Логотип «Мәйдан» журналы

«Замана һәм замандашлар» (дәвамы)

Ямаулы чалбар, күтәртмәле чабата…Мәскәүдә булды бу хәл. Оныгыбыз Тимур балалар бакчасында соңгы елын йөри иде. Укырга керергә берничә ай калгач, килен аны укыячак мәктәпләренә экскурсиягә алып барган....

Ямаулы чалбар, күтәртмәле чабата…
Мәскәүдә булды бу хәл. Оныгыбыз Тимур балалар бакчасында соңгы елын йөри иде. Укырга керергә берничә ай калгач, килен аны укыячак мәктәпләренә экскурсиягә алып барган. Булачак укытучы баланы көлеп каршы алган, кызыксындыру йөзеннән, булачак иптәшләре белән таныштырган, уеннарда катнашырга чакырган. Бераз аралашып уйнаганнан сон, Тимур, укытучы янына килеп, «Я устал, хочу домой, отпустите !– дип сораган. Билгеле, укытучы каршы килмәгән.
Димәк, «поход» оныкта бу учреждениегә карата мәхәббәт тә уятмаган, илhам да тудырмаган, чөнки берничә көннән соң әбисе: «Улым, мәктәпкә дә җыена башларга вакыт җитә, анда барасың да бик киләдер инде», – дигәч, «Юк, килми, мин анда булдым инде», – дип җавап биргән.
Хәер, мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керергә җыенган күп кенә баланың шундыйрак фикердә булуы беркемгә дә сер түгел. Чөнки бала өчен ин мөһим дәрес – уен, чабышу, көлешү, чәкәләшү, елашу, ярышу. Заманча әйтсәк, уен аша табигать-анабыз балага аның киләчәге турында бөтен тормыш информациясен, аның алгоритмын бирә. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип халык тикмәгә генә әйтми.
Өстәвенә, әти-әнисеннән, өлкән апа-абыйларыннан мәктәпнең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге, анда бишле генә түгел, икеле дә, берле дә куячаклары, тәртип бозсаң, почмакка да бастырачаклары, өйгә кайткач, сәгатьләр буена дәрес хәзерләргә кирәклеге h/б, h/б турында бала ишетеп тә белә, аңлый да башлый.
Безне исә экскурсиягә йөртүче дә, өндәүче дә, укырга барасың киләме, дип сораучы да булмады. Чөнки, беренчедән, экскурсиянең нәрсә икәнлеген белми идек, икенчедән, халык телендә дә, аңында да, «телисеңме–теләмим» төшенчәсе түгел, «шулай кирәк» (так надо!) яки «алай ярамый» (так нельзя!) төшенчәләре ныклы урын алып торды.
 Беренче сентябрь көнне мәктәп ишек алдына «тантаналы» линейкага җыелган балаларның да, аларны ияртеп килгән аналарның да, әби-бабайларның да, укытучыларның да кәефләре  «явымсыз болытлы, урыны белән янгыр»лы булды. Анда тантана хөкем сөрмәде. Хәер, уку елы башлануга әллә ни хәзерләнүнең фәтүәсе булмагандыр, чөнки аталары фронтта сугышкан, яки аларның үлү хәбәрен алган балаларның (ә алар күпчелек иде) бәйрәмчә киенерлек өс киеме дә, аяк киеме дә булмагандыр. Булса, киярләр иде. Билгеле, булган күлмәкләре, чалбарлары юылган, чистартылган, ямалган иде.
Татар гаиләсендә тышта йөргән аяк киеме белән өйдә йөрү бервакытта да, хәтта сугыш елларында да макталмады. Укытучылар, килгән укучыларны барлап, сыйныфларга кертеп утырттылар. Алар белән мин дә беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кердем. Сыйныфка керер алдыннан, әнкәй сөйләвенчә, аяк киемен салып, ишек төбенә куеп, оекбаштан парта арасына барып утырганмын. Моны күреп, укытучы көлеп җибәргән, өеңдә салырсың, мәктәптә оекчан йөрмиләр, дип, аяк киемен кидерткән.
Дөресен әйткәндә, без, ягъни малай-шалайлар, аның оекбашын да салып атырга әзер идек ул чакта. Чөнки, җәй буена урамда, болында, су буенда чабышып йөргән балаларга аяк киеменең дә, оекбашның да кирәге шул кадәр генә иде. Безнең аяклар язын ярылып-чебиләп бетеп, көзен наждак кәгазенә, ә табан аслары – аю табанына әйләнеп бетә иде.
Яз дигәннән, кар эреп, аяк асты юешләнә башлагач, мәктәптә күтәртмәле чабата кигән балалар күренә башлады. Алар якын-тирә авылларда яшәгән hәм Мөслимнең, әлеге дә баягы, ярдәмчесез калган сугышчы балалары иде.
Районда ике төрле «конструкцияле» күтәртмәләр барлыкка килде. Беренчесе бик гади: чабата озынлыкта, 8 – 10 сантиметр биеклектә «П» хәрефен хәтерләтеп ясалган агач шакмактан, икенчесе – шул ук хәрефне хәтерләткән ике шакмактан гыйбарәт. Аларның икесе дә җиз чыбык белән чабата табанына беркетелгән була. Беренчесен ясау уңайлы, ләкин йөрүе уңайсыз. Бигрәк тә сыйныф тактасы янына сөйләргә яки мәсьәлә чишәргә чыкканда, шакы-шокы басып, дагаланган ат тоягы тавышы чыгара. Икенче төрле «конструкцияле» чабата йөрү өчен унайлы да, карап торуга матуррак та (иң модалы), такта янына чыкканда, артык нык та шакылдамый иде.
Гомумән алганда, чабата бик унайлы аяк киеме иде ул. Гигиена ягыннан алсаң, җәй өчен һәм кышын коры салкыннарда аннан  да яхшы аяк киемен табу хәзерге көндә җиңел түгел. Кышын әбиләр бәйләгән оекбаш өстеннән бот төбенә кадәр ап-ак тула оек киеп, киндерәләрен чәкәнгә өч-дүрт мәртәбә уратып бәйләп куясың да, рәхәтләнеп йөрисең. Үзе йомшак, үзе җинел. Аяк үзен май эчендә кебек «хис итә», тирләми, «сулыш ала», hава алышынып тора. Җәен исә бер кат оекбаш белән дә ярап куя. Җиденче-сигезенче сыйныфка җиткәч, җәйге каникул чорында Сабир Зиннуров комбайнында салам төшерүче булып эшләгәндә, студент чакта – күрше Хатип, Катмыш авылыннан Касыйм абыйлар белән балалар бакчасына, Клим Шәрифуллин белән райком hәм район советы башкарма комитетына ялланып урман кискәндә, гел чабата киеп эшләдем. Бер дә үкенечле булмады. Карап торган ике кимчелеге бар чабатаның. Беренчесе – ул тиз «чәчәк ата», икенчесе – аяк асты юеш булганда, каен тузыннан кисеп салынган олтыракка карамастан, тиз чылана.
Чабатадан баш киемнәренә күчик. Кышын – бүрек, яз-көз – кепка киеп урамда барганда укытучы очраса, без (малайлар), патша Русиясе крестьяннары кебек, баш киемен салып исәнләшергә тиеш идек. Әгәр дә укытучыны күрмәмешкә салышып, яки чыннан да күрмичә узып китсәң, ул сине туктатып урамда, я, мәктәпкә килгәч, сыйныф җыелышында сиңа ярыйсы гына «профилактика» уздыра иде. Безнең бәхеткә, укучы баланы кимсетүгә нигезләнгән, педагогиканың тәрбияви принципларына каршы килгән мондый практика 1945-46 нче елларда бетерелде.
Беренче сыйныфта язу-сызу эшләре өчен безгә дәфтәр өләштеләр. Тора-бара алар юкка чыкты: күрәсең, каты сугыш барган елларда кәгазь җитештерү мәсьәләсе илдә мөшкел булган. Бу хәлгә укытучылар да аптырашта калды. Ниhаять, сыйныф җитәкчесе бервакыт мәсьәләне ачыклады: «Районда дәфтәрләр бетте, кайчан кайтуы билгесез. Шуның өчен үз җаегызны үзегез карагыз. Әниләрегездән, абый-апаларыгыздан калган дәфтәрләрен, китапларын эзләп табып, чистаракларын сайлап алыгыз да, шуларны дәфтәр итеп файдаланыгыз», – диде.
Бу яңалык безгә аңлашылмады. Китапка яки тулган дәфтәргә ничек тагын язасың ди?!
– Язарга туры килер инде, балалар, – диде сыйныф җитәкчесе. – Ике юл арасына язарсыз, башка чара юк.
Дәфтәр генә түгел, тора-бара кара да бетте. Ярый әле, кибеттә шәмәхә каләм була иде. Аны ярып, эчендәге графитын алып, пычак белән кырып-ваклап, кара шешәсенә тутырып, су сала идек. Иртәнгә шәмәхә кара әзер була. Кибеттә шәмәхә каләм дә беткәч, дөнья Бишнарат тегермәне янындагы болында үскән эт шомыртыннан да кара ясарга өйрәтте. Ярыйсы гына булып чыкты бу сыекча, ярты кышка җитте. Әрәмә җимеше беткәч, мич юллыгындагы корымга ябыштык. Кара бетсә, аптырап торасы юк: кулны юллыкка тыгып, бер чеметем корым аласың да, суга болгатасың – күпме теләсәң, шул кадәр сызгала!
Ул вакытта промышленность пыяладан яки фаянстан кара савыты җитештерә иде. Бөкесез, эчендәге сыекча түгелмәс өчен борынын төбенә кадәр диярлек сытып ясалган шешәне хәтерләткән савыттан гыйбарәт иде ул. Өстәлдә яки партада торганда, үз хезмәтен ул ярыйсы гына үти. Әмма аны, букчага салып, мәктәпкә йөртә башлагач, китап-дәфтәр аламалары да, куллар да еш кына карага батып бетә иде.
Макулатурага язу тора-бара гадәткә кереп китте, дәфтәрнең исен дә, төсен дә оныта башладык. Ниhаять (икенче сыйныфта булса кирәк), чын дәфтәрне гел бишлегә генә укыган, әтисе ниндидер оешмада эшләгән бер кыз балада күрдек. Укытучы кушуы буенча ул, парта арасында йөреп, яңалыкны безгә күрсәтеп чыкты. Бу могҗизаны күргән балаларның күзләре янып, маңгайларына менгәндәй булды, аларда бу кызга карата көнләшү уянды. «Мондый дәфтәрең булып та бишлегә укымасаң, аннары ни булыр», – диештеләр малайлар.
Берзаман бу зиннәт безнең парта өстенә дә килеп ятты. Башта туры сызыклы, аннары кыек сызыклы (матур язу дәресләре өчен), шакмаклы (математика өчен) дәфтәрләр өләштеләр. Ул заманда каллиграфиягә, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда зур игътибар бирелә иде. Матур язу дәресе өченче-дүртенче сыйныфларда да керде. Иң матур язган укучылар макталды, аларның дәфтәрләре күргәзмәгә куелды. Дөресен әйтергә кирәк, кагыйдә буларак, ул дәфтәрләрнең хуҗалары кызлар булды. Малай-шалайлар кызлар кебек тырышмадылар да, тырышсалар да булдыра алмадылар – сабырлыклары җитеп бетмәде, ахыры.
Дәфтәр тышының арткы битендә «Укучылар өчен кагыйдәләр» hәм тапкырлау таблицасы басыла иде. Кагыйдәләрне дә, таблицаларны да, борынгы мәдрәсәләрдә аятел-көрсине ятлаткан кебек, ятлаттылар, аларны үтәүне таләп иттеләр.
Укытучыларның да, балаларның да бу өлкәдә тырышулары бушка китмәде. Безнең буын укучылары язган язмаларны хәзерге буын укучылары дәфтәрләре белән чагыштырып карасаң, җир белән күк арасындагы аерманы курәсең. Хәзерге укучыларның күбесе язган сүзләрне, аларның ата-аналары, укытучылары гына түгел, үзләре дә таный алмый. «Без ул хәрефләрне кул белән түгел, аяк белән дә болай начар яза алмас идек», – дип зарланыша әби-бабайлар.
Дәфтәрләрдән аерма буларак, уку китапларына сугыш елларында да, сугыштан соңгы елларда да артык интекмәдек. Чөнки югары сыйныфларның түбән сыйныфларга китап тапшыру эше яхшы оештырылган иде. Бу эш мәктәп китапханәсе аша башкарылды. Уку елы тәмамланганнан соң китапларын чиста итеп тапшырган укучыларның исемнәре, яңа уку елы башлангач, сыйныф җыелышларында мактап искә алынды.

              


  М а р с


         Салкын кыш көннәренең берсендә, Марсның мәктәптән кайткач (аның сыйныфы төштән соң укый иде) үзенә урын таба алмыйча дулкынланып-сызланып утырганын сиздек. Безгә бу хәл бик сәер тоелды. Кызыксынып биргән соруларга турыдан-туры җавап бирмичә, мәктәптә әллә булган, әллә гел булмаган хәлләрне, кем әйтмешли, кесәсеннән чыгарып, «шомартырга» маташты. Без бик кыса төшкәч, сезгә әйтә торган сүз түгел ул, әткәй эштән кайткач сөйләшәсе сүз дип, безнең авызны ябып куйды.
Ниhаять, ул минутлар да җитте. Әткәй кайтып, кичке ашны ашагач, көне буе күңелен кытыклаган фикерен барыбызга да ачып салды:
– Әткәй, бүген безнең сыйныфта укыган өч малай мәктәпкә килмәде.
– Салкын тигәндер, быел кыш бик салкын килде, терелерләр… Ник алар өчен борчыласың әле?
– Борчылмыйм. Мин дә иртәгә мәктәпкә бара алмам, ахры. Нишләргә микән, дип синең белән киңәшүем.
– Тагын ни булды? Кем белән сугыштың?
– Юк, сугышмадым.
– Мәктәптән чыгаралар мени сине?
– Юк.
– Сузма, ни булды, әйт!
– Мөслимгә баба килгән…
– Килсә, китәр... Ни бар дип килгән ул монда?
– Баба ник килә соң инде? Син үзең бәләкәй чакта, ник килде соң ул синең Байсарыңа?
– Мин бик бәләкәй идем, хәтеремдә юк, – дип акланды әткәй.
– Менә мине дә бик бәләкәй чагымда сөннәткә утырткан булсаң, хәзер мин дә рәхәтләнеп йөгереп йөрер идем.
– Аңлашылды. Шуннан без синең белән ни эш кырырбыз ул баба килгәч?
– Мин дә сөннәткә утырам.
– Утыргач, тора алырсыңмы соң? Бик авыр эш ул, улым, атна буена урында ятарсың, атлый алмассың, укуыңда артка калырсың. Ә укытучыгыз, мәктәп директорыгыз нәрсә дияр?
– Анысы миңа караңгы. Теге малайларга берни дә әйтмәгәннәр. Утырам дигәч, утырам…
– Ә утырмасаң?
– Җәй көне су кергәндә, маймыч сөзгәндә, малайлар мине «очлы» дип үртәячәкләр...
– Улым, үзең кара…Сиңа беркем дә «ярый» дип тә, «ярамый» дип тә әйтмәс.
– Әткәй, ул өйгә килеп эшләячәк. Ә безнең уч төбе чаклы өйдә миннән башка әнкәй, Марсил, Фоат, Гөлсинә, Гөлмәрьям бар. Алар кая барсыннар ди?
– Кая барсыннар инде алар бу салкында? Өйдә утырырлар. Марсил мәктәптә, ә Гөлсинә күрше Фәрхенур апаларына кереп торса инде… Сез икегез чаршау артында эшләрсез ул эшне… Алла сакласын сине, улым!… Акча сораса да, сорамаса да менә моны бирерсең,– дип, әткәй Марска бер кәгазь акча сузды …
Иртәгәсен әткәй – эшкә, мин – мәктәпкә киттек. Марс үзе бабасын табып, өйгә алып килгән. Баба «эшләсе эшен» шул чаршау артында эшләгән.
Мин мәктәптән кайтуга, Марс урынында ята иде. Агарган, күзләрен аз гына ача, сызлана.
– Авырттымы?
– Авыртты.
– Кычкырдыңмы?
– Кычкырдым.
– Хәзер авыртамы?
Җавап урынына ул башын аска таба иеп алды. Бик тә кызгандым абыйны…
Ике көн урында яткач, Марс торып утыра башлады. Әткәй эштән кайтып, улының ярасын үзе тикшерә торган булды: төзәләме-юкмы. Башта нык борчылды, чөнки аптекага барып, дару сорап, хастаханәгә барып, табиб чакырып булмый: кулыңнан җитәкләп, тиешле урынга илтеп куюлары бик мөмкин. Гомергә кайта алмассың аннан.
– Яраны өзелмәс коры итеп тоту өчен, фронтта тальк дигән порошок сибеп тора иделәр, – диде әткәй. – Аны Мөслимдә эт белән эзләсәң дә табып булмас. Нинди чара күрергә микән?...
Бераз аптырап утыргач, иске өй ягына чыгып, черек бүрәнәләрдән агып утырган сап-сары «он» алып керде дә:
– Менә моны сипкәләп тор, улым, чиләнмәсен. Элекке заманнарда аякларын «итек сукса», я куллары җәрәхәтләнсә, безнең абыйлар шундый агач «оны» сибәләр иде. Бик тиз корыта ул.
Чыннан да файдасы тиде «онның» – яра төзәлә башлады.
– Алла ярдәм итте,– дип куандырды барыбызны да әткәй.
Марс аякка басты.
Марсның сөннәткә утыруы безнең урам малайларына гына түгел, кызларга да нык тәэсир ясаган. Көннәрнең берендә күрше Фәрхенур апаның җитеп килә торган кызы Гөлмәрьям безгә «он иләргә иләк» сорап килеп керде. Әнкәйдән кирәк әйберен алгач:
– Нурлыгаян апа, Марс өйдә юк мени? – дип сорады.
Марс, гадәттәгечә, чаршау артында ята иде.
– Кая барсын ул, өйдә!
– Алайса, мин чаршауны ачып карыйм эле!
–Кит, җүләр! Кыз башың белән ни сөйлисең!
– Ни булган аңа, Нурлыгаян апа? Минем гомеремдә күргэнем юк ул көмешне. Ничек була микән ул, дим, күрәсем килә.
Җавап-мазарны көтмичә, Гөлмәрьям чаршауны ачты. Марс үз урынында, «көмешен» ике кулы белән каплап, басып тора иде.
– Марс, күрсәт әле!
– Ни бирәсең?
– Ни бирим мин сиңа!
– Ә иләк ник кирәк булды соң сиңа?
– Әнкәй, бәрәңге тәкәсе пешерергә камыр изәм, бар, иләк алып чык күршеләрдән, дигәч, сезгә йөгердем.
– Иләккә салып, ике бәрәңге тәкәсе кертсәң, күрсәтәм.
– Мин пешермим бит аны, әнкәй пешерә. Ул риза булса, кертермен.
– Минем көмеш Фәрхенур апага ник кирәк? Аны синең күрәсең килә, шулай бит?
– Анысы шулай.
– Шулай булгач!..
– Ярар, алайса…
Гөлмәрьям биргән сүзендә торды: кичен алган иләгенә ике бәрәңге тәкәсе салып кертте дә, Марска сузды. Марс та, сүзен үтәп, оялып тормыйча, ике кулы белән биленә таянды.
– Әләй, әстәгемә! – дип күзен йомды Гөлмәрьям. – Авыртамы?
– Авырта. Шулай да төзәлә инде.
– Төзәлеп беткәч, тагын күрсәтерсеңме?
Марс бер дә аптырамыйча:
– Күрсәтер идем дә, син сораган саен бәрэңге тәкәсе пешерергэ Фәрхенур апаның оны җитмәс бит, – дип жавап бирде Гөлмәрьямгә.
 
Миннән ике генә яшькә олы булса да, Марс бик тәвәккәл булып үсте: эшмәкәр сыйфатлары күренә башлады үзендә. Бервакыт (сөннәткә утырганнан соң  бер ел чамасы узгач) гаиләдә иң өлкән кызыбыз Әнисә апа район милиция бүлегендә эшләргә килгән Григорий исемле чуваш егетенә гашыйк булган. Өстендә яңа форма, погоннарында икешәр йолдыз, буе-сыны кыз-кыркынның күзе төшәрлек – гомумән, кеше алдында хур булырлык түгел. Әнисә апа да егетләр күзе төшмәслек түгел: кара кашлы, кара күзле, нечкә билле сылу кыз..
Гашыйк булу проблеманың башы гына булып чыкты. Төп мәсьәлә әткәйнең хәер-фатихасын алуга килеп төртелде. Беренчедән, кияүгә чыгу турында әткәйгә әйтергә кыз бала оялды. Икенчедән, булачак кияүнең үз милләтеннән булмавын әйтсә, баш бетәр.
Көннәрнең берендә, күңелен берничә ай алгысытып торган серне Әнисә апа Марска ачып салган. Марс серне күңелендә никадәр озак сакларга тырышса да булдыра алмады – түкми-чәчми әткәйгә илтеп җиткерде. Үз гомерендә керәшеннәр, руслар белән генә түгел, чуваш, мари, удмурт халкы белән дә эшләргә туры килгән әткәй алар турында авызыннан бер авыр сүз дә чыгармады. Әмма булачак кияүлеккә кандидат татар кешесе булмагач, аның хәтере калды.
– Кызым,– диде ул, өстәл артында Әнисә апаның үзен генә калдырып, – сине кодалап йөрүчеләр Мөслимнең үзендә дә җитәрлек. Каян эзләп таптың ул чуваш егетен?
– Кодалаучылар күп булды инде, әткәй, тик миңа ошаганнары гына булмады. Яратмаган кешегә кияүгә чыгып, гомер буе үземне җәберләп йөрим мени?
– Сиңа ошаган кеше Мөслимгә командировкага килгән. Озакламый сине ташлап китәр ул.
– Китсә дә, мине ташлап китмәс, әткәй. Ул кая барса, мин шунда барырмын. Без сүз куештык инде.
Кызының мәсьәләне мондый катгый төстә куюы әткәйгә ошамады, билгеле. Әнисә апа белән Григорийның яшерен планнарын алдан ук сизеп, әткәй интриганың чишелүен үз агымына җибәрмәс өчен, үзе эшкә киткәндә өйне Марс өстеннән йозак белән бикләп, ачкычын тәрәзәдән аңа биреп китә торган булды. Ләкин ул бер фактны исәпкә алып бетермәгән: көндезге сәгать өч белән дүрт арасында Григорий, тарантаска Әнисә апаны утыртып, безнең капка төбенә килеп туктады. Марс, аларның киләсен алдан ук белеп, Әнисә апаның барлык киемнәрен җыйнап, тәрәзә төбенә китереп куйган иде. Григорий, тәрәзә янына килеп:
– Марс, давай быстрей, пока соседи не заметили, мы должны срочно выехать из Муслюмова, – дип, төенчеккә кулын сузды.
– Бирмим!... Бездә кызны бушка бирмиләр! – дип, Марс төенчекне кочаклап тотты. – Сиңа биш сумга сатам! Ризамы?–дип, кияүне шаккаттырды.
Григорий кесәсен актара башлады.
– Вот тебе 10 рублей, спасибо! – дип, зур гына төенчекне тәрәзә аша алып, кияү белән Әнисә апа Мөслимнән чыгып китте.
Әткәйнең күрәзәлеге дөрес булып чыкты. Мөслимнән Григорийны яңа эш урынына – Әстерханга җибәрделәр. Анда 10 ел чамасы эшләп, гаилә Куйбышев өлкәсе Сызрань шәhәренә күчте. Тату тордылар, чибәр кыз үстерделәр, тигез картайдылар.
                

Укучылар үзидарәсе


Без укыган елларда мәктәптә укучылар үзидарәсен (ученическое самоуправление) оештыруга шактый игътибар ителә иде. Озын тәнәфесләрдә пионервожатыйлар уеннар, бию-җырлар өйрәттеләр. Мәктәптә коллектив тормыш кайнады. Китап алышу-бирешү эшләренең торышын гына түгел, өлгереш, мәктәптә hәм урамда балаларның тәртибен, яхшы якларын hәм кимчелекләрен тикшерү, мактау яки шелтәләү эшләрен. күбесенчә, учком алып барды. Аңа сыйныф җыелышында вәкилләр сайланды, ә учком утырышында аларның hәрберсенә җаваплы эш беркетелде. Миңа, мәсәлән, агач мәктәп бинасында сыйныфлардагы чисталыкны тикшереп, дәрестән соң махсус стендка билгеләр кую бурычы йөкләнде. Бу билгеләргә сыйныф җыелышларында анализ ясалды, кимчелекләрне бетерү чаралары күрелде.
Учком җитәкчесе рус сыйныфында укучы Перхалёв булган чакта, учкомның абруе югары булды, безнең эшкә даими рәвештә югары бәя бирелә иде. Учком утырышларында сыйныф җитәкчеләре, завучлар, хәтта мәктәп директоры да информация ясап тордылар.
Учком начар укыган балалар өстеннән шефлык итү мәсьәләләрен дә карады. Яхшы укыган балаларны артта калучыларга беркетеп чыктылар. Шеф буласы бала урамның бер башыннан икенче башына чабып йөрмәсен өчен, аңа якын-тирәдә яшәгән баланы беркетергә тырыштылар. Өлгерешкә бу чараның файдасы тиде, билгеле. Әмма мине шул хәл гаҗәпләндерде: ни өчен яхшы укыган бала артта калучы бала артыннан йөрергә тиеш? Аны киресенчә эшләп булмый мени? Ә болай бик мәзәк килеп чыга: сыйныфташның йортына барасың, аның өй эшләрен тикшерә башлыйсың. Дәресе әзерләнмәгән булса, әзерләшергә керешәсең. Ә ул, олы начальник сыман, өстәл башында, «Әйдә, килгәнсең икән, яз, язмасаң сиңа да рәхмәт әйтмәсләр», дип утыра.
Учком утырышында бу мәсьәлә дә тикшерелде, билгеле.
Ниндидер сәбәпләр белән, учком системасы бетерелде. Югарыда саналган проблемаларның бер өлеше комсомол комитетына йөкләнде. Минемчә, бу «реформа» урынсыз булды.
 
 

Безнең санамнар


Безнең беренче укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчебез Мөнирә апа булды. Ул Кооператив урамында, элекке культмаг янында, Газизә апалар йортында яшәде, ахры. Үзенең ягымлылыгы, балаларга игътибарлылыгы белән аерылып торды. Кулга каләм тотарга, кәгазьгә беренче хәрефләр төшерергә, таякчыклар ярдәмендә беренче мисаллар чишәргә өйрәтте. Сыйныфтагы бер генә баланы да тиргәгәнен хәтерләмим. Киресенчә, һәр баланың алга табан ясаган адымын күреп, аңа уңай бәя бирде, мактады. 7 – 8 яшьлек балалар өчен шуннан да (мактаудан да) зур бүләкне табу авыр.
Кызганычка каршы, безнең белән Мөнирә апа озак эшли алмады. Аның урынына билгеләнгән икенче укытучы, «сезнең Мөнирә апагызны икенче сыйныфка күчерделәр», дигәч, берничә кыз бала елап та җибәрде.
V–VI сыйныфларда укыганда безгә иң ошаган, күңелдә тирән эз калдырган укытучыларның берсе Лотфулла Ногманович Мусин булды. Безгә ул алгебра hәм геометриядән керде, яңа теоремаларны, катлаулы мәсьәләләрне чишү юлларын оста итеп аңлатты. Ул көчле предметник кына түгел, искиткеч сәләтле тәрбияче дә иде. Берничә ай ул безнең сыйныфны җитәкләде. Беренче көннәрдә Метрәй, Сал-Мухан. Вәрәшбаш авылларыннан килгән балалар, белем hәм тәртипләре белән, уңай якка нык аерылып тормадылар. Лотфулла Ногманович мондый хәл белән килешеп тормады, икеле алган яки тәртип бозган балаларны дәрестән соң алып калып, аңлашылмаган материалларны ныклап төшендерде. Ул уздырган тәрбия моментларында, минемчә, битараф булып утырган бер генә бала да булмагандыр. Нәтиҗәдә, бер-ике атнадан соң сыйныф күзгә күренеп үзгәрә башлады, дәресләрдә укучыларның активлыгы, тәртибе яхшырды, сыйныф артта калучылар рәтеннән чыкты, алдынгылар сафына басмаса да, безне тәнкыйть итүче укытучылар саны шактый кимеде.
«Авыл утлары» гәҗитендә hәм КПСС райкомында эшләгән чорларда, колхозчыларның отчёт-сайлау җыелышларында, колхоз идарәсе утырышларында еш катнашырга туры килә иде. Киров исемендәге колхоз бу исемлектән искәрмә булмады. Колхозчылар каршында чыгыш ясагандамы, аерым кеше белән әңгәмә уздырганда дисеңме, колхоз рәисе Лотфулла Ногмановичка мин барыбер безнең сыйныф җитәкчесе итеп карадым. Чөнки ул hәр кешегә кирәк вакытта тиешле сүзен табып, кешенең күңелен күтәрә, анда тормышка ышаныч, эшкә дәрт уята белә иде.
Шулай бервакыт колхозның чираттагы отчёт-сайлау җыелышында, соңгы көн тәртибе буларак, алдынгыларны бүләкләү башланды. Байтак кеше бүләкләнде. Шунсы нык истә калган – сәхнәгә чакырылган hәрбер алдынгы колхозчының кулын кысып, гадәттә әйтелә торган «Котлыйм, уңышлар телим» сүзләре белән канәгатьләнмичә, Лотфулла Ногманович аның үзен генә түгел, аның гаилә әгъзаларын да мактап, кимендә, 5 – 10 минут сөйләде, халык алдында абруен күтәрде.
Гомумән алганда, Лотфулла Ногманович hәм аның хәләл җефете Нурдидә Галиевна турында берничә томлык китап язсаң да аз булыр сыман. Алар районыбызның чын горурлыгы.
Күз алдымда әле hаман Мизхәт Гомәрович Фәтхуллин басып тора. Менә дигән укытучы, ватаныбызның ялкынлы патриоты. Беренче мәртәбә без аны сугыштан соң офицер киемендә, күкрәгенә Дан орденнары hәм медальләр тагып кайткач күрдек. Без, бала-чагалар, аңа Советлар Союзы героена караган кебек карадык, чөнки Мөслимдә шулкадәр күп орден-медальләр тагып йөргән ир-атны күргәнебез юк иде.
Мәктәптә ул хәрби эш (военная подготовка) дәресләрен алып барды. Противогаз төзелешен, аны тиз арада киеп-салырга, төрле шартларда (кышын-җәен, язын-көзен, ябык биналарда) кулланырга; парашютның строп(а)ларын һәм зонтын, шулай ук мылтык затворын тиз арада һәм дөрес итеп сүтеп-җыярга өйрәтте. Мылтыктан ату hәм шахмат-шашка ярышлары оештырды, патриотик җырлар ятлаттырып, 1Май, 9май, 7ноябрь көннәрендә район үзәгендә оештырылган демонстрацияләрдә җырларга хәзерләде. Ул заманда җырланган җырларны күбебез әле hаман да онытмады. 1960 нчы елларда Мизхәт Гомәрович «Зарница» хәрби-патриотик уеннарын районда бик яхшы итеп оештыра иде, аның өчен вакытын да, белемен дә, оештыру сәләтен дә кызганмады.
Математика, татар теле hәм әдәбияты буенча иң көчле предметниклар булып, Бөек Ватан сугушы ветераны Әкрәм Шакирович Шакиров hәм аның хәләл җефете Бриллиант Габделхаковна Шакирова истә калган. Кичергән авыруларына карамастан, алар турында безнең буын укучылары бик югары фикердә.
Шулай да үз фәнен ифрат нык яраткан укытучыларнын берсе итеп Әмир Ахунович Ахуновны атар идем. Ул аңлаткан hәрбер теманы без рәхәтләнеп тыңлый идек, чөнки hәр тема – яңа географик күренеш, яңа континентлар, илләр, таулар, үзәнлекләр, яңа дәүләтләр, аларда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре... – бездә барысы да искиткеч кызыксыну тудырды. Татарча бик матур, дөрес интонация белән, кирәкле сүзгә басым ясап, кирәкле географик күренешне яки урынны образлаштырып аңлата иде.
Әмир Ахунович мәктәптә иң пөхтә киенеп йөрүче укытучыларның берсе булды. Без аны бервакытта да галстуксыз, үтүкләнмәгән костюм яки күлмәктән күрмәдек.
 
Мөслим урта мәктәбен халыкара аренага чыгарган укытучыларның берсе Фәхрәнур Габделхакович Хаков булды. Хәтеремдә, Мөслимгә ул сугыштан соңгы елларда килде hәм безнең күрше Гыйльмениса әбигә фатирга урнашты. Күрше әби сүзенә караганда, үзе белән бер сандык китап алып килгән, өзлексез диярлек тарихи hәм әдәби китаплар укыган, бик күп төрле гәҗит-журналларга язылган. Безгә ул Яңа тарих укытты, hәр дәрескә тарихка кереп калган шәхесләрнең рәсемнәрен, ул заманның политик карталарын, таблицаларны, үз кулы белән ясап алып килә иде. Үзәк гәҗит-журнал редакцияләре оештырган конкурсларда актив катнашты hәм шуларның берсендә җиңеп, Польша Демократик Республикасына туристлык путёвкасы отты. Ул заманда район өчен бу искиткеч зур вакыйга иде.
VII1–X сыйныфларда безнең җитәкче булып Гүзәл Шәриповна эшләде. Казан педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын ул безнең сыйныфта тарих укытып башлады. Бик яшь hәм чибәр иде. Укучылар белән ачык hәм йомшак итеп сөйләште. Мондый «демократиягә» күнекмәгән укучы халкына бу җитә калды. Дилбегә шактый йомшара төште. IX сыйныфка җиткәч, балалар коллективын кулда тоту ысулларын яхшылап үзләштерсә дә, бер балага да каты кагылмады. Безнең белән тәрбия эшен тырышып башкарды. Аның җитәкчелеге астында безнең X Б сыйныфы (1954 елда биш  чыгарыш  сыйныфлар арасында) II урынны алды.
Алабуга педагогик институтын тәмамлап, 1959 елны районга кайткач, РОНОда Фаил Латыйпович Хановка (ул РОНО мөдире вазыйфасын үти иде) юлламаны бирдем. Кәгазьдә язылган текст белән танышкач, ул «Алган белгечлегең буенча, Мөслим урта мәктәбендә рус теле, әдәбияты hәм немец теле укытырсың» диде дә, сейфтан алган өр-яңа Хезмәт кенәгәсенә шап итеп печатен сугып, миңа бирде.
Мәктәп Мөслим халкы өчен мәктәп кенә булмады. Ул белем сарае, тәрбия учагы булды. Кулына каләм тота белмәгән бала анда, ун ел дәвамында, үз иленең тулы хокуклы гражданы исемен hәм шәхес дәрәҗәсен алды. Йөзләгән hәм меңләгән сабакташларыбыз фикеренә кушылып, безне хәреф танырга, укырга, язарга, санарга hәм Кеше булырга өйрәткән мәктәбебезгә баш ияргә, шушы язмамда укытучыларыбызга зур рәхмәт әйтергә үземне бурычлы дип саныйм.
Мәктәп темасын йомгаклап, хәтердә сакланган тагын бер деталь турында әйтәсем килә. Физик һәм идея-сәяси яктан, безнең буынга ул биргән тәрбияне яхшы дип бәяләргә мөмкин. Бу өлкәдә алып барылган көндәлек эш балалар психололгиясенә нык таянылган. Мисал өчен, БГТО значогын күкрәгендә тагып йөргән иптәшенә карата, калган малайларда көнләшү хисе уяна иде. Ә ул значокны алу өчен, гимнастика, йөгерү, чаңгыда шуу, баудан менү, турникта фәлән мәртәбә күтәрелү кебек күнегүләрдән норматив таләпләрне үтәргә кирәк.
БГТОдан соң югары сыйныфларда укучылар ГТО нормативын (өстәвенә, беренче һәм икенче дәрәҗәле) тапшырырга тиеш. Патриотик тәрбия бирүдә ДОСААФ оешмасының өлеше аеруча зур булды. Аның  значогы тагын да дәрәҗәлерәк иде.


Шайтан  туе


 Сугыштан соңгы елларда Мөслим халкы кичергән фаҗигаләрнең берсе – таш мәктәптә чыккан янгын булды. Безнең ише укучы балалар күңелендә ул вакыйга тирән яра ясады. Аның турында язу да авыр, әмма ул – булган хәл, тарихи чынбарлык. Аны бүгенге буын да, киләчәк буын да белсен hәм кабатламасын өчен, кулларыннан килгәннең барын да эшләсен, дип ышанасы килә.
Ялгышмасам (ялгышсам, якташлар мине төзәтер), бу хәл 1948 елны, чатлап торган салкын кышның бер төнендә булды. Марс белән дөньяны онытып йоклап ятканда, әткәйнең, кинәт: «Балалар, торыгыз, мәктәбегез яна. Әнә, радиодан кычкыралар!» дигән сүзләре колакка керде. Йокыдан айный алмыйча, өнме-төшме бу, дип яткан арада, шомлы сүзләрне радиодан тагын кабатладылар. Йөрәк «жу» итте. Сикереп торып, аннан-моннан киенеп, урамга чыгып йөгердек.
Аяз төн. Җил әсәре юк. Мәктәп ягында, Садовая урамында утырган топольләр артында, бер балкып, бер сүнеп, караңгы кызыллык бии. Йөрәк дөп-дөп тибә, аяклар безгә буйсынмый, корым, янгын исе белән сугарылган салкын hава тынга каплана, сулыш алып булмый. Ерактагы шау-шу, ярсулы тавышлар, кычкырыш йөрәккә шомлык өсти.
Якынайган саен, кычкырыш-тавыш ачыклана төште. Тырыша-тырмаша килеп җиткәч, фаҗиганың төп бинага терәтеп салынган бер этажлы пристрой башындагы бүлмәләрнең берсеннән башланганы ачыкланды. Ут шул почмактагы тәрәзәләрдән бөркелә. Анда мәктәп буфеты, аның янында бишенче-алтынчы сыйныф бүлмәләре, ә төп бина янында мәктәп китапханәсе урнашкан иде.
Пристройны халык чорнап алган, тыннары белән утны сүндерердәй булып карап тора. Кайберләре арлы-бирле чаба, икенчеләре баскан җирендә нидер кычкыра, кемгәдер әмер бирә, аны беркем дә тыңламый. Өченчеләре дөрләп ялкын чыккан тәрәзәләргә көрәк белән кар ыргыта. Безгә дә кемдер ике көрәк тоттырды, тапталып беткән карны чокый-чокый, үзебезчә без дә янгын сүндерү эшенә керештек. Ләкин без ыргыткан кар кисәкләрен ут өермәсе, шуны гына көткән сыман, йота барды hәм тагын да көчәя, тагын да котыра төште.
Ниhаять, ике пар ат белән, башларына җиз каскалар, өсләренә кожан курткалар кигән янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Чананың берсендә 4 кешегә дип исәпләнгән кул насосы, икенчесендә тышы бозга каткан бер мичкә су. Ничек кирәк алай, шланганы присторойга суздылар, мичкәгә кабул итү шлангасын тыгып, дүрт ир-ат эшкә кереште. Янгыннан, кеше ыгы-зыгысыннан, кычкырыштан котлары алынган атлар әле алга, әле артка, әле ян-якка омтылалар. Килгән кешеләр аларны, йөгәннәреннән тотып, күзләрен бияләйләре белән каплап, тынычландырырга тырышалар. Әмма атлар биюләрендә дәвам итә, әйтерсең, халык төркеме аша янган мәктәпкә ташланып, ут эчендә мәңгегә юк булырга ашкыналар.
Ут бераздан пристрой түбәсен тишеп чыкты. Түбә ишелә башлады, очкыннар, бөтерелә-бөтерелә, hавага күтәрелде. Янгын көчәйгәннән-көчәя барды. Төп ышаныч янгын сүндерүчеләрдә калды. Аларның берсе шлангасын сөйрәп, ут бөркелгән тәрәзәләрнең берсенә юнәлгән иде дә, күрәсең, сулыш ала алмыйча, кире чигенде. Шлангадан сиптерелгән су тәрәзәнең өске өлешенә кадәр генә барып җитә, димәк, насос тиешле басым ясый алмый, көче җитми.
Берничә минуттан мичкәдә су да бетте. Ут сүндерүче пар аты белән караңгылыкка кереп югалды. Аның артыннан күрше авыллардан атлы ярдәм килә башлады. Янгын, безнең сыйныфны күмергә әйләндереп, китапханә ишекләрен яларга кереште. Кызганычка каршы, атлы су ташучылар да сирәк килә башлады, якын-тирәдәге коеларда су беткәнлегенә зарландылар.
Төп бинаны да чолгап алып, янгын ярсыганнан ярсый барды, Җыелган кешеләрне мыскыллаган сыман, тантана итте. Бераздан ул, төп бинаның да түбәсен тишеп чыгып, үзенә җитәрлек кислород алу өчен көчле hава агымын ясады. Бу минутларда мәктәп, бөтен көченә эшләгән чуен эретә торган мартен мичен хәтерләтеп, гөрләп утырды. Кеше белән көрәштә ут җиңүче булып чыкты. Җыелган халык, шул исәптән укучы балалар, үзләренең көчсезлеген аңлап, көрәшүдән туктадылар да, пәри туен карарга җыелган сыман, басып карап, ә өлкәннәре бала-чаганы бина яныннан ераккарак куып тордылар.
Бу минутларда мәктәп янындагы йортларда яшәүчеләрнең нинди хисләр кичергәнен дә күз алдына китерүе авыр түгел иде. Ишек алларында кычкырыш, бер-берсенә әмер бирү, ыгы-зыгы, хатын-кызлар, бала-чаганың елау тавышлары. Ир-аты булган гаиләләр кием-салымнарын, өй җиhазларын йортларыннан чыгаралар, кайберләре сулы чиләк белән салам түбәгә менеп утырганнар. Бәхеткә, түбә өстендә яткан калын кар катламы hәм төннең җилсез булуы аларны бәладән коткарып калды.
Таң ата башлады, кояш чыккандагы кызыллык янгын кызылыгы белән тоташты. Мәктәп көне буе диярлек ялкынланып янды, атна буена көл hәм кирпеч өемнәреннән төтен чыгып ятты. Күрәсең, идән, парта, ишек, кара такталар, китаплар hәм уку әсбаплары калдыклары, өрлек бүрәнәләреннән калган кисәүләр янып ятканнар.
Ни эшләячәгебезне, кайда укыячагыбызны белмичә аптырап йөрдек бу көннәрдә. Мәктәп балалары, укытучылар гына түгел, бөтен Мөслим халкы ятим калган кебек булды.
Янгын чыгуның төп сәбәпләрен безгә аңлатучы булмады. Кеше авызында төрле версияләр йөрде. Берләре, ут төрткәннәр икән дисә, икенчеләре, ул фикерне юкка чыгарып, кешенең гадәттәге ваемсызлыгы нәтиҗәсе дип сөйләнделәр. Ә ул кешенең кем атлы икәне сер булып калды.
Хәер, янгыннан соң күрәзәлек, фараз, гоман итүнең безнең өчен фәтүәсе шул кадәр генә булды, чөнки ул сүзләр белән җимерелгән мәктәпне торгызып булмаслыгы ачык иде.
Атнага якын кая барырга белмичә, ишек алларында, урамда кәшәкә сугып йөргәннән соң, мәктәп директорының радио аша ясаган чыгышын тыңладык. Ул кайсы сыйныфның кайда укыячагын берничә мәртәбә аңлатты. Безне, ягъни бишенче-алтынчы сыйныф укучыларын Банк hәм Колхоз урамнары кисешкән урынга салынган РКШ (Рабоче-крестьянская школа) бинасына чакырдылар. Ул 5-6 бүлмәле, утызынчы елларда агачтан салынган ярыйсы гына йорттан гыйбарәт. Сүз уңаенда шуны да әйтик: 30-40 нчы елларда авыллардагы наданлыкны бетерүдә, колхозчыларга башлангыч гомуми белем бирү, районга кайткан техниканы өйрәнү, ветеринария, агротехника буенча башлангыч белем бирүдә РКШ зур роль уйнады. Анда МТС штатында торган тәҗрибәле махсус урта белемле агрономнар, ветврачлар, инженер-техниклар укыттылар яки инструкторлар булып эшләделәр. Уку барышын, укучыларның имтиханда күрсәткән белем дәрәҗәләрен район советы башкарма комитеты hәм ВКП(б) ның район комитеты вәкилләре тикшереп торды. РКШга белем бирү учагына караган кебек кенә түгел, политик эш урыны итеп, төгәлрәге, мәдәни революциясенең бер өлеше итеп  карадылар.
Безнең сыйныфка РКШ бик ошады, әмма анда озак укырга туры килмәде. Берничә атнадан соң безне элекке мәдәният йорты каршындагы ике катлы торак йортка күчерделәр. (Югарыдагы фоторәсемдә декорация ролен әнә шул йортның стенасына кадакланган простина үтәде).
Янган мәктәпне торгызу эшенә республика да, район да җиң сызганып кереште. 8-10 сыйныф укучылары да, буш вакытларында урамда трай тибү, шәмәй сугу шөгыльләрен ташлап, чүп түктеләр, төзелеш материаллары ташыдылар, дранка кактылар. Физкультура, рәсем, башлангыч хәрби эш дәресләре «иҗтимыгый хезмәт» дәресләре белән алмаштырылды. Атна саен диярлек өмә ясалды. Ниhаять, X сыйныфны без яңа таш мәктәптә тәмамладык.
 

Багъшай бозы


Мөслим тормышында тирән эз калдырган тагын бер вакыйга турында берничә сүз.
Күз ачкысыз, аяктан егарлык бураннар, үзәккә үтәрлек салкыннар турында сөйләп, безнең як халкын шаккатыра алмыйсың – ел саен булмаса да, ике елның берендә, декабрь-февраль айларында алар хуҗалык тормышын шактый катлауландырып торалар. Әмма 1946-1947 елдагы суыклар искә төшсә, хәзер дә тешләр-тешкә тигән сыман була.
Туган тиешле кешесен яки якын танышын соңгы юлга озатырга туры килеп, зиратта кабер казыган ир-атларның сөйләвенә караганда, ул кышны балчык ләхет төбенә кадәр туңган иде. Димәк, диеште халык, язын ташу көчле булачак. Су басудан саклану чараларын күрергә кирәк.
Район җитәкчеләре дә, халык үзе дә бу сүзләргә артык игътибар итмәделәр, күрәсең, чөнки авылда ел саен чистартыла торган канауларны чистартудан hәм күпер асларын кардан арындырудан башка, андый-мондый хәзерлек эшләре алып барылмады. Хәер, киләчәк бәладән район көче белән генә котылу мәсьәләсе бик чамалы иде. Бу очракта, ярдәм югарыдан күрсәтелергә тиеш иде. Әмма ул күрсәтелмәде, ә бу тынычлык (гамьсезлек дисәң дә  ялгыш булмас) халыкның үзе өчен дә, район хуҗалыклары өчен дә шактый кыйммәткә төште.
Мартның икенче яртысында көн шактый җылынды, кар тиз эри башлады. Берничә көннән Мөслим белән Тойгелде арасындагы Каенлы кул үзәнлегендә җыелган кар суы Мөслимгә бәреп керде. Көчле агым Банк hәм Садовая урамнарын, шул тирәдә урнашкан хуҗалык бакчаларын кисеп чыгып, Кооператив урамы башындагы Чүпрәлегә җыелды. Су, чокырны тутырып, дистә еллар буе салган юлы буенча, Ыкка табан акты. Чүпрәле күлгә әйләнде. Якын-тирәдә яшәгән яшүсмерләргә, озын кыш буена суга сусап, канатларын кага-кага рәхәтләнеп бер юынырга аптыраган каз-үрдәкләргә ел килде. Ата каз сугышларын карау, сукмакларда шаян малай-шалай ясаган ялганчы чокыр-чакырларга төшеп, аякларын сап-салкын суга чылатып чыр-чыр килгән кыз-кыркыннардан шыр-шыр көлү, утынга дип аннан-моннан хәстәрләнгән агачлардан ясалган салларда йөзү, кәгазьдән ясалган көймәләр, кораблар йөздерү, җепшек кар атышу бу көннәрдә Чүпрәле публикасының бер шөгыленә әйләнеп китте.
Тагын берничә көннән Ык үз ярларыннан ташып чыкты, болыннарны биләп алды. Кичләрен авылда шау-шу басыла төшкәч, моңа кадәр тынын да чыгармыйча йоклап яткан елга, ана карыныннан чыккан бала кебек, тавыш бирә башлады. Боз кисәкләре, бер-берсенә ышкылып, берсен берсе батырырга, чәрдәкләргә тырышып, үзара пышылдашып, ыңгырашып, кычкырышып, чуар тере тасманы хәтерләтеп, Бишнарат тегермәненә таба агылдылар.
Мондый вакытта Мөслим халкының игътибарын агач күпер үзенә җәлеп итеп тора иде. 1935 елларда төзелгән бу биек hәм мәhабәт корылмага күпләребез шул заманнардагы архитекторларның hәм төзүчеләрнең искиткеч зур казанышы, өлкән буын осталарының Мөслимгә hәм аның халкына бәя биреп бетергесез зур бүләге, дип карый идек.
Күпергә карап сокланмыйча да булмый иде, чөнки ул, җир астыннан башлап, түбәсенә кадәр агачтан эшләнгән. Хәтта берничә терәкне күтәреп торган фундаментларының hәрберсе (билгеле, ул заманда цемент булмаганга күрә) 20-30 лап юан имән бүрәнәне берьюлы җиргә кагып, бер-берсенә беркетеп эшләнгән. Күперне тантана (триумф) капкасын хәтерләтеп ясалган, фундаментлар арасындагы пролётларга төшкән авырлыкны үзләре күтәреп торган беничә арка (каланча) очлый. Париж өчен Эйфел башнясы нинди роль уйнаса, Мөслим өчен агач күпер шул рольне уйнады, районның бер символы, визит карточкасы булып торды. Җирле халык башка авылларда яшәгән туган-тумачаларын, якын дусларын кунакка чакырганда, «Безгә утырмага килегез, күперне дә күреп китәрсез!» сүзләрен кыстырмыйча калмады.
Агымының югары (Сал.- Мухан) ягыннан күперне берничә «үгез» (сваи) саклап торды. Алар турыпочмаклы өчпочмак формасында, шулай ук агачтан эшләнгән, алгы өлеше суга кереп югалган, өске өлеше судан берничә метр югарыга күтәрелгән, ә иң өске бүрәнәсен тимер почмак (угольник) белән тышлап куелган гади, әмма акыл белән эшләнгән корылмадан гыйбарәт. Ерактан караганда, алар чыннан да күпергә карап басып торган көчле үгезләрне хәтерләтә. Ташу белән агып килгән эре боз кисәкләре «үгезләр»гә килеп терәлгәч, күпер алдында затор барлыкка килә. Агым ясаган басым нәтиҗәсендә, боз кисәкләре «үгезләр»гә шуышып менә башлый. Бераздан үз авырлыкларын күтәрә алмыйча берничә кисәккә ватылып, гөрселдәп суга чумалар да агып китәләр. Күпердән карап торган халык өчен, бигрәк тә яшүсмерләр өчен бу гаҗәеп кызыклы бер тамаша булды, чөнки бер урында хәрәкәтсез катып торган агач «үгезләр», бернинди көч чыгармый, ашамый-эчми, бер тиен акча да сорамыйча, бозваткыч вазыйфасып үтәп тордылар.
Транспорт вазыйфасыннан башка, ташу вакытында күпер тагын бер эш башкарды – ул мәдәният учагына әйләнде. Элекке «Путиловец» колхозы идарәсе янында урнашкан район клубы тулысынча диярлек күпер өстенә күчте. Җылы яз кичләрендә карты-яше, булган киемнәренең яңасын табып, яңасы булмаса, искесен ямап, юып, сырланган агач бәләк белән тукмап, чабаталарын күнитеккә яки ботинкага алыштырып, үзләрендә булмаса, күршеләрдән «бер кичкә» генә алып торып, көзен әби-бабасы мич төбенә таратып киптергән hәм киндер капчыкка тутырып чоланга чыгарып куелган көнбагышны эзләп табып, аны чалбар яки телогрейкаларының ике як кесәсенә дә тутырып, күпергә «кичке уенга» юнәлә торган булды. «Тальян» яки «хромка» моңнары астында бию, төрле уеннар оешты. Ниндидер сәбәп белән гармунчы кичен чыга алмаса, «авыз гармуны»на кушылып, такмаклар яңгырады.
Ташу башланып, су әле ныклап күтәрелмәгәндә, кайбер яшүсмерләр күпер алдында тыгылган эре боз кисәкләре өстендә учак ягып, үзләренчә күңел ачтылар. Аларны өлкәннәр, милиция яки дежур торучылар куып чыгарып, шелтәләп, ата-анасына җиткерделәр.
Җәен исә күпер тирәсе пляжга әверелде, бала-чага иртәдән кичкә кадәр ташу китергән комда кызынып, иреннәре шәмәхәләнеп беткәнче су керде. Йөзеп, аръякка чыгу, «үгез» остенә менеп баш белән суга сикерү «ярышлары» башланды. Эт тыкрыгы тиңелте җирдән агымга каршы йөзеп килеп, Марс Бакировның күпердән баш белән сикерүен дә күрсә, бала-чага үзен Мәскәү циркында булган кебек хис итте. Дөресен әйтергә кирәк, Ык саекккан саен, бу тамаша куркынычка әйләнде, суга сикерүчеләр арасында фаҗигале хәлләр дә булды.
1947 елда язгы каникулның беренче көне апрель аеның якшәмбесенә туры килде. Аяз, күктә бер болыт әсәре дә юк. Җил дә исми. Урамда елның бу вакытында була торган саз да кипшенгән, коры сукмаклар да барлыкка килгән. Иртәнге ашны ашап, тавык-каз hәм кәҗәләрне ашатып, әнкәйне тынычландыргач, Марс белән икәүләп, күпергә, боз киткәнен карарга юнәлдек.
Барып җитүгә, күз алдында без көтмәгән икенче күренеш ачылды. Ык, Коопертив урамының түбән ягындагы хуҗалыкларның бәрәңге бакчалары читәннәренннән алып, Иске Вәрәш hәм Метрәй тау битләренә, ә агымның югары ягында Сал-Муханга кадәр җәелгән дә, тыныч кына агып ята. Диңгез дә диңгез, Ык та диңгез. «Үгезләр» суга күмелеп бетә язганнар – башлары гына күренеп тора. Күрәсең, китәсе боз китеп беткән, бары тик адашып, кайдадыр кысылып калган боз кисәкләре, салам, камыш өемнәре, читән аламалары, сирәк-мирәк бүрәнәләр, тамыры-ние белән йолкынып алынган агачлар яки баганалар күренгәли. Көймәләре булган кешеләр аларны, багор белән ярга тартып чыгаралар, мордалары булганы, балык тоту белән мәшгуль.
Тынлык. Гаҗәеп җылы. Кояш җәйге көндәге кебек кыздыра, бушлатны салып ыргытып, чишенеп, суга чумасы килә. Үзеңне диңгез ярында ял итүче бәхетле бер бала итеп сизү өчен бар да бар, тик ак пароходлар, җилкәнле көймәләр генә җитми.
Шундый хыялга чумып торган арада, тынычлыкны кемнеңдер «Багъшай! Багъшай бозы! Карагыз, Багъшай бозы килә!» – дип кычкырган тавышы бозды.
«Карагыз, нинди зур! Гел ярылмаган, чәрдәкләнмәгән!», дип кабатлады бу кеше. – Әкрен генә агып килә! Юньлегә булсын, берүк!
Чыннан да, Мухан ягыннан, үз юлында андый-мондый каршылык очратмыйча, берничә ындыр табагы чаклы боз кисәге күпергә табан килә. Бераздан аның ян кырлары, формасы ачыклана төште. Көтелмәгәндә, борынны ярып авыр ис чыгарып, су өстендә төрле зурлыктагы балык үләксәләре барлыкка килде. Үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән көймәчеләр ярның бер ягыннан икенче ягына кеше ташу, бүрәнә тоту эшен онытып, ишкәкләре, багорлары белән зур-зур шүкәләрне җыярга керештеләр.
– Нишлисез ул исләнгән балык белән, маташмагыз, тизрәк ярга чыгыгыз, әнә нинди боз килә! – дип кисәтте ярдагылар судагыларны.
–Килсә, китәр, аның эше шул, ә бу балык колхоз дуңгызларына кирәк, биргән азыкны алар иснәп тормыйлар, ашарлар, – дип җавап кайтарды көймәчеләрнең берсе.
Бу минутларда район үзәге, дошман тарафыннан камап алынган, үзен саклау өчен бер чара да күрмәгән hәм дошманга капкасын ачарга әзер булган бер крепость аламасын хәтерләтте. Халык көймәчеләр белән мавыкты, ә боз, күпергә килеп терәлер алдыннан, бу корбанны ничек йотарга микән дип уйланып торган ерткыч сыман, нишләптер, тукталып калды. Күрәсең, су астында калган «үгезләр» тоткарлады аны. Ниhаять, боз тагын шуыша башлады.
Соңгы ышаныч имән баганаларыннан эшләнгән терәкләрдә калды. Әмма алар бу гигантка артык каршылык күрсәтә алмыйча сыгыла башлады. Боз үзенең корбанын ашыкмый гына кимерә: шыгырдау, чытырдап, шартлап сыну тавышлары яңгырады. Күпер калтыранды, селкенде, ә анда калган халыкның бер өлеше, кычкырыша-кычкырыша, Мөслим ягына, икенче өлеше – Метрәй ягына ябырылды. Уртада калган берничә кеше, кая барырга белмичә, бер алга, бер артка омтылды. Үлемен сизеп, ачынып кычкырган җәнлек сыман, күпер, үзәк өзгеч тавыш чыгарды да җимерелә, ишелә башлады. Берничә минуттан ул кисәкләргә аерылды, ә анда бүленеп калган кешеләрнең бәхетенә, куркыныч вакытта койрыгын корбан иткән кәлтә еланы сыман, «басып торган аякларын» җуеп, кыйшайды hәм суга утырып әкрен генә агып китә башлады. Күпернең калган өлешләрен боз, әкияттәге аждаhа сыман, ватты, чәйнәде. Су өсте бүрәнә калдыклары, йомычка, балык үләксәләре белән тулды.
20–25 минуттан соң күпернең исән калган өлеше, Мөслим белән саубуллашырга теләгәндәй, райпотребсоюз янында тукталды. Үзләренең hәм гаилә әгъзаларының бәхетенә күрә, анда калган әсирләрнең берсе дә зыян күрмәде. Моменттан файдаланып, көймәчеләр аларны ярга чыгарып куйды. Иртәнгә Мөслим «Титанигы» үпернең hәлак булуы  «Титаник» язмышын хәтерләтә), «якорен» күтәртеп, күздән югалды.
Бәла берүзе генә йөрми. Күперне Багъшай бозы белән җимерткәннән соң, тынчланасы урынга, Ык, киресенчә, Мөслимгә hөҗүм итә башлады. Иске базар каршындагы шоссе юлын ярды. Чүпрәле тирәсендә Галиев Нургали бабай бакчасы аша салган юлы буенча «кире тибеп», Кооператив урамының канауларына суын тутыра башлады. Халыкка гасырлар буе туры хезмәт иткән, районыбызның беренче сандугачы Зифа Басыйрова җырларында җырланган Ык-анабыз тәмам чыгырдан чыкты.
Мондый хәлне гомерендә күрмәгән халык аптырашта калды. Өендәге кием-салымын, онын, ярмасын, бәпкә чыгарырга утырган казларын, әтәч-тавыкларын, вак мал-туарларын абзар, өй, сарай түбәләренә, ә мөгезле эре терлекләрен югары очта яшәгән таныш-белешләренә, туганнарына ташый башлады.
…Су эчендә әсирлектә калачагыбызны без дә аңладык. Әмма индәндер куркып, я паникага бирелеп тавыш күтәргән кешеләрне хәтерләмим…
 
Күпер белән саубуллашып өйгә кайткач, без дә эшкә керештек. Тиз генә утын кисеп, ярып, мич башына тутырдык, кар базыннан бәрәңгене чыгарып, өй түренә, иң кадерле кунаклар утыра торган урынга өеп куйдык. Әнкәй пищепромнан сатып алып кайткан тозлы кәбестә, пешкән бәрәңге hәм үсемлек мае белән ике чиләккә якын винегрет ише азык хәстәрләп куйды.
Бераздан су ишек алдына керә башлады. Кәҗәләрне, кош-кортларны өй түбәсенә күтәреп бетергәч, чәй кайнатырга, аш-мазар пешерергә, юынырга чиста су юк икәнлеген күрдек. Бу зур проблемага әйләнде, чөнки күрше тирәдәге коелар да ташу суы белән тулган иде.
– Аптырамагыз, тәрәзәне ачыйк та, чиләк белән күпме кирәк, алыйк. Кайнаткач, зыяны булмас,– дип шаяртты Гали абый. Әмма әнкәй бу фикергә кул куймады. Гали абый үзе ясаган салга өч чиләк утыртып, югары оч коеларына суга китте.
Күзгә күренеп торган беренче чираттагы эшләрне тәмамлап, ашарга утыруыбыз булды, базга шарлап су тула башлады. Бераздан идәннәр калыкты, өстәл-урындыклар хәрәкәткә килде, фундаментсыз, имән баганаларга гына утыртып буралган өй кысасы урыныннан кузгалган кебек булды.
Су эчендә беренче төн тынгысыз узды, барыбызның да йокысы «качты», сөйләшәсе сүз бетте. Бары тик фанердан ясалган hәм түшәмгә асып куелган сиртмәле бишектә сигез айлык, әле имидән аерылмаган Гөлчирә генә вакыт-вакыт тавыш биргәләде.
Көн яктыруга, өйнең беренче ниргәсе күмелеп беткән иде инде. Бу минутларда, искереп беткән өй ишелеп, барыбызны да (ул вакытта гаиләдә алты кеше) су астында калдыру куркынычы туды… Бәхеткә каршы, бәла безгә кагылмады…
Бу көннәрне Кооператив урамы Венецияне хәтерләтте: көймәсе бар кеше – көймәдә, булмаганы – ишек алдындагы бүрәнәләрдән hәм такталардан әтмәлләнгән салны озын таяк белән эткәләп  йөзде. Әткәйне эшкә алырга да көймә белән килгәннәр иде дә, ишекне ача алмадылар – ул күбенеп, борысларына келәй белән ябыштырган сыман сыланып калган. Тәрәзәгә йөзеп килделәр. Каяндыр чүкеч, өтерге табып, ничек кирәк алай итеп тәрәзәне алгач, әткәйне өйдән көчкә этеп чыгардык. Мондый шөгыль атна буе кабатланды.
Су әсирлегендә Кооператив урамы җиде көн утырды. Марс белән җиде көн буена без өй түбәсендә кәҗәләр, каз hәм тавыклар белән «сайрашып» үткәрдек. Су чигенеп, берничә көн узгач, мәктәпкә киттек, ә аяк асты тәмам кибеп беткәч, әрәмәгә походка «Титаник»ны карарга бардык. Ул Бишнарат тегермәне янына барып җитә алмыйча, тал hәм өянкеләр арасында утырып калган. Боз белән бәрелешүдә җинелеп, шулай да исән калган күпернең бу өлешен энәсеннән җебенә кадәр «тикшердек», аның оста hәм нык итеп эшләнүенә хәйран булдык.
…Җәй җитте. Авыллардан балта осталары җыеп, юл төзү бүлеге эшчеләре «Титаник»ны сүттеләр, бүрәнәләрен Мөслимгә кайтарып, hәлак булган күпер янына өйделәр. Кышларын, hава шактый салкын булга карамастан, ул өемнән «пар» чыга торган булды. Осталар үткән-сүткән «ушлы егетләрдән» калган материалларны тәбәнәк, гади күпер салу өчен файдаландылар…
Кеше гамьсезлегенә, республиканың бу зонасында булган бердәнбер корылманы саклауга игътибарсызлык күрсәткәнгә, табигать шулай җавап бирде. Авызын кайнар сөткә пешереп, салкын суга өргән кеше сыман, 1948-49 елларда. шәhәрдән махсус шартлатучылар килеп, Мөслим халкын аптырашта калдырып, hәлак булган күпер алдында hәм Багъшай күлендә шартлату эшләре алып бардылар.
Күпер китү район өчен трагедия булды. Язгы ташу вакытында юл өзелде, район ике өлешкә бүленде. Ике көймәне кушып, ашык-пошык әтмәлләгән паром кисәге үз вазыйфасын бик авыр үтәде. Колхозларга ягулык, техника өчен запас частьлар, чәчү орлыклары, почта ташу, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш, Метрәй, Ольгино авылларыннан Мөслимгә йөреп укучы балаларны чыгару h/б эшләрне башкару шактый катлауланды. Халык район җитәкчеләрен аты-юлы белән сүкте, Казанга, Мәскәүгә жалобалар язды, әмма  нәтиҗәсе булмады.
Бары тик 20 елдан соң, райкомның беренче секретаре Рәис Хисам улы Хәбибуллинның тырышлыгы белән, КПСС өлкә комитеты ярдәмендә яңа күпер төзелде…
Яңа күпер салу – үзе бер тарих. Бу хәлләрдән соң җитмеш елдан артык вакыт узды. Күпернең hәлак булуын район гына түгел, Мөслимдә яшәгән hәр гаилә авыр кичерде. Шулай да, уйлап карасаң, фәлән ел дәверендә бер ремонт та күрмичә, җил-яңгыр астында торган агач корылманың гомере өзелүгә болай да күп калмаган булгандыр инде. Шунсы тынычландыра: бу дәвердә күпердә андый-мондый фаҗига булганлыгы ишетелмәде, хезмәтен ул намус белән үтәде. Кем әйтмешли, аның авыр туфрагы җиңел, ә хәзер хезмәт итә торган күпернең гомере озын булсын!
 
Фото: авторның шәхси архивыннан

Марсель ВӘЛИТОВ


 
Дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №4, 2020 ел.

Комментарийлар