Логотип «Мәйдан» журналы

Татар солдаты

Тарихи-фәлсәфи роман*(*Автор бу әсәргә нигез булып хезмәт иткән чыганакларның авторлары Михаил Мининга («Трудные дороги к победе», Псков, 2001), Василий Шатиловка («Знамя над рейхстагом», Москва, 1975...

Тарихи-фәлсәфи роман*


The Second World War.
(*Автор бу әсәргә нигез булып хезмәт иткән чыганакларның авторлары Михаил Мининга («Трудные дороги к победе», Псков, 2001), Василий Шатиловка («Знамя над рейхстагом», Москва, 1975), Николай Ямскойга («Знамя № 5», «Рейхстаг бравшие, без чести пропавшие», «Литературная газета», 2001, № 17-18,19-20), Александр Меленбергка («Зееловские высоты: Победа, которую мы потерпели», «Новая газета», 2003, № 32) рәхмәтен белдерә.)

«...Үткән вакыйгалар онытылмасын һәм (югары рухлы) эллиннар белән (кыргый) варварларны таң калдырган хәл-әхвәлләр билгесезлектә калмасын, бигрәк тә алар ни өчен бер-берсе белән канлы сугышлар алып барганлыкларын тирәннән төшенсен өчен, Галикарнастан Геродот дигән тарихчы җыйнаштырды сезләргә бу мәгълүматларны...»
Тарих фәне атасы Геродот, безнең эрага кадәр биш гасыр элек.
«...Теге тарафтан флейта һәм барабан авазлары ишетелде. Кара мундирлы солдатлар, бер-берсе алдына кара-каршы басып, ике рәткә тезелгәннәр иде.
– Нәрсә эшли алар? – дип сорадым мин үзем белән янәшә килеп туктаган тимерчедән.
– Татар кешесен кыйныйлар... – дип йөрәксеп җавап бирде тимерче. Мин карашымны шул тарафка юнәлттем һәм рәтләр арасында ниндидер куркыныч бер нәрсә күрдем. Миңа якынлашып килгән бу кеше биленә кадәр чишендерелгән, аны үзләренең мылтыкларына бәйләгән килеш артларыннан өстерәп киләләр иде.
– Яңа шпицрутеннар* китерергә! – дип җикерде полковник». (*Шпицрутен (нем.) – XVIII-XIX гасырларда урыс армиясе тәртипләренә буйсынмаган һәм җинаять кылган солдатларны рәт аша үткәреп җәзалаган чакта кулланылган талчыбык (таяк). Юанлыгы бер вершок (4,4 см), озынлыгы бер сажиннан (2,13 м) ким түгел. Аларны тиз сынмасын өчен кайнаган суда пешектергәннәр.)
Лев Толстой, «Мәҗлестән соң».
 

Укучыларыбыз! Сезгә романнан бер өзек тәкъдим итәбез. Әсәрне тулысынча журналыбызның гыйнвар-май (№1-5, 2016) саннарыннан укыгыз.


 
...Рейхстагка һөҗүм итәчәк көчләр, тулаем алганда, ике өлешкә бүленеп, Гиммлер Йортында – уң канатта Алексей Плеходанов полкыннан майор Давыдов, сул канатта полковник Федор Зинченко полкының капитан Степан Неустроев батальоны, алар арасында исә Маковның байрак кадарга тиешле егерме биш кешелек сафтан чыга барып, унга калган төркеме тупланган иде. Боларга өстәп, сул канаттан майор Василий Шаталин, аның сәяси яктан урынбасары майор Шәриф Килкиев җитәкләгән 380 нче полк кертелә. Стратегик бурычы – теге Газетдин ачыклаган серле сулыкны урап чыгып, Неустроев батальонына килеп кушылу. Аларның берсе дә бу су каршылыгын кичү юлларының ачкычы Заһитов кулында икәнлеген белми. Аны ачып салуның да зыяныннан башка файдасы булмас иде: торба буйлап берәмләп үтәргә тырышкан гаскәрләр килеп тыгылачак һәм дошман аларны турап кына ыргытачак. Көчләр аз. Полклардагы кырылудан калган сугышчылар саны штат исемлегенең илле-алтмыш процентын гына тәшкил итеп, штрафниклар исәбенә тулыландырылса да, алар үзләрен тулы канлы хәрби организм итеп тоя алмый. Танклар ярдәменнән бөтенләй мәхрүм ителгән пехота өч меңләп гарнизоны булган рейхстагны шушы санаулы көчләр белән алырга тиеш иде.
Менә төгәл 21.30да җирне тетрәтеп, җимерек бина диварлардан ашадан аша үткән җилләрдә курай уйнатып, артиллерия әзерлеге башланды. Биш кешелек Маков төркеме бер ук булып җәясенә тартылды. Дикъкать шулкадәр дә нечкәрде, сугышчыларның йөрәк тибеше лепкәдә яңгырап ишетелде, барлык гәүдә, тән тиресенең һәр күзәнәге гүя күз белән колакка әверелде.
– Ата-инәләрегезгә, туганнарыгызга язган васыятьләрегез урынындамы? – дип белеште Маков мина-снаряд ухылдаулары астында. – Тикшерегез.
Сугышчылар күкрәк кесәләрен капшадылар.
– Урынында, иптәш капитан.
– Байраклар урынындамы?
– Урынында, иптәш капитан, – диде Минин куенын тикшереп.
– Боеприпасларыгыз җитәрлекме?
– Җитәрлек, иптәш капитан, – диделәр барысы берьюлы.
– Ну, с богом, – Маков колачын киерде, биш җан иясе бер булып кочаклашты. – Бер-бер хәл була калса, беркайчан бер-беребез хакында начар сүз әйтмик, бөркетләрем. Һәм ул күккә каратып уч төбен ачты. – Рейхстаг түбәсендә очрашканга кадәр...
Биш җан иясенең биш кайнар уч төбе бер-берсе өстенә бер булып түшәлде.
Маков сәгатенә карады. Артиллерия әзерлеге тәмамланырга әле унбиш минут бар иде.
Ул Газетдингә баш какты.
Һәм Газетдин артыннан дүрт җан иясе караңгылыкка чумды. Җирдә нык караңгы, күктә нык якты иде кебек. Ул эре йолдызлар белән тулган. Бу яктылык бәлки ялгыз янып та бергәлектә яшәгән йолдызлар каршылыгыннан килгәндер. Борыннарны әле чәчкәләрен коеп бетмәгән алмагачлардан, Тиргартен паркында котырып чәчкә аткан газоннардан килгән куе әчкелтем ис кытыклады. Күзгә төртсәң дә күренмәс караңгыда, гүя Берлинны, бар тирә-якны үзенең Янагышы кебек кебек белгән, тәүлекнең теләсә нинди өлешендә юнәлешен югалтмаган Урал юлаучысы Заһитов аларны иң кыска, иң туры юл белән су белән тутырылган метро каналына алып килде һәм ярның үзе генә белгән төшендә чыгып торган швеллер башына ыргаклы аркан ныгытты, беренче булып суның үзе генә белгән өлешенә аркан буйлап шуышып төште, аяклары белән су астындагы юан торбаны эзләп тапты һәм, үзе генә белгән «сукмактан» башкаларга юл күрсәтеп, аргы ярга чыга да башлады. Бу гамәл ун минуттан да артык вакыт алмагандыр.
Башкалар боерык буенча кузгалганчы алар инде барысы да су каршылыгын кичеп, аргы ярда хәлиткеч һөҗүмгә сигнал көтә иде. Бу алар катнашкан сугышта бәлки үзләре кичергән иң җиңел, иң тыныч минутлар булгандыр.
Һәм күк караңгысын иманлы шырпылар – яшел ракеталар гөләндәме яктырты.
Һәм төп көчләрнең аларны куып җитүен дә көтмичә, алдан Заһитов, аннан Лисименко, аннан Бобров, аннан куенында ике байраклы Минин, аннан капитан Маков караңгыга хәнҗәр булып кадалып рейхстагка таба элдерделәр. Гүя яшел ракета аларны айга алып менде, алар инде гүя айдагы ай кешеләре кануннары белән яши башлаган иде. Нәрсә шартлый, кайда шартлый, ничек шартлый, күктән нәрсә ява – ядрәме, әллә йолдызмы – бер нәрсәгә игътибар итми, бер нәрсәдән курыкмый, нәкъ яшәүнең үзе кебек гади һәм тормышчан омтылыш белән алар яшен тизлеге белән Кенигс-плац мәйданы аша рейхстагның триумфаль ишегенә ыргылды. Бу караңгы һавада яктырып җиңүгә омтылган кешеләрнең үз гәүдәләре белән нота язган үлем симфониясе иде. Сулдан һәм уңнан ут оялары телгә килде, әмма дошман зыян китерә алмады, гаять зур чослык белән хәрабәләргә ешынып барган төркемне кирпеч өемнәре, җимереклек үзе саклады. Бәрәч, әллә алар рейхстаг тупсасындамы?! Шулай тизме?! Газетдин моңа ышанмады. Ул биредә гомерендә күрмәгән ут ташкыны булыр дип уйлаган иде. Тормышта – киресе: гомердә күрелмәгән җиңеллек белән гитлеризм тупсасына сикерә алдылар. Еллар буе көткән мизгел чагыштырмача корбансыз килде түгелме? Ничек? Дөресме? Хакмы? Төштә түгелме? Нидән шулай? Моңа кадәр рейхстагка һөҗүмнәрен, гадәттә, көндез генә ясаган Кызыл Армияне фашистлар төнлә көтмәдеме? Алар караңгыда килеп, тагын да караңгырак бинага бәреп кереп, юл саба алмаслар, адашырлар дип уйладылармы? Әллә бу дошманның башкалар белмәгән мәкерле хәйләсе генәме? Тарих кинаясеме? Әллә рейхстаг гарнизоны, подвалга качып торып, аларны, бинага кереп тулгач, турап салырга итәме? Бу минутта аларның йөрәкләре ничә децибел көчәнеш белән типте һәм ул йөрәкләр ничә танк двигателе чыгарган энергия эшләп чыгарды икән?
Биш елга якын вакыт эчендә – 1409 көн ашкынган рейхстагның кирпеч ватыклары түшәлгән беренче баскычларына басу белән алар триумфаль капкага автоматлардан ут ачтылар. Ядрәләр корыч ишекләрне тишә алмыйча чыелдап кына очты. Баскычлар төбендә арттан куып килгән сирәк-саяк сугышчылар күренгәли башлады. Аларның берсе, Тукайның балтасы суга төшкән Батыры кебек мәһабәт сугышчы, гүя Иделдән бирегә килеп җиткән дә, Шүрәлене эләктерергә теләп, үзен чеметкән ядрәләргә игътибар да итмичә, керергәме-юкмы дигәндәй аптырап калган...
– Гитлер кайда икән, әйтмәссезме? – дип сорады гүя авылыннан беренче тапкыр читкә чыгып, шундук рейхстаг күтәрмәсенә менгән эчкерсез авыл малае. – Мин аны поймать итәргә килгән идем...
Гитлерның инде ун сәгать чамасы элек тормыш белән хушлашканын белмәгән, әмма һәр сугышчы аны тере килеш кулга төшерү белән тилергән фаҗигаи шартлардагы бу мәзәк күренеш Газетдинне елмаерга мәҗбүр итте.
– Әйдә, туганкай, алга!.. – дип кычкырды ул аңа. – Гитлер йөри торган ишеккә җиткәнсең бит! Куркып торма!.. Ул шунда!.. Күптән сине көтә!..
Ышанасызмы, Газетдиннәр караңгылыкны файдаланып, кыска гына вакыт эчендә, чагыштырмача аз корбан биреп, рейхстаг капкасы төбендә иделәр!!!
Әмма шул ук караңгылыкта рейхстагка һөҗүм иткән өч батальонның хәле Газетдиннәрнекеннән күпкә авыррак иде. Караңгыны да, яктылык кебек, кем ничек файдалана бит. Алар метро каналы аша тиз генә үтә, нәкъ Газетдин алдан сиземләгәнчә, су астындагы швеллер, торбаларны таба алмыйча, тар бугазга килеп тыгылдылар. Гаскәр белән идарә итү мөмкинлеге бөтенләй кулдан ычкынды. Швеллерлар буйлап суны кичә алганнар чит отрядлар белән буталышып, адашып, һөҗүм сызыгыннан читләштеләр. Ахыр чиктә, үз ояларын табалмаган кошлар кебек, идарәне югалтып, буталыштылар да, башка отрядлар эчендә «Гитлерны тере килеш эләктерү» өчен рейхстагка ташландылар.
Маков төркеме бар көченә йөгереп рейхстагның утызлаган киң баскычларын сикерә-атлый менеп тантаналы капкага якынлашканда артларыннан урралап килгән гаскәрләрнең ташкыны якынлаша барды. Озын буйлы Бобров әллә каян күренеп, аларга Ике якка ачыла торган капка кымшанмаслык итеп эчтән бикләнгән булып чыкты. Капканың сул тарафында персонал кереп-чыгып йөри торган ярдәмче ишекләр кирпеч белән түшәлгән. Туп белән җимермичә якын килерлек түгел. Ул арада булмый, тирәләрендә бер взвод чамасы сугышчы тупланып өлгерде. Алар, сабырлыкларын югалтып, корыч капка белән ишекне иңнәре белән этәреп ачарга, ачылмагач, ачуларыннан типкәләргә тотындылар. Минутлар сәгатьләр булып сузылды. Буталыш көчәйде. Капканы ничек кенә булса да беренчеләрдән булып ачарга азапланган Заһитов белән Лисименко рейхстагны Беренче Майга алу белән исергән генералларның триумфаль капканың эчтән мотлак бикле булу мөмкинлеген кисәтеп тә тормауларын бөтенләй аңламадылар. Газетдин-солдат үзе ничек итеп моны башына китермәгән!? Алар корыч капканы җимертеп азапланганда, Минин белән Бобров үзләрендәге ике байракның берсен – 136 нчы туган бригадаларының полковник Писарев биргән кызыл байракны – рейхстаг диварына эләргә кирәк дигән фикергә килделәр. Коточкыч катлаулы шартларда, төнлә, сапсыз байракка сап табып, аңа байракны беркетеп, сапның очын кертер өчен, тимердән дә катырак булып каткан кирпечләр арасын хәнҗәр очы белән чокып, ычкынып төшмәсенгә сапны шул ярыкка кирпеч валчыгы белән чөйләп, аннан тагын, чит кешенең кулы җитмәсенгә мөмкин кадәр югарырак элү өчен ювелир – беренче чиратта булдыклы булырга кирәк иде. Әмма тарих икенчерәк, гадирәк юл сайлады. Бобров байракны югарырак күтәрү өчен баскыч эзләгән арада парторг Минин химик каләме белән төкрекләп, байрак почмагына аны элүче дүрт фамилияне язды: Заһитов, Минин, Лисименко, Бобров. Менә җитез Бобров ахмалларга төшеп, каяндыр баскыч та китереп җиткерде. Ул баскычтан ике метр чамасы күтәрелеп, Минин биргән рәшәткә агачына сап итеп байракны урады, мөмкин кадәр биеккәрәк үрелеп, байраклы сапны шул ук Минин сузган кирпеч белән янәшәдәге ярыкка кагып кертте:
– Ур-ра! Беренче байрак урынында!..
– Ур-ра-а-а! – дип күтәреп алды Кенигс-плац. – Ур-ра-а-а-а!!!
Гиммлер Йортыннан кузгалуларына егерме минут үттеме-юкмы, беренче байрак, түбәдә булмаса да, башкаларга дәрт бирер өчен түбәндә, алар белән янәшәдә – рейхстаг диварының буй җитмәслек урынында җилфердәде. Вакыт 22 сәгать 10 минут иде. Әйе, һөҗүм башланганга нибары кырык кына минут үткән. Триумф капкасы тирәсе инде безнең гаскәрләр белән кайный иде. Бу вакыйга белән рухланган һәм һәркайсы сугыштан арыган, һәркайсы герой исеменә лаек булу белән кануни рәвештә хыялланырга хокукы булган сугышчылар рейхстагны алу мәшәкатен бер мизгелгә хәтердән чыгарып, кем нинди кызыл чүпрәк әтмәлли алган булса, шуларны диварга беркетә башлады. Озак та үтми рейхстаг дивары буй җиткәнчә эленгән кызыл чүпрәкләр, постаулар, тукымалар, хәтта күлмәк җиңнәре белән чуарланды.
Байрак элгәнгә кадәр калган алдагы утыз минутны сурәтләр өчен кешелек тонналап язу карасы түкте, миллиард сүзләр исраф итте. Әмма әле булса бу минутларның чын каһарманнарын аталганы һәм дөрес сурәтләнгәне юк. Анда Шыр Ялган, Хакыйкать Статусы алып, һәйкәлгә менде. Нәфис әдәбиятта минем бу омтылыш бәлки беренче шундый омтылыштыр.
Моннан алдагы утыз минутта каһарманнар кичергән кичерешләрне романнар, трилогияләр, симфония-операларга сыйдырып бетеп булыр микән?
Мин үземнең чикләнгән талантым, кысан мөмкинлекләрем белән моны сурәтләргә тырышып караганда Аллаһтан мәдәд сорыйм.
...Рейхстагка бәреп керүне сузу үлемгә тиң иде. Анда тантаналы капканы хәтерләткән чуен ишекләрне ватып кына кереп булуын аңлаган Газетдин Маковка:
– Әнә тегендә рейхстагка җитәрәк, мин бер бүрәнә аунап ятканын күргән идем, – дип кычкырды. – Мин, булмаса, иптәш капитан, шуны алып килим әле!..
Ул бу бүрәнәне өермә булып рейхстагка килгәндә күз кырые белән абайлаган иде. Маков фикерне күтәреп алды:
– Хәзер үк!.. Умница!..
Газетдин берничә сугышчы белән баскычлар буйлап аска атылды. Юан башыннан үзе күтәргән бүрәнәне баллы кашык кебек башка сугышчылар да сырып алды. Менә шул юан башыннан үзе күтәргән булуы аркасында иң алдан, беренче туры килгән Газетдин егермеләп сугышчы колачлаган бу таранны корыч капкага китереп терәде һәм әмер бирде:
– Раз! Два! Уд-дар! Раз! Два! Уд-дар!..
Һәм фашистның соңгы корыч капкасы, Газетдиннәр көчле итеп бәрдергәннән соң, чыдамыйча, күгәне белән бергә кутарылды һәм бүрәнәнең юан башын күтәргән Газетдин беренче булып рейхстагның күзгә төртсәң күренмәслек караңгы базына чумды. Артыннан сөекле дуслары – байракчылар Лисименко, Бобров, Минин һәм командирлары Маков чаба иде. Шунда ук гөмбәзләрне «урра» тавышлары белән калтыратып, бинаны сугышчылар оры яңгырады. Рейхстагка үткән сугышчыларның яртысы эчкә томырылды, яртысы, аларны тылдан саклау өчен, тышка карап позиция алды. Көндез сугышырга өйрәнеп, рейхстагны көтмәгәндә төнлә һәм чагыштырмача тиз алган сугышчыларның алгы рәтләре сукыр чебен кебек чарасыз, ягъни утсыз-фонарьсыз булып чыкты. Аларга рейхстагның архитектур планын да бирмәгән иделәр. Газетдин, кирәк булуы мөмкин дип итек кунычына кыстырган гыжгылдык фонарен чыгарып, барасы юлын, тирә-якны нур белән телде. Аның яктысыннан аңга килгән тере ташкын да шушы бер фонарь белән яктыргандай булды. Ул рейхстаг эчендә аның турында үзе туплый алган иске мәгълүмат белән генә эш итте. Биредә тизлек түгел, чослык кирәк иде. Биредә ашыгып ашка пешәргә мөмкин иде. Газетдин артыннан башкалар да капшанып кына алга бардылар. Секундлар көн, минутлар ай кебек озын иде. Бу – ындыр табагы кебек зур мәйдан – рейхстагның вестибюле булырга тиеш; сулда – утырышлар залы кебек зур зал. Анда багана кебек каткан сын. Король Вильгельм, димәк. Алда, сул яклап – винт рәвешендә югарыга боргаланып югары катларга менгән текә баскычлар... Эчтән тимер бикләр белән бикләнгән капканың бик тиз бирешмәячәгенә ышанган дошман, караңгыда култык асларында чабышкан совет солдатларыннан уянып киткәндәй, каян мөмкин, шуннан тәртипсез ут ачты. Юлларын дошманнан гранат белән тазартып, туктаусыз ата-ата Газетдин Заһитов беренче булып баскычка ыргылды.
– Хәзергә гранат ыргытмый тор, Гизи! – дип кычкырды Маков. – Алдыбызда тимер ишекләр булып, рикошеттан үзебезнекеләргә эләкмәсен!..
Бу бик урынлы кисәтү иде. Газетдин һәм аның артыннан килгән сугышчылар кулларындагы гранатларын астан-өскә, өстән аска күченеп, подвалга кереп качарга тырышкан фашистлар тарафына томырдылар. Рейхстагны кулга төшерү өчен башланып киткән сугыш бик үзенчәлекле булып чыкты: көн яктысында ала алмагач, аны караңгыда алырга насыйп итте; безнең якның көчле артиллерия әзерлеге вакытында дошман подвалга качып торып, исән калды, артәзерлек тәмамлану белән подвалдан үзенә билгеле юллар буенча катларга таралып, котырынкы сугыш ачты. Аһ, кызу булды ул! Байракчылар һәм аларның ярдәмчеләре фриц тәкъдим иткән тактиканы кабул итми чарасы булмады, алар еш кына кул сугышы башлап җибәреп, бүлмә артыннан бүлмәне азат иттеләр. Маковны ашыгыч радиоэлемтәгә чакырдылар. Ул комкор Переверткин иде. «Сузмагыз, капитан! – диде киеренке боерык аһәңе белән генерал. – Беренче Майга бер сәгать калып килә. Әгәр байракны утызында элеп өлгермәсәгез, мин сезне рядовойга калдырам!» Чын «ихтирам»ның моңардан да зуры булуы мөмкин түгел иде. Төркем яулый алган уңышны ничек кенә булса да сүндермәскә, үстерергә тырышкан, мондый да катлаулы операция вакытында кәефтә уйнап, генерал таламаган хәлдә дә, һәр минутның стратегик кадерен белгән Маковның көчәя барган шартлау, атыш, җимерелеш астында көр тавышы яңгырады:
– Заһитов! Барысын җитәклә һәм – байрак белән түбәгә!..
Аларны җыясы юк, алар җитәктә иде. Заһитов, бер-бер артлы Лисименко, Минин, Бобров туктаусыз ата-ата икенче каттагы ниндидер мәйданчыкка килеп чыктылар. Газетдин, уңга-сулга янә гранат ыргытып, фашистлардан тазартты. Фонаре яктысында өскә, чарлакка алып менә торган чылбырларга охшаган нәрсә янына килеп чыкты. Ләкин, бәхетсезлеккә, чарлакка менә торган баскычлар шартлатылган булып чыкты. Бу очракта да аңа тапкырлыгы ярдәм итте. Үз төркемнәреннән тегермән ташы кебек киң күкрәкле, багана кебек озын буйлы элемтәче сержант Печниковны тотып алды, чарлак авызына китерде, бераз чүктереп, иңенә атланды. Печников аны күтәреп, аягына басуга Газетдин инде чарлакка кош кебек кунып та өлгерде. Берәмләп! Берәмләп! Ничә секунд үткәндер, «Бирәсе килгән колына чыгарып куяр юлына» дигәндәй, бер кулына байрак тоткан, икенче кулына саплыкка чарлак авызына җитәрәк кенә төртелеп торган нәзек металл торбачыкны сындырып алган Минин да, Бобров та, Лисименко да чарлакта иделәр. Бер нәрсә күренми, аларның йөзләрен бары тик каяндыр югарыдан, түбәдә шартлаган снарядлардан ялт-йолт килгән нәҗагайларның чарлак тәрәзәсе аша үткән утлары гына яктыртып ала. Фашистлар улуыннан шикләнеп, чарлакның караңгы почмакларына автомат һәм гранат уты белән дезинфекция үткәрделәр.
Хәзер түбәгә чыгар юл табарга кирәк иде. Аргы һәм бирге почмакларны кат-кат ут белән тунаган-пешекләгәннән соң Газетдин фонаре белән якын-тирәсен боҗра ясап яктыртты һәм – көтмәгәндә! – үзеннән бер биш метр чамасында түбәгә менгән чыгыр күрде. Бу, һичшиксез, кирәк чакта, әйтик, сыннарны буяганда һәм башка җиргә ремонт үткәргәндә, рейхстаг түбәсенә чыга һәм йөкләр менгезә торган бердәм чылбыр системасы иде! Чыгыр чылбырының атламнарын немец нәкъ кеше табанына таман итеп эшләгән, каһәр. Түбәгә кадәр ара өч-дүрт метр чамасы булыр. Чыгыр буйлап, гадәттәгечә, иң алдан Заһитов, аның артыннан сул кулында байрак тукымасы, уң кулында пистолет тоткан, ә байракның сабы булачак нәзек торбачыкны тешләренә тешләгән Минин, аннан Лисименко, Бобров һәм Маков күтәрелде. Чыгыр тышка алып чыга торган тавыш тәрәзенә алып килә икән. Заһитов белән Минин шул тәрәз аша түбәгә чыкты. Ил байрагын эләр өчен илдән ике чын ир дә җитә. Калган өчесе сакта калды. Югарыда һава чагыштырмача саф, алар гүя тилерткеч мунча газыннан саф озонга керделәр. Дулкынланудан йөрәкләре Сабантуйдан җиңеп кайткан аргамак йөрәге кебек типте. Рейхстаг түбәсеннән ачылган күренешне бер генә даһи язучы да сурәтли алмас иде кебек. Бу халыклар дошманлыгыннан түгел, ә бәлки фикерләр каршылыгыннан дошманга әйләнгән ике системаның хәлиткеч бугазлашуыннан туган үзенчә бөек, үзенчә грандиоз һәлакәт чагылышы иде. Күген төрле тарафлардан прожектор кайчылары кискән, меңләгән шартлау берьюлы җыр итеп үтереш симфониясен язган, уңга-сулга айкалып, бомбалар чуерташ булып кешенең уч төбендә биегән биш миллионлык шәһәр сугышның 1409 нчы төнендә шушы ике кеше карамагында иде: байракны элә алсалар – сугыш туктаячак, элмәсәләр – туктый алмаячак. Әмма аларның мондый «матурлык» белән сокланып торыр вакытлары булмады. Кинәт Газетдин янәшәдә генә шартлаган снаряд яктысында җирдән яхшы күренгән, хәзер үзләре белән янәшәдә булган манара – «Җиңү алиһәсе»н танып алды:
– Әйдә, Миша, шуңа элик!
– Якши, Гзи!..
Яннарында туктаусыз снарядлар, миналар шартлап, ядрәләр черки урынына очып торсалар да, алар байракны бары тик шул сынга эләргә булдылар. Газетдин, таныш түгел биеклектән мәтәлеп төшмәс өчен, сынга ничек менү турында уйлаштырган арада, Минин шул ук шәмәхә каләме белән байракның почмагына биш фамилияне язды. Янәшәләрендә тагын снаряд шартлады. Манара белән алар да тирбәлеп куйдылар. «Аны элегрәк язып куеп булмый иде микәнни? Болай да кадерле секундлар!.. – дип борчылды Газетдин дусты өчен. – Пошмый торган халык бу!..» Хәзер инде байрак тукымасын металл торбачыкка беркетәсе генә калган иде. Әмма аны бу килеш берничек тә беркетә алмаячакларын аңлаган Минин, байракны ничә көн тәнендә йөртеп, аны бәйләрлек бау да хәстәрли алмаганы өчен, эченнән генә үзен битәрләп алды.
– Мыштырдама, Миша, – диде елмаеп Газетдин. – Тарих көтми.
– Бәйләргә бау... тасма алмаганмын, – диде уфтанып Михаил.
– Хәз-зер!
Газетдиннең солдат капчыгында бау җитәрлек булса да, мондый байракны киндерә-аркан белән бәйләү көлке иде.Һәм ул кесәсеннән Саҗидәсе бүләк иткән, өч елдан артык өф-өф итеп саклап йөргән батист кулъяулыгын чыгарды, аны яшен тизлегендә хәнҗәр очы белән буй-буй тасмаларга телгәләде, тукыманы дүрт урыннан тишеп, металл торбачыкка нык итеп бәйләде. Ирләр төене белән төйнәлгән төеннәрнең ныклыгын сынар өчен, аны җилфердәтеп карады: кызыл тукыма гади әләмнән байракка – ышанычлы кулларда аумас байракка әверелде дә куйды.
– Байракны син йөрттең, Миша, син элеп тә күрсәт.
– Ышанычың өчен рәхмәт, Гзи, – диде дулкынлануыннан яшьләре бүселгән Минин. – Мондый күңел киңлегеңне беркайчан да онытмам!..
Җирдә сугыш уты көчәйгәннән-көчәйде, аның ялкынлы тетрәүләре рейхстаг түбәсендә тагын да көчлерәк авазлар белән кайтарылды. Һәм Минин горур башлы һунн атына караганда арбасыннан үзе ажгырып торган «Җиңү алиһәсе»нең сары төстәге бакыр, таеп торган шома арбасыннан атлыгып торган сыны буйлап үрмәләргә тырышып карады, әмма ябышып торалмыйча кире шуып төште. Ырматиз белән авырткан аяклары Мининга һич кенә дә кирәгенчә сыгылырга мөмкинлек бирмәде.
– Үзең менеп кара, Гзи, – диде Минин уңайсызланып. – Аяклар... сволочь.
Газетдин итекләрен салды, яланаякларын һәм уч төпләрен төкерекләде, сынның баганага охшаш җирен Сабантуй баганасы кебек кочаклады һәм шул Сабантуй баганасына менгән кебек тыпыр-тыпыр китереп, менеп тә китте. Һәм ул Алиһәнең арбасына менеп утырды да, шуннан Мининга кулын сузды:
– Китер!..
Ул Мининның кулыннан байракны алды, капчыгыннан яраны бәйли торган жгут чыгарды һәм байракның металл сабын кымшанмаслык итеп кучер бурычын үтәгән Алиһәнең янбашына бәйләде. Кайчандыр Тын океаннан ат-арбаларында Әдрән диңгезгә барып җиткән борынгы һуннар оныгы Газетдин кулында ярсу җилләр белән тулышып һәм киерелеп, байрак инде үзе үк иркенгә очты һәм чаштыр-чоштыр килеп җилфердәде.
Байрак Берлин өстендә тынычлык кошы булып талпынды.
Колак төбендә, йөрәктән сулдарак кына ярылган снарядлар, бомбалардан аргамаклы Җиңү Алиһәсе, аның белән Җиңү Байрагы, Җиңү Байрагы белән Газетдин Казыйхан угылы Заһитов тирбәлде.
Никадәр рәхәт, никадәр ләззәтле иде бу минут!
Әмма җирдә аны эш көтә иде.
Газетдин ат сыныннан төште һәм беренче эш итеп Мининны кочаклады. Ике дус бер-берсен котлаштылар. Газетдин шул арада Берлин парламенты түбәсендә җилләргә дә өлгергән чолгауларын урап, итекләрен киде. Берлин байрактан, аяклары җиләсләнгән чолгаудан сафланып калды. Ялт-йолт китереп үлем кылычлары кайралган Берлин күгендә байрак җилферди, димәк, ул кешелекнең инкяр ителә алмый торган тарихының яңа туган баласы иде...
Берлин вакыты 1945 елның 30 апреленең 22 сәгать 40 минутын күрсәтте.
Бер караганда, рейхстаг түбәсенә байрак элү – сугышның тәмамлануы, илләргә, дөньяга тынычлык-иминлек килүе дигән сүз иде. Шулай итеп, унар-унар миллионлы гаскәрләрнең 1409 көн буе маңгайга-маңгай текәшеп сугышуын ике гади адәм заты – Янагыш дигән урал-татар авылыннан татар егете Газетдин Заһитов, Псков төбәгенең Ванино дигән авылыннан урыс егете Михаил Минин туктаткан иде. Икенче караганда, сугыш кебек дошманлык машинасы аның маңгаена әләм элү белән генә туктый алмый иде. Сугышлар аны туктату өчен гаять зур көч куйган корбан-каһарманнарның исемнәрен ачыклап, тиешле бәясен биреп зурлаган, җиргә тапшырганнан соң гына туктыйлар икән.
Әле менә шул нәрсәләр ачыкланмаганлыктан, кара һәм якты көчләр, изгелек һәм явызлык арасындагы мәңгелек көрәш дәвам итеп, мәкер йокламаганлыктан, күктә туктаган сугыш җирдә дәвам итә һәм Хакыйкать ачыкланганчы дәвам итәчәк иде.
Шуңа күрә Газетдин белән Михаил «Җиңү Алиһәсе»нә байрак элгән арада, бакыр арба төбендә ял иткән коралларын яңадан кулларына алып, кире үзләре чыккан тәрәзгә килделәр. Чарлакта инде егермеләп сугышчы җыйналган иде. Куанычларның чиге булмады. Әзмәвердәй ирләр, өч төркемгә бүленеп, туп уйнаткандай җиңеллек белән җыйнак гәүдәле Маковны, Заһитовны һәм Мининны һавага чөйделәр. Мондый зурлауларга өйрәнмәгән капитан егетләренә инәлде:
– Туктагыз, тилеләр! Комкорга шалтыратасы бар!
Бер минуттан генерал Переверткин Маковның рапортын кабул итте:
– Иптәш генерал, минем егетләр 30 апрельдә 22 сәгать 40 минутта рейхстаг түбәсенең көнбатыш фронтонындагы ниндидер шәрә уйнашчы хатынның янбашына Җиңү Байрагын беркеттеләр! Сезнең әмер үтәлде! Байракчылар төркеме командиры капитан Маков!
– Булдыргансыз! – диде куанычын кая куярга да белмәгән Переверткин. – Молодцы! Чын күңелдән котлыйм!.. Бөтен армия... бөтен фронт... барлык күпмилләтле совет халкы исеменнән!.. Мин сезне үзем килеп котлаячакмын!.. Көтегез!..
Рейхстаг түбәсенә чынлап Җиңү Байрагы эленү турындагы хәбәр яшен тизлегендә барлык армияләр, фронтлар буйлап, илләр буйлап таралды.
Шатлыклы хәбәр бина эчендә, үзләрен тыштан күрми торып, атыш алып барган солдатларда да горурлык тойгысы тудырды. Алар, кайнар яугирләр, сугыш мәшәкатеннән бер генә мизгелгә булса да аерылып, Газетдиннәр күтәрелгән чарлакны, рейхстаг түбәсендә җилфердәгән байракны күз кырыйлары белән булса да күрәселәре килеп, югарыга ашкындылар. Газетдин баскыч төбен саклады, сакчыл Минин исә, партия өйрәткәнчә, шундый кызыксынучы шаһитларның исемнәрен кәгазьгә теркәп барды...
Шулай да, түбәдә байрак җилфердәтү белән эш бетмәгән, киресенчә, башланган гына булган икән...

Комментарийлар