Кереш

Бу язманың иң кыска эчтәлеге – авыл җирлегендә туып үскән берәүнең тормыш юллары, ул катнашкан яки шаһит булган вакыйгалар, тасвирлаган күренешләр, ул аралашкан яки бергә хезмәт иткән шәхесләр турында автор үз исеменнән алып барган автобиографик сюжетлар булыр.

Язучыларның күбесе әсәрләрендә үз фикерләрен, җәмгыятьтә алып торган урыннарын мөмкин кадәр тирәнгәрәк, ераграк, томанлырак җиргә яшерергә тырыша. Чөнки алар ирекле рәссам, зур талант ияләре буларак, укучыга җиткерәсе серләрен образ аша да оста итеп тасвирлый. Мин исә, киресенчә, әдәби геройлар тудыруны максат итеп куймадым. Чөнки мин язучы түгел, журналист буларак язам. Ә журналист, гадәттә, фактлар, закон кодекслары әсирлегендә иҗат итә. Өстәвенә, ул персонажлары белән, аларның туганнары, якын кешеләре белән я кайчандыр бергә яшәгән, яки эшләгән, я бергә яши һәм бергә эшли. Алар турында язганда, ул мөмкин кадәр объектив, риясыз һәм нәзакәтле булырга тырыша. Хыялый образлар белән эш итү очраклы яки искәрмә рәвештә генә булырга мөмкин.

Шуңа күрә максатым – безнең буын, безнең гаилә яшәгән, тиешле җирле оешмалар эшләгән замандагы тормышның ачысын да, төчесен дә мөмкин кадәр чынбарлыкка якын итеп тасвирларга омтылу булды. Шулай да «Ике исполнитель», «Шуран», «Чүпрәле театры» бүлекләрендә, этикет саклау йөзеннән, аерым персонажларның исем-фамилияләре үзгәртелде.

Кулга каләм алуымның төп сәбәбе – узган гомереңә, XX гасырдагы Мөслимеңә, Алабугаңа, хезмәт иткән хәрби частьләреңә, профсоюзларыңа, журналларыңа, замандашларың янына – гомумән, Мөслимдә туып-үскән, аң-белем алган, хезмәт иткән вакытка борылып кайту, кызыксынып, балаларга, бигрәк тә оныкларга, ул еллар турында уйланырга, кирәк (яисә кызыклы) дип санап, безнең заманга охшамаган ҮЗЛӘРЕ ЯШӘГӘН ЗАМАН белән чагыштырырга һәм үзләренә кирәкле нәтиҗә ясарга ярдәм итү теләге. Ничек кенә булмасын, заман үзе генә үзгәрми. Үзе белән ул кешене дә – аның холкын, дөньяга карашын, алдына куйган максатын, аңа ирешү юлларын, замандашлары белән аралашу ысулларын, яшәү рәвешен (законнарын) үзгәртә. Кыскасы, кеше үзе дә заманны үзгәртә һәм заман белән бергә үзе дә үзгәрә.

Сүз уңаенда, язмадагы төп «рольләрне башкарган» «ЗАМАНА» һәм «ЗАМАНДАШЛАР» төшенчәләренә аңлатма биреп китик. «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» төшенчәсен, 1935 елдан соң дөньяга килгән буын өчен, булып узган вакыйгалар, үзгәрешләрне ике чорга бүлеп карарга туры килде. Беренчесе – 1935–1990 елларны (ягъни социализм чорын); икенчесе – 1990–2020 һәм аннан соңгы елларны (ягъни капитализм чорын) үз эченә ала. Чөнки теләсәк тә, теләмәсәк тә бер ЗАМАНга кергән ике иҗтимагый-политик системадагы шартларны тасвирларга, чагыштырырга, аларга карата үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк. Автор өчен – 1943 нче елгы сугыш, ачлык еллары да «БЕЗНЕҢ ЗАМАН», 2019 елның 31 декабрь көне дә «БЕЗНЕҢ ЗАМАН» булып тора.

Тагын бер искәрмә: минем тормыш ниндидер уникаль, бердәнбер тормыш түгел: һавадагы зәңгәр кош та тотылмады, геройлык та күрсәтелмәде. Мактанып та, кимсенеп тә әйтүем түгел: мин һәм узган юлларым – заман өчен типик шәхес, типик юллар. Шундый ук юлдан якташларым, яшьтәшләрем (беренче чиратта, райондашларым) атлады. Минем кебек үк алар тормышның төрле якларын күрде: «ангина» белән күзгә-күз очрашты, алабута, кычыткан, ат кузгалагы шулпасының, бәрәңге кәлҗәмәсенең тәмен татыды. Әтиләре, абыйлары фронтта сугышканда, алар әниләре белән бергә бакча казыды, я сыерын җигеп, сабан сөрде, терлек карады, гаилә йөген тартты, колхозларда атлы эштә йөрде, хезмәт көне эшләде. Гомумән, җирдә үсте: бишектән төшү белән яшәргә, авырлыкларга бирешмичә, тормыш итәргә өйрәнде. Шуңа күрә якташлар, замандашлар арасында атказанган эш осталары, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре, атаклы язучылар, шагыйрьләр һәм композиторлар, журналистлар, табиблар, укытучылар, күренекле җитәкчеләр, белгечләр үсеп чыгуы гаҗәп түгел. Аларны санап бетергесез. Алар – ЗАМАНЫБЫЗНЫҢ лаеклы шәхесләре. Менә шул: бу язмада ике образ – ЗАМАН һәм ЗАМАНДАШЛАР образын күрергә һәм аларның сулышын тоярга мөмкин.

 

* * *

Без үскәндә, халык күңелендә, бигрәк тә яшь буын күңелендә, туган илнең бүгенге һәм киләчәк (көтелгән, өмет ителгән) образын формалаштыруда (билгеле, матди производство, яшәү шартлары һ.б. дан кала) мәдәният эшлеклеләренең һәм үзешчән коллективларның роле бик зур иде. Хәтеремдә, Октябрь революциясенең 35 еллыгына (1952 ел) багышлап, район мәдәният йортында уздырылган кичәнең концерт өлешен тулысынча Мөслим урта мәктәбе укучылары әзерләде. Бу зур һәм җаваплы эшне учком башлап йөрде. Концертны 35–40 кешелек хор «Энтузиастлар маршы» белән ачып җибәрде. Җыр, билгеле, рус телендә башкарылды.

Шул көннән 67 ел узуына карамастан, аның тыңлаучыларда дәрт, горурлык, Ватанга мәхәббәт, киләчәккә ышаныч уяткан сүзләре һаман күңелдә яңгырап торалар.

Димәк, сугыш яраларыннан арындыруга барлык көчен туплаган ачлы-туклы илне без 1952 елда ГЕРОЙЛАР ҺӘМ ГАЛИМНӘР иле дип, аны ҮЗЕМНЕҢ гаҗәеп зур һәм җиңелмәс ИЛЕМ дип атаганбыз. Чөнки аның киләчәктә дә шулай булачагына ышанганбыз.

Социализм чорында, шәхси интересларын беренче планга куеп, хезмәттәшләренә ирек бирмичә, аларны терсәкләре белән төрткәләп, хезмәт итү баскычыннан өскә үрмәләүче кешеләр, кагыйдә буларак, «карьерист» дигән (ул елларда тискәре) кушамат ала иделәр. Бу өлкәдә, башкаладан алып, ерактагы авылларга кадәр кадрлар политикасы, аларны сайлап алу, укыту, үстерү, башкарган эшләренең сыйфатына  тиешле таләп кую, нигездә, уңай нәтиҗә бирде.

Бер генә штрих. 53 ел хезмәт иткән чорда миңа тугыз оешмада эшләргә туры килде. Аларның берсенә дә мин, эшкә алуларын сорап, гариза язып урнашмадым: Мөслим урта мәктәбендә укытырга, ул заманда урнашкан тәртип буенча, Республиканың мәгариф министрлыгы юлламасы белән, райкомолда һәм райкомда – сайланып, районның ике редакциясендә, ВЦСПСта һәм ике профсоюз журналларында – югары оешмаларның юлламасы белән хезмәт итә башладым. Мине алга, беренчедән, ул оешмалар күрсәткән ышаныч, башкарган хезмәтем һәм хезмәттәшләрем этәрсә, (хәтта Армия сафларында миңа искиткеч кешелекле, акыллы, ярдәмчел, көр күңелле солдатлар һәм офицерлар белән хезмәт итәргә туры килде), икенчедән, урта мәктәптән алып, Союз (СССР вакытында) һәм федераль (РФ вакытында) ике журнал редакцияләренә кадәр җәмәгатьчелек эшләре аерылмас юлдаш булды. Мондый юлдан барган замандашлар кебек, минем дә һәр адымым аларның күз алдында һәм формаль булмаган күзәтүе астында торды. Аннары, иптәшләрең, хезмәттәшләрең арасында туган абруеңны югалтмас өчен эшләү дә һәрбер нормаль кешегә хас булган эчке һәм көчле стимулларның берсе ул.

Хәзер исә карьерист төшенчәсе 180 градуска борылды. Карьера ясау күп яшьләрнең хыялына, максатына әверелеп, капитализмга хас булган конкуренция формасын алды: кеше кешегә дус һәм ярдәмче түгел, ә бүре булып күренмәсә дә, көндәш булып калды. Язмышны күп очракта милек, акча һәм туганнарның җәмгыятьтә уйнаган роле хәл итә. Аннары, яшьләрне алдагы көннең билгесезлеге бик борчый. Мәсәлән, югары уку йорты дипломын кулыңа алу әле сиңа эшкә урнашу өчен 100 процентлы гарантия бирә дигән сүз түгел. Күп кенә яшь белгечләрнең айлар, еллар буе эш эзләп йөрүе гадәти хәлгә әверелде. Элек, смена нормасын үтәгәч, һәр эшче иртәгә дә үз эшенә барачагына ышанып, гаиләсенә кайтып, тыныч кына ял итә алса, хәзер андый гарантияне яулап алу өчен аңа, иптәшләре белән берлектә, эшмәкәргә каршы бик нык көрәшергә туры килә.

Шулай да конкуренциянең уңай ягын да күрмичә китү дөрес булмас: ул һәр яшь кешене киләчәк эшенә, алачак кәсебенә ныклап хәзерләнергә, конкурста көндәшләрен җиңә алырлык югарылыкта булырга мәҗбүр итә, эленке-салынкылыкка тыныч кына карый алмый.

Хәзер менә бу таныклыкка игътибар итик – ул да моннан 83 ел элек, 1937 елның 11 октябрендә рәсми рәвештә «tiesencә jasьp кujьlgan». Нык таушалган – күпне күргәнгә ошый. Безнең буын таныклыгы – безнең белән бергә картая. Документ ике телдә: татар сүзләре – латиницада, рус сүзләре – кириллицада, заманы өчен ныклы, ачык яшел төстәге кәгазьдә басылган. Ә кулдан «Еs basкarucы» (делопроизводитель) шәхси вензельләрен кулланып, күңелен биреп язган. (Андый «Еs baskarucы» вазыйфасы хәзер компьютер «кулына күчте»). Узган гасырның утызынчы елларында хөкүмәт алып барган милли политиканың көзгесе ул. Таушалган һәм хаталы булуына карамастан, таныклыкны кулга алганда, азмы-күпме канәгатьләнү хисе уяна: ни дисәң дә, гасырлар буена кыерсытылып килгән милләтебезгә игътибар итүнең, ул милләтне рәсми тануның кечкенә генә булса да бер билгесе. Төгәлсезлек дигәннән, минем Хөсәен бабайның исемен «Еs baskarucы» Насыровна дип язган. Ә zags bjurosь mөdire, күрәсең, аны-моны абайламыйча, кул куйган. Хәер, эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Кичерик ул «Еs baskarucы» белән «zags bjurosь mөdiren».

 

* * *

«ЗАМАНА»ны ике телдә язарга туры килде. Туып-үскән җирдә – туганнар, дуслар, хезмәттәшләр белән бергә яшәп, аралашып үскән чорлар – ана телендә язылып, русчага тәрҗемә ителде. Институтта, академиядә укыган, армиядә хезмәт иткән, Мәскәүдә яшәп, төрле оешмаларда эшләгән чорлар, билгеле, башта рус телендә язылып («Времена и Современники»), татарчага тәрҗемә ителде. Сәбәбен чит телдә сөйләшергә өйрәнгән һәр кеше үзе белә. Әкренләп аның фикерләве дә шул тел законнары нигезендә башлана, үсә, камилләшә, ныгый. Ә армия тормышы, аның хезмәткәрләренең аралашуы да соңгы ике гасыр эчендә, күбесенчә, рус теленә, ә техник hәм хәрби фән – Көнбатыш Европадан кергән төшенчәләргә hәм терминнарга нигезләнгән. Аларны татарчага турыдан-туры тәрҗемә итсәң, хәзерге заман укучысына аңлаешсыз сүз төркеме килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, язманың югарыда искә алынган өлешләрендә андый терминнар, нигездә, тәрҗемә ителмәде.

 

Мөслимгә фронт сызыгы якынлашты

Фронт сызыгы Мөслимнән ерак булса да, сугыш шаукымы безгә дә килеп җитте. Ялгышмасам, 1942 елның март башларында булды бу хәл. Кояшлы матур көннәрнең берсендә, безнең оч бала-чагалары зират янындагы күпер тирәсендә чана шуып, кар атышып мәш килгәндә, кинәт тополь агачларына тияр-тимәс биеклектә «ике канатлы» самолёт күренде. Утызынчы елларда Республика социалистик ярышында җиңеп чыккан колхоз алдынгыларын район өстеннән берничә мәртәбә очыртып йөртергә Мөслимгә килгән «дүрт канатлы кукурузник»лар турында ата-аналарыннан ишетеп кенә белгән балалар өчен бу искиткеч зур вакыйга булды. Әмма бу самолет кукурузник түгел, «ике генә канатлы», ачык соры төскә буялган «аэроплан» иде. Күпер тирәсендә умарта күчедәй кайнаган балалар авызларын ачып катып калдылар. Чакырылмаган кунак авыл өстеннән әйләнде дә, шактый түбәнәя төшеп, тагын безнең очка килеп җитте. Куркуга калган балаларның бер өлеше күпер астына кереп югалды, ә өстә калган олыраклары сүз көрәштерә башлады.

– Немец самолётыдыр бу, бик нык шаулый.

– Бомба ташларга маташа бугай, hаман түбәнәя.

– Монда нинди немец самолёты булсын, әнә канат астында «СССР» дип язылган!

– Мөслимдә нәрсә калган безнең самолётка?

– Бәлки ул чыннан да шпиондыр, ә канат астына кеше алдар өчен генә «СССР» дип язганнардыр…

Дыр белән дыррр!.. Язгандыр, язмаган ни!

«Ике канатлы» тимер кош, тагын бер мәртәбә әйләнеп килеп, МТС өстеннән Катмыш белән икмәк саклагыч элеватор арасындагы басуга төшә башлады. Шуны гына көткәндәй, без, чаналарны-чаңгыларны өстерәп, Катмыш ягына йөгердек. Без барып җиткәндә, самолёт, пропеллерлары белән буран күтәреп, тигез кар өстендә икенче мәртәбә әйләнде дә туктап калды. Бераздан машинаның ян ишеге ачылды да, ике-өч басмалы баскыч атылып чыкты. Аның артыннан тире куртка, шундый ук чалбар hәм унты кигән ике очучы сикереп төште.

– Привет, гвардейцы! – дип кычкырып җибәрде берсе.

«Гвардеец»ларның кем яки нәрсә икәненә төшенер-төшенмәс малайлар, ачык авызларын яба алмыйча, кунакларның исәнләшүенә җавап бирми генә басып торуларын дәвам иттеләр.

– Кто из вас знает, где здесь военкомат и райисполком? И кто из вас самый смелый и может проводить нас туда?

Бу учреждениеләрне, билгеле, барыбыз да ишетеп тә, күреп тә белгән булсак та, җавап итеп ике авыз сүз дә әйтә алмадык. Татарча сөйләшергә шактый шомарып килгән Коля Светляков та каушап калды булса кирәк, дәшмәде.

Безгә тагын бераз карап торганнан соң, очучылар, самолёт янына якын килмәскә, аңа кагылмаска, кар-мазар атмаска, дип кисәттеләр дә, юньле җавап алудан өметләрен өзеп, авылга табан юл тоттылар.

Самолёт Катмыш басуында ике көн, ике төн торды. Безнең өчен ул көннәр бәйрәм кебек булды.

– Моның эченә кереп, кабызып карарга иде! Рөхсәт итәрләр микән?

– Итәрләр, итми ни дә! Сине утыртып карар өчен килгәннәр ди алар! Уйлап кара, башың булса! Булмаса инде…

Өченче көнне без килүгә, самолет юкка чыккан иде.

Берничә көннән соң район Советы башкарма комитеты hәм район хәрби комиссариаты вәкилләре, йорттан йортка кереп, Мөслимгә киләчәк сугышчыларга фатир сайлап йөри башладылар: офицерлар өчен төзегрәк, чистарак, иркенрәк, яшь балалары гел булмаган, ә булган очракта, икедән артмаган гаиләләрне, ә гади солдатлар өчен ихатасына яки капка төбенә булса да машиналар куярга мөмкин булган йортларны сайладылар.

Безгә дә керделәр алар. Ләкин ярты җимерек йортны, сәкедә тезелеп утырган 4–5 баланы күргәч, «Да, да!» дип, әллә ни сораштырып тормыйча чыгып киттеләр.

Бер атна дигәндә, трёхтонка машиналарына төялгән солдатлар hәм офицерлар колоннасы район үзәгенә килеп керде. Шуларның берничәсе ЗИС машинасы белән безнең күрше Вәлкәй абзый Шәяхмәтовларга керде. Башта машиналары капка төпләрендә торды, шоферлары көннәр буе ике яктагы ике капотын ачып, кош канатлары сыман өскә каратып куйдылар да, моторда чокчындылар, аннан соң тәгәрмәчләренең тынын тикшереп, кул насосы белән тын тутырдылар.

Мөслимдә сугышчыларга ни калганын, районда нинди эш башкарганнарын без белмәдек тә, сораштырырга да кыймадык. Ни әйтсәң дә, сугыш заманы. Безнең ише малайларның игътибарын шул җәлеп итте: хәрби кешеләр Мөслимне җанландырды, урамда машиналар өзлексез йөреп торгач, юлдагы карны таптап тыгызлап бетерделәр дә, үзләре дә искәрмәстән, безгә шуарга каток ясап куйдылар. Бигрәк тә истә калганы шул булды: машина тормоз ясаганда әйләнүдән туктаган тәгәрмәчләре, машина инерциясен саклап алга баруын дәвам иткәч, сөйрәлеп баралар да, карны эретеп, кимендә 15–20 метр озынлыгында боз тасмасы ясап куялар. Без исә, юанрак тал чыбыгыннан ыргаклы таяк ясап, әкренрәк барган машинаның артыннан куып җитеп, аңа тагылабыз һәм теләгән чаклы шуып барабыз. Чын-чынлы адреналин! Еш кына шофер, машинасын туктатып, кулдан таякларны тартып алып сындырып ташлый иде. Бәладән баш аяк дип, башка түгел сыртка да бер-ике «адреналин» биреп куя иде.

Ялгышмасам, районга хәрби кешеләр җәй көне дә килделәр…

…Сугыш тәмамланып, берничә ел үткәннән соң гына, 1942–1943 елларда Верховный Баш командованиесе, безнең гаскәрләрнең Уралга чигенү планын, хәрби частьләрнең хәрәкәт итү маршрутларын, булачак (безнең бәхеткә каршы, булмаган) оборона сызыкларын топографик карталарга төшерүләрен, Куйбышев (хәзерге Самара) шәhәренә хөкүмәтне күчерү hәм И.В. Сталин җитәкчелегендәге ставканы урнаштыру планнарын эшләп, тормышка ашыра башлавын белдек.

Димәк, бу маршрутка безнең район
фронт янындагы территория булып керәсе булган.

 

* * *

Сугыш елларында авылларда тәртип мәсьәләсе бик каты куелды. Бигрәк тә көз hәм кыш көннәрендә hәр хуҗалыктан ут маскировкасы кагыйдәләрен берсүзсез үтәүне таләп иттеләр. Йорттагы hәр тәрәзә төнгә тактадан, камыш яки саламнан үрелгән капкач (мат) белән яхшылап томаланырга тиеш булды. Бу күрсәтмәнең үтәлешен hәркөнне караңгы төшү белән яки төн уртасында авыл советы активистлары – дежурныйлар (исполнительләр) тикшереп йөрде. Тәрәзәләрен вакытында томаламаган, яки капкачларында ниндидер ярыктан ут күренеп торган йорт хуҗасын ныклап кисәттеләр. Янгын сүндерүчеләр атна саен диярлек өй түбәләренә менеп, морҗаларның төзеклеген тикшереп, кичләрен мичкә чыбык-чабык яки салам якмаска кушып, имзалар алып йөрделәр. Ни өчен дигәндә, морҗадан чыккан очкыннар, тәрәзәдән күренгән ут яктылыгы, авылның кайда урнашканлыгын күрсәтеп торучы ориентир булуын аңлаттылар.

Төннәрен урамда тәмәке тартучыларны штраф яки бүтән төрле тәрбияви чаралар көтеп торды. Бу мәсьәләдә, билгеле, Мөслимдә тәртип бозучыларның күп булганлыгын хәтерләмим, чөнки, сугышка китми калган карт-коры, гарип-горабалар, алардан бигрәк, әбиләр тәмәке тартучыларны нык тикшереп тордылар. Кыскасы, ярдәмгә безнең милли менталитет килде. «Авыз күтәреп, урам буйлап тәмәке төтене чыгарып барган икән» дигән хәбәрне күрше-күкертләр ул малайның гаиләсенә тиз җиткерделәр.

Җәй җитеп, көннәр озынайгач, мондый тәртип йомшара төште. Өстәвенә, авыр эштән арып кайткан халык, кәҗәсен-сыерын савып, аннан-моннан тамак ялгап, ятып йоклау чарасын күргәнгә булса кирәк, ут яндырып кич утыручылар шактый сирәгәя төште.

Сүз уңаенда шуны да әйтим: авылларда казан астына ягып, аш-мазар әзерләү мәсьәләсе шактый катлаулана төште. Кибетләрдә шырпы бетте. Сатуга кайткан очракларда, аны икмәк яки чүпрәк-чапрак тапшырганлыкка бирелә торган карточкага (талонга)[1] гына бирә башладылар. Биргәне дә хәзерге кебек юка фанер тартмаларда сызгычлары белән түгел, ә себерке сыман бәйләм-бәйләм итеп сатылды. Шырпы башындагы күкерте дә кызгылт-көрән төстә түгел, ә ачык сары төстә, ягъни көнкүрештә куллану өчен тиешле дәрәҗәдә эшкәртелмәгән иде. Бу исә шырпы башлары берсенә-берсе тиеп, ышкылып, үзеннән үзе янып китү, шул сәбәпле янгын чыгару куркынычы тудырды. Шуңа күрә аны кесәдә йөртмәделәр, ә йортта, бала-чага ала алмаслык коры җирдә сакладылар.

Ут мәсьәләсе, бигрәк тә җәй көннәрендә мичкә ягу сирәгәя төшкәч, зур проблемага әйләнде. Аш-су әзерләгәннән соң казан астында калган коры тирес, чыбык-чабык күмере сүнгәч, йортында шырпысы булмаган кеше, кулына соскы яисә иске чиләк тотып, морҗасыннан төтен чыккан күршесенә я үзе йөгерде, я бала-чагасын йөгертте. Җилле яки яңгырлы көннәрдә «әҗәткә» алынган кисәү өйгә кайтканчы сүнсә, бичара яңадан «ачык йөзен караңгы итеп» күршесенә кире утка барды. Күрәсең, мондый күренешләр бала-чага күңеленә нык сеңеп калган: җәйге кичләрдәге уеннарның берсе булып бездә «Әбиут» (әби, ут бир әле) уены булды.

Тәмәке тартудан арына алмаган ир-ат кесәсендә, яшь чагында сөйгән кызы чигеп биргән тәмәке янчыгы белән бергә, берничә чакма ташы, иске игәү сыныгы яки кайрак ватыгы, иске юрганнан яки бушлаттан йолкып алган мамык йөртте. Бу «кораллар» бигрәк тә ат белән юлда йөрүчеләрдә, көтүчеләрдә, колхозда төрле эштә эшләүчеләрдә еш очрый иде.

Җәен авылларда урам каравылчылары, агач кисәген чокып, аның бер башына каеш бау белән беркетелгән кечкенә генә тукмаклы шалтыравык (колотушка) тотып, төне буенча шакылдатып йөрделәр. «Шпионнардан» бигрәк, бу эш көтү-көтү йөреп, халыкка куркыныч тудырган бүреләрдән малларны саклау өчен башкарылды. Тора-бара ерткычлар да бу тавышка күнекте. Каравылчылар авылның бер башында шакылдасалар, бүреләр, авылның икенче башындагы абзарның салам түбәсен тишеп, терлекләрне буып, канын эчеп китә иделәр.

«Авыл капкасын чыккач та, уңга киткән юл булыр…» сүзләре белән башланган җырны әти-бабаларыбыз бәлки онытмагандыр. Аның «тамыры» сугыш елларындагы чынбарлыкка кадәр сузылган. Авыл башына киртә тотылып, юлга аркылы капка ясап куелды. Аны сакларга, кагыйдә буларак, шул тирәдә урнашкан гаилә әгъзалары каравылчы итеп билгеләнде. Аларның вазыйфасы – авылга кергән-чыккан таныш булмаган кешеләрнең фамилияләрен, кайдан килгәнлекләрен hәм кая барганлыкларын сораштырып, шикле булса, авыл советына яки район үзәгенә – хәрби комиссариатка хәбәр итү иде. Сугыш җиңүгә табан барган саен, бу «штат»лар кыскарды. Капка саклау вазыйфасын бала-чага өстенә «сылап» куйдылар. Юл йөрүчеләр дә бу үзгәрешкә тиз күнекте: капка ачучыга бирергә кесәсендә я тиен акча, яисә арыш камырыннан пешергән крендель йөртә торган булды. Бу «стимул» безгә тәэсир итми башлагач, капка ачып ябу эше юлчыларның үзләренә калды, ә бераздан авыл капкалары да, киртәләре дә юкка чыкты.

 

«Ангина» 

Сугыш елларында явыз дошманга каршы әтиләр, абыйлар апалар гына түгел, балалар да сугышты, дип әйтсәң дә бик дөрес булыр. Аерма шунда: өлкәннәр фашистларга каршы бездән еракта сугышсалар, балалар үз авылларында әниләре, әби-бабайлары белән бергә фашистлар тудырган икенче бер дошман – ачлык белән көрәштеләр.

1941 елның көзе бик иртә килде, салкын булды, кар да иртә яуды. Җәен үстергән игеннәрнең (бигрәк тә соңгы культураларның) күп өлеше, эшче куллар җитәрлек булмаганлыктан, кар астында калды. Техника да юк иде. Кулына мылтык тотарлык ирләр hәм егетләр белән бергә, колхоз-совхоз атларының таза дигәннәрен армиягә озаттылар. Озын кышны базында булган бәрәңгесен, аннан-моннан хәстәрләгән он-ярмасын ашап бетереп, хөкүмәт биргән 150–200 грамм (авылларда ансы да булмады) арыш икмәгенә карап калган Мөслим халкы язын, басулар кардан ачыла башлау белән, кар астында кышлаган башак җыярга ябырылды. Хуҗалыкларга капчыклап кайта башлады бу икмәк дигәннәре. Киптерергә дип тараткан башак белән мич башлары гына түгел, идәннәр дә тулды. «Табыш» бераз кипкәч, аны кире капчыкка тутырдылар да таяк белән суктылар, саламыннан аерып, кылчыклы ашлыкны җилгә тоттылар, җилпучта чистарттылар. Юан каен агачының төп башыннан кисеп алынган түмәргә чуен таба яки тимер-томыр ватыклары кагып эшләнгән кул яргычлары хәрәкәткә килде. Яргыч ясый алмаган кешеләр, бәләкәй арба тартып, Бишнарат тегермәненә юл тотты. Гаиләдә ярма, он барлыкка килде. Борынны кытыклап, үрә ашы, бодай боткасы, яңа пешкән күмәч исе кешедә яшәргә өмет, иртәгәсе көнгә ышаныч уятты.

Ләкин бик кыска булды бу минутлар. Аш, ботка, яки икмәк ашаган кешеләр бераздан хәлсезләнүләрен сизделәр. Балаларның борыннарыннан кан да китә башлады. Букчаларын асып мәктәпкә йөгерәсе балалар кичен яткан урыннарында калдылар. Берничә көннән, аңнарын югалтып, үлеп тә китә башладылар. Районда кизү таралды, аны ни өчендер «ангина» дип атадылар.

Бик авыр көннәр иде бу. Минемчә, 1000 кешегә күчереп исәпләгәндә, ул елны вафат булган халык (беренче чиратта, балалар) саны Ленинград блокадасында hәлак булган халык саныннан әллә ни ким булмагандыр. Хәзерге район администрациясе урнашкан бина урынында торган шифаханә ул көннәрне гаскәр белән чорнап алынган ныгытманы хәтерләтте. Аягына баса алган, баласын күтәрә алган, яки аны юкә кабыгыннан ясалган бишек беркетелгән бәләкәй арбасына салып, фәлән чакрымнан Мөслимгә тартып килә алган хатын-кызлар чираты урамга сузылды. Җәй көннәрендә Кооператив урамындагы зират капкасының ябык чагын без хәтерләмәдек. Мылтык ату яки бомба шартлау тавышы, танк яки самолёт моторлары гөрелдәве дә ишетелмәде. Авылларда ниндидер шомлы, рәхимсез көрәш барды, аның беренче корбаннары балалар булды.

Бәхеткә, «ангина» дигәннәре безнең гаиләне читләтеп узды.

Кизү киңәйгәннән киңәя бару сәбәпле, соң булса да бала-чагалы hәрбер гаиләне шифаханәдә каралырга мәҗбүр иттеләр. Без дә бардык анда. Чишендерделәр, йөрәкне, сулыш алуны тыңладылар. Элпә калынлыгындагы тире астыннан бүртеп торган нечкә кабыргаларга бармаклары белән суккалаганнан соң, безгә сап-сары, ясмыктан да бәләкәй дару биреп чыгардылар. «Хина» дип атады аны халык. Кытайдан сатып алган дару булгандыр ахры, үтне сытарлык ачы иде ул. Бер ясмыгын көч-хәл белән, күздән яшьләр чыгара-чыгара йота алсаң, яңадан авызга капмам дип ант итәсең.

Әмма хинадан да ачы табиб түтәй әйткән сүзләр булды. «Черек икмәктән пешерелгән аш ашаганчы, күбрәк ит-май, сөт-йомырка ашарга кирәк» – дип чыгарды ул кабинетыннан. Безне генә түгел, кергән кешеләрнең барысын да. «Андый азык булса, нинди җүләр басуга черек башак җыярга барсын инде», – дип аптырады халык.

 

Җигүле хатын-кызлар

Колхозларны, икмәк амбарларын кырып-себереп, соңгы чәчү орлыкларына кадәр хөкүмәткә тапшырырга мәҗбүр итү бу елларда гадәти бер күренешкә әйләнде. Шулай да җирне «кысыр» калдырмас өчен, хөкүмәт язын, юллар өзелә башлагач кына, колхозларга чәчү орлыклары таратты. Аны Мөслимгә hәм якын-тирәдәге районнарга, разнарядка буенча, Чаллы элеваторыннан чаналарга җигелгән хатын-кызлар ташыды. Юллары Кооператив урамы аша үтә иде. Аякларында «чәчәк ата» башлаган чабаталар, өсләрендә чана бавы сытып тирән эз калдырган иске телогрейкалар, җитәр-җитмәс ашап, ял күрмичә көне буе җепшек кардан чана тартып тәмам әлсерәгән хатын-кызларны без, бала-чагалар, кызганып озатып кала идек.

 

Бәрәңгегә hәйкәл куярлык

Авылда икмәк беткәч, төп таяныч булып, бәрәңге калды. Авыл халкын кырылып бетүдән коткарды ул. Үстергән ашлыкның, сауган сөтнең, язган майның, сарыктан кыркып алган йонның, тавык салган йомырканың (ул заманда налог терлек башыннан салына иде), үстергән терлекнең күп өлеше дәүләткә, дөресрәге, фронтка китеп барды, хезмәт көненә фәлән грамм икмәк чыгарылды. Еш кына отчёт-сайлау җыелышларында колхозчы өстенә дә чыгарып куйдылар икмәкне – колхоздан аласы түгел, колхозга бирәсе булып калды.

Өй базында бәрәңгесе булса (аны халык, урлаудан куркып, тышкы кар базына салмады), гаилә исән калды, булмаса, бәла-каза килүен көтә торды.

Агач мәктәптә укыганда, сугышчы балаларына ярдәм итү йөзеннән, безне бәрәңге белән сыйладылар. Озын тәнәфестә, аерым бер бүлмәгә чакырып, hәрберебезгә эре булса – дүртәр, ваграк булса – алтышар бәрәңге өләштеләр. Без аларның барысын да тәнәфестә ашап бетерә алмадык, билгеле. Артып калганын кайберебез, кесәсенә салып, өйләренә алып кайтты, кайберләре мәктәпнең күтәрәмгә калган атына ашатты. Мин, мәсьәлән, ничә бәрәңге бирүләренә карамастан, hәрвакыт өч данәсен Фоатка, Гөлсинәгә hәм Гөлмәрьямгә атап, өйгә алып кайта идем.

«Ангина» кеше йөрәгендә төзәлмәс яра калдырса да, ачлык үз эшен эшләде. Ул, колхоз басуларын эшкәртү, ихатада бакча казу вакытлары җиткәч, халыкны җир астында кышлап чыккан өшегән бәрәңге җыярга куалады. Ачлык басымына буйсынып, кеше кәлҗәмә пешерергә өйрәнде. Аннан хуш исләр аңкып тормаса да, калган крахмал, пешкәч, тамак ялгар өчен ярап торды.

Чыннан да, бәрәңгегә hәйкәл куярлык. Әгәр дә миннән, Мөслимнең иң җанлы урамнарының берсендә нинди темага куелган hәйкәл күрергә теләр идең, дип сорасалар, мин, берсүзсез, сугыш елларында безнең буынны ачлыктан коткарып калган, кулларына чәчәк атып утырган бер төп бәрәңге куагы тоткан аналарга, чанага җигелеп, Чаллыдан чәчү орлыклары ташыган һәм безгә батырлык үрнәкләре күрсәткән хатын-кызларга куелган hәйкәл, дип җавап бирер идем.

 

Терекөмеш

«Советский энциклопедический словарь»да терекөмеш турында түбәндәге аңлатма бирелә: «Терекөмеш Менделеевның периодик системасындагы II группага кергән көмешсыман сыек металл. Барлык сыекчалар арасында иң авыры. Химик ягы бик ныклы. Термометрда, монометрда, газ таркатучы приборларда кулланыла. Терекөмеш катнашкан әйберләрнең күбесе агулы».

Салкын кыш көне. Әткәй фронтта, әнкәй күрше Морзахановларның керләрен бәкедә чайкарга Ык буена киткәч, без, биш бала (Марс, мин, Фоат, Гөлсинә, Гөлмәрьям), өй сакларга калдык. Үзебез генә. «Өстән контроль» булмагач, бишебез биш якка карап, әнкәй әйтмешли, кул кушырып утырмадык: күзгә күренгән әйберләр белән, ә күренмәгәнен эзләп табып уйнарга керештек. Каяндыр актарып, беребез градусник тапты. Безнең өчен ул яңа әйбер: аны я әткәй аптекадан сатып алып кайткандыр, я район шифаханәсендә медсестра булып эшләгән күрше Фәрхәнә ападан алып торганбыздыр.

Бу минутларда аның каян һәм ничек килеп чыкканы түгел, ә безгә ят булган, матур, үтә күренмәле пыяланың көзге кебек ялтырап торуы, эчендәге каралы-кызыллы саннары белән сызыклары, бигрәк тә көмешсыман, нечкәреп килгән очы кызыксындырды. Аны һәрберебезнең тотып карыйсы килде. «Миңа! Миңа да бир әле..!» дип тарткалаш китте (бала-чага өчен табигый хәл). Шул ыгы-зыгыда градусник беребезнең кулыннан ычкынды да, идәнгә төшеп, челпәрәмә килде. Юка гына пыяла ватыклары белән бергә, төрле якка, тары ярмасыннан да вак, караңгы төндә җем-җем килгән йолдызлар кебек, терекөмеш бөртекләре чәчелде.

Куркудан барыбыз да тынып калдык.

– Әнкәйгә ни дип әйтербез? – дип, урынлы сорау бирде иң өлкәнебез Марс. Аңа тынлык белән җавап бирдек – беркем дә бер сүз дә әйтмәде…

Курку басыла төшкәч, Фоат «Әйдәгез, чәчелгән бөртекләрне бер чәй тәлинкәсенә җыеп салабыз!» – дип, безне «айныттты». Беребез дә каршы килмәдек. Марс бер тәлинкәне киштәдән алып идәнгә куеп өлгермәде, барыбыз да, куначадан җимгә очып төшкән тавыклар сыман, терекөмеш «чүпләргә» керештек.

Бик мәзәк әйбер икән ул, терекөмеш! Чыннан да, тере! Син, аңа якынрак килеп, тотам дип бармакны тигерү белән, ул төрле якка, тагын да кечерәк бөртекләргә таркалып, чәчелеп бетә. Кайберләре, тузан кебек, бармакка да, оекбаш табанына да (барыбыз да бәйләгән оекбаштан идек) ябышып кала. Калганнары идән такталары арасына кереп югала.

Никадәр тырышсак та, Фоатның тәкъдимен тормышка ашырып булмады.

Өстәлдә яткан, кайчандыр төрле төстәге лак белән бизәлгән агач аш кашыгына күзебез төште. Аңа җыя башлаган идек, ул да куандырмады: кул ялгыш тиеп китсә, кыегая да, интегеп җыйган бер-ике бөртек, шуыпмы-тәгәрәпме, идәнгә төшеп чәчелеп бетә. Сизми дә каласың.

Тора-бара арабызда тагын бер «рационализатор»: «Әйдәгез, бөртекләрне кашыкка сылап карыйк. Ялтырамас микән?» – дип, сүнеп беткән ышанычны уятты. Шунда ук бишебез дә, берәм-берәм кашыкны алып, табылган бөртекләрне ышкып карадык. Барып чыкты: кыршылып беткән кашыкның иске чәчәкләре өстендә урыны-урыны белән терекөмеш таплары да ялтырап китте.

– Әнкәй шаккатыр инде бу матурлыкка – диде Фоат, канәгатьләнеп. – Бу кашыкны иң беренче булып аңа бирербез! Ул ашаганнан соң гына үзебез чиратлап капкаларбыз!

– Әйдә, бал калагын да шулай ялтыратыйк! – диде Гөлсинә, дәртләнеп.

Булган-булсын дип, мич астыннан каз канатын табып алып, идән араларындагы һәм ботак тишекләрендәге бөртекләрнең беразын себереп чыгаргач, калакның эчке ягын да ялтыраттык.

Уен кызып кына финалына якынлашканда, әнкәй кайтып керде. Безнең тырышып башкарган эшне күреп, ул чыннан да шаккатты. Аннары, ушына килеп, барыбыз белән дә тәрбия моменты уздырды. Бераз тынычлангач, агач кашыкны үзе тиз генә чүплеккә чыгарып ташлады.

Идән ярыкларында качып калган бөртекләрнең барысын да алып булмады, чөнки алар, канатка ябышып, йоннары арасында калдылар. Көн саен
идән себергәндә, без аларны таратып бетергәнбездер…

Өстән генә сурәтләнгән бу эпизодта бер тамчы да уйлап чыгару юк. Чын хакыйкать ул. Хәзерге буын кешеләренең һәрберсе булмаса да, күбесе терекөмешнең нәрсә икәнен яхшы аңлый: ул көчле агу. Мәкерле нәрсә: затлы металл төсендә булуы, ялтыравы белән бигрәк тә бала-чаганың игътибарын үзенә җәлеп итә – алдый.

Еллар үтте. Югары сыйныфларда укыганда бу серле «уенчык» белән азмы-күпме танышкач, уйлана башладым: без бишебез дә терекөмеш белән турыдан-туры контактка кергәнбез. Аны кулларыбыз белән тотканбыз, бармакларыбыз белән туйганчы кашыкка ышкыганбыз, аякларыбыз белән өстеннән йөргәнбез. Җитмәсә, икебез (аның берсе мин) теге бал калагы белән чәй эчтек. Еллар буе өйдә терекөмеш парлары сулап яшәгәнбез. Кыскасы, саклану турындагы үгет-нәсихәтләрнең берсен дә үтәмәгәнбез. Ә нәтиҗәсе?

Агу белән шаярудан соң шактый вакыт (елдан артык булыр) узгач, икенче яшь белән барган, безнең арада иң кечкенә, бер гөнаһсыз сабыебыз Гөлмәрьям сеңлем якты дөньяны ташлап китте. Гаилә өчен зур югалтуны авыр кичердек. Бу фаҗигада терекөмешнең роле булган дип тә, булмаган дип тә әйтүе авыр, чөнки кулда тиешле документ (хастаханә заключениесе) юк иде. Барыбыз да ачлык, «ангина» әсирлегендә яшәдек – ике факторның берьюлы тәэсир итүе дә мөмкин.

Марс белән Фоатның безне вакытсыз калдырып китүләренең сәбәбе, минемчә, терекөмеш белән бәйләнмәгән (алдагы бүлекләрдә искә алына). Бу очракта да тиешле документның булмавы комачаулый. Район хастаханәсе бездән якын гына урнашкан булса да, табибларның өйгә килеп караганнарын хәтерләмим.

Шунысы гаҗәп: без ничек исән калганбыз? Шөкер, хәзер Гөлсинә җиденче дистәне төгәлләп килә, мин тугызынчы дистәне башладым. Аңлашылмый.

 

Хәерче табиб

Кәлҗемә бетеп, яшь бәрәңге өлгерер алдыннан, яшел үлән ходка китте. Витамин җыю вакыты җитте. Өйгә кычыткан, алабута, балтырган, кузгалак, юа, шома көпшә, тамыразыклардан – сарана, йонлы бәрәңге, камыш тамыры кайта башлады. Көзен җыеп, сугып, тегермәндә он итеп тартып алып кайткач, кыш буена саклаган алабута оныннан ипи пешә башлады. Ул асфальт кебек кара, хина кебек ачы булды. Әмма ашалды.

Сугыш еллары авылдан авылга, бер йорттан икенчесенә хәер сорашып йөргән кешеләр белән дә хәтергә сеңеп калган. Аларның күбесе хәлсезләнеп беткән карт-коры, балалары белән яки ялгыз хатын-кызлардан гыйбарәт иде. Бер телем икмәк яки бер-ике бәрәңге бирсәң, түбәләре күккә тиярлек итеп сөенеп, ятлаган догаларын хуҗаларга укып чыгып китә иделәр.

Җәй көннәренең берсендә кичерелгән хәл hаман да хәтердән чыкмый. Күрше малайлар белән ниндидер уен уйнаганда, киртә аша сикереп төшкәч йөгереп китәсе урынга ике аякның берсенә дә баса алмыйча, җирдә утырып калдым. Тырыша торгач, иптәшләр ярдәмендә, сөйрәлеп, өйгә кайттым, сыпыргалап, теге итеп, бу итеп карадым. Сызлау, басыласы урынга, hаман көчәя төште. Шунысы мәзәк, аякларның тездән түбән өлеше, агачка әйләнеп, берни дә сизмәс булды. Берничә сәгатьтән атлый алмый башладым. Сәкегә урын җәеп, мине шунда яткырдылар. Өйгә күрше хатын-кыз, бала-чага җыелды. Белгәннәрен укыдылар, төрлечә киңәш иттеләр.

– Иреннәренә канат белән су тидерик! Җеназа чыгарга әзерләнегез! – дип әмер бирде берсе. Үлем кочагына озатырга дип чыгарылган бу карар миңа бик сәер тоелды.

Шулвакыт беркемгә дә таныш булмаган 40–45 яшьләрдәге, башына шактый таушалган яулыгын чөеп бәйләгән, өстенә кара күлмәк кигән, иңсәсенә киндер капчык аскан бер хатын килеп басты да, әнкәйгә карап:

– Ни булды бу балага, нишләп елашасыз? – дип сорады.

Чакырылмаган, өстәвенә, рөхсәтсез өйгә килеп кереп сорау ала башлаган бу хатынга әнкәй, ышаныр-ышанмас кына, үзе белгәнчә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирде. Кунак, минем аякларга ябылган бишмәтне ачып, аякларны тотып карады да, тәҗрибәле табиб тавышы белән:

– Берегез тизрәк су кайнатыгыз, икенчегез әрекмән яфраклары алып кайтыгыз да, шул суда пешекләп, аякларына ябып, бишмәт белән төреп куегыз. Бер ярты сәгатьтән балагыз аякларына басар. Балагызның хәлен белергә бераздан әйләнеп килермен, – дип чыгып китте.

Хәер сорашып йөрүче хатын әмере тиз үтәлде. Яңадан әйләнеп килүенә, минем аяклар үз хәленә кайткан иде инде. Кәеф күтәрелде. Мине соңгы юлга озатырга дип җыелган күрше-күкерт, әнкәйгә кушылып, бу хатынга рәхмәтләр укып, тарала башлады.

Гел әкияттәгечә булды бу вакыйга. Кара күлмәкле, киндер капчык аскан бу хатын күңелемдә, мине үлем тырнагыннан тартып алган бер фәрештә булып, hаман басып тора. Аңа нинди генә рәхмәтләр, нинди генә теләкләр теләсәм дә аз сыман тоела.

Хәзер хәер сорашучылар, Мәскәүдә дә, шәhәрне алардан системалы рәвештә чистартуга карамастан, еш очрыйлар. Я метрода, я электричкада, я урам почмагында, я чиркәү капкасы төбендә качып утыралар. Алар арасында, чыннан да ярдәмгә мохтаҗ, бәхетсезлеккә дучар булган кешеләр дә бар. Ләкин аларның күбесенә, кызарып пешкән икмәк яки кәгазьгә төрелгән конфет тәкъдим итсәң, сине яннарыннан аты-юлы белән сүгеп җибәрәләр. Хәер сорашу хәзерге заманда күп кенә эшмәкәр өчен бизнеска әйләнде, чөнки сорашып җыелган акчаның күп өлеше аның кесәсендә кала икән.

 

Марсель ВӘЛИТОВ

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга