Логотип «Мәйдан» журналы

Ачык капка (повестьның дәвамы)

Повесть.

Икенче каттан чебиләр оча


— Хафиз абый, кәнсәләргә упалнамучынный килгән икән. Кем була инде ул?
— Татарчасы болайрак була аның, егетләр... Ни... Аяк астында шләйтсә итеп йөрүче, мәсәлән.
— Әйтәм аны, Шахразый күркә күк кабарган иде.
— Һе... Шахразый абыегыз кабарып кына калмый ул. Кунып чукырга тотынса бер...
...Рәфит кәнсәләргә әнисе янына төшкән иде. Иртә иде әле. Учетчик кызлар да күренми. Күренсәләр... ”Исәнмесез!“ — дип, каршыларына чыгып басар иде Рәфит. Кызлар аның чалбар кесәсенә симәнке тутырып китәр иде.
Әнисе гаҗәпләнеп малайга карады:
— Нишләп йөрисең таң тишегеннән?
achyk-kapka

— Мәктәпкә кайсы күлмәкне киеп барыйм?
— Ал да ки зәңгәрен. Колгага элгәндер.
— Ничек киим... Кәҗә бәкәе чәйнәгән ич аны.
— Ах, ут күз, ут күз. Яныңа ияләштермә дип, мең әйттем ләбаса. Галимулла абыеңа әйтеп суйдырмый булмас үзен.
— Кирәкми, әни, суйдырма. Кечкенә бит әле ул. — Малайның күзләренә яшь тыгылды.
— Йөр инде алайса кәҗә чәйнәгән күлмәк белән. Кайтып йөрергә вакытым юк. Ниндидер упалнамучынный килгән. Бүлмәләрне җыештырып бетерәсем бар. Мич тә янып бетми.
— Алайса агын киям.
— Аунап йөри-йөри карарлыгын калдырмагансың бит син аның. Плитә өстендә җылы су бар. Чайка да кояшка элеп куй.
Рәфит баскычтан төшеп килгәндә, Шахразый абыйсы каршы очрады. Кулына кинодагы командирларныкы төсле күн сумка тоткан кара костюмлы абый белән сөйләшә-сөйләшә баскычтан менеп килә иде. Бик дусларча сөйләшәләр, кычкырышмыйлар иде әле. Анысы бераз соңрак булды.
Шахразый абыйсы бензин исе аңкып торган баш бармагы белән малайның борын очына басты:
— Нихәл, йокы туйдымы?
— Туйды, Шахразый абый.
Шахразый абыйсы аны ишетмәде дә бугай, баскыч култыксасына тотынып, ярты юлда туктап калды.
— Телефоннан шалтыратып үзәгемә үттең. Бүген үзең киләсе иттеңмени, Хөсбулыч?
— Начальствоны яратмыйсың инде син. Яратма, яратма. Яратмаган сөяк була инде ул.
— Причум монда сөяк, Хөсбулыч?
— Мин сиңа көн саен тукыйм: Вахит авылы басуына кукуруз чәч дим. Ә син тәртәгә тибәсең дә торасың. Бәрәңге утырта, имеш. Синең колхозга...
Рәфит аның соңгы сүзен ишетми калды, кәнсәләр төбенә машина килеп туктады. Хөсбулыч күн сумкасыннан кызыл тышлы блокнот тартып чыгарды.
— Ярар, чәчтем ди мин кукурузны. Силосладым ди. Ә кемгә ашатыйм мин аны, Хөсбулыч? Колхозчыга бүлеп бирер идем, бөтен авылына өч сыер. Калган малны, ишегалды саен кереп, җыеп йөрдегез ләбаса!
— Ит заданиесен үтәргә кирәк иде, Шахразый.
— Алай итеп үтәмиләр заданиене. Крәстияннең соңгы малын тартып алып...
Хөсбулыч кызып китте:
— Син нәрсә? Дәүләткә каршы авыз чайкыйсың?
— Шалтырат та әйт Хрущевка: ”Вахитов“ колхозының председателе контра, диген.
Упалнамучынный күзләрен түгәрәкләндерде:
— Нәр-сә-ә?
Шахразый җавап-мазар биреп маташмады, итеген шыгырдатып, малай яныннан узып китте.
— Шахразый, булды. Кыздык, җитәр. Чәчәсең кукурузны. Синең колхозга...
Шахразый туктап калды.
— Колхоз малына ашатырсың, Шахразый.
— Ашатырлык малы бармы соң аның? Мине прит итеп куйганда, фермадагы ярты малны үләксә базына күмгәннәр иде инде. Коры салам белән мал чыдыймыни. Бер генә ел эшләмисең, ни карадың?
— Киләчәк белән яшәргә кирәк, Шахразый туган.
— Син яшә киләчәгең белән. Ә миңа бүгенге белән яшәргә туры килә. Колхоз кассасындагы акчаны мин саныйм. И һәм дә шуны бел: чәчмим мин кукуруз. Чәчсәк, үзебезгә күпме кирәк, сөйләшербез идарә белән.
— Шулай дип әйтимме район җитәкчеләренә?
— Әйт, әйт. Орден бирерләр.
— Соң сине икенче көнне үк эштән куалар бит.
— Эш бетмәс.
Хөсбулыч кызыл тышлы блокнотын селки-селки:
— Әйтергә туры килә. Син киребеткәнне шунсыз игә кертеп булмас, — дип, өскә таба атлады. — Керик әле бүлмәңә. Телефон кирәк.
Шахразый тыныч кына:
— Кер дә шалтырат. Телефон йозакламаган. Председатель дәүләткә каршы, диген. Башын төрмәдә чертергә кирәк, диген. Ә минем колхозчылар интересын яклыйсым бар, — диде!
Хөсбулыч шып туктады:
— Нәрсә, бәрәңге үстереп, колхозчыга өләшмәкче буласыңмыни?
Шахразыйның әллә ни исе китмәде:
— Өләшсә соң? Хезмәт көненә күпме ала колхозчы, беләсеңме, Хөсбулыч?
Хөсбулыч җавап биреп өлгерә алмады, баскыч төбеннән:
— Иптәш председатель, сез бугай анда, төшегез әле бире! — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.
Хөсбулыч та председатель артыннан аска атлады:
— Ә-ә, Зинаида Петровна, сезмени әле бу? Китердегезме?
— Алты йөз, Хатип Хөсбулыч. Әзрәк булмас микән?
— Җитеп торыр бер юлга Шахразый дуска.
Шахразый һични аңламый иде әле.
Зәңгәр фургонның ишеген ачып җибәргәч, кәнсәләр алды чеби тавышы белән тулды.
— Менә, Шахразый Исламыч, сезгә алты йөз чеби алып килдек. Задание.
— Миндә чеби фермасы юк.
Җирән чәченә кызгылт яулык каплаган хатын шофер егеткә дәште:
— Володя, бушат ящикләрне!
Ящикләр, берәм-берәм, яшел чирәмгә тезелә башлады.
Председатель:
— Алмыйм мин чеби. Башка мәшәкатем дә җитәрлек, — дип, Хөсбулычка борылды. — Бая гына кукуруз иде, инде чебие дә өстәлдемени?
Хөсбулыч кулларын җәйде. Шахразый йөгерә-атлый кәнсәләргә менеп китте. Хөсбулыч шофер егеткә ымлады, тегесе, аны шундук аңлап алып, кулына ящик күтәреп, Шахразый артыннан иярде. Хөсбулыч кычкырып калды:
— Кабинетына кертеп куй! Кабинетына!
Өстә нәрсәдер дөбер-шатыр килде, кәнсәләр баскычын чеби тавышы күмде.
Володя дигәннәре баскычтан туп кебек тәгәрәп кенә төште дә:
— Төкердем чебиегезгә, — ди-ди, ашыга-ашыга кабина ишеген ачып, стартерга басты. Машина, зәңгәр төтен бөрки-бөрки, күпергә таба борылды. Кабина ишеге ачылды:
— Утырыгыз! Алып кайтам районга! Бил сындырып ятып булмас бу тиле-миле янында.
Районныкылар китеп барды. Шахразый ящикләр янына килде.
— Нишлибез, энекәш? Алып кит берәрсен!
Ящикне күтәреп карагач:
— Саллы гына икән шул бу, — дип, күпердән чыгып баручы атлы егеткә кычкырды:
— Митә! Кил әле бире! Энекәшкә юл уңаеннан чеби менгереп ат әле!
Митә, атын борып, ящикләр янына килде. Шахразый кәнсәләр баскычына юнәлде:
— Фермага менәсеңме? Хатыннарга әйт анда, кемгә чеби кирәк, төшсеннәр кәнсәләргә. Шахразый бушка чеби өләшә, диген.
Митә дә югалып калмады:
— Шахразый абый, миңа берәр ящиген алсам ярыймы соң? — дип кычкырды.
— Берне түгел, икене ал. Ачтан кырылып бетәрләр йә.
...Соңыннан әнисе сөйләде Рәфиткә. Чебиләр күз ачып йомганчы юкка чыккан кәнсәләр яныннан. Әнисе председательнең, ”Ысбулыч икән бу Хөсбулыч!“ — дигәнен генә ишетеп калган. Эшеннән алырлар инде, әйбәт прит иде дип, Шахразыйны кызганып, кулы белән күз яшьләрен дә сөртеп алды үзе.
Хафиз абыйсыннан белде Рәфит: председатель чебиләр өчен колхоз кассасыннан түләгән икән, крәстияннән тиен дә алмаган.
Ә Шахразыйны икенче каттан төшермәделәр әле. Ул һаман да үз кабинетында, кара телефон аппараты янында утыра бирә.
 

 

Йоклап ятма, Фазыл!


Малайлар алачык янында кырмыска күк кайнашалар иде. Укулар бетте. Рәхәт. Сумка өстерәп, мәктәпкә чабасы юк. Сарык көтәргә болынга йөрисе юк: күрше чирмеш авылыннан килгән көтүче хатыннар, чыбыркы шартлата-шартлата, урам буйлап күкрәк киереп йөри. Эш рәхәт, тамак тук. Өйдән-өйгә күчеп, кунак булып яши бирәләр.
Көн саен балыкка да йөрисе килми икән. Шахтер абыйлары шахтадан шартлата торган әйбер алып кайткан. Шуны елгага ыргыта да, яр өстенә су баганасы чөелә. Зур-зур балыклар корсагы белән әйләнә дә чыга су өстенә. Малайларга балык тәтеми, билгеле. Алар, шахтерга тагылып, аңгырайган балыкны гына санап йөриләр. Шартлаткыч бөтен елганың котын алды: бакалар да куркып кына сайраша хәзер. Кармакка да ташбаш кына эләгә.
Көн җылы. Алачык янындагы чирәмдә чикерткәләр сикерешә.
Алачык хуҗасы күренми. Ул булмагач, ат дагалатырга да килүче юк. Кеше булса, күңеллерәк инде ул. Алачык ишеге ачылса, тирли-тирли күреккә басарлар иде. Тимерченең, тимерне утта кыздырып, әллә нинди хикмәтле нәрсәләр ясаганын күрерләр иде. Ял көне шул бүген, шуңа килмиләрдер.
Әндри кул кушырып утырудан туйды булса кирәк, таштан сикереп торып, шигырь укырга тотынды. Ул шигырьне малайлар чыгарган. Бик популярлашып өлгергән иде инде ул.
 
Сәндер мескен печән чаба,
Үтми аның чалгысы.
Үтәр иде чалгысы,
Анда Галя кайгысы.
 
Әндри шул шигырьне сөйли башласа, Рәфит тирләп чыга: исемнәрен генә алыштырмаса ярар иде. Рәфит дип, Сания дип.
Әндри көлә-көлә:
— Сәндергә сөйләп эчен катырам әле, — ди.
Шәһәрдән Галя исемле кыз кайткан иде авылга. Керәшен кызы. Зәңгәр сандали кигән, аяк тырнакларын кызылга буяп җибәргән. Күлмәге дә, бантигы да зәңгәр. Баштарак малайлар белән русча сөйләшергә маташты. Малайлар аңламагач, татарчага күчте. “Ашагыз, аша!“ — ди-ди, күчтәнәч кәнфитләр өләште. Кемгә кәнфите тиде, кемгә кәгазе. Кәнфит тәме килеп торган кәгазь дә кадерле иде малайларга, чөнки зәңгәр күзле кыз кесәсендә шәһәрдән кайткан кәнфит кәгазе иде ул.
Кыз кайткач, Әндригә әллә нәрсә булды. Галя малайлар белән вата-сындыра татарча сөйләшеп азапланганда, Галяга читтән генә карап тора Әндри. Тик озак түзеп тора алмый, кыз янына килә һәм тынын көчкә ала-ала:
— Татарча сөйләш инде син әйбәтләп. Керәшен кызы да булгач, — ди.
Галяның тамчы да исе китми:
— Шәһәрдә минем керәшен кызы икәнемне белмиләр, — дип, зәңгәр бантигын төзәткәләп куя.
Кыз кинога да чыга, әмма клубка малайлар кебек тәрәзәдән керми. Кечкенә кара сумкасыннан акча янчыгы алып, нечкә озын бармаклары белән сак кына сузылып, Зөһрә апасының өстәленә кәгазь акча сала. Көн саен кәгазь акча... Малайларның исе китә.
— Әтисе министрдыр аның.
— Безнең авылдан керәшен министры чыкканы юк әле.
— Әтисе безнең авылныкы түгел бит. Әнисе генә.
Малайларның бөтен сүзе Галя тирәсендә бөтерелә. Урамда да шул сүз, кинода да. Башкалар сөйли торды, Сәндер кармак салып та өлгергән икән инде, гел Галя тирәсендә чуала. Кинога да бай кыяфәт чыгарып, ишектән генә керә хәзер. Сәндернең дә кәгазь акчасы бар. Соңыннан кызны озатып та куя икән, диләр. Чындырмы-юктырмы, әмма Сәндер үзе бер сүз дә эндәшми. Әндри бер тапкыр артларыннан барып караган, Сәндер капка төбендә басып калды, Галя үзе генә кайтып китте, ди. Әндри, озатып куйыйм дигәч, кыз горур гына:
— Шәһәр кызлары авылның ялан аяклы малайлары белән йөрми, — дигән, имеш.
Әндри: ”Бер кәлимә сүз әйталмадым“, — ди. Әмма бик гарьләнеп, бик кимсенеп сөйләгән иде ул бу турыда.
Галя авылда озак юанмады, зәңгәр күбәләк төсле бөтерелеп очып йөрде дә, сабан туйлары үткәч, әнисенә ияреп, шәһәренә кайтып китте. Шуннан бирле Сәндернең дә күренгәне юк. Шәһәрдә кунакта икән, диләр. Русчага да өйрәнгәндер инде Сәндер. Бәлки, Галяны да эзләп тапкандыр. Эзләп тапкандыр да, русча гына сиптереп, морожный ялый-ялый, кино карап йөриләрдер.
Галя китте, ә шигырь яши. Шигырьне сөйлиләр, Сәндерне дә сагынып куялар. Хәзер Әндринең үзе турында шигырь сөйләгәнен ишетсә, нәрсә дияр иде микән Сәндер? Бу турыда беркем дә, бер нәрсә дә әйтә алмый.
— Бүген балыкка бару юк инде, малайлар.
— И-и, малай, кичә хезмәт укытучысы тоткан ул балыкны. Аты ягындагы шарламадан. Бер-бер тәңкәсе егерме тиенлек акча хәтле. Балыкны җилкәсенә асып куйган, башы Гера абыйның чәченә, койрыгы җиргә тиеп тора. Пожарныйга алып кереп үлчәделәр, потка якын тарткан.
— Балык анасы булгандыр ул.
— Анасымы, атасымы, — Әндри кычыткан чаккан аягын кашып алды, — зур балык иде. Бер илле яшьләр тирәсе булгандыр аңа. — Аннары җиргә чүгәләде. — Килегез әле! Бер план бар.
...Малайлар, кич җиткәнне көтеп, тәмам хәлдән тайдылар. Бүген алар кинога кермәскә сүз куешканнар иде. Әндри алдан ук ныгытып кисәтте:
— Кем куркак, өендә утырсын. Әгәр берәрегез тишсә, танавыгызны кызарган алма төсле итәм.
— Кайда барабыз соң без?
— Баргач, күрерсең. Клуб янында җыелабыз.
Кино моторы, пытыр-пытыр килеп, авылга акырып калды. Малайлар урам буйлап атлады. Сания белән берничә кыз да иярде. Әндри: ”Фазылдан пасха үчен алабыз бүген“, — дип пышылдады.
Мәктәп бакчасына менеп җиттеләр. Әндри кинодагы командирлар күк кыланды. Рәфитне әрекмән арасына бастырып куйды:
— Син бөке хәтле генә, тор шушында. Кеше-мазар күренсә, егылып китмә. Сизсәләр, сигнал бир!
Әндри Санияне дә Рәфит янында калдырмакчы иде, кыз иренен турсайткач (Рәфит үбеп алыр дип курыккандыр инде), каршы килмәде, Санияне ияртеп, рәшәткә тишегеннән эчкә чумды. Калганнар да акация агачлары арасында югалды.
Ай яктысында мәктәп каралып күренеп тора. Керәшен зираты ягыннан әллә ниткән тавышлар ишетелә. Якында гына нәрсәдер йөри. Кыштыр-кыштыр килә. Аерылып калуына үкенә башлады Рәфит. Әрекмәнгә күмелеп, рәшәткәгә сөялеп утырды. Бакчага ни кергән, ни чыккан кеше булмады. Түземлеге беткәч, кыюланып китеп, рәшәткәгә башын тыккан иде, кемдер якасыннан тотып алгандай булды. Чак кычкырып җибәрмәде. Күзләрен зур итеп ачып, каралып утырган куакларга карады, шикләнерлек әйбер күренмәде.
Малайлар суга төшкәндәй юкка чыкты.
Әндри, бүксәсенә кыяр тутырып, урамга чыкканда, Рәфит, йоклап китмәс өчен, тырышып-тырышып, балтырларын чеметә иде.
— Молодец! — дип, җилкәсенә Әндри кагылуга, Рәфит тәгәрәп китә язды. Тегесе әкрен генә көлде: — Үзең мәхәббәт хатлары язган буласың, үзең...
— Мин сине танымадым бит. Куркытып йөрисең.
— Их, чыпчык йөрәк. Часовой чыкмас синнән.
...Кайтышлый Фазыл абыйларының капка төбендә тукталдылар. Өйдә ут сүнгән. Тып-тын. Ара-тирә көтүдән адашып калган сарык бәрәненең генә урам тутырып кычкырганы ишетелә.
Әндри кыярларны җиргә койды. Капканы төртеп ачты һәм, чүгәләп утырып, кыярларны завуч абыйсының ишегалдына тезәргә тотынды. Рәфит аның: ”Йоклап ятма Фазыл. Бакчаңны каравылла“, — дип язганын күреп торды.
Әндри Санияне чакырды:
— Син гел бишлегә укыйсың, укытучы кызы булгач. Дөрес яздыммы?
— Бер өтер белән өндәү билгесе җитми монда, — диде Сания, җирдәге язуны кат-кат укып чыккач.
— Кай төштә?
Әндри:
— Тагын ике кыяр бирегез әле! — дип, капкадан башын тыкты.
— Уянсын да укысын. Киттек!
Фазыл абыйсының шул кичне Кара диңгез буена ял итәргә киткәнен белми иде әле Әндри. Белгән булса, ачуыннан гөберле бака күк кабарып чыккан булыр иде.

 

 

 

 

 

 

Мунчала асты тулы балык


Рәфиткә сөенеч арты сөенеч килде бүген. Малайга хат ташучы зәңгәр конверт һәм сары кәгазь тоттырып китте.
— Посылка килгән сиңа, Рәфит. Барып ал!
— Эчендә нәрсә икән соң аның?
— Анысын белмим инде. Әниең барып алгач, актарып карарсың.
Рәфит әнисенең кайтканын өзелеп көтте. Әнисе урманга утынга менеп киткән иде аның. Җәй буе җилкәсендә утын ташый ул. Кышка әзерләп куя. Аннары төн буе җилкәсен уып сызланып ята. Кышкы бураннарда да менеп китә әнисе Саклау урманына. Бүреләр очрамадымы икән дип куркып бетә Рәфит. Әнисе исән-сау кайтып керә, утын, шарт-шорт килеп, очкыннар ата-ата янып китә. Җәй көннәрендә генә шулай гөжләп яна ул. Ә кышларын... Әнисе мич кабызып җибәрә алмыйча интегеп бетә. Утын, су агызып, тик сызып ята. Ни кабынмый, ни сүнми. Әнисе кәрәчин дә сибеп карый, зарланып та ала. Утынга барыбер, зарландың ни, еладың ни.
Чәчләрен баш түбәсенә өеп куйган әнисе ишектән:
— Ах, кайсы исереге булды икән! Бакча башындагы киртәне җимереп киткән. Тот балтаны, кадак әзерлә! — дип, пыр тузып килеп керде. — Ирле кешенекен җимерми бит ул, күзе тонган.
Рәфит әнисенә хат сузды:
— Кизелдагы ападан килгән, әни.
— Рәшидәдәнмени? Күптәннән хәбәре булмагач, йөрәгемә ут капкан иде. Исән-сау икән...
Әнисе, конвертны өстәлгә куеп, сыңар кулы белән хатны конверттан тартып чыгарды. Хат эченнән идәнгә акча бөтерелеп килеп төште.
— Менә сиңа, улым. Балаларга бүләк алырсың, дигән апаң. Тик нәрсә алыйк икән соң аңа?
— Ипи алырбыз, әни. Биш тәңкәгә, беләсеңме, күпме ипи алып була.
— Рәхмәт, улым, тәмле телеңә. Син МТСта кибетчеләр белән дуслашып беттең бугай инде.
Рәфит МТСта үз кеше. Кесәсенә вак акча салып, сумкасын селти-селти, югары оч күперенә таба китә ул. Кайвакыт авыл артлап кына менә. Ә анда борчак басуы. Рәхәтләнә Рәфит яшел кузак ашап. Аты сазлыгына таба кошлар төркеме очып үтә. ”Их, шул кошлар күк оча алсаң икән. Авылны өстән генә карап йөрер идең. Санияне дә күрер идең“, — дип хыяллана малай. Әмма кулларын күпме генә бутаса да, кузак басуыннан күтәрелеп китә алмый. Дөресен генә әйткәндә, аның моннан китәсе дә килми. Һавада болыттан башка нәрсә юк бит. Эчәргә су җирдә дә бар. Санияне дә бик күрәсе килеп тормый әле. Теге вакытта укытучы апага әләкләште дә, күңелен суытты Рәфитнең. Бирмәгән булса инде шул хатны...
Малай коймадан сикереп кенә МТС ишегалдына төшә. Борынына бик тә якын ис — майлы тимер исе бәрелә. Кояшта кызган тимер исе. Пилорам ягыннан агып килгән пычкы чүбе исе сулыш юлларын кытыклый. Тик бу исне яратмый Рәфит. Пилорамны да яратмый. Аның әнисе кулын шул пилорамда өздергән бит. Көне буе болында печән чапкач, төнге эшкә чыккан булган. Йокылы-уяулы көе. Безнекеләрнең немец белән сугышып яткан чагы. Авылда эшкә ярарлык ирләр юк. Бар да сугышта. Ә эшләргә кирәк. Кулының пычкы чүбе өстендә сикергәләп йөргәнен генә күргән әнисе. Больницада кан салганнар. Шуңа ачуы бик тиз чыга хәзер. Андый чакта әнисе шаярып: “Тиле кеше каны салганнардыр миңа“, — ди.
Рәфит, ремонт көтеп ятучы тракторлар, майлы туфракта чәчелешеп яткан тимер-томырны урый-урый, МТС кибетенә керә. Кибет эчендә инә төшәр урын юк. Этеш-төртеш. Рәфитне дә, яңа гына пешеп чыккан ипи исеннән аерып, ишек артына кысрыклап чыгаралар. Ипи алалмый калам дип, елап җибәрә яза малай. Бер дә көтмәгәндә генә, әллә каян директор абыйсы килеп чыга!
— Әһә! Синмени әле бу, Рәфит. Кертмиләрме?
МТС директоры ишектән башын тыгып:
— Миңа ике буханка бир әле, сеңлем! — дип, кибетчегә акча суза.
— Бер генә тиеш бит, Вәлиев абый.
— Берсе Сабира малаена аның. Син аны моннан соң чиратсыз җибәр. Әнисе кулын МТСта өздерде. Беренче җибәр. Ишеттеңме?
— Ишеттем, Вәлиев абый.
Урамга чыккач, Вәлиев абыйсы ипинең икесен дә малайның сумкасына сала. Рәфит акча суза. Директор абыйсы:
— Вакланма, егет, вакланма. Ныгыт буыннарыңны. Тәгәрәп китәргә генә торасың, — дип, тиз-тиз китеп бара.
Ашыга. Гел шулай ашыга ул. Депутат бит. Мәскәүдән кайтып керми. Хрущев бабайның үзе белән сөйләшеп, күрешеп йөри икән, диләр аның турында. Күрешер дә... МТС директоры булгач...
Хат ташучы калдырган сары кәгазьнең посылка язуы икәнен белә иде Рәфит. Казандагы апасыннан. Алып кайтып, тартманы ачып карагач, аһ итте: тартма эчендә кәнфит, ә иң кирәге — калын кәгазьгә бик пөхтәләп төреп салган кием-салым. Үзенә дә, энесенә дә.
— Сезгә монда ел буе киеп йөрерлек күлмәк, штан бар, улым. Игелеге белән генә киегез! — дип, әнисе апасына мең рәхмәтләр укыды. Рәфит ишегалдына атылды:
— Дәүфит! Кер тизрәк, баедык!
Энесе коймада кукраеп утырган әтәчкә карап тора иде. Онытылды әтәч. Абыйсы артыннан өйгә йөгерде Дәүфит.
Киеп карамаган кием калмады. Тәм-том да шактый кимеде. Рәфит, ике кәнфитне кесәсенә салып, Кәлимулланың ачык капкасына йөгерде.
— Баедык, акча килде, посылка, — дип, сөенә-сөенә, дулкынлана-дулкынлана, кармак тотып торган Кәлимулланың учына кәнфит салды.
— Мин сиңа үзем керергә җыенган идем әле. Әйдә балыкка! Чипуннар тыкрыгыннан тупыл корты җыябыз да...
— Рәфит, Рәфит, кайт әле, кайт. Кая олактың тагын? — Әнисе эзләп капка төбенә чыккан икән.
Җимерек киртәне бик тиз каккалап куйдылар. Кәлимулла чүкечне шәп тота. Ул какканда, кадак та кәкрәеп интектерми, агачка шуып кына кереп китә.
Шырпы кабына тупыл корты тутырып, кукуруз басуын ера-ера, елгага таба атладылар.
Ләмгә бата-чума интегеп беттеләр, балык эләкмәде. Кәлимулла, ачудан кызарынып-бүртенеп, кармагын ташка бәрде.
— Шахтер Габит куркытып бетергән! Таш астында качып ята инде балык. Әйдә, кул белән тотабыз, Рәфит!
Ыштанын салып, кармагы янына атты да, суны шапыр-шопыр ерып, маймычларны куркыта-куркыта, агарып торган ташлар янына барып ятты Кәлимулла. Рәфит тә шулай итте.
— Шаулама. Кулыңны ташның теге ягыннан тык. Куышы зур.
— Су күсесе булса...
— Тык инде, тык!
Куыш буш иде.
Ләмгә батып йөрүләре бушка китмәде, өч кызылканат тоттылар.
— Тагын берне тотсак, икешәр була инде, малай.
— Әнә юкә салганнар.
— Карыйк әле!
Малайлар юкә кабыклары арасына тыгылдылар. Кулларына бәрелә-сугыла балыклар шупырдады. Кояшта ялтырый-ялтырый, комлыкка симез-симез кызылканатлар очты.
— Әйттем бит, шахтердан качып яталар, дип.
Бер килсә, килә икән ул. Рәфитнең мондый сөенечле көне булганы юк иде әле. Су күсесе турында да онытты малай.
Тешләсеннәр, кыслалары бармакны кысып, канатып чыгарсыннар. Үги ана яфрагы ябып бәйләп куйсаң, шайтан буламыни бармакка.
Яшәсен кызылканат! Яшәсен юкә кабыгы!

 

 

 

 

 

 

Бура эчендә бозау


Ычтапан абыйлары сөйләп утырды клуб янында:
— Теге дивана шахтер елганы болгата бит. Үлгән балык, үлгән бака, мин сиңайтим. Чутсыз. Сильсәвит нәрсә карый. Мин үзем җир сукалаганда, йомран оясы очраса, таптатмый әйләнеп узам. Таптатмыйм йомранны.
— Нужәли, Ычтапан, йомран оясын күрәсең?
— Күзе булган кеше күрә ул, Хафиз.
— Йомран ашлыкны ашый бит.
— Ашаса соң. И Әндри, Әндри. Ашлыкны кайта-кайта барыбер чәчеп-түгеп бетерәләр. Бездә аның юлы юлмы. Чокыр да чакыр.
— Без йомран оясына су тутырабыз. Тончыга да өскә чыга.
— Нимеч икәнсең, Әндри. Нимеч кенә шулай эшли.
— Йомран үтереп йөргән немецны күргәнем юк әле.
— Авызыңнан сөт кипмәгән, филусуф булып кыланасың тагын. Киноны күбрәк карарга кирәк. Нимеч кенә ул...
— Мин немец түгел.
— Булмагач, үтермә йомранны. Су салма авызына.
— Ипине ашап бетерсенмени?
— Әйттем бит инде, бетерми дип. Бетерми... Җирдәге бернәрсәне дә үтерергә ярамый, Әндри. Вакыты җиткәч, һәр нәрсә үлә. Табигать кешегә рәнҗемәсен.
Ычтапан абыйлары махра төрә.
— Керәм иртәгә, сәвитенә дә керәм. Барыбер штраф салдырам теге туксан тугызлыга. Йөрмәсен елганы агулап. Фашист кына шулай эшли... Салдырам штраф.
Зур гәүдәсе белән чайкала-чайкала урам буйлап менеп китә. Каеннар арасыннан Ычтапан абыйның сулык-сулык җырлаганы ишетелә.
 
Таһир, Зөһе-е-ерә,
Ялан аяк йөгерә.
 
Өйләрдә кәрәчин лампалары сүнә. Клуб яныннан тезелеп киткән электр баганалары каралып күренә.
— Тәки үз дигәнен итте Шахразый. Авылга электр керттерә башлады, ә!
— Электр Кукмарада терәлеп калмас инде.
— Бөтен илне электрлаштыралар хәзер.
— Ул кино моторыңны кая куярсың инде, яшьтәш? Электр килгәч дим.
— Музей ясатам. Шунда торыр. — Хафиз абыйсы Әндригә борыла. — Клубның теге тәрәзәсен дә томалыйм.
Әндри сүзсез аңлый Хафиз абыйсын. Киноны электр белән күрсәтә башласа, төкерми дә инде акчасыз малайларга киномеханик.
— Радио да килеп җитә икән.
— Әһә! Балыклыга кадәр сузганнар кабельне.
— Әйтәм бит, Шахразый сүзен сүз итә ул. Балкып торачак әле безнең Янил.
Хафиз абыйлары өзми дә куймый, ике сүзнең берендә Шахразыйны телгә кыстыра.
— Әллә ниләр күрәсе бардыр әле, яшьтәш. Коммунизм була, ди әнә Хрущев. Капиталистның борыныннан шаулап кан ага инде. Көнләшүдән.
— Агарлыгы калса. Үлеп бара диләр бит инде капиталистны. Гәзиткә шулай язалар.
— Озаграк үлә түлке, яшьтәш.
Хафиз абыйлары әңгәмәгә йомгак ясый:
— Тизрәк үлсен иде үлсә. Сугышып йөрисе булмас иде.
Өлкәннәр, тәмәке утын җемелдәтә-җемелдәтә, салкынча урам буйлап китеп бара. Малайлар кала.
— Ул коммунизм тиз килер микән?
— Электр кергәч, озакламас инде. Килеп җитәр.
— Радио да Балыклыда ди бит әнә.
— Акча кирәк булмый инде аннан. Карале, коммунизм булгач, ул акчаны кая куярлар икән, ә?
— Музей ясатам, ди бит Хафиз абый. Тутырырлар шунда.
— Безнең авылда аның хәтле акча бар микән соң?
— Минем әтинең акчасы юк.
— Безнең дә юк...
Әндри яңа кызык уйлап таба.
— Малайлар, — дип пышылдый Әндри, — Хупҗамал әбинең утыны бетеп килә икән. Ташып куйыйк күбрәк итеп.
Әбинең ишегалдына күрше капка төпләреннән җыелган утын өелә. Ә әби, үзе берни белмичә, искереп беткән кечкенә генә өендә йоклап ята. Тәрәзә пәрдәләре тартып куелган.
Таралышалар. Капка келәләре шалтырый, баскычлар шыгырдый. Этләргә дә эш бетә, алар да өрүдән туктый.
...Рәфит әнисенең тавышына уянып китте.
— Улым, тор әле, тор! Кемдер безгә яңа капка элгән төнлә.
— Нәр-сә-ә?
— Яңа капка элгәннәр дим. Суга барырга чыксам, өр-яңа капка. Борылып карыйм, өй үзебезнеке. Капкасы Ычтапанныкы. Алып китте инде Ычтапан. Әйдә, үзебезнең капканы элеп куйыйк урынына.
Урамга чыктылар. Ычтапанның мунча бурасы янына халык җыелган. Шырык-шырык көләләр. Бура эчендә бозау акыра.
Ычтапан бура тишегеннән башын тыгып-тыгып карый:
— Аңгыра! Мәхлүк! Очып кердең штоли?
Дания апа да шунда, ни әйтергә белми аптырап тора. Кулында бозауның кара муенчагы.
— Нәрсә карап каттың? — дип кычкыра аңа Ычтапан. — Кил монда.
— Килеп нишлим соң мин анда?
— Муенчагын кидер дә өстерәп чыгар аңгыраны. Йөрмәс бура белән абзарны бутап. Өстерәп чыгар...
— Кай төштән?
— Тфү! Керә белгән, чыга да белер әле, — дип, бурага төкерә дә Ычтапан, тракторына утырып, пытыр-пытыр фермага менеп китә.
Халык көлә. Халык көлгән саен, бозау ныграк акыра. Дания, чиләк тутырып апара алып чыга да, муенчагын чирәмгә ташлап,бура эчендә югала!
Бураны сүтеп, бозауны чыгардылар. Аннары бураны яңадан өеп куйдылар.
Ычтапан әбәткә кайткач, исән-имин бураны күреп:
— Нәрсә, бозау акырганы ишетелми анда? Кергән тишегеннән чыкты мәллә? Акыллы хайван икән. Зиһенле! — дигән, имеш, хатынына.
Малайлар атна буе көлештеләр. Әндри:
— Мине нимеч дип үртәгән иде, кызык иттеләр Ычтапан абыйны, — дип, рәхәтләнеп авыз ерып йөрде!
Бура һәм бозау вакыйгасы табышмак булып калды.
Әндри генә:
— Олылар эше инде ул, олылар эше, — дип, ачыкларга теләп, бик иснәнеп йөрсә дә, табышмакка җавап таба алмады.

 

 

 

 

 

 

Фото: https://pixabay.com/


Повестьның дәвамы: http://maydan.tatar/achyk-kapka-povest-devamy/

 

Комментарийлар