Ярдәмчеллеге, туры сүзле булуы белән аерылып торучы ветеран-журналист Хәмит ага Мөхәммәтшин – Чаллыдагы иң абруйлы шәхесләрнең берсе.

news_17173

КАМАЗ төзелә башлаган еллардан башлап, озак еллар шушы данлыклы төбәктә «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшләгән чорда тырыш хезмәте, тормыш уртасында кайнавы, илдә тиңе булмаган төзелеш уңганнары турындагы «кайнар» язмалары белән яулый ул халык мәхәббәтен. Автогигантның беренче һәм икенче чиратларын сафка бастыру уңаеннан медальләр белән бүләкләнгән мәшһүр каләм иясенең, журналистлардан беренче булып, Чаллының мактаулы гражданы исеменә лаек булуы да безнең өчен зур горурлык. Бераз кырысрак булып күренсә дә, гаять кече җанлы, кояштай мөлаем кеше ул Хәмит ага. Беркайчан да масаймас, йомышың төшсә игътибар белән тыңлар һәм ярдәм кулы сузмый калмас. Әйткән сүзендә тора, биргән вәгъдәсен үти, иң мөһиме: кайберәүләр сыман тинтерәтеп йөртми. Алманнар шикелле пунктуаль дә әле җитмәсә.
1995 елда, «Таң йолдызы» газетасында редактор урынбасары булып эшләгәндә, Татарстан Журналистлар союзына керергә тәкъдим алгач, Хәмит ага янына киттем. Гаҗәпләнүемә каршы, бернинди кыек сүзсез, дөрес итеп, язды да бирде тиешле рекомендацияне. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, икенче нөсхәне ул чакта Тукай районының «Якты юл» газетасында редактор булып эшләүче Дамир Вагыйзовтан алырга киңәш итте. Шундый эчкерсез, яхшы тәрбия алган кешегә рәхмәттән башка ни әйтмәк кирәк!
Ә бит уйлап карасаң, бер дә җиңел тормыш юлы үтмәгән үзе. Балачагы афәтле сугыш елларына туры килә. Җиңүдән соңгы ачлык-ялангачлык та гел чабудан тарта, арттан калмый ияреп бара. Әтисе вафат, бер абыйсы Мәскәү янындагы канкойгыч сугышларда башын салса, икенчесе гарипләнеп кайта. Табында – алабута ипие, анысы тимәсә, кәлҗемә ашап юаналар. Бер ана һәм апалары тапканга карап ятар заманмыни: малай бер елны, мәктәпне ташлап, атлы эшкә чыга хәтта. Кырдан көлтә ташыганнары, Кукмара элеваторына ашлык илтүләре бүгенгедәй хәтерендә саклана. Рәхәтлекне күтәрә алмаса да, авырлыкка түзә шул адәм баласы: район үзәге булып торган туган авылы Тәкәнеш мәктәбендә (хәзерге Мамадыш районы) урта белем алып чыга. Кайбер яшьтәшләре кебек тормышын армиягә багышларга карар кыла һәм документларын югары хәрби училищега керер өчен район комиссариатына илтеп тапшыра. Әмма районга торф чыгаручылар җыярга килгән элекке офицер, армиядән башка да яхшы һөнәрләр җитәрлек дип, аның язмышын икенче якка борып җибәрә. Дөнья күргән тәҗрибәле кешенең киңәшенә колак салган яшүсмер Казан дәүләт университетын сайлый. Киләчәктә татар халкының олы галимнәре булып танылачак Мансур Хәсәнов һәм Гомәр Саттаров белән бер төркемдә укый. Ә менә татар топонимика мәктәбенә нигез салачак галим белән бер бүлмәдә яшәүләрендә булып узган сугышның турыдан-туры йогынтысы бар. Берсенең әтисе, икенчесенең абыйсы яу кырында ятып калган өчен генә эләгәләр алар тулай торакка. Авыл балаларының килер җире юк: биш ел эчендә күпме вагон бушатканнардыр – бер Ходай үзе генә белә булыр. Мәгәр ташып торган яшьлек дәрте, якты киләчәккә омтылыш барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Хәмит ага да студент елларын сагынып искә алучылардан. Ни дисәң дә, олы тормышка юл шуннан башлана ич. Вакыты каян табылгандыр, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә Гариф Ахунов редакторлыгында чыгучы «Әдәби сүз» газетасында Тәкәнеш егетенең язмалары да күренгәли башлый. Фәнни түгәрәккә йөргәч, алары, нигездә, тел белеме өлкәсенә карый. Бераздан бу мавыгуы ярап куя тагын. Кулына диплом алып, аспирантурага сынауларын уңышлы тапшырганнан соң, туган авылына канатланып кайткан егет, агачлардагы яфраклар җәйге яшеллекләрен җуя башлагач кына кабат Казанга аяк баса һәм өнсез кала. Ул авылда чакта, аспирантурага аның урынына башка берәүне «этеп» керткән булалар. Кая барырга? Татар теле укытучысы булып эшләргә урыннар юк. Арча якларыннан уңышсыз әйләнеп кайткач, күңелсез генә Казан урамнары буйлап йөргәндә, бәхетенә дип әйтергә кирәктер, сабакташы Мансур Хәсәновның абыйсын очрата. Берничә курс алдан укыган булса да, Фатыйх «күрмичә» узып китми, туктап хәлен белешә һәм үзе эшләгән Татарстан китап нәшриятына чакыра. Караңгы чырай күрсәтмиләр: фәнни-техник редакциягә эшкә алалар. Әнә шулай, сүзлек төзүчеләр сафына тагын бер тырыш хезмәткәр кушыла һәм уртак эшкә үз өлешен кертә. Күренекле галим Фоат Ганиев редакторлыгында дөнья күргән «Русча-татарча сүзлек»нең һәр басмасындагы авторлар исемлегендә каләмдәшебез Хәмит ага Мөхәммәтшин дә бар.
Әмма фән юлыннан китәргә насыйп булмый аңа. Әнисе авылда берүзе, өйләре нык тузган. Туган якка әйләнеп кайтудан башка чарасы калмый. Районның «Ударник сүзе» газетасына эшкә урнаша. Җаваплы секретарь һәм редактор урынбасары вазыйфаларын башкара. Тиктормас Никита Хрущев заманы, илдә төрледән-төрле хикмәтле үзгәрешләр булып кына тора. Тоталар да Тәкәнеш районын юкка чыгаралар. Шул күңелсез көннәрдә Казаннан килеп төшкән Шәмси ага Хамматов егетне «Социалистик Татарстан»га кодалый. Өй җиткерелгән, күп баш ватып торыр чак түгел – бик теләп ризалаша. Ике-өч айлап чыныгу үтүгә, Норлат төбәгенә, газетаның үз хәбәрчесе итеп җибәрәләр. Илдә бар нәрсәне эреләндерү сәясәте көчәйгән заман. Аңа кадәр үз хәбәрче булып эшләгән Мәрди Рафыйковны шушы, берничә район җирләрен биләүче зур төбәк өчен чыга башлаучы «Дуслык» газетасына редактор итеп тәгаенлиләр. Күп тә үтми, Әлмәт якларыннан «Советская Татария» газетасының үз хәбәрчесе итеп билгеләнгән Марсель Зарипов килеп төшә. Өч фикердәш киңәшләшеп эшли башлый. Хәзерге сыман факс, Интернет ише хикмәтләр юк: Хәмит ага хәбәрләрен Чирмешәнгә барып, телефоннан тапшыра. Соңрак «кукурузник» белән җибәрү җае да табыла. Авыл хуҗалыгында – кукуруз культы, шикәр чөгендере үстерү буенча беренче адымнар ясала. Яз да яз: темалар җитәрлек. Хезмәт кешесе турында саллы мәкаләләр язудан тыш, нахакка рәнҗетелгәннәрне яклап сүз әйтергә һәм кайбер надан түрәләрне «үз урыннары»на утыртырга да туры килә аңа. Тормыш тәҗрибәсен шактый мул туплый, кыскасы.
Илдә хакимият алмашыну белән кире үзгәрешләр башлана. Туган төбәге Апаска кайтып киткән Мәрди Рафыйков урынына Хәмит аганы редактор итеп билгелилр. Гаиләсе бар, тормышы үз җае белән бара, тик менә күңеле тыныч түгел: исәбе – югары партия мәктәбендә уку. Икенче югары белем алып, Минзәлә районы газетасында редактор булып эшләгән җиреннән Шәмси Хамматов аны кабат «Социалистик Татарстан»га чакыра. Чаллыга газетаның үз хәбәрчесе итеп җибәрәләр бу юлы. 1970 елдан Чулман төбәгендә төпләнеп кала. Монда ул чын тормыш мәктәбе үтә, иҗади куәсе тулысынча монда ачыла. Ярты миллионлы кала, илдә тиңе булмаган автогигант аның күз алдында, турыдан-туры аның катнашында сафка баса. Түбән Кама ГЭСы төзелешен һәм Тукай районы хезмәтчәннәре ирешкәннәрне дә республика халкына ул ирештереп тора. Болар бар да аерым бер эпопеяга тиң тарихи вакыйгалар.
Хәмит ага хәләл җефете белән өч малай үстергәннәр, инде биш оныклары бар. Ни хикмәттер, мин әүвәл аларның уртанчы малайлары Вәсил белән таныштым. Алабуга янында төзелеп ятучы, булачак җиңел автомобильләр заводы төзелешендә эшләгән мәл. Бер чакны шулай, вузда укучы студентларны китереп тутырдылар. Татар булганнары да русча гына сөйләшә. Ә Вәсил туган телендә аралашудан тартынмый, эшкә дә уңган. Гел сөйләшеп йөрибез. Горурланып әтисен телгә алмаган чагы сирәк. 1985 елдан башлап Башкортостанга яздырып укыган «Социалистик Татарстан» да даими чыгып баручы автор турында малаеннан күп яхшы сүзләр ишеттем. Хәер, бик күпләр Хәмит аганы еш мактап телгә ала. Аеруча шәкертләре мөкиббән аңа. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, якташы, үз районында һәм Чаллыдагы «Нур» газетасында редактор булып эшләгән Зәки Хәнәфиев та бик рәхмәтле остазына:
– Алгай мәктәбендә укыганда ук шигырьләремне һәм мәктәп тормышына багышланган язмаларымны район газетасына җибәрә идем. Алар Хәмит абый кулына эләгә. Барып чыкканда киңәшләрен бирә. Ә инде Тәкәнеш урта мәктәбенә йөреп укый башлагач, гел аның янына кереп йөрдем. Мин аны үземнең остазым дип саныйм һәм моның белән горурланам, – ди ул.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.

Гыйнвар, 2012 ел.


Комментарий язарга