Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» китабы Бөтенроссия тарихи-әдәби премиясенә ия булды

Танылган язучы Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» («Татарский воин») исемле китабы Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнд...

Танылган язучы Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» («Татарский воин») исемле китабы Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде.
wgk1btnkyga Фото: Татар-информ архивы.
2018an-l-dip-04(1)
Исегезгә төшерәбез: Айдар Хәлимнең Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романы дөнья күрде. Бу хезмәт Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына Татарстанда татар һәм рус телләрендә нәшер ителде.
Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган Гази Заһитовның тормышына һәм сугышчан юлына багышлап иҗат иткән «Татар солдаты» тарихи-документаль романын язу фикере 1991-1993 елларда ук килгән. Гази Заһитов батырлыгын читтә калдырып, Рейхстаг гөмбәзенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадауны башка кешеләргә атап әйтүне ул кешене рәнҗетү факты дип кабул иткән. “Туган илебезнең бу гамәле шукадәр дә кешелексез булуы белән таң калдыра. Матбугатта төрле хәбәрләр күргәннән соң, миндә ничек кенә булса да, моңа өлеш кертә алмаммы икән дигән теләк уянды”, — ди Айдар Хәлим.
1994 елны Айдар Хәлим Борис Ельцин исеменә Гази Заһитовның батырлыгын тиешенчә билгеләп үтүне үтенеп хат яза. Язучының үзенең әйтүенчә, ул вакытта Президентның бүләкләүләр буенча җаваплы Смирнов исеме ярдәмчесе: “Гази Заһитов бер тапкыр Сугышчан Кызыл байрак орденын алган һәм бер батырлык өчен ике тапкыр бүләк бирелми”, — дип җавап биргән.
“Татар солдаты” китабы 1994 елда ук язылырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр белән эш туктап калган.
Хезмәтне язганда Айдар Хәлим махсус архивларда утырмаган. “Язучы язырга теләсә, ачык матбугатта да материал тулып ята”, — ди ул.
Хезмәтне язу барышында ул Шамил Рәкыйпов, Самат Шакир, Зәйни Рафыйков, Николай Ямской хезмәтләреннән файдаланган, берничә тапкыр Газетдин Заһитовның туган авылы Янагышка барып кайткан. Хәзерге вакытта да Газетдин Заһитовның улы Айрат белән элемтәдә тора.
“Мин әсәрне бик яратып яздым. Аны шәхси, мәхәббәт, хәрби планда да яктыртырга тырыштым. Барысын да кертеп бетереп булмады, чөнки алай дөньяның кызыгы да бетә”, — диде Айдар Хәлим.
“Татар халкының вәкиле сугышны туктатучы буларак тарихка керә, әмма ләкин Россиянең сатлыкҗан тарихчыларының әлеге батырлыкка бәя бирмәүләре әле дә таң калдыра. Бәлки 70 ел үткәннән соң аның кызыгы да калмагандыр, әмма бу бөтен дөнья халыклар алдында җинаять. Аны татар кешесе эләргә тиеш иде. Бу очраклы хәл түгел, ә тарихи дөреслек. Татар милләте һәрвакытта татар милләте булып калачак, юнсезлекләр безгә артык зыян сала алмаячак дигән ышанычым бар. Гази Заһитовның батырлыгы шуны раслый. Гази абзый Г. Тукай, М. Җәлил кебек бөек шәхесләр белән бер рәткә керергә тиешле шәхес”, — диде Айдар Хәлим.
“Китапның Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык акчасына нәшер ителәчәге, бу тарихны кабул итү дигән сүз түгелме?” дигән сорауга Айдар Хәлим «Мәскәү – ул тар күңелле кешеләрдән генә тормый» дип җавап бирде. “Мин Газетдин Заһитовның батырлыгы чын тарих булып керер дип уйлыйм”, — диде ул.
А.Хәлимнең «Татар солдаты» романы иң беренче «Мәйдан» журналында басылып чыкты (№1-5, 2016 ел).

Комментарийлар