VI

Авыл тирәсендә агымсу юк. Малларны эчерер өчен тирмәләр артындарак кое казыганнар. Халык үзе ерак түгел таллыктан агып чыккан чишмә суын эчә. Әле шул чишмәгә Айназа белән, көндәлек гадәт буенча, икәүләп суга китеп барабыз. Минем кулларымда чиләкләр. Көн бүген дә эссе, тик кичәгегә караганда кайтышрак. Шуңа да микән, сабан тургае, күренмәс җепләр белән күккә эленгән дә, көн дә җырлый торган җырын бүген аеруча яңгыравыклы, аеруча дәртле суза. Аяк астында кайнаган чикерткәләр, атлаган саен чиртеп җибәргәндәй, әллә кайларга сикерәләр. Җаһил кигәвеннәрнең арттан калмый, балтырны тешләргә уңайлы мәлне чамалап выжылдап очуларында да бер күңеллелек бар. Гаҗәп зур канатлы дала күбәләкләре иңнәребезгә кунып ял итеп китә.

Эссе. Ә монда, таллар арасындагы күләгәдә рәхәт, җиләс. Биредә үскән чәчкә-үләннәрдән сизелер-сизелмәс кенә хуш ис аңкый. Куе таллар арасына килеп кергәч, анда яшеренгән билгесез кошлар бераз тынып, колак салып тордылар да, аларда эшебез юклыгын сиземләп, тагы дәррәү чутылдарга, кайсылары сызгырырга, тел шартлаткандый тавышлар чыгарырга тотындылар. Кешеләр салган сукмак буйлап таллар ике якка тезелешеп басып, юл ачканнар. Алдан Айназа атлый. Чиләкләренең тимер дугалары көянтәсенең ыргакларына ышкылып, күңелле генә шыгырдап куя. Икегә бүлеп үрелгән  калын, елкылдап торган кара чәч толымнарының очындагы талир тәңкәләре атлаган саен бер-берсенә бәрелеп челтери. Нечкә билен кысып торган ал камзулының читенә тезеп тагылган вак кына көмеш тәңкәләр тал арасыннан күренеп калган кояш тасмаларында ялтырап китә. Ә башында гаҗәп матур түбәтәй. Безнең як кызлары нигәдер мондый баш киеме йөртмиләр: яулык та калфак. Түбәтәй Айназага ничек килешә! Сары укалы кызыл бәрхет түбәтәйнең маңгай турысында ике каурый янәшә беркетелеп, көн яктысында җемелдәп, әле яшел, әле кара булып ялтырыйлар. Шушы түбәтәй, сирәкләрдә генә очраган, табигать тарафыннан аерым матурлык өчен бирелгән бит алмалары янып торган йөзенә, куе керфекләре арасыннан караган чем-кара күзләренә, чигәләренә нәзегәеп барып беткән килешле кашларына аеруча назлылык өсти иде.

Чишмәгә килеп җиткәнне сизмәдем дә. Саф сулы бу чыганак бер юан гына тал төбеннән юл ала. Комнарны дәртле биетеп,кайнап килеп чыга да, нәзек кенә ефәк тасмадай, боргаланып-боргаланып, тик үзе генә белгән тарафларга китеп югала. Карт тал, чит күзләрдән, афәтләрдән саклагандай, колачын киң җәеп, яшел чуклы шәлен чатыр сыман чишмә өстенә япкан.

Чиләкләрне тутырып куйдык. Айназа, арырак китеп, агымсуда битләрен юарга иелде. Ә мин аннан чак кына өстәрәк ярга сузылып яттым да су эчәргә тотындым. Шулчак аның көчле куллары башымны суга батырды, үзе ат эчергәндәге шикелле сызгыра башлады. Мин башымны калкытырга тырышам, ул җибәрми. Капыл читкә тәгәрәп киттем дә авызымдагы суны тегеңә бөркедем.

– Күз тимәсен үзеңә. Вәт. Безнең якта шулай итәләр.

– Ә безнең якта болай! – диде дә, йөгереп барып чүмеч белән су алып миңа сипте. Мин – чиләк белән, ул да җавапсыз калмады. Бик әйбәт кенә чылангач, су сибешүдән туктап, өс-башларыбызны рәтләргә керештек. Айназа көзгесен алып, бит-күзләрен караштыра башлады. Мин аның аркасындагы чәч толымнарын учым белән сыйпыйм. Ул әйләнми генә түгәрәк көзгесе аша мине күзәтә икән. Мине шулчак гомеремдә таныш булмаган гаҗәп хис-тойгы чолгап алды: аяк астында җир убылгандай, таллар бии башлагандай, җиңелчә башым әйләнеп киткәндәй булды. Айназаны күкрәгемә кысып кочаклап алу теләгеннән зур гайрәт белән генә тыела алдым. Әллә ни уйлавы бар! Суларны тутырдык та килгән рәвешле кайтырга чыктык.

 

VII

Июль керде. Дала кануны буенча, июль – иң эссе вакыт, җәй түбәсе. Безнең як челләсе аның янында бала гына. Комга йомырка күмсәң, пешеп чыгар. Елкылар күмәкләп тупланганнар да, пошкыра-пошкыра, башларын өзлексез чайкый-чайкый, койрыклары белән әрсез кигәвеннәрне, чебеннәрне бертуктаусыз куа-куа, бер урында таптанып торалар. Сыерлар кигәвеннәрдән кая кереп качарга белми, койрыкларын күтәреп, җиленнәрен селкетеп, чабулап йөриләр. Бозаулар таллыкка кереп чумган. Этләр арба астындагы күләгә ишарәсеннән чыгарга базнат итми, телләрен озын чыгарып, еш-еш тын алып яталар. Эсселек тынны куыра.

Нәкъ шул вакытта, байбичә утынга барырга боерды. «Тизәк җитмәгәндер шул аңа, ни иртә, ни кич түгел, тапкан. Үгез белән монавы эсседә утынга бар, имеш,» – дип сукрана-сукрана үгезләрне җиктем. Айназа арбага балта белән арканны салды да бау белән ныгытып куйды. Шуннан нәрсәләрдер тутырылган капчыкны авыр гына күтәреп арбага куйды да үзе дә сикереп менеп утырды. Киттек утынга. Үгезләр, көннең эсселегенә чыдый алмый, авылдан чыгасылары килми, үҗәтләнеп, әле бер якка, әле икенче якка тайпылышып тарткалашалар. Яшь тал чыбыгы белән янбашларына бер-ике тартып алгач, баш биреп юлга төштеләр…

Ниһаять, алда зур бер күлнең ялтырап ятканы күренде.

– Кайран күле шушы инде, – дип әйтеп куйды Айназа.

Таллык арасына кереп тукталдык. Үгезләрне тугарып бетүгә, ялкаулыкның чигенә җитеп, чак басып килгән маллар дәррәү күлгә чапты. Гәүдәләре белән бөтенләй диярлек суга кереп киттеләр дә, күлне йотардай булып, комсызланып эчәргә тотындылар. Мөгезләреннән тотып тартсаң да, башларын күтәрәлмәслек хәлдә иде малкайлар. Айназа да аларны жәлләп карап торган, ахрысы:

– Сусаганнар, бахырлар, – дип куйды да, – әйдә, кордашым, эш башлаганчы, без дә тансыкны кандырып алыйк, – диде.

Баягы янчыктан кымыз салынган җилле генә күн турсыкны* алып, миңа сузды, чүпрәккә төрелгән таба икмәген күтәреп, куе тал күләгәсенә барып утырды. Шундый эссе көндә әле җылынып өлгермәгән кымыздан тәнгә рәхәтлек таралды: сусау басылды. Озак утыруны килештерми, тал кисәргә тотындык. Әзерләрен Айназа арба янына ташыды, аннары, төялгән талны арбага менеп тигезләп тапагач, аркылы аркан ташлап ныгытып куйдык. Зур гына йөк килеп чыкты. Бу эшне бетергәч, Айназаны җиңел генә күтәреп төшердем. Алдан сүз куешкандай, Кайран күлгә торып йөгердек. Ул күлмәге-ние белән йөзеп китте. Мин, чикмәнемне салып ташладым да, чалбардан калып (аның материалына караганда, бавының ныклыгына шик юк), йөгереп килеп суга чумдым.

Су кереп җиңеләеп чыккач, тагын элекке урыныбызга утырып, кымыз эчеп, ашап алдык. Ял иткәч, кузгаласы да килми, кымызның буынга төшүен тоеп, күлгә сокланып карап утыра бирдек.

– Дала күле, – диде яратып кордашым, – даланың барлык кошы шушы күлдән эчә, көтүләребезне дә шушында китерәләр. Үзе матур, төбе такыр, суы тәмле, тирә-ягы ямьле булган өчен Кайран күл дигәннәрМин эчтән генә: «Татарча «Хәйран күл» булып чыга инде», – дип уйлап куйдым.

– Әйе, күл чынлап та матур. Әмма нигә казак халкы күлгә якын утырмаган? Кош-корт йөзмәгәч, тирә-ягында авыллар булмагач, сусыз интеккән далада файдасыз көзге булып ятуының ни кызыгы? – дигән уйларымны кызга белдердем.

– Уй-ай, бу бит изге күл, далага тормыш бирүче күл бит ул. Ата-бабалар аны элек-электән саклаган. Әллә казакның башы юк, дисеңме? Әнә бит аның яры күпме тал, мул үлән, чәчкәләр белән каелган. Ә камышлары төрле су кошлары нәсел үрчетер өчен оҗмах бит! Уйнаганда тәңкәләре кояшка ялтырап китүче балыклар нинди күп. Бу күл – яшәешнең терәге. Казак даласы иркен, әмма суга ярлы. Без үзебезне корытмас өчен табигатькә, бигрәк тә суга сак булырга тиешбез. Югыйсә, Аллаһы тәгалә тәңреләре башыбызга сугачак. Күз алдыңа гына китер: авыллары, маллары белән халык бу тирәгә агылса, бүгенге шушы матурлыктан ни калыр иде? – шулай диде дә артка каерыла биреп утырды да җырлап җибәрде.

Исемең матур, Кайран күлем,

Сагынып килдем сине тагы да.

Сагынгансың төсле син дә мине:

Сагынганнар кошлар, талың да. Ай-й…

Мин Айназаның бу җырны әле генә уйлап чыгарып җырлаганына төшендем дә бу гаҗәп җанга тагы да бер сокланып караудан тыела алмадым.

Җырлап бетергәч, ягымлы матур күзләрен нурландырып, тыйнак кына елмаеп миңа карады. Җырлаучы мактауга мохтаҗ түгел иде.

Бер-беребезне арбага этешеп-тартып менгергәч, кайту ягына кузгалдык. Айназа тагы да җыр сузды:

Эй-й, думбрам көйгә килми дәү,

Борамасау.

Кемнең хәлен кемнәр белә,

Сорамасау.

Минем хәлне син тоймыйсың,

Әй, кордашым,

Кыз балакай серен әйтеп

Җырламасау.

А-й-й!

Мин мондый турыдан-туры әйтелгән ишарәгә каушап төштем. Колагым ялгыш ишеттеме дип, ышанмый, күпмедер вакыт кыймылдарга куркып утырдым. Аптыраган үрдәк нәрсә эшли, дигәндәй, кинәт очкылык тотып куйды. Нәрсәдер әйтергә кирәк тә бит, мәҗнүн булып тик утырам. Бәхетле булуымнан, эчке кичерешләремнән, Айназаның якынлыгыннан тәмам шарлавык астында калгандай хәлгә төштем.

– Хәзер сиңа чират, – дип тыныч кына әйтүенә айнып киттем. Мин инде утырып кына чыдарлык хәлдә түгел идем, аягүрә торып бастым, үгезләр шуны гына көткәндәй, шып туктадылар.

Бөтен даланы яңгыратып, күкрәгемнән күптән бәреп чыга алмый аптыраган хисләремне кушып, чыбык тоткан кулларымны җәеп җибәреп:

Таллар кискәнем юк иде,

Талдыра икән беләкне.

Ярлар сөйгәнем юк иде,

Яндыра икән йөрәкне, – дигән җыр белән җавапладым.

Ул астан өскә карап:

– Ярар, «талын» аңладым, ә йөрәкне яндырган «яры» нәрсә була? – диде мут кына елмаеп.

– Улмы, – мин аны күтәреп диярлек торгыздым, – улмы, менә шушы була! – дидем дә, биленнән үземә сак кына тартып, Айназаны кайнар кочагыма алдым…

Үгезләр күпмедер вакыттан, тамаша тәмам, дигәндәй, капыл урыннарыннан кузгалып китте. Без арбадан чак кына очып төшми калдык, калган юлны көлешә-көлешә кайттык.

 

VIII

Аш тирмәсе янына килеп туктаганда, төп тирмәдән ниндидер ызгышкан, яман сүзләр кушып кычкырышкан тавышлар ишетелә иде. Бу гадәттән тыш хәлгә аптырап киткән Айназа, сикереп кенә төште дә, йөгереп кереп тә китте. Мин дә хәлнең асылына төшенергә чамалап, тирмә ягына колак сала-сала, үгезләрне тугарып җибәрдем, талларны бушата башладым…

Шулчак тирмәдән ачуы йөзенә бәреп чыккан Жомабай килеп чыкты. Артыннан Сирале бабай күренде. Жомабай теш арасыннан шартлатып җилкәсе аша төкерде дә, эре-эре басып, үз тирмәсенә юнәлде. Кыпчакбайның яраткан этен тибеп очырды. Минем тәңгәлгә җиткәч, әйләнеп, яман сүгенеп, бай ягына йодрык күрсәтте дә: «Атаңа нәләт! – (нәгъләт) – дип карганып куйды.

Сирале бабай аның артыннан башын игән килеш күндәм генә килә. Хәсрәтле күзләрендә өметсезлек чагыла, зур гына яшь тамчысы керфек очында дерелди иде. Болай да бәлҗерәгән карт бүген бигрәк тә бәләкәйләнеп, куырылып киткәндәй күренде. Ул үзенең гадәттәге урынына – арба астына шым гына барып ятты.

Талларны тиешле урынга ипле генә итеп өеп бетереп торганда, Айназа мине ымлап кына аш өенә чакырып кертте. «Аша, кордашым, җәһәт кенә, миңа калдырганнар», – дип, бәләкәй генә табак белән ит куеп чыгып та китте. Тагы әйләнеп кереп, кымыз да калдырды.

Минем күңелне Сирале картның бүгенге хәле айкый иде. Болай да аз сүзле, елмаюга саран бу карт бүген миңа бигрәк жәл иде. Ул, нигәдер, гел я арба өстендә, я астына кереп йоклый иде. Өстән явып торганда гына көтүчеләрнең берәрсенә алып китәләр иде. Ашавы да шул ук: катык, эремчек. Какланып каткан тәнендә бу бахыр ничек җан асрыйдыр? Бер зуррак ит кисәген калдырдым да янына барып чүгәләдем. Ит суздым. Калтырап-дерелдәп торган кулына ризыкны алгач, бераз икеләнгәндәй  карап торды да комагайланып ашарга тотынды.

– Рәхмәт, бала, – диде, җиң очы белән авыз тирәсен сөртеп алгач.

– Кулыңнан куан, бала. Тәгамеңнән түгел, өшегән җаным синең игътибарыңнан җылынгандай булды. Югыйсә, монда мине эт урынына да күрмиләр, – диде дә, бәләкәй генә кысык күзләрен челт-челт йомып, елап җибәрде. Мескен кыяфәтле бу карт ир кешенең мондый хәлен күзәтү икеләтә кызганыч һәм авыр иде.

Шуннан ул кояш һәм җилгә каралып беткән, буыннары кәкрәеп торган, зәңгәр тамырлары калкып чыккан кулын теземә салды да:

– Бала, жакшы адәм син – күрә киләм, Айназа да әйбәт… Бүген бай белән эш хакын вакытында түләми суза килүе, начар ашатуы турында сүзгә килештек. Менә күр: өстемдә җәен дә, кышын да шушы бишмәт, анысы да күп ямау салудан, искерүдән нык авыр. Аякта иске итек, башымда иске томан*. Ә күлмәкне күлмәк дип атамасаң – хәтере калыр. Менә.

Ул күлмәк ишарәсен генә хәтерләткән, тәүге төсен күптән югалткан, ниндидер кодрәт белән чак иңбашында эленеп торган чүпрәкне ачып күрсәтте.

– Ничә ел көтү көтәм, Кыпчакбай күлмәк алырга да акча бирми. Ә бит минем атам гомере буе аңа көтү көткән кеше. Бик каты токым: атамнан миңа бары кара думбра гына мирас булып калды, һәм шушы эш күчте. Хәзер менә үзем алтмыш яшьтә. «Мирас»ымны тапшырыр кешем дә юк. Чөнки мин өйләнә алмадым. Аның өчен, казак йоласы буенча, күп мал бирергә кирәк. Ә миндә кайдан мал? Керергә өем дә юк иде. Бай башта өметләндереп йөртте, күз салып йөргән кызым да бар иде… Аны сатып җибәрделәр. Үзем кебегрәк ярлы белән кушылмакчы идем, бай тагы рөхсәт итмәде. Чөнки чыгым чыга, мәшәкать: безгә йоклар урын бирергә, мал бүләргә кирәк… Шуннан инде, нихәл итәсең, башны басасың инде… Дала зур булса да, кешесе, сиңа кирәк кешесе күп түгел шул, бала…

Ул, бер ноктага текәлеп, уйга калды. Әллә бүген, гадәттәгедән артык, үзенең күп сөйләгәненнән арып, әллә балачак хатирәләренә чумып, бик озак кымшанмый утырды. Мин дә, ни китәргә, ни калырга кыймый, аптырауга төштем.

Менә ул, капыл йокысыннан уянган кеше кебек, дертләп китте. Миңа аптырап карап куйды да оеган аякларын уа-уа:

– Шула-а-ай, бала, «ярлы көне – ялыныч» шул. Жомабай белән икәү байга кергән булган идек. Әйттек, дөресрәге ул әйтте. Бай безнең үзебезне сүгәргә тотынды. Жомабай кызу кеше бит: байны муеныннан алып дер селкетә башлаганда, Айназа кайтып керде. Ул атасы белән Жомабай арасына кереп, тегенең кулларына ябышты. Жомабай, кан баскан күзләрен алартып, Кыпчакбайга карады да: «Бәхетең, ятимә бала хакына!» – дип тегене мендәренә ыргытып чыгып китте. Бала, сак бул, син дә алданма!

Шуннан ул баягыча оегандай утыра бирде дә, чүпрәккә төйнәлгән җансыз әйбердәй, капыл җиргә ауды…

Сиралене шау-шусыз гына икенче көнне җир куенына тапшырдылар. Шулай итеп, бу бәхетсез бичара җир йөзендәге исәп-хисабын тәмамлап, дөньялыктан үтте.

Ә шул ук көнне башка көтүчеләр малларын далага алып чыкмадылар. Байга иртәгә дә чыкмауларын хәбәр иттеләр. Хатыннарын да сыер, бия саварга җибәрмәделәр. Авыл эче кая сугылырга белми каңгырап акырышкан маллар белән тулды. Киртәне җимерделәр. Урам тәртипсез аунап яткан вак-төяк, тизәк белән тулды.

Мондый хәлне күреп, Кыпчакбай уйга калды. Ишеге ачык тирмәдән байбичә белән сөйләшкәннәре ишетелеп тора. Бай башта иң яхшы атны җигеп, Троицкидан берәр көтүче яллап алып кайтырга, бу әтрәк-әләмнәргә ялынмаска карар итте. Аның ямьсез тавыш чыгарып, сүгенү сүзләре кушып котырынган чагында Хәдичәсенең тавышы чыкмый иде. Тегесе ярсуыннан арып, мендәргә аугач кына, гадәттәгечә, кызу һәм тигез күкрәк тавышы белән иренең фикеренә каршы төште:

– Шәһәрнең мал белән эш итеп өйрәнмәгән адәмнәрен чакырып, малыңнан язарга уйлыйсыңмы? Алар малның ни яшен аера белми, кирәк чакта койрык астын корттан да дәвалый белми. Шәһәрнең белексез ач хәерчеләрен ашатып ятканчы, үзебез белгәннәр кулай булыр гуй, – диде.

-–Нәрсә, әллә кидәйләрне* чакыртыр идеңме?

– Кидәй, кидәй инде. Ул да килеп бер симерер… Кол котырса, кыеп ашар, дип борынгылар юкка әйтмәгәннәр. Синең көтүчеләрең туеп сикергәннән болай кыланмый бит… Дилбегәне гел тартып тотсаң, юаш мал да чыгымчылый кайчак. Бушатып алу да кирәктер.

 

– Һе, алар гел шулай инде. Кәнтәй тизәк ашамаса, түле кибә. Я, уратмый гына әйт, Хәдичә, син ничек уйлыйсың?

– Иртәгә көтүдән тотып, иң симез куйны суй да көтүчеләреңне чакыр, Аделбәкне дә куш, Сирале юк бит хәзер.

Кайнаган сөтне кертеп, пычак кайрарга утырдым. Айназа кереп:

– Сиңа пычак кайрарга кушкан иделәр, ә син белгәндәй, үзең дә тотынгансың икән, – диде елмаеп.

– Мин пычак үткерләргә генә түгел, атаңның шәп куйны суеп, көтүчеләрне ит белән майларга чамалаганын да беләм, – дидем дә, ишеткәнемне кызга сөйләп бирдем.

– Ә син әткәйнең аларны шулай аш белән сыйлап алдаганын да беләсеңме? Соңыннан, тегеләр белән исәпләшкәндә, ит хакын чыгартам, ди ул алардан.

– Ата кормыш икән атаң.

– Үзем дә хәйран калдым.

Аш пешеп чыгар алдыннан миңа көтүчеләрне хатыннары белән чакырып килергә куштылар. Айназага абруйлы гына ике авыл картын чакыру вазифасы йөкләтелде.

Жомабайны чакырып чыгарып, байның үтенечен җиткердем. Һәм бер уңайдан хәлнең аешын төшендереп китүне дә кирәк таптым. Акыллы карашын миннән алмый башын чайкап «ай-һай» диде дә, яман гына итеп, Кыпчакбайның ата-анасын телгә алып куйды. Якынрак килеп, көрәк зурлыгы кулын җилкәмә салып:

– Жаксы. Рәхмәт хәбәреңә, – диде. Шуннан ярсуына чыдый алмый, йодрыкларын «дөрс» итеп бер-берсенә кисәк кенә сугып алды да, куй көтүчесенең тирмәсенә юнәлде.

Кичен ит янына мине дә утырттылар. Таудай өелгән, йомшак кына пешерелгән иттән таралган баш әйләндергеч хуш ис борынны кытыклый. Бай ихласланып, күлмәгенең җиңен сызганып, ит бүлгәндә,терсәгенә кадәр майланган йонлы, юан куллары белән җыелучыларга калҗаларны үзе таратып чыкты. Туйгач, берсеннән-берсе уздырып кикерешеп алдылар да: «Язган ризык шифа булып ятсын, кодрәтең зур булсын, кул артың корымасын, малың мул булсын», – дип, матур-матур теләкләр әйтеп, битләрен сыпырдылар. Алар диндар түгел, шулай да йола өчен, аштан соң амин тоткандай бит сыпыралар иде. Соңыннан бу җыен бик тәмләп, җайлап, төрле хәбәрләр сөйләшә-сөйләшә кайнар чәй эчү белән тәмамланды. Казаклар чәйне агач касәнең төбенә генә бер-ике кашыктай салалар да, шуңа хозурланып, аз-азлап уртлап, сөйләүченең сүзен мөкиббән китеп тыңлап, онытканда бер йоткалап эчәргә ярата. Алар бер касә эчкәнче мин бишне бушатам. Айназа, хәлемне аңлап, күзләре белән генә елмаеп, чәйне миңа өстәп кенә тора.

– Ярар, – диде бай дога укып, амин әйткәч, – иртәгә бәйрәм түгел, үткән эшкә салават, кем-кем, хайванкайларны ач тотмыйк, эшкә чыгыйк.

Урыныннан торып баскан Жомабай моңа каршы:

 

– Жок, бай әкә, сыең өчен рәхмәт. Аллаһы тәгалә каршында савап булыр сиңа. Әмма ки, үткән айларның хакын түләмәсәң, малларың кырылып жатсын, көтүгә чыкмыйбыз.

Шушы сүзләрдән соң тирмә эчендә уңайсыз тынлык урнашты. Килгән картларның берсе тамагын кыра биреп:

– Син, Жомабай, баебызга алай каты бәрелмә. Дүрт аяклы малның гаебе юк, екмагыз сүзен… – дип үгетләргә тотынды.

Икенчесе дә ашаганының әҗерен кайтармакчы булып, куштанланып, тегесенең фикерен куәтләде. Жомабай аларга каршы бер сүз дә әйтми, ирен читләрен сизелер-сизелмәс кыйгайта биреп, ярамсыкланучыларны жәлләгәндәй, башын кырын салып, бераз карап торды да, кул селтәп чыгу ягына юнәлде.

Бай да, яклаучыларының дәлилләре көчсез икәнен, дәгъвачыларның болай җиңел генә җайга килмәячәкләрен сизеп, урыныннан калкына төшеп, түземлеген югалтып:

– Дүрт ягың – кыйбла! Шәһәрдә сезнең кебек ярлылар бетмәгән… – дип кычкырына башлаган җирдән, байбичәнең кашларын җыерган йөзен күреп, шып туктады.

Жомабай да, йөзен түргә борып, байга тишәрдәй итеп бик каты гына карады да, һәр сүзен ишеттерерлек итеп җайлап кына, дәрәҗәсен төшерми генә:

– Мал күрмәгән, мал холкын аңламаган бәндәләреңнең эшен күрербез әле. Әмма соңыннан өерләреңнең үләксәләрен үләт чокырына ташышырга чакырырсың, – диде.

Тагы да авыр тынлык урнашты. Картлар, сирәк сакалларын сыйпап, башларын күтәрми утыра. Байбичә әрепләшүгә кысылмый, ашъяулыкның читен бер бөтереп, бер язып ала. Көтүчеләр, әгәр кирәк булса, Жомабайга ярдәмгә килергә әзерлекләрен белдереп, аякларын киереп баскан хәлдә катып калганнар. Бичәләре күз яшерәләр. Бер Айназа гына, соклануын яшерә алмый, Жомабайга текәлгән. Жомабай мине дә үзенә аударган иде. Ә бай, шушы сүзләрдән соң, башына тондырган кешедәй, авызын ачып күпмедер тик утырды. Уйлый иде шикелле. Шуннан йомшара төшеп:

– Мәйле, – диде.

Бер карарга килгәне сизелә иде. Янында гына утырса да, тиктомалга җан көченә:

– Хәдичә-ә! Китер янчыкны! – дип, хатынына кычкырды.

Байбичә зәңгәр сандыктан тыгыз күн янчыкны алып бирде. Исәпләшкәндә, ашау-эчү ягын да җайга салу турында сүз куештылар. Чыккан чакта Жомабай:

– Кыпчакбай әкә, вәгъдә – иман! – дип, алыптай авыр кулын байның йомры иңбашына салып алды. Бай моңа да түзде, күзен йомып, башын гына кагып, ризалыгын раслады.

Аш өенә кайткач, ятимсерәп эленеп торган думбраны түр керәгәдән* алдым. Бер кылын тартып карадым. Ул озын һәм авыр итеп, нәкъ кешечә, «ы-ы-ыһ» итеп куйгандай булды.

 

Салкынайта башлады. Көз үзенең биләмәләренә хуҗа икәнлеген хәзер ныклап сиздерә: көндезләрен җылы гына торса да, иртәләрен аяк астындагы күлләвекләр чылтырап ватыла торган юка боз белән каплана иде. Кар аралаш яуган яңгырлар үзәккә үтә, чикмәнем өстеннән Сираледән калган бишмәтне төшермим. Көз белән кышның чынлап та тартышкан, якалаша торган мәлләренә дә күп калмады. Укулар башланыр вакыт та җитеп килә.

Байга шушы хакта әйтеп, хисаплашу турында сүз кузгаткач: «Кыш иртә ятмакчы, салкыннар башланганчы эшләрне түгәрәклисе бар», – дип суза килде. Хәзер октябрь башланды, ул һаман ләм-мим. Күңелемне хәвеф били башлады.

Бүген катгый карарга килеп, бай белән каты гына сөйләшмәкче булып, янына кердем. Түрдә күбә хәтле булып аунап ята бу. Янына килеп, тезләнеп утырдым да:

– Бай әкә, мин укуга соңладым, син инде минем белән хисаплаш, – дип сүз башладым.

– Ә син… кышка… кал, – дип авызын зур ачып исни-исни, бүлеп-сузып, чак бер җөмләне әйтә алды. – Киләсе елга сине, бала, баштанаяк киендереп, мәдрәсәгә яхшы атларга утыртып кына, үзем илтеп тапшырырмын, – ди бу, күзен дә йоммый. «Беләбез инде синең кем икәнлегеңне, юха елан, бу ниятең үтмәс», – дип уйлап алдым да, кырт кына кисеп:

-–Бүген караңгыга каршы юлга чыкмам, иртәгә иртән кузгалырмын, – дидем, тавышымны Жомабайныкы сыман көр чыгарырга  тырышып.

Бу шуннан соң башын калкыта төшеп, күзенең агын әйләндереп карады да:

– Я алайса, мәйлең, – диде. Иренеп кенә урыныннан күтәрелде. Теге буаз янчыкны тартып чыгарып, ун сумны санап алды да, тезләрем арасына ыргытты. – Дүрт сумы күлмәк-ыштан өчен кала, – диде дә, миңа арты белән үк әйләнеп ятты.

Минем бөтен планнарым юкка чыгамыни! Ярсуымнан дөпелдәп типкән йөрәгемне, гарьлегемнән бугазыма килеп тыгылган ниндидер төерне йотарга тырышып ялвардым:

– Бай әкә, без алай килешмәдек бит: күлмәк-ыштан акчадан тыш иде. Мин бу акчага гына укый алмаячакмын, ярдәм итәр кешем дә юк бит минем!

Шулай дигәч, яткан җиреннән миңа әйләнеп тә карамый:

– Мә, күлмәк-ыштан алайса жок, булмас, – дип, өч сумны минем якка бәрде дә кулы белән чыгып китәргә ишарәләде. Мин аны Питерпаул урысларының алгы өендә бала табарга пырхылдап яткан бер хайванга охшаттым. Беркөн Жомабай моның этенә типкән кебек, бай белән шуны кабатлаудан чак тыелып калдым. Теш арасыннан гына: «Бәдбәхет, җаһил, җаның җәһәннәмдә булгыры, дуңгыз!» – дидем. Шәкертләрнең ачуы нык килгән чакта куллана торган сүзләрне әйтми булдыра алмадым.

Эчем пошып, аш өенә кердем. Ачның хәлен тук белмәс, дигәннәре шулдыр, күрәсең. Бармакларым ирексездән думбра кылларын чирткәли башлады. Бармак астында – кыллар, күкрәк астында йөрәк иңри иде.

Шул мәл Жомабай килеп керде. Бу эре сөякле, шомырттай кара күзле, озын буйлы, таза матур ир тирмәне тутырды да куйды.

– Матур уйныйсың, Атаужан, – диде минем янымдагы урынга килеп утыргач. – Бездә хәбәр тиз йөри. Кыпчакбай бик оятсыз, битен юмаган бәндә ул. Ходайдан оялмаганны, адәмнән ояла торган түгел. Инде ходай бәндәсе – шәкертне дә аямагач, ләгънәт төшсен, дими, ни дияргә? Менә бездән сиңа бер сум акча, кушып тагы Сираленең думбрасын да сиңа бирергә сөйләштек. Сатсаң – акчасы, калдырсаң, төсе булыр.

Мондый хәстәрдән, кеше күңеленең җылысыннан, баядан бирле тулышып утырган күңелем чыдамады – күзләремнән үзләреннән-үзләре атылып чыккан яшьләремне егет башым белән тыя алмадым. Каршымдагы пәһлеванның да күзләрендә яшьләр елтырап китте.

Инде тынычлана төшкәч, үземнең җебеп төшкәнемә уңайсызланып куйдым. Ничек кыен булса да, язмышым шундый гүзәл кешеләр белән таныштырганга үземне бәхетле тойдым. Ярлыларның үз авызларыннан өзеп-йолкып җыйган тиеннәрен ала алмаячагымны белдереп, баш тарттым:

– Ә думбраны алам, рәхмәт, – дидем.

Айназа күренмәсме дип, тышка чыгып, озак кына йөрдем. Бөтен дөнья дөм караңгылыкка чумган. Тик баш очына тарыдай сибелгән йолдызлар гына ара-тирә уяулыгын белдереп, җемелдәп алалар. Әмма алар да бүген, ничектер, ерак, салкын, эчпошыргыч битарафлык белән җиргә текәлгәннәр сыман. Айназа чыкмады, башка күренмәде.

Урыныма яткач та, керфегемә озак кына йокы кунмады, уйланып яттым. Уйланырлыгы бар шул…

Иртәнге кояш, төннең салкын коршавыннан ычкынып, үз җылысына үзе җылына алмагандай, дала өстенә саран гына нурларын тәгәрәтте. Вакытны чамалап утырганда, байбичә килеп керде дә, алдыма чиста итеп юылган күлмәк-ыштан, искерә төшсә дә, әле киярлек җиз кадаклы бер пар итек китереп куйды. Яшел төстәге зур булмаган янчык та салды.

– Бала, – диде, – Айназа бик үтенгәч, шушыларны китердем, ирем чыкканчы, җыеп куй, тоткарланма.

Моның кылыгын аңларга да, сүзләрен үлчәргә дә теләгем юк, юлга, юлга чыгарга кирәк. Танышларым белән хушлаштым да, артыма да әйләнеп карамый, авылдан чыгып киттем. Айназага үпкәм зур иде. Бүген дә күренмәде. Ичмасам, хушлашырга да килмәде. Менә сиңа «кордашым» Менә сиңа «шырагым», имеш. Әнисен ничек тә күндергән икән, хәлемне белә шул, үзенчә җиңеләйтмәкче булган. Ә нигә үзе юк? Әллә бикләделәрме? Әллә үзе мине күрергә теләмәдеме?

Троицкига бара торган олы юлга туры суктыру өчен теге таллыктагы сукмакка төштем. Таллар яшел тасма яфракларын сарыга алыштырган. Аяк астына да сары тасмалар сузылган. Әйләнә-тирәне бертөрле сары куелык чолгаган. Шушы сукмак Айназа белән минем җәй озыны таптаган эзләребезне саклый, бу таллар безнең күпме назлы сүзләребезне ишеткән, ә бу чишмә…

«Их, Айназа, Айназа!» – дип ирексездән кычкырып әйтеп куйганымны абайламый да калдым.

– Ә-әү! – дигән йомшак кына, үзәкләремә үтәрлек таныш тавыштан капыл каушап, сукмакта шып итеп туктап калдым. Әллә колагыма ишетеләме? Юк! Әнә үзе, тал арасына яшеренә биреп, карап тора. Янчыгымны җәһәт кенә иңбашымнан төшереп, бер сикерүдә янында идем инде. Минем кайнар кочагымда кыз кечерәеп киткәндәй булды. Башын күкрәгемә яшерде, аннан ипләп кенә мине үзеннән этәрде дә, яшьле күзләрен минем күзләремә төбәп, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Шырагым, айналаем, – диде. Аннан үрелә биреп, чәчләремнән, чигә-яңакларымнан, башын кырын сала биреп, ипләп кенә куллары белән сөеп-сыйпап чыкты да: «Ярлар сөйгәнем юк иде, яндырасың йөрәкне», дип, үз җырымны үземә җырлап кайтарды. Мин аны тагын кочагыма алып, битләреннән, чәчләреннән, ак озын муеныннан шашып үбәргә тотындым.

Шулчак якында гына чиләкләр чыңлаган, көлешкән тавыш ишетелеп калды. Без тиз генә таллар арасына ышыкланып, чүгәләп утырдык. Көянтә күтәргән ике хатын чишмәгә килә иде.

– Шаңрак*, дигәнме ахмак? Башсыз, ул учка сыя торган әйбермени инде, – ди берсе, рәхәтләнеп көлә-көлә.

– Теге бай казак бик нык улына ачуланган, ди, мондый вариска шулкадәр байлыкны, өер-өер малларны ышанып калдыра алмасына кайгырып, көенгән, ди. Шуннан, ди, тоткан да Кыпчакбайда быел эшләп йөргән шәкерт кебек бер шәп кенә егетне алып, бөтен мирасын шуңа биргән, ди.

 

Без Айназа белән шыпырт кына көлеп куйдык. Бу казак арасында тарала башлаган яңа мәзәк иде. Әмма хатын-кыз авызына килеп эләккәч, ахыры икенчерәккә әйләнгән.

«Бер череп беткән казак баеның ике улы булган. Үлеме якынлашкан бай, мирасын кайсысына калдырырга дип, баш вата башлый. Малайларын сынап карарга була ул. Башта олы улын чакырып алган ди. Йомылган учын сузган да: «Менә шунда ни бар: чите кыршау, уртасы бушау?» – дип сораган. Теге егет уйлаган-уйлаган да: «Шаңрак!» – дип җавап биргән, ди. Атасы икенче улын чакырган. Аңа да шул ук табышмакны әйткән. Монысы күп уйлап тормаган: «Әткәй, учыңда – балдак!» – дигән. Карт мирасын шушы зирәк варисына тапшырган, ди.»

Хатыннар су алып, кирегә юлланып, күздән югалгач, Айназа, ничектер, җитдиләнеп киткәндәй булды. Тал арасына чиләкләрен яшереп куйган җирдән бер төенчек китереп чыгарды. Төенчекне чишеп, алдыма кымыз тутырылган күн турсык, икмәк, әрекмәнгә төрелгән бер учлам май, бавырсак салды. «Ашарыңа ризык булыр, кордаш, юлың озын», – дип, аналарча сөйләнә-сөйләнә, ризыкларны минем янчыкка ипләп урнаштыра барды, соңыннан думбраның муенын чыгарып, янчыкны бәйләп тә куйды.

– Я, кордаш, никадәр аяныч булса да, хушлашыйк, тегендә мине югалтканнардыр, – кызның тавышы калтырап китте. – Шырагым, ерак җирләрдә мине онытма, яме! – диде, дә камзул астыннан күкрәк җылысына җылынган, мамыктан бәйләнгән йомшак, күпереп торган шарфны чыгарып, муеныма урады.

– Сиңа атап, үз кулларым белән бәйләдем, – диде, чуклы киң шарфны күкрәк тәңгәлемә ятышлы салгач.

– Рәхмәт, Айназа, бу бүләкне мин кадерләп кенә тотармын. Ул да бер килеп тузар, әмма аңа кушып бәйләгән йөрәк җылың миндә мәңге сакланыр. Гомеремнең соңгы сәгатенә кадәр сине онытмам. Тик менә мин генә истәлеккә сиңа берни калдыра алмыйм. Их, Айназа!..

-–Шырагым, мин аны беләм. Әгәр рөхсәт итсәң, мин синең чәчеңнең иң матур бөдрә дүңгәләген алып калыр идем.

– Ничек?

– Ә менә ничек! – ул бу хакта алдан ук уйлаган, күрәсең, кесәсеннән бәләкәй кайчы чыгарды. Башымны иеп торганда үзенә ошаганын кисеп алды да, яман күздән саклар өчен, муенына асып йөрткән күн бөтиенә салып куйды.

– Кайткач, тегеп куям да, үлгәнче шушында йөртәм, күкрәк түрендә. Тормышымның авыр чакларында, кыенлыклар, җәберләүләр кичергәндә, шуңа карап, яшәү көче алырмын. Фани дөньяларда кавышмасак та, ахирәттә очрашырбыз әле.

Авыл ягыннан шулчак: «Айназа!» – дип, Кыпчакбайның тамак төбен ярып чакырганы ишетелде. Айназа кабаланып, көянтәсен иңенә салды, мөлдерәмә яшьле күзләре белән соңгы тапкыр тутырып карады да китәр якка адым ясады. Мин дә мәңге хәтерем түрендә саклар өчен, югалту фаҗигасенең котылгысыз икәнен тоеп, аның күзләренә йотлыгып карадым. Чәчләреннән сыйпап, күзләреннән, иреннәреннән үптем дә, сукмактан беренче булып борылдым. Бераз баргач, әйләнеп карадым: таллар арасындагы сукмак өстендә яшел күлмәк очы гына күренеп калды.

Думбрам, ай, көйгә килми,

Борамасау.

Кеше хәлен кеше белми,

Сорамасау…

 

1958 ел

Нигъмәт ЗӨЛКАРНӘЙ

Сабина Рамазанова рәсеме.

Повестьны тулысынча журналыбызның гыйнвар (№1, 2020) санында укый аласыз.


Комментарий язарга