Логотип «Мәйдан» журналы

Айлы төндә

Декабрь ае – көннәрнең иң кыска вакыты.

Караңгы иртә төшә. Дүртенче дәрес башланганда инде класста утлар яна. Һәркөн алтышар дәрес, соңгысы бигрәк тә ялыктыра. Соңгы дәресебез – рус теле әдәбияты. Мөгаллимәбез – яшь, чибәр, КДУны быел гына тәмамлап, беренче елын укыткан Лидия Владимировна. Казанда туып үскән. Чүпрәле урта мәктәбенә ул, юллама буенча, «мәҗбүри» килеп төшкән.
Безнең сигезенче «Б»да Лидия Владимировна бүген алтынчы дәрескә туры килгән иде. Класска кереп исәнләшкәч:
– Ришат, Әнсаф, Вәгыйз иртәгә Казанга китәчәкбез! Сезгә иртәгә сәгать дүрткә гаиләгезнең нинди шартларда яшәгәнлеге турында авыл советыннан белешмә алып килергә кирәк, – диде.
Бу көтелмәгән яңалык безгә – миңа, Әнсафка, Вәгыйзга – аяз көндә яшен суккандай тоелды. Һәрберебезгә соңгы дәрестән соң, төн җитүгә карамастан, авылларыбызга китәргә кирәк. Шуңа, дәрес башланып ун-унбиш минут вакыт үтүгә, кул күтәреп:
– Лидия Владимировна, сез безгә дәрестән китәргә рөхсәт итегез, ара ерак бит, буран чыгуы да ихтимал, – дидем.
Ул: «Ярый, җыеныгыз», – дигәч, интернатка кереп китапларыбызны калдырдык та өчебез өч якка юл тоттык. Унике чакрымны мин, ундүрт яшьлек малай, төнен, берьялгызым, иске-москы, йөз ямаулы киемнән, чабатадан ничек үтәсен күз алдыма да китермәдем.
Мәктәптән бер чакрым үткәч, «Сельхозтехника» башлана. Шуннан миңа Иске Задур авылына кадәр берсе озатып калган, берсе каршы алган телефон баганалары юлдаш була. Күктә кышкы табигатьне бизәүче япа-ялгыз ай йөзә. Зөһрә көянтәсенең чиләкләреннән сибелгән алтын нурларда иксез-чиксез басуларга ак мамык булып яткан зөбәрҗәт кар бөртекләре гәрәбәләрдәй ялтырый. Еракларда олы-олы салам өемнәре, халык телендә Мар дип аталган серле калкулык, Чуваш Чүпрәлесеннән ары башланган иге-чиге булмаган ылыслы урман, мең мәртәбә атлылар үткән, ялтырап сузылган чана эзләре, якынлашкан саен зурайган, озынайган, чыбыклары зыңлап торган телефон баганалары һәм бар дөньясын онытып, ашыгып үз эше белән юл тотучы бер авыл малае, кышкы айлы төннең гаҗәеп матур күренеше – барысы да күз алдыннан мәңге югалмас булып хәтергә сеңеп калган.
Минем юлым көньяк-көнчыгышка. Әнә, ай янында якты йолдыз. Олы малайларның төнге урамны яңгыратып җырлаган җырлары мәңге онытылмастыр.

Ай янында якты йолдыз,
Ул бит минем йолдызым.
Таң алдында йолдыз сүнә,
Ә мин калам ялгызым...

Җырның мәгънәсен ныклап белмәсәк тә, олы малайларга кушылып без дә шулай җырлый идек. Ач-ялангач булсак та, үзебезне белә башлаганнан бирле, кайда гына булмасын – юлда, кырда, урамда, эштә – җыр безнең өчен юлдаш һәм күңел юанычы булды.
Үзем атлыйм, ә үземнең: «Әй, авылым, сакланып калган булсаң, урамыңда авыл яшьләре җырлап үтсә, аларга кушылып мин дә җырлар идем», – дип кычкырасы килә. Юк шул, гомернең һәр мизгеле тансык хәтер генә икән.
Имән ерынтысына борылгач, Иске Задур авылы күренәчәк. Аңа кадәр ике чакрым чамасы. Бер атлыйм, бер йөгерәм. Телефон баганаларын саныйм. Авыл советы күптән ябык инде. Рәисе Капи Нәҗибе безнең Яңа Задур авылында яши, нәсел-ыруы шушы авылда гомер кичергән.
Ниһаять, Имән ерынтысына юл күрсәткән терәүле телефон баганасы. Терәүне чыбык авырлыгына каршы куйганнар, күрәсең, югыйсә, шундый нык имән баганасына нигә терәү кирәк, дип уйладым.
Төн искиткеч матур, тыныч. Телефон чыбыкларының зыңлавы пычкы зыңлавын хәтерләтә. Әнием белән корыган тал кискәнебез искә төште. Пычкы тавышы агач кисүченең һәр хәрәкәте саен зыңласа, телефон чыбыклары бертуктаусыз зыңлый.
Озын юлда кышкы табигатьнең матурлыгына сокланып барганда, хатирәләр берсе артыннан берсе яңарып күз алдына килә.
Миңа биш-алты яшь булгандыр, әнием белән Түбән Чүпрәлегә әбигә кунакка бардык. Җәйнең иң матур көннәре иде. Имән ерынтысы буенда нинди генә чәчәкләр үсмәгән, берәрсен өзеп алып иснәргә дә кул тартынмаган, ә җиләге! Бер урынга ятып тәгәрәп-тәгәрәп җиләк ашаганым искә төшкәч, авызыма сулар килде...
Терәүле баганадан соң бишесен артта калдырып, Имән ерынтысына якынлашам. Ерынтыны аркылы чыгасы юлның сул ягында – куе таллык. Кем дә булса кайчандыр ерынтыга тал чыбыгы ташлап калдыргандыр. Тал бер кәүсәле булып үсмәгән, чыбык буйлап таллык киткән. Еллар үткәч, биредә таллык урманы хасил булачак.
Тирә якка күз салам. Юлда бер җан иясе дә күренми. Тик… әнә таллыктан ары, калкулыкта бер хайван. Этме? Түгел. Эткә охшамаган. Авылның һәрбер эте бездәй укучыларга яхшы таныш. Иске Задурда өч ел укып йөргәндә урамнарын, аркылыга-буйга урап, ничәмә йөзләр тапкыр үткәнебез бар.
Ниһаять, мине курку хисе биләп алды. Алга барыргамы, кире борылыргамы. Бер минут эчендә баштан төрле уйлар үтте. Йөрәгем ярышта чапкан ат тояклары тавышы шикелле – дөп-дөп, дөп-дөп. Хәтта үзем дә ишетәм. Ни булса, шул булыр, дип алга атлыйм. Юлдан ун метрлар чамасы сул якта бүре ничек утырган булса, шулай утыра бирә, кузгалмый.
Адымнарымны акрынлатып атлыйм, йөгергән очракта бүредән качармын кебек. Тик йөгерергә ярамый.
Егерме метрлар узгач, башымны артка борам. Бүре салмак кына Элмәле чик буена утыртылган чаган куаклыгына табан кузгала. Икебез ике якка юл алабыз. Мин бүредән курыккан булсам, бүре миннән курыкмаган. Чөнки ул ерткыч – атларны, сыерларны бугазлый. Ә адәм баласы аңа хәрәм дип ишеткәнем бар. Икебез ике якка атласак та, соңгы биш минут вакыт аралыгында кичергән куркуымнан Ÿаман тынычлана алмыйм. Йөрәгем күкрәктән чыгарга омтыла кебек. Иске Задурның берьяклы урамына кергәндә, байтак өйләрдә ут юк иде инде… Һәркайсы, керосинның кадерен белеп, вакытлыча гына яндыра. Кышын тәүлегенә уникешәр сәгать йоклыйлар. Түбәләренә ак бүрекләрен кигән өйләрнең морҗалары да төтенләми. Авыл халкы йоклый. Миңа ут кирәкми, тулган ай яктысында юлда яткан салам бөртеге дә ап-ачык күренә.
Тагын өч чакрым юл кайтасы бар. Авыл якынлашкан саен, хәлдән таям. Минем эчемдә, әйтерсең, миңа очраган бүре улый. Шулкадәр ашыйсы килә ки, күз алдымда яртысы бәрәңге, яртысы оннан (нинди он булгандыр инде) пешерелгән зур түгәрәк ипине әнием күкрәгенә терәп, әйләндереп, калын итеп кисә.
– Менә, улым, сиңа чәй, яңа пешкән ипи, – дип, калын кисәкне минем алга куя.
Нигә хыялланам соң әле, өйгә кайткач, ипие дә, чәе дә булыр. Безнең авыл зур түгел, алтмыш йорт чамасы гына. Шуларның бишесендә генә ут яна, персидәтел Нәҗип абый да ятмаган әле. Ятмавы минем өченгә яхшы, уятасы түгел.
Ишекне Нәҗип абыйның әнисе ачты. Сөйләшкәнне ишеткәч, Нәҗип абый ишек алдына чыгып:
– Ни эш белән төнен йөрисең, егет? – диде.
Йомышымны сөйләп биргәч:
– Иртән авыл советына бар, мин сигездә анда булырмын, пичәтне алып йөрергә ярамый, – дигәч, мин канатланып өйгә ашыктым.
Өйдә җиде җан иясе татлы йокыда иде. Әни төнлә кайтуыма гаҗәпләнеп:
– Ай Аллам, улым, ни булды, нигә кайттың? – диде.
Мин барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. Әбиебез йокламый ята икән, үзе белән исәнләшкәнне теләгәндәй, ул да сүзгә кушылды:
– Бүреләр хәзер үзләре кешедән курка. «Оча торганнардан аталар», дия иде Кәрим бабагыз. Әминә апагыз төнлә кәнүшнәдән бүреләр утырган йортка кайта иде, тимәделәр бит үзенә.
Әниемнең бары белән сыйлангач, энем һәм кече сеңелем тәгәрәгән идәндәге үземнең гадәттәге урыныма кереп яткач, ничек йоклап киткәнемне дә сизмәгәнмен. Иртән торганда әниемнең самавыры кайнаган, бәрәңгесе пешкән иде инде. Өйдә кунаклангач, тиз генә киендем дә Иске Задурга киттем. Мин барып кергәндә, Нәҗип абый анда утыра иде.
– Лотфи, син тиз генә егеткә N-формасындагы белешмә яз, – диде. Секретарь Лотфулла – кырык яшьләрдә. Иске Задурда яши, кышын Нәҗипнең ярдәмчесе, ә язын һәм көзен колхозда эшли.
Көн болытлы булса да, тыныч, салкын да түгел. Мин шатлыгымнан Чүпрәлегә ничек барып җиткәнемне дә сизмәдем. Таныклыкны тапшыргач, җилкәмнән өч потлы таш төшкәндәй булды. Ни өчен кирәк булган икән белешмә, әлегәчә зур сер.
Җиңү бәйрәме якынлашканда, әнине авыл советына чакырдылар. Аны-моны уйламыйча, ул Иске Задурга китте, ике сәгать үтүгә әйләнеп тә кайтты. Култык астына бер зәңгәр төргәк тә кыстырган иде.
– Менә сезгә фуфайка, – диде. Кайсыгызга ярар микән, дигәч, беренче булып мин киеп карадым. Бәләкәй, диде әнием. Соңыннан энем кигәч, «как раз», диде. Энем, бер атна буе салмыйча, гел фуфайкадан йөрде. Кайбер очракларда энемнән көнләшсәм дә, аның шатлыгына мин дә куана идем. Чөнки яланаяк йөреп, балчыктан, кар-судан ярылган аякларына кияргә булмаса да, аның күңеле шат иде.
 

Ришат САДЫЙКОВ
 

Автор турында: Ришат Адиҗан улы Садыйков 1937 елның 20 мартында Чүпрәле районы Яңа Задур авылында туа. Балачак еллары авыр сугыш вакытына туры килә. Биш баласын ятим калдырып, әтисе 1945 елның яз башында фронтта һәлак була.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Р.Садыйков армиядә хезмәт итә. Туган авылына кайта. Яшәү шартлары авыр булганлыктан, Чиләбегә китә һәм Колющенко исемендәге заводка эшкә урнаша. Машиналар төзү техникумын тәмамлый. Шул ук цехта мастер, өлкән мастер, сәнәгать бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара. 1980 елда марксизм-ленинизм университетының кичке журналистика бүлеген тәмамлый. 1975–1991 елларда «Чиләбе эшчесе» һәм «Кичке Чиләбе» газеталарында штаттан тыш хәбәрче була. Хезмәт Даны ордены кавалеры. Акмулла исемендәге Чиләбе өлкә әдәби берләшмәсе әгъзасы.

Комментарийлар