Логотип «Мәйдан» журналы

Ачык капка (повестьның ахыры)

Повесть.

Офицер кунакка килде


Әнисе иртән сызланып уянды.
— Кулымны күтәрер хәлем юк, уф алла. Җилкә белән утын ташый-ташый кешелектән чыгам бугай инде.
— Шахразый абыйдан ат сорыйк та төяп төшик, әни.
— Чыбык-чабык күпме сыя соң арбага? Көн саен атын да сорап булмый бит аның.
Рәфит телен тешли.
Их, әтисе булса, колхоздан машина алырлар иде дә, кесәгә акча тутырып, менеп китәрләр иде Иштуганга, тузан уйнатып. Әтиле малайлар шулай итә гел. Машинада йөреп калалар, көн саен җылы өйдә йоклыйлар. Әтисе юк шул...
achyk-kapka
Кышка итек кирәк менә. Телогрейкасы да тузып килә. Әмма Рәфит артык кайгырмый: укулар башлангач, директор абыйсы үзенә чакыртыр да яңа итек биреп чыгарыр аңа. Өр-яңа киез итек. Әтисезләр авылда бер Рәфит кенә түгел. Әтисе булса, мәктәпкә менгән саен итек турында, телогрейка турында уйлап йөрер идеме Рәфит? Тамчы да исе китмәс иде. Әтисе итекне үзе бастырып алыр иде. Сарык йоныннан. Фабрикада баскан итек итекмени ул. Ишек төбенә салып куйгач, бөтен өйгә кислота исе тула. Яз җиткәнне дә көтеп тормый итек: биле сына, төбе тишелә.
— Әтиеңнең иманы булмады шул. Качты. Өйләнмәде дә үзе соңыннан. Ялгыз яши. Дәүфитнеке кая олагып йөридер? Яз кайтып җитәрмен дигән иде, анысы да күке булды...
— Минем әти ерак торамы соң?
— Ерак. Машина белән генә барып җитәрлек җирдә түгел.
— Нигә килми соң ул безгә?
— Ояладыр. Кулсыз бит мин. Чулак хатын белән ничек урамда йөрмәк кирәк. Ярар, чәй эчик әле.
Өчәүләп өстәл читенә тезелделәр. Әниләре мәтрүшкәле чәй агызды. Рәфит энесенә ипи телеме тоттырды.
— Сугышына да китеп булмады теге вакытны. Әни авырып түшәктә ята иде. Олы апагыз Казанда. Сеңлем кечкенә иде. Рәшидәне әйтәм. Сугыш чыккач, әллә ничә чакырттылар военкоматка. Килгән саен, өстәл артыннан күзлекле озын майор чыга да, бик озак текәлеп карап тора. Фронтка синең кебек таза кызлар кирәк, яралыларны ташырга, ди. Мин курыктым ул чакта. Юк, үзем өчен түгел. Сугышка китәрсең дә, әни нишләр? Сеңлем ничек тамак туйдырыр? Болай мин аларга басудан өшегән бәрәңге булса да алып кайтам. Алабута, кычыткан ашы пешерәм. — Әнисе эссе стаканны ирененә тидереп уйланып тора. — Авылда кычыткан үсми иде ул чак. Бераз күренү белән йолкый да бетерә җирдән халык. Кычыткан безнең бакча почмагында үсә иде. Койма эчендә булгач, тимәделәр тагын. Шуны ашадык. — Әнисе шикәрсез чәй йотып куя. — Күзем начар күрә дип алдаштым. А ны Б дим, Б ны Ш дим. Күз врачы нишләтеп кенә бетермәде. Аннан кул селтәде. Бар иде вакытлар. Военкоматка соңгы килүемдә ишек төбендә аптырап басып калдым: майор янында колхоз прите Хәмзә абзый утыра. Ни булды микән дим? Эчем жу итте. Әллә мин Кукмарада киләп сарып йөргәндә, авылда әнием үлде микән, дим. Майор белән прит бик озак сөйләште. Кайтканда Хәмзә абзый әйтте, сине калдыруларын сорап килдем, ди. Әнисе бик авыр, урын өстендә ята, баласы бүген сугышка чыгып китсә, кайгыдан җан бирер дип әйттем, ди. Син дә китеп барсаң, мин колхозда кем белән эшлим, ди.
Әнисе кына гөлен кояшкарак борып куйды.
— Китәсе булган ла шунда. Үтергән булсалар, җаным тыныч булыр иде. Барыбер кулсыз калдым. Сугыштан кулсыз кайтсаң, сугыш инвалиды булыр идең. Әзме-күпме акчасы булыр иде. Тамак ялгарлык.
Әнисе, колгадан чүпрәк алып, беләгенә урады.
— Интектек инде, балалар, интектек. Авылга Мәскәү хатыннарын китереп тутырдылар. Һәрберсенә икешәр-өчәр бала ияргән. Аларның да яртысы ачлыктан шешенеп үлеп бетте. Ындырда ашлык җилгәрәсең, кесәгә салып китеп булмый. Районнан килгән милициягә эләксәң, беттең, бәхилләш дөнья белән. Хәмзә абзыйга рәхмәт инде, күрмәмешкә салыша иде, өйгә бер-ике уч булса да ашлык ияреп кайта иде кесә төбендә. Анысы да авылда милиция булмаган көннәрдә генә. Ә милиция кызыл йөзле иде ул чак. Тук иде алар.
Әнисе акрын гына җырлап җибәрә.
Әрним, әрним, шуңа әрним —
Бәхеткәем булмады.
Дусларыма килгән бәхет
Миңа кулын болгады.
— Сугыш кына чыга күрмәсен. Сугыштан да авыр нәрсә юк. Тыныч чакта илдә чыпчык та үлми. Без дә тернәкләнербез әле, балалар.
Әнисе ишекне ача. Өйалдыннан аның тавышы ишетелә:
— Рәфит улым, чык әйдә. Печәнне өеп куйыйк. Яңгыр китсә, череп әрәм булыр. Абзар түбәсенең тишек урыннарына клеенка да кагарга кирәк.
Малайлар ишегалдына чыга.
Капка баганасы бер якка кыйшайган: череп тамаша. Алыштырырга кирәк. Рәфит ишегалды уртасында яткан имән баганага тибеп ала, багана янында яткан балтаны кулына тота.
— Ташла балтаңны. Әйттем бит, печән өясе бар дип. — Әнисе балтаны сулы казанга тыга. — Синнән генә була торган эш түгел ул. Ирләр кулы кирәк аңа.
Их, әтисе булса...
Әти дигәннән...
Әндри белән урамнан узып бара иде Рәфит. Тыкрык янына җитәрәк, Әндри сары капкага төртеп күрсәтте. Капка төбендәге эскәмиядә шактый зур гәүдәле абзый утыра иде. Сары күлмәк кигән. Корсагын кысып тормасын дигәндер, күлмәк итәген картларча тышка чыгарып куйган. Корсагы тезләренә ишелеп төшкән.
— Кичә әни белән әти сөйләшә иде чоланда. Синең исемне ишеткәч, колакны ярыкка терәдем. — Әндри колагын кашып алды. — Бу кеше синең әтиең булырга тиеш. Әни шулай диде.
Рәфит гаҗәпләнеп Әндригә күтәрелеп карады.
— Нишләп минем әти булсын ди ул. Минем әти еракта тора.
— Әни әйткәнгә генә...
Рәфит кызыксынып капка төбенә күз салды. Абзый, малайларга текәлеп, корсагын уып утыра. Йомранга охшатты аны Рәфит. Йомран, оясыннан чыгып, арт аякларына баса да, симез корсагын киереп, сары багана күк басып тора. Баш түбәсендә ике бөртек чәче җилфердәп торган сары күлмәкле бу абзый никтер ачуын китерде Рәфитнең. — Китик! — дип, Әндринең җиңеннән тартты.
Киттеләр. Әмма Әндри Рәфитнең күңеленә корт җибәрде. Шул көннән бирле уйланып йөри Рәфит. Сораргамы әнисеннән, юкмы? Юк, сорамаска кирәк. Үзе бер әйтер әле.
Дәүфит печәнгә тәгәрәде. Рәфит абзар почмагындагы сәнәкне алып килде.
— Исәнмесез! Минем туганым биредә яшиме?
Рәфит тавышка борылып карады. Өй почмагында яшел гимнастеркалы абый басып тора иде.
— Әни, әни! Сине абый чакыра. — Рәфит абзарга атылды. Печәнлек себереп йөргән әнисе, кулын алъяпкычына сөртә-сөртә, сулы казан янына килеп басты.
— Исәнмесез, апа! Мин сезнең туганыгыз булам. Офицер мин.
— Кай илләрдән җил ташлады сине, әфисәр?
— Арча ягыннан мин, апа.
— Утар дигән авылны беләсеңме?
— Беләм, беләм, апа. Кечкенә генә авыл. Бер чишмәсе бар. Ятып йоклаган идем янына. Тукай шунда җир тырмалап йөргән инде.
— Тукай абый, — Рәфит тә сүзгә кушылды, — җирне Кырлайда тырмалаган ул.
Офицер гаҗәпләнеп малайга карады:
— Утарда булмаганмыни Тукай? Утарда кемең бар соң синең, апа? — Имән баганага килеп утырды.
Офицерның сәерлегенә аптырады Рәфит. Алар авылындагы бер генә кешегә дә охшамаган иде ул.
— Әниемнең сеңлесе яши анда.
— Исеме ничек?
— Хәнифә.
Офицер бүрәнәдән сикереп торды:
— Беләм мин аны, беләм, апа. Җирдәге бөтен әйбәт кеше — минем туганым ул.
— Ни кирәк булды соң сиңа, әфисәр.
— Мин сугышка китеп барам әле. Сугышып бетермәдем.
— Нинди сугыш тагын?
— Немецләрне дурак итеп кайтасым бар. — Офицер янә бүрәнәгә чүгәләде. — Ник көләсең, апа. Мин тилегә охшаган мәллә?
— Көлмим. Ник көлим? Чәй эчәсең киләме?
— Чәй эчерткән кеше — минем иң якын туганым. — Кулындагы шинелен, кояшта агарып, уңып беткән котомкасын өйалды баскычына илтеп салды. — Бар. Син чәй куй. Аннары монда алып чык. Юлда йөри-йөри сасып беттем. Өеңә кереп тормыйм.
Рәфит тә офицер янына бүрәнәгә кунаклады. Тере офицерны беренче күрә иде әле ул.
— Абый, орденнарың кая синең?
— Орденнар? Саттым мин аларны. Акчам бетте дә стансада саттым.
— Синең дә акчаң юкмыни?
— Булса, авыл саен чәй эчеп йөрмим инде мин. Орденнарны аракыга алыштым.
Офицер котомкасын күтәреп килде, чирәмгә гәзит җәйде. Мәче җитезлеге белән котомкадан яртылаш эчелгән аракы шешәсе тартып чыгарды.
— Аракы эчик. Онытыйк кайгыларны.
— Мин эчмим бит. Аракыны авылда шахтер гына эчә.
— Әтиеңне чакыр.
— Әти юк минем.
— Сугышта үлдемени?
— Эһе...
— Сугышта күп кеше үлде шул. Мин дә үлгән идем, врачлар терелтте. Чебен күк кырылды халык сугышта. Әтиең булыйммы соң?
— Кирәкми. Минем үземнең әти бар.
— Чакыр. Аракы эчертәм үзенә.
Рәфит офицерның тиле-миле икәнлегенә төшенә башлады.
Офицер: ”Бакчаңны сукаладыңмы әле? Бәрәңге утыртырга“, — дигәч, ни әйтергә белмичә, хәйран калды Рәфит. Бәрәңге утыртырга ди, бәрәңгене казыр вакыт җитә инде. Ике ай буе яңа бәрәңге ашый Рәфит. Мичкә тәгәрәтә дә, эре тоз сибеп, кыяр белән ашый.
Әнисе чәйнек күтәреп баскычка чыкты.
— Кулыңда нәрсә, апа? Аш мәллә? — Офицер чәйнеккә таба тартылып куйды.
Әнисе яңадан өйгә кереп югалды. Бу чыгуында ул кулына яңа гына пешеп чыккан бәрәңге тоткан иде. Тәлинкә белән.
— Кил, аша, солдат!
— Мин солдат түгел. Офицер.
— Кем булсаң да, миңа барыбер. Тамагың ачкандыр. Аша!
— Малайларыңа әти булырмын. Керт мине йортка.
Әнисе кызганып солдатка карап тора. Көтмәгәндә генә урамнан килеп кергән кунак, иренен ялый-ялый, бәрәңгеләрне авызына тәгәрәтә.
— Кайсы авылга китеш инде?
— Поездга. Сугыштан кайтып киләм мин.
— Әле барам дигән идең бит.
— Юк, бармыйм инде, кайтам. Сугышта үтерәләр. Әнине сагындым. Балтачка кайтам. Тукай җир тырмалаган җиргә.
Рәфит бүрәнәдән аваз салды:
— Тукай абый Арчадан бит ул!
Офицер кулындагы бәрәңгене кояшка тотып карады:
— Тукай бөтен татарныкы ул! Татар бар җирдә Тукай бар!
— Сал гимнастеркаңны. Чайкап элим киртәгә.
Офицер, йолдызлы шинелен ябынып, ишегалдындагы печәндә йоклап китте. Әнисе чыгарып биргән ямаулы юрганны ни өчендер киртәгә элеп куйган иде ул. Рәфит аның котомкасына кыяр, кишер тутырды. Шырпы кабына салып, тоз да тыкты. Ипине үзе дә табар әле.
Рәфит уянганда, офицер ишегалдында юк иде инде.
Офицер ике көн буе авылда йөрде, әмма Рәфитне танымады.
— Акчам бер котомка минем. Өй салам, — дип, кибет янында сөйләнеп торганын күрде аның Рәфит. Офицер шул кичне кибет ишеге төбендәге ташка утырып йоклады. Гимнастрекасын салып кәгазьгә бик пөхтәләп төреп куйган иде.
Аннан соң ул күзгә-башка күренмәде. Ике айлап вакыт үткәч кенә авылда:
— Әфисәрне Шәмәрдән белән Арча арасында поезддан атканнар икән, — дигән авыр хәбәр таралды.
Кем аткан? Ник аткан?
Рәфит һични аңлый алмады. Кызгана иде ул офицерны. Әнисе дә кызганды.
— Кешегә усаллыгы тимәде. Дивананың акчасы күп дип уйладылар микәнни соң? И сугыш... Күпме кешенең чәчәк кебек гомерен өздең син. Күпме кешене тиле-миле ясадың. Син булмасаң, мин дә кулсыз интекмәс идем. Каһәр төшкән сугыш! — ди-ди, шылтыр-шылтыр чынаяклар юган җиреннән Рәфиткә борылды әнисе: — Бар әле, улым, казларны карап кайт. Колхоз басуына кермәсеннәр. Тотып япсалар, йөрерсең аннан амбар эчендә каз кычкырганын тыңлап...
 

 

Ишеген ват та кер, апа


Рәфитләрнең өе гел кәкрәеп төште: таякка таянган бөкре картны хәтерләтә ул. Җил-яңгырлар, кар-бураннар эчендә озын-озак гомерләр басып торган-торган да, менә хәзер егылып китәм дигән төсле хәлдән таеп, агач терәүләргә чытырдап ябышкан. Тәрәзәләре чалышайган, аскы ниргәләре тышка бүселеп чыккан.
Рәфит яңгыр яуганны яратмый. Авыл өстенә кара болытлар өерелеп-бөтерелеп килә башласа, ләгән-тазларны, чиләкләрне әзерләп куя ул. Ишегалдыннан һәммәсен өйгә ташый. Яңгыр черек түбәдән түшәмгә ага, түшәмнән өй эченә тама. Чиләк-мазар су белән тула. Идәнгә аккан пычракны сөртә-сөртә буыннары сызлый башлый Рәфитнең.
Андый чакта әнисе авыр сулап:
— Әй, бер пешмәгән генә ирең булса да ярар иде канә, — ди. — Чулак белән яшиселәре килмәде шул. Син туганчы ук куркып качты сиңа әти буласы кеше, — дип өзгәләнә.
Рәфит тә кечкенә әле. Тракторчы йә шахтер булса, акчаны көрәп кенә алыр иде. Тракторы белән Киров ягыннан сары нарат бүрәнәләр өстерәп кайтыр иде дә, түбәсенә зуп-зур бер әтәч кундырып, өр-яңа өй салып куяр иде. Дәү булырга озак шул әле. Бик озак. Әле бит Рәфиткә унике генә яшь. Солдат булыр өчен дә алты ел буе бертуктамый үсәргә кирәк.
Йоклап ятканда иске өй өстеңә ишелеп төшсә... Куркыныч булып китә.
Әнисе кәнсәләрдән шатланып кайтты:
— Җыеныгыз, балалар! Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына. Фәрештәләрнең иманлы чагына туры килдем бугай. Аскы урамдагы буш өйгә күчегез, ди Шахразый.
Кулындагы чүпрәген сүтеп, өстәлгә ташлады:
— Сатылган өй бит ул, дим. Бикледер, дим. Аны сатып алган хатынның, колхоз эше дип, бармакка бармак сукканы юк, апа. Ә син безнең закунный инвалид. Ват та кер! Судка бирсәләр, судына үзем барырмын, ди Шахразый. Нишлик микән, улым?
— Монысына яңгыр ява бит, әни.
— Ява шул. Әйдә булмаса, төшеп карыйк!
Аларга дигән өй әллә ни иске түгел икән үзе. Кечкенәрәк кенә. Ишегалды тулы чирәм. Тәрәзә каршында ук бәрәңге бакчасы.
— Бу төшкә кура җиләге утыртырбыз, әни, яме! — дип, Рәфит бәрәңге бакчасы читенә күрсәтте.
— Утыртырсың, улым, утыртырсың. Өе генә безнеке түгел әле.
Рәфитнең тизрәк өй эчен күрәсе килә иде. Ишектә зур кара йозак. Кәлимуллаларның келәт йозагы шундый.
Әнисе, йозакны тегеләй-болай селкетеп-тартып карагач, Рәфиткә борылды:
— Алып бир әле балтаны!
Әнисе балта сабын чүпрәк ураган кулына терәде дә, күгәнне теш суырган төсле шытырдатып каерып чыгарды.
Рәфит эчкә атылды. Ишеккә терәлеп ак мич тора. Сап-сары идән. Кечкенәрәген кечкенәрәк инде бу өй, сыярлар әле. Өчәү генә бит алар. Өчесенә бер өстәл, ике карават бик рәхәтләнеп җиткән.
Тышта нәрсәдер шылтырады. Әллә чиләк ауды, әллә...
— Ник ваттыгыз ишекне, хәерчеләр? Кем кушты? — дип, ишектән кара күлмәк кигән таза гына хатын килеп керде дә лып итеп идән уртасына утырды.
— Ник ватып кердегез? Судка бирәм.
Әнисе:
— Өйнең торырлыгы калмады бит. Балаларны басып үтерер дип куркам. Төннәр буе керфек какмый шуларны саклап ятам, — дисә дә, юан хатын елый-елый: — Судка бирәм... Судка. Минем дә өем җимерелергә тора, — дип тәкрарлавында булды.
— Синең акчаң бар ләбаса. Үзегезнең урамдагы буш өйне сатып ал!
— Син минем акчаны санама, яме.
— Санамыйм, ник саныйм. Әйтәм генә.
— Әйтмә дә.
— Без Шахразый әйткәч кенә...
— Әйтер ул. Кәнсәләргә төш тә яшә. Үз кабинетын бирсен.
— Бу өй кыйбат түгел, диде Шахразый. Кассада җитәрлек акча бар, бүген үк түләтәм, диде.
— Миңа да кыйбаты кирәкми.
Әнисе кул селтәде:
— Шахразый белән сөйләш үзең. Бер кергәч, чыкмыйм инде мин.
Әнисе, юан апага ияреп, ишегалдына чыгып китте. Рәфит тәрәзәдән күреп торды: алар кычкырыша-кычкырыша урамда югалдылар.
Рәфит белән Дәүфит идән уртасында басып калдылар. Кем өе соң бу? Аларныкымы, әллә юан апаныкымы? Юан апаныкыдыр. Акча түләдем ди бит.
Рәфитнең өйдән чыгасы да килми. Чыкса, бүтән керә алмас күк. Дәүфит, мүкәли-мүкәли, идәндә үлеп яткан чебеннәрне җыярга тотынды.
Әниләре соң гына урап кайтты:
— Әйдәгез, иске өйгә кайтыйк. Көтү кайтыр вакыт җитте. Сарыклар адашып йөрер.
Рәфит аскы иренен тешләде. Юан апа бирмәгән икән бу өйне дип, ни әйтергә белми аптырап калган иде ул.
— Иртәгә күченербез. Иртәгә, аллабирса!
Рәфит әнисен кочаклап алды.
— Шахразый абыең сүзен сүз итә ул. Үгетләде апаңны. Килештеләр үзләре.
Рәфит хәзер яңа урамга ияләшергә тиеш иде инде. Тирә-якта ниндирәк күршеләрдер? Гакилә апасы күк әйбәт булсалар ярый да бит.

 

 

 

 

Төнге тавышлар


Соңга калган сыерлар ялкау гына атлый-атлый базар мәйданыннан чыгып китте. Урамга сөт исе таралды.
Тояк астыннан купкан тузан коймаларга, агач яфракларына, тәрәзә кашагаларына сыланды.
Чирмеш хатыннары, чыбыркыларын сөйрәп, тула оекларындагы тузанны кага-кага, чабаталары белән шап-шоп басып, Ычтапанның ишегалдына узды. Кое чыгыры сайрый-сайрый ыңгырашты, шаулап су акканы ишетелде.
Сары чәчле Сания, чишмә суы тулы чиләкләрен көянтәсенә асып, юешләнгән күлмәгеннән ояла-ояла, урам буйлап менеп китте.
Авылга кич килде.
Тып-тын. Яфраклар ял итә. Дегеткә буялган кычытканнар, электр баганасына сөялеп, юашланып калды. Бәрәңге сабаклары арасыннан атылып чыккан мәче, авызына тычкан капкан көе, тын урамга гаҗәпләнеп бераз карап торгач, канау аша сикереп, рәшәткә ярыгыннан миләшле бакчага чумды.
Рәфит, мәче кереп киткән тишеккә тыгылып, кыяр өзеп алды. Аннары, агач автоматын тотып, базар мәйданына чапты.
Түбән оч гөрләп тора: малайлар чабыша.
— Үлдең, беттең. Уеннан чыктың. Тырт-тырт-т, дигән тавышлар ишетелә.
— Тырт-т-т. Егыл, Рәфит.
Баганага ышыкланып торган Әндри:
— Әйдә, сөт эчеп чыгыйк әле. Әни сыерны саугандыр! — дип, Рәфиткә кул изәде.
Әндринең әнисе баскычка чиләге белән күбекләнеп-күпереп торган сөт китереп утыртты.
Әйләнеп чыкканда, базар мәйданына авылның бөтен малае җыелган иде инде. Уен кызды. Рәфит, пыялага басып, табанын кисте. Габделфәрт егылып борынын канатты. Кәлимулла ташка бәрелеп күгәреп чыккан тезен уа-уа интегеп бетте.
Уйнап туйгач, янгын каланчасына менделәр. Пожарный ишегенә сөялгән ап-ак сакаллы Сафа бабайлары:
— Мичкәнең суы юк. Тутырып куяр идегез, эшсез йөргәнче, — дип, артларыннан кычкырып калды.
Әндри, күгәргән кадаклары тырпаешып торган иске такталарга сакланып кына баса-баса, өскә үрмәләде. Кәлимулла да Әндридән калышмады. Рәфит кенә, арба тәгәрмәченә абынып, үлгән кешеләрне салып юа торган кабыкка башы белән килеп төртелде. Почмакта кемдер селкенгәндәй булды. Чырыйлап кычкырып җибәрде Рәфит. Кайсыгыз бимазалап йөри анда дигән төсле, аста ачуланып ат пошкырды.
Әндри атылып төште:
— Аягыңны тиштең мәллә?
Рәфит кабыкка төртеп күрсәтте.
— Тапкансың куркыр нәрсә. Йөрәкне алдың. Үрмәлә!
Рәфит тә каланчага менеп басты. Каланча җиңел генә селкенеп куйды. Рәфит чытырдатып Габделфәрткә тотынды.
Сафа бабайларының:
— Ут-күз күренмиме? Тынычмы? — дигәне ишетелде.
Әндри, каланча тәрәзәсеннән башын тыгып, тирә-якка күз ташлады:
— Тыныч, бабай, тыныч. Кер дә йокла!
— Бер менгәч, торыгыз инде әзрәк. Мин генә ул каланчага бер көн менәм, ике көн төшәм. Сез тиен белән бер, мин генә менә карт бүре төсле сызланып йөрим.
— Монда карга күк кунаклап утырып булмас! Төшик!
— Сафа бабай...
— Таңга кадәр каланчада утырсаң да, сүз әйтми ул. Билен уа-уа пожарныйга керә дә сәкесенә сузылып ята. Аның хәзер пожарныйда яши башлаганына ике ай буладыр инде. Ашарына да шунда пешерә. Ямаулы бер юрганы, кап-каты бер мендәре бар. Сафа бабайның кайсы авылдан килгәнен берәү дә белми. Әни кичә керләрен уып биргән иде әле. Әтинең иске кәчтүмен дә төшереп бирде. Яткандыр инде Сафа бабай. Бераздан гырлаганы урамга кадәр ишетелеп торыр. — Әндри баскычка килде.
— Йолдыз коела башласа, Сафа бабай гырлый дигән сүз.
Малайлар каланчадан төштеләр. Пожарный ишеге ачык. Сафа бабай мич алдына чүмәшеп тәмәке тарта иде. Каралып беткән сәкедә ямаулы юрганы аунап ята. Юрган өстендә, пожарный хуҗасының аркасына карап, ятим песи утыра. Чебеннәр буяп бетергән, тузан кунган пәрдәсез тәрәзәдә әллә үрмәкүч, әллә таракан йөри...
Әндри:
— Әйдәгез, шпионлы уйныйбыз. Кичә мине бик тиз тапкан идегез, бүген мин сезне эзлим, — дип, чебиләгән тәпиләрен тузанга батырды.
Бикле клуб ишеге төбендә мәзәк сөйләп утырган малайлар янына килеп бастылар. Алар да уенга бик теләп кушылды. Әндри клуб алдында басып калды, эреле-ваклы бала-чага сильсәвит бакчасы аша болынга чапты.
Әндри хәзер аларны күрә алмый иде инде. Елый-елый эзләсә дә табалмый иде.
Караңгы төште. Баш очында август йолдызлары кабынды.
Рәфитнең битенә үлән сабаклары бәрелә. Каядыр еракта, Аты сазлыгы ягында, төнге кошның үксегәне ишетелә. Нинди кош ул? Ник елый? Рәфит бармагын ирененә тидерә.
Янәшәдә яткан Кәлимулла:
— Зиратта кош елый, — ди.
— Нинди кош микән соң ул?
— Үлгән кешеләрнең җаны, ди минем әби. Төнлә кеше җаны кабердән кош булып очып чыга, ди.
— Кит инде, Кәлимулла?
Астан гына пырылдап төнге кош очып узды. Рәфитнең ыштан төбе юешләнеп чыкты. Курыкканын Кәлимуллага сиздермәде, Кәлимулла да куркыр дип курыкты. Чабып китсә, куып җитеп булмый аны. Каты чаба.
— Бервакыт Дания апа зиратка җиләк җыярга кергән булган.
— Хатыннарга керергә ярамый бит зиратка.
— Кергән инде Дания апа. Җиләккә иеләм, нәрсәдер чылтыр-чылтыр итә, ди. Бер җиләк тә өзеп кабалмаган. Чылтыраган нәрсәдән куркып юлга чыккан да авылга кадәр йөгергән. Юл буе чылтыр-чылтыр килде, ди. Йөрәгем ярылып юлда үләм икән дип, котым калмады, ди.
— Мин булсам, аяк сузар идем.
— Ул сөйләгәндә, мин дә көчкә тын алып утырдым.
— Нәрсә чылтыраган соң, Кәлимулла?
— Нәрсә булсын инде. — Рәфит колагын тырпайтты. — Дания апаның кесәсендә вак акчалар булган...
Рәфит көлеп җибәрде.
— Тукта, юләр, Әндри килеп таба бит тавыштан.
Йолдыз атылды. Караңгы күкне яктыртып, сузылып төште дә, тау өстендә янып юкка чыкты.
— Сафа бабай гырлый башлаган икән.
— И Кәлимулла, минем әни сөйләгән иде бер тапкыр...
— Нәрсә?
— Гәрәй абый үлгән иде бит әле. Күмгән чакта мулла табалмый интектеләр. Мулла бабайны күрше авылдан алып кайттылар. Тарантаска утыртып. Күмделәр Гәрәйне. Бер атнадан тикшерүчеләр килеп төште. Каберне ачып, Гәрәйне яңадан карарга кирәк икән. Кыйнап кына үтергәннәр, дигән хәбәр таралган иде бит авылда.
— Эчеп үлгән бит ул.
— Менә шул. Тикшерүчеләр килгән районнан. Врачлар. Халык кертми икән боларны зиратка.
— Нигә?
— Мулла юк. Мулласыз каберне ачарга ярамый икән. Күрше авылга барырга вакыт кысан, ди. Ярар, шуннан...
Тагын бер йолдыз атылды.
— Фәтхерахман абыйны үгетләгәннәр. Моннан соң син авылның мулласы булырсың, дигәннәр. Күнгән Фәтхерахман абый. Ачканнар каберне. Фәтхерахман абый аска төшкән. тартып алган Гәрәйне ләхеттән. Өстән аркан биргәннәр. Бер мәлне Гәрәй торган да утырган.
Кәлимулла дүртаякланды. Рәфитнең дә аркасы тирләп чыкты. Җитмәсә, теге кош тагын да ныграк үксергә кереште.
— Арканны ялгыш эләктергән Фәтхерахман абый. Шуңа торып утырган Гәрәй. Фәтхерахман абый кызыл балчыкта утырып торучы Гәрәйне күрүгә, аллагызга, муллагызга төкерим, дип акыра-акыра, кабердән атылып чыккан да, өенә, мич арасына кайтып җиткәнче йөгергән. Хатыны: ”Ни булды, Фәтхерахман, йөзең акбур төсле ап-ак?“ — дип сорый икән. Мич арасында тынсыз яткан Фәтхерахман абый: ”Минем хәлне беләсең килсә, зиратка бар да кабергә төшеп кара, исерек Гәрәй торып утырды анда“, — дип, дер-дер калтырый ди. Ай буе мич арасыннан чыкмаган Фәтхерахман абый. Ашарына да шунда керткәннәр.
— Башка эше булса?
— Ләгән куйган хатыны... Авылда тагын мулла юк инде. Фәтхерахман абый зират ягына әйләнеп тә карамый.
Кәлимулла торып утырды.
Якында гына кемнәрдер сөйләшә иде.
— Тсс! — Кәлимулла үлән арасыннан башын сузды.
Тавышлар якынайды.
— Сине озата-озата йөз ботинка туздырдым инде мин.
— Тагын йөзне туздыр! Аннан чыгам кияүгә.
— Казларны суйгач, дөбердәтеп алып кайтам мин сине. Кыңгыраулы атта.
— Кайтты диярләр. Әти белән әни ни әйтер бит әле.
— Минекеләр әллә кайчан риза инде. Кайчан безгә килен хезмәте күрсәтәсең дип, башны катырдылар чистый. Картайдылар. Аларга хәзер мунча ягуы да мең бәла, Сәлимә җаным.
Караңгыда нәрсәдер чупылдады.
Кәлимулла Рәфитнең терсәгенә төртте:
— Үбешәләр. Өйләнә болай булгач Хафиз абый. Валлаһегазим, өйләнә.
— Китик!
— Китик шул. Шләйтсә итеп йөрмик аяк астында.
Малайлар күпер төбенә килеп бастылар. Яр өстендә алачык каралып күренә. Авылда, йокы аралаш саташып, эт өреп куя.
— Әндри Казакларга төшеп җиткәндер инде безне эзләп.
Сайгакларны шыгырдатмаска тырышып, күпергә керделәр. Алачык артына күтәрелделәр.
— Әйдә, Әндринең өе каршыннан узабыз.
— Йокы килә инде минем.
— Әйдә инде, кызык бит.
Әндриләрнең капка төбендә ут җемелди иде. Ычтапан абый белән Әндринең әтисе икән. Тәмәке төтәтә-төтәтә сөйләшеп утыралар. Әндринең әтисе тып итеп капка төбенә килеп баскан ак күлмәкле ике малайга гаҗәпләнеп карады.
— Ах, төн кошлары! Төн кошлары! Нишләп йөрисез болай, әтәчләрне уятып? Таң ата бит инде.
— Әндрине эзлибез әле, Салих абый.
— Әндрине? Кайсы Әндрине?
— Синең Әндрине.
— Минекен? Эзлисе юк минем Әндрине. Яктыда ук кайтып ятты инде Әндриегез...
— ?..
... Рәфит озак аунап ятты әле караватта. Колагына Хафиз абыйсының тавышы керә. Рәфит аңардан көнләшеп ята. ”Сания белән эшләр пешмәде. Яратмыйм мин синең әниеңне, диде. Нигә дигәч, кулсыз ла ул дип, күзләренә төшкән сары чәчен артка чөйде. Элек алай дими иде бит ул, алай дими иде. Кулсыз кешене яратырга ярамый микәнни соң кызларга? Рәфит бөтенесен дә ярата бит. Кешеләрне дә. Этләрне дә. Песиләрне дә. Кәҗә бәкәен дә ярата. Аның әнисе кулын сугыш чагында өздергән бит. Сания үзе кулсыз калса... Аш та пешереп ашый алмас иде әле. Утын да яра алмас иде... Оекбаш та бәйли алмас иде...“
Тәрәзә артында акча чылтыраганы ишетелгәндәй була. Рәфитнең башы мендәр читеннән салынып төшә.

 

 

 

 

Шахразый абыйны төшерделәр


Шахразый абыйсы Рәфитне кәнсәләрдә күргән саен:
— Ну, нихәл, егет? Яңа өйдә пешкән аш тәмлерәктер, ә? — дип шаяртырга ярата.
Рәфит рәхмәт әйтим дип авызын ачуга, өстәлдәге кара аппарат берөзлексез шалтырарга тотына.
Шахразый абыйсы трубканы күтәрә.
— Ә... Исәнме, Хөсбулыч! Ни йомыш тагын?
Трубка шытыр-шытыр килә.
— Нәрсә? Кабатла, кабатла. Ишетмим дим, ишетмим. Нәр-сә-ә? Ух, шайтан. Юк, син шайтан түгел, трубканы әйтәм. — Шахразый абыйсы аппаратның кара маңгаена суга. — Ашлык? Нинди ашлык ул тагын? Бирәсен бирдем. Юк бүтән. Бетте. Ә? Бетте дим, бетте. — Шахразый абыйсы тирләп чыга. Күлмәк изүен чишеп җибәрә. — План? Мин бөтен районның планын үти алмыйм. Нәрсә? Эшләсеннәр. Минем колхозның алардан артык җире юк. Хе-хе... Шаярма, Хөсбулыч. Минекеләр дә ука белән чигелмәгән. Әйе, әйе. Кеше эшләп ашарга тиеш. Нәрсә-ә? — Шахразый абыйсы өстәлгә китереп суга. Аппарат сикереп китә. — Симәнәлек кенә калды. Симәнәлек. Планны үтим-үтим дип, колхозчыга да биралмадым ашлык. Ай, Алла колы. Кил дә кара амбарны. Тапсаң, төяп китәрсең.
Шахразый абыйсы кызарынып-бүртенеп трубканы өстәлгә ташлады. Кара кабель өстәл читеннән кара елан төсле салынып төште.
— Рәфит, кызлар кайтып беткәнме анда? Карале, син нишләп йөрисең минем кабинетта?
— Мин... мин... өй өчен рәхмәт әйтергә кергән идем.
— Шулаймыни? Рәхмәт инде, энекәш. Рәхмәт. Әй, кызлар! Керегез әле бире!
— Әни генә анда, Шахразый абый. Идән юа.
— Һе... Ишкәннәр икән ишәк чумарын. — Шахразый абыйсы тәрәзә кырына килеп баса. — Ашлык сорыйлар, Рәфит. Ашлык. Колхозчыга дигән ашлык өләшмәгән һаман. Амбарда ята. Иртән районнан килеп җитсәләр... Карале, малай, синең шайтаным да эшең юк. Шәп йөгерәсең. Бар, чап радиоузелга. Галимулла абыеңны тап. Шахразый әйтте диген, тиз генә кәнсәләргә бригадирны, учетчик кызны, амбар мөдирен чакырсын. Радиодан әйтсен. Хәзер үк.
Рәфит икенче каттан очып кына төшә дә туп-туры Галимулла абыйсы янына элдерә.
— Галимулла абый!
— Янасың мәллә, күрше? Безнең урамны ташлап киттем дисең инде, ә. Менгәләп йөр. Капка һәрчак ачык безнең.
— Без хәзер бакчадан гына йөрибез. Кәлимулла миңа төшә, мин аңа менәм.
— Әйбәт, әйбәт, күрше. Сиңа ни кирәк соң?
— Шахразый абый әйтте...
— Шалтыратты инде ул миңа. Әйттем радиодан. Шахразый абыең синнән гафу үтенде. Юкка гына йөгерттем малайны, телефоннан шалтыратып булганын онытканмын, ди.
Рәфит кайтып ашарга гына утырган иде, стенадагы сары тартма телгә килде:
— Колхоз членнары! Колхоз инвалидлары! Хәзер барыгыз да, капчыклар алып, амбарга менегез. Хезмәт көнегезгә тигән ашлыкны бүләбез!
Радио бераз шытырдап торды, аннан тагын Галимулла абыйсы:
— Колхоз членнары! Колхоз инвалидлары! — дип кабатларга кереште.
Төн буе ашлык бүлделәр. Рәфит тә, Ычтапан абыйсының арбасында сузылышып яткан юан капчыкларга утырып, капка төбенә килеп туктады. Ычтапан абыйсы, ике капчык арышны сыртына салып, Рәфитләрнең өйалдына кертеп куйды. Ух-вах килеп амбардан төшкән әнисе:
— Ходай сәламәтлек бирсен инде Шахразыйга. Баетты. Бөтен авыл рәхмәт укый үзенә. Аяк-куллары сызлаусыз булсын! — ди-ди, ямаулы капчыкларны сыйпады.
Ә иртән Шахразыйны эшеннән төшерделәр. Хөсбулыч, председательнең ачкычларын алып, үз кесәсенә салган, диделәр.
Халык аптырады. Хафизның гына әллә ни исе китмәде бу хәлгә:
— Шахразый егет ул. Настоящий егет. Көлә-көлә төште икенче каттан. Хәзер кинога да килеп җитәр әле. Бушка кертәм мин аны. Ай буе бушка кертәм, — дип, тәмәкесен суыра-суыра, билет сатуында булды...

 

 

 

 

* * *


— Ычтапан абый, әйт әле, космос еракмы ул?
— Көндез күренми. Төнлә генә күренә. Йолдызлар чыккач кына. Йолдызларны күрәсезме? Шунда инде ул.
— Кичә мин спутник очканны күрдем. Кызыл нокта очып бара...
— Бара инде очырткач...
— Спутниклар оча, тамак кына ипигә туймый...
— Хафиз абый...
— Нәрсә, Әндри?
— Очар идеңме, очыртсалар?
— Как же. Ярый ул очып карарга. Әллә очып күрсәтимме бу юеш танауларга, Ычтапан?
— Очыртыр Дания. Очыртмый ни. Трактор белән оча яздым бит инде күпердән.
— Сине әйтмим лә мин. Үзем очыйммы дим?
— Синме? Сиңа ярый. Синең хатын юк.
— Өйләнәм көзгә.
— Тоттым дигәндә генә, очып китә кош.
— Аңладыңмы, Әндри Салихыч? Карале, малай, атаң — Салих, анаң — Сәңкә. Кем соң син? Татармы, керәшенме?
— Баш катырма әле, Хафиз. Башын катырма малайларның. Татарча сөйләшкәч, барыбыз да татар инде. Татар барыбыз да.
— Бервакыт колхозчыга паспорт бирә башласалар, нәрсә дип язарлар микән дим мин? Татармы, керәшенме?
— Кем ничек тели, шулай яздыра инде. Минем хатын да Дания әнә. Татар дип яздырырбыз. Паспортны бирсәләр. Бирәләрме әле аны, юкмы?
— Ярар, китик, Ычтапан. Яшьләр белән утыру күңелле. Аларга төшкә кадәр йокы бүсәсе. Таң тишегеннән торып, күрше авылга барып, кино алып кайтасым бар. Военный. Ату план үтәлми бу айда.
— Тыныч йокы, төн пәриләре! Йолдызлар янганын күрәсезме? Шунда инде ул космос...

 

 

 

 

* * *


Авылымны күзләремә сеңдерәм. Бәрәңге басуын ерып чыксаң, тупыллы тыкрыкка килеп төртеләсең. Шул тыкрыкта минем балачагым кармак тотып басып тора. Балыкларга җим эзләп, тупыл яфракларын әйләндереп-әйләндереп карый. Тупыл корты җыя.
Янәшәдә генә мин туган нигез. Ул нигездә башкалар яши хәзер. Өр-яңа зәңгәр йорт урамга карап елмая. Түбәсендә телевизор антеннасы тырпаеп тора. Яңа хуҗалар, яңа өй... Әмма мин һаман да өебез каршында үскән чыпчык миләше куагын, язгы пычракта үзем кереп баткан бәрәңге бакчасын, бата-чума килеп, сыңар кулы белән мине якамнан сөйрәп пычрактан тартып чыгарган әниемне күрәм.
Кәлимулла дустым нигезендәге яңа йортны да күрәм. Капкасы төбендә бишекле мотоцикл тора. Мотоциклга Кәлимулланың тиктормас малайлары менеп атланган. Рәшәткәгә сыртын терәп, эте йоклап ята.
Кичә Әндрине очраттым. Бер кочак бала-чага әйбере күтәреп кибеттән чыгып килә иде.
— Баедым, яшьтәш. Хатын ел саен малай таба. Эшләр болайрак барса, бер рота солдат үстерәчәкмен мин, — дип, бәхетле елмайды Әндри. — Сез, шәһәр кешеләре, интеллигентный инде. Карале, яшьтәш. Габделфәрт тәки артист булды бит, ә. Шәрәфине әйтәм. Казанга барган саен театр карамый кайтмыйм. — Тракторы янына килде. — Әйдә, тракторга утыртып урам әйләндерәм үзеңне бер. Майга буялудан курыкмасаң...
Авыл үзгәргән. Иске клуб та, клуб янында шаулап утырган каеннар да юк инде. Иске кәнсәләр дә юк. Каеннарны кайсыдыр бер мәгънәсезе кистереп аударткан. Яңа кәнсәләргә кояш төшми, имеш.
Тәкәрлекле болын да юк. Ул урында хәзер мал чөгендере үсә.
Ат йөздерә торган тугайлар да юкка чыккан. Майка белән ташбаш сөзеп йөргән малай-шалайга исем китеп карап торам. Зур балыклар яшәрлек су калмаган шул елгада. Ә су ага... Тагын күпме агар?
Авыл уртасындагы пожарный да юк. Пожарный ятим Сафа бабай белән бергә дөньядан киткән.
Базарлар да беткән. Базар кибетләренең соңгы такталарын кемнәр кубарып киткәндер, белсә, бер төн генә белә.
Тузан туздырып ”Жигули“лар чаба. Әмма күп капкалар бикле. Күпләр үзен биек-биек коймалар эченә бикләп куйган...
Шәһәрдән бер кайтуымда яшьтәшем, колхоз председателе:
— Без искене җимерәбез, яңаны төзибез! — дигән иде. Искене җимерүе җиңел. Тик нәрсәне җимерәсең бит...
Биектән бар да ачыграк күренә шул. Авылымнан кара чыбыркы сыман сузылып чыккан асфальт юллар да, Аты ягы сазлыклары да, кап-карт агачлары шаулап-гүләп утырган татар зираты да кул сузымы гына. Шул зиратта минем бабам, әбием. Әнием. Сугыш азагында гына зиратка әниемнең пилорам өзгән уң кулын күмгән авыл картлары. Хәзер әнием дә тимер чардуган эчендә. Уң кулыннан еракта. Шактый еракта...
Балаларым, оныкларым килерме ул кабергә? Ә бервакыт минекенә? Һәм нинди телдә сөйләшер алар бу изге, күз яшьле җирдә?
Кунак кызы тәкәббер Галяны искә төшерәм. Сабан туена кайтып киткәннән соң авылда бүтән күренмәде бугай инде ул. Исән-имин үсеп җиткән булса, үзе әнидер инде Галя. Керәшен кызы икәнен дә оныткандыр. Балалары белән русча гына аңлашадыр.
— Әтием! Яңгыр килә! Кайтыйк!
Кайдадыр еракта, урманнар артында яшен яшьни.
Мин, балаларымны ияртеп, авылыма таба атлыйм. Битемә беренче тамчылар сикерешеп төшә. Мин тагын балачагыма кайтам. Ботинкаларымны салып кулыма тотам да авылымның ачык калган капкаларына таба йөгерәм.
Балачак хикәятләрем! Рәхмәт сезгә!

 

 

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

 

Комментарийлар