Зәңгәр күзләр кич-иртән
Кемне көтәләр икән?
Бездәй кара күзленеме,
Әллә бүтәнне микән?

И зәңгәр күз, зәңгәр күз!
Сезнең телдә юк микәнни
Берәр бүтән үзгә сүз,
«Сөям, бәгърем» дигән сүз?

Белгән сүзең: «Кит кире,
Кеше күрә ич, тиле!»
Күзең әйтә: «Кил! Кил! Кил!
Гомерлек яр ит мине!..»

 

Хәсән ТУФАН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от stockgiu


Комментарий язарга