Логотип «Мәйдан» журналы

Ачык капка (Повесть. Дәвамы)

Повесть.

Энекәшеңне алып китәргә килдек


— Бабаң тегүче иде синең. Ул теккән киемне кимәгән кеше калмагандыр. Тирә-як авыллар бусаганы төшерә иде. Керәшен агайлар, өр-яңа тунын култык астына кыстырып, өйдән чыгып китәргә өлгерми, ишектән чирмеш хатыннары елмая:
— Исан гынамы, абзи! Ходай саулык бирсын!
Бик шәп ат бар иде безнең. Ат кынамы соң... Бер-беренә терәлеп торган абзарлар, зур ак келәт. Бәрәңге бакчасының түбәнге өлеше — ындыр табагы. Табагач белән шап-шоп ашлык суга идек. Үзебезнең җирдә үстергән ашлыкны. Ул ишегалдындагы кош-корт, мал-туар...
Бабаең бал корты күк тырыш булгач, тормыш нык, таза иде безнең. Ялкау каккан казыгын да миченә яга...
achyk-kapka
Әнисе оекбаш бәйләгән җиреннән туктап кала, ә аклы-каралы песи, йомгакны тәгәрәтә-тәгәрәтә, мич астына ук кереп китә.
— Ах, шайтан! Өстерәп чыгар шуны, йомгакны чуалта.
Рәфит, мич астына иелеп, песине тәпиеннән эләктерә.
— Бабаең атын җигәр иде дә өязгә чыгып китәр иде. Өязгә чыгуның ни икәнен белмисең син. Өйдән читтә эшләп йөрү була ул. Китә дә бара Киров якларына. Айлар буе йөри-йөри шактый гына акча эшли. Аннары, атын юыртып, исән кайтуына сөенә-сөенә, капка төбенә килеп туктый. Аты кешнәп җибәрә. Торган өй кемгә дә кадерле.
Колхозга куып кертә башлагач, бабаң каршы килде. Атны да, арбаны да алып чыгып киттеләр. Абзарларны да колхозныкына куштылар. Фермага күчерделәр. Авыл куштаннары самавыр белән мендәрләрне алырга кергәч, кеше белән гомер телгә килмәгән әнием, йә сез, йә мин дип, балта тотып, тупсага басты. Балаларга йокларга урын-җир дә калдырмас идегез мәллә, оятсызлар дип, балта белән кизәнде. Җыен куштан чыгып тайды. Бабаң балтаны әбиеңнең кулыннан тартып алып ишегалдына атты.
Бабаең колхозга озак керми йөрде әле. Өнәмәде ул аны. Ялкауларга кояш чыкты, тигезләделәр халыкны, эшләгәне дә, эшләмәгәне дә бер табактан ашар инде хәзер дип, бакчадан керер иде дә, чабатасын салып, сәкегә сузылып ятар иде. Аннары фермага менеп китә. Җилкәсенә капчык белән солы салып. Аты янына. Мине күргәч, күзләреннән яшьләр тама малкайның дип, еларга җитешеп төшә фермадан. Колхозчылар печән-мазар алып кайтышлый, капка төбенә тукталмый китми ат. Капка баганаларын иснәп тора!
Беркөнне бик борчылып, кара көеп кайтты бабаең. ”Син нәрсә, кулак койрыгы, Сәвиткә каршы киләсең? Себердә черисең килә мәллә?“ — дип, өнен алганнар мәрхүмнең.
Ходай кушканга каршы килеп булмас, керергә кирәк колхозга дип, гариза язып, илтеп бирде кәнсәләргә.
Заманасы корт күче күк гөжләп тора иде шул...
Песи баласы, йомгакка уралып, янә мич астына чума. Әнисе оекбашны өстәлгә куя:
— Мырау уйный торсын, мин ял итим.
Әнисенең сыңар кул белән оекбаш бәйләгәнен аптырап карап тора малай. Инәләрне ничек тиз, ничек оста чалыштыра әнисе, кулына күз иярми. Ике куллы диярсең. Инәнең бер очын чүпрәк ураган уң беләгенә терәп куя да исән кулы белән бәйли дә бәйли. Йомгак кечерәйгәннән кечерәя.
Рәфит менә ике куллы булса да, әнисе күк тыгыз, пөхтә итеп бәйли алмас иде. Оекбаш бәйләү — кызлар эше. Рәфит тә бәйләр иде, өйрәнеп кенә җитә алмый әлегә. Өйрәнер дә, бәйләр дә. Эшнең ояты юк, ди бит әнисе.
— Улым, бәрәңге генә юып керсәңче! Тамагыгыз ачкандыр.
Капка төбенә машина килеп туктады.
Әнисе тәрәзәгә капланды. Рәфит тә борынын пыялага төртте.
— Без авырмыйбыз бит, әни. Нигә безгә керәләр алар?
Ишекне шакыдылар.
Әнисе:
— Керегез, кер! Аягыгызны салып керегез! Бер кул белән идән юуы мең газап, — дип каршылады керүчеләрне.
Ак халатлы апаларның берсе:
— Идәнегез сап-сары, апа. Кырып югансыз бугай. Сез юганга охшамаган да бу, — ди-ди, туфлиен салып, өйгә узды. Керергә дә, кермәскә дә белми баскыч төбендә уңайсызланып басып торучы апага борылып русчалатып нәрсәдер әйтте. Марҗа апа:
— Здравствуйте! — дип, Рәфитнең учына чикләвек салды.
Икәүләп өйгә керделәр.
Олылар сөйләшкәндә, ишегалдында энесе белән чикләвек ватып кына утырасы да бит. Түзмәде Рәфит, мич кырына килеп басты.
— Безгә хәбәр иттеләр, апа. Авыл советыннан. Берүзенә бик авыр, диделәр.
— Мин аны сезгә биреп җибәрергә тиешмени инде? Авыл советы әйтә дип?
Рәфит, алып китәләр икән дип, өнсез калды. Рәхмәт абыйсы онытмаган икән теге вакытта тыкрыкта ут якканны. Кәлимулла нишли микән хәзер? Капка төбендәге машинада утырмый микән?
Әнисе улының мич төсле ап-ак йөзен күреп:
— Курыкма, улым, курыкма! — дип, Рәфитне башыннан сыйпады. — Энеңне детдумга сорап килгәннәр әнә.
Җирән чәчле күзлекле апа өзми дә куймый:
— Өең дә бик искергән икән, апа. Җимерелеп төшүеннән курыкмыйсыңмы? Төнлә җимерелсә... — дип, түшәм ярыкларыннан ара-тирә идәнгә коелган тузанга карап-карап ала.
— Шахразый өй сатып алып бирәм диде. Колхоз исәбенә.
— Шулай да, безгә бирсәгез, начар булмас иде, апа. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй...
— Ач тормыйлар алар, ялангач та йөрмиләр. Биреп җибәрсәм сагынып үләм бит мин аны. Телен дә онытыр...
— Килгәләп йөрерсез. Теләсәгез, алып китәрсез.
— Анысы шулай да инде. Әмма...
Марҗа апа алар сөйләшкәнне аңламый, өстәлдәге оекбашка карап сүзсез утыра.
Күзлеклесе:
— Энекәшеңне алып китәргә килдек, — дип ,Рәфиткә елмая.
Юк, чикләвек биреп кенә алдый алмассыз сез Рәфитне. Чикләвекне кире бирер иде дә, кызганыч. Күлмәк кесәсен ничек җылытып ята әнә.
— Бирмим, бирмим мин сезгә Дәүфитне! — Малай, елый-елый, ишегалдына атылды.
Койма ышыгында песи борчагы җыеп маташкан энесен абзарга өстерәде.
Өйдән чыктылар.
— Хәлегез бик авырлашса, хәбәр итәрсез, апа. Оялмагыз!
— Юк! Юк! Килеп йөрмәгез бүтән, вакыт әрәм итеп. Кем тапкан шул карый баланы, сеңлем. Кеше үз туфрагында үссен. Үз җирендә. Күчереп утырткач, тәрәзә төбендәге гөл дә сула...
Капка төбендә машина кузгалып киткәне ишетелде. Дәүфит:
— Тү-түт, — дип, абыйсының күзләренә карады.
Рәфит сөенә-сөенә аңа чикләвек тоттырды.
 

 

Сильсәвит базында күселәр яши


Фазыл абыйлары:
— Клуб яныннан эзегезне суытам мин сезнең, — ди.
Бүрәнәгә чыпчыклар төсле тезелешеп утырган малай-шалайның әллә ни исе китми. Әндри:
— Иләк төшсә, керәбез. Күн төшсә, эләгәбез, — ди-ди, иренен бүлтәйтеп, тузанга очып төшкән акчага төбәлә. — Иләк төште, иләк! Театр безнеке!
Рәфиткә иләк төште ни дә, күн төште ни. Барыбер керә. Әндри дә керәчәк, Әндри Фазыл абыйсыннан тамчы да шүрләми.
— Безне куып йөри-йөри генә шүрәле күк үсте Фазыл. Бот арасыннан чыгып китәм мин аның, — дип, Рәфитнең кепкасын тузанга тондыра Әндри. Елмаеп өстәп куя: — Күн төште. Сиңа театр юк бүген. Кайт та йокла кәҗә бәкәеңне кочаклап.
Рәфит аңа үпкәләми. Тузанлы кепкасын бүрәнәгә шапылдатып сугып ала. Авызын ачып, клуб ишегенә төбәлеп каткан Кәлимулла төчкереп җибәрә...
— Сәндер кайткан икән. Шәһәрдән баеп кайткан. Ялтыравык ботинка кигән. Шахтерныкы төсле.
— Шахтер кичә исерек иде. Чипуннар тыкрыгында йоклап ята иде. Кычыткан арасында. Бер ботинкасы төшеп калган инде.
— Театрга чыгалмый инде алайса.
— Йөрмәс балык үтереп. Шул кирәк аңа.
— Рәхмәт абый шахтерның кирәген биргән. Утлы табага бастырган. Ычтапан абый әйтте. Штраф түләгән шахтер.
— Шуңа эчкән алайса.
— Әти бүген иртән әйтте. Авылда исерек юк иде, кайчан олагыр инде шахтасына, диде.
— Сәндер Галяны күрде микән?
— Сорамадым. — Әндри тагын акча чөйде. Катырак чөйде, акча Кытай бакчасына очты. Рәфит рәшәткә янына атылып килде. Әрекмән дә кычыткан. Мүкәли-мүкәли эзләсәң дә, табарлык түгел. Әндринең сыңар колагы да селкенмәде:
— Ятсын шунда. Чермәс әле. Көз кереп алырбыз. Үлән беткәч. Бәлки, көзгә кадәр коммунизм да килеп җитәр әле. Аннан акча кирәкми дә.
— Кичә Сәндерне кибет янында күрдем.
Әндри:
— Мин дә күрдем аны. Килеп күрешкән идем, русча такылдарга маташа. Маңгаена баш бармак белән сылаган идем, авызыннан кичә ашаган бәрәңгесе атылып чыкты, — дип, тал чыбыгы белән чигәсен кашып алды. — Сәндер, урам тутырып, ник кыйныйсың, дип акырып җибәрде. Татарча акырды.
Малайлар көлеште. Кытай абый бакчасында тупырдап кортлы алма коелды.
Әндри клуб тәрәзәсенә күз төшереп алды. Тәрәзә кырында Ычтапан абыйсы, тагын берничә егет басып тора, кулларын бутый-бутый нидер аңлашалар. Әндри колагын торгызды, әмма: ”Иртәгә печән... дуңгыз...“ — дигән сүздән башкаларын ишетә алмады.
— Шәһәрне күреп кайтсаң иде, ә? Трамвайлар шалтыр-шолтыр йөри ди Сәндер. Өстә электр, шул электрга ябышып йөри ди трамвай.
Рәфитнең дә Казан апасы янына бик барасы килә. Әнисе дә гел алып барып кайтырмын, ди. Кайчан бара әле ул. Поездга утырып кына барып кайтырга иде. Юк, башта машина белән барасың әле. Аннан соң гына поездда. Шәмәрдәнгә менеп җитсәң, ерак калмый инде Казанга да.
...Әнисе әйтә, идәндә мүкәләп йөргән чагында, Казанга бер алып барган идем мин сине, ди. Алып баруын барган, ләкин, апасы бик сорагач, Рәфитне шәһәрдә бер атнага калдырып киткән. Рәфит елап та караган, апасының гына аны авылга кайтарып куярга вакыты булмаган. Тегү фабрикасында эшләгән. Рәфит тәрәзә төбендә урамга карап утыра-утыра телдән калган. Әнисе килгәч тә, сөйләшми интектергән. Авылны сагынган булгандыр инде.
Трамвай Казан апасы яшәгән урамда йөрми иде. Шуңа хәтерләми аны Рәфит. Ә бакчаны хәтерли. Тимер рәшәткә белән уратып алган зуп-зур бакча иде. Әнисе муенына асылынып сары бакча буйлап барганда җилдә бөтерелеп очкан өрәңге орлыклары борынына бәрелгән саен кулын селтәп-селтәп алган иде. Биек кара таш өстенә менеп баскан кап-кара абыйга да исе китеп караган иде. Кемдер җир астыннан һавага су сиптерә. Күрәсең, теге абый таш өстенә юынырга дип менгән иде. Әнисе: ”Һәйкәл ул“, - дигәч тә, Рәфит һәйкәлнең ни икәненә төшенә алмады. Инде, Казанда бер атна торып, авылга кайтып барышлый да, юынып торган әлеге абыйны кабат күргәч, бик гаҗәпләнгән иде. Болары хәтерендә, ә калганын оныткан менә.
Зөһрә апалары чыкты:
— Таегыз! Фазылыгыз төшеп килә. Күпергә керде инде. Тәрәзәдән күрдем.
Әндри тал чыбыгын сындыргалап тузанга ташлады:
— Төшмәгәе, Фазылны гына уйлап тора идем әле.
— Кертсәң, берәрсенең бот арасында утырыр идек, Зөһрә апа!
— Утыртыр Фазыл. Утыртмый ни.
Зөһрә апалары кереп китте. Малайлар калды.
Әндри туп-туры тәрәзәгә таба атлады. Рәфит тә ияреп китмәкче иде, әллә кайдан гына Фазыл абыйсы калкып чыкты.
— Әйттем бит мин сезгә. Укучыларга кич йөрергә ярамый, дидем.
— Каникул бит, абый.
— ”Галиябану“ны карарга башыгыз яшьрәк әле.
— Мин сарыкны эзләп чыккан идем, абый. — Габделфәрт тә завучка күтәрелеп карады.
— Сарык? Нинди сарык ул?
— Кара сарык, абый. Сыртында кызыл чугы бар.
— Нинди сарык, дим мин. Кич җиткәч?
— Көтүдән кайтмый калды.
— Ә... Эзлә, эзлә. Бар!
Фазыл абыйлары, елмая-елмая, Әндри киткән якка, ватык тәрәзәгә таба юнәлде.
Әндринең шәрә табаннары ялтырап күренеп тора. Трусигы кадакка эләккәндер дә, кадактан ычкына алмый интегәдер. Завуч малайның табанын кытыклады. Әндри тибенергә тотынды, тик озак тибенә алмады, лып итеп тузанга очып төште. Аннары, көчкә сулыш ала-ала, трусигын чытырдатып кысып тоткан көе, малайлар яныннан атылып кына узды. Чыпчык көтүе дә дәррәү күтәрелеп китте: малай-шалай Әндри артыннан чапты. Арттан җыр яңгырап калды:
 
Галиябануым, сылуым иркәм,
Тәрәзәдән тартып ал!
 
Туп-туры сильсәвиткә атылып килеп керделәр. Телефон аппараты янында китап укып азапланган Ычтапан абыйлары:
— Нәрсә булды? Урамга бомба төште мәллә? — дип, өне-тыны беткән малайларга текәлде.
Әндри буыла-буыла:
— Фазыл куа! — дип, бүлмә уртасына килде дә, идәнгә ятып, сайгакны күтәрде һәм трусигын кысып тоткан килеш, аска тәгәрәде. Башкалар да Әндри артыннан коелды.
Ычтапан абыйларына аңлатып торасы юк, идән сайгагын әйбәтләп урынына этеп куйгач, галушын сөйри-сөйри:
— Мин сезне күрмәдем. Китап укый идем. Күрмәдем, — ди-ди, идәнне шыгырдатып, түргә узды. Шырпы сызганы ишетелде.
— Әндри, чыгыйк булмаса. Караңгы монда.
— Чыгармын мин сиңа. Хәзер Фазыл керә. Әйтте диярсең менә.
— Нәрсә кыштырдый ул почмакта?
— Керәшенстан күселәре.
Рәфит дер-дер килә башлады, теге вакытта Рәхмәт абыйсы базга ябып куям дигәч тә, шулай дерелдәгән иде.
— Нәрсә котың очты? Мин күсене үзем тотып бирәм мәчегә. — Әндри малайның колагына пышылдады. — Мин курыкмыйм менә. Трусиктан гына кулны алып булмый.
— Нәрсә булды?
— Булды инде. Фазыл трусикның керешен өзде.
Габделфәрт шаркылдады:
— Трусигың төшеп калган булса...
Ычтапан абыйлары икенче шырпыны сызды.
Өстә сөйләшәләр иде, малайлар сагайды.
— Берүзеңә күңелсез түгелме, Ычтапан?
— Юк... Күңелсезләнергә вакыт юк. Тел тоттым әле менә. Тел тоттым...
— Тел? Нинди тел?
— Дежурда нишләмәк кирәк. Китап укыйм. Әпсәләмовның разведчиклары яңа гына бер нимечне капчыкка бөтереп салдылар.
— Шулаймыни?
— Йөрисең шунда комачаулап.
— Малай-шалай белән әвәрә килү әле.
— Театрдан куып йөрисеңме, тиргә батып? Керсеннәр. Карасыннар. Әлмәт артистлары гел килеп тормас. Мәхәббәт турында бит...
— Үскәч белерләр әле...
— Хафиз нишләп йөри анда? Теш чыкмаганмы Хафизга?
— Нинди теш?
— Син озынрак шул. Сиңа төштән соң гына барып җитә. Бөтен авыл гөр килде кичә.
Ычтапан абыйлары өченче шырпыны сызды. Завуч тәмәке тартмый, малайлар шуңа күрә шырпы сызган кешенең Ычтапан абыйлары икәнен чамаладылар.
— Без кичә Хафиз белән дуңгыз чәнечтек. Бәрде дә екты Хафизны дуңгыз. Апарага бәреп екты. Дуңгыз урамга чыгып чапты, Хафиз ишеккә сыланып калды. Авызыннан кан ага. Теше төшкән, значыт.
Идән шыгырдады.
— Соңыннан әйтте Хафиз, син әче балыңны миңа эчергәнче, апараңа туглап чучкаңа бир әнә, диде. Чучкаң исереп егылгач, үзең дә хәл итәсең син аны, ди. Мыскыл итә мине. Үзенең авызыннан кан ага, үзе мыгырдана. Керәшен, ди. Кем керәшен, мәйтәм. Үзең дә, чучкаң да керәшен, ди Хафиз. Чүт сугышып китмәдек... Ә малайларны кулга ал син. Бер узынып киткәч, булмый ул аннары. Кибеттә тоз белән шырпы бетте бит әле, Фазыл.
— Сабын да калмаган анда.
— Әмерикә котыра, ди. Халык сугыш чыгудан курка. Сугыш чыкса, сабын, шырпы ише нәрсәне көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый аны. Чыра яндырсаң да...
— Чыра яндырырга шырпың булса...
Ычтапан абыйлары дүртенче шырпыны сызды.
— Хатынга әйтәм, кибеттә бар чагында, син миңа тәмәкене күбрәк алып кал, дим. Ул озын чәчкә әйттең ни, әйтмәдең ни. Тулкысы юк. Сугышка баргач, бушка бирерләр әле, ди.
— Әйтәм аны, Әпсәләмов китабын укып утырасың.
— Өйрәнә торырга кирәк. Сыртыңа бомба төшкәч соң була ул. Соң була. Өйрәнергә кирәк.
— Синнән разведчик чыкмас, Ычтапан. Бик әкрен бит син.
— Миннән чыкмаса, синнән чыгар. Ботың озын.
— Карале, Ычтапан, син тегеләрне күрмәдеңме?
— Кемнәрне?
— Малайларны.
— Аларның сильсәвиттә телефон саклап утырасы юк бит. Ни пычагым калган аларга монда?
Идән тагын шыгырдады. Рәфитнең чәче юешләнде: базга идән ярыгыннан су агып төште.
— Әллә анда Фазыл абый...
— Булмаганны. Кое суы ул.
Өстә кемдер йөткерде.
— Базга су салма, Фазыл. Дуракланма.
— Без кечкенә чакта йомранны оясыннан шулай чыгара идек.
— Һе... Син дә нимеч икәнсең алайса.
Фазыл абыйлары шаркылдап көлде.
— Кыштырдыйлар анда. Базда.
— Күселәр чабыша, Фазыл. Күселәр яши.
— Монда нинди сандал ята соң?
— Төшереп калдыргандыр берәрсе. Бик ашыктылар бит.
— Сау бул, Ычтапан. Тыныч йокы!
— Йокларсың монда сезнең белән.
Ишек ябылды.
Бераздан сайгак күтәрелде, баз авызында Ычтапан абыйлары күренде.
— Чыгыгыз, күселәр. Завучыгыз китте. Әйтмәдем.
Ычтапан абыйларының кап-кара тузанга батып, баздан чыгып килүче малайларга исе дә китмәде. Әпсәләмов разведчиклары белән сазлык ерып, үзебезнең якка чыгып килә иде бугай инде ул.
Ычтапан абыйлары алтынчы шырпыны сызып калды. Бераздан аның:
— Әндри, трусигыңның керешен яктыда ныгытып бәйләп куй... Кер монда. Төшеп калса... — дигәне ишетелде.
Әндригә инде барыбер иде. Урамда караңгы, кеше-фәлән күренми. Борынга дымлы үлән исе, тупыл агачларының әчкелтем сагыз исе агып керә иде.

 

 

 

 

 

 

Болында ат кешни


Иртән авыл печән җыярга төште.
Иңнәренә сәнәк-тырма күтәргән ир-ат, кулларына төенчек тоткан хатын-кыз, аяклары чебиләп беткән бала-чага болынны корт күче күк сарып алды.
Покостагы печән кәнфит кәгазе күк кыштыр-кыштыр килеп тора.
Малайлар чишмә ярына килеп утырды. Әндри, кесәсеннән яулык чыгарып, башына юешләп бәйләп куйды:
— Эссе сукса, печән җыеп булмас, ятарсың чишмәгә баш тыгып.
— Крокодил күк...
— Бездә крокодил юк бит.
— Бер кинода Африканы күрсәттеләр. Крокодиллар, башларын тыгып, суда ята, койрыклары яр өстендә. Кешеләр кап-кара. Корым төсле. Каралып күрсәткәннәр, малай.
— Эсселек йөз градустыр анда?
Тәкәрлек кычкыра. Үлән арасында бакалар сикерешә.
Рәфит болынга карап утыра. Өлкәннәр ял итә. Арбалар астына кереп ятканнар да нидер сөйләшәләр. Кычкырып көлешкәннәре чишмәгә хәтле ишетелә.
Рәфит болынның чәчәксез калуына һаман да ышанып җитә алмый әле. Балык тотып аргач, елгадан болынга менеп, чәчәкләр арасында чалкан ята иде ул. Колак янында гына бал кортлары безли, энәкараклар вертолет күк бер урында асылынып тора. Шөпшәләр выжлый. Малайның күзләренә иелә-иелә балтырган тирбәлә иде.
— Сусыл, малайлар. Өлгереп кенә җиткән. — Әндри балтырган китереп өйде. — Балтырган котырган таллыкта. Сазлык анда.
Чишмә янына ак ат килеп туктады. Кыска җиңле ак күлмәк кигән Хафиз абыйлары арбадан сикереп төште.
— Нәрсә суган суы сатасыз? Нишләтте кичә Фазыл?
— Тоттырмадык без аңа.
— Шундый озын ботлы Фазыл да тоталмадымы? Аяклары бастырык буе бит. — Хафиз абыйлары арбадагы бастырыкны җиргә ташлады. — Сукыр черки күк күзенә кермәсәгез... Нигә кул кушырып утырасыз? Җыегыз печән.
— Әбәт, Хафиз абый. Син нигә соңга калдың? Без ике чүмәлә ясадык инде.
Хафиз абыйлары, үләнгә сузылып ятып, чишмәдән йотлыга-йотлыга салкын су эчте.
— У-у, малайлар. Монда сезгә атна буе кино карарлык акча җыелган инде. — Киномеханик чишмә төбендә ялтырашып яткан көмеш акчаларга күрсәтте.
— Аларга тияргә ярамый. Әби әйтә, изге чишмә ул, ди. Суын эчкән кеше чишмәгә акча салып китсә, юлы уңа, ди. Акча сал!
— Акчам юк шул, тишекборыннар. Булса, бик салыр идем. Кесә буш.
— Синдә дә акча булмагач инде. Көн саен билет сатасың.
— Сатса соң... Мин аны сдавать итәм лә.
— Кешеләр эшләп арды инде. Син әле төшеп кенә җиттең.
— Вакланма, Әндри, киноны җибәрәсе бармы? Бар. Раз. Килгән киноны алып каласы бармы? Бар. Два. Әй, нәрсә дип сиңа отчет биреп маташам соң әле мин, — Хафиз абыйлары ат янына килде. Атны тугарып болынга җибәрде.
— Синең ат түгел бит бу. Митә абыйныкы.
— Митәнеке... Митә аягын сындырганнан бирле районнан кайталмый әле. Больницада ята.
Ат хуҗасының исемен ишетте бугай, болынны тутырып кешнәп җибәрде. Малайларга борылып карады. Арт аягын күтәреп корсагына тибеп куйды.
— Кигәвен тешли. — Хафиз абыйлары балтырган капты. — Бик чыгымчы ат икән. Митәнең өенә менеп җиктем. Митәнең әнисе юатып-юмалап көчкә тәртә арасына кертте. Митәне машинага утыртып алып киткәннән бирле, башын ачык тәрәзә төбенә салып, өй эченә карап тора икән хайван. Митәнең караватына. Юньләп ашамый да, эчми дә ди.
Ат тагын кешнәде.
— Хафиз абый, минем бабайның да бик акыллы аты булган.
— Булгандыр, Рәфит, булгандыр. Атлар акыллы алар. Кешедән дә акыллы.
Мотоцикл тырылдаганы ишетелде. Борылыштан колхоз председателе килеп чыкты. Тау итәгендәге малайларны күреп, сул кулын күтәреп сәлам биргәч, мотоциклын кинәт борып (Рәфит тә киреләнгәндә кәҗәне мөгезеннән шулай бора, әнисе сөт савып бетергәнче, кәҗәне тотып тора), печәнчеләр янына китеп барды.
Халык кузгалды.
...Кайтканда Хафиз абыйларының йөге ауды. Ат, бер якка тартылып, кинәт борылып куйган иде, малайлар йөк өстеннән очып кына төште. Таудан тәгәрәгән ташлар төсле төрле якка чәчелделәр. Авырткан тезен уа-уа үлән арасында тәгәрәп йөргән Рәфит Хафиз абыйсының печән астында калганын күрде. Бераздан йөк астыннан үрмәләп чыккан киномеханик:
— Әле ярый, бастырык сыртка бирмәде. Канауга туры килдем. Ятар идең Митә белән бер койкада, — дип, билен уа-уа юл читенә утырды.
— Ат тота белмәгәч...
— Әйттем бит, чыгымчы ат дип.
Печәнне таратып ташладылар. Мотоцикл килеп туктады. Шахразый абыйлары, мотоциклны тәпиенә бастырып, арба янында мәш килгән малайлар янына атлады.
— Буыныгыз сыек, буыныгыз! — дип, арбаны күтәрде дә, урынына утыртып та куйды.
Әндри юл буе:
— Хафиз абый чишмәгә акча салмады. Ун тиенен жәлләде. Жәлләмәгән булса, аумый иде арбасы, — дип сөйләнеп кайтты.
Шахразый абыйлары малайларны тузанга күмеп:
— Матур бит, егетләр, болын. Матур, ә! — дип кычкырып узып китте.
Баш очында ак болытлар йөзә. Ак болытлар астында тәкәрлек кычкыра.
Майламаган тәгәрмәч шыгырдый. Хуҗасын чакырып, ак ат кешни.

 

 

 

 

 

 

Юлда тузан, күздә яшь


Базар чуп-чуар.
Ак сакалын җилфердәтә-җилфердәтә, таякка таянып, картлар бер почмакка өелгән малга карап тора. Акчасы барлар, якын ук килеп, сарыкларның тамак астын тотып-тотып карый.
Чирмеш хатыннары өстәлләргә сагыз, җиләк-җимеш тезеп салган.
Күрше авыллардан килгән кибетчеләрнең:
— Кемгә күлмәк? Кемгә чалбар? Бар да бар! — дип кычкырганнары ишетелеп-ишетелеп китә.
Базар сату итә.
...Рәфит базарга энесен дә ияртеп чыкты. Базар көн җитте исә, Рәфит иртән иртүк капка төбенә чыгып баса. Капка баганасына сөялеп, базарга килүчеләрне карап торырга ярата ул. Йон тулы төргәкләрен баш очына гына куеп, йөгерә-атлый чирмеш хатыннары үтеп китә. Атлар кешни, арбага аягын бәйләп салган сарыклар кычкырыша. Тузан туздырып машиналар чаба. Рәфит тәненең бөтен күзәнәкләре белән тоеп-сизеп тора: шуларга ияреп китәргә вакыт.
Әнисе Рәфитнең кесәсенә вак акчалар салды:
— Кызыккан нәрсәгезне алырсыз. Суга салмагыз акчаны. Симәнке колхоз басуыңнда да үсә.
Рәфит, энесен ияртеп, Кәлимуллага сугылды. Гакилә апасы, пешкән бәрәңге тулы кап-кара чуенын күтәреп, тавыклар ашатып йөри иде.
— Кәлимуллагыз күптән чыгып тайды инде. Тоз сипкәннәр мәллә шул базарга?
Малайларга зур кызыл алмалар тоттырды.
...Рәфит энесен җитәкләп халык арасына чумды.
Кемнеңдер култык астыннан гына Әндри килеп чыкты:
— Нигә озак йоклыйсың? Сагыз бетә анда.
— Бетсә соң...
— Акчаң күпме? Әйдә, помидор алабыз.
Рәфит акча чыгарды. Әндринең дә бакыр акчасы шактый икән, бергә җыйгач, акча ярты түбәтәй була язды.
— Һи, малай, бу акчага бөтен базарны сатып алабыз кирәксә.
— Әни әллә нәрсәләр алмаска кушты.
— Миңа дә әйттеләр аны. Җыймый кара монда. Үзләре авызга кереп торгач... Синең акча күбрәк иде, Рәфит. Синекеләр көмеш. Санап маташмадым инде. Үскәч, чутлашырбыз әле.
Әндри түшенә эреле-ваклы тәңкәләр аскан чирмеш хатыны янына килеп басты.
— Тәңкәңне сатасыңмы, апа?
— Така. Така почмакта ана, — дип, бит уртасына кызыл иннек сөрткән хатын сарыклар өелеп торган почмакка төртеп күрсәтте.
— Тәкә димим. Тәңкә дим мин, апа.
— Мунысы — быр таңка, мунысы... — ди-ди, Әндри алдына тараклар, сабын савытлары тезеп салды хатын.
Әндри Рәфиткә күз кысты:
— Алып җибәр тарак. Санияңнең чәчен тарарсың. — Рәфитнең кып-кызыл булганын күреп, кабат өстәлгә иелде:
— Тарагың үзеңә булсын. Сагызың бармы, апа?
— Наратныкы. Нича кирак? Ун кумеш.
— Өчне бирсәң, унбиш тиен була инде ул безнеңчә, — дип, Әндри өч сагызны тиз генә кесәсенә шудырды. Хатын алдына бакыр акча сибеп, ат түше астыннан гына каршы якка чыкты. Рәфит белән Дәүфиткә берәр сагыз тоттырды.
—Чәйнәгез! Тәмле ул нарат сагызы. Әчкелтем. Утыз тиен сорый, оялмый да. Урманга менеп, нарат сагызы җыйдым төштем булыр. Ничек кайнатырга икәнен генә белергә кирәк. Аннан сагызны үзебез сатар идек. Һәрберсен егермешәр тиенгә.
— Симәнке ашагыз! — дип, Кәлимулла да яннарына килеп басты. — Көймәгән, тәмле!
— Көйгән булса, алмыйм да мин аны. Акча әрәм итеп. Сатып алганчы, берәр учын болай гына ашап карарга кирәк. — Әндри борын очына ябышкан симәнке чүбен сыпырып төшерде.
Киләп сарып йөри-йөри базар читенә килеп чыктылар.
 
Юлда тузан, күздә яшь,
Иләс-миләс минем баш.
 
Рәфит тып итеп туктап калды. Каршыда, тузанлы тактага утырып, бәләкәй генә бер карт скрипкә уйный иде. Уйный-уйный да җырлап җибәрә:
 
Иләс-миләс минем баш.
 
Рәфит уенчының янәшәсенә үк килеп басты. Өлкән-өлкән агайлар моңаешып тыңлап торалар-торалар да, сары керфекле җырчы абзый алдында яткан каешланып беткән түбәтәйгә вак акчалар салып, халык арасында эриләр.
— Түбәтәе искергән, акчаны күп суыргандыр бу түбәтәй, ә? — дип, Әндри Рәфитнең касыгына төртте.
— Кешеләр акча сала бит. Без дә салыйк.
Әндри, шашканмы әллә бу дигәндәй, күзләрен акайтып Рәфиткә карады.
— Ә помидор?
— Базар тагын була бит әле.
— Мә! Калганын соңыннан бирермен! — дип, Әндри малайга вак акча сузды. — Мин киттем.
Рәфит энесенә карады. Дәүфит сагыз чәйни иде.
— Абый! — Рәфит түбәтәйгә сузылган акчалы кулын кире тартып алды. Акча кызганыч иде. Әнисе симәнке алырга да кушмады бит әнә. Суга салмагыз акчаны, диде.
Суга салмый аны Рәфит, түбәтәйгә генә сала.
Малай абзыйның түбәтәенә акча төшереп җибәрде. Кире алып булмый иде инде аны. Кәлимулла да бер егерме тиенлекне түбәтәйгә ташлады.
Абзый, рәхмәтен белдереп, малайларга баш иде. Гәүдәгә бик кечкенә иде ул. Рәфит шунда гына аның аякларына игътибар итте: скрипкәченең аяклары никтер бик кыска иде. Юк, протез кимәгән ул. Искереп беткән чалбар балагын өскә кайтарып куйган да, кыска ялан тәпиләрен тузанга сузып, моңсу гына елмаеп утыра.
Базардан чыккач, Әндри куып җитте:
— Шәп уйный, ә! Үзе генә яши икән. Хатыны үлгән. Юньләп эшли дә алмый ди, гел авырып йөри икән. Апалар шулай дип сөйләшеп тора иде. Мин да унбиш тиен салдым түбәтәенә. Бер стакан симәнкегә калмаган ла мин...
Юлда тузан, күздә яшь...

 

 

Фото: https://pixabay.com/


Повестьның ахыры: http://maydan.tatar/achyk-kapka-povestnyn-axyry/

 

Комментарийлар