Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның вафат булуы турында хәбәр килеп килеп иреште. Ун ел чамасы Башкортстанда, Стәрлебашта яши иде ул. Өендә ялгызы гына булган. Караучысы булган булуын, әмма аның өйдә юк чагы туры килгән. Бүген Зәки Зәйнуллин Стәрлебаш зиратына җирләнә.fnbh4k4h

Бу шәхес турында истәлекләр туплый башлагач та, аны белүчеләрнең бер өлеше: «Урыны җәннәттә булсын!» — дию белән чикләнде. Биредә бу шәхес турында әйтелгән җылы сүзләр тупланды. Еллар үткәч, бу шәхеснең Татарстан Республикасы һәм татар дөньясы үсешенә керткән роле турында әдәби, документаль һәм фәнни хезмәтләр дә язылыр әле. Гыйбрәт өчен каршылыклы фикерләр дә туар, анализланыр. Әдәбиятчылар әсәрләренең кыйммәтен билгеләр, тарихчылар аны шәхес буларак бәяләр.

Бүген аның җәсәде җир куенына кергәндә догада булыйк. Якты истәлеген хәтердә яңартыйк.

«Характеры белән дуамалрак булса да, күңеле киң иде. Якташларны бик җылы кабул итә иде. Башкортстаннан килеп тукталырга урыны булмаучылар аның йортында кунып чыкты. Аның шәхси галәменең үзәге — ул үзе туган татар авылы Стәрлебаш иде. Үз туган төбәген аннан да көчлерәк яраткан-зурлаган, әсәр-язмаларында данлаган кеше сирәктер», — диде язучы якташларының берсе.

«Безнең инфантильрәк язучылар арасында үзен аерым бер каста кешесе кебек тота иде» 

Халык язучысы, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Зәки Зәйнуллин татар әдәбиятында тирән эз калдырып китте. Аның вафаты, әлбәттә, безнең әдәбият өчен зур югалту. Ул кайчагында чаманы да югалтып җибәрә торган туры сүзле кеше иде. Ләкин аны беркайчан да хөсетлектә гаепләп булмый.

Әдәбият мәйданына шактый соң килеп керде — озак еллар хәрби хезмәттә булган. Полковник, техник фәннәр докторы. Безнең инфантильрәк язучылар арасында үзен аерым бер каста кешесе кебек тота иде.

Ул олыгайган көнендә безнең әдәбиятта яңа сүз әйтте. Чөнки аның биографиясе бай иде — ул дөнья күргән. Әдәбиятта бай биографияле булу бик кирәкле сыйфат, ул бер шарт та булып торадыр, дим. Язмышы кызыксыз кешенең әсәрләре дә кызыксыз була. Зәки абыйның язмышы, үзенең язуларына караганда, бик кызыклы булган, әсәрләре дә кызыклы. Әдәби яктан кимчелекләр шактый, ләкин темасы, сюжетка алып керә белү осталыгы аны безнең күренекле язучыларның берсе итте.

Миңа аның белән аралашырга туры килде. Без бер чорда шактый ук дуслар да идек. Ләкин холкы шундый идеме — ул озак дуслаша торган кеше түгел. Кем белән дуслашса да, гауга белән тәмамлана иде. Безнең дуслык та шулайрак тәмамланды, мин аны аңлап та җиткермәдем. Минем турында берничә хикәя дә язды. Берсендә мине кыйнадым дип язган иде — бәлки, хыялланган булгандыр. Бер хикәядә мине географияне белмәүдә гаепләде — Тукайның Җаектан ничек кайтуы мәсьәләсе иде ул. Болар инде хәзер бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Мин аның дөньядан китүенә чын күңелдән кайгырам».

«Гомере буе татар милләтенең азат булуын, мөстәкыйльлеген таләп итеп урамнарда кычкырып йөргән кеше»

Халык язучысы Рабит Батулла: «Беренчедән, ул атом буенча хәрби белгеч, полковник. Ул бик зур кеше иде: техник фәннәр галиме, язучы, көрәшче. Гомере буе татар милләтенең азат булуын, мөстәкыйльлеген таләп итеп урамнарда кычкырып йөргән кеше.

Кырым татарлары Кырымга кайта башлагач, өйләре юк иде, землянка казып яшәделәр. Без ике КамАЗ белән — берсендә Зәйнуллин, икенчесендә мин — ике мең кешегә кием-салым һәм ризык илтә киттек. Кырымда аларны тараттык. Ул КамАЗы белән мохтаҗларга ярдәм итеп йөрде, транспортлары булмаганнарга йорт салу өчен кирпечләр китереп бушата иде. Гаҗәп дәрәҗәдә батыр, фидакяр кеше. Урыны җәннәттә булсын!»

«Казан кешеләренә охшамаган иде — бөтен хикмәт шунда» 

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров: «Бу хәбәрне бик авыр кичердем. Фикерләрем таркау, аның үләргә мөмкин булуын да күз алдына китерә алмыйм. Авырыйм дип тә шалтыратканы булмады…

Без аның белән дуслар идек. Беренче мәртәбә мәйданда очраттым, аннары корылтайда чыгыш ясаганда күрдем. Зур гәүдәле, чибәр, үз-үзенә ышанган кеше булып күз алдымда тора. Соңыннан полковник булганлыгын белдем. Без мәйданнарда күп йөрдек инде. Дөрес, кискен генә әйтешкән чаклар да булды…

Минем аның кебек югарылыктагы кешене күргәнем булмады. Фикер йөртүе дә үзенчә иде, укымышлы да иде. Ул татар милләте, аның киләчәге өчен чын көрәшүче иде. Ул шушы юлда үзен корбан итәргә әзер булды. Бик үзенчәлекле, турыдан бәрә торган кеше иде, характеры безнеке кебек йомшак түгел. Ул әйткән фикерләрне безнең халык уйлый да алмый иде ул вакытта. Ул Казан кешеләренә охшамаган иде — бөтен хикмәт шунда. Аерылып торды. Казан халкы — руслашкан халык. Стәрлебашта кешегә рус рухы сеңмәгән, иркенлек булган.

Дуслашып киткәч, аның әсәрләрен радиодан укый башладым — күп әсәрләрен яздырырга туры килде. Әсәрләрен укыгач та шаккаттым: андый темаларны безнең язучылар күтәрмәде. Ул совет армиясендәге хәлне һәм анда татарның кем булуын күрсәтте. Ул үз әсәрләре радиодан яңгыраганда: «Бергә тыңлыйк әле», — дип чакыра иде. Бервакыт тыңлап утыргач: «Син төзәткәнсең икән, болай язмаган идем бит», — дип рәхмәтләр әйткән иде.

Физик яктан бик көчле иде. Бер мәртәбә кафеда татарча сөйләшеп утырганны күреп, берәү нигә үз телегездә сөйләшәсез дип бәйләнә башлады. Бу торды да: «Еще слово скажешь — я тебя выброшу», — диде. Бетте-китте! Мин курыктым — сугып үтерә дип торам…

Ул каршылыклы тормыш алып барды, беркемгә дә буйсынмады. Көйләнгән тормышын — фатирын, дачаларын калдырып, Ригадан Казанга бер машина белән генә кайткан бит ул. Улы һәм кызы бар иде. Кызы хәзер Швециядә кебек хәтерлим, улы Ригада. Китапларын чыгарырга улы булыша иде. Балалары әтиләрен хөрмәт иттеләр.

Мәрҗани мәчете янында йорт биргәннәр иде аңа. Өендә ут чыгып янып киткәч, «Бездә торып тор», — дигәч тә риза булмады. Әкренләп йортын торгызды. Ярдәм итүчеләр булды, Аллага шөкер! Аннары ташлап китте инде. «Мин монда яши алмыйм», — диде. Стәрлетамакта да берүзе яшәде. «Күлләрне, чишмәләрне чистарттым», — дип шалтыратканы да булды. «Килеп күрсәң иде! Килеп алыйммы?» — дип тә әйтә иде, мәрхүм. Чакыруына рәхмәт!

Аллага шөкер, театрда «Арбалы хатыннар»ны күрсәтеп, үзен сәхнәгә чыгарып, юбилейларын уздырдык — минем өчен ул бәхет булды.

Ул язмышына төшкән вазифаны эшләп, үзенең кемлеген исбатлап китте. Татар милләте яшәсә, аның хезмәтләре калачак. Зур эшләр эшләп калдырды. Рәхмәт аңа!»

«Ул татар дөньясына Стәрлебашны ачты, танытты» 

Журналист, якташы Римма Бикмөхәммәтова: Зәки абый табигате белән гыйсъянчы иде. Тормыш принципларына, карашларына тугры калып яшәүчеләрнең берсе булды. Каты итеп әйтеп, кешеләрне үпкәләткән очраклары да күп булгандыр. Дипломатия ягы аксады, ләкин ул астыртын эш итмәде. Талантлы кеше һәм ул моны белә иде: «Аллаһы Тәгалә миңа зур талант биргән», — дип үз бәясен белеп яшәде. Аның тагын бер сыйфаты — тырышлык, ул күп яза иде. «Көненә 10-15 бит язам», — дип әйтә иде. Соңгы вакытта шагыйрь, меценат Закир Рәмиевка багышланган роман яза иде. Тарихи вакыйгалар эзләп тапты. Әсәр тәмамланмаган дип беләм.

«Казанны сагынмыйм, Казан мине кабул итмәде», — дип яшәде соңгы елларда.

Авылга кайткан саен янына хәлен белергә бара идем. Килүемә шат булды. Соңгы очрашуыбыз быелның 6 гыйнвары иде — бик салкын көн, бәрәңге тәкәсе пешереп алып бардым, озак сөйләштек. Быел аның тырышлыгы белән Стәрлебаш җирендә туган, Стәрлебаш мәдрәсәсен оештырган, Россия дәүләт думасында депутат булган, меценат Мөхәммәтшакир Тукаевка һәм «41нең арбалы хатыннары» әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызларга һәйкәл ачыласы иде. Шул эшне тизләтте, акчасын җыйды. Эскизлары әзер. Җәйне шул һәйкәлләрнең ачылышы була дип көтте. Кызганыч, үзе күрә алмый калды. Башлаган эш тәмамланыр дип ышынам.

Ул үзенең туган авылын нык яратты — һәр әсәрендә Стәрлебашка бәйле вакыйгалар һәм аның кешеләре. Ул татар дөньясына Стәрлебашны ачты, танытты.

Райондагы татарча әсәрләр язучы балалар арасында премия булдырган иде: аларга Зәки абый 10ар мең сум акча бирә иде.

Чын көрәшче. Карьерасын, җайга салынган чит илдәге тормышын ташлап, Татарстан дәүләтчелеге өчен көрәшергә дип кайткан кеше. Туксанынчы елларда республиканы булдырган шәхесләрнең хезмәтләре вакыты җиткәч бәяләнер дип уйлыйм. Зәки абыйның Казаннан туган авылына үпкәләп кайтып китүе дә шәхесләрне вакытында зурларга кирәклегенә бер ишарә.

«Театр аның әсәренә алынгач бик сөенгән иде» 

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова: «Зәки абыйны шәхес буларак белә идем, үзе белән Камал театрында аның «41нең арбалы хатыннары» әсәре куелганда гына таныштык. Театр әсәрен алганга бик сөенгән, беренче репетициягә дә килде. Хәзер дә якты хатирә итеп искә алабыз — без бер зур автобуска төялеп, Зәки абый белән бергә Стәрлебашка киттек. Юл буе ул безгә гаиләсе, туганнары турында, Дудаев белән очрашуларын кызык итеп сөйләп барды — озын юл бик тиз үтте. Безгә авылын, без уйныйсы персонажларны күрсәтте. Спектакль чыккач, анда уйнаган һәр актрисага шәлләр бүләк итте. Соңгы спектакль уйналганда Зәки абыйны чакырып, өйдән тәмле ризыклар алып килеп, кызлар гына утырып чәйләр эчкән идек. Шулай спектакльне озаткан идек.

Зәки абый минем өчен чын ир кеше нинди булырга тиеш — шундый кеше иде. Көчле дә, батыр да, үз сүзен әйтә һәм үз сүзендә тора торган шәхес иде».

«Ышанычлы кеше иде, көрәштәшләрен ташламады»

Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Рамай Юлдашев: «Зәки ага белән бик күп аралаштым. Без аның белән 1991 елның октябрендә таныштык. «Татар халкына милли мәҗлес төзергә кирәк, милли гвардия кирәк», — дип сөйләде ул. 1, 2 февральдә Камал театры залында зур булып Татар халкының милли мәҗлесе булды. Ул мартта булачак референдум алдыннан татарны берләштерүче көч булды, милләтнең аңына тәэсир итте. Милли мәҗлес берничә ел бик актив эшләп килде.

Зәки абый көчле, ирекле, курку белмәс кеше иде. Милиционерлар да аннан куркалар һәм хөрмәт итәләр иде.

Ул латышлар һәм чеченнарның зур дусты булды. «Дудай батыр» дигән әсәре чыкты. Чеченнар республикасына барып, Дудаев, Яндарбиевлар белән аралашты. Татарстан һәм Башкортстанда да авторитеты зур иде. Ышанычлы кеше иде, ул көрәштәшләрен ташламады. Милли хәрәкәттә яшьләрне тотып алып киткәндә, авторитеты белән безне коткарып кала иде.

Ул татар милләтенә нәрсә бирә алды — көчен, җанын — барысын да бирде».

 

Фото: sterlibash-rdk.ru, Рамиль Гали/архив, Салават Камалетдинов, Владимир Васильев/архив

https://intertat.tatar/news/culture/05-03-2021/z-ki-z-ynullin-tatar-mill-ten-n-rs-bir-ala-barysyn-da-birde-5810804

Комментарий язарга