Күренекле шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Госман улы Маликов) 1947 елның 3 гыйнварында Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туа.

02_zolfet

Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 1965 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга килә, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. 1969 елның апреленнән ул журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият-сәнгать бүлегенә җитәкчелек итә.
Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый. 1968 елда аның егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла. Ә 1971 елда классик шагыйребез Хәсән Туфанның кереш сүзе белән Татарстан китап нәшриятында «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Ул әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар шигъриятенә үзенчәлекле бер шагыйрь килүен раслаган вакыйга буларак кабул ителә.
«Утлы бозлар» (1978), «Адашкан болыт», (1990), «Ике урман арасы» (1995) исемле басмаларын шагыйрь иҗатының билгеле бер чорын йомгаклау нәтиҗәсе, Зөлфәтнең шигърияттә заманны гәүдәләндергән елъязмасы дип карарга мөмкин. Иң мөһиме – Зөлфәт поэзиядә беренче адымнарыннан ук үз йөзен тапкан, үз заманының төрле идеологик шаукымнарына бирелмичә, шигырьне изге дога итеп караган, каләмдәше Мөдәррис Әгъләм әйткәнчә, «торгынлык чорында да үз кыйбласын югалтмаган» шагыйрь булып кала бирә. Ул чынбарлыктагы, табигатьтәге шагыйрь күзе генә күрә ала торган кечкенә генә деталь, факт, күренеш аша поэтик фикерне калку, масштаблы итеп җанландыру осталыгына ия; аның язу манерасына публицистик кайнарлык, ихласлык, халык иҗатына – әкият, бәет, дастан, җырларга нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика хас. Бу сыйфатлар Зөлфәтнең публицистик шигырьләрендә дә, мәхәббәт лирикасында, балладаларында да («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Ике ат турында баллада», «Кара күбәләк», «Марш» һ.б.), поэмаларында да («Йөрәкләрдә үлмәс дастан», «Иске Казан карлыгачы», «Җирдән кайтышлый» һ.б.) үзенчәлекле гәүдәләнеш таба.
Узган гасырның туксанынчы еллардагы Зөлфәтнең шигъри иҗаты, күләм-сан ягыннан бермә-бер артуы белән бергә, күңел хис-тойгыларының, шигъри теленең яңадан-яңа төсмерләр, образлар белән тулылана баруы күзгә ташлана. Яшьлектә хәтергә сеңеп калган һәм кабатланмас моң-сагыш белән өртелгән мәхәббәт лирикасы, шигырьләрдәге чор-заман, халык-милләт, кеше язмышлары турында фәлсәфи уйланулар, гомумиләштерүләр укучыны битараф калдырмый, аны шагыйрьнең катлаулы һәм моңлы хис-тойгылар дөньясына алып кереп китә.
«Ике урман арасы» җыентыгы (1995) һәм шагыйрьнең туксанынчы еллардагы иҗат җимешләрен үз эченә алган күләмле «Йөрәгемне былбыл чакты» китабы (1999) өчен Зөлфәт 2000 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Зөлфәтнең кайбер лирик шигырьләре музыкага салынган. «Һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Кара толым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк икән» (З. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казана.
Зөлфәтнең юмор-сатира әсәрләре һәм курчак театрында куелган «Җен кызы», «Гасырдан озын бер көн», «Ат өреккән бер төн» исемле пьесалары да бар. Ул шулай ук «Мәкерле Песи» исемле беренче татар балалар операсының либреттосы авторы (композиторы Л.Хәйретдинова; бу опера өчен авторларның һәр икесенә дә Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе бирелә) һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарында дәвамлы урын алып торган «Юлбасарлар» (Ф.Шиллер драмасы), «Йөгәнсезгә авызлык» (У.Шекспир), «Биюче» (Лопе де Вега) комедияләренең татар теленә шигъри тәрҗемәчесе буларак та билгеле.
1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы иде.
Зөлфәт 2007 елның 15 маенда Казанда вафат булды.


Комментарий язарга