Мамадыш районында Зифа Кадыйрова китабы буенча «Сөмбел» фильмы төшерелә башлады.
«Татар-информ» хәбәрчеләре фильмның беренче кадрларының шаһитлары булдылар, төп геройлар белән аралаштылар, хәтта сабантуй күренешендә массовкада да катнаштылар.

Дәүләт театрлары җәйге ялга киткән вакытта традиция буенча Татарстанда мәдәни тормышны кинопродюсер Миләүшә Айтуганова кайната башлый. Ул җәй саен республиканың берәр районында кино төшерә. 2017 елның җәендә Әтнәдә Туфан Миңнуллин пьесасы нигезендә «Мулла» фильмы төште, 2018 елның җәендә Буада – Гаяз Исхакыйга нигезләнеп «Остазбикә». Быел Айтуганованың кино төшерү төркеме Мамадыш районының Шәдче һәм Җөри авылларында эшли.

«Сөмбел» фильмы популяр татар язучысы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәре буенча төшерелә. Бу әсәргә тукталуның бер сәбәбе – анда вакыйгаларның Татарстанда һәм Үзбәкстанда баруы. Фильм — Татарстан белән Үзбәкстанның уртак продукциясе. Фильм татар, үзбәк һәм рус телләрендә булачак.

Кыскача сюжеты болайрак.Сөмбел белән Булат бер-берсенә гашыйк булалар. Сөмбелнең баласы туа. Әмма Булат мәхәббәтенә хыянәт итә. Хыянәтне кичерә алмаган Сөмбел нәни улы белән Бохарага китеп бара. Арслановларның икенче уллары — Булатның бертуганы Байрас та Сөмбелгә гашыйк. Ул яшь хатын артыннан Бохарага китә. Булат ялгышын аңлый, әмма соң була.

Әлеге фильм буенча Чаллы татар дәүләт театры спектакль чыгарган иде һәм ул шулкадәр уңышлы бара, театрны «ашатучы» спектакльләрнең берсе булып тора. Димәк, әсәрнең театрда сыналган уңышын Миләүшә Айтуганова кинода кабатларга уйлаган.

Миләүшә Айтуганова:«Ике ел элек Халыкара төрки кино фестивалендә Үзбәкстан кинопродюсеры Улугбек Абдуллаев белән таныштык. Ике ил арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килә башлаган вакытлар иде. Безнең уртак проект ясау идеясе туды. Мәдәни багланышлар белән сәясәтчеләр һәм дипломатларга караганда да күбрәк эшләп була дип уйлыйм. Кино, театр, музыка белән халыкларны якынайтып була. Үзбәкстанда кино индустриясе үсештә. Алар милли кино прокатына өстенлек бирә. Үзбәк халкы үз киносын карарга ярата. Копродукция булдыру безгә аудиторияне арттыру, прокатны киңәйтү мөмкинлеге бирсә, Үзбәкстан өчен ул Россия прокатына чыгу. Проект уңышлы булса, бу зур юлның башы булыр дип уйлыйм. Без Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәренә тукталдык, чөнки анда Үзбәкстан бар — героиня яшь баласы белән Үзбәкстанга китә. Улугбек Абдуллаевка да әсәр ошады.

Кино төшерү өчен Мамадыш районын сайладык. Бу районының кино төшерү тәҗрибәсе бар – биредә «Бибинур» фильмы төшкән иде. Район җитәкчелеге ярдәм итәчәген әйтте, район башлыгы Анатолий Иванов: «Бездә төшерсәгез, шат булыр идек» дигәч, бик сөенеп бирегә килдек. Шәдче авылында безгә кирәк бөтен әйбер, йортлар да матур, ишегаллары, клуб…»

Проект бюджетның яртысы — Үзбәкстаннан, яртысы – Татарстаннан. Ягъни, режиссерны, Үзбәкстан артистларын, андагы съемкаларны Үзбәкстан ягы түли. Татарстанда барган съемкаларны Татарстан ягы түли. «Иганәчеләргә өметләнәм. Берничә кешегә хат яздык, булышырлар дип бик ышанам. Әлегә дәүләттән әле акча сорамадык. Кирәк булса, сорарбыз, чөнки шәхси эшем түгел, халыкара зур проект. Шундый уртак проект булуы бөтен кешегә дә файдалы», — ди продюсер.

Үзбәкстан ягы фильм өчен танылган режиссер һәм сценарист Рәшит Маликовны тәкъдим иткән. Рәшит Маликов Мәскәүдә яши, Ташкентта һәм Мәскәүдә эшли.

Рәшит Маликов: «Мин бирегә «Татаркино» чакыруы буенча килдем. Биредә бик кызык проект башланып китте – Россия-Үзбәкстан проекты, төгәлрәк әйтсәк, Татарстан-Үзбәкстан проекты. Әсәр миңа бик ошады. Ул чиста мелодрама. Әсәрне биредә бик популяр диделәр. Ул театрларда да куела ди. Миңа әсәрне тәрҗемәдә җибәрделәр. Без анда Үзбәкстан күренешләрен арттырдык. Нәрсә чыгасын вакыт күрсәтер. Бу зур киләчәге булган проект. Миләүшә бик грамоталы продюсер: безне нык эшләтә торган график төзегән. Биредә бик профессиональ кинокоманда җыелган».

Миләүшә Айтуганова: «Сценарийның беренче вариантын Илфат Камалиев язган иде, анда Үзбәкстан өлеше күп түгел иде. Ә безнең килешүләр буенча, фильмның яртысы Казанда, яртысы Бохарада төшерелә. Сценарийның Бохара өлешләрен Рәшит Маликов үзе язып бетерде һәм бик кызыклы сценарий килеп чыкты. Аны укып чыккач бик сөендем, әсәр бик баетылды: һәр геройның үз язмышы бар, үсеше бар. Зифа Кадыйрова белән озак кына сөйләшеп утырдык. Авторлар алар үзгәреш керткәнне яратмыйлар, ләкин без аның белән килешә алдык», — ди.

«Ике бертуганның бер кызга гашыйк булуы – харам»

Шунысы кызык, әсәргә үзбәкләр тарафыннан бер дәгъва булган: «Бер гаиләдә үскән ике егет бер кызга гашыйк булырга тиеш түгел, харам», дигәннәр алар. Миләүшә Айтуганова кыен хәлдән ничек чыккан дисезме?

«Мин сюжетны бераз үзгәртергә тәкъдим иттем. Имеш, егетләр бертуган түгел. Туксанынчы елларда Татарстанга Үзбәкстаннан да күп кайттылар. Янәсе, бер хатын яшь бала белән кайткач, үлеп киткән. Бу гаилә баланы алган, ә ул малай үзе чит икәнен белми. Ул фильм ахырында гына билгеле булачак», — ди продюсер.

Сөмбел + Булат һәм Сөмбел +Байрас

«Сөмбел» фильмында төп рольне Кырым татары Сабина Асанова башкара. Сабина Асанованың ата-бабалары Кырымнан, ул Үзбәкстан Яшьләр театрында эшли, рус телендә уйный, кырымтатар телендә дә сөйләшә. Аны әлеге проектка режиссер Рәшит Маликов сайлап алган. Сабина үзенең Үзбәкстанда кинода бик күп төшә алмавын, чөнки типажы үзбәк артистларына охшамаганлыгын әйтә. Россиягә беренче тапкыр килүе.

Сабина Асанова: «Минем Сөмбелем ихлас, яхшы күңелле, намуслы кеше. Ул йөрәге кушканча яши, тормыш авырлыклары аны сыйндырмый, ә ныгыта гына. Ул авырлыкларны җиңеп алга бара, күңеле аның чиста булып кала. Бүгенге дөньяда бу сирәк сыйфат. Минем типаж бу рольгә туры килде һәм мин моңа бик шатмын. Миңа бу роман бик ошады. Биредәге атмосфера бик ошый. Халыкара проектларда катнашу — зур тәҗрибә һәм зур дәрәҗә. Мин Татарстан актерлары белән таныштым һәм алга таба да аралашып яшәрбез дип уйлыйм. Партнерларым да театр актерлары булуы да бик яхшы, бер-беребезне яхшырак аңларбыз».

Сөмбелнең ике егете роленә Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдинов һәм Әтнә театры актеры Айдар Вәлиев сайланган. Сөмбелнең беренче мәхәббәте Булат роленә Айдар алынган, ә инде Сөмбелне Бохарага барып эзләп тапкан уңай герой Байрас ролендә — Динар Хөснетдинов.

Кызык, Динар үзе Сөмбелнең башын әйләндергән «бабник» Булат роленә өметләнгән, әмма режиссер анда Байрасны күргән. Ә театрда гел уңай геройларны уйнап гадәтләнгән Айдар Вәлиев Байрас роленә кызыккан. Ә режиссер аның типажында бозык Булатны күргән.

Айдар Вәлиев әсәрдә тискәре герой буларак тасвирланган, язмыш тарафыннан җәзаланган Булатны кызгана, ул аны кире геройга санамый.

Айдар Вәлиев: «Миңа йөземә һәм халәтемә уңай геройлар якынрак тоела иде. Беренче тапкыр миндә тискәре образ күрделәр. Мин Булатны ул кадәр тискәре образ димәс идем. Тормышта кем ялгышлык кылмый? Ул бер ялгыш адым ясаган һәм бу хатынга аны кичерүе авыр булган. Булат ахырдан үкенә. Аны кабахәт кеше дип әйтеп булмый. Булат образы минем театрдагы алдагы ролемә дә бераз охшап тора. Андагы Кравчук та сугышта кызның чиста тырнакларына гашыйк була. Дәһшәтле сугыш йөргәннән соң матур кыз күреп сихерләнә, күзләре томалана. Ирләрне гафу итә белергә кирәк».

Бу – Айдарның кинематографиядәге беренче эше. Айдар кинода төшүнең театрдан нык аерылганын аңлаган. «Кереп китү авыррак булды, хәзер инде кереп барам кебек, — ди. Ә аның Кравчук образы – Әтнә театры чыгарган «Фронтовичка» спектакленнән.

Татар киносында шактый уңышка ирешкән, уңай һәм тискәре геройлары белән үзен яраттырган Динар Хөснетдинов үзенә хыянәтче Булат ролен бирерләр дип уйлаган. Айтуганова продюсерлыгында төшерелгән «Ак чәчәкләр» фильмында да ул шундыйрак рольне башкара. Ә хәзер аңа балалы хатынга гашыйк булып йөргән сабыр, тыйнак, акыллы егетне уйнарга туры киләчәк.

Динар Хөснетдинов: «Әйе, кызның яшьлеге һәм сафлыгы минем геройга эләкми, ләкин безнең Бохарада бик матур күренешләр булачак, Сөмбел белән Байрасның якын мөнәсәбәтләре күрсәтә алган кадәр күрсәтеләчәк. Героиняга минем белән «приятнорак» булыр дип уйлыйм».

Мамадыш кадрларында әлегә Динар бик катнашмый. Ул Бохарада алгы планга чыгачак. Әлегә Мамадышта ул кызга ияләшеп һәм үзенә ияләштереп кенә йөри.

Фильмда өч төп герой, тагын җиде икенче пландагы герой бар. Булат һәм Байрас Арслановларның әти-әнисе ролендә — Чаллы театры артисты Инсаф Фәхретдинов белән Камал театрыннан Илсөя Төхфәтуллина. Сөмбелнең әнисе ролендә Кариев театры артисты Рәмзия Закирҗанова. Фильмда барлыгы 27 актер катнаша. Татарстан ягыннан массовкада — Мамадыш районы халкы.

Хәер, съемкаларның беренче көнендә массовка мәсьәләсендә мамадышлылар бераз оешып бетә алмадылар. Питрау сабантуена мәйданны әзерләргә килгән түтәйләр сабантуйга килүче кунак роленә бармый иде, әлбәттә. Чөнки кеше эшкә галуш киеп килә, ә бәйрәм итәргә татар кешесе иң матур киемнәрен киеп килә.

Массовка юк дип, төшереләсе кадр төшерелмичә калмады, әлбәттә. Шуңа да киноның сабантуй күренешләрендә журналистларны да күрерсез, бәлки. Булатның сабантуйда көрәшү мизгелен алкышлый-алкышлый без дә күзәттек.

Беренче кадрларның берсендә сабантуйда көрәш мизгеле төшерелде. Булат көрәшә һәм көндәшен күтәреп суга. Сюжет буенча, Сөмбел Булатның мәйданда көрәшеп җиңүен күзәтә.

Бу күренеш продюсер белән режиссерның «көрәше» иде. Режиссер Рәшит Маликов егетнең җиңгәннән соң кызга күз атып алуын тели. Мелодрама законнары шулай кушадыр. Ә продюсер Миләүшә Айтуганова фикеренчә, яңа гына партнерын күтәреп суккан көрәшче мәйдан читендәге кызны эзләп маташмый. Аның өчен җиңү мизгеле кадерле. Режиссер продюсерны тыңлады, әмма үзенекен итте — Булатны мәйдан читендә басып торган Сөмбелгә күз төшерергә мәҗбүр итте.

Бәхәсләр дигәннән, алдагы көнне тел мәсьәләсендә дә кызу фикер алышулар булган.

«Тел мәсьәләсендә кичә нык кына бәхәсләштек. Романдагы Арслановлар гаиләсе – чын татар гаиләсе. Без алар үзара татар телендә сөйләшергә тиешләр дип саныйбыз. Минемчә, татарлар – татарча, үзбәкләр – үзбәкчә сөйләшсен. Тәрҗемәне субтитрлар белән бирергә дә була. Үзбәкстан ягы тавышны үзбәкчә дә яздарыбыз диләр. Алай да мөмкин, — дип аңлатты Миләүшә Айтуганова. — Мин үзем өч телдә барган киноларны күргәнем бар. Начар дип әйтмәс идем. Казахстанда «Возвращение домой» дигән бик шәп фильм карадым. Ул өч телдә – кырым татарлары, украин һәм рус телләрендә бара. Ул бик табигый».

«Әлегә Сөмбел русча сөйләшә, Булат аңа татарча җавап бирә, Байрас та русча сөйләшә. Әлегә шулай. Тавышларны ничек яздырасыбызны вакыт күрсәтер», — диде режиссер Рәшит Маликов.

Шулай итеп татар киносын халыкара проектка ике хатын-кыз – Зифа Кадыйрова белән Миләүшә Айтуганова кертәләр. Татар киносыныңы матриархатына үзбәк егетләре – Рәшит Маликов белән Улугбек Абдуллаев кул суза. Ә татарның асыл егетләреннән милли кинога финанс ярдәме көтәбез.

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
https://intertat.tatar/madaniyat/zifa-kadyyrovany-sagynyrsy-min-bulmam-s-re-buencha-kino-t-sherel-s-mbel-bulat-m-bayrasny-nindi-zg-re/

Комментарий язарга