Кемдер әләк сөйләп, кемнәрдер жалу язган замандыр бу,
Бәндәләрнең бер кадәре аклыннан язган замандыр бу.

0_899e6_1a187aac_orig

Аңгы-миңге, чалыш-чолыш, айнымас бер фальш замандыр бу,
Сабыйларны сукбай иткән бигрәк тә фахиш замандыр бу.

Бер җылытып, бер суытып бик тә туңдырган замандыр бу,
Куштан түрә халык малын читкә щудырган замандыр бу.

Һәрбер хәсис, түргә менеп, нидер боерган замандыр бу,
Бәндәләрне бер-бер артлы упкынга орган замандыр бу.

Буш вәгъдәләр, алдашулар тәмам туйдырган замандыр бу,
Ил өстендә кара болыт яман куерган замандыр бу.

 

АНА ТЕЛЕМ

Ана телем – татлы тел,
Олуг тел ул, затлы тел.

Олпат тел ул, данлы тел,
Күп гасырлык шанлы тел.

Әрем тел ул, тәмле тел,
Гөлле тел ул, ямьле тел.

Куркак түгел, батыр тел,
Күп михнәтләр татыр тел.

Сихәтле тел, шифа тел,
Бик назлы тел, зифа тел.

Дошманнарга дошман тел,
Бик кирәктә куштан тел.

Ипле тел ул, әйбәт тел,
Сертотмас тел, гайбәт тел.

Моңлы тел ул, гамьле тел,
Чая тел ул, зәмле тел.

Хәйләкәр тел, сабыр тел,
Тирән уйга салыр тел.

Шаян тел ул, купшы тел,
Ана телем – шушы тел!

 

НИГЕЗ

Өй каршындагы шомыртым
Сыгылганда җилләрдә,
Чыгып киткән идем мин дә
Ерак-ерак җирләргә.

Һәр көне гомергә тиң,
Йөрелде еракларда.
Миңа таныш түгел кошлар
Сайрады куакларда.

Чит чишмәдән су эчелде
Чит-ят үләнгә ятып.
Акты еллар елатып та,
Акты еллар юатып.

Төшкә генә керде нигез,
Судан кайтучы әни,
Шомырт җыючы энекәш –
Хәтеремне телгәли.

Җилкапкалы нәни өем
Бу җиҺанда бердәнбер.
…Туган якка бик көттереп
Кайтылгандыр елга бер.

Өй каршындагы шомыртым
Үкседе дә җилләрдә,
Әни, энекәшне алып,
Китеп барды бик еракка –
Кайталмаслык җирләргә.

Таң җилләре сөеп кенә
Капканы каксачы ла…
Шомырт үскән бу урында
Бәрәңге бакчасы ла.

Басып торам ялгыз башым,
Гөлләр гөлгә үрелә.
Үткән гомер бер-бер артлы
Хәтеремдә терелә.

Чү! Бу ни бу?
Нәкъ каршымда
Шомырт акка төренә.
Шомыртның Һәр ботагына
Таң нурлары эленә.

Нәни өйнең тәрәзәсен
Сыйпый яран гөл генә.
Песи малае, сөт сорап,
Килә баскыч төбенә.

Мине килеп кочмак булып
Җилләнеп куя шомырт.
Ачыла да җилкапка,
Әнием Һәм энекәшем
Урамга чыга шыпырт.

Табаннарын ялтыратып,
Энекәш чаба алдан…
Киттеләр… Аларны инде
Мин куып җитә алмам…

Үткәннәр, бер яра булып,
Хәтердә генә калган.

 

ТАТАР КЫЗЫ

Бигрәк матур калфагың,
И гүзәл кыз, аппагым!
Бик җылыдыр кочагың,
Бигрәк садә, саф чагың.

Гашыйк итәр кемне дә –
Күз тимәсен миңенә.
И таң кызы, гүзәлем,
Үзәгемне өзәрем!

Бик килешле атлавың,
Серле караш ат тагын.
Былбыл сайрый телеңдә,
Очар кош син күгемдә.

Энҗе нурлар – тешеңдә,
Зифа сының – төшемдә.
Кояшым син төнемдә,
Якты аем – өнемдә.

Гөлчәчәкле күлмәгең,
Гөлбизәкле чиләгең.
Якты тамчы – гөлемдә,
Шифалы тәм – телемдә.

Толымнарың чем кара,
Сүт тә яңадан тара.
Тарар аны җилләр дә
Туган-үскән илләрдә.

Очкынлы нур – күзләрең,
Һич калмады түзәрем:
Үбәм синең эзләрең,
Татар кызы, гүзәлем!

 

ДӘВАМ

Болыннарда калган эзләремә
Кояш гөлләр тезә генә, тезә генә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Гөлләр арасында алар йөзә генә.
Килә алар әнә баса-баса
Болыннарда калган эзләремә.

Түзеп торам үзем әздән генә,
Гел таҗларын өзми генә, өзми генә.
Чыр-чу килеп шунда бала-чага
Түмгәкләрдән кош оясын эзли генә.
Сабый чакка кайтып китми менә
Түзеп торам үзем әздән генә.

Тайлар гөлне ерып йөзә генә,
Кояш нуры күзләрендә, күзләрендә.
Чыр-чу килә шунда бала-чага,
Очу дәрте балаларның йөзләрендә.
Хыялый чак, шаян-наян чаклар…
Ерак сәяхәтләр – сүзләрендә.

Гашыйк булыр алар өзәңгегә,
Өйрәнерләр яшь тайларны иярләргә.
Утырырлар менеп иярләргә:
– Сау бул, абый, без үстек бит! – диярләр дә.
Чыр-чу килер калган бала-чага
Гашыйк булыр алар өзәңгегә.

Мин дә басар идем өзәңгегә…
Гомер генә шаулап узып бара менә.
Сабыйчакның садә, саф чаклары
Үзәгемне өзә генә, өзә генә…

 

БОЛГАРЫМ

Ата-бабам җирләренә,
Моңлы чишмә илләренә
Килдем әле, килдем мин, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Йомшак җилләр сыйпый йөземне,
Яшь томалый моңсу күземне,
Нур яктырта җылы күгеңне.

Харап булган күпме башлар,
Әрнеп елый изге ташлар
Чиркәүләрнең астында, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Иртә белән Идел кызара,
Риваятьләр сөйли алкынсу
Чишмәләргә килгән кызларга.

Егетләрнең ак атларда
Чаба синең кай якларга,
Ук-сөңгеләр сынган шул, Болгарым.
Болгарым, Болгарым,
Былбылларың сайрый талларда,
Сагыш-моңнар өстәп җаннарга,
Җанны куйыйм икән кайларга?

 

ТУГАН ЯКТАН ИСКӘН ҖИЛЛӘР

Бер җыр килә туган ягымнан –
Болыннарда җиләк пешәдер.
Япь-яшь кызлар таңгы сукмактан
Чишмәләргә суга төшәдер,
Вак-вак атлап суга төшәдер.

Бер җыр килә туган ягымнан –
Авыл өсләп болыт агадыр.
Һаваларда очкан кошларның
Сулышына җилләр кабадыр,
Сулышына җилләр кабадыр.

Бер җыр килә туган ягымнан –
Тау биленнән чишмә тибәдер.
Чәчләремнән сыйпый йомшак җил,
Туган яктан искән җилләрдер –
Мине сагнып искән җилләрдер.

 

 

МИЛЛӘТ ХӘЛЕ

1

Мәйданда чыр-чу килдек;
– Без – азат халык! – дидек,
Ирек кулдан ычкынды…
Искергән коллар булып
Яңа гасырга кердек.

Ут идек, ялкын булдык,
Давыл идек, җил булдык,
Йөгердек тә туктадык…
«Азатлык үзе килер!»
Чишендек тә йокладык.

Өй селкетеп гырлыйбыз.
Көз җитте. Шиңә үлән.
Язмасак ярый телдән.
Йоклап китмәсәк ярый
Үлем йокысы белән…

Кем селкетер якадан
Һәм уятыр йокыдан?

2

Ватылган бит арбабыз…
Ватык арбаны сөйрәп,
Көч-хәл алга барабыз.

Арба рәтләр кеше юк…
Сакал төкләрен санап,
Юл чатында торабыз.

ДАЛА

Тирә-якта чиксез дала, чиксез дала.
Таулар кала бик еракта, бик еракта.
Далада мин үксез бала, үксез бала…

Нечкә билле сылу кайда, сылу кайда?
Чишмә ага, чишмә ага хәтеремдә
Атлар шашып чапкан җайга, чапкан җайга.

Идел-йортка – илгә таба, илгә таба
Тупыр-тупыр атлар чаба, атлар чаба.
Тирә-якта чиксез дала, чиксез дала…
* * *
Карлы яңгыр ява көнозын,
Карлы яңгыр ява төнозын…
Йокы керми күзгә, эч поша,
Таң аталмый Һаман, төн озын.

Кай төшендә кара галәмнең
Яна икән минем йолдызым?
Төнге күкләр суык, төн боек,
Шул йолдызга илтер юл озын.

Карлы яңгыр ява, җил улый,
Уйга батып ятам ялгызым.
Күреп ятам минем тарафка
Ай йолдыздан очкан кыр казын.

 


Комментарий язарга