Логотип «Мәйдан» журналы

Замана киленнәре

Их замана, замана! Менә ичмасам килен! Кап-кара күзләрне тагын да серле итеп куертылган кара керфекләр өстендәге ясалма кара каш, сөйләгәндә кыйгачланып, күтәрелеп-күтәрелеп китә. Шартын китереп кисеп...

Их замана, замана! Менә ичмасам килен! Кап-кара күзләрне тагын да серле итеп куертылган кара керфекләр өстендәге ясалма кара каш, сөйләгәндә кыйгачланып, күтәрелеп-күтәрелеп китә. Шартын китереп кисеп буялган шома, ап-ак чәчләрне, күзләренә төшмәсә дә, озын ясалма тырнаклы куллар әле бер, әле икенче якка сыйпаштырып ала. Әзрәк осталар кулы тисә дә, чиягә тиң иреннәре үз матурлыгын югалтмаган. Шул матур иреннәр миңа яшь килен өчен бүгенгә хәл ителмәгән иң мөһим мәсьәлә булган серләрне ача, ә мин, үз гомеремдә буяну-төзәнү күрмәгән гади авыл хатыны, аның ясалма матурлыгы астына яшерелгән, гүзәл яшьлектә генә була торган, русчалап әйтсәк, «натуральный» матурлыкка кушылган күңел сафлыгын эзлим.  Бу төс-кыяфәттә табигый берни калмаган кебек, гасырдан-гасырга күчеп йөргән килен-кайнана мөнәсәбәтендә дә уртаклык таба алмый һушым китеп яшь киленне тыңлыйм.


Әйе, шулай, нишлисең, яшь киленгә иркенлек кирәк, иркенлек булмаганга гына авырга кала алмый интегә икән бит, бахыр бала. «Булсын ул әни кеше, булсын. Сәгать саен кәрәзле телефон аша хәл белешеп интекмәсен, нигә кирәк аңа безнең нәрсә пешергән, улы ач булмагач, нәрсә ашаса да барыбер түгелме аңа?» – ди, әңгәмәсен тәмамлап, хәстәрлекле кайнасының игьтибарыннан зар-интизар булган яшь килен.
Ниләр дип җавап бирим соң сиңа, балакаем, әлегә ана хисен татымаган яшь хатынга ничек аңлатыйм кайнәңнең йокысыз төннәрен, сагышлы көннәрен. Әлбәттә, язмыш үз сынаулары белән ачысын да, төчесен дә аңлатыр сиңа. Тормышның матурлыгын да күрергә өйрәнерсең әле син. Боларның барысын да вакытка кушыйк, вакыт барысын да төзәтә, барысын да үз җаена сала. Әлегә, хәтер капчыгымны барлап, үзем килен булып төшкәч узган сынауларымның берничәсен генә искә төшереп узарга базнат итәрмен, мөгаен.
Ни сәбәпледер, килен булып төшкәч үк яратмады мине кайнәм. Чыраен да ачмады, сөйләшеп, серләшеп тә утырмады, эндәшми генә төрлечә сынады. Фермада савымчы булып эшли иде. Мин эштән кайтуга, ул эшкә китә. Эштән кайтып ял итәрмен дисәм, иремнең энесе кайнанам кушып киткән эшләрне тезә башлый. Беләсеңме, белмисеңме дип сораучы да юк, кем әйтмешли, иргә бара белгәч, эшен дә белсен дигәндер инде, күрәсең. Беренче сынау тәбикмәк пешерү булды. Тәбикмәк изелгән, кабарган, мич ягып пешерәсе генә. Мич тә ягылды, күмер дә төште, күмерләрне, калган янып торган агачларны да пичнең бер ягына өеп куйдым, табаны да кыздырып алдым, бер чүмеч камырны алып салыйм дисәм, бик куе икән. Нык кына итеп, бик тырышып болгатып та карадым, юк, һич кенә дә буталмый, табага салгач та җәелми, оешып тик тора. Әни тагын берәр нәрсә эшләтергә кушмадымы, дип, энекәштән дә сорап карыйм. Юк, башка бер сүз әйтмәде, ди. Җылы тәбикмәк көтеп йөргән кайнатамнан да сорап карыйм, белмисеңме, нәрсә эшләтәләр икән дип, ул да белмәде. Аптырап, янган мич каршында басып тордым, тордым да, үземнең картыкаем белән төш пешергән искә төшеп китте. Туктале, мин әйтәм, мич юкка янмасын, тиз генә биш йомыркага төш пешереп алыйм, хәзергечә чәк-чәк була инде ул. Йөгертеп йомырка алып керттердем энекәштән, онны да юллап таптым, биш йомыркага камыр басып, булачак төшләрне кисеп тә куйдым. Көнбагыш маена аз гына туң май да салып җибәрдем. Иләктә или торам, кызган майга салып ала торам киселгән төшләрне, тәгәрәшеп, кызарып пешәләр төшләрем. Энекәш мич яныннан да китми, табадан төшкән берен ашап бара, үземнең җан кисәгем дә килеп кушылды, кайнатай да кыенсынып тормады. Пешереп кенә җиткер, эссе төшне учларына алып, йөреп ашыйлар, малай. Биш йомыркадан пешерелгән төш ялт иттереп калды. Тәбикмәк тә пешмәгән. Теге үткер кайнанама отчет бирергә кирәк бит әле. Пичнең дә кызуы бетеп ята, ялт итеп бер-ике пүлән ташладым да, энекәшкә тагын биш йомырка алып керергә кушып, биш йомыркага төшне пешереп тә куйдым. Мин төш пешереп бетерүгә, кайнәм дә эштән кайтып керде. Өстәлдә өелеп торган төшне күреп шаккатты, бактың исә, үзе әйтмешли, шушы яшенә җитеп, төш пешерә белмәгән икән минем кайнәм. Шулай итеп беренче сынау, хәзерге яшьләр әйтмешли, минем файдага «один ноль» булды. Ә тәбикмәккә килсәк, ул пешерелми калды, нәрсә эшләтергә кирәк иде дип күпме генә сорасам да, ишетмәмешкә салышты кайнам. Гомерләр узып, үзебез аерым яши башлагач кына тәбикмәкне су яки сөт өстәп болгатып сыекларга кирәк булганлыгын аңладым.
Икенче сынау – чисталык буенча булды, күрәсең. Эштән кайтып керсәм, кәбәрткәдә бер өем кер өелеп тора. Юри җыйсаң да шулай туры килмәс, гел актан. Якалары сырланып каткан ап-ак күлмәкләр, урын-җир әйберләре (элек алар гел актан булалар иде), кайнатаның ак эчке киемнәре, чигүле, чигүсез шадра тастымаллар. Әни сиңа кер юарга кушып китте, ди энекәш. Уйланып торырга вакыт юк, кушкан икән, кушкан, озакламый караңгы төшәчәк. Элек машина да юк, су да краннан агып тормый, йөгереп барып, су казанын карасам, буш! Үләем дисәң, бер тамчы су юк, түгеп куйсаң да шулай булмас. Җылытырга да кирәк бит әле аны, караңгы төшкәнче, су ташып җитешермен җитешүен. Яшьлек үткерлеге белән, мунчада су калмаган иде микән дигән уй килде башыма, йөгереп барып карасам, бер казан су мөлдерәп утыра мунчада. Тиз генә мунча миченә яктым да, чаптым суга. Үзем йөгерәм, үзем уйлыйм: «Бирешмим мин сиңа кайнәм, барыбер мине җиңә алмассың», – дим. Кимендә биш көянтә су кирәк, керне юу гына түгел бит әле чайкыйсы да бар. Ике көянтә су алып кайтканчы, суым җылынган, тиз генә күп итеп парошогын салдым да керләрне ышкып-ышкып юам тимер тактада. Бер бидрәгә су салып алдым, анда чайкагандай итәм дә, өченче бидрәгә белизналы су әзерләп куйдым, әзер керләремне аңа батырып барам, ярты сәгәт тә үтмәгәндер беренче керләремне алып бер кат чайкап та алдым. Җитешәм, мин әйтәм, караңгы төшкәнче, әзер керләремне кулыма күтәреп, иңемә көянтә-бидрәләр асып, тагын суга чаптым, су алып кайтуга, икенче батырган керләрем әзер. Беренчеләрен ишек алды тутырып элдем дә, тегеләрен күтәреп, тагын суга чаптым. Су да алып кайтам, керләремне дә чайкыйм. Тагын калган керләремне бар дөнья тутырып элеп куям, бар теләгем шул, теге кайнә кайтканчы, бер көянтә суга барып җитешсәм иде, савытлар да тулы, кер дә юылган була. Җитештем бит, малай, эштән кайткан кайнә белән икәү ап-ак керләр белән тулы ишек алдына бер капкадан кайтып кердек.Шушы хәлдән соң кайнәм безнең килен үзе генә түгел, җене дә бар бугай, дип сөйләгән күршеләренә.
Өченче сынаудан минем күзем маңгаема менә язды. Кайберәүләр аптырарлар бу хатын сынау үткәндә, моның ире кайда булды икән дип. Без килен булып төшкән елларда ирләр ир иде ул, хатын-кызның вак-төяк саналган эшләре белән ваклашмыйлар, килен-кайнә мөнәсәбәтләрен күрмиләр дә, белмиләр дә иде, минеке дә күрмәмешкә салышып йөргәндер, мөгаен. Шулай итеп, өченче сынау, шимбә көн. Бүген ял көн дип куанып, соңрак уянсам, энекәш мәктәпкә китеп бара, әни сарыкларны алып калган, сиңа сарык йоны алырга кушты ,соңыннан көтүгә илтеп кушарга кирәк ди. Бер сүз әйтә алмый, авызымны ачып басып калдым, унике сарык йонын алып, көтүгә куарга? Ир эштә, кайнатам эштә, кайнәмнең бүген фермада дежуры, көн буе фермада, кайтса, кичкә таба сәгать дүртләрдә кайтуы мөмкин, кайтмаса юк. Унике сарыкны мин бер үзем егып салып, бәйләп, йонын алырга тиешмен. Кайчысын тота беләм белүен, үземнең әнигә булышкан бар иде. Әлеге дә баягы, яшьлек үткерлеге, берничә йорт аша гына классташ кызым яши иде . Безнең заманда киемгә кытлык иде бит, тукта, мин әйтәм, бу минем биек үкчәле кызыл туфлиемә кызыгып йөри иде, буш итмәм дип шуны бирсәм, булышмас микән дим. Йөгердем тегенең янына. Булышсаң, җанымны кызганмыйм,ни телисең шуны бирәм(чамаладым бит инде нәрсә теләсен), түлке син безгә урамнан килмә, бакча аша кер, дим,күрше-күлән күрмәсен. Мин сездән хәзер йомышка кергән кебек, сарык йоны ала торган кайчыгызны тотып чыгам, дим. Килештек, кайчыны болгый-болгый чыгып барам. Әмәлгә, күрше карчыгы очрады, менә, мин әйтәм, сарыкларны алып калган идем йонын алырга, кайчылары үтми, үткерләргә ирләр өйдә юк, димен. Нәрсә, бер үзең аласыңмы әллә, хәтсез бит әле сезнең сарыгыгыз, ди теге карчык. «Әйе»не белдереп , баш кагам. «Әстәгефирулла тәүбә, җенне дигәннәре дөрестер», – дип пышылдый карчык үз-үзенә.
Безгә нәрсә, яшьлек, көч күп, зарурлык та «ничаво!» Өч  сәгать дигәндә, сыдырып алдык унике сарыкның йонын, дөресерәге, дүрт сарыкка сигез бәрән иде инде ул. Күрше кызым, кызыл түфлине күтәреп, бакча артыннан гына чыгып та сызды, мин, күкрәгемне киреп, йоны алынган унике сарыгымны көтүгә илтеп тә куштым. Бар нәрсәсен җиренә җиткереп, артын җыештырып та куйдым, йонның эзе дә калмады. Мине тикшерергәдер инде, гомергә кайтмаганны кайтты теге кайнәм көндезге аш вакытында. «Кая, сарыкларны куып чыгардың мени?» – ди бу миңа. «Юк ,– димен тегеңә «юк»ка басым ясап, – йонын алып, көтүгә илтеп куйдым». Күзе шар булды тегенең.
Үзе мине тыңлый, үзе русчалап «Я бы, я бы» диеп, әңгәмәгә кушылырга тырышып карый каравын яшь килен, ләкин мин кул белән ишарәләп бүлдермәвен сорыйм. Нәрсә эшләтмәкче булгандыр инде минем мәрхүмә кайнәмне, әллә минем уңганлыгыма аптыравының чиге булмадымы? Менә шулай, хәзерге киленнәргә бер зыяны булмаган кайнәләрдән дә иркенлек кирәк, заманында, безнең белән эш кушканда да сөйләшүче юк иде. Хәер, ул вакытта да төрле кайнәләр булгандыр булуын, һәрхәлдә, заманында безнең бәхеткә туры килгәне менә шундыйрак булды.
Замана үзгәрәме ул, кешеме? Әллә заманына карата кеше җайлашырга тырышамы? Шуны да әйтеп үтим, кайнәм күрсәткән сынаулар аерым яши башлагач, миңа тормыш алып барыр өчен бик тә файдалы булды. Кинәт килгән авырлыклар каршында югалып калмаска, вакытның кадерен белергә, кирәк вакытта иң якын кешеләреңнән ярдәм сорарга кыенсынмаска, эшне яратып эшләргә өйрәнеп чыктым мин аның яныннан. Бер уйласаң, хәзерге килен-кайнәләргә кара каршы чөкелдәшеп кенә утырырлык инде, югыйсә. Идәнеңне яхшы суырткыч белән тиз  генә суыртып алдың да, керне, табак-савытны машинага юарга салдың, су ташыйсы, җылытасы юк. Ашарга пешерергә дә авыр түгел, нинди генә җайланмалар юк, сәүдә нокталары ризык белән тулган. Безнең кебек сарык йоны алдырып сынармын дисәң, олы бер авылда бер сарык таба алмассың. Иң мөһиме шул, каш-күз буярга, тәмле ашарга, сәгатьләр буена кайнәләрне «чәйнәп» куанырга күп акча табар өчен, яшәргә ирек бирми торган кайнәләр кадерләп үстергән егетләрне ир итәрлек итеп вакытында эләктереп калырга гына кирәк. Алдатмыйлар, тырышалар замана киленнәре!
 
Рәфисә САЛИХҖАНОВА

Фото: https://ok.ru/

Комментарийлар