Логотип «Мәйдан» журналы

Юллар, еллар…

Арык атка,Арба авыр чакта,Йөк тартырга күпме көч кирәк!..Без юл йөрдек буын камыр чакта,Арысак та, хәтта авырсак та,Ат-арбалы йөкне өстерәп!Ни күрсәк тә, һаман юл азсынды:Сираттан да битәр сынады…Арба...

Арык атка,
Арба авыр чакта,
Йөк тартырга күпме көч кирәк!..
Без юл йөрдек буын камыр чакта,
Арысак та, хәтта авырсак та,
Ат-арбалы йөкне өстерәп!
Ни күрсәк тә, һаман юл азсынды:
Сираттан да битәр сынады…
Арба күчәрләре шартлап сынды,
Бөгелсә дә, билләр сынмады,
Сыгылса да, иңнәр чыдады.
Теңкәбезгә безнең күп тисә дә
Биек үрләр, җимерек күперләр;
Малкайларның җене өзелсә дә,
Суырылса да җелек, сеңерләр,
Өзелмәде безнең гомерләр!..
Инде атом чоры! Аты кая, –
Утынлыкта чери арбалар.
Ә бәхеткә…
Әллә якыная,
Әллә ерагая аралар?..
Сыкрый җанда җөйсез яралар.
 

Рифкать ЗАКИРОВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар