеп, җырлап та җибәрермен:
Эх!
Биек тауга менгән чакта,
Пар-пар атлар тарталмый.
Егет булсаң, бул фортовый,
Фортовыйлар картаймый...
Көннәрдән беркөн бер байның инсафлыдан-инсафлы, фәрештәләрнең фәрештәсе, гүзәлләрдән-гүзәл кызы авырып китә. Сарыларга сабыша бу. Мине чакыралар бит инде. «Бисмилаһи әр-рахман әр-рәхим», – дип, ак беләкләреннән тотуыма бу: «Яшь мулла, мин бит сезнең йөзегезне күрергә, тавышыгызны ишетергә зар-интизар булганлыктан шундый хәлгә төштем», – дип пышылдар. Мин дә җавабымда берәр нәрсә әйтермен. Бу савыгыр, бай шатлыгыннан кызын миңа бирер. Менә шулай абыстайлы да булдым, ди. Өйгә нур өстенә нур өстәлде. Картлар куана. Аңарчы сеңелкәшләрне дә килешле урынга кияүгә биреп бетердем.
– Вәт ничек яши хәзер Атауллаң! – дип кычкырып җибәргәнемә үзем дертләп киттем...
Алдымда бер бөртек агач әсәре күренмәгән кола ялан. Артка әйләнеп карыйм – Троицк күптән күздән югалган. Күк йөзендәге болытлар тагы да куера төшеп, тыгызланып, җиргә тиярдәй булып елышып, шомлы авырлык белән һаман шуышуларын беләләр. Татлы уйлардан соң дөньяви хакыйкать табигатьнең шундый кырыслыгы белән алдыма басты. Әле генә бөреләнгән хыялымнан суырып алды да, күптән инде бимазалаган ашыйсы килү теләген ныграк сиздерә башлады.
Алда тар гына елга үксеп ага. Ярындагы зур гына ташына утырып, куенымнан кара көнгә дип саклаган кадерле ризыгымны – сохари булып каткан икмәк кисәген чыгардым. Агымсуга манып җебетә-җебетә, бик тәмләп ашарга тотындым. Елгага төшеп тәгәрәмәсен өчен, итәгемә төшкән валчыкларны тиз генә тотып алам. Яртысын ашагач, нәфес белән теләк тарткалашып алды: әллә калдырырга, әллә ашап бетерергә! Шулай да калганын, кулъяулыгыма төреп, җилән күкрәкчәсендәге эчке кесәгә салып куйдым.
Яр буендагы тояк эзләре бу тирәдә тереклек барлыгына ишарә ясады. Тамак ялгангач, инде кулларымны дәртлерәк селти төшеп, сәфәремне тагын дәвам иттем.
Елгачыкның бер борылышындагы уйсулыкта куыш торганын һәм аннан арырак көтү ятканын күреп, шунда юнәлдем. Каршыма, карап торуга минем яшьләрдәге, казак көтүчесе чыкты. Минем исәнләшүемә каршы ул да аңлаешсыз мөңрәп җавап бирде. Сәерсенеп караганымны күреп, авызына күрсәтте – «сөйләшер идем, телем юк шул», дигәнне аңлата иде аның бу хәрәкәте. Мин аңа йоклап чыгарга теләвемне көч-хәл белән генә аңлата алдым. Ышыкка кергәч, бөрешеп ятуым булды, шунда ук йокыга да киттем.
Иртән кемнеңдер җилкәмә йомшак кына кагылуына күзләремне ачтым. Теге егет икән. Торуыма ул инде чәен кайнатып, ярлы гына булса да, сыен да әзерләп куйган иде.
Рәхмәтләр әйтеп, тагы юлга чыктым. Бүген озак, бик озак атларга туры килде. Ниһаять, алда печән кибәннәренә охшаган казак өйләре күренә башлады.
Авылга килеп кергәндә, караңгы төшкән иде инде. Түгәрәк ясап утырган авылның урта мәйданында арбалар, бер-берсенә сыенып яткан сыер малларын күрдем. Шулчак болытлардан күптән төшә алмый изаланган яңгыр шыбырдап ява да башлады. Мин җәһәт кенә беренче туры килгән өйгә борылдым. Ишек хезмәтен үтәүче киезне күтәреп, эченә үттем. Эчтә яктылык бар. Кәрәчин лампасы яктысында иң башта күземә бүселергә торган юан гәүдәле, табак битеннән чыгардай булып караган күзле, такыр йомры башлы казак карты чалынды. Ул кыска юан аякларын бөкләп, аркасын мендәргә терәп, кырынрак төшеп, иң түр җирдә утыра. Янында башына, кәбестәгә охшатып, катлап уралган ак баш киеме кигән түгәрәк йөзле, мөлаем карашлы, кырык яшьләр тирәсендәге, бик тә сөйкемле хатын утыра. Алларында ашъяулык. Кулына кечкенә генә комган тотып, читтәрәк басып торган тал чыбыгыдай кызны мин керү белән үк абайлаган идем инде. Ят егетнең көтмәгәндә килеп керүе аларның игътибарын тотыш биләгән булса кирәк, һәркайсы, соңгы минутта ни эшләгән, шул кыяфәттә керүчегә төбәлгән иде.
– Әссәләмүгаләйкүм! – дип илтифатлы гына сәлам бирдем. Түрдәгеләр баш кагып кына сәламемне алдылар. Карт, эндәшми генә маңгай астыннан сөзеп, баштанаяк мине күздән кичереп алгач, мичкә төбеннән килгәндәгедәй гөберәп торган тавыш белән:
– Бала, юлың булсын, кайдан килә жатыр? – дип кызыксынды.
Мин үземнең шәкерт икәнлегемне, нинди максат белән бу якларга килеп чыгуымны кыскача сөйләп аңлаттым. «Рөхсәт итсәгез, кунып чыгар идем», – дидем.
Шушы сүзләрдән соң, күлмәге эченнән ташып барган гәүдәсен авыр кузгатып, йонлач кашлары астыннан тагы да текәлеп карап алды да:
– Ы-ы-ы, кем, шәкерт икәнсең. Ярар, кунарсың. Хәзер ит ашарсың, бик ырыслы шәкерт икәнсең – аш алдыннан килдең, – дип, сынаулы карашын бөтен буема төшереп алды. Мондый җылы сүзләргә рәхмәт әйтеп, ул ымлаган урынга барып утырдым. Бу ишек янында тәртипсез өелгән камыт-иярләр иде. Моңача сөйләшүне тыныч кына тыңлап торган кыз хәрәкәткә килде. Җитез генә барып, картның алдына җиз тас куеп, кулларын юдырды да сөртергә сөлге бирде. Хатын да шулай итеп кулларын юды. Инде миңа да чират җитте. Әллә җылы судан, әллә башка сәбәп белән, бармакларым аша ниндидер эссе дулкын үтеп, бөтен тәнемне ялкын ялмап алгандай булды. Кулымны сөртеп, сөлгене кызга кире тапшырганда, йөзенә туп-туры карап, өзеп кенә:
– Рәхмәт, – дидем.
Ашъяулык өстенә буы чыгып торган бер табак ит килеп утырды. Өчәүләп ашый башладылар. Озак итеп, тәмләп, җиренә җиткереп, эндәшми-нитми тамак туйдыруларын белделәр.
Мин шул вакытта тирмә эчен айкап чыктым. Как җиргә башта калын итеп киез, өстенә келәм җәелгән. Түр башына озын юрган түшәлгән. Шушы «түр» булган абруйлы урында эреле-ваклы сандыклар тезелгән. Өсләрендә ястык-мендәрләр, атлас юрганнар өелгән. Бер яктагы аркылы киртәдә – өс киемнәре. Борынны кытыклаган ит исе уйларга да, җентекләп өй җиһазларын карарга да бирми. «Минем әткәм-әнкәм, бусагадан атлап керүченең кем булуын аермый, нәрсә ашап утыруларына карамый, адәмне ишек төбендә тотмаслар иде», – дип, хуҗаларның холык-йолаларына аптырап, башымны иеп кенә утырганда, алдыма үзләреннән калган ит, шулпа китереп куйдылар.Табакны җәһәт кенә бушатып куюыма, тагы кулларны юдырдылар.
Карт, ашап туйгач, мендәрен сандыкка таба шудырыбрак салып, аякларын сузып җибәреп, кырын ятты да:
– Айназа! Теге савытны бир! – дип кызына дәште. Аннары пыяла савыттан тәмәке вагы алып, тешләре белән иреннәре арасына җайлап кына салды да:
– Исемең кем, бала? – дип сорады.
– Атаулла!
– Куй көткәнең бармы?
– Сыер көткәнем бар.
– Бәрәкалла, сыер көткәч, куй да көтә алырсың. Шәп көтүче чыгар: әнә ашаганда, ничегрәк колагың селкенеп торды.
– Әгәр дә укуларыма кадәр көтү көткәнемә егерме биш сум акча, бер пар итек, күлмәк-ыштан бирсәң, мин риза, – дип җавапладым.
Моңача сүзгә кысылмый гына  тыңлап утырган хатын үтә дә ятышлы, колакны иркәләүче ягымлы күкрәк тавышы белән телгә килде:
– Төсе бардан баш тартма, дигәндәй, мин бу баланы куй артыннан чабуларга бирмим. Миңа өй эшенә кирәк. Кызыбыз Айназа кол түгел, гуй: самавыр куй, су китер, бия сау. Егермеләгән сыерны сау...
– Жок, – дип каршы төшә тегесе, – бу әзмәверне өй тирәсендә йөрткәнче, куй көтәргә җибәрәм. Сирале картайды, өлгерми, көтү зурайды, куйлар ифрат ишәйде, икегә бүләргә вакыт! Сиңа Троицкидан икенче бала китерермен.
Карт карышса да, хатын да үз сүзен сүз итәргә тырышты. Бу тарткалашу нәтиҗәсендә бай:
– Ярар, Хәдичә, синеңчә булсын, – диде.
Мин ундүрт сум акча, күлмәк-ыштанга, ашатуга килешеп, ялчылык эшенә риза булдым.
 

 

 

 

 

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ

 

 

Сабина Рамазанова рәсеме.


 
Повестьның дәвамы: http://maydan.tatar/ajnaza-devamy/
 
«Мәйдан» №1, 2020 ел.

 

Комментарийлар