* * *

Өйрәник әле серләрен,
болыт телен өйрәник –
ләйсән булып яварбыз.

anypics.ru-41201

Чакма чагып, очкын табып,
без ут телен өйрәник –
кара төндә янарбыз.
Адашканга юл булыр,
чакма теле шул булыр.

Күп беләбез, дип сөйләнмик,
судан да тел өйрәник –
дәрьяларга агарбыз.
Дәрья ерак… Без иң башта
тамчы телен өйрәник –
яз җитте дип тамарбыз.
Тама-тама күл булыр,
тамчы теле шул булыр.

Абага телен өйрәник!
Җиде төн урталарында
чәчкә атып карарбыз…
Силә телен, сиртмә телен,
бишек телен өйрәник –
илгә бәби табарбыз.
Кыз булмаса, ул булыр,
абага теле шул булыр…

 

Кыл өстендә

Һай, тәвәккәл кыз икән!
Менгән нинди биеккә –
иң түбәгә, кыекка,
кыек
тигән болытка!

Кешене соң шул тикле
югарыга ни дәшә? –
йөрәкләнеп, җилкенеп
җиде күккә менмәсә…
Кыз язмышы биектә,
биектә, кыл өстендә,
тайсаң-нитсәң чүт кенә –
тотынырга күк кенә…

Кыл өстендә калмыйк дип,
күпме тырыш-тырышма,
барысы да синеңчә
булып бетми тормышта.

Бизәлә йорт, агара,
кыз кулында пумала.
…Күңел барыбер шомлана –
кыл өстендә кыз бала…

 

Фатиха

Кече өйнең сәкесендә
урын аулак, читтә,
сукыр лампа яктысы да
җитә миңа, җитә! –
төн утырам, качты йокы,
күңел актарыла,
башым күтәреп карасам –
янда әнкәй тора.
– Нигә йокламыйсың, балам,
ни эшлисең Һаман?
– Йоклармын әле бетергәч,
менә… шигырь язам.

Бүтән берни сорашмады,
бүлдермәде кабат,
әнкәй сүзсез басып торды
язганыма карап.
Әйтте бары (ә күзләре
яшьләнделәр никтер):
– Хәерлегә булсын инде,
күрәчәгең күптер…

Алдагыны… ана белә! –
әйткән икән дөрес:
язам, бәхет – бер канатым,
берсе – михнәт, имеш.

…Почмаклардан түргә чыктык,
сукыр лампа сүнде,
тәрәздә дә, кәгазьдә дә
кояш якты инде.
Шулай да кара төндәге
шигырьгә еш кайтам –
әнкәемнең фатихасы
шуннан, аргы баштан.

* * *

Үземә

Әллә ничек үтә гомер,
алда булып булмады;
Шөгердә дә, шигырьдә дә
Алла булып булмады…
Әнә кемнәр кем булдылар –
күптән инде элгәрләр:
Алла алар, йә фәрештә,
Һич югында – пәйгамбәр!
Заман улы булып бетте
заман, заман дигәннәр.
Миндә Һаман кодрәт нәни,
әллә нәрсәм буш – җитми,
дуслар юкмы, дошман юкмы? –
җан салынкы, рух җитми.
Шуңа, ахры, каламындыр
иң уңайсыз бер хәлдә –
«даҺи» «алла»лар каршында
күп вакытта мин – бәндә…

Башың имә, билең бирмә,
йә, сыкранма, бул адәм.
Шөгер чагың үтсә үткән,
шигырь чагың үтмәгән!

 

Тел ачкычы исән булсын, әй!

Кайнарланып килим-килим дә,
тик торыйммы капка төбендә?
Сиңа килдем, яңа җыр шәҺәре!
Хакым бардыр монда минем дә,
хакым бардыр сиңа керергә –
кереп, күреп, мин бит берәр йомгак
җыр урарга идем кимендә.
– Сим-сим, капканы ач, ачып булмый,
этәм-этәм – каты япкансың…

Үз байлыгын күрсәтәсе килми,
сим-сим ачмый шәҺәр капкасын.
Әкиятнамә – хыял, кызык бары,
ә тормышта каты япсалар?
Безне күргәч, борын төбендә үк
бикләнмәде күпме капкалар?!
Колач җәеп кем дә көтеп тормый,
үзең кара, тырыш, тап җаен;
ачалмаслык йозаклар да булмый,
җыр биге дә ачылыр, мөгаен.

Ачкыч булсын, Тукайлардан калган
тел ачкычы исән булсын, әй! –
бикле күңелләрне, капка төсле,
ачып җибәрер ул җилбәгәй!
Җырда миңа шәҺәр алу кирәк,
шундый ният белән килдем дә.
Капкаларны ачар «әфсен»нәрем,
ачкычларым – Туган телемдә!

 

* * *
Үстердек без – үстергәннәр белә! –
аз тидеме канга, җилеккә…
Без үстердек сине, таң шәҺәре,
бәхетең булыр, дигән өметтә.

Һәр мәйданың таныш, Һәрбер йортың –
күз алдында җиткән кыз кебек.
кыз-улларга яшьтәш каеннарың
безнең ядкарь; әнә – төз, биек.

Язмыш уртак: синең туфрагыңда
урманыбыз безнең, оябыз;
тамыр төрттек монда, бөрегә уздык,
яфракны да монда коярбыз…

…Кайтып киләм. Шаулы урамнарын
язга ачып куйган Чаллыяр –
Ак шәҺәрем! Син ул миңа – Париж,
син Неаполь, Сочи… Син – Болгар!

 

* * *
И якын җир, алтын җир!
И изге җир, тозлы җир!
Аяк бирдең, кул бирдең,
кеше иттең безне, җир.
ЗиҺен бирдең, тел бирдең,
көчле иттең безне, җир.

Галәмнәргә очсак та,
диңгезләргә төшсәк тә,
әллә ниләр итсәк тә,
и җылы җир, җырлы җир,
егылабыз барыбер
кайтып синең кочакка…

 

Бер дуска

– Күтәргән юк артык авыр да,
әллә нишләп йөрәк авырта.
– Врачка бар.
– Бардым.
– Диагноз?
– Басым, диләр, басым –
тамырда…

Тимер арасында шигырь эзләп
йөри-йөри гомер кыскара…

Замандашлар безгә күз сала,
кайберләре авыр сүз сала.
Ә без – бала!
Артык беркатлы,
«акыл» керми торган бала без;
дөньяның Һәр агын-карасын
йөрәккә бик якын алабыз.
Кайгыртабыз,
көннең кендеге
бездә генә тора диярсең;
эштә – арматура, каркаслар,
кайткач шуңа шигырь үрәсең…
Юләрлекне санап ирлеккә,
затсыз гамәл кылса берәрсе –
кызарабыз,
намус каршында,
әйтерсең, без җавап бирәсе.
Нәҗесләр бар! – фәлән-төгән, дип,
кара яга безнең икмәккә.
Халкым икмәгенең пакьлеген
кем танытыр андый имгәккә?
Хакыйкатьне, кара кундырмый,
баш өстендә тотып торыр чак;
нахаллардан нахак күтәрү
каркас тимереннән авыррак…

Күтәргән юк, дисең –
күтәрдек,
тамырларга басым җитәрлек;
беләк белән, бәлки, әзрәктер,
йөрәк белән –
күпне күтәрдек!

 

«КамАЗ»лар эргәсендә

Җырладык юлсыз юлларда
машина этә-этә;
көчәнәсең, көчең бетә,
«Әй, ухнем!..» куәт кертә.
Җырласаң җылынасың, дип,
карлы-бозлы көзләрдә
бии-бии такмак әйттек
салкын, туң нигезләрдә.
Ни гаҗәп, җырсыз-җырусыз
сөю дә бармый иде,
эштәме син, аштамы син –
җыр бездән калмый иде;
Һәркем үзен йә Әлфия,
йә ИлҺам саный иде –
кешеләр гади иде шул,
күңелләр сабый иде!
ЗөҺрә бүтәнгә чыкса да,
ТаҺиры өйләнсә дә
җырладык без, кайвакытта
җырлыйсы килмәсә дә…
Тулай торак төпләрендә
кызларны көтә-көтә,
өр-яңа җырлар чыгардык –
мәхәббәт шагыйрь итә…
Ак кирпечләр тезә-тезә
йортлар күтәргән чакта,
без җырны да алып мендек
өскә, югары катка!
Ишетәм, безнең яшьлектән,
биектән дәшә алар –
шаулы өмәләрдән дәшә
«Сәрвиназ», «Катюша»лар…
Әйе, мең дә тугыз йөз дә
җитмешләр тирәсендә
җитмеш телдә без җырладык
халыклар өмәсендә.
Җитмеш телдә җырласак та
«КамАЗ»лар эргәсендә,
бәбиләрне тибрәттек без
туган тел силәсендә!

 

Инша

– Ашыкма, дөресме, түгелме –
яхшылап уйла син элгәре.

…Булмады, буталды укучы,
иншада хаталар җибәрде.
Хатасы – иң үзәк урында,
инша бит – халкыбыз турында!
Имештер, бер йөз ел үтәчәк,
Туган тел йотылып бетәчәк…

(Ник болай хаталы бу дөнья?
ялгышлар – буеннан-буена:
иншалар язганда – хаталар,
яшь кенә кызларда – хаталар,
иллене узганда – хаталар,
Айга кул сузганда – хаталар,
замана кызганда – хаталар,
аталар, ваталар,
илләрен саталар –
хаталар… хаталар…
Санасаң, шактый күп җыела,
кайчан бер төзәлер бу дөнья?..)

«Икеле» булмасын!.. Өйрәтеп
була ул өтерен, ноктасын;
кирәксә, укучы яңадан
язар да китерер иншасын –
Хикмәт соң андамы? Яманы –
җанында иде шул, үзәктә,
кызыйга хилаф уй эләккән,
корт төшкән шикелле ефәккә.

Начарга юрамыйм, ышанам:
балакай зур үсәр бер заман,
халкына үзгәрер карашы –
шул телдә атасы-анасы.

…Эчтәлек хатасын төзәттек,
ә китми күңелдән
карасы…

 

Сабырлык

Тукаен җуйган яшьләргә
Ходай бирсен сабырлык.
«Тукай шагыйрь бәете»ннән

Сабыр төбе сары алтын,
күпкә түздек – тамыр нык.
Шагыйрен җуйган халыкта
шөкер, җиткән сабырлык,
кара кайгыдан бөгелми
ак өметтә калырлык,
тук айлар, яңа Тукайлар
килер, дип ышанырлык.
Үксездә – уй, үксим дисәң
яшь күп – буа ярырлык;
яшь чыгармый елый алу
үзе ирлек, батырлык.

Киткәннәр китәр, котылыр,
калганнарга авырлык;
тугры Тукайның каләме
буш әнә… кем – алырлык?

Ут орлыгы, шагыйрь чәчсә,
бер орлыктан – мең орлык;
кемең бар: «Хөр мәмләкәт» дип,
күңелеңә ут салырлык?
Булды инде… Дошман килде,
каршы тордык, егылдык;
баш имәдек, җиңелдек тик,
әрнеп искә алырлык…

…Ә Тукайга баш имичә
җитми бездә сабырлык.

 

Ак күгәрчен чакларың
(Җыр)

Ак күгәрчен, шат күгәрчен
Фирүзә көн күзендә.
Зәңгәр күкләр тарафында
Күгәрченнәр арасында
Бер күгәрчен үзең дә.

Күгәрчендәй гөрлиселәр,
Җырлыйсылар бар әле.
Соңгы сулышларга хәтле
Синең сөю, мәхәббәтне
Зурлыйсылар бар әле.

Карыйсылар килеп тора
Алма битле йөзеңә.
Ак күгәрчен чакларыңда
Сөелергә, шатланырга
Насыйп булсын үзеңә.

Разим Вәлиуллин көе

 

 

Ак карлар яктысында

Өрфия күк йомшак иде төн,
яфрак-яфрак карлар ишелде;
тоелдылар әллә кайдагы
дөньялардан төшкән шикелле.

Пакьлегенә сәҗдә кылырлык
йомшак келәм! – кылып тамаша,
озак йөрдек, йөрдек онтылып;
кар өстеннән чыктык төн аша,
парлы эзләр салып янәшә.

Иге-чиге тиле хыялның
булды микән, белмим, ул төнне!
Һәр яңа йорт безгә – яшь бала,
урам – бишек булып күренде…

 

Кыш бабайның чанасында китте…

Менә җиккән – айны дуга иткән!
Кыш бабайның ярсу чаптары
килә очып!
Юлына ак җәймә –
Яңа елның яңа ак кары.

Кыш бабай кем, танып калыйм дисәм,
шаян икән, тапты әмәлне,
искәрмәстән кулдан тартып алды,
елмайды да чанасына салды
«2009» дигән әләмне.

Алып китте… йөгерәм, куып карыйм –
җитү кая чаптар артыннан!
Калды бары ике эз сызылып,
чана табаннары астыннан.

Җил бәрелде йөзгә, вакыт җиле,
чаптар еллар кая элдерә?
…Кыш бабайның чанасында китте
Гомернең бер елы мәңгегә.

 

Ак сөлге
(Җыр)

Безнең җылы кулларда
Һич тә бетмәс кадере.
Чәчәкле дә, бизәкле дә
Ак сөлгенең гомере.

Кар шикелле ак сөлге,
Сөт шикелле пакь сөлге.
Ташламабыз без сине,
Тапламабыз без сине.

Ак сөлгенең гомере
Якты өйнең түрендә.
Ак булып та, пакь булып та
Мәңге кал син күңелдә.

Чигүле ак сөлге син,
Сабантуйда билге син.
Ярсу чаптар атларда, Һәй,
Җилфердисең, җиллисең.

Җылытасың күңелне,
Бергә булыйк Һәр көнне.
Гомер буе озата бар,
Озат безне, ак сөлге.

Лариса Виноградова көе

 

Йомгак очы

Берсе анда, берсе монда
сибелеп яткан
җырларым.
Сибелгән дип тормадым,
җыйдым, йомгак чорнадым.
Төйнәмәдем, алда әле
соңгы җепне төйнисе…
Көннәрне урап йомгакка,
йөрисе дә йөрисе
ак шәҺәрләр тезеп җирдә,
ак бодайлар шаулатып,
ак күңелле кешеләргә
җыр йомгагы таратып!

…Тәгәри китте йомгагым,
йомгак түгел – җырларым.
Йомгак очын мин, дусларым,
сезгә бирәм,
сезнең кулга
тәгәрәсен йомгагым.

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга