Логотип «Мәйдан» журналы

Айназа (дәвамы)

Повестьның дәвамы.

Башы: http://maydan.tatar/news/chechme-eser/ajnaza

III


Култык астына нәрсәнеңдер бик каты төртелгәненә куркып уянып киттем. Котым алынып, иләс-миләс килеп, тиз генә урынымнан кузгалдым. Күземне ачыбрак карасам, каршымда җимерек кашлары астыннан зәһәр карашын миңа төбәгән байны күрдем. Ул комганын бер кулыннан икенчесенә күчерде дә, эндәшми-нитми, очлы кәвеше белән лаштырдатып басып чыгып китте. «Вәт, кабахәт, шушы типкән икән. «Шәп» мөгамәлә булмакчы, тәүге көннән үк болай кылангач, бераздан бөтенләй кызса, ни эшләрсең? Их, Атаулла, Атаулла, «ялландың – сатылдың» дигәнне оныттыңмыни: син кичә үзеңне аңа саттың, ул сатып алды. Син хәзер йөк аты хөкемендә».
Авырткан тәнемнән бигрәк, мыскылланган җаныма әрнеп, бераз уйланып утыргач: «Типкәләнгән эт хәлендә торганчы, җитмәсә аз гына эш хакына, әлегә эш башламас борын, моннан чыгарга да китәргә кирәк. Ике кулыма бер эшне башка җирдә дә табармын!» – дигән карарга килдем.
Чикмәнемне рәтләп, үзем кунып чыккан аш өенә әйләнеп тә карамый, ишеккә юнәлүемә, ике хатын ияртеп, байбикә килеп керде. Кичәгедәй мөлаем гына елмаеп миңа күз ташлады да, тегеләргә:
– Менә шушы бала сезгә ярдәм итәр, – диде дә, тулы гына гәүдәсен җиңел кыймылдатып, тиз генә әйләнеп чыгып та китте.
Шулчак Айназаның да, әнисе кебек, ягымлы елмаюы күз алдыма килеп басты.Үзем дә сизмәстән: «Уф-ф», – дип куйдым да, чиләкләрне алып, хатыннар артыннан иярдем.
Ридуан (арба) тәгәрмәчләренә бәйләнгән бозауларны, тегеләрнең кушуы буенча, ычкындырдым. Алар беравык имгәч, инәләреннән аерып, кире бәйләп куйдым. Аннары егермеләп сыердан савып алынган сөтне зур казанга ташыдым. Чыбык-чабыкны кипкән тизәк арасына тыгып, учак яктым. Шуннан, кайнап чыккан сөтне, казаны белән өчәүләп күтәреп, аш өенә кертеп утырттык.
Бу вакытта инде кояш яхшы ук күтәрелә төште. Дөнья кыткылдаган, мәэлдәгән, мөгрәгән тавышлар белән тулды. Шулчак Айназа торып чыкты. Аш өенә кереп, чиләкләрне алды да, зифа сынын көянтә астында килешле генә тотып, авыл артында күренгән таллыкка юнәлде.
Куй көтүчесе куйларны, сыер көтүчеләре сыерларны әйди-әйди чыбыркыларын шартлатып суга-суга, далага алып киттеләр.
Авыл беразга тынып, ниндидер изрәткеч тынлыкка күмелде. Бай биләгән урыннан түбәндәрәк түгәрәк ясап утырган өйләрнең (бу «печән кибәннәренең» тирмә икәнен беләм хәзер) һәркайсы алдында учак яна. Төтеннәре, иркәләнеп, боргаланып-боргаланып, тымык һавага күтәрелә. Учакта янган тизәк исе әллә нигә бер исеп куйган җил уңаена борынга килеп керә. Һәр тирмәнең киезе яртылаш күтәрелеп куелган, андагы казак хатыннары озын итәкле күлмәкләрен җилбердәтеп, җитез-җитез кереп-чыгып йөри. Иртәнге ризыкларын әзерлиләр булса кирәк.
Айназаның судан кайтып килгәне күренде. Мин әле һаман ишек алдында торам, алдагы бурычымны бик төсмерли алмыйм, әлегә эш кушучы да юк.
Кыз өйдән аркылыга җәелгән зур җиз самавыр чыгарды. Су тутырды, җир учактан соскы белән ут салды да, якында яткан балтаны алып, коры талны җитез генә вакларга тотынды. Йөгерек бармаклары шул арада, ут сүнеп өлгергәнче, чыбыкларны самавыр морҗасына төшерә барды. Үземнең, колга кебек, серәеп торуыма оялып киттем.
– Кая әле үзем, – дип балтасына ябыштым.
– Мә соң, – диде дә Айназа, самавырга өрергә тотынды.
Мин, самавырга төшерергә уңайлы булсын өчен, аныкыннан да ваграк итеп, булган чыбык-чабыкны «һә» дигәнче ваклап та куйдым. Тиремне чикмәнемнең чабуы белән сөртергә күтәрелгәндә, Айназаның миңа  елмаеп карап торуын абайладым. Шуннан, өелеп киткән бу тал чыбыкларын, яңгырга чыланып куймасыннар дип, икәүләп аш өенә кертеп куйдык. Айназа белән бергә эшләү шулай башланып китте.
Самавыр кайнагач, байбичәнең кушуы буенча, аны төп тирмәгә керттем. Алар чәй эчәргә тотындылар. Мин, инде үз урынымны яхшы ук чамалый төшкән кеше, чыгып торырга булдым.
Язгы көн бер битен, бер артын күрсәтер, дигәндәй, кичәге күшектергеч, җилле-болытлы көн бүген чалт аяз: кояш җылысына җирдән бу күтәрелә, әтәчләрнең муеннарын сузып, бу якты дөньяны колак тондырып сәламләгәне үзенчәлекле моң булып күңелгә ята. Иртәнгене ашап утыручыларның ара-тирә мөңгер-мөңгер сөйләшкәне ишетелә. Ридуан өстендә алгы тәпиләренә башын салып яткан зур гына йонлач эт, җылыга эреп китеп, күзләрен йомган.
Байбичә миңа бер касә ачыган катык белән, бер уч эремчек чыгарып бирде. Тирмә артында кабыгы кубып, агарып калган как бүкәнгә утырып, адәм теше үтмәслек эремчекне катык кушып ашап куйдым.
Төшкелеккә дә шул ук эремчек, шул ук, бер йотуга сикереп куярлык ачы катык. Байга карата булган минем ризасызлыгым тагы бәреп чыкты. Аш өенә кердем дә, яңагыма таянып, уйга баттым. «Типкәләп уята, ашатуы да ташка үлчим, хакы да мин теләгән, омтылган хыялыма тормый. Куй, болай итеп уңмаганны кума, дигәндәй, иртәгә бу төбәктән китүне тәвәккәлләргә кирәк».
Шулчак билен өздереп кысып торган яшел атлас күлмәк кигән Айназа күренде.
– Әйдә, бозауларны таллыкка куыйкчы, – диде ул.
Мин эндәшми генә артыннан иярдем. Икәүләп бозауларны бәйләнгән җирләреннән ычкындырдык. Шуннан ул аларны ничек «җитәкләп» алып барырга өйрәтте: «Муенчакны шушылай итеп ура, кысып буарлык та, чишелерлек тә булмасын» Аннары берсенең муенына кыңгырау бәйләде: «Көтү кайтыр алдыннан шушы кыңгырау тавышыннан эзләп табарсың, тавышын танып кал», – дип, бер-ике рәт шалтыратып та куйды.
Әзерлек эшләрен бетергәч, бозауларны куып алып киттек. Кайсысын «җитәкләп», кайсысын куалап, бозаулар белән йөгерә-атлый тарткалашып, байтак кына бардык. Бозауларны таллыкта калдырып кайтуыбызга әнисенең:
– Колынчагым, самавыр куйсаңчы, – дигәне ишетелде. Атлас күлмәгенең авыр итәкләрен бөтерелдереп әйләнде дә Айназа аш өенә йөгереп кереп китте.Көянтә-чиләкләрен күтәреп, сылу сынын матур уйнатып, өзә басып, тагын суга китте. Ә мин таллыктан үзебез белән алып кайткан коры-сарыны самавырга салырлык һәм казан астына ягарлык итеп вакларга тотындым. Үзем агач тураклыйм, үзем уйланам: «Әгәр дә мәгәр, бүгенгедәй Айназа минем белән бергә йөрсә, байның этлегенә, байбичәнең саранлыгына күнәр идем дә ул, әмма ләкин бай кызы ялчы белән рәттән эшләр микән соң? Әлегә аның шулай мине өй эшләре белән таныштыруы гынадыр...»
Җиргә кичке эңгер караңгылыгы ятты. Ут алыр чак җитте. Мин дә тонык кәрәчин яктысында бозауларны җыеп йөргәндә талларга эләгеп ертылган чикмәнемә тәүге ямауны салдым. Эшем беткәч, мәрхәмәтсез язмышымны каһәрли-каһәрли йокыга талдым.
 

 

IV


Көн артыннан көн үтә бирде, бай кызы да минем белән беррәттән йорт эшләрен үти торды.
Май ае килеп җитте, далада үлән ката төште: кымыз ясар мәлләр җитте.«Елкылар кайтты!» – дигәр хәбәр килүгә, Айназа белән икәү вак нукталарны күтәрдек тә елкылар тупланган уйсулыкка төштек.
– Без хәзер колыннарны тотып алып, берсе-берсенә уралмаслык итеп желгә бәйләп куярга тиешбез, – дип, кыз алдыбызда торган бурычны аңлата.«Жел» дигәннәре ике-өч зур казык арасына сузылган галәмәт юан арканнан гыйбарәт иде. Арканның теге очында елкыларны күзәтүче җайдак тора, ул ерактан ук безгә кул болгады. «Безнең көтүче, Жомабай», – диде Айназа. Атка атланган көтүче дә, аның аты да, ничектер, башкаларга караганда, эрерәк күренде миңа.
Бияләр, колыннарын уртага уратып алганнар да, бик шомлы кыяфәттә, сизгер колакларын үргә катырып, башларын үзләренә якынлашкан кешеләргә каера биреп, акыллы күзләрен тутырып карыйлар иде. Гомерендә йөгән күрмәгән, сыртына менәргә беркем дә батырчылык кылмаган, елкылдап, уйнаклап торган кара айгыр тынгысызланып чабып йөри. Башын горур күтәреп, бияләрен барлагандай, әледән-әле көтүне урап чыга.
Мин бу күренештән шүрләп калып, ничегрәк итеп колыннарга якынлашырга дип баш ватканда, Айназа нуктасы-ние белән бияләр арасына кереп тә китте. Мин аның бияләргә йомшак кына эндәшкәләгәнен, кайберләренең янбашларына сак кына шапылдатып суккалап, үзеннән этеп-этеп җибәргәнен күреп калдым. Ул шулай кысыла-кысыла эчкә кереп китте. Җәһәт кенә бер колынны муеныннан кочаклап эләктереп алды да башына нукта кидереп тә куйды. Шулвакыт көтүнең теге ягында калган токым айгыры безнең янга килеп тә басты.Танау тишекләрен киңәйтеп, яхшылык вәгъдә итми торган сурәттә, җир тырнап, таптана башлады.
Бу вакытта Айназа аякларын тери биреп карышучы колынны көтү эченнән өстерәп чыгарырга азаплана иде. Айгыр тагы да ярсыгандай, бияләр ныграк тынгысызлангандай тоелды. Айназа берни күрми, безгә аркасын куеп, колын белән тарткалашуын белә. Айгырның бөтен игътибары хәзер моңа кадәр үзе генә хуҗа булып йөргән биләмәсенә рөхсәтсез килеп кергән шушы яшел күлмәкле тәртип бозучыда иде. Шулчак минем күз алдыма ялт итеп коточкыч күренеш килеп басты: яшел үлән өстендә айгыр тояклары астында тапалучы яшелдән киенгән ярдәмчесез кыз.
– Атаулла, – дидем мин үз-үземә, – болай көяләнеп торганчы, тизрәк кызны коткар!
Кулымдагы бердәнбер корал булган нуктаны селти-селти, гаярьләнеп, айгырга ташландым...
Күземне ачсам, тал төбендә ятам. Кемдер янымда сузып кына көрсенеп куйды. Башым каты авырта, тәнемнең дә авыртмаган җире юк сыман. Шулай да, нишләп монда ятканымны аңлар, янымда кем утырганын күрер өчен калкына төштем. Аннары, авыртуларга тешемне кысып, торып та утырдым. Айназа! Озак утыру мөмкин түгел иде – «йомшак» урынымның без кадагандай чәнечкәненә чыдамый, ничек тә торып басарга мәҗбүр булдым.
– Ой-бай, ходайга шөкер, – диде Айназа, тезләнеп утырган җиреннән күтәрелеп. Үзе миннән күзләрен дә алмый. Чыраемны сыта-сыта атлап карадым.
– Башың әйләнмиме?
Тирә-як авып барган, җир убылырга торган сыман тоелса да, кыз кеше алдында шушындый гәүдәң белән ничек көчсез, җебегән булып күренәсе килсен! Хәл мөшкел, аяклар калтыраса да, үз хәлемнән өстенрәк күренергә тырышып, елмайган булам:
– Шул токым айгырына атланмакчы булган идем лә, – дип алдашам.
«Шаяртма, беләбез инде», – дигәндәй, башын кырын салып, бармагы белән янады да:
– Бәхетең, Жомабай күреп калып, аты белән чабып килеп, арагызга кереп баскан. Аныңчы артыңа тоягы белән берне тибеп тә өлгергән теге явыз. Араламаганда, мөгаен, таптар иде ул сине, котырган, – дип, миңа хәлне төшендереп бирде. Борчулы карашын яшерми, күземә бакты, баягыча авыр итеп сулап куйды. Аннары карашын ертык чикмәнем аша күренгән, скрипка кылларыдай тезелеп торган кабыргаларыма күчерде. Оялуымнан тиз генә тәнемне аламаларым белән капладым. Үзе дә уңайсызланды бугай:
– Рәхмәт, Атаулла, ләкин алар, – ул елкы өеренә ияге белән ымлады, – кешегә ташланмый, ерткычны гына сөймиләр.
Мин аңыма килә алмый тал төбендә ятканда, көтүче белән алмаш-тилмәш хәлемне белешеп, колыннарны бәйләп тә куйганнар.
Кайтырга чыктык. Мин Айназага сиздерми генә, атлаган саен үзәккә үтеп авырткан янбашымны уа-уа, артыннан барам.
Яшь тән тиз төзәлә: иртәгәсенә айгыр типкән җирнең әрнүе бетеп, урыны гына кара янып тора иде. Өй эшләреннән бушамый йөгергәләгән арада тәнем бөтенләй язылды. Колыннарны чираттагы бәйләргә барганда, мин инде куркуымны тирәнгәрәк яшереп, хәтта бераз гайрәтләнебрәк тә, Айназа белән янәшә горур атлый идем. Эндәшми генә барган кызның кулыннан нукталарын алырга үрелгән идем, ул елмаеп, кулымны кире этте.
Бияләр янына җиткәч, кыз кичәгечә тагын өер эченә кереп китте. Мин дә, күзләремне чытырдатып йомып ачтым да, күз курка, кул эшли дигәнне искә төшереп, аның артыннан тәвәккәлләдем. Кыз башы белән ул курыкмаганны... Мине бияләр әлегә танымый, шуңа яратмый: колакларын артка яткыралар да тешләргә, тибәргә чамалыйлар. Уф! Берсе иңбаштан тешләп тә алды. Ничек тә сер бирмәскә! Зур мәшәкатьләр белән бер колынны, ниһаять, бияләр арасыннан алып чыгып, арканга бәйләдем. Ләкин Айназа килеп, кире чиште дә ничек итеп бәйләргә кирәген күрсәтеп бирде. Соңгы егерме өченче, дерелдәп торган колынны бәйләгәндә, үзебез дә хәлдән тайган идек. Читкәрәк китеп, колыннарны күзәтеп тордык. Бигрәк матурлар да соң бу нәзек озын ботлы ала, кара, җирән төстәге колынкайлар! Кайсылары тик тормый – дулый, өркеп дерелди, бәйдән ычкыныр өчен үзен-үзе җиргә бәрә, кызганыч итеп кешнәп, инәсен чакыра. Гаҗиз генә буйсынып торганнары да бар.
– Айналаем, чибәркәем, – дип якындагы берсен яратып сөйде дә, башкаларына күз йөгертеп, – Өйрәнмәгәннәр, шуңа куркалар, бахыркайларым, – диде Айназа.
Эндәшми-сөйләшми генә өйгә кайтып килгәндә, Айназа кинәт бармаклары белән иңбашыма тиеп:
– Ай, иңбашың канаган бит! – диде.
– Ә-ә, бая бер бия үбеп алган иде шул, – дигән булдым, шаяруга борып. Аякка да баскалаганнары турында әйтеп тормадым. Ул минем каныма буялган бармакларына карады да:
– Көт, – дип, тирмәгә кереп китте. Җәһәт кенә әйләнеп чыгып, кулыма чиста чүпрәк тоттырды. Мин аш өенә кереп, үзем ятып-йоклап йөргән мендәрсез урыныма чикмәнемне ыргыттым да, комган алып чыгып, чиста су белән иңбашымны юдым, аркан-каеш тотарга күнекмәгән бармакларымны бераз суга тыгып тоттым.
Аш өендәге сәкегә утырып, үзем ярамны бәйлим, үзем уйланам. «Бу нинди кыз, ә? Үзе бай кызы, үзе ялчы белән бертиң эшләп йөри. Монда атна буе кунак булып яткан Йосыпбәкнең кызы кебек, каймакта шикәр эретелгән сыекчаны сөртеп битен агартып җәелеп утырмый. Хәер, Йосыпбәк кызының, аягыннан тотып, ай буе каймакка тыгып торсаң да, агарасы юк – чуенның унҗиденче кичәседәй, кап-кара, җитмәсә, күзенә сөрмә тартып, тырнагын буяп, минем янда чытакланып, уйнаклап маташкан була. Ә Айназа? Ул бизәнмәсә дә, күркәм, болай да матур», – дип, мин әлеге көндә вакытлыча яшәгән төбәктә битенең аклыгы, хур кызларыдай гүзәллеге белән аерылып торган гаҗәеп бу зат турында нәтиҗә ясадым. Чөнки Троицкида байларның үзләре тәкәббер, үзләре мактанчык кызларын күргән бар иде. Бер хәл искә килеп төште.
Шулай берчак мулла абзый көндәлек дәресен бирде дә класстан чыгарга җыена башлады. Күзләре белән мине эзләп тапты да ияге белән ымлады. Бу игътибарга җилкенеп, рухланып, мич башына куелган пималарын йөгереп алып килеп бирдем. Шуннан, күптән өйрәтелгән гадәт буенча, янында иелебрәк бастым. Ул аркама таянып, аягына киде. Таягын да китереп бирдем. Башкаларның көнләшеп каравын күреп, эчтән тантана кылам, үзем:
– Изге кешенең ризалыгы тияр, – дип өметләнәм.
Мулла ишеккә җитәрәк әйләнеп миңа:
– Кем, син, кизү, бер сәгатьтән өемә кил, – диде.
Бер сәгатьне көчкә көтеп алдым. Бу сәгать эчендә нинди генә уйлар кичермәдем дә нинди генә хыял диңгезендә йөзмәдем. Шулай да, дөньяда булмастайларын, гади шәкерт өлешенә тимәстәен ташлап, бер генә фикергә тукталдым: бу я миңа өс-башка кием бирмәкче, я акча.
Ике катлы зур өйнең авыр капкасыннан тартынып кына кердем. Парадный ишек аша үтеп, кәвешемне биек баскычның иң тәүге тактасында калдырдым да, яланаяк, песи тизлеге белән югарыга җилдердем.
Мулла абзый диванда бер ханым белән әңгәмәләшеп утыра иде. Уң кулы тегесенең тәненә сылашып тегелгән кара елтыр күлмәгенең озын итәге аша беленеп торган ботында ята иде. Бу абыстай түгел иде, абыстайны күргән бар. Мулла абзыебыз, мин кергәч, җәһәт кенә кулын тартып алды да, ни өчендер миңа бик ачуланып карап:
– Килдең дәме, бар, ихатадагы карны бакчага чыгар, көрәк, себерке шунда, – диде.
Түбәнгә төшеп барганда, мулланың ишекне ныграк ябып куйганын ишеттем. Көннәр салкынрак тора шул...
Карны эре шакмакларга бүләм дә, нык кына киерелеп, бакча эченә гаять кенә ераклыкка селтим. Шулай бик уңганлык күрсәтеп, йөгереп йөреп ихатаны көрәп тә куйдым. Әмма ихатаны себереп бетергәндә, аякларым бик нык өшегән иде. Кәвешкә тулып бозланган карны таш стенага бәргәләп кактым да, астагы каттагы өйнең ишеген ачып, җылынырга кердем.
Өй эче тәмле аш исе белән тулган. Түр сәкедә зур матур келәм өстенә бәләкәй генә, җете кызыл читле ашъяулык җәелгән. Аның уртасында, күзне кыздырып, өсте матур булып килгән зур гына бәлеш тора.
Бик купшы итеп киенгән минем яшьләрдәге җиткән бер туташ бәлеш өстен икенче тәлинкәгә сала, ә бәләкәйрәге – ун яшьләр чамасындагысы, бу эшне күзәтеп утыра иде. Ишек шыгырдап ачылган тавышка капыл гына әйләнеп карадылар да, мине күргәч, борыннарын җыерып куйдылар. Шуннан иренеп кенә, теләр-теләмәс, кашык белән бәлеш эчен актарырга тотындылар. Эзләнеп тапканны кашык очына гына эләктергән булып, ашар-ашамас, чәйнәр-чәйнәмәс кыланып авызларына озаталар.
Киндер алъяпкыч бәйләгән урта яшьләрдәге хатын боларга чәй ясап алларына табарак этеп куйды да, казанлыкка кереп, тагы табак-савыт шалтыратырга кереште. Минем аякларым сулык-сулык килеп әрнергә тотынды. Шул мәл бәләкәй кыз «пырх» итеп көлеп җибәрде дә:
– Кара әле, апакаем, монавы гыйбрәтнең аягын, ничек кызарга-а-ан, нәкъ безнең карт әтәчнең аягы шикелле булган, – дип, капкан ризыгына чәчә-чәчә, кычкырып ук көлә башлады. Олысы:
– Абау, нинди хәшәрәт! – дию белән чикләнде.
Тегесе һаман туктамый:
– Кара әле, кара инде, апакай, борынын, борынын! Нәкъ безнең йонлач көчекнеке кебек, – дип, хәтта чәбәкәй итеп үк куйды.
Инде апасы да кушылып көлгәндәй итте, әмма үзен шунда ук кулга алып, сәке өстеннән сикереп төште дә:
– Шушы шыксыз алдында җирәнми ничек ашамак кирәк, әйдә, төш, әнә бит безнең бәлешкә үзе төшәрдәй булып карап тора, – диде.
Сеңлесенең төшүен дә көтми, үкчәле туфлилары белән шак-шок басып, «фу-фу» дип, күлмәк итәкләрен чеметеп күтәрә биреп, баскычтан менеп тә китте. Тегесе, артын минем алдымда әллә ни кыландырып боргалады да, әйләнеп, телен күрсәтте. Аннары апасы артыннан йөгерде.
Пешекче апа да боларның кыланышларын күзәткән, ахрысы, югарыдагы ишек ябылгач:
– Бибиниса, тегене пешер, Бибиниса, моны пешер, дип, тәкатемне корыталар да соң! Пешерсәң, берсен дә ошатмый, мыжып, ашамаган булып, җанымны талыйлар. Балаларым хакына гына түзәм кылыкларына. Куй инде, теге сакалбаш та, аның әрем чүмәләсе – усал телле абыстае да эшләгән кешенең кадерен белә торганнардан түгел. Шушында гомер буе бил бөгеп картайган өлкән ялчы әлеге көндә һаман бозау өендә йоклап йөри, мескен. Билләре авырта, тора алмый ята, юк бит, кер бәләкәй өйгә, аркаңны җылы мичкә терәп ятып кара, диюче юк, – дип ят кешегә – миңа күңелен бушата башлады. Аннары, кулымнан тотып диярлек, әлеге бушаган урынга утыртты да:
– Утыр-утыр, курыкма, шәкерт, алдыңдагыны җаның теләгәнчә аша, калганын кесәңә салып алып китәрсең. Алар, – апа югарыга ымлады, – бит сыпырган саен төшкәнне генә алырга өйрәнгәннәр. Алырга шәпләр, бирүне яратмыйлар, – дип алдыма чәй дә ясап утыртты.
Мин инде мулла абзыебызның эшләтергә генә чакырганына күптән төшенгән идем. Өмет өзелде. Юраганы һәрчак юш килми шул безнең ишеләрнең.
Әнә шул вакыттан бирле минем күңелдә барлык бай кызлары да шундый була, барысы да бер чыбыктан куылган, бер калыптан төшкән, дигән фикер төенләнеп калган иде. Ә Айназа! Бу кыз минем өчен сер йомгагы. Аңламыйм. Аптырыйм. Үзем эчтән куанам.

 

 

 

 

V


Бүген бай белән байбичә ерак авылга кунакка киттеләр. Өй хуҗалыгына Айназа белән икебезне калдырдылар.
Айназа, гадәттәгечә, иртә торып, җиңнәрен сызганып алган да, кызу-кызу басып, бөтен эшләрне җитез генә башкарып йөри. Җаен туры китереп, артымнан аш өенә керде дә: «Сөтне кайнатып чыгаргач, төп тирмәгә кер әле», – диде. Сыер саварга җыенган хатыннарга үтешли: «Балаларыгызга да сөт алып кайтыгыз», – дигәне ишетелде.
Шуңа да бүген кулымда эш уйнап кына тора: бер аягым – монда, икенчесе тегендә. Эчке дәртем кулыма көч-куәт өстәгәндәй. Күңелем көр, эшем ырый. Теге хатыннарны да, кызык сөйләп, көлдереп алдым. Соңыннан алар белән ярыша-ярыша, сыерларның җиленен өзеп төшерердәй булып, чажлатып сөт саудым. Дүрт аягын бер бастырып, бозауларны куып килдем.
Туңкаеп, казан астындагы кузларга хәлдән тайганчы өрә-өрә, ут тергезеп җибәрдем. Йөрәксенүемне, әллә кая талпынган күңел хисен басар өчен үземә әледән-әле эш табам. Кычкырып җырлап җибәрмәс өчен үземне чак тыеп, акрын гына мөңрәп йөрим. Барлык җан иясе күземә фәрештәдәй күренә. Хәтта бай белән байбичәгә ияреп китми үз теләге белән хуҗасының мөлкәтен саклап калган, астыртын килеп тешли торган сөмсез тугры эт тә бүген сөйкемле күренә. Нәрсә эшләсәм дә: «Сөт кайнагач... кил», дигән ягымлы тавыш колагымда тора.
Шуңа да әлеге мәлдә тырышып-тырышып, сөтнең эченә үзем төшеп кайнатырдай булып, учак алдына тубыкланып, сәҗдә кылгандай утырам. Аш өенә, ниһаять, казанны керткәч, кесә көзгесен чыгарып, озак-озак йөземне тикшереп алдым: озын керфекләр астыннан шаян гына теремек очкыннар сирпи башлаган күзләр, яңаклары тулылана төшкән (чөнки аш өендә яшәп, каты эремчек белән генә чикләнмәскә өйрәнгән идем инде), йөзе кояшта шактый коңгыртланган шәп кенә егет карый иде. Үземнән канәгать булып, күз кыстым да, тыңлаусыз чәч бөдрәләремне озак кына тарап, чикмәнне рәтләбрәк киеп, киттем тегендә.
Килеп кергәндә, чак кына Айназа белән йөзгә-йөз бәрелешмәдек. Шул мәл мин беренче тапкыр аның көлеп җибәргәнен ишеттем. Гаҗәп иде бу көлү: таштан ташка сикереп, шаярып аккан язгы гөрләвекләр челтерәве дә, вак кына кыңгыраулар аһәңе дә бар иде анда.
Ул өстен бәйрәмчә киемнәргә алыштырган.
– Сусагансыңдыр, – дип, бер зур аяк (агач касә) тутырып кымыз бирде. Үзенә дә салып алды. Савытларны куеп, әңгәмәне нидән башларга белми, озак кына сүзсез утыргач:
– Сиңа ничә яшь? – дип сорап куйды Айназа.
– Март аенда унҗидем тулды.
– Уй-юй, кордаш икәнсең, миңа да апрельдә унҗиде тулды. Безнең казакта, гореф-гадәт буенча, кордашлар бер-берсенә бик якын булалар, моннан соң кордаш дип кенә йөртербез үзебезне.
Минем нигәдер тавышым чыкмады, башымны гына селкеп килешергә булдыра алдым.
– Менә, кордашым, миндә китаплар бар, укырга телисеңме? – диде дә, җавабымны көтеп тә тормый, түрдәге кечкенә бер сандыкны ачып, китапларны чыгара да башлады. Бу минутта мин китапларга түгел, үзенә шаккатып карый идем. Эчемнән генә берсеннән-берсе матур чагыштырулар китерәм. Күңелем хатирәсеннән шигъри юллар эзлим:
Сөйләшүең үзәк өзгеч, сүзләрең үз,
Буең зифа, сының яхшы, иңнәрең төз,
Аяк-кулың – гүзәл байлык, бу нурлы йөз –
Барын тәңрем юмарт бүләк иткән инде...
– Менә шулар инде, – дигәнгә дертләп, күктән төшеп, җиргә бастым. Үземнең онытылып киткәнемә уңайсызланып, китапларга үрелдем. Алдымда «Салсал», «Тәки гаҗәп», «Кыз Жебек», «Бәдәвәм», «Таһир вә Зөһрә», «Кыйссаи Йосыф», «Һәфтияк» һәм башка китаплар өелеп ята иде. Кулыма алып, һәрберсен күземнән үткәрдем. Матур бизәлешле бу китаплар гарәп хәрефләре белән басылган татар телендәге китаплар иде. «Һәфтияк»не ачтым, аның тәүге битенә: «Ошбу китап иясе Сәрсәнбай кызы Айназа» дип язылса, икенчесендә «Кыпчакбай кызы Айназадыр» дигән язуларны күргәч, аптырап кызга бактым.
Ул инде минем гаҗәпләнүемнең сәбәбен аңлап утырганлыктан, сүзне үзе башлады.
– Кордашым, минем әтием Сәрсәнбай, әнием белән икәүләп, Кыпчакбайда көтү көткәннәр. Карарга кешеләре булмагач, имчәк балаларын, ягъни мине дә, үзләре белән йөрткәннәр. Бер бик каты явым вакытында, далада әтиемне дә, әниемне дә яшен суккан. Малларның үзләре генә кайтып керүенә аптыраган халык, шомланып, авыл белән көтүчеләрен эзләргә чыккан. Аларны табып, хөрмәтләп җирләгәннәр. Ә мин исән калганмын. Мине күрше кимпер* карарга алган. Яшь балалы хатыннар килеп имезгән. Кул арасына керә башлагач, кимперне ризалаштырып, Кыпчакбай кыз итеп асрамага алган. Менә бу китапка, үзенең кушуы буенча, өстәп яздым да инде.
Минем бар булмышымны үзәк өзгеч язмышлы бу кызны жәлләү тойгысы биләп алды.
– Әй, кордаш, син кыз да, ялчы да кебегрәк булып чыгасың түгелме, алай булгач? – дидем бу хәбәрне тыңлаганнан соң.                                                      
– Шулай килеп чыга инде. Миннән алда алар тагы бер кыз – асрау тотканнар. Троицкида берәүнең кызы ирсез бала тудырган булган, шул баланы үзләренә алганнар. Унике яшенә җиткәч, кызны кырык баш малга сатканнар. Авылда әле дә өлкәннәр сукрана: «Кыпчакбай бала сатып байый, комсыз», – диләр. Шул саткан кешесенә кунакка киттеләр. Озак кына булырлар, ара ерак, диләр.
– Айназа, син инде унҗидегә җиткәнсең, бик яраталар да кебек үзеңне, алай итмәсләрдер бит?
– Ун яшемдә үк сатканнар да малын ашап бетергәннәр инде. Бер елдан алып китәргә сөйләшкәннәр.
 
Кызның тавышы калтырап, бик зәгыйфь кенә чыкты, тулы иреннәре дерелдәп китте. Икебезгә дә авыр иде бу чакта, бәхетсез кызны жәлләүдән күзләремә яшьләр тыгылды.
Уңайсыз хәлдән котылыр өчен алдымда яткан «Бәдәвәм»не ачып, тәүге битенә күз салдым: латин хәрефләре белән татарча язылган иде. Айназа укуымны үтенде. Мин тамак кырып алдым да, түбәндәге юлларны укыдым:
Исереккә кулың бирмә,
Ул бирсә дә, син алма.
Аңа син кулыңны бирмә,
Алла дигән бәдәвәм...
– Тагы, – диде Айназа. Тагын берничә нәсыйхәтне укыдым.
– Матур укыйсың, ә язуың ничек? – диде дә бер чәй кәгазе китерде. Гарәп хәрефләрен тезеп-сырлап, «Бу өйдә Айназа булмаса, бер көн дә тормас идем», – дигән сүзләр төшердем. Җөмләне укыгач, тагы шул ук, чишмә чылтыравы кебек тавышы белән көлеп җибәрде.
– Ул ни дигән сүзең, кордашым, минем монда булуым я булмавымнан сиңа ни файда?
– Җиңелрәк, – дидем, кулымдагы китабымны сандык өстенә куеп. – Җиңелрәк миңа, Айназа. Әйе, бик арзан хакка яллануым йөрәгемне айкый: миңа бит кышкылыкка үземне тәэмин итү өчен акча кирәк. Бару белән ун сумны түләп куясы бар. Җәмгысы дүрт сум кала.
– Ә түләмәсәң?
– Түләмәсәң, мәдрәсәгә кертмиләр.
– Атаң-анаң юкмыни?
– Барын бар да, гаиләдә миннән башка тагын алтау. Әткәй ярлы крәстиән, тапканы җитмәгәч, әнкәй бай бичәләренә көнлеккә йөри. Әйбәт тегүче ул. Шулай тартып сузалар. Әткәй әйтмешли: «Ач та түгел, тук та түгел, бер өйрәнгәч, чурт та түгел». Былтыр кайткач: «Сиңа ярдәм итәрлек бер генә дә рәтебез юк шул», – дип, икәүләп еладылар. Әнкәй аптырагач: «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың», дигәндәй, әллә, балам, эшкә тотынасыңмы?» – диде. Әткәй шунда кызып китте: «Мужик булыр өчен күп акыл кирәкми, һәр олтанга сәлам бирә башлавың да озак түгел. Тырышсаң – җитәрсең морадыңа. Кыен булса да, тырышып кара инде үзең. Бәлки бездән дә кайчак, акмаса да, тамар», – дип, җыеп кына тоткан акчаларыннан өлеш бирде. Ул акча мәдрәсәнең ярты хакын түләргә дә җитәрлек түгел иде. Ул елда җәй буе берәүнең көтүен көтеп, бераз акча эшләп алдым. Шуңа күрә, аларга авырлыгымны салмас өчен, менә ничә ел инде үз көнемне үзем күрәм, – дип, аңа тәрҗемәи хәлемне сөйләп ташладым. – Сездә дә әллә ни түгел, ачлы-туклымын: каты эремчек тә катык. Ярый әле, кордаш, уңайсыз булса да, гөнаһымны әйтим, сезнең сөтне яшереп эчеп, корсакны алдалыйм.
– Ай, кордашым, нигә миңа әйтмәдең!
Чәменә тигән, ачылып китеп әйтеп ташлаган четерекле хәлемнән кызның уен читкә юнәлтергә тырыштым.
– Ә син укый беләсеңме?
– Тыңла.
Аның гаҗәп дөрес итеп, тотлыкмый, матур тавыш борылышлары ясап укуы мине таң калдырды.
– Яза да беләсеңме?
Баягы чәй кәгазенә үзенең исемен, фамилиясен тигез хәрефләр белән язып күрсәтте. Мин аннан болай матур итеп укырга һәм язарга каян өйрәнгәнен кызыксынмый булдыра алмадым.
– Шушы өйгә асрау кыз булып төшкән елда Троицкидан бер укытучы килеп, авыл балаларын укытты. Мин дә барып утырдым, мәгәр ул: «Син яшь, киләсе елда йөри башларсың», – дисә дә, чат ябышып, елый-елый укырга йөрүемне белдем. Миңа да кәгазь, каләм бирүләрен сорадым. Бирмәгәч, тагын еладым. Укытучы мондый үҗәтлегемә аптырап, үз канаты астына алырга булды: янына янәшә утыртты, миңа күбрәк игътибар итә башлады. Ул шулай биш җәй килде, мин биш җәй тырышып укыдым. Аңа кымыз эчәргә кирәк булган икән. Һәр килүендә миңа китаплар калдыра иде. Кыш озынына мин аларны әткәйләргә укып чыгам. «Таһир вә Зөһрә»не әнкәем бигрәк яратты, кабат-кабат укыта иде. Әллә нишләп соңыннан үзе үксеп елый иде. Гашыйкларның бала чакларындагы хәлләре көйле генә булса да, зурайгач, күргән җәфалары жәл шул. Әнкәй белән бергә мин дә уфтана идем. Кызганычлар, әйе бит?
Без әсәрдән хәтердә калган өзекләрне яттан әйтә-әйтә бәхетсез мәхәббәтне жәлләп утырдык. Соңыннан, үзебезне хуҗалардай сизеп, иркенләп кымыз эчтек. Нәкъ шул вакыт, шаулап-көлеп авыл яшьләре килеп керде. Аларга да кымыз куелды. Яшьләр күңел ачарга тотынды. Мин җаен табып чыгып киттем. Тышта кырык эшнең кырык җирдә ярылып ятканын онытмаган идем. Айназа артымнан куып җитеп:
– Үпкәләмә, кордашым, мин бүген чыга алмам. Казак йоласы буенча, өй хуҗасы өйдә булмаса, кыз янына яшьләр җыела. Эшең беткәч, кил! – диде.
Кояш, бүгенге сәфәрен тәмамлап, офыкка тәгәрәп күздән югалганчы бия саудырдым, су китердем, бозауларны илтеп бәйләгәч, тизәк киптердем. Күңел гел тегендә. Тирмә яныннан үткәндә колак тырпая.
Менә берчак бер кыз моңга бик бай тавышы белән думбрага кушылып җырлап җибәрде. Мин, үзем дә сизмәстән, тирмәгә тартылдым, әмма анда керергә кыймый, юан бер казыкка сөялеп калдым.
Искиткеч төнге аяз күк гөмбәзенә мәңге сүнмәс кебек галәм шәмнәре сибелгән. Җидегән йолдызлык чүмечен аска табан әйләндереп яткан. Тулган айдагы Зөһрә кыз, җирдәге Айназадай, иңнәренә көянтәсен килешле итеп салган.
Тынчу көннән соң дала өстенә җиләслек таралды. Рәхәт тын дөнья! Ара-тирә атларның пошкырып куйганы, песиләрнең, биләмәләрен бүлешә алмыйча, чырылдап, үзара мөгамәлә ачыклап алганы ишетелеп кала да, тирә-юнь тагын тынлыкка чума.
Шушы сихри кичтә дала өстенә горурлык өстәп, илаһи моң агыла иде. «Айназа, тагын, тагын!» – дигән тавышлар ишетелде. Менә кем икән! Кыз ялындырып тормады, бу юлы җиңел генә шаян җырны башкарды. Шундый моңга хуҗа булган кызның минем кордашым булуына үтә горур идем. Кычкырып-кычкырып җырлыйсым, шашып биисем килде. Айназа турында татлы хыялларга бирелеп озак тордым. Караңгылык куера төшкәч, яшьләр таралыштылар. Кызлар гына куна калды.

 

 

 

 

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ

 

 

Сабина Рамазанова рәсеме.


Повестьның ахыры: http://maydan.tatar/ajnaza-povestnyn-axyry/
 
«Мәйдан» №1, 2020 ел.

 

Комментарийлар